Логотип Казан Утлары
Повесть

Нәзифә (повестьның дәвамы)

– Моргны карап чыкмадыгызмы? Анда кертеп салсалар, шунда да ятарга мөмкин. Өченче көн үлгәннәрне дә алып китмәгәннәр иде әле. Зиратка, мөгаен, бүген илтеп тапшырырлар. Туганнары булмаганнарны гомуми зиратка гына күмәләр, – диде дә өченче чокыр эчендәге землянкага кулы белән ишарәләде. Нәзифә авыр, бик авыр уйлар белән морг дигән землянкага төшеп китте.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Кыз кырык төрле михнәт-газаплар белән күрше өлкәдәге шәһәргә барып
җитте. Тик газетада язылган ятимнәр арасында сеңлесенең исем-фамилиясе
табылмады. Гомумән, ятимнәр бу мәктәптә бик аз калган булып чыкты. Бер
тимер юл составы ятим балалардан йөзләп кенә бала торып калган булып
чыкты. Үзбәк халкы бала ярата икән. Хәтта ерак кышлаклардан ук килеп,
балаларны тиз арада бүлешеп алып бетергәннәр. Интернат директоры
әйтүенчә, берничә көннән бу калган йөзләп баланы да алып бетерәчәкләр
икән. Гомумән, Үзбәкстанда ятим балалар йортлары бөтенләй юк икән.
Ятим һәм гарип-горәбә баланы карап үстерү монда изге һәм саваплы эш
санала. Мөселманнардагы гореф-гадәтләр монда аеруча көчле.
Нәзифә ятим балалар яшәгән мәктәптә кунды. Иртән үк кайтырга кузгалды.
Юлга чыкты. Кемнеңдер әйтүе буенча ул кайтасы совхозга турырак та юл
бар икән. Бер хәрбинең машинасына утырды. Хәрбиләр саксаул кисеп, шуны
үз частьларына ташыйлар. Машина йөртүче Нәзифәдән бер-ике генә яшькә
өлкәнрәк. Русча сөйләшеп киттеләр. Бу хәрбинең сөйләшүе кызга ошамый
башлады. Шуңа да дәшмичәрәк баруны хуп күрде. Тик теге машина хуҗасы
гына бертуктаусыз телен чарлады. Менә хәрбиләр саксаул кискән тау арасын
да үтеп киттеләр. Юлны бер апа өйрәткән иде. Сулга борылырга тиешләр
түгелме соң? Җитмәсә, бер олы гына елганың күперен дә үттеләр. Юк, бу
елга аларның юлында булмаска тиеш иде. Кызны ниндидер шом биләп алды.
Нәзифә шофёрга туктарга кушты. Тик тегесе ниндидер усал елмаю белән:
– Бу кадәр чибәр кызны юл уртасында калдырып китеп буламы? Барабыз
әле синең белән җир читенә чаклы, – дип, теш ыржайтты.
Нәзифә, бу хәрбинең үзенә карата берәр аламалык эшләячәген сизенеп,
кабина ишеген машина барган уңайга ачып җибәрде дә:
– Тукта! Югыйсә сикерәм, – дип, урыныннан ук торып, машинадан
сикерергә әзерләнде һәм нәфрәт тулы күзләрен елтыратып: – Минем сиңа
утырып киткәнне апам күреп торды. Нинди частьтан икәнеңне дә, кайдан
нәрсә ташыганыңны да белә. Тукта! – дип кычкырды.
Күрәсең, кызның янавы солдатны айнытып җибәрде, һәм ул:
– Дура! Син генәмени хатын-кыз, алар белән дөнья тулы. Бабайга кияүгә
чыгарга теләрсең, әмма карт алаша да булмас сиңа… – дип, сүгенә-сүгенә,
машинасын туктатты. Нәзифә машина туктар-туктамастан, кабинадан
сикереп төшеп, олы юлга йөгерде.
Олы юлдан читкә байтак кына барылган икән. Күпергә чаклы да әллә
никадәр юл. Кире китсә, кичкә чаклы да күпергә барып җитә алмаячак. Ни
эшләргә? Теге киң елга яннан гына агуын ага да, тик аны ничек аркылы
кичеп чыгарга? Тын гына акса, йөзеп тә чыгар идең дә ул, тик кызның
йөзә белүе дә шул чама гына. Кыз, ни булса, шул булыр, елга буенда берәр
кышлак табылыр әле дип, елга буйлап китте. Чамалавы буенча үзләре
яшәгән совхоз ерак түгел. Озак барырга туры килмәде, яр буенда бер ир
кешенең кармак салып утырганын күреп, янына барды. Үзен икенче ярга
чыгаруын үтенде. Теге ир башта комсыз күзләре белән кызны баштанаяк
капшап чыкты. Бер чама авызын чалшайта биреп көлемсерәп куйды да:
– Шул-шул хак. Риза булсаң, утыр.
– Ул кадәр акчам юк. Барлык акчам шушы кадәр генә, – дигәч, теге ир
тагы көлемсерәп:

– Хатын-кызның башка байлыгы да бар. Утыр, әйдә, – диде.
Нәзифә ирнең тел төбен аңлады. Тик ни эшләмәк кирәк, озакламый караңгы
төшәчәк, шуңа чаклы теге якка чыгып калырга кирәк. Кыз, Ходай язмаган эш
булмас әле дип, батырлыгын җыеп, көймәгә кереп утырды. Ир, елга уртасында
кызга бәйләнеп, аның аякларын тоткалый башлаган иде, кыз аңа:
– Шушы тар гына көймәңдә елга уртасында кочакларга уйлыйсыңмы?
Әйдә, башта теге якка чыгарып куй. Елга шәп ага, йә көймәң әйләнеп куяр.
Ә мин йөзә белмим, – диде.
Күрәсең, ир дә ашыгырга кирәкмәгәнен аңлап, ишкәкләрне кулына алып,
каерылып-каерылып ишәргә тотынды. Нәзифә сумкасыннан чәч ала торган
пәкесен сиздерми генә алып, җиң эченә тыгып куйды. Менә бу як ярга да
чыгып җиттеләр. Көймә ярга килеп терәлмәстән, Нәзифә камышлар үскән
суга сикереп төште. Аның уенча камыш үскән урын тирән булмаска тиеш
иде. Тик суы тирән булмаса да, аягы ләмгә бата башлады. Ул шуны аңлап,
тиз-тиз атлап, яр буена чыга алды. Югыйсә ләмгә бот төбеннән үк кереп
батарга мөмкин. Аннан инде көймә хуҗасыннан котылырмын димә. Ир кеше
көймәсенең борынын ярга ныгыткалаганчы, кыз яр башында иде инде. Кыз,
сумкасы төбеннән балыкчы сораганнан азрак акча алып, чирәмгә куйды да:
– Рәхмәт сезгә! Мине бу якка чыгарганыгыз өчен акча менә шушында, –
дип, җирдә яткан акчаларга күрсәтеп, үз юлы белән китә башлады. Ир, тиз-тиз
яр башына күтәрелеп, кызны куып тотарга чамалады. Нәзифә дә, ирнең уен
күптән аңлаган булса да, торып йөгермәде. Ярый, кулына ишкәген алмады
дип кенә уйлады. Тегесе тыны бетеп, кызны куып җиттем дигән дә генә,
Нәзифә кинәт кенә туктап, иргә борылды да тешләрен кысып:
– Үләсең килмәсә, якын килмә! – дип ысылдап, кулындагы чәч кыра
торган пәкесе белән селтәнеп куйды.
Күзләрендә зәһәр ут уйнап торган балыкчы, кызның кулында коралы
барлыгын күреп, шып туктады. Әйтерсең лә кыз аны усал күз карашы белән
җиргә кадаклап куйды. Теге инде күптән су сибелмичә корыган кавынга
охшап калды. Күрәсең, бу көтелмәгән хәлдән тамагы кипте. Ул, төкереген
йотарга тырышып, бугазындагы төенен бер аска, бер өскә йөртте. Чак
ушына килеп:
– Ичмаса, исемеңне әйт, – дип куйды.
Нәзифәнең бу адәм белән тел чарлап торасы килмәсә дә:
– Нәзифә булам мин, – диде дә борылып китеп барды.
– Тфү, син аны. Мин бит сине марҗа дип торам. Киемең дә аларныкы
кебек. Сөйләшүең дә гел русча гына. Гафу ит, белмәдем, – дип сөйләнде.
Нәзифә үз юлы белән китеп барды. Бераздан борылып, татарча:
– Акчаңны алырга онытма, – дип кычкырды.
Теге ир дәшмәде. Эчтән генә кыз бала белән юньләп сөйләшергә кирәк
булган дип кенә уйлады. Бу бәндә әллә үзбәк булды, әллә татар булды,
аңламассың? Алланың кеме генә юк. Бу камышлар, бу таулар арасында
теләсә кемне очратырга була.
Берәр сәгатьтән кыз мамык басуында эшләп йөрүче хатыннарга тап
булды. Дөрес чамалаган икән, нәкъ үзләренең совхоз биләмәсе турысына
килеп чыккан. Совхоз кәнсәләре урнашкан кышлак бу тирәдән унлап
чакрым чамасы гына булыр диделәр. Караңгы төшүгә кыз үзләре яшәгән алачыкка кайтып ауды. Бик нык арыган иде. Әнисе дә хәвефләнеп көтеп
торган булган. Бигрәк тә кичләрен һәм төннәрен бу якларда әле һаман тыныч
түгел. Тауларда, елга буендагы камыш арасында, төрле качаклар, кораллы
кешеләр бар дип сөйлиләр. Басмачларның калдык-постык төркемнәре дә
Әфган ягыннан килеп чыккалый икән диләр.
Нәзифәнең күзенә йокы кермәде. Озак, бик озак Әйшә сеңлесе турында
уйлап ятты. Сугышка чаклы бервакытны шулай Әйшә тәрәзә төбендә торган
бик матур вазаны төшереп ваткач, аны әрләп, чәбәкләп алганын хәтеренә
төшереп елап та алды. Нигә инде шул ваза өчен сеңлесен әрләргә булган?
Барысы да юкка гына булган. Юкка гына. Ә Әйшә сеңлесе, гаебен таныса
да, апасы суккалаганнан елап җибәрмәде. Тик күзләрен мөлдермә тутырып,
апасының күзенә генә карап торды. Их, шул вакытларны кире кайтарып
булса икән дә бит. Әйшә туганы янында булса, нинди дә күңелле булыр иде.
Әнисе көн дә кич таш салып карый. Ә ташлар Әйшәнең исән икәненә төшеп
тора. Таш салырга кызның әнисен бер чегән карчыгы өйрәтте. Ниндидер
станцада ачтан шешенә башлаган бу ике качак хатынны жәлләп, чегән
карчыгы әзрәк ипи бирде һәм әнисен таш салырга өйрәтте. Тиз өйрәнде
әнисе. Теге карчык берничә тапкыр, ташларын сибеп, ничек җыярга
кирәклеген генә өйрәтте. Башта әнисе бу чегәнгә бик ышанып бетмәде.
Чөнки таш белән күрәзәлек итүне алдау, шарлатанлык дип кабул итә иде.
Аннан да бигрәк, безнең диндә күрәзәлек итү, йолдызларга ышану шайтан
коткысы дип кабул ителә. Ләкин юри генә таш салгалап карый башлаган
иде, ташлар дөрес күрсәтә булып чыкты. Нәзифәнең эш кораллары югалгач,
кешеләргә шул таш салып, күрәзәлек кылып тамак туйдырдылар. Чегән
карчыгына мең рәхмәт инде. Аларны ачлык үлеменнән алып калды. Әле
менә әнисе бүген кич кенә салган ташлар Әйшәнең исән икәнлеген, тик
аңа кыен, бик кыен икәнлеген күрсәтәләр. Нәзифә озак уйланып ятты шул
турыда. Таң алдыннан гына онытылып йоклап киткән.
Инде сугыш та тәмамланды. Сугыштан исән калган татар ирләре,
җүләрләнер чиккә җитеп, Үзбәкстан, Казакъстан һәм Мордовиядән, Мари
республикасыннан, Себердән үзләренең гаиләләрен эзләде. Табылганнарга
әйтеп бетергесез зур шатлык булса, таба алмаганнар Сак белән Сок хәлендә
калды. Югалган балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар бер-берсен беркайчан
да таба алмадылар.
Көннәр шулай үтә торды. Беркөнне хат ташучы Сәйфетдин килеп,
Нәзифәләрдә чәй эчеп китте. Үзе дә күп кенә күчтәнәчләр алып килгән.
Табын янында әллә ни әһәмият бирмәгән төсле генә Нәзифәнең әнисенә
хат тоттырып:
– Менә сезгә дә хат язганнар, – диде.
Әнисе аптырап:
– Кемнән булыр икән? – дип, хатны шунда ук ачып укый башлады. Ә
үзенең йөзе яктырганнан-яктыра. Ниһаять, хатны укып бетергәч:
– Наманганнан килде хат. Әти белән бертуган абыемнар шул өлкәгә
эләккәннәр. Барып кайтам. Хәлләрен беләм. Кем белә, мөгаен, Әйшә кызым
турында берәр җылы хәбәрне алар әйтер, – диде.
Хат ташучы китте. Күпме шатлык, күпме ышаныч калдырып китте.
Берничә көннән Нәзифәнең әнисе Наманган ягына чыгып китте. Ике тәүлек тә үтмәде, тыннары бетеп, кире борылып кайтып та җитте. Һәм ишектән
керә-керешли үк:
– Нәзифә кызым! Ишетәсеңме? Юлда барганда бер хатын очрады.
Шул хатын Бохара өлкәсендәге шул-шул районда Әйшә дигән ятим кыз
барлыгын әйтте. Бөтен сөйләгән билгеләре безнең Әйшәгә туры килә.
Иртәгәдән үк барып табарга кирәк, – дип әйтеп салды. Нәзифәнең нәрсә
әйтерен дә көтеп тормыйча, тагын тезеп алып китте. Әни кеше бик нык
дулкынланган: – Кызым, йөрәгем сизә, Әйшә кызым бу. Безнең Әйшәбез.
Шулай итеп, Нәзифә белән әнисе юлга әзерләнә башлады. Иртәгә юлга
чыгасы көннең кичендә Сәйфетдин тагы килеп, шатландырып:
– Бохара өлкәсендә шул-шул район үзәгендә бер ятимә кызны күргәннәр.
Тик аның исемен анык әйтә алмадылар, – дип куйды.
Нәзифә кылый күзне бераз шелтәләп:
– Соң, табында дәшми генә чәй чөмереп утырганчы, башта ук шушы
хәбәреңне әйтсәң, булмый идемени? Кайда, кайчан ишеттең бу турыда?
Ипләбрәк сөйләп бир, – диде.
– Бәй, менә шул турыда сөйләп утырам да инде. Бохара өлкәсендә шул-шул
район үзәгендә күргәннәр. Ятимә кызлар күп инде алар. Кайберләрен безнең
халык балалыкка алган. Кайберләрен үзегезнең халык карый. Ага-туганнары
тәрбияли. Шунда барып кайтырга кирәк. Без бит ул яклардан эзләмәдек әле.
Гел бу як, Ташкент тирәсендәге өлкә, районнардан эзләдек, – дип, кызга
карап, челт-челт кылый күзләрен йомгалады.
Сәйфетдин китте, өмет калды. Нинди өмет әле. Чынлап та, Үзбәкстанның
ул якларыннан эзләмәделәр шул. Хат ташучы киткәч, әнисенең тагы да
кәефе күтәрелеп:
– Кызым, шул Бохара якларына барып кайтырга кирәк. Кичә, син эшкә
киткәч, таш салып карадым. Ташлар гел Әйшәнең исән икәнен күрсәтә.
Нәкъ шул кыз безнең Әйшә булырга тиеш. Тик аңа бик авыр. Гел төшләремә
керә. Мине чакырып елый. Инде исән-аман гына була күрсен. Аллаһы
боерса, табылыр кызым, – дип, яшьләрен тыя алмыйча елап җибәрде.
Нәзифә менә ничәнче тапкыр инде совхоз башлыгыннан рөхсәт алырга
керә. Ярый әле, түрә үзе дә – бала җанлы кеше. Үзенең дә уннан артык
баласы бар. Эх тә итми, Нәзифәгә рөхсәт кәгазе язып бирә. Ә бит явыз
телләр түрә турында әллә ниләр сөйлиләр. Имеш, ул элеккеге басмач
булган икән. Гади басмач кына түгел, ә үз кул астында меңгә якын басмачка
җитәкче булып, бик озак сәвитләргә каршы сугышкан дип тә сөйләгәннәрен
ишетте. Ничек кенә булмасын, совхоз директоры Нәзифәгә гел ярдәм итте.
Шуңа да Нәзифә бу түрәне бик ихтирам итә. Кыз гына да түгел, бөтен совхоз
биләмәсендә аны хөрмәт итәләр. Чөнки кем генә булуына карамастан,
хуҗа кеше туры сүзле булып, төрле бәхәс-ызгышларны гадел хөкем итте.
Декханнарның берсен өстен күреп, башкаларына кыек карамады. Аның
өчен барысы да тигез булды. Ялкауларны гына һич яратмый иде.
Күрәсең, шатланып, нык дулкынланудан, әнисенең баш өянәге кузгалып,
ул урынга ятты. Шунлыктан Нәзифә тагын юл йөрергә, иң ышанычлы
һәм сыналган Сәйфетдингә ияреп, юлга чыкты. Төенчеккә, юлда ашарга,
булдыралганча ризык тутырып алдылар. Ни дисәң дә, ризыклы ат арымас
дигән мәкальне истә тоттылар. Төенчектә – шул юллык азык та әз-мәз юлга дип алган акча. Хат ташучы да өеннән әзме-күпме булса да ризык
салынган капчык күтәргән иде. Аның инде бу ярлы гына яшәгән аналы-
кызлы качакларга авырлык төшерәсе килмәде.
Теге район үзәгенә тиз барып җиттеләр. Бу бер бәләкәй генә шәһәр булып
чыкты. Тик Әйшәне генә таба алмадылар. Күргәннәр, андый кызның бар
икәнен дә беләләр. Тик менә Әйшә генә көздән бирле күренми икән. Инде
бер ел була бит. Ә тышта 1945 елның көзе. Стеналарда, сәмәннән эшләнгән
балчык ихата корылмаларда фашизмны җиңү турында төрле-төрле бизәкле
плакат-лозунглар эленеп тора. Алар совет халкын алдагы көрәшләргә
чакыра. Илне җимереклектән торгызырга өнди. Тик Нәзифәнең башында
гына әлеге вакытта сеңлесе Әйшә генә табылса ярар иде дигән уй.
Шәһәрне икенче көнне дә аркылыга-буйга йөреп чыктылар. Тик Әйшәнең
генә кайда икәнен белүче табылмады. Сәйфетдин, гадәтенчә базарга барып,
базар картлары белән дә сөйләшеп карады. Анда да өметле сүз әйтә алмадылар.
Чәйханәдә читтә генә чәйләп утыручы ак сакаллы бәләкәй генә бер карт:
– Дәваханәгә барып карагыз. Анда бер унлап баланы яткырганнарын
гына беләм, – диде дә бераз дәшми торгач: – өлгерә алсагыз, – дип,
күңелләренә шом салып куйды. Бу аксакал нәрсәдер белә иде шикелле. Һәм
Әйшәне эзләүчеләрне бөтенләй хафага салып: – Алладан да курыкмыйлар
ичмаса, – дип, үзалдына сөйләнеп куйды.
Нәзифә белән Сәйфетдин дәррәү торып, дәваханәне эзләп киттеләр.
Үзәктәге элеккеге дәваханәдә хәзер хәрби госпиталь икән. Сораша торгач,
таптылар. Дәваханә дисәң, хәтере калыр. Шәһәр читендә сәмәннән салынган
бер катлы бина. Аның янындарак тактадан эшләнгән, бәдрәфтән чак кына
зуррак булыр, бер будка. Будка эчендә ак халат кигән бер карт утыра. Нәзифә
бина эченә кереп китәргә уйлаган иде дә, картны күреп, аның янына килде.
Үзбәкчә исәнләшкән иде дә, карт рус бабае булып чыкты. Кыз дәваханәнең
кайдалыгын сорады. Бабай, бу икәүне аптыратып, кулы белән бина артына
казылган озын-озын канауларга күрсәтеп:
– Менә алдыгызда тора дәваханә, – диде.
Бинаның ике як-ягында озын өч-дүрт метр киңлегендә һәм илле-алтмыш метр
озынлыгында паралель ике канау казылган. Канауның стеналарына тагы уеп
казып кертелгән дәваханә палаталары. Палата дип аталган бу землянкаларның
кайберләренең өстен камыш белән, кайберләрен камышны мәте белән сылап
ябып куйганнар. 1-2 палатаның гына ишеге бар, калганнарының ишек урынына
чыбылдык эленгән. Берничәсе ак япма белән ябылган.
Нәзифә, үзенең ни эшләп йөрүләрен әйтеп, бабайдан Әйшәнең кайсы
землянкада булу мөмкинлеген белергә чамалады. Тик бабай:
– Мин монда вахтада гына торам. Барыгыз, кереп, регистратурадан
белешегез, – дип, теге бинаның ишегенә күрсәтте.
Шунда керделәр. Чынлап та, бу бәләкәй генә бина эченнән түзеп
торгысыз дару, хлороформ, тагы әллә нинди исләр борынны гына ярып керү
түгел, хәтта күзгә үк сылаша иде. Кышкы көн булса да, бүген алай ук суык
түгел. Иң мөһиме – җиле юк. Кышкы кояш булса да, суыкны җиңеп җылыта.
Төннәрен генә суык. Шулай булуына карамастан, төннәрен дә су туңганы
юк. Бина эчендә шактый җылы. Ишек төбендә генә, тирә-якка җылы бөркеп,
буржуйка миче утыра. Регистратура дигән бүлмәләре кергәч үк икән. Алар килеп керүгә, юан гына җирән бер хатын, күзләрен кыскалап, Нәзифәне
өйрәнергә тотынды. Күрәсең, күзләре бик шәптән күрми иде. Исәбе: үзбәк
хатыннары булса, кире борып чыгарырга иде. Төшке ял вакыты бит, нишләп
эш кешесен бимазалап йөриләр? Тик Нәзифәнең киеме шәһәрчә. Европача.
Шулай булгач, болар – эвакуациядән калганнар. Сугыш беткән булса да,
һаман кайтып китә алмый җәфаланучылардыр дип уйлап, үзе үк:
– Слушаю вас, – дип, бик итагатьле генә сүз башлады.
Нәзифә инде, үзенең гозерен әйтеп, кемне эзләгәнен төшендерде. Теге
җирән ниндидер журналлар актарган булды. Тегеләй карады, болай карады.
Шуннан бер журналны ачып:
– Әйе, безгә Исмаилова Айша дигән кыз күптәннән үк кергән булган.
Бүтәнчә язма юк. Мөгаен үлгәндер. Бер дә булмаса үзегез карап чыгыгыз.
Тик таба алуыгыз икеле. Чөнки бу больницада авырулар шулкадәр күп.
Кайсы терелеп чыккан, кайсысы үлгән икәнен белерлек түгел. Берүзем.
Табиблар җитешми. Барысын да фронт йотып бетерде. Калганнары хәрби
госпитальдә эшли, – дип зарланып алды. Һәм, өстәл читендә торган телефон
тоткасын зыр әйләндереп, кемгәдер шалтыратты. Нәзифәнең аңлавынча,
теге чокырлар янында кизү торучы картка шалтыратуы иде.
– Карап чыксыннар. Рөхсәт ит. Ниндидер Исмаилова дигән баланы
эзлиләр, – диде дә телефон трубкасын дыңгылдатып аппарат өстенә салды.
Нәзифәләргә карап елмая-елмая: – Барыгыз, карап чыгыгыз, – дип өстәде.
Әйе, дәваханәдә кемнәр генә юк. Бу дәваханә дип аталган землянкалардан
нинди генә ис килми. Хлор, креолин белән креозот һәм түзеп тормаслык
тагы әллә нинди исләр. Искә түзә алмыйча, Сәйфетдин теге карт янына
менеп китте. Нәзифәне бер санитармы, шәфкать туташымы, озатып, палата
дигән землянкаларны карап, күрсәтеп йөрде. Бу дәваханә түгел, ә үлем көтеп
ятучыларны бер җиргә китереп тутырган урын кебек тоелды Нәзифәгә.
Аның бит Акъярда күргәне бар иде дәваханәнең нинди булганын. Күпчелек
авырулар, яшүсмерләр һәм бала-чагалар булып, алар арасыннан Нәзифә
күпме генә эзләсә дә, Әйшә табылмады. Кизү торучы карт янына кире
күтәрелделәр. Нәзифәне озатып йөрүче шәфкать туташы үз эшләре белән
каядыр китеп барды. Кизү торучы будкасы янында, хәзер ни эшләргә инде
дип, ах та ух килеп утырганда, теге карт боларның хәлен аңлап булса кирәк:
– Моргны карап чыкмадыгызмы? Анда кертеп салсалар, шунда да ятарга
мөмкин. Өченче көн үлгәннәрне дә алып китмәгәннәр иде әле. Зиратка, мөгаен,
бүген илтеп тапшырырлар. Туганнары булмаганнарны гомуми зиратка гына
күмәләр, – диде дә өченче чокыр эчендәге землянкага кулы белән ишарәләде.
Нәзифә авыр, бик авыр уйлар белән морг дигән землянкага төшеп китте.
Баштагы күренештән зиһене буталып, нигә һәм кайда килеп кергәнен
аңламыйча онытылып торды. Арт яктан түбәсе ачык зур гына землянка
эчендә сәке өстендә сәләмәләргә төрелгән берничә бала ята. Сул яктагы
бүлмәдә ишеккә эленгән чаршау ярыгыннан утын әрдәнәсе сымаграк өелгән
шәрә үлекләрне күреп, чәчләре үрә торды. Аларның өстенә хлорлы акбур
сипкәннәр. Хлоры, күзләргә кереп, яшь чыгара. Ярый әле, ишектән кулына
шприц һәм дарулар тотып, бер олы гына яшьтәге шәфкать туташы килеп
керде. Югыйсә чыгып йөгерә иде. Шул чакны сәкедә яткан бәләкәй генә
гәүдә селкенеп куйды. Нәзифә монда барысы да мәетләр, үлгәннәр дип исәпләгән иде дә, алай ук түгел икән. Яннарына кеше кергәнне сизепме,
тагы бер гәүдә селкенеп алды. Барысы да балалар булып, гәүдәләре япма
астыннан чак беленеп тора. Нәзифә, япмаларга төренеп яткан балаларны
жәлләп елап җибәрмәс өчен, тешләрен кысып, иренен тешләде. Тамак
төбенә утырган яшь төенен йотып җибәрергә тырышып карады. Юк,
булдыра алмады. Әйшә моргка кертеп салганнар арасында да юк иде.
Нәзифә, борылып чыгып китәргә теләп, ишеккә бара башлады. Шул чакны
зәгыйфь кенә яңа туган песи баласы тавышы кебек:
– Ы-ы... Ми-не а-лып кит. Мон-да кал-дыр-ма, – дип ыңгырашкан тавыш
колагына керде. Кыз ялгыш ишетелә, ахры, дип уйлап, чыгарга тагы берәр
адым атлады. Тик нәрсәгәдер туктап, артына борылып карады. Теген тавыш
тагы кабатлап:
– Мин мон-да – дип, хәзер инде көчек чинаган кебек тавыш чыгарды.
Нәзифә башта чамаламыйчарак торды тавышның кайсы япма астыннан
килгәнен. Шунда бер гәүдә селкенеп куйган кебек булды. Ул, сәке кырына
килеп, япманы ачып караса, аңа зур күзләрен тутырып, бер шәрә малай
карап ята. Гәүдәсе – әйтерсең лә сөлдәгә сап-сары тире тарттырып
куйганнар. Малай нәрсәдер әйтергә теләп, иреннәрен генә кыймылдата
алды. Шул чакны теге тавыш шыңшып:
– Мин Әй-шә, бу якта. Мин – Әйшә, – дип кабатлады.
Нәзифә кабаланып, күрше сәке өстендә яткан гәүдәгә иелеп, битенә
карады. Тик үзен мин Әйшә дигән гәүдәне танырлык түгел иде. Тире дә
сөяк кенә. Теге гәүдә, елмаерга тырышып:
– Нәзифә апа, мин Әйшә, – дигәч кенә, ул бу сөлдәнең үзенең сеңлесе Әйшә
икәненә инанды. Әйшә дә анадан тума шәп-шәрә. Нәзифә, үзен белештермичә,
Әйшәне өстенә ябылган япмасына төреп күтәреп алды да моннан тизрәк чыгып
китәргә ашыкты. Тик кулына дарулы шприц тоткан хатын:
– Юк. Без сезгә мәетне алып чыгарга рөхсәт итмибез, – дип, юлына
аркылы басты.
– Нинди мәет булсын?! Тере бит! Сезнең моңа хакыгыз юк! Бу – минем
сеңлем. Мин аны алырга килдем!
– Безнең бар нәрсәгә дә хакыбыз бар. Моргтан тик үлгәннәр генә чыгарга
тиеш. Менә хәзер этләшеп ятмасыннар өчен укол кадыйбыз да, аннан хет
тәмугның үзенә алып китегез!
Шул чакны Әйшә кырында яткан сәкедәге малай да, телгә килеп, чак-чак:
– Апа, мине дә моннан алып кит. Алайса, мине дә үтерәләр. Минем
үләсем килми, – дип торып утырырга чамалады.
Ул арада ишектән тагы бер шәфкать туташы килеп керде. Аның
кулында да ниндидер дарулар белән шприц бар иде. Ишектән килеп кергән
хезмәттәшен күреп, юлга аркылы баскан шәфкать туташы иптәшенә:
– Чыгармый тор! Мин хәзер тегесен тынычландырам, – дип, урыныннан
торырга чамалаган малай кырына килеп басты да өстенә ябылган япмасын
да ачып тормыйча, малайның йөрәге турысыннан кабырга арасына шприц
энәсен батырды. Малай:
– Минем үләсем килми. Үләсем кил… – дип, сүзен дә әйтеп бетерә
алмыйча, бер тартышып куйды. Аннан тирән итеп тын алырга чамалады
да тынып калды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза татарча проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев