АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Минем теория әзер инде. Сез аны чиле-пешле ярымфабрикат дип уйлый күрмәгез. Барысы да тикшерелгән, өйрәнелгән һәм лаборатория шартларында тәҗрибәләр үткәрелгән. Дөрес, мин әлегә хисләр җыелмасын компьютер процессорында гына акылга кушып гамәлгә ашырдым. Ә менә сезнең кешесыман роботларда аларны сынап карасак?.. Бу бит... бу бит искиткеч!..
* * *
Данир Кызыл Яр шәһәренә самолётта гына очты. Әбәт вакытына
туры килде. Шуңа күрә аэропортка машинасы белән аны каршыларга
килгән Вахит Гатин аны эш урынына түгел, туп-туры ресторанга алып
барды. Иң кызыклысы шул: Гатин төшке ашка кайчандыр симпозиумның
уңышлы тәмамлануы хөрмәтенә шаулап-гөрләп узган мәҗлес булган бина
ресторанына йөри икән. Дөрес, бу юлы ул анда күп кешелек мәҗлесләр
үткәрелә торган бүлмәгә түгел, ә ике кешегә исәпләнгән җыйнак
бүлмәгә заказ биргән. Анда беркем комачауламый, тыныч, билгеле бер
температураны саклый торган кондиционер урнаштырылган.
– Монда ашау-эчү генә түгел, киеренке эштән соң психологик бушану
да аласың, тыныч кына сөйләшергә, фикер алышырга да уңайлы. Хезмәт
күрсәтү дә югары дәрәҗәдә оештырылган, – дип сөйләнде доктор Гатин,
аш бүлмәсендәге өстәл янына Данир белән капма-каршы җайлап урнашкач.
Аннары ул утыргыч култыксасына беркетеп ясалган кечерәк кенә
планшет шикелле приборның капкачын ачты да, андагы клавиатура
төймәләрен басып, нәрсәдер язды.
– Меню шушында. Үзеңә кирәкле ризыкка заказны шулай гына язып
җибәрәсе... Ә сез нәрсә ашарга телисез? – диде ул.
Данир да үзенең урындыгындагы шундый ук приборның капкачын ачты.
Экранда меню исемлеге күренде.
– Үзегез теләгән ризыкларны билгеләп куегыз, – диде Вахит Гатин.
Данир икенчегә дөге боткасы һәм кофе белән чикләнде. Гомумән, ул артык күп ашарга яратмый. Өстәвенә, монда ашау өчен килмәде ләбаса.
Планшет экранында «Сезнең заказ егерме минуттан әзер булачак!» дигән
язу чыкты.
– Ризыклар килгәнче егерме минутлап вакыт бар әле. Аңарчы иркенләп
сөйләшә алабыз. Һәрхәлдә, әңгәмәне башлау өчен моннан да уңайлы вакыт
булмаячак, – дип, сораулы карашы белән Данирга текәлде Гатин.
Данир Ярми аңа килүенең максатын телефоннан әйтеп тормаган иде.
Тик Гатин аның бары тик бер үтенеч белән – акыллы машиналарга хисләр
кертү турында үзара хезмәттәшлек итешүне гозерләп йөрүен чамалый,
билгеле. Хәер, тавык төшенә тары керә диләрме? Гомерен фән тармагының
нәкъ менә шул юнәлешендә тикшерү эшләренә багышлаган кешенең бар
уе үзе ясаган ачышларны гамәлгә ашыру, әлбәттә.
– Вахит Галләмович, миннән – теория, сездән – гамәли эшләр дип
әйтимме? Белүегезчә, мин инде күптән үземнең хезмәтләремне тормышка
ашыру турында хыялланам. Акыллы машиналар ясау, сәнәгатьне
роботлаштыру өлкәсендә дөньяда иң алдынгы корпорация хуҗасы буларак,
сезгә мөрәҗәгать итмичә, кемгә барыйм?..
Гатин каршысында утыручы әңгәмәдәшенә сынаулы караш ташлады.
Аның эчке халәтен аңларга теләгәндәй, озаклап йөзенә карап утырды. Бәлки
алай да түгелдер. Гомумән, әлегә ул бу әңгәмәгә бик үк әзер түгел һәм ни
дип җавап бирергә белмичә тора булса кирәк.
– Данир әфәнде, яхшы теоретик буларак мин сезне хөрмәт итәм.
Симпозиумда фәнни даирәләр арасында ясаган чыгышыгыздан соң
хөрмәтем аеруча артты. Акыллы машиналарга хисләр дә кертү, гомумән,
теләсә кемнең хисләренең күчермәсен алу, сканлаштыру һәм аны цифрлы
форматта саклау мөмкинлеге!.. Болар – кибернетикадагы күп кенә катлаулы
мәсьәләләрнең гениаль чишелеше! Әлегә кадәр бу тармакта эшләгән теләсә
кайсы галим шаккатарлык! Алай гына да түгел, сезне... сезне теләсә кайсы
классик бөек галим белән янәшә куярга булыр иде...
Үз хезмәтеңә карата мактау сүзләре ишетү һәркемнең күңеленә сары май
булып ята. Әгәр ул сүзләр Вахит Гатин кебек танылган галим авызыннан
чыкса, аның тәэсире тагын да көчлерәк. Тик Данир коры мактауларга гына
риза түгел. Тизрәк бу фәнни эшләрен тормышка ашыру кызыксындыра аны.
Ә доктор Гатин һаман да, «пустышка» каптырып, сабый баланы алдаган
шикелле ни өчендер шушындый мактаулар белән чикләнә. Симпозиумның
ахыргы көнендә бергә-бер калып сөйләшкәндә дә, ул мактаудан ары уза
алмады. Үзара хезмәттәшлек турында сүз чыккач, сүзне бик шома гына
кирегә борды.
– Әгәр коры мактаудан, салпы якка салам кыстырудан эшкә күчсәк?..
Вахит Гатин бу сүзләрне ошатмады, әлбәттә. Йөзе җитдиләнде, хәтта
бераз кырысланды кебек. Үзенә аң-белем бирергә җыенган укытучысына
каршы әйткән укучы кебегрәк килеп чыкты. Шулай да бу халәтен
сиздермәскә тырышуы әллә каян күренеп тора. Сүзләрен үлчәп кенә сөйли.
– Әлегә кадәр без җитештергән роботлар үзләренә бирелгән программа
нигезендә эшли һәм шуннан аз гына да тайпылмый иде. Әгәр без аларга
хисләнүне кертсәк, минем уемча, хәл үзгәрәк булачак... Кыскасы, эмоция
ул һәрвакыт салкын акыл белән эшләргә комачаулык иткән…
«Рobo-Homo» предприятиесенә барганда, машинада Костин әйткән сүзләр
исенә төште Данирның. Ул да шушының кебегрәк фикер белдергән иде. Болар,
сөйләшеп куйгандай, икесе дә бер нәрсәне тәкрарлый. Шуңа да карамастан,
бу теорияне гамәлгә ашыруда икесе ике төрле фикердә. Аңлашылмый.
Шулчак ишек ачылды, һәм кулына тәлинкәләр тезелгән аскуйма тоткан
хатын-кыз керде. Аны күрүгә Данирның йөзе яктырып китте. Керүче
симпозиумның ахыргы көнендә оештырылган мәҗлестә аларга хезмәт
күрсәткән Аня иде.
– Менә бу кызыгызны хәтерлим. Аня бит әле?..
Ул шунда Костинның кабул итү бүлмәсендә нәкъ шуңа охшаган Таня
исемле кызны исенә төшерде. Чыннан да, кызлар бер-берсенә бик нык
охшаганнар. Аларны игезәкләр дип уйлап ялгышмаган бугай Данир. Ул бу
хакта Гатинга әйтмәкче иде. Ярый, вакытында тыелып калган. Юкса Гатин:
«Син Костин янында булдыңмыни? Нишләп йөрдең?» – дип кызыксынмый
калмас. Бернәрсә әйтмәгәндә дә, күңелендә бу сүзләрнең юшкыны утырып
калыр иде әле.
Вахит Гатин, ни өчендер, бөтен йөзе белән балкып елмайды. Аннан
кинәт кенә:
– Нәрсә, Аня ошыймы әллә үзеңә? – дип сорап куйды.
Данир, яхшырак күрергә теләгәндәй, Аняга тагын бер мәртәбә текәлеп
карады. Килешле генә матур гәүдә, йөз-кыяфәте дә төшеп калганнардан
түгел. Дөрес, бераз бизәнгәнгә охшый. Ләкин бизәнмәсә дә, матур булыр
иде. Униформасы да гәүдәсенә ятып тора. Үз-үзен тотышы да бик итагатьле.
– Теге көнне симпозиум барышында да хезмәт күрсәтүче персоналга
аерым игътибар иткән идем. Егетләрегез дә, кызларыгыз да махсус сайлап
җыйгандай: матур, күркәм, гәүдәләре дә спортчыларныкы шикелле сылу,
хезмәт күрсәтүләре дә югары дәрәҗәдә... Әйе, Аня ошамаслык хатын-кыз
түгел... Бер кашык су белән кабып йотарлык...
Данир сүзләрен әйтеп бетермәде, һич көтмәгәндә, ирексездән,
бугазындагы төерен уйнаклатып, авызына җыелган төкереген йотып куйды.
Аннан соң бу халәтеннән оялган төсле, карашын Гатинга юнәлтте. Аның
әлеге «кыланмышын» мыек астыннан елмаеп күзәтеп утыручы доктор
тыелып кала алмады, кычкырып көлде.
– Әгәр ошаса, кичеңне шушы чибәркәй хозурында үткәрергә теләсәң,
минемчә, ул каршы булмас... Моны оештырырга була... Кичен кунакханәдә
кал, – дигәч, үрелеп, янәшәдән ышкылып кына үтеп баручы Аняның арт
шәрифләренә учы белән шапылдатып алды хәтта.
Аның әлеге тыйнаксыз гамәленнән оялып, Данир читкә борылды.
Гомерен фәнгә багышлаган, шул эштә чәчләре агарган, карап торышка
бик җитди бу кешедән моны көтмәгән иде. Гомумән, өлкән кешегә килешә
торган гамәл түгел. Бәлки монда хезмәт күрсәтүче персонал хуҗасы ни
әйтсә, шуңа ризалашып, ни кыланса, шуңа күнеп, ияләнеп беткәндер?
Ә Гатин шуннан файдаланып, кулын озайтадыр, бу тыйнак кыз барыбер
каршылык күрсәтмәячәген белеп кыланадыр?! Алай дисәң, әнә, Аня кискен
хәрәкәт ясап, Гатинның кулын читкә тибәрде. Бер адым читкә тайпылып,
«Кулыңны озайтасы булма!» дигәндәй, җитди генә бармак янады.
– Кая инде кичне кызлар хозурында үткәрү!.. Сез нәрсә?! Менә сезнең белән сөйләшәм дә кайтыр юлга чыгам... Аннан соң, мин бит өйләнгән
кеше. Өйдә алма кебек хатыным көтә, – дип сөйләнде Данир, кыен хәлдән
чыгарга тырышып.
Гатин тагын елмайды.
– Хатыным алма кебек дисең инде?.. Ә безнеке – хөрмә!
– Юк, мин сезнекен яманламыйм... Күрүемчә, Аня һәр яктан килгән... Тик...
Данир сүзләрен әйтеп бетерә алмады, шулчак көтелмәгән хәл булды: Аня
барган җиреннән кинәт сөрлегеп китте һәм янәшәдәге урындыкка ауды.
Хатынның хәле киткәнен күреп, Данир нишләргә белмәде. Ул Аняның
йөрәк өянәге башланды бугай дип уйлады. Чыннан да, йөрәге тотты булса
кирәк, шулай булмаса, кинәт хәле китеп егылыр идеме?!
Данир, урыныннан сикереп торып, аңа ярдәмгә ташланмакчы иде, Гатин
чабуыннан тартып туктатты. «Нишләвегез бу, аңа ярдәм кирәк... Медицина
ярдәме... «Ашыгыч ярдәм» чакыртыйк», – дип каударланды Данир, «Ашыгыч
ярдәм» чакыртырга җыенгандай, телефонына ябышты... Шулчак Гатин
үрелеп, Аняның кофтасының өске төймәсен ычкындырды. Ясалма сулыш
алдырырга җыена бугай дигән уй йөгереп узды Данирның башыннан.
Ләкин Гатин ясалма сулыш алдырмады. Ул кофтаның икенче төймәсен дә
ычкындырган иде, хатынның тәне ачылып, анда «молния» замогы күренде.
Гатин аның шудырмасын җиңел генә тартып ачкан иде, аннан төрле төстәге
нечкә электр үткәргечләре җыелмасы бүселеп килеп чыкты. Мунчала кебек
чуалган үткәргечләр төргәген күргәч, Данир телсез калгандай булды. «Сез?..
Сез?..» дип авыз эченнән ботка пешерде ул, әңгәмәдәшенә сораулы караш
ташлап. Гатин, кесәсеннән пультка охшаган әйбер алып, аны Аняга юнәлтте
һәм төймәләренә баскалады. Кыз хәрәкәткә килде. Ул башта күзләрен ачты...
– Сез Аняны тере кеше түгел, ә робот дип әйтмәкче буласызмы? – дип
сорады, шушы мизгелдә булып алган хәлләрдән һаман һушына килеп җитә
алмаган Данир.
– Ә сез нәрсә уйлыйсыз? Күргәнегезчә...
Данир «ык-мык» итте, ләкин бу минутларда аның башына бер акыллы
уй да килмәде. Бары тик:
– Нәкъ чын кешегә охшаган, – дип кенә әйтә алды.
Бу минутларда доктор Гатин бөтен күңеле белән тантана итә иде.
– Мин, сезгә сиздермичә генә, кесәмдә килеш, шушы пультның
төймәсенә басып, робот-Аняны энергия чыганагыннан, ягъни туендыру
блогыннан өздем. Ул шуңа күрә хәрәкәтсез калган иде... Менә хәзер
кабат пульт төймәләренә басып, аны кабыздым... Аня кабат хәрәкәтләнә
башлады... Ә сез сәламәтлегенә зыян килде булса кирәк дип уйладыгыз
инде, шулаймы?..
Моның нәрсәсе бар инде, бик гади бит дигән кебек, ул иңнәрен
сикерткәләп алды. Тик Данир гына, гаҗәпләнүдән күзләрен зур ачып,
шушы кыска гына вакыт эчендә булып алган хәлдән һушы китеп утыра иде.
– Ә бит, чыннан да, гадәти тере кеше диярсең... Мин роботлар
җитештерүдә шулкадәр алга китеш булгандыр дип башыма да китерә
алмаган идем, – дип сөйләнде үзалдына Данир.
– Әйе, алар инде күптән безнең арада, – диде доктор Гатин, артык исе
китмәгәндәй, өстәлдәге кашык-чәнечкене кулларына алып.
Данирның кинәт башы әйләнеп китте, күңеле болганды һәм аны укшыта
башлады. Ул, хәлсезләнеп, урындыгына килеп утырды. Шулчак күзләрен
ачып, урындыктан торган һәм итәк чабуларын сыйпаштыргалап, киемнәрен
тәртипкә китергән Аня-робот, Данирның хәле киткәнен күреп, аңа таба
тартылды.
– Авырыйсызмы әллә?.. Ярдәм кирәкме? – диде ул, артык хискә
бирелмичә генә.
– Ә, әйе... Юк... Азрак су бирсәгезче, – диде Данир, уңайсыз хәлдән
чыгарлык бүтән чарасы калмагач.
Аня, графиннан стаканга су салып, Данирга тоттырды. Аны йотлыгып
эчкәч, Данирга бераз хәл кергәндәй булды. Ул урындыгына җайлап утырды.
Ә Аня, Данирның сәламәтлегенә куркыныч янамавына ышангач, савыт-
сабалар аскуймасын тотып, бүлмәдән чыгу ягына атлады.
– Хәтта ышанасы килми, ул нәкъ чын кешегә охшаган... Бернинди аерма
да юк, – диде Данир, һаман бер сүзләрне кабатлап, карашы белән Аняны
озатканда.
Гатин, уйларына бирелеп, бераз эндәшмичә утырды. Ул әле яңарак кына
булган хәлдән канәгать иде. Данирның сабыйларча кинәт югалып калуы
аңа бик ошады. Шулай булмый ни, роботлар өлкәсендә эшләүче галимне
дә шаккатыра алгач!..
– Аерма бар. Зур аерма, – дип башлады ул сүзен, шактый көттереп. –
Кем-кем, роботлар өлкәсендә эшләүче һәм, бигрәк тә, эмоцияләр турында
күпсанлы хезмәтләр язган галим буларак, бу аерманы иң беренче нәкъ менә
сез сизәргә тиеш идегез.
– Сез нинди аерма турында әйтәсез?
Данир, бернәрсә дә аңламаганын белдереп, иңнәрен сикертте. Гатинның
нәрсәгә киная ясаганын, чыннан да, төшенеп җитми иде әле ул.
– Теге көнне, симпозиумнан соң үткәрелгән мәҗлес вакытында өстәл
өстендәге тычканны исегезгә төшерегез әле.
– Әйе, тычкан... Гадәттән тыш хәл... Гомумән, ул Матвеев дигән җирән
чәчле адәм бераз сәеррәк бугай дигән уй калды миндә. Неформал. Шулай
булмаса, өстәл артында ашаганда да һич югы эшләпәсен салып утырыр
иде...
– Юк, мин Матвеевның үзе турында түгел. Өстәлдә тычкан күргәч,
мәсәлән, сездә иң беренче нинди хис туды?
Данир сорауга тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Ул, өстәлдә тычкан
күргән мизгелне кабат күз алдына китереп, шул чакта үзенең нинди халәттә
булуын искә төшерергә тырышты.
– Ниндидер җирәнү кебегрәк димме?.. Матур күренеш түгел,
билгеле, – дип әйтеп куйды ул, үзалдына сөйләнгәндәй.
– Ә менә тычкан күрсә, хатын-кыз нинди хис кичерә икән?
– Белмим, мин хатын-кыз түгел...
Гатинның шундый кирәкмәс сораулар биреп утыруына Данирның ачуы
да килде бераз. Ул әлегә кадәр әңгәмәдәше биргән сорауларны гел урынсыз
дип саный иде.
– Ә менә хатыныгыз тычкан күреп алса, нишләр иде? – дип, сорау алуын
дәвам итте бәйләнчек Гатин.
– Белмим, андый хәлдә калганын беркайчан да күргәнем булмады...
Куркыр иде, мөгаен...
– Менә-менә, – дип, Данирның җавабыннан канәгать калуын белдереп
елмайды Гатин. – Гадәти хатын-кыз идәндә тычкан күрсә дә, чырылдап
кычкыра. Ә монда... өстәл өстендә... ризыклар арасында... Өстәлнең безгә
каршы ягында утыручы яшь кенә ханымны исегезгә төшерегез, куркуыннан
кычкырып, урындыгына ук сикереп менде хәтта...
Данир ул хатынның, күлмәк итәге соуска буялып, уңайсыз хәлдә калуын
исенә төшерде.
– Ә менә Аняның үз-үзен тотышына игътибар иттегезме?
– Ул чакта кинәт булып алган көтелмәгән хәлдән үземнең дә күзем
томаланган иде... Ничектер, бөтенесен күреп тә бетермәдем кебек, – диде
Данир, ниндидер гаеп эшләп тотылган баладай читенсенеп.
– Аня тычканны койрыгыннан эләктереп алды. Кая инде монда курку
турында сүз булырга мөмкин?! Тагын да көлкелесе шул: ул аны соңыннан
кесәсенә салып куйды.
Соңгы сүзләренең тәэсир көчен тагын да арттырырга теләп, Гатин тыела
алмыйча шаркылдап көлә башлады.
– Аңлыйсызмы... кесәсенә салды... Тычканны күрүгә, куркуыннан
егылып китәргә тиешле хатын-кыз бернинди икеләнүсез аны кесәсенә
сала...
– Әйе, сәеррәк шул...
– Аның әнә шул халәте теләсә кайсы гадәти кешене гаҗәпләндерергә
тиеш иде. Беренче чиратта, сезне, әлбәттә. Ни өчен ул үзен шулай тота?..
Данир дәшмәде. Менә хәзер кызып-кызып сөйли башлаган Гатинны
аның сүзләре генә туктата алмас иде.
– Ә мин беләм ни өчен икәнен, – дип дәвам итте ул сүзен. – Чөнки анда
хис юк. Курку хисе дә, җирәнү дә, оялу да... гомумән, бернинди хис тә...
Аня-робот таш курчак шикелле. Ул хисләнә белми. Аңа хисләр ят. Әнә
шул ягы белән гадәти кешедән нык аерыла да инде ул. Роботлар үзләренә
кертелгән программадан артыгын белмиләр. Программада күрсәтелгән
гамәлләрне генә башкаралар...
– Тик мин Аняның елмайган чакларын да күрдем, йөзе җитдиләнеп
калган вакытлары да, кешене игътибар белән тыңлап торгандай мизгелләре
дә булды.
– Ә алары мимика мускулларының кирәкле вакытка туры китереп,
билгеле бер халәтне күрсәтү өчен генә. Ул роботның үзе өчен бернәрсә дә
түгел. Бары тик әңгәмәдәшен сүзләренең ихласлыгына ышандыру өчен
кирәк...
Данир, тагын нинди дәлилләр китерергә инде дигәндәй, уйга калды.
Аннан капылт кына:
– Менә хәзер генә, сез аңа кагылгач, Аня кискен хәрәкәт ясап, сезнең
кулны читкә тибәрде. «Кулыңны озайтасы булма!» дигәндәй, бармак та
янады әле. Әгәр ул бернинди хиссез «таш курчак» булса, кагылу гына түгел,
чишендереп бетерсәгез дә, бернинди каршылык булырга тиеш түгел иде
кебек? – дип әйтеп салды.
– Монысы да программа белән кертелгән. Аня шикелле роботлар, нигездә, гомуми туклану урыннарында, рестораннар системасында хезмәт күрсәтәләр.
Аның ише җирдә, үзегез беләсез, бераз салып алгач, хатын-кызның итәк
астына үрелүче клиентлар да булмыйча калмый. Шуңа күрә барысы да алдан
уйланылган. Бу сезгә Матвеевның тычканы түгел инде. Өстәлдә тычкан йөрү
гадәти хәл түгел. Андый очракта официантның реакциясе нинди булырга
тиеш, ул программага кертелмәгән. Шуңа күрә, ул чакта Аня-робот үзенең
программасында булган хәрәкәт алымнары белән гамәл кылды... Кабатлап
әйтәм, чынлыкта роботлар бернинди хис тә кичерми.
Гатин әйткәннәрне кабат анализларга теләгәндәй, Данир берникадәр
вакыт үзе дә хискә бирелеп утырды.
– Мин ни дип әйтергә дә белмим. Барысы да гаҗәп дәрәҗәдә охшаган.
Барысы да төгәл. Кешеләргә охшаган роботлар ясау буенча сез шушындый
дәрәҗәгә ирешкәнсездер дип уйлап та карамаган идем. Искиткеч! – диде
ул, ниһаять, телгә килеп.
– Бөтенләй тулы охшашлык булсын өчен, инде хисләр генә җитми.
Шулай бит, хөрмәтле Данир әфәнде?!
– Чыннан да, тулы охшашлык булсын өчен хисләр генә җитми булып
чыга. Һәм нәкъ менә хәзер акыллы машиналарга хисләрне кертер вакыт
җиткән. Бу беләсезме... беләсезме... фәндә кискен алга китеш, зур сикереш
булачак. Без әнә шундый олы борылышлар алдында торабыз икән ләбаса.
Тиздән ул сәгать сугачак... Мин эшләгән теория буенча...
Данир дулкынланудан һәм кисәк килеп туган хисләр өермәсеннән
сүзләрен дә әйтеп бирә алмаслык дәрәҗәгә килгән иде.
– Тик бу урында ашыкмаска киңәш итәр идем. Әйдәгез, үзебез дә
хисләрне йөгәнлик бераз, – дип, аны «суындырырга» ашыкты Гатин.
– Ә нишләп, кешегә охшасыннар өчен, роботларга хисләр генә
җитмәгәнлеген үзегез үк әйтеп торасыз бит.
– Анысы шулай да... Тик башта моның нәтиҗәләрен уйлап-исәпләп
бетерергә кирәк. Бу кешелеккә нәрсә бирә? Көткән нәтиҗәләр булырмы?
Анысына, әлбәттә, күпьеллык өйрәнүләрдән соң социологлар, психологлар
гына җавап бирә алыр. Шулай булгач, синең проектны гамәлгә ашыру өчен
әле бик күп еллар кирәк булыр.
– Минем теория әзер инде. Сез аны чиле-пешле ярымфабрикат дип
уйлый күрмәгез. Барысы да тикшерелгән, өйрәнелгән һәм лаборатория
шартларында тәҗрибәләр үткәрелгән. Дөрес, мин әлегә хисләр җыелмасын
компьютер процессорында гына акылга кушып гамәлгә ашырдым. Ә менә
сезнең кешесыман роботларда аларны сынап карасак?.. Бу бит... бу бит
искиткеч!..
Данирның күзләре, очкынланып, янгандай яктырып китте. Ул еракта
нәрсәнедер күрергә теләгәндәй, карашын читкә юнәлдерде. Дулкынланудан
аның сулышы ешайды. Бары тик доктор Гатинның тыныч тавышы гына
аны хисләреннән аерды.
– Минем уемча, әлегә фән өчен нәкъ менә шушысы да артып ашкан. Ә
акыллы машиналарга хис кертергә иртәрәк әле. Беренчедән, кешелек моңа
әзер түгел. Икенчедән, хискә дә ия булгач, акыллы машиналар үзләрен ничек
тотарлар?! – Шул сүзләрне әйткәч, Гатин бераз сөйләвеннән туктап торды.
– Чынлыкта алар, ягъни акыллы машиналар, безнең арада. Һәм алар безгә шулкадәр нык охшаганнар ки, күргәнеңчә, без аларны чын кешедән аера
да алмыйбыз хәтта. Ә алар төрле тармакларда хезмәт куя. Гадәти кешеләр
шикелле үз эшләрен башкаралар. Теге көнге симпозиумда кунакларга
хезмәт күрсәткән барлык егетләр һәм кызлар да кешегә охшатып ясалган
акыллы машиналар, ягъни роботлар иде.
Бу сүзләргә Данирның исе-акылы китте...
Әбәтне сөйләшмичә генә ашадылар. Хәер, Данир доктор Гатиннан үзара
хезмәттәшлек турында бүтән уңай җавап ишетмәсен аңлап алган иде инде.
Моның белән өйрә пешмәячәк дип нәтиҗә ясады ул соңгы сөйләшүләрдән.
Ашап туйгач, тормыш-көнкүреш турында азрак әңгәмә корып
утырдылар. Ул арада робот-Аня кереп, бушаган тәлинкәләрне аскуймасына
җыя башлады. Данир аның һәр хәрәкәтен дикъкать белән күзәтте. Менә
бит, Гатин никадәр генә башкаларның салпы ягына салам кыстырмасын,
үзе дә тик ятмый икән ләбаса. Акыллы машиналар ясау буенча шундый
дәрәҗәгә ирешкәч...
Аның уйларын сизгәндәй, доктор Гатин:
– Кешегә бик нык охшаган бу егетләрне-кызларны Костин
предприятиесендә ясыйлар, – дип әйтеп куйды.
– Әйе, афәрин, Костин! Ул фәндәге һәр яңалыкны эләктереп алырга
гына тора, – дип ычкындырды үзе дә сизмәстән Данир.
Гатин аңа сынаулы караш ташлады.
– Костин – авантюрист ул! Әгәр фән тармагын сайламаган булса, аннан
җинаять дөньясының иң югары иерархия баскычында торучы «закондагы
карак» чыккан булыр иде. Баш шөрепләре әйбәт эшли эт җанның. Әгәр
ул шуңа дөрес юнәлеш бирә алса, фән әллә кайчан әллә кайда булыр иде.
Тик... Кызганыч...
Урамга чыгып, тротуар буйлап атлаганда да Вахит Гатинның «Алар
күптән безнең арада» дигән сүзләре Данирның башында кайнады.
Каршысына очраган һәрбер кеше роботтыр шикелле тоела башлады аңа.
Әнә бер хатын-кыз килә. Чәчләре, кашлары, хәтта күзләре, борыннары да
Аняга охшаган түгелме? Бәлки... бәлки ул роботтыр? Хатын Данирның
үзенә текәлеп каравыннан читенсенде бугай: карашын аска юнәлтте, кулы
белән итәкләрен сыйпаштырды, йөзе дә бераз кызарып чыкты шикелле. Юк,
бу робот түгел! Робот хисләнә алмый. Ә әнә теге яшь хатын?.. Ул да робот
түгел. Роботлар колакка «наушник»лар куеп, музыка ритмына селкенгәләп
бармас иде... Бәлки әнә тегесе?..
Тик бик тиздән Данирны каршы очраган һәркемнең йөзенә текәлеп,
тикшереп бару туйдырды. Ул киләчәктә Костин белән булачак сөйләшү
турында уйлый башлады. Әйе, хәзер инде аның белән нәрсә сөйләшәсен
ул тәгаен белә иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза фантастика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев