Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
– Кешеләр мәрхәмәтлерәк һәм гаделрәк булсыннар иде. Маңгай күзләре томаланганда, күңел күзе белән караңгылыкта да яктылыкны эзләп таба алсыннар иде. Марсо әнә шундый ул. Дөньяңны караңгылык каплаганда, уйларыңда яктылык сызыгы калсын, балам...
***
– Рәсса-а-ам? Синме? Син рәссам булырга лаек түгел!
Рус теле укытучысы Зинаида Николаевна барыбер якын итә
алмады Зөфәрне. Кимчелекле итеп күрә иде ул аны. Һәм әнә шул тырпаеп торган җирән чәчле, салам сыйраклы малай чатнатып,
мин рәссам булам, дип торсын әле. Юк, ниндидер татарчонокның
югары сәнгатькә борын сузуын берничек тә кабул итә алмады
ул. Үзенең бу мәсьәләгә карашын укучысына җай чыккан саен
сиздерә килде.
Бер караганда, бу мөнәсәбәт Зөфәрнең канатларын сындырырга
тиеш иде кебек. Ә ул бирешмәде. Мәктәптә бит әле аналарча
кайгыртучан Мария Павловналар да бар. Моннан тыш малай спорт
белән шөгыльләнә башлады. Казан сәнгать училищесында укыганда,
ул инде акробатика белән тәмам җенләнгән иде. Моның әҗерен
еллар узгач күрәчәк әле ул, СССРның спорт мастеры булачак. Әлегә
егетнең тагын бер яраткан шөгыле барлыкка килде. Ул да булса –
пантомима. Зөфәр сүзсез-нисез күңеленә тигән вакыйганы уйнап
бирә, кызык яки елак образлар тудыра һәм шуның белән бушана
белә иде.
Зинаида Николаевнаны оныткан иде инде ул. Кирәк бит, ә, бер
көнне театр тукталышы тирәсендәрәк юллары кисеште. Икесе дә
бер-берсен таныды, әмма укытучы дәшми-нитми генә узып китәргә
ниятләде. Зөфәр исә, кояштай балкып, каршысына ук килеп басты.
– Саулармысыз, Зинаида Николаевна! Ни хәлләрегез бар?
– Саумы-саумы...
– Ашыгасыз бугай... Ә мин менә сәнгать училищесына укырга
кердем, рәсемнәрем конкурста катнашты һәм...
Зөфәр җөмләсен тәмамлый алмады, Зинаида Николаевнаның
агарып китүен күреп, туктап калды. Ул аны култыклап алып озата
бармакчы иде, укытучы артка чигенде. Аннан саубуллашырга да
онытып, ашыга-ашыга юлның икенче ягына чыгып китте. Зөфәр
аның артыннан аптырап карап калды. Нишлисең бит: дөньяда бар
нәрсә үзгәрә, холык үзгәрми. Бөкрене кабер дә төзәтми, ахрысы.
Зөфәр спортзалга ашыкты, аңа күңел тетрәнешен спорт белән
чыгарырга, җанын чистартырга кирәк иде. Күрәсең, артыгын
мавыгып киткән, иптәшләренең үзенә эндәшүләрен дә ишетми икән.
– Зуфар, ты чего?
– Русча эндәшсәң, чукракланам, дидем бит инде мин сиңа, Фәрит.
– Тырышам татарча сүләшергә. Ә Гузель миннән көлә.
– Юктыр, Фәрит, көлмәгәндер... Гүзәл кимчелекләрдән көлә торган
кыз түгел...
– Шаярттым гына, Зуфарчик, не бери в голову. Гузель прекрасна
и влюблена в тебя!
– Гүзәл – әйбәт кыз, Фәрит.
– Вот заладил. Похоже и у тебя «түбә киткән».
Зөфәр эндәшмәде. Аның җитдилеген күреп, Фәрит тә ирештерүдән
туктады.
– Ни булды, Зөфәр?
– Барысы да әйбәт... Диплом эше генә менә...
Рәссамны ирекле диләр. Иҗат сәясәттән ерак дип тә өстиләр әле.
Ләкин бу – иллюзия. Иҗат кешесе әсәре белән халыкка мөрәҗәгать
итә. Ә бу, телиме ул, теләмиме – сәясәт. Ник дисәң, аның иҗатында
– караш. Ул илдә барган хәлләрне якларга яки протест белдерергә
мөмкин. Зөфәргә әнә диплом эше итеп Ленин портретын ясарга
куштылар. Җитмешенче елларның иң популяр темасы инде бу. Ә
Зөфәрнең бүгенге вазгыятьне чагылдырасы килә. Үзе яшәгән чорны,
аның кешеләрен һәм эшчеләрен.
Егетнең йөзе балкып китте.
– Оһо, наш художник засиял!
– Мин чыгу юлын таптым, Фәрит, таптым!
Һәм ул җае чыккан саен әтисе эшләгән тәмәке заводына йөри
башлады. Анда эшләгән Коля дәдәйне, Исмаилны, Азатны, тагын
әллә кемнәрне өйрәнде, аларны фотога төшерде, холыкларын, эчке
кичерешләрен отып калырга тырышты. Шулай итеп полотнода
1887 елның төрле холыктагы эшчеләре «туа» башлады. Менә алар
ораторның Алафузов заводында эш шартларын яхшыртырга кирәк
дигән таләп-нотыгын игътибар белән тыңлыйлар. Оратор – Ульянов.
Зөфәргә исә оратор – әтисе. Фронтовикның әлеге дә баягы гаиләләре
белән Үзбәкстанга күчеп китәргә мәҗбүр иткән чыгышы. Менә
Коля дәдәй, ораторга теләктәшлек белдереп, йодрыгын йомарлый, ә
Исмаил башын кәчтүм якасына яшеребрәк утыра... Арткы фонда –
Казан кирмәне. Бар да нәкъ бүгенгедәй...
Зөфәрнең диплом эше югары бәяләнде. Аңа Ленинградның Репин
исемендәге сәнгать институтына юллар ачык иде.
Тормышың яңа төсмерләргә баесын өчен күп кирәкми.
Җандашыңны табу да җитә. Гүзәл белән карашлары очрашкач,
Зөфәр кылт итеп Майҗамал әбисенең сүзләрен искә төшерде.
Әбекәй хәтереннән төрле кыйссалар сөйли һәм аларны Коръән
сүзләре белән беркетеп куярга ярата иде. «Йосыф-Зөләйха»ны
көйләгәннән соң: «Аллаһ кешеләрнең җанын кисәкчәләрдән яраткан.
Бу кисәкчәләр үзләренең Тәңресе итеп Аллаһны таныганнар, ә
Аллаһ аларга химаясен вәгъдә иткән», – дип әйткән иде. Менә
аларның да җаны табышты. Инде тормышларында бушлыкка урын
калмады. Бербөтен җаннарның фикерләре аваздаш, бер-берсе белән
аңлашырга бер карау да җитә икән. Җитәкләшеп атлап киткән бу
парга табигатькә походка чыкканда дуслары, гадәти көннәрдә бер-
берләренең хезмәттәшләре дә сокланып карады. Алар һәр чарада
бер бизәк булдылар. Көнләшүчеләр дә юк түгел иде, билгеле. Әмма
икең бербөтен булганда көнчелек белән аяк чаларга маташулар әллә
ни куркыныч булмый.
***
Хәзерге самолётлар теге чактагы кебек гүелдәми шул. Зөфәр «куян»
булып Үзбәкстанга очкан чагын искә төшерде дә елмаеп куйды. Ә
бит аның нияте чынга ашты: штурвал артына утырмаса да, ул очарга
өйрәнде. Иҗат аның өчен очышларның иң ләззәтлесе иде. Кулына
кылкаләм алса, ул параллель дөньяларны гизә, андагы балкышларны
картиналарында сурәтли. Кылкаләм аның каршында утырган кешенең
калебенә үтеп керергә, аның белән сүзсез генә аңлашырга да ярдәм
итә әле. Әнә бит, драматург Туфан Миңнуллинның портретын карарга
килгәч, режиссёр Марсель Сәлимҗанов та шактый гына дәшми
торды.
– Мин сиңа үземнең портретны ясарга рөхсәт итмәс идем,
Зуфарчик. Син монда Туфанюганың татар халкына хас саранлыгын
чагылдыргансың, – диде.
Ошаган иде аңа дустының портреты. Театрга берсүзсез алдылар аны.
Аннан тагын берничә портретка заказ бирделәр әле. Сәлимҗановның
үзен дә ясады Зөфәр. Аның портретында тамашачылар Марсельнең
ныклы үзәген, спортчыларга хас холкын күрделәр.
Гомерлек мәхәббәтен – Гүзәлен дә ясады ул. Үзенең хисләренә
урап. Кайгыртучанлык һәм аз гына борчылуын да кушып. Зөфәр
иңенә башын салган Гүзәленә яратып карады, аннан иллюминатордан
күз ала алмаган улының аркасыннан сөеп куйды. Кемнедер хәтерләтә
иде бөтерчек малай. Очарга хыялланган әтисен түгелме икән?..
Зөфәр тагын уйлар өермәсендә калды.
Тормышта гел сайларга туры килә. Хәлдән килә кебек тоелса да,
берьюлы ике куянның койрыгын тотып булмый. Менә, мәсәлән,
Зөфәр училищеда укыганда акробатика белән шөгыльләнде. Алар –
дүрт спортчы спорт мастеры дәрәҗәсенә җиттеләр. Шул ук вакытта
ул пантомима белән дә мавыкты. Бу ике юнәлеш капма-каршылык
булып тоелса да, Зөфәрдә бер-берсенең дәвамына әвереләләр иде.
Әле дә исендә өченче курста укыган чагы.
Класс сәгате була, диделәр. Зөфәрләр курсының шуны көтеп
йөргән чагы. Ә тышта студентларны үчекли-үчекли тагын бер
кояшлы көн үтеп бара. Зөфәр тәрәзә төбендә урам ыгы-зыгысын
күзәтә иде. Берзаман лектор килмәгән, класс сәгате булмый, дигән
хәбәр таралды. Студентлар, шуны гына көткәндәй, шау-гөр килеп,
гардеробка юнәлделәр. Зөфәр дә тәрәзә төбеннән төшеп, шул тарафка
таба атлады. Әмма аларга таралышырга ирек бирмәделәр. Вахта
янында завучка чит-ят бер ир нәрсәдер аңлатып маташа иде. Ханым,
аңладым, дигән сыман башын какты да вестибюльдә таралырга
өлгермәгән студентларны үзенә чакырып алды һәм тантаналы төстә
кунак белән таныштырды:
– Иптәшләр, бездә кунакта – Мәскәү циркы артисты Леонид Енгибаров! Әйдәгез, аннан үз һөнәре турында сөйләвен үтеник әле.
Миңа калса, булачак рәссамнарга бу бик тә файдалы булачак!
Енгибаров теләр-теләмәс кенә җыелган төркем игътибарын шул
мизгелдә үк яулап алды. Ул үзен мим дип таныштырды һәм сүзсез
дөньяның хикмәтләре белән бүлеште. Ни гаҗәп, аның фикерләре
Зөфәрнең күңелендә яклау таба һәм аны тәмам әсәрләндерә иде.
– Бу дөньяда бар да вакытлыча. Ә менә Юл сиңа хыянәт итмәгән
бердәнбер чара булып калачак. Уңайлы шартлар ялыктыра, мәхәббәт
суына һәм бары тик Юл һәм кайдадыр еракта сине мәхәббәт һәм
тынычлык көтә дигән Өмет кала. Һәм син янә Юлда, янәшәңдә –
Хәвеф. Үзеңне-үзең алдама, син аннан башка алга бара алмыйсың.
Ә мәхәббәт һәм тынычлык – ул бары тик рәшә, алардан башка Юл
була алмый ...
Шулчак Енгибаров курсның иң чибәр кызы Еленага якынайды:
– Мин – кесә карагы. Мин – кесә каракларының патшасы. Мин бай
һәм бәхетле. Әйе, мине бәхетле дип әйтергә була. Тик менә шунысы
кызганыч: берәү дә йөрәген кесәсендә йөртми.
Елена тын алырга да кыймыйча басып торуын дәвам итте. Шулчак
Енгибаров елмайды һәм сихер ничек барлыкка килгән булса, шулай
эреп юкка чыкты. Студентлар шаулаша башлады. Кыюланып алган
егетләр: «Каяле, йөрәгең кесәңдә түгелме икән?» – дип, кызларның
кесәләренә үрелде, кайсыдыр бер әтәче икенче берсенең ипи
шүрлеген кашып алды. Шулчак озын буйлы мим, башын чайкап,
маңгай чәчен бер якка кайтарды да көчле тавыш белән кисәткәндәй
итеп, сүз башлады:
– Кешене юк-барга кыерсытырга ярамый!
Студентлар шым булды. Мим дәвам итте:
– Бу – бик куркыныч нәрсә. Беләсезме ни өчен? Чөнки әнә теге син
ипи шүрлегенә менеп төшкән кеше – бәлки ул Моцарттыр? Өстәвенә
әле бернәрсә дә язып өлгермәгән, хәтта «Турецкий марш»ын да.
Син аны кыерсыттың, ул хәзер бернәрсә дә язмаячак. Ул да, аннары
башкасы да иҗаттан китәчәк. Бу бит матур музыка, матур хисләр,
фикерләр тумаячак, ә, димәк, яхшы кешеләр азрак булачак дигән сүз.
Ә аннары инде Леонид берничә мимик элементны башкарырга
өйрәтте. Менә шул көннән Зөфәр пантомима белән мавыгып китте
дә инде. Әйтергә кирәк, пластика һәм музыка аның рәсемнәреннән
дә бөркелә иде.
Уйлар, уйлар...
Зөфәр, яратып, улына карады. Йоклый бала... Ярый, тамашаны
карарга хәл җыя торсын. Ә ул янә Ленинградта укыган елларына
«кайтып» килергә булды. Яшьлекнең иң матур чагы булгангамы,
Ленинград аның хәтерендә җете төсен җуймаган иде әле. Гәрчә гел
сайларга туры килсә дә. Әйтик менә пантомима белән шөгыльләнә башлагач, аңа спорт белән хушлашырга туры килде. Хәер, Казанны
сайлавы әлеге шөгыленә нокта куйды бугай аның.
– Зуфар, как всегда отличился, молодец!
Тренер башкалар алдында шулай аерып куйса, Зөфәр авыр хәлдә
кала, йөзенә кызыллык йөгерә иде. Менә бу юлы да иптәшләренә
туры карый алмыйча азапланды. Юкса бит урлап алган әйбере дә
түгел, ә шулай да мактауны авырдан кабул итә иде.
Тренер аны иптәшләреннән аерып алып калды. Киләчәккә
планнары турында сорашты. Зөфәр артыгын уйлап тормады:
– Институтны тәмамлагач, Казанга кайтам, – дип чатнатып җавап
бирде.
Шул вакытта тренерына күтәрелеп карамады ул. Караса,
укытучысының үзеннән күңеле кайтканын аңлар иде.
Аңлау алдагы дәресләрдә килде. Тренер Зөфәрне «күрми» иде.
Әйтерсең лә ул дәрестә бөтенләй дә юк. Ярый, сау бул, спорт! Сәлам,
пантомима!
Зөфәр Михаил Гуревичта пантомима белән шөгыльләнә башлады.
Аннары Григорий Гуревич төркеменә эләкте. Студентлары аны
яратып Гри-Гур дип йөртә иде. Гри-Гур Марсель Марсо системасын
алга сөрде. Ул Марсо белән Аркадий Райкинда эшләгәндә үк
танышып калган һәм аның иҗатына мөкиббән иде.
Нәрсә җәлеп иткән дигәндә, Марсель Марсоның хөрлеген искә
төшерергә кирәктер. Сүзсез, декорациясез-нисез залны яулап алу өчен
иркенлек һәм баш әйләндергеч энергетика кирәклеген дә искәртми
ярамас. Ә Советлар илендә пантомима пропаганда коралы һәм бары
тик фон булып кына хезмәт итә... Марсель Марсога мәхәббәтле
булганга, Зөфәр бу төркемдә үз тәлинкәсендә иде.
Бала күзләрен ачты.
– Әти, Марсель Марсо турында сөйләле.
– У-у-у, улым, аның турында бит мин көннәр буе сөйли алам. Ул –
тынлык шагыйре. Беләсеңме, тынлык бик күп нәрсәне бирә ала бит ул.
– Ни өчен ул мим булырга теләгән? Бип булып кеше көлдерер
өченме?
– Юк, улым, синең кебек яшьтә ул Чарли Чаплин катнашкан
кино караган һәм аңа охшарга тырышып, төрле хәрәкәтләр ясый
башлаган. Аннары сугыш, фашистларның яһүдләрне эзәрлекләве,
аннары Марсельнең каршылык гаскәренә язылуы. Син боларны, зур
үскәч, тагын да яхшырак аңларсың әле. Минем китап киштәсендә
аның турында китап бар, шуны алып укырсың. Ул китаплар барысы
да сиңа кала, улым... Марсель ул бик күпне күргән, әмма йөрәгендә
яктылыкны, матурлыкны саклый алган. Усаллана, үчләшә дә алган
булыр иде юкса...
– Ул синең кебек якты кеше, әти…
– Кешеләр мәрхәмәтлерәк һәм гаделрәк булсыннар иде. Маңгай
күзләре томаланганда, күңел күзе белән караңгылыкта да яктылыкны
эзләп таба алсыннар иде. Марсо әнә шундый ул. Дөньяңны
караңгылык каплаганда, уйларыңда яктылык сызыгы калсын, балам...
– Син аның белән күрешкәч, нәрсә диярсең, әти?
– Хәтерлисезме, дип сорармын...
Шунда бала әтисенең блокнотын күреп алды. Анда аңа, елмаеп,
клоун Бип карап тора иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: татарча проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев