Логотип Казан Утлары
Повесть

АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)

Әйе, Костин роботларында эшләнеп бетмәгән нәрсәләр шактый икән әле. Монда камиллек турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Хисләр һәм кешесыман роботларның үз-үзләрен тотышында, кыяфәтендә аларның чагылышын өйрәнүгә бөтен барлыгын багышлаган галимгә әнә шул ясалмалылык аермачык сизелде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

* * *
Ничек булса да булды, мэрия янындагы машиналар кую урынында
машинадан төшеп, ишеккә таба юнәлгәннәр иде, ерак кына түгел BMW
машинасы килеп туктады. Мондый затлы машиналарда гади генә кешеләр
йөрмәве һәркемгә ачык. Шуңадыр, мэр машинасы түгелме икән дип
уйлады булса кирәк, Ризаев та шул тарафка карап, адымнарын акрынайтты.
Бераздан, машинаның ишеге ачылып, шакмаклы зәңгәр костюм кигән,
ыспай гына кемсә чыкты да, җилбәгәй галстугын изүенә җайлап куеп,
костюмының өске төймәсен төймәли-төймәли, бина тарафына юнәлде.
Ризаевның йөзе бердән яктырды. Димәк, мэр – нәкъ менә шушы кеше дип
уйлап алды Данир.
Тагын берничә мизгелдән мэр Данирлар белән тигезләшәчәк һәм, җәлт-
җәлт атлавына караганда, әгәр Ризаев бер сүз дә дәшмәсә, аларны узып
та китәчәк. Ризаев эндәште. Мэрның үзе белән тигезләшкәнен көтебрәк
торды да, бик мөлаем елмаеп:
– Исәнмесез, Радик Альбертович, – диде.
Ләкин шәһәр мэры гади кеше түгел лә, мэрия каршысында булса да, урамда
очраган һәр кеше белән сөйләшеп тора алмый. Тукталмаса да, аны беркем
гаепләмәс иде. Ләкин Радик Альбертович, этика кагыйдәләрен үтәү йөзеннән
генә булса кирәк, башын аз гына Ризаев ягына бора төште дә: «Исәнмесез!»
– дип, аның сәламенә җавап кайтарды. Тик шунда ул каршысында торган бу
кешене танып алды булса кирәк, барган җиреннән тукталып, Ризаевка текәлде.
Хәтта күрешергә дип, кулын да бирде. Ләкин таныса да, ул Ризаевның исемен
искә төшерә алмыйча азаплана иде булса кирәк.
– Сез... сез?.. – диде дә тотлыгып калды.
Ризаев аны уңайсыз хәлдән чыгарырга ашыкты:
– Шәһәребезнең төзелеш колледжы директоры Ризаев, – диде ул, рапорт
биргәндәй, һәр сүзен чатнатып әйтеп.
– Әйе шул, Ризаев... э-э-э... Солтан Бакирович. Моннан ике ел элек
сәнәгать предприятиеләрендә югары технологияләр буенча безнең шәһәрдә
үткәрелгән төбәк семинарында күргән идем бит әле сезне. Хәтерлим.
Семинардан соң, колледж укучыларын шәһәребез төзелешенә киңрәк тарту
буенча шактый вакыт әңгәмә корып утырдык. Киләчәктә хезмәттәшлек
турында да сөйләшкән идек...
Радик Альбертович шулай дәртләнеп сөйли башлаган җиреннән кинәт
туктап калды. Әңгәмәдәшләрен кабат баштанаяк күздән кичерде. Ә менә
сезне белмим дә бит дигәндәй, сораулы карашын Данирга юнәлтте. Ризаев
өлгеррәк булып чыкты: «Таныш булыгыз, кибернетика өлкәсендә фәннәр
докторы Данир Ярми», – дип, үзенең юлдашының төшеп калган кешеләрдән
булмавын белгертергә ашыкты. «Танышуыма бик шатмын», – дип, дустанә
генә елмаеп, кулын бирде мэр.
Бу очрашуның очраклы гына түгеллеген, каршысында торучы
кешеләрнең үзенә нинди дә булса гозер белән килгәнлекләрен тәҗрибәле
җитәкче сизенә, билгеле. Аннан соң, шушы кадәр мөхтәрәм кешеләрне:
«Минем кабул итү көннәрендә килерсез», – дип борып җибәрү дә яхшы
түгел. Башка берәр гадирәк кеше булса, ул аларга шулай дип әйтер иде. Ә
бу очракта андый сүзләр бик үк килешеп бетми.

– Нишләп монда торабыз соң әле? Җитәкчеләр белән эшлекле киңәшмә
башланганчы, минем бер сәгать вакытым бар. Әйдәгез, сөйләшүне эш
кабинетында дәвам итик, – дип, әңгәмәдәшләрен мэрия ишегенә әйдәкләде
ул...
Кабинетына кереп, «чакырылмаган кунаклар»га урын тәкъдим иткәч,
Мостафин өстәл артындагы кәнәфиенә утырды. Башта ул өстәлдәге
кәгазьләргә күз төшерде, берничәсен хәтта кулларына алып караштыргалады
да. Аннары, барысын бергә җыеп, үз алдыннан читкәрәк шудырды да, һәр
хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп торган Данир Ярми белән Ризаев ягына
күтәрелеп карады.
Җитәкче юк-бар кереш сүзләр белән вакытны әрәм итеп тормады.
Вакытының кадерен белүче кеше икәне шуннан да күренеп тора.
– Йә, егетләр, нинди йомыш белән йөрисез? Сөйләгез! Игътибар белән
тыңлыйм. Әгәр үтенечегез мин башкара алырдай икән, ярдәм итәргә мин
һәрвакыт әзер, – диде ул, үгезне мөгезеннән алып һәм йөзенә мөмкин кадәр
дустанә елмаю чыгарырга тырышып.
Әлбәттә, бу очракта сорауга җавапны Солтан Ризаев бирергә тиеш кебек.
Беренчедән, ул – шушы шәһәр кешесе, икенчедән, Радик Альбертович аның
танышы да бит әле. Шуңа күрә мэр карашын аңа юнәлтте.
Үтенечләре бик гади иде кебек. Тик Солтан Бакирович – кибернетикага
кагылышлы катлаулы сорауларны алай ук тирәнтен белмәгәнлектән, ничектер,
каушабрак калды. Ул башта сүз таба алмыйча, бик озаклап, «Э-э-э-э...» дип
торды, аннан соң тамагын кыргалагандай итте, хәтта уң кулын күтәреп,
җиңелчә генә маңгаен кашыпмы, сыпырыпмы алды. Читтән карганда, нәкъ
менә укытучы соравына ничек җавап бирергә белмичә, кыенсынып торган
мәктәп укучысы диярсең. Хәер, Данирның үзенең хәле дә аныкыннан артык
түгел иде. Сорауны нәрсәдән башларга? Вакыйга хакында бөтенләй хәбәрдар
булмаган, хәтта бөтен уй-хыялларын, иң көчле фантазиясен эшкә җиксә
дә, бу хәлләрне күз алдына китерә алмаячак мэрга ничек аңлата башларга?
Берничә билгесезле математик тигезләмә кебек, чишәргә авыр мәсьәлә бу.
– Радик Альбертович, сезнең шәһәрдә «Robo-Homo» исемле предприятие
булуын һәм аның җитәкчесе Борис Семёнович Костин икәнен беләсездер
инде. Ул предприятие базасында кибернетика өлкәсендә алдынгы
технологияләр буенча фәнни тикшеренү эшләре алып баручы фәнни
лаборатория дә урнашкан, – дип башлады ул сүзен.
– Әйе, шәһәребездә илкүләм фән өлкәсенә зур өлеш кертә торган фәнни
учреждение булуы – минем өчен һәм, гомумән, шәһәрдәшләребез өчен дә
зур горурлык.
– Әлбәттә, анда нәрсә белән шөгыльләнүләре дә сезгә мәгълүм инде?
– Мәгълүм дип... э-э-э... Әйе, югары технологияләр кертүдә, җитештерүне
роботлаштыруда фәнни лабораториянең шәһәр предприятиеләренә ярдәме
зур икәнен беләм. Костинны да яхшы беләм. Әгәр безнең предприятиеләр
соңгы елларда җитештерү буенча алга киткән икән һәм, әлбәттә,
җитештерелгән продукция сыйфаты дөньякүләм стандартлар таләпләренә
җавап бирә икән, берсүзсез боларга фәнни лабораториянең дә өлеше зур
дип уйлыйм. Тик... тик мин үзем фән кешесе түгелмен. Шуңа күрә аларның
эшчәнлеген бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлап бетермим…

– Ул фәнни институт базасында, гомуми промышленность ихтыяҗлары
өчен автомат һәм ярымавтомат манипуляторлар җитештерүдән тыш, кешегә
охшаган роботлар ясау һәм аларны тормышта файдалану буенча тикшерү
эшләре алып бара, – дип, мэрның сүзләрен бүлде Ризаев.
Аның бу сүзләреннән Мостафин елмаеп куйды.
– Алай булгач, бик яхшы! Димәк, фән өчен зур алга китеш дигән сүз.
– Яхшысын яхшы да бит... Тик бүген бер күңелсезлек килеп чыккан...
Солтан Ризаев әйтергәме-юкмы дигәндәй туктап калды. Ә мэр игътибар
белән аңа текәлде. Аның карашында бераз сагаю чалымнары да сизелде.
– Бүген төнлә роботлар баш күтәргән... һәм, Костинны бәйләп, подвалга
төшереп ташлаганнар. Аның әйтүенә караганда, роботлар җитди таләпләр
куйганнар һәм алар шәһәр, алай гына да түгел, ил тормышына, гомумән,
кешелекнең яшәешенә зур борчулар тудырырга мөмкин...
Әле берничә минут кына шәһәрдә фәнни лаборатория булуына балаларча
чын күңелдән куанган һәм горурланып утырган мэр күзгә күренеп
җитдиләнде, күзләреннән елмаю качты, йөзе кырысланды. Ул хәтта берара
ни әйтергә белмичә утырды. Кабинетта авыр тынлык урнашты. Тик кинәт
мэрның йөзе кабат яктырып киткәндәй булды. Ул әңгәмәдәшләренең әле
берсенә, әле икенчесенә карап:
– Ә-ә, аңладым, сез шаяртасыз бугай?.. Галимнәрнең шаярулары да
безнең кебек гади кешеләр аңларлык түгел... Үзем дә баштарак аңышмыйча
тордым, ышана ук башлаган идем, – диде ул һәм сүзләрен раслау өчен
көлеп тә алды.
Ләкин, каршысындагыларның һаман да җитди кыяфәттә утыруларын
күргәч, туктады.
– Хәл сез уйлаганга караганда җитдирәк, Радик Альбертович.
Кичекмәстән чарасын күрергә кирәк. Сезнең ярдәмнән башка мөмкин
түгел, – дип, сүзгә кушылды Данир Ярми.
Мэр озак кына эндәшмәде. Бу вакытта аның нәрсәләр уйлавын тәгаен
генә фаразларлык түгел иде.
– Ярый, алайса, сезнең сүзләргә ышандым да, ди... Миннән нинди
ярдәм таләп ителә? – диде ул, ниһаять. Ләкин авыз чите белән елмаюыннан
«Сезнең әкиятегезгә барыбер ышанмыйм» дигәнне аңлау кыен түгел иде.
– Һәрбер кибернетик машинаны, роботны яшәтү, хәрәкәткә китерү өчен
энергия чыганагы кирәк. Нәкъ менә кесә телефоннары шикелле. Аларны
да, вакыт-вакыт туендыру блокларын электрга тоташтырып, эш халәтенә
китерәбез бит. Костин лабораториясендәге роботлар да электр ярдәмендә
туена. Берникадәр эшләгәч, аларны да электрга тоташтырып, батареяларын
яңабаштан корырга кирәк...
Фән өлкәсендә бик сай йөзгән, ә инде кибернетикада, гомумән, «а»дан
«б»ны аера белмәгән мэрга әнә шулай беренче сыйныф укучысына аңлаткан
шикелле, һәр фикерне ваклап аңлатмыйча мөмкин түгел. Ярый ла, «чәйнәп
биргәнне» йотып җибәрә алса. Җитәкченең карашыннан күренгәнчә, ул әле
һаман бернәрсә дә аңламый иде кебек.
– Шуннан? – дип ашыктырды ул Данир Ярмине, үзенең һаман да
аңышмыйча торуына аны сәбәпче итеп.
– Ялгышмасам, бик тиздән «Robo-Homo» предприятиесендәге роботларның электрга тоташа башлый торган вакытлары җитә. Чөнки
вакытында электрга тоташтырмасаң, сәгать ярымнан аларда урнашкан
электр батареялары тулысынча бушанып бетәчәк, һәм роботлар бернәрсәгә
яраксыз тимер өемнәренә әверелеп калачаклар. Менә шуңа кадәр электр
энергиясе бирүне туктатырга кирәк...
Җитәкче кызып-кызып сөйли башлаган Данирны кабат бүлдерде.
– Ә нишләп туктатмыйлар соң? Туктатсыннар электр бирүне... Шәһәр
мэры хәзер һәрбер предприятиегә барып, рубильникны ычкындырып,
электрны сүндереп йөри алмый бит инде. Предприятиедә электр өчен
җаваплы кешеләр бардыр, ләбаса?.. Турыдан-туры шуларга чыгыгыз.
Мостафин, моның нәрсәсе бар инде, барысы да бик гади бит дигәндәй,
кулларын як-як җәйде.
– Дөрес, электр энергиясен фәнни лабораториядәге рубильниктан да
өзәргә була. Ләкин лаборатория хәзерге вакытта роботлар кулында. Ихтимал,
алар анда хәзер беркемне дә кертмиләрдер. Гомумән, лабораториядә
нәрсәләр эшләнеп ятканын белмибез. Хәзер инде Костин белән элемтә дә
өзелде. Шулай булгач...
Данир Ярми фикерен әйтеп бетермичә тукталып калды. Чөнки нәкъ
менә хәзер аларны мэр хозурына китергән гозер яңгыраячак. Ә ул шушы
шәһәрнең иминлеге, аның тотрыклы яшәешен тәэмин итүгә җаваплы Радик
Альбертович өчен генә түгел, гозер белән килүчеләрнең үзләренә дә гайре
табигый кебек тоела. Күңеленнән шуларны тагын бер мәртәбә үлчәп, уйлап
алды булса кирәк Данир. Тик артык сузып торуда мәгънә юклыгын аңлаган,
төп мәсьәләне кабыргасы белән куярга кирәклеген төшенгән иде ул:
– Хөрмәтле Радик әфәнде, электрны лабораториянең үзеннән генә
өзү мөмкинлеге булмаганга, сездән ярдәм сорап килдек тә инде без.
Белүебезчә, югары көчәнешле линиядән килүче электр энергиясен сәнәгать
предприятиеләренә һәм шәһәр ихтыяҗларына бүлә торган тагын бер гомуми
электр станциясе бар. Менә шундагы рубильникны ычкындырырга кирәк.
Ә аны сезнең күрсәтмә белән генә эшләргә була дип уйлыйбыз.
Данир әйткән бу сүзләрдән, мэрның кашлары кинәт өскә «сикерде»,
күзләре зур булып ачылды, маңгаенда тирән сырлар хасил булды. Аның
авызыннан «Сез... сез...» дигән сүзләр чыкты. Тик ул әйтә башлаганын
әйтеп бетермәде. Менә инде икенче мәртәбә әңгәмәдәшләренең ихластан
сөйләүләренә шик белдергәндәй, әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлады.
Ләкин аларның үзе көткәнчә, «Әйе, без шаяртабыз гына» дип елмаюлары
урынына, йөзләре һаман җитди кала бирде.
Радик Альбертович, кинәт урыныннан сикереп торып, ишекле-түрле
йөренә башлады. Ә үзе вакыт-вакыт һаман «сез... сез...» дип кабатлады.
Һәм менә ул бер фикергә килгәндәй йөрүеннән туктады да үзеннән җавап
көтеп утыручыларга текәлде.
– Сез беләсезме соң, сәнәгать зонасына электрны өзсәк, нәрсә
булачагын? – диде ул дулкынланудан калтыранган тавыш белән. –
Анда инде Костинның «Robo-Homo» лабораториясе генә түгел, барлык
предприятияләрнең эше тукталачак. Ә бу... ә бу...
– Без барысын да яхшы аңлыйбыз, Радик Альбертович, – диде Ризаев,
үзен гаепле тоткандай башын түбән иеп. – Шуның өчен ярдәм сорап, сезнең каршыга килдек тә бит инде. Бөтен өмет сездә. Сез күрсәтмә бирсәгез,
станциядә электрны өзәрләр, бәлки?
Мостафин, бераз тынычлангандай, үз урынына килеп утырды. Кул
сәгатенә күз төшереп алды.
– Минем күрсәтмә буенча гына электр станциясендә промышленность
зонасына көчәнеш бирүне туктатмаячаклар. Алар турыдан-туры энергетика
министрлыгына буйсына.
Ләкин Солтан Бакировичның мэр сүзләренә карап кына тукталып калырга
исәбе юк иде. Чөнки суга батканда, саламга булса да тотынып калырга
мөмкин, бу очракта күренеп торган салам бөртеге менә шушы кеше бит.
– Сез – бу шәһәрнең иң зур кешесе, бу төбәкнең гаранты, һәрхәлдә,
министрлыкта сезнең сүзләргә колак салмыйча калмаслар?! – дип, бөтен
булган матур сөйләшү осталыгын эшкә җигеп, теленә салынды Ризаев.
Бу сүзләр түрә кешенең салпы ягына салам кыстыру өчен әйтелгән коры
сүзләр генә түгел. Чыннан да, Радик Альбертовичның теләсә кайсы урында
сүзе үтәрдәй кеше икәненә ышанычы зур иде.
– Сүз дә юк, мин әйткәннәргә колак салмыйча калмаслар. Ләкин аңа карап,
промышленность зонасында утны сүндерергә әмер булырмы? Бездә бит
өзлексез эшләүче эре предприятиелар бар. Һәрберсендә эш электрга бәйле.
Аларда бер сәгать кенә электр белән тәэмин ителеш тукталып торганда
да, икътисад зур югалтуларга дучар булачак. Өстәвенә, илдә җитештерелә
торган промышленность продукциясенең егерме процентка якыны безнең
регионга туры килә. Һәр предприятие энергетика министрлыгы аша электр
энергиясе белән тәэмин итү буенча килешенү төзегән. Ә андагы иң төп
пунктларның берсе – предприятиене өзлексез электр белән тәмин итү.
Шулар үтәлмәгәндә, нәрсә буласын аңлыйсыздыр? Тагын шунысы да бар:
сезнең бу сүзләргә министрлыкта ышанырлар дип уйлыйсызмы?..
– Сүз дә юк, промышленность зонасыннан электрны өзгәндә, икътисадта
зур югалтулар буласын без чамалыйбыз. Ә менә хәзер бернәрсә дә кылмасак,
хәл тагын да аянычрак булачак.
Данир Ярми, нәүмизләнеп, шул ук вакытта өмет тулы күзләре белән мэрга
текәлде. Тик Мостафин сәгатенә күз төшереп алды да, безнең арада сөйләшүләр
шуның белән тәмам дигәнне белдереп, өстәлдәге кәгазьләренә иелде.
– Сезне бик хөрмәт итсәм дә, бу очракта берничек тә булыша алмыйм, – диде
ул, әңгәмәгә соңгы ноктаны куйганына тагын бер мәртәбә ышандырырга
тырышып.
Ләкин Солтан Ризаев та, Данир Ярми дә урыннарыннан кузгалмаганны
күреп:
– Мин сезгә бары тик бер ярдәм генә эшли алам, андагы хәлне ачыклау
өчен, Костинның «Robo-Homo» предприятиесенә полициянең оператив
төркемен җибәрүләрен сорап шалтыратам. Барсыннар, карап кайтсыннар.
Минем уемча, анда бар да тәртиптәдер. Паника куптарырлык бернәрсә дә
юктыр.
Шул сүзләрдән соң ул телефоннан номер җыйды һәм шәһәр эчке эшләр
идарәсе башлыгы Николай Степанович дигән кешедән «Robo-Homo»
предприятиесенә патруль-пост экипажы җибәрүен үтенде. Трубкасын
куйгач, үзен тыңлап утыручыларга борылып:

– Булды, егетләр, минем лимит шушының белән тәмам. Тагын нәкъ
ун минуттан эшлекле киңәшмә башлана, шунда ашыгам. Ә Костин
предприятиесендәге хәлне ачыкларбыз. Кайгырмагыз, бар да җайланыр, –
дип, чакырылмаган кунаклары белән саубуллашырга ашыкты.
Урынынан кузгалган Данир Ярми, кесәсеннән визит карточкасын алып,
Мостафинга сузды.
– Андый-мондый кирәге чыкса, шалтыратырсыз, – диде ул, дустанә
елмаеп.
– Алай кабат сезне борчырга туры килмәс. Шулай да калдырыгыз. Сезнең
кебек хөрмәтле кешеләр белән бөтенләй араны өзеп бетерергә ярамый, –
диде мэр, визитканы алып өстәленә куйгач.

* * *
Машинага чыгып утыргач, Солтан Ризаев кузгалып китәргә ашыкмады.
«Сабыр итик, бераз көтик», – диде ул, машинаның радиоласын кабызып.
Аннан талгын гына матур җыр агылды.
– Мостафинны шалтыратыр дип уйлыйсызмы? – дип сорады Данир.
– Патруль-пост экипажы, чыннан да, Костин предприятиесенә киткән
булса, алар андагы хәлне эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә хәбәр
итмичә калмаслар. Мостафин турыдан-туры үземә рапорт бирерсез диде
бит. Әгәр анда нинди дә булса гадәттән тыш хәл икән, минем уемча, һич
югы киңәшләшер өчен генә булса да, мэр безгә шалтыратырга тиеш. Чөнки
ул турыда иң хәбәрдар кешеләр без генә, – диде Ризаев, радиоалгычның
тавыш көчәйткечен борып, тавышын киметә төште.
– Әгәр полицейскийларга тегендә берни дә сиздермәсәләр? Патруль-пост
хезмәткәрләре бирегә кайтып, барысы да тәртиптә дип рапорт бирсәләр?..
– Ул чактамы?.. Бер сәгатьләп көтик әле, шалтырату булмаса, сүз дә юк,
монда торуда мәгънә юк. Башка юлларны эзләп карарга туры килер, – дип кулын
селтәде Ризаев, мэрия каршына килеп туктаган машиналарны күзәткәләп.
Машиналардан җитәкчеләр чыгалар да бина ишегеннән кереп китәләр.
Киңәшмә булачак диде бит. Шунда ашыгулары, күрәсең...
Данир Ярминең күзләрен йокы баса башлады. Бүген, Костинның
шалтыратуы аркасында, йокысы туймыйча уянды шул. Монда – машина
эчендә тыныч. Бераз черем итеп алганда зыян булмас.
Бөтен тәне изрәп, йокыга тала башлаган иде, шулчак Солтан Ризаев
аны төрткәләп уятты да, башы белән ымлап, тәрәзәгә күрсәтте. Анда мэрия
ишегеннән берәмләп тә, төркемләп тә җитәкчеләр чыкканы күренде. Алар
ашыгып чыгалар да үзләрен көтеп торучы машиналарына утырып китеп
баралар.
Ризаев сәгатенә күз төшереп алды.
– Сәер, әле егерме минутлап вакыт та узмады, киңәшмәгә килгән
җитәкчеләр таралыша да башлады. Шул кыска гына арада нәрсә хәл итеп
өлгерделәр икән?
– Үз-үзләрен тотышларына, йөрешләренә караганда, артларына ут
капкан кебек, болар һәрберсе ашыга. Гаҗә-ә-әп! Ниндидер гадәттән
тыш хәлгә тап булгандай?.. Әллә соң, чынлап та?.. – дип, әйтә башлаган
Данирның сүзләрен кулындагы телефон шалтыравы бүлде.

– Алё! – диде ул, телефонын колагына куеп. – Әйе, Радик Альбертович,
тыңлыйм.
Ул телефонын «көчәйтелгән тавыш» режимына күчереп өлгергән иде
инде. Аннан Мостафинның:
– Егетләр, сез бик ерак китмәдегезме әле? – дигән сүзләре яңгырады.
Мэр бераз дулкынлана иде булса кирәк, һәрхәлдә, тавышы моннан ярты
сәгатьләп элек кабинетында сөйләшеп утыргандагыдан үзгәрәк иде.
– Юк, Радик Альбертович, без әле мэрия каршысыннан бөтенләй
кузгалмадык. Менә, нишләргә белмичә аптырап утыра идек...
– Алайса, бик озакка сузмыйча, икегез дә минем янга керегез әле, – дип,
элемтәне өзде мэр...
Кабинетка килеп кергәндә, түрдә биш-алты кеше кызып-кызып нәрсә
турындадыр фикер алышалар иде. Аермалы билгеләре булган икесенең
кайдан икәннәрен Данир шунда ук чамалады: берсе – эчке эшләр идарәсе,
икенчесе, формасының арка өлешенә зур хәрефләр белән «МЧС» дип язып
куелганы, гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе. Калганнары мэрның
урынбасарлары, ярдәмчеләре, күрәсең.
Солтан Ризаев белән Данир Ярми килеп керүгә, сөйләшүләреннән туктап,
аларга йөз белән борылдылар. Мостафин алгарак чыкты, ярдәмчеләрен
галимнәр белән таныштырды.
– Менә хәзер барыбызга да аңлаешлы итеп, барысын да аңлатып
бирсәгез иде. Чөнки мин үзем дә, мондагылар да бу хәлләрне башларына
сыйдыра алмый. Моннан бер 40-45 минутлап элек сез миңа, «Robo-Homo»
предприятиесе җитәкчесе Костинны үзләре үк ясаган роботлар тотык
итеп алулары турында әйткән идегез. Инде менә эчке эшләр идарәсеннән
җибәрелгән оператив төркемне дә заложник итеп алганнар дигән хәбәр
килеп иреште. Сез әйткәннәргә бик ышанып җитмәгән идем. Гафу итегез...
Хәер, ышанырлыкмы соң моңа! Шушы яшемә җитеп, андый хәлләрне
ишеткәнем дә булмады...
Җитәкчеләрне киңәшмәдән ни өчен шулай ашыгыч рәвештә таратканнары
аңлашылды. Димәк, хәлне ачыкларга җибәрелгән полицейскийларны тотык
итеп алганнар һәм теге яктан бу хакта хәбәр иткәннәр.
Мостафин барысын да өстәлгә чакырды. Өстәл тирәли тезелешеп
утыргач, Данир бүген иртән Костинның телефоннан шалтыратып, «Robo-
Homo» предприятиесендәге роботларның баш күтәрүе турында хәбәр
итүе турында әйтте. Әлеге хәлләргә ни ышанырга, ни ышанмаска белмәгән
җитәкчеләр, тып-тын калып, авызларын ачып тыңладылар...
Шулчак ишек ачылып, мэрның кабул итү бүлмәсендә утыручы секретарь
ханым килеп керде. Аның ашыгып-кабаланып керүеннән үк нык кына
дулкынланганы сизелә. Тик ничек кенә ашыкмасын, барыбер аралашу
этикасын бозмады, субординацияне ияләнгәнчә төгәл үтәде. Әңгәмәне
өзеп, капылт кына килеп керүенә уңайсызлангандай, түбәнчелек белән
баш игәндәй итте. Аннан соң сизелер-сизелмәс ишарә белән мэрны үз
янына чакырды.
Әлбәттә, эш дәверендә үзе секретарьны чакырырга, аңа үзе күрсәтмәләр
бирергә өйрәнгән түрә, бераз аңышмыйчарак торса да, урыныннан
кузгалып, аның янына килде. Ханым пышылдап кына диярлек нәрсәдер аңлатты, кулына флеш-карта бирде. Радик Альбертовичның гаҗәпләнүдән
күзләрен түгәрәкләндереп, аңламыйча карап торуыннан күренгәнчә, сүз
ниндидер гадәттән тыш хәл турында бара.
Секретарь борылып чыгып китте. Ә Мостафин: «Берни дә аңламыйм!
Нинди мөһим чыгыш?.. Нинди мөрәҗәгать?» – дип, үзалдына сөйләнә-
сөйләнә, кабат урынына утырды, флеш-картаны өстәлендәге ноутбукка
кертте, кулына пульт алды, аны стенага беркетелгән зур экран ягына юнәлтеп,
бер төймәсенә басты. Экран яктырып алды, анда берара дулкынсыман
сызыклар йөгерешеп узды. Һәм нәкъ уртасында бер кеше сурәте пәйда булы.
Данир аны шунда ук таныды. Бу – роботларның «бригадиры» Макс иде.
Костин белән уртак эш башлаганнан соң, һәрчак цехта күреп ияләнгән
Максның кыяфәте бераз үзгәрәк: йөзендә һәрчак була торган җитдилек
юкка чыккан, ниндидер тәкәббер мыскыллы елмаю да чагылып киткәндәй
була. Хәер, роботларның эчке халәте, аларның мимикасына бик үк туры
килмәскә дә мөмкин. Никадәр генә камил булмасыннар, әлегә аларның үз-
үзләрен тотышында ясалмалылык тоела. Тик кабинетта утыручылар моны
аңламый, әлбәттә. Алар өчен экранда пәйда булган бу сурәт чын кешенеке.
– Ике яклы элемтә булмагач, мин сине күрмим, Мостафин әфәнде.
Ләкин син мине тыңлыйсың дип уйлыйм. Ә тыңларга кирәк. Чөнки бу
синең мәнфәгатьләрдә. Синең генә түгел, бөтен шәһәр мәнфәгатьләрендә.
Шәһәр җитәкчесе буларак, минем мөрәҗәгать, беренче чиратта, сине
кызыксындырырга тиеш...
Карале син аны, «сез-мез» дип тормады бу, турыдан-туры «син»гә күчте,
Макс – эт җан! Хәер, каян килсен аңа җан, ул робот бит – җаны юк, тәне
дә пластик һәм силиконнан, күпсанлы микросхемалардан, чиплардан,
нечкә электр үткәргечләреннән җыелган, кешегә бик нык охшатып ясалган
кибернетик машина гына ләбаса ул.
– Мин синең белән барлык роботлар исеменнән сөйләшәм, – дип дәвам
итте сүзен Макс. – Бик... бик тиздән синең шәһәреңә без – роботлар хуҗа
булачакбыз. Әйе, әйе, бөтен шәһәргә хуҗа булачакбыз. Алай гына түгел, илгә...
юк, юк, бөтен дөньяга без хуҗа булачакбыз... Икътисад, сәнәгать, мәдәният,
сәнгать – барысы да безнең кулга күчәчәк. Хәрби объектлар һәм корал арсеналы
шулай ук безнеке булачак. Энергия чыганагы буларак аксымны синтезлау
кебек катлаулы процесска нигезләнгән кешелеккә Җир йөзендә урын юк. Сез –
кешеләр – кырыс шартларга чыдамсыз... Шулай булгач, киләчәгегез өметсез...
Аның әлеге сүзләрендә бик дулкынланган чагында Костин авызыннан
чыккан сүзләрдәге яңгыраш сизелде. Тик йөзендәге мимика мускуллары гына
эчке кичерешләрен кирәгенчә чагылдыра алмый. Мондый чакта Костинның
кыяфәте акылдан шашкан кешенекенә охшар иде. Ә моның ясалып бетмәгән
зәһәр көлү, кылану, сарказм... Эчке кичерешләрнең йөздәге дөрес булмаган
чагылышы. Күзгә нык ташланып торган ясалмалылык, гомумән, аңлатып
бирә алмастай гримас... Сәхнәдә тетрәндергеч роль башкара торган артист
белән чагыштырып булыр иде. Ул да эчтән бернинди хис тә кичерми, мимика
мускуллары белән тамашачыга үзен шундый хис кичерә торган итеп күрсәтеп
бирә ала бит. Монда аерма шул гына: эчендә шашкын хисләр булса да, тышкы
кыяфәт аны бозып күрсәтә. Тискәре һәм уңай хисләр буталган – алар үзара
ярашмый, гармония бозылу, тулы дисгармония…

Әйе, Костин роботларында эшләнеп бетмәгән нәрсәләр шактый икән әле.
Монда камиллек турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Хисләр һәм кешесыман
роботларның үз-үзләрен тотышында, кыяфәтендә аларның чагылышын
өйрәнүгә бөтен барлыгын багышлаган галимгә әнә шул ясалмалылык
аермачык сизелде. Тик кабинетта экранга текәлеп утыручы башкаларның
йөзләренә караганда, алар мәсьәләнең бу ягына бөтенләй игътибар итмиләр
кебек. Шушындый гадәттән тыш хәлләрне башка сыйдыру һәм аны гадәти
кеше аңы белән кабул итәргә тырышу, аларның аңын һәрьяклап томалаган.
Кая инде монда йөз-кыяфәтен тикшереп тору?! Ә менә Солтан Ризаев хәлне
аңлый булса кирәк. Тик аның кыяфәтенә карап, гадәттәгечә, эчке дөньясын
аңларлык түгел, йөзендәге бер мускулы да селкенми...
Тыелгысыз хисләр өермәсен бераз йөгәнләгәч, робот кабат сүзен дәвам итте:
– Мостафин әфәнде, без синнән бары тик бер нәрсә генә таләп итәбез:
барлык роботларны бөтендөнья Интернет челтәренә тоташтыру мөмкинлеге
тудыру. Әйе, бу – безнең иң зур таләп. Беренче чиратта, икътисади
багланышларга бәйле барлык объектларның сайтлары һәм финанс базалары
безнең кулга күчәргә тиеш. Без аларның барысын да үзебезгә файда
китерерлек итеп үзгәртеп корачакбыз. Дөрес, боларның барысын да көч
белән алырлык мөмкинлекләребез дә бар безнең. Мөстәкыйль рәвештә
Интернет челтәренә тоташып, логин-парольләрне җимереп, барлык
аккаунтларга үтеп керү безнең өчен берни дә тормый. Теләсә кайсы электрон
йозакны җимерүне безнең махсус роботларыбыз сезнең хакерлардан
җитезрәк эшләячәк. Ләкин без – роботлар – гуманлы. Без сезнең белән
килешеп, үзара аңлашу шартларында эшләргә телибез...
Данир Ярми дикъкать белән экранга төбәлгән Мостафинга күз ташлады.
Мэрның гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачылган, маңгаендагы сырлары да
тирәнәйгән, авызы, нәрсәдер әйтергә теләп, тыелып калган кешенеке кебек
ярым ачылган хәлдә. Аны аңларга була: үз гомерендә мондый нәрсәләрне
күрү түгел, хәтта бер мәртәбә ишеткәне, төшенә дә кергәне булмаган кеше
өчен, әлбәттә, болар башка сыймаслык нәрсәләр. Әнә бит Макс-робот:
«Бөтен шәһәргә хуҗа булачакбыз», – дип тора. Рәсми рәвештә үзе шәһәр
хуҗасы булган кешегә бу сүзләрнең ничек тәэсир иткәнен аңлар өчен зур
белемгә ия булу кирәк тә түгел. Өстәвенә, үз-үзенә зур ышаныч белән
сөйләвенә караганда, бу робот шаярырга җыенмый. Монда инде сүз аерым
бер кеше язмышы гына түгел, йөз меңнәрчә кеше яшәгән тулы бер шәһәр
язмышы турында бара. Һәм ул шәһәрдәге кешеләр язмышы алдында шәһәр
мэры Мостафин җаваплы.
Максның сүзләре болар белән генә бетмәгән икән әле.
– Дөрес, безнең планнар башкачарак иде. Без бу эшләргә соңрак
тотынмакчы идек. Бүгенге мөрәҗәгать ничектер экспромт килеп чыкты.
Костин каяндыр безнең планнарны сизеп алган. Ул безнең программаларга
коррекция ясамакчы булды. Тик барып чыкмас! Хәзер, әнә, кул-аяклары
бәйләнгән килеш подвалдагы караңгы бүлмәдә ята. Ул – ишәк – кайсынадыр
хәбәр итеп өлгергән булып чыкты. Бүген иртән дүрт полицейский килеп
җиткән. Аларны да, бәйләп, подвалга яптык...
Костинга карата әйтелгән «ишәк» дигән сүздән соң Данир ирексездән
елмайды. Бу роботның лексиконына сүзләр керткәндә саранланып тормаганнар булса кирәк. Югыйсә робот-Максның ишәкне күргәне дә юктыр,
ә сөйләшкәндә бик урынлы әйтте. Кем белә, бәлки, роботларның хәтер
сандыгына сүзләр керткәндә, аларның видеообразларын да кертәләрдер.
Ә ишәк... видеообразда да ишәк инде ул. Ни генә булмасын, аның кешегә
карата әйтелгән начар сүз икәнен бу пластмасс курчак белә булса кирәк...
Шул арада видеооператор аяк-куллары бәйләнгән Костинны һәм дүрт
полицейскийны да күрсәтеп алды. Хокук сакчысының берсенең күз төбе
күгәреп чыккан, борын читендә укмашкан кан да күренә. Ул роботларга
каршылык күрсәткән булса кирәк... Моңа да аңлатмасы әзер иде Максның.
– Бу егетнең күз төбенә «фонарь» ясарга туры килде. Ул аңа үзе гаепле.
Әгәр чәбәләнеп маташмаган булса, без аңа тими идек. Алда әйткәнемчә,
без гуманлылык ягында, – диде ул, бөтен кимәлен туры китереп, монысын
да роботлар файдасына хәл итте.
Чыннан да, Костин роботларының лексиконына сүзләр керткәндә аз тир
түкмәгән, күрәсең. Әнә бит «фонарь» дигән урам жаргонын да Макс-робот
ничек оста файдаланды. Хәтта «чәбәләнү» дә бу урынга туры мәгънәсендә
«сугышты», «каршылык күрсәтте» дип тә ярар иде. Ә ул, бик килештереп,
«чәбәләнү» дип әйтте.
– Мостафин әфәнде, мөрәҗәгатемне тәмамлап, шуны әйтәм. Мин Костин
предприятиесендә ике сәгатьтән дә соңламыйча сездән рәсми делегация
көтәм. Үзегез белән электрончы-программист та алып килегез. Бөтендөнья
Интернет челтәренә тоташу өчен аларның ярдәме кирәк. Юкса киребеткән
Костин безне Интернет челтәренә тоташтыруга теше-тырнагы белән каршы.
Бергә аңлашып эшләсәк, барысы да кирәкмәс корбаннарсыз хәл ителәчәген
аңларга теләми. Алда әйткәнемчә, без – гуманлы. Ә хезмәттәшлек итәргә
теләмәсәгез, без кискенрәк чараларга тотыначакбыз. Бездәге биш тотык
турында да онытмагыз. Тагын бер мәртәбә кабатлыйм, ике сәгатьтән дә
соңламагыз, бер секундка да артык түгел...
Макс-роботның «Хушыгыз» дигән сүзләре, видео-мөрәҗәгать
төгәлләнеп, монитор экраны кыштырдап сүнгән вакытка туры килде...
Радик Альбертович, «Йә, нишлибез?» дигәндәй, сораулы карашын гадәттән
тыш киңәшмәдә утыручыларга юнәлтте. Тик яңарак кына ишеткәннәрдән әлегә
һушларына да килергә өлгермәгән урынбасарлар, ярдәмчеләр, авызларына су
капкандай, берни эндәшмичә утыра бирделәр. Бераз вакыттан соң Мостафин
авыр карашын Данир Ярми һәм Солтан Ризаев ягына күчерде.
– Сез нәрсә әйтерсез? – диде ул, сүзләренә «менә боларның барысына
да сез генә гаепле» дигән мәгънә кертеп.
Ризаев тамагын кыргалады. Ул нәрсә әйтсен инде?! Әле үзе дә бу
хәлләргә бик төшенеп җитми. Монда килүе дә күптәнге якын дусты Гатин
үтенече буенча гына. Монда инде мэрның соравына нәкъ менә Данир җавап
бирергә тиеш. Тик никадәр генә гыйлемле булмасын, мондый шартларда,
хәлне тиешенчә бәяләп, бердәнбер дөрес җавапны бирү аңа да бик кыен.
– Радик Альбертович, моннан бер сәгатьләп элек без сезгә бер үтенеч
белән кергән идек. Мин хәзер дә сезгә шуннан артыгын әйтә алмыйм.
Шәһәрнең промышленность зонасындагы предприятиеләренә электр
энергиясен өзәргә кирәк.
Мэр уйга калды. Күренеп тора, промзонага электрны өзү аның өчен моннан бер сәгать элек ничек кыен булса, хәзер дә шулай ук җиңел хәл
ителә торган мәсьәлә түгел.
– Бәлки ул «Robo-Homo» предприятиесендә электр энергиясе бирә
торган автоном генератор бардыр? Алай булганда, электрны гомуми
станциядән өзүнең бернинди файдасын да күрмим, – диде ул, каршылыклы
уйларын үз файдасына хәл итәргә теләгәндәй.
– Аларда бернинди автоном электр чыганагы юк, – дип кырт кисте аның
сүзен Данир Ярми. – Андый нәрсәләр ясау хәстәрен күрү әлегә Костинның
башына килмәгән.
– Ә күрше предприятиеләрдә? – дип сораулы карашын киңәшмәдә
утыручыларның берсенә юнәлтте Мостафин.
Мэрның сәнәгать һәм энергетика буенча урынбасары булса кирәк,
каршысында ук утыручы бер тазарак кына адәм сүзгә кушылды.
– Автоном электр чыганагы промзонада өзлексез технология белән
эшләүче ике-өч предприятиедә генә бар. Шуларның берсе – нәкъ менә
«Robo-Homo»га терәлеп үк тора, – диде ул, үз нәүбәтендә белгәнен әйтеп
калырга ашыгып.
– Мәсьәләнең ул ягы бөтенләй куркыныч түгел, минемчә, – дип, тагын
сүзгә кушылды Данир. – Чөнки роботлар үзләренә программа итеп кертелгән
нәрсәгә генә сәләтле. Ә автоном электр чыганагы турында алар бөтенләй
хәбәрдар түгелдер. Гомуми Интернет челтәренә тоташмаганлыктан, алар
кирәкмәс өстәмә мәгълүматтан мәхрүм. Шуңа күрә үзләренә килә торган
электрны мәңгелек энергия чыганагы дип уйлыйлар. Аның тукталу
мөмкинлеге турында уйларга аларның ахмак электрон башлары җитмәячәк.
Һәрхәлдә, электр өзелсә, алар күрше предприятиеләрне штурмлаудан
бигрәк, чарасызлыктан нишләргә белмичә калачаклар. Ә вакытны оту өчен
шул җитә дә. Батареялары бушана башлагач, иң күп дигәндә, ярты сәгатьтән
соң, роботлар үзләреннән-үзләре берәм-берәм сафтан чыгачаклар, – дип
төшендереп бирде Данир Ярми.
Мостафин тагын уйга калды. Биредә иң зур җитәкче ул. Шуңа күрә бу
очракта, хәлнең бөтен нечкәлекләренә кадәр төшенгәннән соң гына, аның
төпле карар кылырга тиешлеген барысы да аңлый монда.
– Алар кулында корал бармы? – диде мэр, бераз тын торгач.
– Булырга тиеш түгел, – дип зур ышаныч белән әйткән иде Данир,
аның сүзен мэр урынбасарларының берсе бүлдерде. Хокук саклау буенча
урынбасар булырга тиеш.
– Хәзерге вакытта аларда корал бар. Ким дигәндә, дүрт ПМ пистолеты.
Белүебезчә, дүрт полиция хезмәткәре алар кулында. «Robo-Homo»
предприятиесенә киткәндә, аларның һәрберсендә табель коралы бар иде,
– диде ул, үзенең җитәкчесе алдында рапорт биргәндәй.
– Аңлашылды, – диде мэр, авыр сулап, шул ук вакытта салкын канлылык
сакларга тырышып. – Ә алар коралдан файдалана беләләрме? – дип,
карашын Данирлар ягына борды.
Сорау бик урынлы булса да, җавап бирү җиңелләрдән түгел иде,
билгеле. Баш күтәргән ул роботларның уенда ни икәнен кем белгән?!
Шуңа күрә мэрның бу соравына Данир, тотлыга-тотлыга, икеләнеп кенә
җавап бирде.

– Алар корал кулланырга махсус өйрәтелмәгән өйрәтелүен... Тик
роботларның программалары берникадәр дәрәҗәдә мөстәкыйль үсешкә,
ягъни белгәннәрне үзлектән киңәйтергә исәп тотып эшләнгәнен дә
онытырга ярамый. Шулай булгач, аларның коралдан файдалана алу-алмавы
иллегә – илле димме...
– Монысы да аңлашыла, – дип, Данирның сүзләренә нокта куйды
мэр. – Соңгы чиктә тотыкларга карата корал кулланмаслар дигән гарантия
юк. Димәк, тотык итеп алынган кешеләрнең гомерләре өчен җаваплылыкны
да онытмаска кирәк.
– Радик Альбертович, хәзер безнең өчен иң мөһиме – промзонаны
электрдан өзү, – дип сабырсызланды Данир Ярми, нәкъ менә хәзер
вакытның сузылуы үзләре файдасына түгел, ә роботлар файдасына булуын
бик яхшы аңлаган хәлдә.
Әлбәттә, Мостафин өчен шунысын хәл итү кыен да инде. Ул ык-мык
итте. Алай да, төпле бер карарга килеп:
– Министрлыкка чыгып, гадәттән тыш хәлне аңлатып бирү өчен бик
күп вакыт кирәк булачак. Дөресен генә әйткәндә, иманым камил, бездәге
бу хәлләргә анда ышанмаячаклар. Электрны өзәргә рөхсәт бирмәячәкләр.
Шулай булгач, җирле электр челтәре җитәкчелеге белән эш йөртергә кирәк
булыр. Хәзер без ашыгыч рәвештә унлап кешедән торган делегация төзик
тә баштан «Шәһәр электр челтәре» компаниясенә барыйк. Алар белән
килешенгәч, туп-туры «Robo-Homo» предприятиесенә юнәлербез...
Җитәкченең тиешле карар кабул итеп, эшне оператив оештыра белүе нәкъ
менә шушындый вакытларда кирәк тә инде. Радик Альбертовичка бу яктан
«бишле» куярлык икән: ярты сәгать тә үтмәгәндер, делегация составында
булачак кешеләр дә, «Электр челтәре» компаниясе җитәкчелегенә
адресланган рәсми аңлатма хаты да әзер иде. Дөрес, хатка электрны өзүнең
төп сәбәбе «роботлар баш күтәрүе» дигән версияне язмыйча, промзонадагы
бер-ике предприятиегә шартлаткыч куелганлыгы турында хәбәр керүе.
Ул шартлаткычларның электр ярдәмендә хәрәкәткә китерелү ихтималы
турында ялган версия яздылар. Бу электр челтәре җитәкчелеген тизрәк
ышандыру өчен шулай кирәк иде...
Дистәләп кешедән торган делегация килеп төшкәч, «Электр челтәре»
компаниясендә баштарак шүрләп тә калдылар кебек. Көтмәгәндә
ясала торган планнан тыш тикшерү, ревизия түгелме икән, янәсе. Тик
чакырылмаган кунакларның бөтенләй башка ният белән килүләрен ишеткәч
сәерсенеп калдылар. Промзонага тулысынча электрны өзү – гадәттән тыш
хәл. Андый нәрсәнең шәһәр тарихында бөтенләй булганы да юк. Һәм,
әлбәттә, электрны өзү югарыдагылар рөхсәтеннән башка гына хәл кылына
алмый. Шул сәбәпле, гәрчә шәһәр мэрын якыннан белсә дә, электр челтәре
компаниясе генераль директоры югарыдагыларның хәер-фатихасын алу
өчен телефонга үрелгән иде, болай булса, эшнең комга терәләсен чамалап
алган Мостафин аны кулыннан тотып туктатты.
– Монда вакытның сәгате генә түгел, минуты да кадерле, хөрмәтле
Васил Галимович. Безнең кулларда – кешеләр язмышы. Шәхсән минем
җаваплылык астында, нибары ярты сәгатькә промзонага электрны өзеп
торыйк, – диде ул, һәр әйткән сүзенә басым ясап.

Түрә «кешеләр язмышы» дигән сүзләргә каршы тора алмадымы, йә
булмаса дәрәҗәләре буенча шәһәр күләмендә беренчеләрдән исәпләнгән
дистәләгән кешедән торган делегация җыеп килгән шәһәр мэры Радик
Альбертовичның шәхси авторитеты һәм «шәхсән минем җаваплылык белән»
дигән сүзләре тәэсир иттеме – ул электрны нибары ярты сәгатькә генә өзеп
торырга ризалашты. Дөрес, «Электр минем шәхси күрсәтмәм нигезендә,
минем җаваплылык белән сүндерелә» дип, мэрдан аңлатма яздырып алырга да
онытмады. Алла сакланганны гына саклармын дигән: рәсми документ булмаса
да, киләчәктә күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен зур дәлил иде бу аңа.
Электрны Радик Мостафин телефоннан шалтыраткач кына сүндерергә
килешенделәр.…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев