АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
Хәзерге заманда елдан-ел камилләшә барган акыллы машиналарга бер нәрсә җитми – хисләр. Дөрес, машиналар өчен хискә бирелү – ят нәрсә. Акыллы булсалар да, алар барыбер машина бит. Мин үзем машиналар өчен хисләнү кирәк түгел дигән фикердә...
* * *
Икәүдән-икәү генә калгач, Гатин официант Аняга бер шешә коньяк һәм
кабымлыкка кәбестә салаты белән җиңелчә генә аш шулпасы китерүен
үтенде. «Тагын нәрсә дә булса телисезме?» дигән соравына Данир:
«Юк, хәзер инде ашарлык та, эчәрлек тә урын юк, артык берни дә кирәк
түгел», – дигәч, Аня күндәм генә чыгып китте.
Гатин, алдындагы бокалдан боз белән салкынайтылган морс йотып
куйгач, карашын Данир Ярмигә юнәлтте.
– Мондый күмәк мәҗлесләрдә, башкаларның әңгәмәләренә кушылмыйча,
икәүдән-икәү генә сөйләшеп утыру һич мөмкин түгел. Әйдәгез, менә хәзер
башлаган теманы дәвам итәргә була, – диде ул, инде әңгәмәгә беркем дә
комачауламаячагына ишарә итеп һәм иркенләп сөйләшергә җыенып. –
Хәзерге заманда елдан-ел камилләшә барган акыллы машиналарга бер
нәрсә җитми – хисләр. Дөрес, машиналар өчен хискә бирелү – ят нәрсә.
Акыллы булсалар да, алар барыбер машина бит. Мин үзем машиналар өчен
хисләнү кирәк түгел дигән фикердә...
Әңгәмәнең башлангычында ук, үз фикерен өстен куярга маташкан
хуҗаның сүзләрен бүлеп, Данир:
– Фәннең шул өлкәсендә тикшерү эшләре алып барган, тәҗрибәләр
үткәргән кеше буларак, мин үзем бу өлкәдә роботларның киләчәге бик өметле
дип уйлыйм, – диде, фикеренең аныкыннан аермалы булуына басым ясап.
Яшь галимнең үзе белән килешмичә, үз сүзен сүз итеп утыруы Гатинга
ошамады булса кирәк. Һич югы, иң элементар этика кагыйдәләрен саклап,
ул аның: «Әйе шул. Мин дә шулайрак уйлыйм», – дип, хуҗа белән килешүен
көткәндер. Ләкин әңгәмәнең башында ук каршылыкларны артык тирәнгә
җибәрмәс өчен, Данирның соңгы сүзләрен ишетмәмешкә салышты.
– Минем өчен, акыллы машиналарда хисне гамәлгә ашырудан бигрәк,
чынбарлыкта аның фәнни кыйммәте әһәмиятле, – дип, коллегасының
фикере белән азрак килешү кебек нәрсә дә сизелде аның сүзләрендә.
– Әлегә кадәр кешелек уйлап тапкан һәр машина кешегә хезмәт итүгә,
аның хезмәтен җиңеләйтүгә нигезләнгән дип, мәҗлес башында үзегез үк
әйттегез түгелме? Бу язылмаган закон роботларга да кагыла, алар да кешегә
файда китерергә тиештер, минемчә. Әйтик, сәнгать өлкәсендә акыллы
машиналар артистларны, рәссамнарны, җырчыларны алмаштыралар икән,
монда инде хиссиятсез бернишләп булмый.
Вахит Гатин коньягын уртлап куйды. Ашыкмыйча гына алдындагы
кабымлыкта чемченде. Бары тик шуннан соң гына сөйләвен дәвам итте.
– Мин ясаган роботлар да мимика мускуллары ярдәмендә хисне күрсәтә ала. Әйтик, кирәк чакта елмаю, көлү, җитди кыяфәткә керү, боегу, хәтта
елау кебек төрле очраклар өчен кирәкле халәткә керә. Әлбәттә, бу йөздәге
мимика мускулларын хәрәкәткә китерү юллары белән гамәлгә ашырыла.
– Менә бит, машиналарга хис кертү эшен сез үзегез дә башлап
җибәргәнсез.
Гатин елмаеп куйды.
– Әйе, фән бер урында таптанмый. Бу өлкәдә без дә даими эш алып
барабыз. Ләкин мимика мускулларын хәрәкәткә китереп, роботның эчке
халәтен күрсәтергә маташып кына – бу робот нинди дә булса хис кичерә
дигән сүз түгел. Чынлыкта, анда бернинди хис тә юк. Ул кирәкле урында,
программа нигезендә, йөз-кыяфәтнең билгеле бер халәтен генә күрсәтә...
Әлбәттә, Данир барысын да аңлый. Болар шушы өлкәдә хезмәт куючы галим
өчен ике икең – дүрт дигән кебек. Курку, хәсрәт, шатлык, канәгатьлек, гаҗәпләнү,
нәфрәт һәм башка күпсанлы хисләр кичерүен кешенең йөзенә карап та аңларга
була. Ә менә кеше кыяфәтенә охшатып ясалган акыллы машиналарда кыяфәт
күрсәткән хис-кичерешләрне робот кичерми. Гомумән, анда хис дигән нәрсә юк.
Йөздәге теге яки бу халәтне чагылдыра торган күренеше – программа нигезендә
алдан корылган ясалмалылык. Һәм ул робот сөйли торган сүзләрнең тәэсирен
көчәйтеп күрсәтү, әңгәмәдәшен үзенә ышандыру өчен кирәк.
– Мимика мускуллары кеше өчен бик әһәмиятле. Әйтик, елмайганда
кешенең йөзендә егермедән артык мускул эшкә җигелә. Ә ачулы кыяфәткә
килү өчен алты дистәдән артык мускул хәрәкәткә килә, – дип дәвам итте
сүзләрен Гатин. – Кешенең һәр халәтен аңлату өчен күпмедер санда
мимика мускуллары катнаша. Ләкин акыллы машиналарда шулкадәр
санда мускулларны хәрәкәткә китерү механизмын булдыру өчен, ай-яй,
күп микромеханизмнар кирәк. Бу гамәли яктан мөмкин түгел. Шуңа күрә
без әлегә мимика мускулларын иң элементар хис-кичерешләрне белдерү
өчен генә файдаланабыз. Дөрес, роботларның кыяфәтләрен кешенекенә
максималь охшату камилләшә бара, бу юнәлештә даими эш алып барыла...
Ә менә, минем аңлавымча, сезнең теория буенча хәл башкача... сез кешенең
хис-кичерешләренең күчермәсен алып, аны роботларга күчерү мөмкин
дисез... Һәм монда инде мимика мускуллары икенче планга күчә.
– Әйе, күпсанлы тәҗрибәләр өстендә мин моның мөмкин эш икәнен
исбатладым. Бу, чыннан да, тормышка ашарлык теория. Минем теория
буенча... минем теория буенча...
Никадәр генә тыныч кеше булмасын, Данирның үз ачышлары турында
сөйләгәндә дулкынлана торган гадәте бар. Шуңа күрә ул кинәт тотлыгып калды.
Аның үзен дә хисләр һәм уйлар өермәсе бөтереп алган иде. Бу халәтеннән чыгу
өчен ул урыныннан сикереп торды. Ишекле-түрле йөренә башлады. Читтән
караганда, ул фәннең иң катлаулы тармагында хезмәт куючы акыл иясеннән
бигрәк, үз сүзләрен исбатларга теләгән мәктәп укучысына охшап калды.
– Әлегә кадәр роботлар акыллы машиналар булып кына исәпләнелсә,
аларда хис дигән нәрсә юк иде. Ә киләчәктә алар хисләнә дә алачак. Минем
моңа ышанычым зур, – дип сүзен дәвам итте ул, Гатин алдында сәгать
маятнигы шикелле ишекле-түрле йөренә-йөренә. – Акыл һәм хис!.. Кешелек
барлыкка килгәннән бирле аны үсешкә әйдәүче ике көч. Кеше бүгенге
дәрәҗәдәге үсешенә ирешкән икән, аңа нәкъ менә шушы ике көч сәбәпче…
Әлегә кадәр бераз гаҗәпләнеп, сәерсенеп һәм азрак көлемсерәп,
Данирны күзәтеп утырган Гатин кинәт кулларын чәбәкләп алды.
– Браво, браво, Данир әфәнде! – диде ул.
Ләкин аның бу кыланмышы Данирның фәнни хезмәтләрен югары бәяләү
галәмәтеннән бигрәк, аны тынычландыру өчен иде булса кирәк. Данир
йөреп торган урынында кинәт туктап калды, Гатинга текәлде.
– Әгәр без кешеләрдә булган акылны машиналарга күчерергә ирешкәнбез
икән, аларга хисне дә күчерергә була. Мин нәкъ менә шуннан башлаган
идем фәнни эшләремне, – диде ул, үз-үзен кулга алып.
– Мин сезнең белән килешәм, әгәр без роботларны кешеләргә тулысынча
охшатып ясау турында сүз алып барабыз икән, аның гәүдә төзелешен генә
түгел, аң-акыл ягын һәм, әлбәттә, психикасын да кешенекенә якын итеп
ясарга тиешбез. Тик...
Гатинның һәр сүзендә икеләнү сизелә. Данир аның нәкъ менә шул
халәтен ошатып җиткермәде.
– Ә нәрсә комачаулый соң? – дип дәвам итте ул, әңгәмәдәшенең сүзләренә
үртәлүен аз гына да яшермичә. – Сез менә үз хезмәтләрегез белән акыллы
машиналарның физик ягын камил ясарга ирешкәнсез. Ягъни гәүдә төзелешен
кешенекенә охшатып ясау турында. Шул ук вакытта интеллект ягы да,
ягъни акыл ягы да камилләшә бара. Уртача акыллы гадәти кешеләрдән генә
түгел, бик акыллы кешеләрдән акыллырак машиналар бар. Шахмат буенча
гроссмейстерга мат куйган шахматчы-роботлар турында исегезгә төшерегез.
Ә менә шундый зур мөмкинлекләре булган роботта хис дигән нәрсә юк. Ә
минем фәнни эшләрем нәкъ менә шул хисләрне ясалма интеллектка кертү
буенча... Моның мөмкинлеген мин үземнең тәҗрибәләремдә исбатладым...
– Бөтен ягы да кешегә тулысынча охшаса, ул кеше була түгелме соң инде?
Гафу итегез, алайса, механик робот машиналар ясаганчы, биороботлар ясау
отышлы түгелме?
Вахит Гатинның үз сүзләреннән канәгать икәне күренеп тора.
Гомумән, аның бу әңгәмәсе, нинди дә булса уртак фикергә килүдән яисә
хезмәттәшлеккә килешүдән бигрәк, Данирның фән өлкәсендәге максатын
белү, аны төрле яклап «капшап» карарга маташу кебегрәк иде.
– Биороботлар дип биологик нигездә кешегә охшатып эшләнгән роботлар
турында әйтмәкче буласызмы? Биомутантлар, зомбилаштырылган кешеләр...
Биотукымалар һәм, гомумән, аерым органнарны имплантацияләү...
клонлаштыру... Сүз дә юк, хәзерге вакытта геннар инженериясе күз
алдына китерә алмаслык дәрәҗәдә югары үсешкә ия. Тик минем фәнни
эшләрем бу тармакта түгел. Аксым нигезенә корылган андый структураны
озак вакытлар файдалану өчен уңайлы дип уйламыйм. Югары молекуляр
төзелешле матдәләрдән шундый биороботлар төзегән очракта да, аларны
яшәтү һәм тирәлекнең кырыс шартларында озын гомерле итү өчен күп
энергия чыганагы кирәк булачак. Кырыс шартларда алар тиз юкка чыгалар.
Ә менә механик нигезгә корылган роботлар кырыс шартларга чыдамрак.
Аларга энергия чыганагы да чагыштырмача арзан һәм гади. Биороботны
яшәтү өчен аксымны синтезлау кебек катлаулы процесс кирәк булса,
механик роботларга энергия чыганагына кытлык юк, аларга кирәкле
энергия әзер хәлдә тапшырыла. Әйтик, электр энергиясе. Ул чагыштырмача арзанлы. Һәм роботларга тапшыру өчен аның туендыру блогын электр
челтәренә тоташтыру да җитә...
– Сезнең белән килешәм. Тик механик нигезгә корылган роботларны
киләчәктә кешегә тулысынча охшату, аның төгәл күчермәсе итеп ясау өчен
бик күп еллар кирәк булыр...
– Акыллы машиналарның тышкы кыяфәте елдан-ел камилләшә. Минем
уемча, санаулы гына еллардан алар ике тамчы су кебек кешегә охшаячаклар.
Монысы тышкы яктан гына, әлбәттә. Тулысынча охшасын өчен нәкъ менә
хиссият ягы да кирәк. Чөнки роботлар, никадәр генә кешегә охшатып
эшләнмәсен, робот җитештерү никадәр генә алга киткән булмасын, хәзерге
вакытта алар чын кешеләрдән, ягъни сездән, миннән яки менә бу гүзәл
ханымнан бик ерак торалар әле, – дип, Данир өстәл өстеннән тәлинкәләр
җыештырып йөргән официант кыз Аняга ишарәләп күрсәтте.
Ул бу юлы Аняга ничектер башка күзлектән, сынап карады. Аның
карашыннан кызның ирләр күзе төшәрдәй урыннары да читтә калмады.
Аняның тәненә сыланып торган униформасы махсус заказ буенча тегелгән,
күрәсең: килешле генә калкып торган күкрәкләре, нечкә биле, итәк аша беленеп
торган төз һәм чама белән юан ботлары, итәк астыннан күренеп алган шома
йомры тезләре – барысы да һәр ир затының карашын җәлеп итәрлек һәм
соклану хисе уятырлык матур иде. Ә йөз-кыяфәте турында әйтеп тә торасы юк...
Доктор Гатинның:
– Туктагыз әле, тагын бер кабатлыйм, бөтен яклап – кыяфәте, гәүдә
төзелеше, акылы, хисләре дә кешегә охшагач, ул кеше була түгелме соң
инде? Ә ни өчен булган әйберне кабат ясарга? – дигән сүзләре Данир
Ярмине уйларыннан бүлде. Ул, карашын Анядан алып, Гатинга юнәлтте.
– Әйе, ул кешенең механик күчермәсе була. Ләкин кеше түгел. Ә кешегә
хезмәт итүче робот-машина!
– Сезнең роботлар хискә ия булгач, «гөнаһ кылмаслармы»? Ягъни
сез төзегән программадан читләшмәсләрме? Әгәр үзләренә салынган
программаның форматын үзгәртеп, үзләренчә гамәл кыла башласалар?..
Бу шикчел Гатинга нәрсә дип тә җавап бирергә белмичә, Данир бераз
уйланып утырды. Хәер, мәсьәләнең бу ягы аны бөтенләй кызыксындырмый
иде. Әгәр гел тискәре ягын гына уйласаң, электр да уйлап табылырга тиеш
түгел иде. Атом-төш энергиясенең дә куркыныч яклары күп. Ә алар уйлап
табылган. Һәм кешелек аларны үзенә хезмәт иттерә башлаган.
Ләкин Данир, әңгәмәдәшенә боларны мисал итеп китереп, үзенең
хаклы икәнен расларга җыенмады. Галим кеше буларак, Вахит Гатин үзе
дә боларны яхшы белә.
Әнә шулай итеп, тора-бара әңгәмә Данир өчен кызыксыз була башлады.
Ул үзенең фәнни эшләренә карата Гатиннан хуплау теләгән иде. Хәтта аны
гамәли яктан тормышка ашырырга ярдәме дә тимәс микән дип өметләнгән иде.
Ахыр чиктә, бүгенге симпозиумның әһәмияте турында бераз әңгәмә
куертып алгач, доктор Вахит Гатин соңгы мәртәбә бокалын күтәрде дә:
«Киләчәктә сезнең фәнни эшләрегезнең кыйммәте әйтеп бетергесез зур
булачак», – дигән дежур тост әйтеп, бокалын төбенә кадәр бушаткач, бик
нык арыганлыгын сылтау итеп кунакханәгә ашыккан Данир белән дустанә
генә саубуллашып, аны ишеккә кадәр озата чыкты.
(Дәвамы бар)
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев