Логотип Казан Утлары
Повесть

АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повесть)

– Чыгышыгыздан күренгәнчә, акыллы машиналар проектлау буенча сез шактый уңышларга ирешкәнсез. Аеруча кыю фәнни тәкъдимнәрегезнең киләчәктә кибернетика өлкәсендә лаеклы урын табачагына чын күңелемнән ышанам... Фәнни хезмәтләре белән халыкара танылуга ирешкән фәннәр докторының, үзе белән исәпләшеп, шулай сөйләшеп торуына Данир эченнән генә шатланды, билгеле.

«Ясалма интеллект һәм акыллы машиналар» дигән темага халыкара
симпозиум тәмамланды. Дөньяның төрле илләреннән җыелган галимнәр
арасында шушы тармакта дистә еллар фәнни тикшеренүләр алып барган
фәннәр докторы Данир Ярми дә катнашты анда. Мәртәбәле форумда аңа
да бәхет елмайды: югары дәрәҗәдәге гыйльми даирәләр каршында үз
ачышлары турында симпозиум мөнбәреннән доклад белән чыгу хокукы
бирелде. Ниһаять, гыйльми эшләренең нәтиҗәсен халыкара югарылыкка
чыгару мөмкинлеге иде бу. Фән өлкәсенең әлеге тармагында иң югары
казанышларга ирешкән галимнәр, фән әһелләре аның чыгышын тын да
алмыйча тыңлады, соңыннан бик озакка сузылган алкышларга күмделәр.
Хәтта кайсыларыдыр аягүрә басып кул чапты. Шул чакта Данир Ярминең
күңелен әйтеп бетерә алмаслык куаныч биләп алды.
Халыкара гыйльми чара тагын шул ягы белән дә канәгатьлек хисе
тудырды: Данир монда үзе фәнни тикшерүләр алып бара торган тармакта
эшләүче, робот техникасы һәм кибернетик машиналар буенча фәнни
институт ректоры, фәннәр докторы, профессор Вахит Гатин белән очрашты.
Фән даирәләрендә бик мәгълүм шәхес булганлыктан, ул аны болай да
белә иде инде. Тик әлегә кадәр якыннан танышу, аралашу мөмкинлеге
булмады. Ә менә хәзер аңа шундый бәхет елмайды. Иң куанычлысы –
Данирның чыгышын, гыйльми эшләрен Гатин да ошаткан булса кирәк,
форум тәмамланганнан соң ул аны, рәсми булмаган шартларда тагын да
якыннан танышу өчен, кабул итү мәҗлесенә дә чакырды.
Симпозиумның соңгы көнендә бу форумны оештыручылар галимнәрнең
күңелен күрергә уйлаганнар: беренче катта урнашкан ресторанда табын
корганнар. Ә Вахит Гатин, ресторан янәшәсендәге аерым бүлмәдә, үзе
белгән иң якын фән эшлеклеләре, роботлар ясауда иң танылган белгечләр
өчен өстәлләргә заказ биргән. Әлбәттә, анда мәртәбәле кунак булу симпозиум эшчәнлегендә катнашкан санаулы фән әһеленә генә тәтегәндер.
Шул мәҗлескә катнашырга тиешле галимнәр исемлегендә үзенең дә
булуын ишеткәч, Данир гаҗәпләнеп тә куйды. Доктор Вахит Гатин үзе
чакырып торсын әле! Фән өлкәсендә ат уйнаткан, гомерләре буе гыйльми
тикшеренүләр алып барып, үз сүзләрен әйткән чал чәчле мәшһүр галим-
голәма арасына кушылу уен-муен эш түгел...
Әнә шундый матур хисләргә бирелеп, симпозиум узган гомуми залдан
чыгарга дип кузгалганда, аның янәшәсенә чибәр генә бер егет килеп
басты. Бу егетнең униформасыннан күренгәнчә, аның шушы симпозиумга
чакырылганнарга хезмәт күрсәтүче булуы ачык аңлашыла. Бу көннәрдә
биредә хезмәт күрсәткән бу итагатьле, сабыр хезмәткәрләргә Аллаһ
сәламәтлек бирсен. Алар үзләре алдына куелган бурычларны күндәм рәвештә
җиренә җиткереп башкарып чыктылар. Афәрин! Тел-теш тидермәслек хезмәт
күрсәтү өчен, ай-һай, үз эшеңнең чын остасы булу кирәк...
Егет дустанә генә елмайгандай итте. Хәер, ул елмаймагандыр бәлки.
Бары тик Данирга гына шулай тоелгандыр. Егетнең йөзендә елмаю
чалымнары тумыштан килгән булса кирәк. Менә ул, аз гына көттереп:
– Данир әфәнде, доктор Гатин сезне форум тәмамлану хөрмәтенә
оештырылган мәҗлестә көтә, – диде һәм, рөхсәт тә сорап тормыйча, бик җайлы
гына хәрәкәтләр белән Данирның портфелен алды да, үзе артыннан барырга
ишарә ясап, алга атлады. Алар үзара фикер алышучы галимнәр төркемнәрен
ерып үттеләр дә баскычтан бер катка түбәнрәк төштеләр. Уңга борылып,
коридор буенча бераз атлагач, диварда күзгә бик үк ташланып тормаган ишек
каршына килеп бастылар. Егет янәшәдәге индикаторлы төймәгә бармагын
тидереп алды. Ишек тавышсыз-тынсыз гына шуып ачылды. Озата килүче егет
кулы белән алга узарга ишарә ясагач, Данир саклык белән генә бүлмәгә керде.
Унбишләп кешегә әзерләнгән табын янында җиде-сигезе үзара әңгәмә
кора башлаганнар. Кайсыларыдыр урыны янәшә туры килгән кеше белән
якыннанрак таныша.
Ишек янында ук берничә буш урын булса да, озата килүче егет Данирны
түргә дәште һәм, аны гаҗәпләндереп, доктор Вахит Гатин янындагы
бердәнбер буш урындыктан урын тәкъдим итте. Әлбәттә, бу егет өстәл
янына үз белдеге белән генә урнаштырып, кунакларны кая туры килсә,
шунда утыртып йөрмәгәндер. Моның ише зур фәнни киңәшмәләрдә, рәсми
фикер алышуларда катнашучылар махсус алдан билгеләнгән «исемле»
урыннарга утыртылган кебек, бу мәҗлестә дә кунакларның урыны хуҗаның
үз тәкъдиме белән алдан хәл ителгәндер. Ә галимнәрнең исем-фамилиясен
озата килүче егет күкрәккә тагылган бейджиктан белгән, әлбәттә...
Әлегә кадәр икенче ягындагы күршесе белән күңелле генә әңгәмә корып
утырган Гатин, Данирның урындыкка җайлап урнашканын көтеп кенә
торгандай, аның ягына борылды. Дустанә генә елмаеп:
– Кәефегез ничек, Данир әфәнде? Фәнни симпозиум бик ялыктырмадымы
үзегезне? – дип сорады.
Бу сорау сүз оеткысы булып, әңгәмә башлап җибәрү өчен генә кирәк иде,
билгеле. Аңа тискәре җавап ишетмәячәген Гатин үзе дә бик яхшы аңлый
ләбаса. Данирның симпозиум эшеннән бик канәгать калуы болай да йөзенә
чыккан. Мәҗлес хуҗасының соравына ул, ачык елмаеп:

– Бераз арытты, билгеле. Шулай да кәефем бик яхшы. Симпозиумның
оештырылуыннан һәм барышыннан бик канәгатьмен. Бик күп мәгълүмат
алдым, кызыклы проектлар тәкъдим ителде, – диде.
– Чыгышыгыздан күренгәнчә, акыллы машиналар проектлау буенча сез
шактый уңышларга ирешкәнсез. Аеруча кыю фәнни тәкъдимнәрегезнең
киләчәктә кибернетика өлкәсендә лаеклы урын табачагына чын күңелемнән
ышанам...
Фәнни хезмәтләре белән халыкара танылуга ирешкән фәннәр
докторының, үзе белән исәпләшеп, шулай сөйләшеп торуына Данир
эченнән генә шатланды, билгеле. Өстәвенә, Гатин – акыллы машиналар
җитештерү буенча илдә иң алдынгы корпорация хуҗасы да әле.
– Мондый дәрәҗәле форумда катнашу миңа күпьеллык хезмәтемне
башкаларга җиткерү мөмкинлеге бирде. Җанлы сөйләшү, үзең хезмәт
куйган фән тармагында эшләүче галимнәр белән якыннан аралашу фәнни
иҗат мөмкинлекләремне киңәйтер дип уйлыйм. Мин симпозиумнан яңа
планнар белән чыктым, – дип җавап кайтарды Данир Ярми.
Мәҗлескә чакырылганнарның барысы да кереп, өстәл янына утырышып
беткәч, доктор Гатин урыныннан торып тамак кыргалады. Шуны гына
көткәндәй, әлегә кадәр умарта күчедәй гөжләгән бүлмә эче тынып калды.
Барысы да мәҗлес хуҗасына текәлделәр. Вахит Галләмович кулындагы
салфетка белән авыз читләрен сөрткәләгәндәй итте.
– Хәерле кич, мәҗлесебезнең хөрмәтле кунаклары! Тагын бер мәртәбә
исәнмесез, мөхтәрәм коллегалар! Миңа калса, симпозиум югары дәрәҗәдә
узды. Афәрин! Һәммәгез дә шундый фикердәдер дип уйлыйм. Бу халыкара
симпозиумны менә шушылай үзара җылы, уңайлы шартларда тәмамларга
уйладык. Гел эшләргә генә димәгән, фән әһелләренә дә бераз ял итеп, күңел
ачып, үзара дустанә шартларда аралашып алу комачауламас...
Аның бу сүзләреннән соң барчасы да гөрләтеп кул чапты. Берничәсе хәтта
аягүрә торып басты. Үз сүзләренең бердәм хуплануын, үзенә теләктәшлек
күрсәтүләрен күреп, Гатин горур кыяфәттә мәҗлестәгеләргә югарыдан караш
ташлады һәм чыгышын тагын да канатланыбрак дәвам итте:
– Барыгызга да мәгълүм: әле кайчан гына без илдә көчле индустрия
булдыру, сәнәгатьтә җитештерүне арттыру өчен фән-техника үсешенә
ирешү турында сүз алып бара идек. Хәзер ул заманнар узды. Һәрберегез
дә сизәдер: акыллы машиналар заманы җитте. Кешеләрнең көнкүрешенә
роботлар көннән-көн тирәнрәк үтеп керә. Без бүген кайбер тармакларны
алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз...
Гафу итегез, мин симпозиумнан алган тәэсирләремнән һаман айнып
җитмим әле. Ә әйтергә теләгән сүзләрем шул иде: бирегә чакырылган
фән әһелләре, бер арбага җигелгән атлар шикелле, барыбыз да бер фән
тармагында хезмәт куябыз. Симпозиумда укылган докладларга караганда,
бу өлкәдә бик нык алга киткән, шактый зур уңышка ирешкәннәребез дә бар.
Һәрберебез бары тик үз казанында гына кайнаганлыктан, бер-беребезнең
уңышларын белмибез дә, күрмибез дә. Минем уемча, хәзер ирешкән
уңышларыбызны, бер-беребездән яшермичә, үзара килешенеп эшләсәк,
бу тармакта зур үзгәреш, фән өлкәсендә алга китеш булыр иде. Чөнки без
әлегә, бер арбага җигелсәк тә, аны төрле тарафларга сөйрәүче чуртан, кысла, аккошны хәтерләтәбез. Аны барыбыз да бер тарафка тарта башларга вакыт.
Һәм бу форум шул юнәлештә беренче адымыбыз булсын...
Шушы сүзләрне генә көткәндәй, кунаклар җанланып киттеләр, бәллүр
бокаллар чыңлады, әле теге, әле бу яктан хуплау авазлары ишетелгәләде,
кемнеңдер әмеренә буйсынгандай, һәрберсе аягүрә торып басты. Кунаклар
арасында гүзәл затлардан да өч галимә бар иде. Аларның берсе, бокалына
үрелгәнче, кулларын чәбәкләп алды. Кемдер «Браво» дип оран салды, ара-
тирә «Бик хуп!» дигән авазлар ишетелгәләде.
Бокалларын күтәреп, кайсыларыдыр төбенә кадәр эчеп, кемнәрдер
бераз йотып, барысы да кабат урыннарына утыргач, табын берникадәр
тынып торды. Хәер, тынып торды дип әйтү урынлы да түгелдер, тирә-
якта яңгыраган тавышлар гына үзгәрде: ара-тирә урындыклар шыгырдап
куюына кушылып, калакларның тәлинкәләр төбенә бәрелеп чәкелдәве,
хәтта кемнәрнеңдер авыз чәпелдәткәне ишетелде. Ләкин бу, галимнәр
теленә күчергәнчә, «гомуми азык кабул итү процессы» озак бармады. Чирек
сәгать вакыт уздымы икән, кемнәрдер күршесе белән пышылдап кына
сөйләшә башлады. Тора-бара башкалар да күрше-тирәдә утыручылар белән
җанлы әңгәмә корып җибәрделәр. Табын умарта күче кебек гөжли иде.
Бер яктагы янәшәсендә утыручы яшь кенә булса да, башы пеләшләнгән
адәмне симпозиум барышында берничә мәртәбә күргән иде Данир Ярми.
Хәтта аның мөнбәргә чыгып, доклад укыганын да хәтерли. Нинди проблема
күтәргәнен, докладының эчтәлеген генә исенә төшерә алмады. Хәзер аның
белән танышып алу бик урынлы булыр иде дә бит... Ләкин күршесенең
кайгысы ныклап тамак ялгап алуда иде булса кирәк. Ә менә икенче ягында
утырган Гатин белән әңгәмә корып җибәргәндә начар булмас иде... Тик
ул да сул ягында утырган җирән чәчле ханым белән күңелле гәп куерта
башлаган. Ике як күршесенең ни берсе, ни икенчесе белән әңгәмәгә керү
мөмкинлеге булмагач, кара каргалар арасында бер ала карга шикелле,
Данир, уңайсызланып, өстәл аша каршысында утыручыларны күзәтә
башлады. Ләкин бу халәте озакка бармады. Аның кабымлыклардан авыз
итеп бетергәнен сизеп алган доктор Гатин, янәшәсендәге ханымга тагын
берничә сүз әйтте дә, үзара көлешеп алгач, Данир ягына борылды.
– Күрәм, күңелсезләнеп утырасыз, Данир әфәнде. Тик сезнең кебек кызыклы
фәнни ачышлар ясаган, кыю гипотезалар керткән галимгә күңелсезләнү урынсыз,
минемчә. Роботларда хисләр чагылышы турында сөйләдегез бит әле, шулаймы?
Сез симпозиумда күтәргән бу мәсьәлә хәзерге заман робот җитештерү өлкәсендә
бик вакытлы. Хис-тойгыларның күчермәсен алу, сканлаштыру, хәтта аны
цифрлы форматка күчерү – үзләре генә ни тора! Бу – хәзерге фән өчен искиткеч
кыю тәҗрибә! Мин – акыллы машиналар төзү проблемасына ярты гомеремне
багышлаган кеше. Бик күп фәнни тикшеренүләр алып бардым, тәҗрибәләр
үткәрдем. Бу өлкәдә шактый зур уңышларга ирештем дип уйлыйм. Илебездә
кешеләр тормышына көннән-көн ныграк үтеп керә баручы роботларның 50
проценттан артыгы минем корпорациядә җитештерелә...
Шул сүзләрне әйткәч, Гатин тукталып калды һәм, «Менә без нинди кеше!»
дигәндәй, әңгәмәдәшенә текәлде. Аның карашында бераз гына масаю да,
шул ук вакытта ниндидер яхшы гамәл кылганнан соң янәшәдәгеләрдән
мактау сүзләре ишетергә теләгән сабый бала самимилеге дә чагыла иде.

– Мин сезнең казанышларыгыздан хәбәрдар, Вахит Галләмович.
Үземнең эшчәнлектә сезнең корпорацияне үрнәк итеп куям. Минем акыллы
машиналар, роботлар уйлап табуда фәнгә керткән тыйнак кына өлешем
бар икән, аңа сезнең дә йогынтыгыз булмыйча калмады, – дип, үз сүзләрен
әйтеп калырга ашыкты Данир.
Бу мәшһүр галимнең салпы ягына салам кыстыру гына түгел, чынлыкта
да шулай иде.
– Хәзерге заманда робот техникасын проектлауга кагылышлы иң
алдынгы сүзне, иң кыю тәкъдимнәрне бары тик мин җитәкләгән робот
техникасы һәм кибернетик машиналар буенча фәнни институт кына
әйтә дип уйлый идем. Ялгышканмын. Форумда сез ясаган чыгыштан соң
фикерем үзгәрде, – дип дәвам итте Гатин сүзен.
– Кая инде миңа сезнең дәрәҗәгә ирешү! Робот җитештерү тармагында
иң алдынгы белгеч, фәннәр докторын да гаҗәпкә калдырырлык проблема
күтәрмәдем кебек. Акыллы машиналарга хис-тойгылар кушу, минем уемча,
хәзерге вакытта бу тармакта тәҗрибәләр алып баручы күпләрне уйландыра.
Һәм, әйтергә кирәк, бу нисбәттән, билгеле бер дәрәҗәдә алга китеш тә бар.
Тик һәркем бу проблеманы үзенчә хәл итә. Белүемчә, сезнең фәнни тикшерү
институтында да бу юнәлештә шактый тикшеренү эшләре алып барыла...
Күренеп тора, Гатинның каршысында утырган, әле чагыштырмача
күптән түгел генә фән дөньясында таныла башлаган, үзеннән шактый яшь
галим алдында дәрәҗәсен төшерәсе килми, шул ук вакытта аның ачышлары
белән килешмичә дә булдыра алмый кебек. Шуңа күрә ул, һәр сүзен үлчәп
әйткәндәй, ашыкмыйча гына дәвам итте.
– Сүз дә юк, төрле тармакларда хезмәт күрсәтүче роботларны һәрберебез
үзенчә камилләштерә бара. Әле кайчан гына без аларны гәүдә, баш, кул һәм
аяклары булган, әмма формалары белән кешедән бик нык аерылып торган
машиналар итеп күз алдына китерсәк, соңгы елларда роботларны кешегә
мөмкин кадәр күбрәк охшатуны максат итеп куябыз. Манипуляторлардан,
махсус бер эш өчен генә төзелгән роботлардан тыш, хәзерге вакытта кешенең
анатомик тән төзелешен исәпкә алып ясалган, кеше кебек йөри, сөйләшә һәм
хәтта мимика мускуллары белән төрле хис-кичерешләрне аңлата торган, кирәк
чакта елмая, көлә яисә күңелсезләнә, хәтта елый торган роботларыбыз да бар...
Шулчак әлегә кадәр әңгәмәләргә кушылмыйча гына, алдындагы
тәлинкәдәге балыктан аз-маз чемченеп, башкаларга колак салып утыручы
пеләш башлы адәм телгә килде:
– Доктор, ә сез кайчан да булса ул акыллы машиналарны шул ук акыллы
машиналар үзләре җитештерә башларлар дип уйламыйсызмы?
Гатин, шул тарафка борылып, бу әфәндене беренче күргәндәй, аның
йөзенә текәлде. Ләкин ул аны беренче генә күрүе түгел иде булса кирәк,
чөнки бераз фикерен туплап, уйланып утыргач, якын танышына мөрәҗәгать
иткәндәй, исеме һәм әтисенең исеме белән һәм, шул ук вакытта гади генә
итеп, «син» дип эндәште.
– Борис Семёнович, роботлар җитештерү процессында акыллы
машиналарның үзләреннән файдаланыла торган урыннар да барлыгын син
үзең дә яхшы беләсең. Зур төгәллек сорый торган һәм кеше факторыннан
котылу өчен аерым операцияләрне манипуляторлар башкара. Алар аерым бер программа нигезендә җитештерү процессында катнашалар. Андый
манипуляторлар заманча сәнәгать өлкәсенең һәрбер тармагында бар. Хәзерге
вакытта автомобиль, космик техника, медицина җиһазлары, электрон
аппаратуралар төзелешендә файдаланыла торган югары технологияләрдә
роботлар киң кулланыла. Тик машиналарны камилләштерү, проектлау һәм
барлык ясау процессын кешеләр кебек башыннан ахырына кадәр башкарып
чыгарлык акыллы машиналар әлегә юк...
«Пеләш баш» башкача сорау бирмәде. Ул хәтта җавап өчен Гатинга
рәхмәт тә әйтмәде кебек, боларын гына үзебез дә беләбез дигәндәй,
тәлинкәсенә иелеп, балыгын чемченүен дәвам итте. Аның үз-үзен
тотышында һавалылык сизелә иде.
Данир ягына борылган доктор Гатин, әңгәмәсен кабат яңартканчы, сүзне
бу адәмнең кем булуы белән таныштырудан башлады.
– Костин Борис бу, роботлар җитештерү буенча күптәнге партнёрым. Ул
минем корпорациянең бер бүлекчәсен җитәкли. Заманында робот техникасы
җитештерү буенча иң югары технологияләр белән эшләүче үзенең аерым
компаниясе бар иде. Минем иң көчле конкурентларымның берсе иде ул...
Гатин сөйләвеннән туктады, каш астыннан гына Борис ягына күз ташлап,
үзалдына елмаеп куйды. Әй, нәрсәсен сөйләп торырга дигән төсле кул
селтәде. Ләкин Гатинның әйтелеп бетмәгән сүзләре Данирда кызыксыну
уятты. Гомеренең күп өлешен ачылмаган серләрне ачу белән шөгыльләнгән
галимнең акылы һәр нәрсәгә ачыклык кертергә, сорауларга җавап эзләргә
күнеккән. Шуңа күрә ул сорау бирмичә тыелып кала алмады.
– Нәрсә, компаниясе ябылдымыни? Иң заманча технологияләргә ия
җитештерү компаниясе дә шундый аяныч язмышка дучар була аламыни?
– Була ала икән шул. Әйе, ябылды. Закон ягыннан тыелган роботлар ясау
белән шөгыльләнгәнен белгәч, аны эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр иттеләр.
– Сез Ак Кала шәһәрендәге гаугалы «Homo-Рobo» компаниясе турында
әйтәсез, ахры? Мин үземә якын даирәләрдән аның банкротка чыгуы
турында ишеткән идем. Әмма чәчәк атып, үсеп килүче шундый заманча
компаниянең нигә шулай кинәт кенә ябылуын аңламадым. Бу хакта хәтта
рәсми белдерү дә булмады шикелле. Робот төзелешендә законга каршы
нинди эшчәнлек булырга мөмкин, аңлап бетермим?..
Гатин янә Борис ягына күз ташлап алды да сүзен дәвам итте.
– Тыелган уен машиналары, күңел ачу бизнесында файдаланыла торган
робот техникасы... Хәйләле юллар белән кешене зомбилаштыра торган акча
эшләү алымнарын роботларга да өйрәтергә була. Тиешле программаны
кертсәң, алар кешеләргә караганда хәйләкәррәк тә булалар әле. Хуҗаларына
күп табыш китерәләр. Роботларга хезмәт хакы түлисе, ашатасы юк. Әнә
шулай итеп, Борис кесәсенә акча ташкындай ага башлады. Хәтта киләчәктә
легаль булмаган бордельләр ачып, шулар өчен робот-хатын-кыз машиналар,
ягъни ясалма робот-фахишәләр эшләү турында хыялланган ул...
Вахит Гатин әйткән бу сүзләрнең бернинди фәнни әһәмияте булмаса да,
Данир сорау бирмичә кала алмады.
– Хәзерге робот җитештерү тармагы шундый шикле учреждениеләрдә
хатын-кызларны алыштырыр дәрәҗәдә югарылыкка ирешер дип
уйлыйсызмы?

Доктор Гатин аның бу сүзләреннән бераз сәерсенгәндәй булды.
– Ә сез моңа шикләнәсезме? Хәзерге вакытта роботларның акылын
камилләштерү генә түгел, хиссият ягы турында да сүз алып барабыз икән,
монда инде озак көтәсе дә калмагандыр. Кемгә-кемгә, ә сезгә бу хакта
икеләнү урынлымы?
– Мин икеләнмим. Тик әлегә бу хакта сөйләшәбез генә түгелме? Роботлар
тулысынча кешегә охшасын өчен коры сүзләр генә түгел, иң беренче
чиратта, эш кирәк.
– Эш алып барыла анысы. Костин дигән әнә шул әфәнде, мәсәлән,
берничә ел эчендә роботларны тулы камиллеккә ирештерәчәгенә чын
күңеленнән ышана, бахыр. Әгәр минем «Homo-Рobo» компаниясен үзгәртеп
кормаган булсалар, моңа күптән ирешә идек, ди.
– Ул хәзер, бер авызы пешкәч, шикле проектлардан ваз кичкәндер инде?..
– Кыңгыр эшләрен сизеп алгач, аңа тикшерү арты тикшерү килә
башлаган. Костинны зур күләмдә штрафка тарттылар. Компания банкротка
чыкты. Шикле роботлар ясауны сылтау итеп, технологик җиһазларының
шактый өлеше юк ителде, утильләштерелде. Кыскасы, гөрләп чәчәк
аткан компания пыран-заран китереп туздырылды, ә аның хуҗасы Костин
Борис йоннары йолкынган әтәчкә охшап калды. Кызганыч, әлбәттә...
Финанс ягы гына түгел, кешенең акыл хезмәте һәм аңа киткән вакыт
жәл... Әгәр компания эшчәнлеге тиешле юнәлешкә борып җибәрелсә,
Борисның баш чүмече буш түгел, ул фән өчен күп нәрсәләр майтара алыр
иде. Шул хәлләрдән соң, финанс кабаласында калып, кабат мантып китә
алмаячагын аңлап, мин аны үз канатым астына сыендырдым. Барлы-юклы
акцияләрен сатып алып, үземнең корпорациягә берләштердем. Шулай итеп,
юкка чыгарылмаган җиһазларының бер өлешен саклап калуга ирештек.
Әлбәттә, Борис роботлар җитештерү буенча элекке эшен дәвам итә. Бары
тик ул җитәкләгән предприятие хәзер акционерлык җәмгыяте дип атала
һәм исеме дә элеккесеннән аз гына үзгәртелде: сүзләренең урыннарын
гына алмаштырып «Рobo-Homo» дип рәсмиләштерелде. Тик финанс
ягыннан ул миңа бәйле. Мин аны сатып алдым дияргә була. Акцияләренең
70 проценты минем кулда. Минем җаваплылык белән, минем күзәтү
астында эшли. Әлбәттә, закон кысаларына сыешлы машиналар гына эшләп
чыгара.
Данир әле яңа гына Гатин сөйләгән, кыен язмыш хәлендә калган акыл
иясен тагын бер мәртәбә күрергә теләгәндәй, Борис утырган тарафка күз
ташлады. Киң маңгай, калын кара кашлар, бераз эчкәрәк баткан күз, киң
ияк һәм яңак сөякләре. Аның бик үк стандарт булмаган йөзе, акыл иясеннән
бигрәк, агрессив сугыш чукмарыныкына тартым. Көчле ихтыярлы кеше
булса кирәк. Һәрхәлдә, Гатин сөйләгәнчә, йоннары йолкынган әтәчкә
охшамаган. Юк, юк, әтәч түгел, күркә бу. Әнә бит, үзен күзәтүләрен тоеп
булса кирәк, бу якка борылды да Данирга бераз шелтәле караш ташлады.
Менә хәзер күркә булып кабарына башлар кебек. Бәлки «шеф»ы белән
шулай сөйләшеп утыруына ачуы да киләдер? Андый хис бар икән, аны
яшерә дә белергә кирәк югыйсә. Фәнни эшләре хис-тойгыларга бәйле Данир
моны бик яхшы аңлый. Ул бит ярты гомерен хис-тойгыларны буйсындыру
өлкәсендә тикшерү эшләренә багышлады…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза фантастика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев