Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА автор яңалыклары
-
19 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повестьның ахыры)
– Әти, син очарга өйрәндем дисең бит әле... – Әйе, улым, иҗат ул – очыш. – Мин дә очачакмын! – Бик яхшы, улым! Тик син нинди юл сайлаячаксың соң? – Мин музыкада очармын, әти. Мине дә сине таныган кебек танырлар, мин дә җиңәрмен, медальләрем дә булыр! – Бик яхшы, улым! Тик җиңү – җиңелүгә юл ул... -
18 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
– Кешеләр мәрхәмәтлерәк һәм гаделрәк булсыннар иде. Маңгай күзләре томаланганда, күңел күзе белән караңгылыкта да яктылыкны эзләп таба алсыннар иде. Марсо әнә шундый ул. Дөньяңны караңгылык каплаганда, уйларыңда яктылык сызыгы калсын, балам... -
17 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
Зөфәрнең башында план туды! Ул яңадан чират торып, акча эшләячәк тә, русча китаплар сатып алачак. Аннары 2нче сыйныфның рус теле дәреслеген! Ул барысын да алдан укып куячак! Ул сыйныфта рус телен иң яхшы белүче булачак! Күрсәтәм әле мин сезгә «чаплашка»ны! -
14 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
– Төн узмаган, таң атмаган бер вакыт. Ишекне каты итеп дөбердәттеләр. Без ачмадык. Шуннан тагын да катырак дөбердәтә башладылар. Без ачмыйбыз. Берзаман тынлык урнашты. Шунда нәрсәдер тамган кебек булды. Карыйбыз: ишек астыннан өйгә ниндидер сыеклык керә. Нәрсә инде бу? -
13 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повесть)
– Сула!.. Балам, сула!.. Әни тавышы... Әни тавышы бит бу! Зөфәр көч-хәл белән авырайган керфекләрен селкетте. Әйбәтләп күрә алмаса да, баш очында түм- түгәрәк яктылык эленеп торганын, анда әнисенең шәүләсен шәйләде. Иреннәрен ялаштырып, бик авырлык белән генә: «Әни-и-и...» дип сузды.