Хисаметдин Исмәгыйлев автор яңалыклары
-
9 гыйнвар 2026 - 09:00
Мөһер (дәвамы)
Менә яз да җитте. Яшел үлән баш төртте. Халык ашау җитмәүдән лагерь кырыендагы үләнне кырып ашады. Якындагы ашарга яраклы агач кайрыларын кыштан ук каезлап кимереп бетерделәр. Сөргендәгеләр хәзер тау битеннән, урманнан эчтәрәк урыннан үлән җыя. Урман эчендә аның үләне дә юньләп үсми. Күптән Зәкигә күз салып йөргән һәм дә туры килгәндә, аның белән тапкан ризыгын бүлешкән бер чуваш агае серен ачты. -
8 гыйнвар 2026 - 13:00
Мөһер (хикәя)
Зәкиләрнең частенә, чигенүче дошман артыннан эзәрлекләп барырга боердылар. Сугышта боерык үтәлергә тиеш. Һәм аларның часте дошманны эзәрлекләп, фашистлар корган капкынга барып кергәнен сизми дә калды. Камаудан чыгарга тырышып, полк барча көчен сарыф итеп бетерде. Ашарга ризык, атарга патрон бетте... -
15 октябрь 2025 - 13:00
Бер тамчы су (хикәя)
«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап барганда, ул... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул! Егет уянганын сиздермәде. Күзенең керфекләре арасыннан гына карады... -
2 октябрь 2025 - 13:00
Ачкыч (хикәя)
Чәчкәләр янындагы кәгазьгә болай дип язылган: «МИН СИҢА ЙӨРӘГЕМНЕ БИРӘМ! СИНЕҢ КУЛЫҢНЫ СОРЫЙМ». Кыз тәмам аптырап калды... -
3 май 2025 - 13:00
Интернет (хикәя)
«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер», ди. Интернет аша танышуларны өнәп бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә уйламаган иде... -
27 март 2025 - 13:00
Тәңрем ташламасын
Рауза, тураеп, аңа бер күз сирпеп алды да, берни дәшми капка төбендәге “Лексус” машинасына утырып китеп барды. Кыз бармагындагы алтын балдак елтыравы егетнең йөрәгенә утлы уклар булып кадалды. -
14 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның ахыры)
– Күкрәгем тулы орден-медаль. Мин юкка гына кан коеп сугыштыммыни? Ничә тапкыр яраланып, ике тапкыр үлемнән калдым, – дип карышты. Рифатка карап, башка ирләр дә тавыш күтәрделәр. Аптырагач, аны комендатурага чакыртып, куркытырга тотындылар. -
12 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
– Моргны карап чыкмадыгызмы? Анда кертеп салсалар, шунда да ятарга мөмкин. Өченче көн үлгәннәрне дә алып китмәгәннәр иде әле. Зиратка, мөгаен, бүген илтеп тапшырырлар. Туганнары булмаганнарны гомуми зиратка гына күмәләр, – диде дә өченче чокыр эчендәге землянкага кулы белән ишарәләде. Нәзифә авыр, бик авыр уйлар белән морг дигән землянкага төшеп китте. -
10 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Совхоз түрәсе башта кызны бала-чага акылы чыгып бетмәгән үсмер дип уйлаган иде. Алай ук түгел икән. Кызый бик төпле, тирәннән уйлап эш итә торган һәм үзенең эчендәгесен тавыкларга ярма сипкән хатыннар кебек тышка чыгарып сибә торганнардан түгел икәнен чамалады. -
7 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Иртән Нәзифә түрә бүлмәсенә кирәкле кәгазьләр алырга керде. Һәм үзенә Кырымнан куылган дип түгел, ә «Украинадан эвакуация белән килгән фәлән-фәләнова совхозда ачылачак чәчтарашханә өчен кирәкле эш кораллары сатып алырга бара» дигән белешмә алды. -
6 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Теге вакытта фашист оккупантларыннан яшеренсәләр, хәзер үзебезнең солдатлардан, тимер юлны саклаучы хәрбиләрдән яшеренә- яшеренә, бер товар вагонына менеп урнаша алдылар. Нәзифәнең уйлавы буенча, бу состав менә-менә кузгалырга тора. Составны таккан паровоз, парларын тирә-якка бөркеп, үзенә су тутыра шикелле. Озак та үтмәде, паровоз бер әче итеп сызгыртып алды да, пошкырып, составны дер селкетеп, урынында тәгәрмәчләрен зыр әйләндереп алгач, көчәнеп, урыныннан кузгалып китте. -
5 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Шомлы вакытлар. Тирә-ягына шайтан таяклары үсеп беткән бу ташландык баздан, чынлап та, ыңгырашкан, һәм: «Су, су бирегезче», – дигән сүзләрне ишетеп, әни кеше, бәй, бу үзебезнең кешеләр түгелме соң, безнеңчә сөйләшә бит дип, тагы да якынрак килде. -
4 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повесть)
Тәүдә: «Кырымнан монда куганнан соң, тагы кая озатырга мөмкиннәр?» дип уйлый иде. Себер шушы дип белде. Тик мондагы кешеләр сөйләгәннән Себер дигән җәһәннәмнең тагы да арырак, анда мең тапкыр авыррак, ун тапкыр суыграк икәнен белде. Ул суыкны яратмый иде. Моннан да суыграк, моннан да начаррак тагы нинди урын икән? Ул Себер дигәне нинди җир? -
11 декабрь 2024 - 13:00
Тәңрем ташламасын (хикәя)
– Әгәр дә әбиләр кебек яулык бөркәнеп, төренеп йөри башлыйсың икән – мин сине ташлыйм! – диде Азат. – Син минем белән йокларга да теләмисең... -
27 август 2024 - 13:00
Урман юлында (хикәя)
Егет Сәбиләне бер күрүдә үк яратты. Тик моны кызга белдерергә генә җай тапмый йөри иде. Аннан Сәбилә ул — шәһәр кызы. Машинасы да бар. Егет шуннан кыенсына. Каккан казыгы да булмаган авыл егетенә кем карасын да кем аңа кияүгә чыксын ди?