Логотип Казан Утлары
Повесть

АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)

– Биредә әзер продукция. Ясалган, тиешле тикшерү һәм сынау узган утыз ике робот үзләренең көннәрен, сәгатьләрен көтә. Дөрес, әлегә алар нибары таш курчак шикелле. Электр белән туендыру блогыннан өзелгәнлектән, хәрәкәтләнмиләр, бернәрсә дә эшләмиләр. Ә инде, кабызып, тиешле программаны кертсәң, аларның һәрберсе күп нәрсәгә сәләтле, – диде ул зур горурлык белән.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

* * *
Костин аны бик дустанә каршылады. «Сәлам!» – диде ул, бөтен
шартларын туры китереп, кул биреп исәнләшергә җыенган Данирның
җиңелчә генә иңбашыннан кагып. Аннан соң гади генә итеп: «Килеп
җиттеңме?» – дип тә өстәде. Әйтерсең ул аның үз хозурына кабат киләсенә
тамчы да шикләнмәгән. «Гатин янында булдыңмы? Нәрсәләр сөйләштегез?» дигән сораулар белән дә башын катырмады. Шунда ук, үз артыннан
әйдәкләп, кабинетына алып кереп китте.
Үзенчә бик эшлекле кеше булып күренергә тырышамы, әллә, чыннан
да, булмышы шулмы: теге көнге шикелле өстәл янына утырышкач, учын-
учка ышкып, шапылдатып сукты да турыдан-туры төп мәсьәләгә кереште.
– Йә, син нәрсә тәкъдим итәсең, минем аларны гамәлгә ашырырлык
нинди мөмкинлекләрем бар? Баштан шуңа ачыклык кертик, – диде ул,
әңгәмәдәшенең күзләренә туры карап.
Данир Ярминең монда килүенең төп максаты нидә икәнен һәр икесе дә
аңлаган хәлдә, әлбәттә, сүзне шулай үзәгеннән башлау дөрестер. Тик Данир
барыбер, үзе гадәтләнгәнчә, кереш сүзләрсез булдыра алмады.
– Мин теге көнне симпозиумга килгән делегатларга хезмәт күрсәтүче чибәр
егетләр һәм кызларның нәкъ менә сезнең предприятиедә ясалган роботлар
булуын башыма да китермәгән идем. Шулкадәр охшашлык! Бу искиткеч!.. –
дип җәелеп сөйли башлаган Данирны Костин шунда ук бүлдерде.
– Алары – вак мәсьәлә. Әйдәгез, болай да кыйммәтле вакытны риядан
гына әйтелгән сүзләр сөйләшеп әрәм итмик. Турыдан-туры эшкә күчик.
Данир сүзләрен риядан гына әйтмәде, билгеле. Ул, чыннан да, Гатин
белән булган сөйләшүдән соң, хисләрен һаман йөгәнли алмый иде әле. Тик
Костинның акылы да, холкы да, хисләре дә башкачарак корылган, күрәсең,
башкаларны куандырган нәрсәләр – аның өчен «вак мәсьәлә».
– Димәк, син теләсә кайсы кешенең хисләре күчермәсен ала аласың
инде? – дип дәвам итте сүзен Костин.
Данир, үзе шикелле үк, «анысы – вак мәсьәлә» дип, төрттермәкче булган
иде, тик тыелып калды. Бу кеше уен-көлкене бик үк өнәп бетерми шикелле.
– Әйе, мин хисләрнең электрон вариантта күчермәләрен алырга, аны
цифрлаштырып, электрон җайланмаларда сакларга һәм кирәк чакта
файдаланырга мөмкин булуын үземнең тәҗрибәләрдә исбатладым.
– Ягъни теләсә кемнең, шул исәптән минем дә хисләнүнең күчермәсен
алып, бездә җитештерелә торган акыллы машиналарга кертә алачаксың?
– Әлбәттә, һәркемнең хисләре күчермәләрен алырга мөмкин. Сез дә
искәрмә түгел...
Әлеге сүзләрдән Костинның күзләре очкынланып китте. Бу мизгелдә
хәтта аның өстәлгә куйган уң кулы калтырангандай булды. Ул моны
сиздермәс өчен, күрәсең, кулларын янәшә куеп, бармакларын кушырды.
Аннан, өерелеп килгән хисләренә чыдаша алмыйча, кинәт кенә урыныннан
сикереп торды да, бераз ишекле-түрле йөренеп алгач, тәрәзә янына килеп
басты. Дикъкать белән нәрсәдер күзәткән кебек тоелса да, чынлыкта,
карашы бернәрсәне дә күрми торган, каядыр бушлыкка төбәлгән акылдан
шашкан кешенекенә охшаган иде.
– Аңлавымча, син кемнәрнеңдер хисләр күчермәсен дә алгансың инде,
шулаймы?
– Әйе, беренче чиратта, үземнекен һәм үз ризалыклары белән бер рәссам,
танылган җырчы, театр артисты һәм кино актёры хисләренең күчермәләрен
алдым. Хәзерге вакытта алар электрон флеш-хәтер мәгълүмат форматында
саклана. Аларны саклау вакыты чикләнмәгән. Кирәк булганда, теләсә кайсы
вакытта ясалма интеллектка кертү өчен файдаланырга була. 

Бу хәлләр Данир өчен гади тоелса да, Костин фән өлкәсендә никадәр генә
виртуоз булмасын, аларны башына сыйдырып бетерә алмый иде, күрәсең.
Ул кабат урындыгына килеп утырды.
– Рәссам, артист дисең инде?.. Сүз дә юк, алар – сәнгать әһелләре. Аларда
хис дигән нәрсә хәттин ашкандыр... Ә менә минем хиссият күчермәсен ала
аласыңмы?
– Сез бит күбрәк акыл хезмәтендәге кеше. Ә сәнгать кешеләрендә чиста,
үзенчәлекле хисләр, – дип кенә әйтә алды.
– Мин үземнең роботларга нәкъ менә үземнең хисләрне кертер идем.
Аларга минем хисләр килешә. Ә артистларның, рәссамнарның хисләрен без
соңрак та файдалана алабыз. Әлегә торып торсыннар... Ашарга сорамыйлар
бит... Шулай булгач, безгә иң беренче эш итеп минем хисләр күчермәсен
алудан башларгадыр?
Бу кешенең хисләре дә үзе кебек дуамал булырга охшый. Ә Данир
беренче экспериментта роботларга матур хисләр кертергә теләгән иде.
Шулай булганда, ничә еллар тир түккән фәнни хезмәтләренең нәтиҗәсе дә
матур күренә бит. Ләкин кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларга
туры килә инде. Монда шартларны Костин куя шул. Ул нәрсә әйтсә дә,
күнәргә туры килә. Шуңа күрә Данир:
– Дөрес, сезнең хисләрнең дә күчермәсен алырга була, – дип кенә әйтә
алды.
– Бу катлаулы эшме? Скальпель, операция кирәк булмыйдыр бит?..
Соңгы сүзләре шаяру гына булса да, бу тәҗрибәнең ничегрәк үтүен хәтта
якынча гына да күз алдына китерә алмаган Костинны, әлбәттә, эшнең ул
ягы да кызыксындыра. Данир моңа ачыклык кертергә ашыкты.
– Бернинди операция дә, авырттыру да булмаячак. Без донор пациентны,
ягъни хисләре белән уртаклашырга теләгән кешене, махсус барокамерага
урнаштырабыз. Хисләнү бит ул, әгәр фәнни кануннарны гадиләштереп
әйтсәк, тормыштагы төрле хәлләргә һәм объектив дөньяга субъектив
карашны чагылдырган психик процесс. Экранда төрле шартларда, әйтик,
экстремаль шартлар яисә шатлыклы, яки кайгылы хәлләрне чагылдырган
төрле видеороликлар күрсәтелә. Кеше тәненең төрле өлешләренә
беркетелгән сенсор тапшыргычлар ярдәмендә без аның әлеге хәлләргә булган
реакциясенең, ягъни психик халәтенең электрон күчермәсен алабыз...
Данир, моның нәрсәсе бар инде дигән сыман, иңбашларын сикертте.
Тик аның һәр сүзе, һәр җөмләсе саен Костинның маңгай сырларының
һаман тирәнәя баруыннан, аның өчен моның караңгы урман булуы ачык
сизелде. Озаклап уйланып утыргач, ниһаять, ул телгә килде, бусында аның
авызыннан бераз гына шаяру сыманрак нәрсә чыкты:
– Бик катлаулы эш тә түгел икән үзе. Ярар, алайса, мин риза. Ә хәзер,
әйдә, үзебезнең нәрсәләр эшләп ятуыбызны күрсәтү өчен сине подвалда
урнашкан җитештерү цехларына алып төшәм…

* * *
Лифтка кереп, аның ишекләре ябылгач, Костин бармагы белән уң як
стенага урнаштырылган сенсор таблодагы бер төймәгә төртте. Шактый
басып торсалар да, Данир кабинаның хәрәкәтләнүен тоймады. Гадәти лифтларда түбәнгә таба төшкәндә авырлык көче кимегән кебек була. Ә
монда бернәрсә сизелми. Шуңа күрә баштарак кабина әле кузгалып китмәде,
бер урында гына тора кебек тоелды. Берникадәр вакыт узгач, кабина
ишеге шулай ук тавышсыз гына ачылып, Костин кулы белән ишарәләп,
чыгарга тәкъдим ясагач кына, Данир подвалның тиешле урынына төшеп
җиткәннәрен аңлады...
Люминесцент лампалар белән яктыртылган киң зал пыяла стеналы
аерым-аерым эш урыннарына бүленгән. Алардагы җиһазларның, миниатюр
станокларның һәм приборларның төрлелегенә караганда, һәрберсендә
үзенчәлекле аерым эшләр башкаралар булса кирәк. Һәр бүлмәдә ак халат
кигән җыючылар мәш килә.
Данирны, иң беренче, бу кешеләрнең бер-берсенә бик нык охшаган
булулары гаҗәпләндерде. Димәк, болар үзләре дә чын кешеләр түгел, ә
роботлар дигән уй йөгереп узды аның башыннан. Ул сораулы карашын
Костинга юнәлтте.
– Җыю цехларының барысы өчен дә бер җаваплы административ
хезмәткәрдән һәм әзер роботларны кабул итү кабинетындагы ике-өч
контролёрдан калган барысы да роботлар монда. Администратор-технолог
исә әнә теге югарыдагы кабинада утыра. Биредәге һәр эш аңа уч төбендәге
кебек күренә, – дип, аның сораулы карашын бик дөрес аңлап, җавап бирергә
ашыкты Костин.
Данир югарыга күтәрелеп карады. Анда, чыннан да, стеналары ниндидер
ялтыравык материал белән тышланган зур булмаган кабинаны күрде. Ләкин
аның эчендә утырган администратор-технологның үзен күрмәде.
– Ул – фуникулёр кабина, кирәк булганда цех буенча хәрәкәтләнә ала.
Тәрәзәләре поляризацияләнгән пыяладан эшләнгәнлектән, күрү берьяклы
гына, эчтә утыручы күренми. Ә ул безне ап-ачык күреп тора, – дип аңлатма
бирде Костин.
Менә алар цехтагы беренче бүлмә янына килеп туктадылар. Бүлмәнең
эчке мәйданы артык зур түгел, чама белән өч метрга дүрт метр чамасы.
Анда бер робот, ап-ак пластик белән тышланган өстәл өстендә нәрсәдер
эшли. Өстәл янында моңарчы Данир күрмәгән катлаулы аппаратура, тагын
ниндидер сәер приборлар, җиһазлар бар.
Данир тагын шунысына гаҗәпләнде: бүлмә янында Костин белән
озаклап сөйләшеп торсалар да, анда эшләүче робот алар ягына бер дә
күтәрелеп карамады. Шул хакта сорау биргән иде:
– Монда да бүлмә стенасы поляризацияләнгән пыяладан. Администратор
кабинасыннан аермалы буларак, биредә, киресенчә, тыштан күренсә дә,
эчтәгеләр тышкы якны күрми торган итеп эшләнгән. Ул безне, чыннан да,
күрми, – дип аңлатты Костин.
Алар икенче бүлмә янына күчтеләр. Ул беренчесе кебек үк зурлыкта
һәм анда нәкъ шулай ук ак комбинезоннан бер робот мәш килә. Бүлмәнең
җиһазланышыннан һәм андагы аппаратураларның үзгә булуыннан
күренгәнчә, биредә башка төрле операцияләр башкарылуын аңлады Данир.
– Мондагы һәр кабинет – бер роботның эш урыны. Аларда булачак
роботның төрле гәүдә өлешләре ясала. Җыючы роботларның һәрберсенә
бары тик үзләре башкарырга тиешле эш программасы гына кертелгән. Ул шуннан артыгын белми. Роботларны җыю технологик баскычлар
аша уза. Цехта илле ике шушындый бүлмә бар. Аларда эшләнгән һәрбер
ярымфабрикат, ягъни роботны тулысынча җыю өчен кирәк булган гәүдә
өлешләре кабинетларның арткы өлешендәге конвейер лентасы ярдәмендә
алдагы кабинага күчерелә. Ә иң ахыргы кабинада әзер роботларны кабул
итеп алалар, – дип, Костин, адымнарын кызулатып, цехның аргы башына
атлады. Аның артыннан калмаска тырышкан, шул ук вакытта бүлмәләрнең
эчендәге эшләргә дә күз салып алгалаган Данирга кайсыдыр бүлмәдә
роботның бармакларын, кайсысында кулларын, аякларын, гәүдәләрен
җыйганнары күзгә чалынып алды.
– Ә роботлар үзара ничек аралаша? – дип сорады Данир.
– Безнең шикелле гадәти кешеләр белән роботлар сөйләшеп аралаша. Ә
менә үзара аралашу өчен бездән өстен яклары бар: алар без телефондагы
социаль челтәрләрдә аралашкан шикелле сөйләшәләр. Тик аермасы шул
гына: элемтә механизмы роботларның башларына җайлаштырылган идарә
үзәгенең оператив хәтеренә кертеп ясалган. Шуңа күрә алар үзләре шикелле
теләсә кайсы робот белән җиңел генә элемтәгә керә алалар. Ара ераклыгы
да киртә түгел. Дөрес, без әлегә роботларны бөтендөнья интернет челтәренә
тоташтырмадык. Ә киләчәктә бу мөмкин булыр дип уйлыйм, – диде Костин.
Менә алар соңгы кабина каршысына килеп туктадылар. Бу кабина
башкаларга караганда киңрәк. Һәм анда бер генә робот түгел, ә өч робот
әзер, ясалган роботны һәрьяклап тикшерәләр.
– Мондагыларның берсе генә робот, калган икесе чын кешеләр, – дип,
аңлатма бирүен дәвам итте Костин.
Данир бүлмәдә эшләүчеләрнең йөзләренә текәлеп карап торса да, арадан
кайсысы робот икәнен чамалый алмады. Аптырагач, Костинга мөрәҗәгать
итте:
– Боларның кайсылары – чын кеше, кайсысы робот икәнне беренче
карашта гына аңлап та булмый, – диде ул, йөзенә үтә бер гаҗәпләнү
чыгарып.
– Әнә теге, компьютер мониторы янында ук басып торучысы – робот,
– диде Костин.
Аның роботка хас ниндидер үзенчәлекле билгеләрен эзләде булса кирәк,
Данир шул якка текәлде. Тик андый билгеләрне таба алмагач, кул селтәде дә:
– Бик җитди күренә бу, – дип кенә әйтә алды.
– Аның исеме дә бар хәтта. Макс исемле. Монда эшләүче барлык
роботларның җитәкчесе. Безнеңчә әйтсәк, бригадир инде.
– Ул башка роботлардан кайсы ягы белән аерыла соң?
– Аңа башка роботларга караганда киңрәк вәкаләтләр бирелгән.
Технологик процесс барышында берәр робот сафтан чыкса, ул аның
урынына басып эшли дә ала. Программасына шулай кертелгән, – дип
аңлатты Костин...
Иң соңыннан Костин аны тагын бер бүлмәгә алып керде. Бу саклау камерасы
икән. Озын гына коридор шикелле бүлмәнең ике ягына махсус утыргычлар
тезелгән һәм аларда әзер роботлар утырып тора. Анда килеп керүгә, Костинның
йөзе яктырып китте. Тезелеп утыручы роботларга күрсәтеп:
– Биредә әзер продукция. Ясалган, тиешле тикшерү һәм сынау узган утыз ике робот үзләренең көннәрен, сәгатьләрен көтә. Дөрес, әлегә алар нибары
таш курчак шикелле. Электр белән туендыру блогыннан өзелгәнлектән,
хәрәкәтләнмиләр, бернәрсә дә эшләмиләр. Ә инде, кабызып, тиешле
программаны кертсәң, аларның һәрберсе күп нәрсәгә сәләтле, – диде ул
зур горурлык белән.
– Болар белән нәрсә эшлисез соң? Шулай ук цехларга үзләре шикелле
үк роботлар җыярга куясызмы?
– Цехларда эшләү өчен, күреп торасың, роботларыбыз җитәрлек. Болар
сатар өчен. Без аларны төрле тармакларда эшләү өчен предприятиеләргә
тәкъдим итәбез.
– Алучылар бармы?
– Бар! Дөрес, алар арзан түгел. Аларны теләсә кайсы предприятие ала
алмый. Ләкин эшли башлагач, үзләрен тиз аклыйлар. Беренчедән, аларга
туклану өчен ашханә дә кирәк түгел, башка кешеләргә кирәк булган табигый
хаҗәтләр дә аларга ят. Торак мәсьәләсендә дә борчыласы түгел. Хезмәт
хаклары, больничныйлар, прогуллар турында әйтеп тә тормыйм инде. Иң
мөһиме: үз эшләрен бернинди карусыз башкаралар, үзләренә кертелгән
программаны гына беләләр. Аларны яшәтү өчен бердәнбер чыгым – электр
энергиясе белән «туеналар». Гадәти кешегә киткән чыгымнар белән
чагыштырганда бу бик арзан...
Цехлар буенча экскурсия шуның белән тәмамланды. Алар кабат
Костинның кабинетына менеп киттеләр. Алай да, лифтка керергә кузгалгач,
Костин, әзер продукцияне кабул итүче контролёрлар бүлмәсе янындагы
буш урынга күрсәтеп:
– Бик тиздән әнә тегендә синең барокамераңны кую өчен бүлмә ясарбыз.
Шулай итеп, контролёрлар бүлмәсенә кергәндә, роботларыбыз тагын
бер камиллеккә – хисләнә белүгә дә ирешерләр. Аларның эмоциональ
дәрәҗәләрен билгеләү өчен, контролёрларга махсус тестлар кирәк булыр,
билгеле. Аларын тиз вакытта эшләрбез, – дип әйтеп куйды.
Бу авантюрист Костинның акылы дуамал ат кебек, гамәлләре белән
янәшә бармый, ахры, әллә кая алга чабарга гына тора.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза фантастика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев