Хисаметдин Исмәгыйлев автор яңалыклары
-
27 февраль 2024 - 09:00
Калымчы Җәүдәт (повесть)
Әбием күм-күк иреннәрен берчә ачып нәрсәдер әйтергә әйтә, берчә тирән-тирән итеп тын алырга чамалый. Коелып төштем, чөнки әбием күгәренеп катып бара. Нишләргә дә белмим, күз алдымда җан биреп ята түгелме? -
21 гыйнвар 2024 - 13:00
Укытучы кыз бәхете (хикәя)
Һәрвакыттагыча, иртәнге җидедә Фәридәнең кесә телефонының будильнигы җырлап җибәрде. Күзен ачар-ачмас, ул SMS күреп алды, SMSны укыгач, кыз бетте генә инде. Анда өч кенә сүз язылган иде: «Без кичә яндык» -
4 ноябрь 2023 - 09:00
Әфган тауларын кичеп... (повесть)
Әтәч икенче егет янына күчте. Килгән җайга аның битен чукый һәм кыткылдап тавыкларны чакыра башлады. Теге селкенми дә. Йөзе миңа күренми, чөнки җилкәсе белән борылган. Тавыклар күмәкләп чукый башлагач, минем якка борылды.Үлгән икән. Тавыклар күзләрен чокый башлаган. Йә Ходай, миңа да шундый үлем әзерләнде микәнни?.. -
17 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Ринатның язмыш йомгагы тыныч тормыш юлыннан үз җаена сүтелеп, әкрен генә тәгәри башлады. Өйләнеп җибәрде. Гадәттәгечә, акча җитмәү авыр йөк булып, яшь гаиләнең тормыш арбасына менеп утырды. -
16 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Икенчедән, шул: чишмәгә суга йөрмәскә иде. Аннан да бигрәк теге көнне, чишмә кырында очраганнан соң, яр башына менеп җиткәч, артыңа борылып карамаска иде. Менә шул көнне син минем йөрәгемне үзең белән алып киттең. -
15 май 2023 - 11:00
Беренче Сабантуй
Ә безнең булачак «батыр» – колга Хөснулла, ай буе сыйланып, авыл буенча чиратта йөреп, бөтенләй симерде. Күзләре кысылып, хәтта бераз корсагы да бүлтәеп чыкты. Аш алдыннан стакан-стакан ярым Сәмига балы белән симез ашка юл ярып куя торган булды. Төшке аштан соң ике сәгатьләп черем дә итә әле. Ашаган малда өмет бар, дигәндәй, булачак батырга хәл керде. Наз һәм яратудан мәхрүм булган тол хатыннар өметләнеп, алдан ук аш-су әзерләп, Хөснулланы көттеләр. -
15 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
– Нәрсә булды? Нәрсә булды? Түз, түз! Без хәзер, – дип, тиз генә аның билендәге патронташлы каешын ычкындырып, үзенең биленә буды. Девятка авыртудан үкереп җибәрде. -
14 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
– Тагы нинди телләрдә сөйләшеп, аңлаша аласың? – диде. – Татарча һәм русча. – Русчаны кайдан беләсең? – Безгә мәктәптә рус телен дә өйрәттеләр. -
13 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
– Утыннарны бушатып куйсак, әйбәтрәк булмасмы? – Малайларга эшләргә дә эш калсын. Ялкауга өйрәнеп үсмәсеннәр, -
12 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Хуҗаларның йорты бер тыкрык кебек урында булып, елга ярында урнашкан. Тормышларын әллә ни җитеш дип әйтеп булмый, чөнки кичләрен керосин лампасын кабызырга да рәтләре юк. -
10 май 2023 - 11:00
Геном (хикәя)
— Әтиең армиягә алынгач кына үземнең авырлы икәнемне белдем. Элек егетләр икешәр ел хезмәт итте. Нишләргә? Бала тапсам, миңа ничек карарлар? Әтиең хезмәт итеп кайткач миңа өйләнәме әле, юкмы? Менә шул. Ташкентта балам туды. Нишлисең бит, абыеңны калдырып кайттым... -
26 апрель 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Басуда эшләп йөргән чагында ул гүләү тавышын ишетте. Бу безнең БТР һәм КАМАЗлар тавышы иде. Аны каравыллап йөртүче сакчы әллә берәр якка киткән, әллә тагы әфьюн тартып миңгерәүләнеп ята, үзенең куышы янында күренмәде. Ринат, барча көчен җыеп, кышлакка таба торып йөгерде. -
25 апрель 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Бу соңгы контузиясеннән Ринат әйтерсең лә яңадан туды. Һәм аның бик тә гаҗәеп сәләте ачылды. Ул инде миналарның кайда урнаштырылганын һич ялгышсыз әйтеп бирә башлады. Әйтерсең лә ул аларны телевизордан күрә иде. Шушы сәләте белән тиз кызып китүчәнлек тә барлыкка килде. Кызып китсә, нәрсә эшләгәнен аңламас хәлгә җитеп үзгәрә дә куя. -
20 апрель 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
– Монда куркырга кирәкми. Һәм бу куркыныч нәрсә түгел. Күреп тор, азактан рәхмәт кенә әйтәчәксең. Мин сиңа начарлык эшләргә теләмим. Бу каһәр суккан Әфган илендә бер-беребезгә ярдәм итмәсәк, безне берәм-берәм кырып бетерәчәкләр. Мин дә сөннәтле, үлмәдем бит менә. Әзрәк авыртыр инде. Укол кадаганнан да нык булмас. Курыкма, мин дә кеше бит. Син ахмакны коткарырга телим. Югыйсә аталар бит үзеңне. -
19 апрель 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Теге тагы ниндидер төймәләренә басты. Шунда Ринатка космостан төшерелгән видео күрсәтергә тотынды. Анда хәтта аларның БТРлары ничек шартлаганына чаклы күренә иде. Иптәшләренең ничек һәлак булганын күрү Ринатның бу иргә тора-бара ачуын кабарта башлады, һәм ул, үзе дә сизмәстән, кулындагы матур ручканы урталай сындырып ташлады. Ручка сынды һәм ул ничектер җиңел сулап куйды да.