Логотип Казан Утлары
Повесть

АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)

– Минем «Lexus» белән акыллы робот идарә итә, аңлыйсыңмы?.. Әйе, шофёр утыра торган урын буш. Анда пассажирлар өчен өстәмә урын. Ә робот машинаның йөртү системасына кушылып ясалган. Ул – катлаулы бербөтен механизм. Биредә видеокүзләр, аудиодатчиклар, алдагы һәм арттагы әйберләргә кадәр булган араны билгеләү өчен үтә сизгер электрон җиһазлар, ультратавыш дулкыннары һәм лазер ярдәмендә эшли торган заманча приборлар һәм башкалар... Бу машина белән идарә итүче роботның кешеләрдән өстенлеге – ул хисләрдән азат... – Сезнеңчә, хисләрдән азат булу өстенлекме?..

(Әсәрне башыннан укыгыз)

* * *
Халыкара симпозиумнан ике атна чамасы вакыт узганнан соң, Данир
Борис биргән визитка турында исенә төшерде. Дөресрәге, ул аны онытмаган
да иде. Төрле мәшәкатьләр белән Бориска телефоннан шалтыратуны
кичектереп килде. Аның белән якыннан танышуга күңеленнән әзер булса
да, фән әһелләре арасында яман аты таралган бу галимгә карата күңелендә
барыбер ниндидер шик саклый иде. Ләкин очраклылык барысын да бик тиз
хәл итте. Ниндидер бер телетапшыру вакытында, Борисны телгә алдылар,
галимнең робот төзелешендәге казанышларын фән өлкәсендә зур алга китеш
дип сөйләделәр. Хәтта кыска гына сюжетта Костин Борис үзе дә күренеп
китте. Ул анда кешегә охшатып ясалган робот белән шахмат уйный иде.
Данир, эш кабинетындагы кәнәфигә җайлап утырып, аның телефон
номерын җыйды. Аз гына көттереп, телефон трубкасында Борисның
«Алё?!» дигән тавышы ишетелде. Галимнең бик мәшәкатьле чагы туры
килде бугай. Тавышында бераз канәгатьсезлек сизелә. Хәтта Данир: «Бәлки,
шалтыратырга кирәк тә булмагандыр» дип уйлый башлаган иде. Тик хәзер
инде соң: номер җыелган, элемтәнең теге башында җавап көтәләр.
– Алё! Хәерле көн, Борис Семёнович! Бу сезне Данир Ярми борчый
иде әле.
Ләкин ул сүзен әйтеп бетермәде. Трубкада ишетелгән тавышыннан
аңлашылганча, Борис бердән җанланып китте һәм, дулкынлануын
яшермичә, сүзләрен тезә башлады.
– Сине ишетүемә бик шатмын, Данир әфәнде... Шалтыратуыңны күптән
көтә идем. Инде өметемне өзә башлаган идем... Һәм, ниһаять... Мин бик шат!
Берникадәр хәл-әхвәлләр белешкәч, Данир сүзне җитди темага борды.
– Сез теге көнне үзара хезмәттәшлек турында тәкъдим ясаган идегез.
Мин бу хакта шактый уйландым. Әлбәттә, фән өлкәсендә тикшеренүләр
алып баручы теләсә кайсы галим өчен теоретик ачышларын гамәлгә ашыру,
аның тормышыбызга үтеп керүенә ирешү зур мәртәбә. Сез миңа мондый
мөмкинлек тудырырга ярдәм итәсез икән, хезмәттәшлеккә мин каршы түгел.
Борис тамагын кыргалады. Бераз уйланып торгач:
– Монда сүз сиңа ярдәм турында гына бармый, Данир әфәнде. Бу
хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы булыр иде дип уйлыйм. Сиңа гыйльми
эшләреңне тормышка ашыру мөмкинлеге табу булса, минем өчен әлегә кадәр
җитештерелә торган роботларымны камилләштерүгә этәргеч бирергә тиеш.
Бу бөтендөнья фәне өчен зур алга китеш, кискен күтәрелеш булачак, – дигән
сүзләр белән, Данир Ярмине бөтенләй канатландырып җибәрде.
– Соң, әйдә, озакка сузмыйча гына эшне нәрсәдәндер башларга кирәктер
бит инде? – дип, аның тәкъдимен берсүзсез кабул итүен белдерде Данир.
– Бу – бик җитди эш. Һәрхәлдә, менә хәзер телефон аша гына бөтенесен
дә хәл итү мөмкин түгел. Әйдә, беренче чиратта, мин сине үземнең фәнни
лабораториям белән таныштырам. Андагы эшләрне үз күзләрең белән
күргәч, хезмәттәшлектә нәрсәләргә ирешә алачагыбызны син үзең үк
чамаларсың, мөгаен, – диде...
Данир Ярми шул ук көнне самолёт белән Ак Кала шәһәренә
очты. Аэропорттан Борис аны машинада үзе килеп алды. Тәрәзәләре
караңгылатылган затлы «Lexus» машинасыннан теге симпозум көнне күргән кара костюм-чалбардан, ак күлмәктән, галстуктан Борис Костин чыгар дип
көткән иде Данир. Тик, янәшәсенә килеп туктаган машинаның арткы ишеге
ачылып, җиргә «тып» итеп баскан кеше бөтенләй башка тәэсир калдырды.
Бераз бөгәрләнебрәк торган пинжәк, түше калын свитер, джинсы чалбар,
инде шактый вакыт крем күрмәгәнгә охшаган классик ботинка. Хәтта башына
җайсыз гына чәпәп куйган кепкасы да бөгәрләнеп, ямьсезләнеп тора. Моны
фән кешесеннән бигрәк, гади завод эшчесе дип уйларга була.
Хәер, Борисның үз-үзен тотышы да, шалапай урам малайларына тартым:
ни этикасы, ни эстетикасы дигәндәй... Каршыга чыгып басуга, кулын
биреп: «Сәлам, сәлам!» – дип кенә күрешкән булды. Әйтерсең гомерләре
буе әшнәләр булганнар да әле кичтән генә саубуллашып аерылышканнар.
Ни генә дисәң дә, бу йолкыш адәмне акыллы машиналар уйлап табу һәм
аларны җитештерү буенча зур фән эшлеклесе дип уйламассың.
Костин озаклап хәл-әхвәлләр сораштырып тормады. «Lexus»ның арткы
ишеген ачып, Данирга кереп утырырга кушкач, үзе тиз генә машинаның
икенче ягына чыгып, арткы утыргычка кереп утырды.
Күн белән тышланган йомшак утыргычка җайлап урнашкач, Данирны
иң беренче гаҗәпләндергәне шул булды: машинаның рулендә йөртүчесе
юк иде. Хәер, ул анда гадәти машиналарда күреп ияләнгән руль тәгәрмәчен
дә күрмәде. Моңа эченнән бик нык гаҗәпләнсә дә, Бориска сиздерергә
ашыкмады. Кирәкмәс сораулар биреп, үзеңне ахмак итеп күрсәткәнче,
телне аркылы тешләвең хәерле.
Ул арада Костин, алгы утыргычлар арасындагы култыкса астында торган
тартмадан телевизор пультына охшаш кечерәк экранлы прибор алды да
аның төймәләренә баскалады. Пульт экранында шәһәр картасы пәйда
булды. Моның «навигатор» икәнен шунда ук чамалады Данир. Костин исә,
приборның кызыл төймәсенә баскач, аны урынына куйды. Машина акрын
гына кузгалып китте.
– Машинагыз шофёрсыз димме?..
Борис, аның сүзләренә артык исе китмәгәнен белдереп, кулын гына
селтәде.
– Мин хәзер дистә еллап шофёрсыз машинада йөрим. Бу «Lexus»
машинасы автоном режимда идарә итәргә көйләнелгән. Каядыр барырга
кирәк булса, үзеңә кирәкле урынны навигаторда билгелисең дә, калганын
машина үзе эшли...
– Алай ышанычлымы соң?
Костин кычкырып көлде.
– Автомат кешегә караганда яхшырак та йөртә әле машинаны. Бу без
белгән гади машина гына түгел, робот-машина, тизлекне дә үзе көйли,
дистанцияне дә саклый, кирәк чакта тормоз тота, газга «баса», рулен бора,
кирәк икән, хәтта сигналын да кычкырта...
Данир бераз уйланып утырды.
– Миңа калса, рульдә кеше булганда барыбер ышанычлырак.
– Ә нәрсәсе ышанычлы инде аның? «Кеше факторы» дигән нәрсә бар. Ә
син беләсеңме соң, барлык аварияләрнең сиксән проценты «кеше факторы»
аркасында була. Ә монда әнә шул фактор юк.
– Әгәр төзексезлек килеп чыкса, программа бозылса, тормоз вакытында тотылмаса, кирәкле урында руле борылмаса?.. Ни әйтсәң дә, техника бит
ул...
– Андый хәлләр була икән, димәк, сиксән проценттан калган егерме
процентына гына туры килә. Бу «кеше факторы» аркасында булган
аварияләрдән дүрт мәртәбә ким.
Данир тагын үз уйларына бирелде. Аңа калса, транспорт хезмәтен
үти торган машина – нибары җансыз тимер өеме. Кешелек тәгәрмәч
дигән нәрсәне уйлап табып, аның ярдәмендә арба шикелле хәрәкәт
итү җайланмасы ясый башлаганнан бирле, ул кешенең кул көче яки ат
ярдәмендә, ә соңрак тарту көченә ия механизм ярдәме белән хәрәкәткә
китерелгән. Арбага җигелгән атның тизлеге, чыбыркы, камчы, дилбегә
белән көйләнсә, машинаныкы махсус механизмнар һәм аларны идарә
итү рычаглары аша көйләнгән. Ә монда... Дилбегәнең кем кулында икәне
аңлашылмый...
Борис аның уйларын сизгәндәй:
– Минем «Lexus» белән акыллы робот идарә итә, аңлыйсыңмы?.. Әйе,
шофёр утыра торган урын буш. Анда пассажирлар өчен өстәмә урын. Ә
робот машинаның йөртү системасына кушылып ясалган. Ул – катлаулы
бербөтен механизм. Биредә видеокүзләр, аудиодатчиклар, алдагы һәм
арттагы әйберләргә кадәр булган араны билгеләү өчен үтә сизгер электрон
җиһазлар, ультратавыш дулкыннары һәм лазер ярдәмендә эшли торган
заманча приборлар һәм башкалар... Бу машина белән идарә итүче роботның
кешеләрдән өстенлеге – ул хисләрдән азат...
– Сезнеңчә, хисләрдән азат булу өстенлекме?..
Кызып-кызып сөйләп торганда, үзен бүлдерүне Борис ошатмады,
әлбәттә. Ул әлегә кадәр тирә-якны күзәтеп барган җиреннән, башын
борып, Данирга текәлде. Аның карашында ризасызлык, шул ук вакытта
әңгәмәдәшен кызгану да сизелә иде. Гомерен роботларга хис-кичерешләр
кертүгә багышлаган галим, хисләр турында тискәре сүзләрне күтәрә
алмаячагын аңлыймыни инде бу өлкәгә ят кеше? Ләкин туры сораудан
качу мөмкин түгел. Данир җавап көтә.
– Әйе, бу очракта – өстенлек...
Борис, карашын яшерергә теләпме, кабат тәрәзәгә борылды.
– Сез әйткән сиксән процент аварияләр нәкъ менә хисләр аркасында
була дисез инде, алайса?
– Һичшиксез! «Кеше факторы» дигән нәрсә тулысынча нәкъ менә
хисләргә бәйле. Аварияләр, гадәттән тыш хәлләр вакытында тиешле карар
кабул итүгә нәкъ менә хисләр комачаулый...
Борисның үз-үзенә ышанган кыяфәтен, һәрчак үзен генә хаклы санарга
яратуын Данир беренче күргәндә үк ошатмаган иде. Ул да югыйсә, җирдәге
һәрбер кеше кебек, Аллаһның гөнаһлы бер бәндәсе. Ул да ялгышлардан
хали түгел. Ә юк, шуны аңламый. Әллә аңларга гына теләмиме?! Бу горур
кемсәгә әнә шуны төшендерәсе иде дә бит... Тик ничек?.. Данир ул сорауга
җавапны белми иде әлегә. Шуңа күрә, аның чираттагы соравы «эндәшмичә
калганчы – менә сиңа бер сүз» дигән кебегрәк килеп чыкты.
– Ышандырырлык дәлилләр китерегез!
Сорау ничектер беркатлырак яңгыраса да, Борис аңа тота-каба җавап бирергә ашыкмады, алдан әзерләнгән дәлилләре юк иде, билгеле. Ул бераз
уйланып утырды. Ышандырырлык саллырак мисал эзләде, күрәсең.
– Әйтик, бер яшь егет машинада сөйгән кызы белән очрашуга ашыга,
аның күз алдында бары тик сөйгәне генә, уенда аның белән очрашу
минутлары, ләззәтле хисләр. Аңы шул хисләр белән томаланганлыктан,
тирә-ягындагы бернәрсәне дә күрми. Күргән кадәресенә дә тиешенчә бәя
биреп бетерә алмый. Һәм... каршысына кинәт килеп чыккан машинаны
күрмичә калып, авария китереп чыгара. Аяныч хәлгә кем гаепле? Әлбәттә,
сөйгәне янына ашыгучы егет. Төгәлрәге, аның хисләре... Аңлашылганча,
монда артык хисләр кирәк түгел. Ә машина хисләнми. Аның сөйгәне юк.
Ул булачак очрашу турында ләззәтле хисләр белән янмый. Аңа программа
бирелгән. Һәм ул, каршылыкларны әйләнеп үтеп, хәлиткеч урыннарда
тиешле нәтиҗәне ясап, программада бирелгән урынга исән-имин килеп
җитә.
– Сез моны өстенлек дисезме?
– Әлбәттә!
Костин, әңгәмәдәшенә карап, шуны да аңламаска инде дигәндәй,
мыскыллы гына елмаеп куйды. Аның һәр сүзендә, үз-үзен тотышында зур
ышаныч сизелә иде.
– Әгәр робот идарә итә торган машина каршысында, юлда, йөрәк өянәге
белән җиргә егылган, ярдәмгә мохтаҗ кеше ятса, сезнең машина өчен ул,
әлбәттә, бер каршылык кына. Һәм ул, аны әйләнеп узып, тиешле урынына
барып җитә. Ә вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәгән теге кеше үлеп китә.
Бу өстенлекме? Ә рульдә кеше утырса, ул, һичьюгы машинасын туктатып,
хәлен сорар иде, беренче ярдәм күрсәтер яисә «ашыгыч ярдәм» чакырыр,
ә кайберләре хәтта якындагы хастаханәгә кадәр озатып та куяр иде.
Костин уйга калды, ә Данир аңа карап тантана итте. Аның карашында,
йә, китереп терәдемме, башкача каршы әйтер сүзең юкмы дигән канәгатьлек
ярылып ята иде. Тик ул иртә куанган, Костин – эт җан – фикерләүдә шома
балык кебек, теләсә нинди хәлдән бик оста чыга.
– Әйе, ул очракта, кешелеклелек ягыннан, өстенлек түгел. Тик машина
руле артында кеше утырган очракта да, йөртүченең һәрберсе дә ярдәмгә
ашыгырга тормый, минемчә. Алда әйткән мисалда ук тикшереп карыйк.
Сөйгәне белән очрашуны уйлап, күзләре томаланган егет тә юлда яткан ул
бичара адәмгә ярдәмгә ашыкмаска мөмкин. Психологиядә эчке мөһимлелек
дигән нәрсә бар. Бу егетнең тәрбиялелек дәрәҗәсенә карый...
Һәр нәрсәдә үзенә җай гына эзләргә яратучы, һәрчак бәхәсләрдә өстен
чыгарга тырышучы Костинны бәхәс белән генә җиңеп булмасын аңлады
Данир.
– Алай роботларда хисләрнең бернинди өстенлеге дә булмагач, ни
өчен минем белән хезмәттәшлек итәргә җыенасыз соң? Минем фәнни
хезмәтләрем акыллы машиналарга нәкъ менә хисләр кертүгә бәйле. Һәм
мин киләчәктә аларны роботларда кулланып, гамәлгә ашырмакчы булам...
Ә сез хисләрне роботларга кертүгә каршы булып чыгасыз түгелме?..
Костин җавап кайтарырга ашыкмады. Дөресрәге, ул каршысында утыручы
менә шушы кешегә үз уйларын ничек итеп тиз һәм аңлаешлы итеп җиткерү
турында уйлый иде булса кирәк. Бу дөнья кызык та инде: гомерләре буе фән өлкәсендә эшләгән, катлаулы теорияләр уйлап тапкан, кеше башы
ирешмәслек баш әйләндергеч фәнни ачышлар ясаган галим-голәмәләр
кайчак кешегә үзләренең уйларын гади генә итеп аңлатып бирергә сүзләр
таба алмыйлар. Алар фән телендә сөйләшергә өйрәнгән. Ә менә кыска гына
итеп аңлатып бирү өчен, ай-һай, озак баш ватарга кирәк икән.
Ниһаять, ул телгә килде:
– Мин хисләр бөтенләй кирәк түгел димәдем. Аның кирәк урыннары
да бик күп. Әйтик, төрле сәнгать кичәләре, фестивальләр, кичке клублар,
күңел ачу мәҗлесләре, концерт-мансертлар – кыскасы, шоу-бизнес
хисләргә корылган. Төрле шаккатыризмнар белән кеше психикасына
тәэсир итеп, калын кесәле, сай акыллы күңел ачарга яратучы кемсәләрнең
кесәләреннән акча каерып алу өчен аларны ышандыра алырлык хисле
кешеләр кирәк. Ләкин иң хисле кешеләр дә, минем уемча, хисләргә йөз
процент мөмкинлекләрен бирә алмыйлар. Мин моның сәбәпләрен санап
тормыйм. Ә менә кешесыман роботлар бу өлкәдә кешедән күпкә өстен
булырга мөмкин. Аңлыйсыңмы?.. Шоу-бизнес!.. Кесәгә акча агып керә!..
Костин бу сүзләрне әйткәндә бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды.
Башын горур гына югары күтәрде. Аның карашы ниндидер иләс кешенекен
хәтерләтте. Ул үзен зур яуда җиңеп чыккан бөек полководец шикелле хис
итә иде кебек.
Аның бу кыяфәтен күреп торган Данир икеле-микеле уйлар эчендә
калды. Янәшәсендә акчага сатылган, кесә калынайту өчен теләсә нинди
гамәлдән дә тайчанмый торган кеше утыруына тамчы да шиге юк.
– Ә менә доктор Вахит Гатин роботларга хисләр кертүгә шик белдерде.
Бу әле тиз генә тормышка ашачак түгел диде.
Гатин фамилиясен ишетүгә, Костинның йөзе шунда ук үзгәрде. Ул кинәт
Данирга борылды. Аның күзләрендә гаҗәпләнү чагылып китте. Тик ул бер
мизгелдән мыскыллы елмаю белән алмашынды.
– Гатин?.. Әйе, Вахит Галләмович – һәр яңалыкка шикләнеп караучан,
һәр яңа башлангычның тискәре якларын да таба белергә сәләтле кеше.
Ул сиңа әлеге эшнең кешелек дөньясына китерергә мөмкин булган зыяны
турында да әйткәндер, бәлки?
– Әйе, нәкъ менә шулай, фәнни күзлектән караганда, алга китеш, ә
кешелеккә нәтиҗәсе ничек буласы билгесез диде.
Костин тыела алмыйча көлә башлады. Ләкин ничек көтмәгәндә башласа,
кинәт шулай туктады да. Аның йөзе җитди төс алды.
– Вахит Галләмовичны мин кеше буларак нык хөрмәт итәм. Ул ярдәмчел.
Минем «Homo-Robo» компаниясе банкротка чыккач, ул миңа кабат үз
эшләремне дәвам итү мөмкинлеге бирде. Хәзерге вакыттагы уңышларым
өчен мин аңа бурычлы. Ә менә фән кешесе буларак, Гатин алай ук зур
табыш түгел. Шикчел. Әгәр, тегесе болай булса, нәрсә булмагае дип, һәр
нәрсәдән шикләнә башласаң, фән беркайчан да алга китмәячәк...
– Миңа калса, ул хаклы. Зур эшкә тотынганчы, һәр ягын тикшереп,
үлчәп карарга кирәк.
– Син нәрсә, үзең уйлап тапкан фәнни казанышны гамәлгә ашыруга
үзең үк каршы түгелдер бит?
Костин, гаҗәпләнеп, Данирга текәлде.

– Һич кенә дә юк. Тик, чыннан да, хисле роботлар нәрсәләргә сәләтле
булачагын әлегә беркем дә белми...
Шулчак машина туктады. Данир аның туктаганын баштарак сизмәде дә.
Ничектер машинаның әкренәюе шулкадәр сизелмәслек дәрәҗәдә булды,
Данир инерция дигәнне аз гына да тоймады. Бары тик тәрәзә артында
экрандагы кебек алышынып торган шәһәр күренеше генә туктап калгандай
булды. Менә бит, бу акыллы машина физиканың инерция законын юк
дәрәҗәсенә җиткереп киметкән. Монда инде машинаның алгы тәрәзәсенә
маңгаең белән килеп терәлерлек дәрәҗәдә кинәт тормозга басу юк...
Алар биек койма белән әйләндереп алынган зур гына бина янында
туктаганнар икән. Костин машинаның идарә пультын алды да урыныннан
торды, Данир да аңа ияреп кабинадан чыкты. Костин пультның төймәләренә
баскалап алгач, «Lexus», тонык кына жуылдап, урыныннан кузгалды.
– Якындагы автомобильләр тукталышына китте ул. Кирәк чакта мин
аны шушы пульт ярдәмендә чакырам, – диде Костин.
Данир, «Менә бит фән-техника могҗизасы» дигәндәй, ераклаша баручы
машина артыннан карап калды да, борылып, Костин артыннан иярде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: повесть татарча проза фантастика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев