АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
Ул арада элемтәнең теге башында ниндидер шау-шу ишетелде. Нәрсәләрдер кыштырдады, шыгырдады. Костинның бары тик: – Киләләр... Коридорда аяк тавышлары... Сөйләшкәнебезне сизеп алганнар булса кирәк, кабахәтләр... Данир әфәнде, тизрәк... Ашыга күр, – дигән өзек-өзек тавышлары гына ишетелде.
* * *
Кабинетына кереп утыргач, Костин цехны карап йөргәндә башлаган
әңгәмәсен дәвам итте.
– Цехлар буенча йөргәндә мин сезгә бары тик бер залны гына
күрсәтмәдем, ул – роботларның туену блогы. Мин аны кайчак шаярып
«ашханә» дип тә атыйм. Без, кешеләр, эш сменасыннан соң ашханәгә кереп
туенсак, роботлар тәүлек әйләнәсендә дүрт тапкыр туендыру блогындагы
махсус утыргычларга утырып, электрга тоташалар. Эш барышында
роботның, күпме электр энергиясе файдаланып эшләгән булуына карап,
батареясы утыра башлый. Вакытында электр белән корылмаган батарея
иң күбе ярты сәгатьтән тулысынча бушана.
Данир, ул сөйләгәннәрне аңына сеңдерергә теләгәндәй, бер ноктага
текәлеп, озак кына сөйләшмичә утырды.
– Бу эшләрнең дөрес үтәлешен ничек шулай күзәтеп бетерә аласыз? –
дип гаҗәпләнде ул.
– Анысы бик гади: аларның туенулары да программага кертелгән. Хәтта
моны тыштан да күрергә мөмкин, батареялары утыра башлагач, аларның
күкрәкләрендәге кечерәк кенә кызыл лампочка җемелдәп яна башлый.
Шул ук вакытта аларның туенуына да Макс җаваплы. Билгеле бер сәгатьтә
аларның үзәк идарә системасына, ягъни башларындагы төп пультка сигнал
барып ирешә һәм алар барысы да дәррәү «ашханәгә» юнәләләр. Шунда
үзләренә билгеләнгән урыннарына урнашып беткәч, Макс аларны гомуми
электр челтәренә тоташтыра.
– Сезнең роботларга гадәти кешеләр шикелле озаклап ял да бирелми инде,
әйеме? Әйтик, һәр смена саен «отсыпной», «выходной», чираттагы яллар?..
– Данир әфәнде, гадәти предприятиеләрдә эшләүче гади кешеләр
өч сменада эшләсәләр һәм һәр сменаны ял иткән эшчеләр алыштырса,
биредә өч сменада да шул бер роботлар эшли. Алар бары тик шул вакыт
эчендә, дүрт мәртәбә туендыру блогына кереп, батареяларын гына коралар.
Роботларның кешеләрдән өстенлеге дә нәкъ менә шул инде. Алар армый,
шулай итеп, атналар, айлар, еллар буе бертуктаусыз эшләргә мөмкин.
Менә сиңа мә: бу Костин дигән адәм, чын мәгънәсендә, бушлай эшче
көчтән файдаланып ята икән ләбаса. Моңа һәрбер компания җитәкчесе
көнләшер иде. Юкса гадәти кешеләр эшли торган предприятиеләрдә эш
тотрыклы барсын өчен, эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне социаль яктан
кайгырту да зур чыгымнар сорый. Профсоюз комитетларыннан тыш,
эшчеләргә социаль хезмәт күрсәтү буенча тулы бер армия тотарга кирәк.
Хезмәт куркынычсызлыгы һәм башка шундый санап бетермәслек эшләргә
күпме финанс чыгымы кирәк?! Ә монда, имеш, тәүлеккә дүрт мәртәбә
электрга тоташтырып торасың да вәссәлам!..
– Борис Семёнович, ә сез роботларга хисләр керткәч, нинди үзгәрешләр
буласын күз алдына китерәсезме?
Костин хәйләкәр генә елмаеп куйды.
– Бераз чамалыйм кебек. Ләкин төгәл әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, ул
хисләрне үзебезнең файдага эшкә җигәрбез. Әйтик, көнләшү хисен дә дөрес
файдаланганда отышлы булачак. Цехларда эшләүче роботлар арасында
ярыш оештырып җибәрергә мөмкин. Берсеннән-берсе көнләшеп, алга
чыгам дип узышып эшли башлаячаклар. Шулай итеп производствода
җитештерү бермә-бер артачак... Бу әле бер генә мисал. Мин моның
өстенлекләрен күпләп саный алам.
Костин тантана итә иде. Ул, күзләрен кысыбрак, каршыдагы стенага
текәлде. Юк, юк, аның карашын стена гына тоткарлый алырлык түгел
иде бу минутларда, ул каядыр еракка төбәлгән. Әйтерсең роботларга инде
күптән хисләр кертелгән, барлык уй-ниятләре күптән тормышка ашкан,
һәм ул Костин эшенең нәтиҗәсен күрә.
– Хисләрнең уңайлары булган кебек, тискәреләре дә була бит әле, –
дигән сорау белән Данир әңгәмәдәшенең күңел кылларын тагын да сынап
карамакчы булды.
– Ә без аларның уңайларын да, тискәреләрен дә үзебезгә хезмәт
иттерәчәкбез һәм... һәм...
Өермәдәй ургылып килгән уйларыннан буылыпмы, Костин сөйләвеннән
туктап калды. Әйтерсең ул бөтенләй хәзерге заманда, нәкъ менә шушы урында түгел, ә кайдадыр еракта, үзенең уй-хыяллары инде күптән
тормышка ашкан киләчәктә яши иде.
Данирга шактый вакыт әңгәмәдәшенең тынычланганын көтеп торырга
туры килде. Костин исә әйтә башлаган фикерен бары тик бераздан соң
гына ахырына җиткерде:
– ...һәм без җирдә яңа җәмгыять төзиячәкбез, – дип дәвам итте ул сүзен.
– Беләсеңме, без синең белән бу дөньяның хуҗасы булачакбыз. Менә шушы
роботлар ярдәме, аларның физик һәм акыл көче белән без сәнәгатьне
дә, фәнне дә, мәдәниятне дә моңарчы кешелек ирешмәгән биеклеккә
күтәрәчәкбез. Алар – роботлар безнең өчен эшләячәкләр...
Чиктән ашкан акыл ахмаклык белән кушылгач, менә шушындый гадәти
аңга барып җитмәслек «боламык» барлыкка килә микәнни? Күрче, бу
Костинның карашыннан ук ниндидер иләслек сизелә.
– Нәтиҗәсе нинди буласын кем белгән инде аның, – диюдән уза алмады
Данир.
– Мин беләм! – Костинның сүзләрендә үз-үзенә ышаныч яңгырады. – Артык
сузарга кирәк түгел, әйдә, иртәгәдән эшкә тотынабыз, минем хисләрнең
күчермәсен алабыз. Уртак максатлар өчен мин барысына да риза. Әгәр
кирәк була икән, хәтта операциягә дә…
* * *
Таң беленеп килә. Йокының иң тәмле чагы. Кичен тиз генә йоклап китә
алмаган, хәтта төнлә дөнья мәшәкатьләрен уйлап, иртәнгә кадәр керфек
тә какмаган кешеләр дә таң беленеп килгәндә изрәп йоклый. Бу чакта баш
мие төш күрүгә дә бик талымчан була диләр. Иртән төш күрүчеләр сирәк.
Дөресрәге, кеше төш күргәнен дә хәтерләмәс дәрәҗәдә изрәп йоклый бу
вакытта. Тәмле нәрсә аз була, ди, кешенең менә шундый халәте кыска, бик
кыска була шул.
Данир да, аңы белән тоймаса да, җаны-тәне белән әнә шундый ләззәтле
хисләр дәрьясында йөзә иде булса кирәк. Шулай булмаса, кинәт шалтыраган
телефон тавышын шулай бик авыр кабул итәр идеме?! Ул, татлы йокысын
бүлеп кинәт яңгыраган бу тавышны куарга теләгән кебек, күзләрен ачмыйча
гына, кулын селтәп, икенче якка борылып ятарга теләде. Телефон тавышы
кинәт кенә өзелгән булса, ул шулай йокысын дәвам иткән булыр иде. Һәм
иртән йокысы туеп уянганда, бу хәл турында оныткан да булыр иде. Ә
телефон, төне буе шыпырт кына ятканы өчен, бөтен үчен нәкъ шушы татлы
мизгелләргә калдыргандай, шалтыравында булды.
Тавышы бигрәк котсыз ла моның. Әле уянып та җитмәстән, урыныннан
торган Данирның башында беренче уе әнә шул булды. Телефонның
тавышын берәр матуррак музыкага алыштырырга кирәк булыр дип фикер
йөртте ул, әлегә кадәр ничек итеп үзе тавышның ямьсезлеге турында
уйламаганына сабыйларча самимилек белән үкенеп.
Янәшәдәге тумба өстеннән телефонын кулына алган иде, «Костин
Борис» дигән язуны күргәч, күңелен әйтеп бетерә алмаслык ачу биләп
алды. Ул аздан гына телефонын атып бәрмәде. Тик уянып өлгергән акылы
иртәнге бу шалтыратуда телефонның бернинди гаебе дә булмавын аңлар
дәрәҗәгә килгән иде. Костин аның номерын җыймаса, ул шалтырамаган да булыр иде. Бу шалтырауга бары тик Костин гына гаепле. «Костин... Эт җан!
Таң йокысын бүлеп...» – дип үкереп җибәрде ул. Костин моны ишетмәде,
әлбәттә. Чөнки Данир телефонның яшел төймәсенә басмаган иде әле. Ул
баштарак төймәгә бөтенләй басарга теләмәде. Телефонны өзәргә дә тәмле
йокысын дәвам итәргә иде исәбе...
Костин белән уртак эшләрен башлап җибәргәч, Данир Ярмигә «Robo-
Homo» предприятиесе урнашкан Ак Кала шәһәрендә еш булырга туры
килә. Атналар, ә кайчакларда айлар буе куна-төнә кунакханәләрдә яшәп
яткан чаклары да булды. Менә хәзер дә аның, үзе әйтмешли, шундый
«фәнни командировка»да Ак Калада кунакханәдә яшәп ятышы иде.
Бу соңгы ярты елда, Костинның тәүлекнең теләсә кайсы вакытында
шалтыратуына ияләнеп беткән иде инде Данир. Эшләре яхшы бара,
анысына тел-теш тидерерлек түгел. Костин хисләренең күчермәсен
алып, аны роботларга күчерделәр. Иң беренче чиратта, Костин үзенең
хисләрен Макс-роботта күрергә теләде. Шулай эшләделәр дә. Һәм
бу бик уңышлы чыкты. Дөрес, кайчак робот көтелмәгән гамәлләр
эшләп ташлый. Хисләр өстенлек итә башлагач, роботлар да, куелган
программадан читләшеп, үзләре уйлаганны гамәл кылгалыйлар икән.
«Болары начар түгел», – дип, үзенчә нәтиҗә ясады Костин. – Хәзер
алар роботларны үзлектән камилләштерә башлаячаклар. Аларга кертелә
торган программаларны да камилләштерә барачаклар. Һәрхәлдә, алар
моны кешеләргә караганда тизрәк эшли. Бу исә фәндә дистә елга алга
сикереш булачак», – диде ул.
Шулай итеп, соңгы вакытларда Макс белән генә чикләнеп калмыйча,
хисләрне тагын унлап роботка керттеләр. «Киләчәктә бу эшләрнең барысын
да роботлар мөстәкыйль башкарачак», – дип белдерде Костин...
Эшләр шулай шома гына барганда, Костинның таң алдыннан йокысын
бүлдереп, телефоннан шалтыратуы Данирны бөтенләй чыгырдан чыгарды.
Тагын берничә сәгатькә сабыр итеп, һич югы иртәнге 8ләрне көтмәс
дәрәҗәдә сабырсызланырлык кичектергесез эшләре юк иде кебек. Башта
шулайрак уйлаган иде. Аннан соң, ярар, хәзер барыбер йокы ачылды инде
дип, төймәгә басты һәм тавышына ясалма күндәм йомшаклык чыгарырга
тырышып, «Алё?!» диде.
– Дускай, карале...
Аны Костинның тавышы һәм сүзләренең әйтелеше сагайтты.
Беренчедән, «дускай» сүзен ул аңа карата бөтенләй кулланмый иде шикелле.
Икенчедән, ярым пышылдап әйткән беренче сүзләрдән ниндидер шөбһә,
шом сизелгәндәй булды. Моны Данир әле ачылып бетмәгән аңы белән дә
яхшы сизде. Нәкъ менә шул шом аңа йокыдан тулысынча айнырга ярдәм
итте дә инде.
– Ни булды? Таң тишегеннән дөньяны яңгыратасың? Яу килмидер
бит? – дип, аның сүзләрен бүлде үзе дә сизмәстән «син»гә күчкән Данир.
«Яңгыратасың» дигән сүз – арттыру, билгеле. Нәкъ менә бөтен хикмәт
тә Костинның ярымпышылдап сөйләшүендә.
– Тс-с-с, бик шаулама, – дип дәвам итте Костин, сүзләренә тагын да
ныграк серлелек өстәп. – Яу килүен килми... Дөресен әйткәндә, килергә
дә мөмкин... Кыскасы, мин тоткынлыкта.
– Ягъни?.. Яу булмагач, нинди тоткынлыкта соң син?
Бу Костин йә җиңеләя башлаган, йә кичтән яхшы гына бәйрәм иткән
дә, спирт парлары белән мәлҗерәгән баш мие төш белән өн арасындагы
аермалыкны бутаган. Шулай булмаса, «тоткынлыкта» дип утырмас иде.
Данир аның сүзләреннән әнә шундый нәтиҗә ясады.
– Шаулама дидем бит мин сиңа!.. Ишетеп алсалар?..
– Кем ишетсә?.. Берни дә аңламыйм...
– Данир әфәнде, сораулар бирмичә генә тыңлап бетер мине. Юкса вакыт
бик кыска... Минем роботлар баш күтәрде. Үземне тотык итеп алдылар.
Предприятие ишегалдындагы хуҗалык бинасы подвалына төшереп, бер
бүлмәгә бикләп куйдылар...
– Тотык итеп?.. Тотыкның телефоны буламыни? Аны каян алдың соң
син?
– Ха, абзаң барысын да алдан уйлаган! Мин һәрчак ике телефон йөртәм.
Аның берсе – кесәдә. Тагын икенчесе бар. Анысы – яшерен, ботинкамның
үкчәсенә көйләнгән...
Күрче, бу Костин әгәр, чыннан да, саташмаган булса, шундый вакытта
да мактанырга, үзен өстен күрсәтергә җай таба, «абзаң алдан барысын да
уйлаган», имеш!
– Йә, тәртипләп сөйлә. Нәрсә булды?
– Данир әфәнде, монда сөйләп торырга вакыт юк. Алар телефоннарны
тыңлыйлар булса кирәк. Мин сиңа әйттем бит, роботлар үзара кесә
телефонындагы шикелле элемтәдә... Хәзер синең белән минем сөйләшкәнне
дә тыңлыйлар дип уйлыйм. Юкса соңгы вакытларда, телефоннан нәрсә
генә сөйләшсәм дә, алар аны каяндыр белеп алалар. Мин әле хәзер синең
белән сөйләшү өчен, «бригадир» Макс үзенең батареясын корган вакытны
туры китердем. Кыскасы, мине моннан азат итәргә кирәк. Мине генә түгел,
монда бөтен кешелек өчен куркыныч яный... Алар бөтен интернетны,
социаль челтәрләрне кулга төшереп, виртуаль дөньяда хакимлек
урнаштырмакчылар...
– Ә миңа нишләргә киңәш бирәсең соң?
– Аларны яшәү чыганагыннан мәхрүм итәргә кирәк. Аңлыйсыңмы?
– Бик үк аңлап бетермим...
– Нәрсәсен аңламаска инде, Данир әфәнде. Аларның электр белән
туенганнарын беләсең бит. Предприятиегә, лабораториягә килә торган
электрны өзәргә кирәк... Һәм моны кичекмәстән эшләргә... Роботлар
сизенеп, өстәмә чаралар күрә башлаганчы... ки-чек-мәс-тән... Юкса алар,
беренче чиратта, промзонага электр энергиясе җибәрүче подстанцияләрне
басып алачаклар...
– Ә анда электрны ничек өзәргә?
– Подстанция начальнигын күндерергә. Алай да булмаса, шәһәр
мэрынамы... э-э-э... өлкә башлыгынамы чыгарга?.. Э-э-э... Кыскасы, теләсә
нәрсә эшлә, ләкин мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк...
Кызык кеше инде бу Костин: иртә таңнан уятуы гына җитмәгән,
күрсәтмә биреп маташкан була. Ботканы үзең пешергәнсең икән, үзең
аша дип шартлатып трубканы куярга да йокыны дәвам итәргә дә бит...
Тик хәлләр, чыннан да, бик хөртидер, бәлки. Юкса теләсә нинди гадәттән тыш вакыйгада да Наполеон холкын саклап кала алган Костин шулай
каударланмас иде. Әнә бит ничек, артына ут капкан шикелле кылана.
Ул арада элемтәнең теге башында ниндидер шау-шу ишетелде.
Нәрсәләрдер кыштырдады, шыгырдады. Костинның бары тик:
– Киләләр... Коридорда аяк тавышлары... Сөйләшкәнебезне сизеп
алганнар булса кирәк, кабахәтләр... Данир әфәнде, тизрәк... Ашыга күр, –
дигән өзек-өзек тавышлары гына ишетелде.
Нәрсәләрдер шакылдады, кыштырдады. Костин аягына ботинкасын кия
булса кирәк. Тик тегеләр, чыннан да, элемтәне тыңлаган булсалар, яшерелгән
телефонны тиз табарлар анысы. Костин – «бөек конспиратор» – үзенең
запастагы икенче телефонын ботинка үкчәсендә йөрткәнен кычкырып
эфирга әйтте бит дигән уй йөгереп узды Данирның башыннан. Чыннан да,
монда хәлләр мөшкел булырга охшый. Кичекмәстән бер-бер чара күрергә
кирәк. Юкса... Хәер, бу эшләрнең шундый борылыш алуына Данирның да
гаебе бар. Әгәр ул хисләрне цифрлаштыру теориясен уйлап тапмаган булса,
ул хакта һәрбер яңалыкны ахырын уйламыйча кабул итүче исәр Костинга
әйтмәгән булса һәм үзе дә аның белән хезмәттәшлек итүгә керешмәсә, бу
хәлләр була алмас иде.
Әгәр Костин әйткәннәр, чыннан да, хак икән, монда бит кешелеккә
куркыныч яный. Нәрсәдер эшләргә кирәк...
Данир, юынып киенгәч, чәйләп алырга уйлаган иде. Тик чәй качмас
дип кул селтәде дә иң беренче нәрсә кылырга икән дип баш вата башлады.
Баштарак ул туры «Robo-Homo» предприятиесенә юл тотмакчы иде. Тик
бу уеннан кире кайтты. Роботлар чынлап баш күтәргән икән, анда барып
йөрү ахмаклык. Шунда ук боргычлап алып, Костин янына подвалга төшереп
атачаклар. Гадәттән тыш хәлдән чыгуның башка юлын табарга кирәк...
Уйлана торгач, кичекмәстән доктор Вахит Гатинга шалтыратырга кирәк
дигән карарга килде. Әгәр аны бу хәлгә ышандырып булса, ярдәме тими
калмас. Вахит Галләмович – шушы өлкәдә эшләүче кеше, өстәвенә рәсми
даирәләр арасында абруе зур, булышмый калмас. Һич югы нинди дә булса
акыллы киңәшен бирер…
* * *
Никадәр генә гаҗәп тоелмасын, Данирның сүзләренә Гатин тиз ышанды.
Костин белән булган иртәнге сөйләшүне түкми-чәчми сөйләп биргәч,
хәлне ярты сүздән аңлады. Әйтерсең ул Данирның шушы мәсьәләдә
шалтыратканын көтеп кенә торган!
– Бу араларда «Robo-Homo» предприятиесе перспектив планында
каралган эшләрдән тыш ниндидер чит эшләр белән шөгыльләнеп ятканын
да сизенә идем. Ничектер кешенең тырнак астыннан кер эзләгәндәй һәр
адымын тикшереп торасым килмәде...
– Хәзер инде яшерүдән мәгънә юк, Вахит Галләмович, дөресен әйтергә
кирәк, соңгы вакытларда мин дә Костин белән хезмәттәшлек иттем... Үзегез
беләсез, минем идеяләр роботларга хиссият кертү...
– Мин аның шулай буласын симпозиум барган теге вакытта ук аңлап
алган идем инде, Данир әфәнде. Фән яңалыкларына Костинның фантазиясе
хәттин ашкан. Аның һәр нәрсәдә мөгез чыгарырга яратканын да яхшы беләм. Кодрәтеннән килсә, җирне күчәреннән кузгатыр иде. Өстәвенә,
ул – бик тешләк кеше. Үзенә файда китерә торган һәр нәрсәгә чытырдатып
ябыша. Менә синең белән дә шулай булган... Синең теорияләрдән үзенә
файда тапкан... Аның ишегә эт сизгерлеге бар анда...
Гатинның әйткәннәре белән килешмичә мөмкин түгел, билгеле. Ләкин
хәзер сүз боткасы куертудан мәгънә юк. Кичекмәстән нәрсәдер эшләргә
кирәк. Данир әңгәмәдешенең әйткәннәрен тыңлаудан бигрәк, әнә шул
турыда баш вата иде. Хәер, Гатин да бу сүзләрне ни кылырга белмәгәннән
генә әйткәндер.
– Вахит Галләмович, менә хәзер, тиз арада нәрсәдер эшләргә, «Robo-Homo
» предприятиесендәге хәлләрнең тагын да кискенләшүенә юл куймаска,
Костинны роботлар тоткынлыгыннан йолып алырга кирәк.
Тынлык урнашты. Ул озаккарак сузылгач, Данир элемтә өзелдеме икән
әллә дип, берничә мәртәбә «алё, алё» дип эндәшкәч кенә, Гатин телгә килде.
– Нәрсәдер эшләргә кирәк икәнен үзем дә аңлыйм. Тик башыма бер
акыллы уй да килми бит әле. Үзем анда барып чыгар өчен, ким дигәндә
ике сәгатьләп вакыт кирәк булачак. 200 чакрымнан артык ара уен-муен
эш түгел! Нишләргә дә белмәссең хәзер... Роботлары «бөтен кешелекне
үз кулыбызга алабыз» дип әйтәләр диме? Алырлар да! Костинның нәкъ
үзенчә кыланалар икән. Үгезне мөгезеннән эләктермәкчеләр...
Трубкада тагын тынлык урнашты. Гатин уйлана иде булса кирәк. Бу юлы
Данир аны ашыктырмады. Ул үзе моннан торып бернәрсә кыла алмаганда,
моннан 200 чакрым ераклыктагы кеше нәрсә майтара алсын соң?! Аңа
шалтыратып ялгышкандыр, бәлки?..
Ниһаять, Гатин телгә килде.
– Данир әфәнде, Ак Калада минем күптәнге якын дустым Солтан
Бакирович Ризаев яши. Ул берара минем кул астында фәнни эшләр белән
шөгыльләнгән иде. Кандидатлык диссертациясен яклады да, гаилә хәлен
сылтау итеп, фәннән читләште, аннан соң бөтенләй Ак Калага күченеп
китте. Хәзер шунда бер уку йортының директоры булып эшли. Ул анда
күпләрне белә. Ярдәме тими калмас. Хәзер аңа шалтыратып, хәлне
аңлатырмын, телефоныңны бирермен. Бераз соңрак Ак Калага үзем дә
барам, – дип трубкасын куйды...
Унбиш минут үттеме икән Данирга Солтан Ризаев шалтыратты.
– Кайсы кунакханәдә сез? – дип сорады ул.
– «Рәхмәт» кунакханәсендә урнашкан идем.
– Алайса, ерак түгел икән, биш-ун минуттан шунда булырмын, – диде
Ризаев.
Чыннан да, унбиш минут та узмагандыр, Ризаевның «Шевроле»
машинасы кунакханә каршысына килеп туктады. Күрешеп, танышып, хәл-
әхвәлләр белешкәч, Данир аңа хәлне төшендереп бирде.
– Без шәһәр читенә чыгып, «Robo-Homo» предприятиесе күренә торган
урынны табыйк әле, шуннан уйлашырбыз, – диде Ризаев.
Шәһәр читенә чыгып, бераз калкурак урынга җиткәч, ул машинасын
туктатты да алгы тәрәзә аша шәһәрне күзәтә башлады. Чыннан да, үзенең
эреле-ваклы предприятиеләре белән дан казанган, шул ук вакытта артык
зур булмаган шәһәр моннан уч төбендәге кебек күренә. Уңда яшеллеккә күмелеп утырган өч, биш, сигез катлы торак йортлар. Алар арасында,
ялтыр-йолтыр плитәләр белән тышланган апартаментлар, административ
биналар булса кирәк, үзенчәлекле мәдәният сарайлары, спорт манежлары,
стадионнар күренә. Ә сул якта – сәнәгать зонасы. Костинның «Robo-Homo
» предприятиесе, фәнни үзәге, лабораториясе дә шунда. Ул урыннарда
көн саен диярлек булганлыктан, Данир аны ерактан ук шәйләп алды. Биек
койма белән әйләндереп алынган, түбәсе гөмбәз кебек түгәрәкләнеп торган
бина әллә каян күренә.
Ризаев та шул якны игътибар белән күзәтә булып чыкты. Ул бераздан:
– Ә-әнә, күрәсеңме теге түгәрәк гөмбәзле бинаны, – дип, бармагы белән
Данир карап торган якка күрсәтте. – Костинның «Robo-Homo» фәнни үзәге
шунда инде.
– Әйе, беләм, – диде Данир, сүз уңаеннан гына әйткәндәй. – Аның белән
уртак хезмәттәшлекне башлагач, анда еш булырга туры килә.
– Ә, әйе... Сезне партнёрлар диде бит әле Вахит Галләмович, – дип
елмайды Ризаев.
Менә ул машина бардачогын ачып, андагы вак-төяк арасыннан актарып,
артык зур булмаган бинокль табып алды.
– Ерак арадан бина үзе күренсә дә, гади күз белән кешеләрне ачык күреп
булмый, – диде ул аклангандай, биноклен шул якка төбәп, объективындагы
боҗрасын боргалый-боргалый.
Шәһәр әле уянып кына килә. Автобуслар, трамвайлар һәм сирәк кенә
җиңел машиналар йөргәләсә дә, урамнарда кешеләр күренми.
Ә Солтан Бакирович бөтенләй дә кешеләрне күзәтми булып чыкты. Ул
промзона ягын бинокльдән шактый гына караштыргач:
– Әһә, аңлашылды, – дип әйтеп куйды. – Промзона янәшәсеннән генә
югары көчәнешле электр линиясе уза. Предприятиеләр электр энергиясен
шуннан алалар. Сүз дә юк, һәрбер предприятиедә, шул исәптән Костинның
фәнни үзәгендә дә көчәнешне киметә торган подстанцияләр бардыр
анысы...
Ризаев фикерен әйтеп бетермәде. Аның уйларында шикләнүме,
икеләнүме сизелә иде.
– Әгәр «Robo-Homo» территориясенә кереп, шул станциядәге гомуми
рубильниктан электрны бөтенләй өзсәк?.. Ул вакытта роботлар үзләренең
туендыру системасыннан мәхрүм калачаклар, – дип, хәлнең алай ук мөшкел
булмавына ишарә ясап, башлаган фикерен тәмамлады Ризаев.
Тик һәр әйткән сүзен төптән уйлаучы, һәр гамәлен «җиде кат үлчәп, бер
кат кисүче» Данирның йөзе җитди калды.
– Костинның сүзләренә караганда, әгәр ул саташмаган булса, хәзер анда
керү мөмкин түгел. Кергән очракта да ерак китә алмаячакбыз, роботлар
безнең кул-аякларыбызны боргычлап бәйләп, подвалга Костин хозурына
төшереп ташлаячаклар...
Бу эшкә яңарак кына кушылып киткән Ризаев әлегә ул якларын уйлап
бетерә алмый шул. Чыннан да, роботлар баш күтәргән икән, хәзер анда
нәрсәләр барганын кем белгән?! Үзләренең бердәнбер яшәү чыганагы
булган ул подстанцияне роботлар инде күптән көчле сак астына алган
булулары ихтимал.
Ризаев тагын берникадәр вакыт дикъкать белән тирә-якны күзәтте.
Аннан биноклен күзләреннән алып, Данирга сузды.
– Промзонадан арырак, шәһәр янында тагын бер зур гына электр
станциясе бар. Игътибар белән карагыз әле, ул төп линиядән килүче электр
энергиясен шәһәр электр челтәренә һәм промзонага бүлүче станция булырга
тиеш дип уйлыйм, – диде ул, күзләрен һаман шул яктан алмыйча.
Данир югары көчәнешле электрүткәргечләр тоташтырылган тимер
челтәрле баганалар буйлап күзәтә торгач, Ризаев әйткән әлеге станцияне
эзләп тапты. Чыннан да, электр энергиясен бүлүче станция шулдыр. Анда
гомуми рубильник булмыйча калмас. Шуны өзәсең дә вәссәлам. Роботлар
әле анда кадәр барып җитмәгән булырга тиеш. Гомумән, анда кадәр барырга
уйларында да юктыр. Тиздән аларның «туену вакыты» җитә. Алар барысы да,
электр белән туклану блогында үз урыннарын алып, электрга тоташачаклар...
– Соң, әйдә, алай булгач, монда вакыт уздырып тормыйк, тизрәк шунда
ашыгыйк, Солтан Бакирович. Юкса...
Юкса нәрсә буласын ул үзе дә белми иде әле. Тик Ризаевны тизрәк
урыннан кузгату өчен аның нервысына көчлерәк тәэсир итә торган сүзләр
кирәклеген бөтен күңеле белән аңлый иде. Ләкин Ризаев машинасын
кабызып, тиз генә кузгалып китәргә ашыкмады.
– Анда нәкъ безне генә көтеп торалардыр дип уйлыйсызмы? Без
кем соң? Килеп җитүгә, йөгереп, промзонаны электр белән тәэмин итү
линиясен өзеп куярлар дип уйлыйсыз икән, нык ялгышасыз. Чөнки ул
Костинның фәнни үзәген генә түгел, бөтен сәнәгать зонасын электрдан
аерачак. Подстанциядә хәзер хезмәт күрсәтүче персонал гынадыр. Алар
югарыдагылар күрсәтмәсеннән башка бармак та селкетмәячәк... Хәтта
подстанция начальнигы үзе булса да, өстенә шундый зур җаваплылык алып,
үзәк рубильниктан электр энергиясен өзәргә рөхсәт бирмәячәк...
– Хәлнең никадәр кискен икәнен аңлатып бирсәк?..
Ризаев шулчак кычкырып көлә башлады. Аннан моны көтмәгән иде
Данир. Шуңа ул, гаҗәпләнеп, әңгәмәдәшенә текәлде. Тик Ризаев озак
шаркылдамады, кинәт кенә туктап, йөзе җитди төс алды.
– Без аларга, роботлар баш күтәргән, утны сүндерегез дип әйтәчәкбез
инде, шулаймы? Ә алар, роботлар турында бөтенләй хәбәрдар булмаган
кешеләр, моңа ышанырлар дип уйлыйсызмы? Нинди җитди кеше Вахит
Галләмовичтан ишеткән булсам да, әле мин дә ышанмыйм ул хәлләргә. Ә
менә сез үзегез бу нәрсәгә ныклап ышанасызмы?
Данир уйга калды. Чыннан да, бу хәлләр ышандырырлыкмы соң?
– Баштарак бөтенләй ышанмаган идем. Соңыннан, Костин мескенләнеп
сөйләп биргәч, ышанмый чарам калмады...
Бу хәлләрнең килеп чыгуына үзен гаепле сизгәндәй, Данир карашын
читкә борды. Аның бу халәтен шунда ук аңлап алган Ризаев башкача
сораулар биреп азапланмады, машинасын кабызды.
– Монда бер генә нәрсә кала, турыдан-туры шәһәр мэрына мөрәҗәгать
итеп карыйк. Мостафин Радик Альбертович белән бераз танышлыгым да
бар. Костин шикелле мескенләнеп сөйләп бирсәк, бәлки аны ышандыра
алырбыз. Әйдә, мэриягә, – диде ул, кузгала башлаган машинасын юлга
таба борып.
(Дәвамы бар)
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза фантастика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев