Логотип Казан Утлары
Повесть

АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның ахыры)

Шулчак капка артында, сиренасын кычкыртып, тормозларын яман чыелдатып, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Ике-өч минут та узмагандыр, ярымачык капкадан носилка күтәргән ак халатлы медицина хезмәткәрләре йөгереп килеп керделәр дә, җирдә яткан дистәләгән «кеше»не күреп, гаҗәпләнүдән тораташ катып туктап калдылар.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

* * *
«Robo-Homo» предприятиесе янына делегация вәкилләре төялгән машина
килеп туктауга, сөйләшүләр алып барырга тиешле берничә кеше – шәһәр
мэры Радик Мостафин, Данир Ярми, бер электрон машиналар белгече һәм,
хәл көч куллануга барып җитсә дип, оператив төркемнән бер полицейский
предприятие эченә Макс белән сөйләшүләр алып барырга керергә тиешләр
иде. Калган бер дистәләп оператив төркем, сигнал булганчы, машинада
утырып тора. Ә сигнал – промзонада тулысынча утлар сүнү.
Сөйләшүләр алып барырга тиешле төркем, ничек тә булса, предприятиедә
ут сүнгәнче, вакытны сузарга тиеш дип килешенделәр. Ә инде ут сүнүгә,
баштанаяк коралланган оперативчылар предприятие территориясенә үтеп
керәчәк.
– Мондагы һәр ишеккә электромагнитлы кодлы йозаклар урнаштырылган.
Электр уты сүнүгә, аларның барысының да бикләү механизмы сафтан
чыгачак һәм теләсә кайсы ишекне җиңел генә тартып ачарга мөмкин
булачак, – дип искәртергә дә онытмады Данир Ярми...
Кирәге чыга калса дип, мэр ак чүпрәк тә әзерләгән иде. Янәсе, тыныч
сөйләшүләр өчен килгән делегация билгесе. Тик предприятиегә хуҗа
булып алган роботлар аның ни өчен икәнен барыбер аңламадылар. Капкага
якынлашуга: «Кулыгыздагы ул ак әйберне җиргә ташлагыз!» – дигән әмер
яңгырады. Мостафин ак әләмен җиргә томыргач кына, капка йозаклары
шалт-шолт ачылды.
Делегацияне каршыларга Макс үзе һәм пистолет белән коралланган
тагын бер робот чыгып басты. Капканың эчке ягына шулай ук пистолетлы
робот куйганнар. Максның билендә дә пистолет кобурасы күренә. Димәк,
өч пистолет монда. Берсе кайда икән? Аңлашыла, тотыкларны сакларга да
кораллы робот куйган булырга тиешләр. «Дүртенче пистолет шундадыр,
әлбәттә» дип уйлап алды Данир.
Макс делегациядәгеләрнең барысын да кертергә ашыкмады.
– Сез нишләп шулай күп? – дип сорады ул, керүчеләрнең әле берсенә,
әле икенчесенә карап. – Кайсыгыз шәһәр мэры?
Мостафин алгарак чыкты.
– Син үт! – диде Макс, аны җиңелчә генә эчкә этеп.
Аннан соң ул Данирга текәлде. Һәм... таныды, әлбәттә. Соңгы вакытларда
предприятиегә еш килеп, күзгә чалынган кешене ничек танымасын.

– Ә менә син безгә еш килә идең. Әйдә, үт, – диде, шулай ук җиңелчә
генә мэр артыннан эчкә этте.
– Программалар белән эшләүче ЭВМчы бармы? Кайсыгыз? – дип
мөрәҗәгать итте килүчеләргә Макс.
Программалаштыручы, кулын күтәреп: «Мин», – дигәч, аны да эчкә
үткәрде.
– Менә шушы өчегез җиткән.
Мостафин, оперативчыга күрсәтеп, «Бу – минем беренче иң кирәкле
урынбасарым, аны да кертегез», – дисә дә, киребеткән робот кулын селтәп:
«Артык кеше – артык мәшәкать», – дип, калганнарны кире борды...
Предприятие территориясенә килеп керүгә, Макс, ЭВМчы егетне
конвоир-робот карамагына тапшырып: «Син Интернет челтәрләр буенча
бу белгечне үзебезнең программист янына озат. Ә мин боларны югары
катка, Костин кабинетына алып менәм. Рәсми сөйләшүләрне шунда дәвам
итәрбез. Син озак торма, кабинет ишеге төбенә менеп бас. Сөйләшүләр
алып барырга комачаулаучылар булмасын, сакта торырсың», – дип күрсәтмә
биргәч, шәһәр мэры Мостафин белән Данир Ярмине үзе белән әйдәкләп,
лифтка таба алып китте.
Директор кабинетында Костинның уңайлы кәнәфиенә сеңеп бетеп
утырган Макс үзен Костиннан ким тотмагандыр! Каршысында утырган
Мостафин белән Данир Ярмигә ул озаклап, сынап карады. Бу ике кешенең
психологик халәтләрен сынамакчы булгандыр, бәлки. Бик мөмкин. Аның
программасына әңгәмәдәшенең эчке кичерешләрен анализлау мөмкинлеге
дә кертелгәнен Данир яхшы белә. Һәрхәлдә, роботның кеше күзенә бик
нык охшатып ясалган оптик күзәтү приборының ара-тирә җемелдәп алуын
Данир аермачык күрде. Бу кадәр нечкәлекләренә Мостафин игътибар да
итмәгәндер. Ул бит әле һаман да каршысында утыручыны робот дип түгел,
чын кеше итеп кабул итә булса кирәк.
Берара шулай күзгә-күз карашып утыргач, Макс телгә килде. Тик
аның ярты сәгатьләп сөйләгән монологы шәһәр мэриясендә компьютер
мониторыннан ишеткән мөрәҗәгатьне сүзен-сүзгә кабатлаудан гыйбарәт
иде. Монда һәр сүзе, интонациясе бик нык тәңгәл килүгә гаҗәпләнәсе генә
кала инде. Кеше булса, шулкадәр мәгълүматны кәгазьдән укып маташыр иде.
Ни әйтсәң дә, электрон хәтер кеше хәтеренә караганда күпкә өстен шул...
Аннан соң робот-Макс ни өчен виртуаль дөньяга нәкъ менә алар –
роботлар хуҗа булырга тиешлеге турында озын һәм ялыктыргыч монологын
башлады. Янәсе, Интернет дөньясына һәм, гомумән, икътисад, финанс,
җитештерү тармакларына кагылышлы җитди электрон документлар саклана
торган мәгълүмат базаларына ясалма интеллектка ия роботлар хуҗа булырга
тиеш. Ә кешеләргә исә, холыкларына һәм акыл дәрәҗәләренә туры килешле
күңел ачулар, мәҗлесләр, тамашалар, эчү, типтерү кебек эшләр хас...
Шунда Данир сәгатенә күз төшереп алды. Роботларны зарядкага
тоташтыру вакыты җиткән. Чыннан да, шулчак Макс кинәт урыныннан
кузгалып, ишеккә юнәлде. Робот «инстинкты»... Роботлар үзләренә
программалап кертелгән төп вазифаларны төгәл үтиләр. Плансыз килеп
кергән бернинди гадәттән тыш хәл дә аларга төп эшләрен башкарырга
комачаулык ясый алмый…

Ул, чыгып киткәнче, ишек артында торган сакчы-роботны чакырып
кертеп, ишек янына бастырып куйды. Үзе килгәнче, бүлмәдәгеләрне саклап
торырга әмер бирде, күрәсең. Алар үзара телефондагы кебек тавышсыз
аралашкач, Данир боларын эчке сизенү белән генә чамалады.
Конвоирчы робот түргә узмады, ишек янына басып, кулындагы
пистолетын әзер тотып, өстәл янында утыручы Радик Мостафин белән
Данир Ярмине күзәтә башлады. Димәк, монда «шылт» итеп тә булмаячак,
роботның видеокүзләреннән бернинди хәрәкәт тә читтә калмый. Макс кире
әйләнеп килгәнче, ул монда бәйләгән эт шикелле сакта торачак. Урыныңнан
селкенеп кара, Макс әмер биргән булса, ике дә уйламыйча тәтегә басуы да
бар! Ә иң мөһиме – тагын берничә минуттан бөтен предприятиедә утны
сүндерергә кирәклеге турында «Электр челтәре» компаниясенә кичекмәстән
шалтыратырга кирәк. Тик баштан, утны сүндергәнче, тотыкларны азат итәсе
бар. Юкса, роботлар, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, тоткынлыктагы теге
биш кешене «расходка» чыгарырга да күп сорап тормаслар...
Әлбәттә, бу хәлдә нидер кылырга кирәк. Данир хәйләгә кереште:
сиздермичә генә Мостафинга күз кысты да башы белән өстәлгә сыгылып
төште. Үзе ыңгырашып: «Уф, хәлем китте, су бирегез, үләм!» – дип
ыңгыраша башлады. Әлбәттә, мондый көтелмәгән хәлдә нишләргә
кирәклеген робот-конвоир белми. Мондый штаттан тыш хәлләрдә нәрсә
эшләргә кирәклеге аның программасына кертелмәгән бит, өстәвенә, Макс
та кисәтмәгәндер? Юк, әлбәттә! Ул Данирның хәйләле алым кулланасын
алдан каян белсен?! Роботларда эчке сизгерлек – интуиция юк. Ә инде
хәзер хисләнү кертелгәч, аларга программаларын үзлектән камилләштерү
өчен еллар кирәк булачак. Кешеләрнең роботлардан иң зур өстенлеге әнә
шунда. Роботны әллә нинди силикон матераллар белән тышласаң да, аңына
бик текә программалар кертсәң дә, машина машина шул инде...
Шулчак мэр да эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды булса кирәк: «Нәрсә
карап торасыз, кеше үлә бит хәзер, су китерегез», – дип боерды ул, роботка
карап. Хәзер инде монда роботның ясалма аңына сыешмый торган нәрсә
килеп чыкты. Бик катлаулы математик гамәлләрне дә мизгел эчендә исәпләргә
сәләтле машина сабый бала өчен дә беркатлы булган хәйләгә килеп капты. Ул,
каударлангандай, як-ягына каранды, суны каян алырга кирәклеген эзләде булса
кирәк. «Әнә, өстәлдәге графин тулы су, шуннан алып бирегез!» – диде мэр.
Робот графиннан стаканга су агызу өчен өстәл янына килде һәм шунда
гадәти кешеләргә хас булмаган тупас хата ясап ташлады: су агызганда
бер кулы белән стаканны, икенчесе белән графинны тотарга кирәк
булганлыктан, пистолетын өстәлгә куйды. Данир шуны гына көтеп торган
иде: мәче җитезлеге белән пистолетны алып, роботның баш чүмеченә
терәп диярлек берничә мәртәбә атты. Робот бөтен гәүдәсе белән калтырана
башлады һәм башы белән өстәлгә капланды. Аның башындагы пуля ясаган
тишектән кара кучкыл төтен бәреп чыкты, бүлмәгә пластмасс һәм янган
резин исе таралды. Роботның баш чүмече эчендә нәрсәдер чытырдап
яна башлады. Ярый әле, шулчак мэр графинны тартып алды да башына
бик мул итеп су сипте. Кызган тимергә су сипкәндә генә чыга торган
чыжылдаган тавыш ишетелде. Роботның башындагы тишектән куе ак пар
күтәрелде. Ул бөтенләй хәрәкәтсез калды. Бары тик күкрәк турысында киеменә беркетелгән кечкенә генә лампочка бер янып, бер сүнеп җемелди
башлады, әлегә сафтан чыкмаган динамиклардан «пип-пип-пип» дигән
тавыш ишетелде. Бу – авария сигналы.
– Моннан тизрәк китәргә кирәк. Роботлар эчке телеэлемтә аша бер-
берсенең халәтен ерак аралардан торып та беләләр. Бик тиздән монда
Макс-робот килеп керәчәк. Әйдәгез, ашыгыйк, – дип, мэрны үз артыннан
ияртте Данир.
Кабинеттан чыгып, пыяла гөмбәз аша аска караганнар иде, чыннан да,
астан Макс-роботның лифтка таба йөгереп узганы күренеп калды. Шунда
Данир гөмбәз палубасының икенче ягында да нәкъ шундый ук лифт булуын
исенә төшерде дә шул тарафка йөгерде.
Макс, директор кабинетына күтәрелеп, андагы хәлне күргәнче һәм
шуны «баш миендә» әвәләп анализ ясаганчы, подвалда бикләп куелган
тотыкларны коткарырга кирәк. Өстәвенә, алдан сөйләшенгән буенча, электр
станциясендәге гомуми рубильниктан утны сүндерер вакыт та якынлаша.
Тизрәк, тизрәк, тизрәк!
Ярый әле, хуҗалык бинасы подвалына төшә торган лифт, теләсә кем
анда төшә алмасын өчен, конспирация максатларыннан булса кирәк, өскә
күтәрелә торган лифттан аерым ясалган. Юкса Максны күрмичә, аның
белән борынга-борын очрашкан булулары да ихтимал иде...
Хуҗалык бүлеге бинасының подвалына төшеп, тотыклар ябылган бүлмәгә
якынлашканда, аның ишеге янындагы роботның арлы-бирле йөренгәнен күреп,
Данир стенага сыенып туктап калды. Мэр да аның хәрәкәтләрен кабатлады.
Бу вакытта сакчы-робот капма-каршы якка бара иде. Ул бу якка борылганчы,
пистолеттан атып, аны сафтан чыгарырлык ераклыкка җитәргә кирәк. Ул араны
Данир йөгереп диярлек үтте һәм, робот үз якларына борыла башлаганда гына,
төбәп, аның башына атты. Менә бит, фәнни эшләрдән буш вакытларда ату спорты
белән шөгыльләнүнең файдасы: ул «мишень»га бик төз тидерде. Өстәвенә,
саранланып та тормады: патроннар обоймасын тулысынча бушатты. Роботның
баш чүмече тишкәләнгән кәстрүлгә охшап калды. Бу хәлдә аның башындагы
идарә үзәге тулысынча сафтан чыккан иде, әлбәттә. Ул инде нинди дә булса
аңлы хәрәкәт ясаудан мәхрүм. Хәер, бик тиздән робот, җиргә йөзтүбән капланып,
бөтенләй хәрәкәтсез калды. Данир үзенең кулындагы магазины патроннардан
бушаган пистолетны читкә тотып томырды да роботның пистолетын алды.
Ә бу вакытта Мостафин «Электр челтәре» компаниясенә шалтыратырга да
өлгергән иде. Шулчак бөтен җирдә ут сүнде. Димәк, хәзер алдан килешенгәнчә,
урамда калган оператив төркем предприятие территориясенә үтеп керәчәк.
Данир, кесәсеннән телефонын алып, аның фонарен кабызды. Хәзер
ишектән керү өчен бернинди код та, ачкыч-фәлән дә кирәк түгел. Электр
сүнгәч, электрон йозаклар сафтан чыккан иде. Ишек җиңел генә ачылды.
Бүлмәдә куллары артка каерып бәйләнгән биш кеше утыра. Аларның
бәйләрен чишү шактый вакытны алды. Роботлар ялкауланмаган, тиз генә
чишелмәслек итеп, боргычлап-боргычлап төйнәгәннәр.
Кулларын чишкәч, Костин, беләзегендәге кысып бәйләнгән баудан
калган эзләрне угалап, Данирны шелтәләп маташкан булды:
– Нигә шулай бик озак? Тизрәк килеп булмый идеме? Без монда ни тере,
ни үле дигәндәй…

– Әле менә шушылай килеп җиткәнгә рәхмәт әйт! – дип, аны ярты
сүздән бүлде Данир.
– Нишләп монда ут юк? – дип, боеручан тонга күчте Костин.
Әлбәттә, ул монда үзен хуҗа итеп тоя, һәм биредә аның тарафыннан
әйтелгән һәр сүз тиешенчә кабул ителергә һәм берсүзсез үтәлергә
тиешлегенә ияләнеп беткән.
– Баш күтәргән роботларны электр чыганагыннан мәхрүм итү өчен,
махсус шулай эшләнде, – дип җавап бирде Данир.
– Ә, аңлашылды, – диде Костин, монысына артык исе китмәгәндәй.
Ул әле аның гаебе белән килеп чыккан гадәттән тыш хәл аркасында,
үзенең «Robo-Homo» предприятиесен генә түгел, ә тулысынча, шәһәрдәге
промзонаны электр энергиясеннән өзгәннәрен башына да китереп карамый
иде булса кирәк.
– Ник монда торабыз соң, әйдәгез, өскә, беренче катка. Анда, ичмасам,
тәрәзәләрдән яктылык төшәдер, – дип, башкаларны үз артыннан ияртмәкче
иде, тик Данир аны җиңеннән тартып туктатты.
– Ашыкма, Борис Семёнович, – диде ул. – Беренчедән, андагы роботларда
менә бу оператив төркемдәгеләрдән алган пистолет бар. Алар аннан
файдалана беләләр. Беркемне дә, хәтта сине дә кызганып тормаячаклар.
Икенчедән, белүемчә, подвалның югары катына лифт ярдәмендә генә менәргә
мөмкин. Ә ул электрсыз эшләми. Бик теләсәк тә, менә алмаячакбыз...
– Нәрсә, хәзер без шушында дөм караңгыда яшеренеп ятарга тиеш
булабызмыни? – дип, һаман үзенең ризасызлыгын күрсәтте Костин. – Ә
утны кайчан бирәләр соң?
– Күпкә түзгәнне азына гына түзәргә туры килер. Ботканы үзебез
пешердек түгелме? Югарыда оператив төркем үз эшен эшләсен инде. Юкса,
монда кирәкмәгән корбаннар да булырга мөмкин. Ә утны тагын ярты сәгать
чамасы вакыт узгач кына бирәчәкләр, – диде Данир.
Аның сүзләрен раслагандай, югарыдан «шарт-шорт» аткан тавышлар
ишетелгәләп алды. Атышалар бугай...
Чыннан да, ярты сәгать чамасы вакыт узуга, гөлт итеп ут кабынды.
Шуны гына көткәндәй, Костин алга, лифт ягына ыргылды. Аны бу халәттә
беркем дә тотып кала алмас иде. Данир да, мэр да аның артыннан чак-чак
кына лифт кабинасына кереп өлгерделәр, ишек ябылды.
Ишегалдына килеп чыккач, андагы күренештән Данир гаҗәпләнеп калды.
Җирдә дистәдән артык робот ята иде. Дөрес, аларның робот икәннәрен,
биредә еш булганга, Данир һәм Костин гына аңлады. Ә мэр авызын ачты да
калды. Аның йөзенә бик нык шөбһәләнү билгеләре бәреп чыкты.
– Бу нәрсә? Дистәләп кеше аяк сузган бит монда. Мин... мин бит
операцияне корбаннарсыз ерып чыгарга дип әйттем түгелме?
– Борчылмагыз, Радик Альбертович, болар кешеләр түгел, ә роботлар.
Аларны атып үтермәгәннәр, нибары батареялары утырган, әнә, күрәсезме,
күкрәкләрендәге авария лампалары янып-сүнеп тора. Кайберләренең
гәүдәләре тартышып куйганы сизелә, аларының батареяларында азрак
электр көчәнеше калган... Операцияне корбаннарсыз башкардык дияргә
тулы нигез бар, – дип әйтә башлаган иде Данир, шулчак Костин җирдә
яткан роботларны күздән кичерде дә:

– Ә Макс кайда? Болар арасында Максны күрмим. Аның батареясының
сыешлыгы башка роботларныкына караганда зуррак. Ул әле «исән» булырга
тиеш, – дип кычкырып җибәрде һәм, як-ягына каранып, күзләре белән
Максны эзләде.
Кинәт хуҗалык бинасы артыннан Макс килеп чыкты да, кулындагы
пистолетын туп-туры Костинга төбәде. Басып торучыларның барысы да аны
күреп, нәрсә кылырга белмичә аптырашып калдылар. Санаулы мизгелләр
эчендә нәрсә эшләп булсын соң?! Ә менә роботка, пистолет ядрәсенең
очыш траекториясен билгеләп, Костинның күкрәгенә төбәү өчен әнә шул
мизгелләр дә җитте. Кешеләр аңышып өлгергәнче, пистолет көпшәсеннән
ут чәчрәде. Шартлау тавышы яңгырады. Костин күкрәген тотып җиргә
капланды. Ләкин шул арада бер полицейский Макс-роботны да атып екты.
Баш чүмеченә ядрә тигән робот, пистолет обоймасында калган патроннарын
бушатканчы, тәртипсез рәвештә һавага ата-ата, җиргә егылды. Кешеләр
ягыннан башка зыян күрүчеләр булмады...
Шулчак капка артында, сиренасын кычкыртып, тормозларын яман
чыелдатып, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Ике-өч минут та
узмагандыр, ярымачык капкадан носилка күтәргән ак халатлы медицина
хезмәткәрләре йөгереп килеп керделәр дә, җирдә яткан дистәләгән «кеше»не
күреп, гаҗәпләнүдән тораташ катып туктап калдылар. Данир Ярми аларны
күреп алды, каударланып, үз янына чакырды.
– Нәрсә булды монда?.. Медицина ярдәменә мохтаҗ яралылар
бармы? – дип сорады медикларның берсе.
– Менә бу кешегә тизрәк ярдәм күрсәтегезче, – диде Данир Ярми, җирдә
яткан Костин гәүдәсенә ишарәләп.
Медиклар носилкаларын җиргә куйдылар. Берсе Костинның пульсын
тикшерә башлады. Шактый торгач, ул башын күтәрде:
– Бу кешегә медицина ярдәме кирәк түгел инде. Ул үлгән, – диде дә,
тәртипсез рәвештә яткан роботлар ягына ишарәләп: – Ә тегеләр арасында
яралылар, медицина ярдәменә мохтаҗлар юкмы соң? – дип сорады.
Бу минутларда Данир Ярми аны ишетмәде дә. Әле берничә минут элек кенә
җир җимертеп яшәрлек көч-куәте булган кеше хәрәкәтсез ятсын әле! Ә иң
үкенечлесе: үзе уйлап тапкан, төзегән, камилләштергән акыллы машиналары
аның үзенең үк башына җитте. Моңа кем гаепле соң? Костинның гыйльми
эшләрендә турыдан-туры катнашы булганга, Данир Ярми бу хәлләргә үзен
дә гаепле саный иде. Әгәр ул роботларга хисләр кертү теориясен уйлап
тапмаган булса, әлбәттә, ул хакта акылы белән даһи, ә холкы белән дуамалрак
Костин ишетмәгән булса, мондый аяныч хәлләр килеп тә чыкмас иде, бәлки.
Хәер, бөтен сәләтләрен фәнгә багышлап, хәтта шуның өчен гомерләрен
дә биргән галимнәр азмыни дөньяда?! Алар – беренчеләр. Беренчеләргә
һәрвакыт кыенга туры килә. Чөнки алар – әлегә кадәр таныш булмаган
сукмаклардан башлап баручылар. Алда ни көткәнен беркем дә белми. Әлегә
кадәр өйрәнелмәгән ул хәтәр сукмакларда сикәлтәләр, киртәләр генә түгел,
упкыннар да очрый икән шул.

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев