Фәрит Имамов автор яңалыклары
-
29 апреля 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
Әйе, Костин роботларында эшләнеп бетмәгән нәрсәләр шактый икән әле. Монда камиллек турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Хисләр һәм кешесыман роботларның үз-үзләрен тотышында, кыяфәтендә аларның чагылышын өйрәнүгә бөтен барлыгын багышлаган галимгә әнә шул ясалмалылык аермачык сизелде. -
25 апреля 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
Ул арада элемтәнең теге башында ниндидер шау-шу ишетелде. Нәрсәләрдер кыштырдады, шыгырдады. Костинның бары тик: – Киләләр... Коридорда аяк тавышлары... Сөйләшкәнебезне сизеп алганнар булса кирәк, кабахәтләр... Данир әфәнде, тизрәк... Ашыга күр, – дигән өзек-өзек тавышлары гына ишетелде. -
23 апреля 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Биредә әзер продукция. Ясалган, тиешле тикшерү һәм сынау узган утыз ике робот үзләренең көннәрен, сәгатьләрен көтә. Дөрес, әлегә алар нибары таш курчак шикелле. Электр белән туендыру блогыннан өзелгәнлектән, хәрәкәтләнмиләр, бернәрсә дә эшләмиләр. Ә инде, кабызып, тиешле программаны кертсәң, аларның һәрберсе күп нәрсәгә сәләтле, – диде ул зур горурлык белән. -
21 апреля 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Минем теория әзер инде. Сез аны чиле-пешле ярымфабрикат дип уйлый күрмәгез. Барысы да тикшерелгән, өйрәнелгән һәм лаборатория шартларында тәҗрибәләр үткәрелгән. Дөрес, мин әлегә хисләр җыелмасын компьютер процессорында гына акылга кушып гамәлгә ашырдым. Ә менә сезнең кешесыман роботларда аларны сынап карасак?.. Бу бит... бу бит искиткеч!.. -
17 апреля 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Вахит Галләмович белән үзең сөйләшеп карый аласың. Әгәр ул ризалыгын бирә икән, ул чакта, законлы рәвештә производстовага кертеп җибәреп, андый хискә бирелә торган роботларны серияләп чыгара башлаячакбыз. Тик Гатинның ризалык бирүенә ышанычым бик аз. -
15 апреля 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Минем «Lexus» белән акыллы робот идарә итә, аңлыйсыңмы?.. Әйе, шофёр утыра торган урын буш. Анда пассажирлар өчен өстәмә урын. Ә робот машинаның йөртү системасына кушылып ясалган. Ул – катлаулы бербөтен механизм. Биредә видеокүзләр, аудиодатчиклар, алдагы һәм арттагы әйберләргә кадәр булган араны билгеләү өчен үтә сизгер электрон җиһазлар, ультратавыш дулкыннары һәм лазер ярдәмендә эшли торган заманча приборлар һәм башкалар... Бу машина белән идарә итүче роботның кешеләрдән өстенлеге – ул хисләрдән азат... – Сезнеңчә, хисләрдән азат булу өстенлекме?.. -
10 апреля 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
Хәзерге заманда елдан-ел камилләшә барган акыллы машиналарга бер нәрсә җитми – хисләр. Дөрес, машиналар өчен хискә бирелү – ят нәрсә. Акыллы булсалар да, алар барыбер машина бит. Мин үзем машиналар өчен хисләнү кирәк түгел дигән фикердә... -
8 апреля 2025 - 15:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
Һәм, әлбәттә, Данир Ярми дә, үз хезмәтләренә якын темага күчүләренә куанып, аны бирелеп тыңлый башлаган иде. Шулчак... Данир мәҗлеснең кинәт тынып калуын сизеп алды. Моның гадәти тынлык кына булмавы бары тик бер-ике мизгелдән соң гына аның баш миенә барып иреште. -
4 апреля 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повесть)
– Чыгышыгыздан күренгәнчә, акыллы машиналар проектлау буенча сез шактый уңышларга ирешкәнсез. Аеруча кыю фәнни тәкъдимнәрегезнең киләчәктә кибернетика өлкәсендә лаеклы урын табачагына чын күңелемнән ышанам... Фәнни хезмәтләре белән халыкара танылуга ирешкән фәннәр докторының, үзе белән исәпләшеп, шулай сөйләшеп торуына Данир эченнән генә шатланды, билгеле. -
20 июня 2023 - 09:00
Мәхәббәт талисманы (бәян)
Әле моннан чирек сәгать элек кенә, хатыныгыз утырган «Як» самолётының хәбәрсез югалуы хакында, әниегез хәбәр итте... -
17 декабря 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (ахыры)
Аркадашы Камил кабере янында озаграк торды Зөфәр. Күзләренә яшь килде. Зур үкенеч шул: ярдәм килеп җитәргә, фашистларны пыран-заран китерергә нибары биш-ун минутлап калганда һәлак булды Камил... -
16 декабря 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Без яшәгән йортка бомба эләгеп җимерелгәнен соңыннан ишетеп белдек. Анда калган гаиләләрдән барысы да һәлак булган. Әтием шул хакта ишетеп, әни белән мине бомба астында калган, дип уйлаган... -
15 декабря 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Бу «игълан ителмәгән сугыш» Харрасны озак вакытка авылдан аерып, хастаханә караватына бәйләде. Өстәвенә ярасы бик җитди. Аңа хастаханәдә озак дәваланырга туры киләчәк әле, диделәр... -
14 декабря 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Мартин үзенә таба йөгереп килүче бер партизанга пистолеттан атмакчы булып төбәгән иде. Артыннан килгән партизанны шәйләмичә калган. Анысы мылтык түтәсе белән башына орды. Мартин шуннан берни дә хәтерләми... -
13 декабря 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Сугышның иң кызган чагында, кемгәдер ярдәмгә ашыккан Светланага очраклы пуля тиде. Үзе дә саксызлык күрсәтте: яткан урыныннан күтәрелә төшеп, якын гына араны йөгереп үтмәкче иде. Тик бер-ике адым атлауга, күкрәген тотып, җиргә капланды...