Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

Хуҗаларның йорты бер тыкрык кебек урында булып, елга ярында урнашкан. Тормышларын әллә ни җитеш дип әйтеп булмый, чөнки кичләрен керосин лампасын кабызырга да рәтләре юк.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Хуҗаларның йорты бер тыкрык кебек урында булып, елга ярында
урнашкан. Тормышларын әллә ни җитеш дип әйтеп булмый, чөнки кичләрен
керосин лампасын кабызырга да рәтләре юк. «Черек теш» кайбер чакларны
совет хәрбиләреннән, әфьюнга алыштырып, солярка алып кайта торган
булган. Хәзер ул да юк. Алачыкларында хан заманыннан калган примус
белән керогаз дигән нәрсә яга. Бакча артыннан гына тау елгасы шаулап
ага. Елга буенда тал һәм башка куак-агачлар үсә. Аларны да кышын ягарга
дип кисеп бетереп баралар. Тау куенына сыенып утырган бу кышлакка су
элек арык буйлап агып килгән. Тик берничә ел элек язгы ташу су күтәрә
торган җайланманы җимереп ташлаган. Ә дамба-арыкны яраксыз хәлгә
китереп ерган. Кышлакта ирләр юк. Барысын да яңадан торгызырга, яңадан
сипләргә карт-корының кулыннан килми.
Шурави беркөнне ул урынны барып карап кайтты. Кышлактан әллә ни
еракта түгел, авылның югары очында икән. Әсир коллыкта көн күргән йорт
бик уңайлы урында урнашкан булып чыкты. Ни дисәң дә, су белән тәэмин
итәр өчен дамбаны буарга һәм арыкның җимерелгән урынын торгызырга
гына кирәк. Су күтәрә торган ватык тәгәрмәч буа янында ята. Ринат йорт
эшләреннән бушаган арада атна-ун көн шул зур тәгәрмәчне сипләп маташты.
Аның ниятен белгәч, авылдагы малай-шалай да кушылды. Тәгәрмәч әзер.
Тик ничек аны торгызып, элекке урынына утыртырга? Шулай аптырап
йөргәндә, кышлакның теге очында яшәгән бер сүсәреп беткән карт килеп,
өчаяк ясап, шуның ярдәмендә күтәргәннәрен сөйләп аңлатты. Ул өчаякны
каян аласың да аны ясар өчен җиде-сигез киртәне каян табасың?
Күмәкләгән – яу кайтарган, ди. Бу эшкә иң элек кызыксынып, шурави
берүзе булдыра аламы, юкмы, дип көткән карт-коры да, яшь җилкенчәк
тә, үзләре дә сизмәстән, аңа ярдәм итә башладылар. Каяндыр өчаяклар
да табылды. Зур куласага кидерергә торба да булды. Шулай итеп, ай
ярым дигәндә, авылга арык буйлап су да килде. Ринатны да төнгелеккә
богаулап, сарык абзарына япмый башладылар. Ашавы да бераз әйбәтләнде.
Кышлактагы халык, үз авызыннан өзеп булса да, бу уңган әсиргә ихтирам
күрсәтергә тырышты. Ул инде бераз иркенлек алды. Хәзер кышлактан
ераграк китеп йөрү мөмкинлеге дә туды. Дөрес, аңа «черек теш»нең 10-12
яшьләр чамасындагы улы күз-колак булып торырга тиеш. Шулай кушылган.
Ә алар бу малай белән күптән дуслаштылар инде.
Шулай бер сәфәрендә Ринат тау астында тәгәрәп яткан «Урал»
машинасын күреп калды. Ничек итсә итте, тау астына төшеп, шул машинаны
карадылар. Машина янында бер мәет ята. Аны ташлар белән күмеп, җирләп
куйдылар. Бу изгәләнеп беткән бер «Техпомощь» машинасы булып, будкасы
эчендәге җиһазлары урынында иде. Таланып бетмәгән. Шунда ук бензин
белән эшли торган ике цилиндрлы бер электр генераторы да ята. Кайбер
урыннары ямьшәйгән булса да, эшләтерлек. Менә монысы – шәп нәрсә.
Һәм шуравиның башында бер уй-ният туды. Безнең халыкта «ният – ярты
эш» дигән әйтем бар. Бүген шушы тау астында аунап яткан машинадан
барча ачкыч-чүкеч кебек кирәк-ярак җиһазларны алып кайттылар. Шурави
малайдан бу турыда дәшми торырга ант иттерде. Шулай килештеләр, малай
дәшмәскә вәгъдә бирде. Икенче көнне тау астыннан теге машинада булган
электр генераторын күтәрделәр. Бәләкәй арбага салып алып та кайттылар.
Кызыксынучы һәм күпне күреп, күпне белергә яратучыларның шикләрен
арттырмас өчен арбага чыбык-чабык һәм үлән дә тутырдылар.
Кабызып карадылар, тик генератор эшләмәде. Никадәр тырышса да, ул
эшләргә теләмәде. Инде юкка алып кайттык, ахры, дип уйлый башлаган
Ринатның башына бер төнне бик тә даһи уй килде. Чөнки соңгы атналарда
йокысын йокламый, көне-төне дигәндәй, шушы генератор турында уйлады.
Уй болай иде: ярар, двигателе кабынмаса да, генераторны су ярдәмендә
әйләндерергә була бит. Тик теге су күтәрә торган тәгәрмәчкә ничек
генераторны көйләп куярга? Уйлана торгач, анысын да тапты. Су күтәрә
торган тегермән куласасы кебек зур куласа кырына, бәләкәйрәк тәгәрмәч
әмәлләп куярга кирәк. Тырыша торгач, анысын да эшләп куйды. Кышлак
малайлары бик белдекле, кайда нәрсә ятканын белмәсәләр, буламыни?
Бер яр астында үзләре тәгәрәтеп төшергән зур трактор көпчәген исләренә
төшерделәр. Анысын да алып кайтып, су күтәртә торган куласа күчәренә
беркетә алдылар. Бала-чаганың һәм әсирнең буш вакыты шушы эш белән
үтте. Шулай итеп, беркөнне су ярдәмендә генератор әйләнеп, ток бирә
башлады. Менә могҗиза, менә табигатьнең сере. Чын сихер инде бу...
Кышлактагы карт-коры бу сихерле машинаны карарга җыелды. Кара син
аны, бу кол хезмәтчедән дә башлы кеше юктыр якын-тирәдә. Шәһәрдәге
гаҗәеп ут турында ишетеп кенә белгән картлар хәзер инде үзләренең
кышлагында да шундый ут барлыкка килгәнен үз күзләре белән күрде.
Тик әле әйләнү тизлеге җитмәгәнлектән, генератор бик көчсез, берничә
лампочканы гына кабызырлык иде. Малай-шалай дәртләнеп, яңадан эшкә
тотынды. Тырыша торгач, яңа буа буып, икенче зур куласа эшләделәр.
Хәзер инде барлык эш белән Ринат җитәкчелек итте. Генераторны авыл
уртасына күчерделәр, чөнки төнлә урлап та китәргә мөмкиннәр икән.
Шулай итеп кышка керүгә бу егерме-утыз йортлы кышлакта, зәгыйфь кенә
булса да, электр уты яна башлады. Бу хәбәр тиз арада тирә-якка таралып,
бу могҗизаны күрергә күрше кышлактан килүчеләр дә ешайды.
Менә беркөнне кышлакка рухларның бик зур булмаган отряды килеп
төште. Күрәсең, кышлакта электр уты аларны да гаҗәпләндерде. Һәм
рухлар командиры авылны утлы иткән колны күрәсе килгәнен белдерде.
Ни өчен чакырганнарын аңламаган Ринатны командир урнашкан бай
йортына алып бардылар. Егет тагын кырны минадан чистартырга алып
китәрләр инде, дип уйлады. Рухлар командиры уң аягына чатан бер яшь
кенә егет иде. Әле үзенә юньләп сакал-мыек та чыкмаган бер юеш танау.
Тик тыштан гына шулай күренә. Ә чынлыкта сугыш барган илдә барчасы да
гаять тиз өлгерә. Һәм бу командир утны-суны кичеп чыныккан тәҗрибәле
сугышчы иде. Аның алдына китереп бастырдылар. Командир бик җитди
кыяфәттә, чатанлый-чатанлый, тоткынны игътибар белән алдын-артын
карап чыкты. Аннан урындыкка барып утырды да:
– Пуштунча каян беләсең? – дип сорады.
– Өйрәндем.
– Үзбәкчә дә беләсең, диләр, дөресме?
– Беләм.
– Аны кайдан өйрәндең? Үзбәк мәллә?
– Юк, мин үзбәк түгел. Безнең телләр охшаш.
Теге шулай сорау ала, ә Ринат хәтер сандыгын актарып, бу рухны кайда
күрдем икән, дип баш вата. Маңгаендагы миңенә чаклы таныш.
– Әйе, кайчан плен төшкәнемне дә оныттым инде. Биш ел чамасы
шикелле. Гарәпчәгә һәм намаз укырга шул-шул кышлактагы Лотфулла
бабай өйрәтте.
Дошман командиры тагы урыныннан торып, бик чатанламаска тырыша-
тырыша, йөренеп алды. Аннан инде бик тә мөһим мәсьәлә караган кебек:
– Бүгеннән үземнең приказым белән сине кышлак малайларын укытырга
мөгаллим итеп тәгаенлим.
– Малайлар?..
– Әйе, малайлар автомат тотар алдыннан хәреф танып укырга-язарга
өйрәнергә тиешләр...
Түрә шулай Ринатка эшне башлап җибәрергә кирәклеге турында нотык
укыды. Ә шуравиның зиһене, казан кайнагандагы шикелле кайнап чыгу
дәрәҗәсенә җитеп, кызганнан-кызды. Нотык сөйләүченең тавышы да
колагына бик ерактан чак-чак ишетелә.
– Кара әле, әсир, әллә син мин сөйләгәннәрне тыңламыйсың да инде?
– Хайр... Хайр... ул бик яхшы итеп тыңлыйм сезне Хайр... ул.. ло, – дип
куйды.
Шурави шулай тотлыга-тотлыга, бу командирның исемен чак исенә төшерә
алды. Ялгышмаса, теге чакны, яңа гына хезмәт итә башлаган елны, кышлак
кырында аягы яраланган малайны шулай атыйлар иде шикелле... Ялгышырга
да бик мөмкин, аягы чатан бәндәләр белән дөнья тулы. Ә менә маңгаендагы
миңе нәкъ шул малайныкы кебек, сул ягында иде. Тагы да үз алдына кабатлап:
– Тыңлыйм, Хайрулло, тыңлыйм, – дип тынып калды.
Хәзер инде командирның гаҗәпләнер чагы җитте. Ул да тынып калды.
Эчтән генә: «Кара син аны, җир астына яшерелгән минаны да үтә күрә дип
сөйлиләр, күрәсең, дөрестер. Әллә чынлап та бу әсир күрәзәчеме икән?
Минем исемне каян белә?» дип уйлады.
Әфган илендә, наданлык бик көчле булу аркасында, им-томга, сихергә
һәм башка шундый юк-бар хорафатларга халык бик ышана. Беразга
командир зиһен-уйларын җыя алмый торды. Чөнки командир үзенең
алдындагы чын әфганнарча киенгән, инде җилкәләрен дә бераз ныгытырга
өлгергән сакаллы шуравины танымады.
– Син барысын да каян беләсең? Әллә сихерчеме?
– Юк, мин сихерче дә, күрәзәче дә түгелмен. Миңа, әлхәмдүлилләһ,
Аллаһы Тәгалә ярдәм итә. Аның ярдәме белән менә сезнең илегездә кол
рәвешендә булса да исән-имин йөрим. Иншалла! – дип, Лотфулла карт
сүзләрен кабатлап җавап бирде.
Түрә инде үзенең алдында чын мөселман басып торганын зиһене белән
аңлады. Шуңа да нык аптырады. Һәм гаҗәпләнеп:
– Мине каян беләсең?
Ринат бу командирның теге чакта яраланган малай Хайрулло икәненә
шиге калмыйча:
– Беләм, сарык-кәҗә көткәндә, совет солдатлары аягыңны яралаганнарын
да беләм. Үзеңне шул вакыт чак атып китмәделәр. Анысын да беләм. Бабай
өендә ничек дәваланып ятканыңны да, кемнәр дәвалаганын да беләм, – диде
дә бер мизгелгә тынып калды. Өйнең түбәсенә тезелеп чыркылдашкан
чыпчыкларга карап алды. Аннан, берсенә дә игътибар итмичә, текә таулар
ягына борылып һәм шул тау башындагы ап-ак бозларга күз йөртеп, үз
алдына сөйләнгән кебек дәвам итте: – Сугыш бетә. Ә менә мин һаман сезнең
илдә кол хәлендә иза чигәм. Миңа дә өйгә кайтырга вакыт, – дип куйды.
Командир Ринатны танымады. Танырлык та түгел шул. Әмма ул
сөйләгәннәрне һушы китеп тыңлап торды. Бу әсир аның барча тормышын
сөйләп бирде түгелме соң? Рух нәрсә әйтергә дә белмәде. Бары тик:
– Шуннан? – дию белән генә чикләнде.
– Син ничә тапкыр үлемнән калдың? Сиңа дә өеңә кайтырга вакыт. Мине
дә үзең белән ал. Коллыктан коткару изге мөселман эше һәм саваплы гамәл.
Иншалла! Коръәндә дә шулай язылган.
Әйе, иртәгәсен Ринатны Хайрулло үзе белән алып китте. Ринат шатланып
бетә алмады. Чөнки бу туган илгә таба, коллыктан котылу ягына ясалган
тагы бер адым иде. Хайруллоның солдатлары Пакъстан чигенә китеп бара
икән. Сөйләшүләреннән шуны белде. Анда корал төялгән кәрванны каршы
алып һәм саклап кайтырга тиешләр, ди. Менә ничек килеп чыкты. Ул һаман
үзенең язмышы, тәкъдир күрсәткән юлдан атлап, СССР чигеннән ераклаша
гына түгелме? Нәрсә язган булса да, тик яхшыга гына була күрсен инде. «И
Аллам! Үзеңнең рәхмәтеңнән ташлама», – дип, Ходайга ялварды.
Икенче көнне тигезлеккә чыгып, аларны көтеп торган машиналарга
төялделәр. Төркемдә утыз биш баштанаяк коралланган сугышчы. Хайрулло
әсирне үзеннән ерак җибәрмәде. Аның белән киңәшләшкән булды. Әллә
чын күңелдән, әллә күз буяр өчен генә. Шушы корал артыннан барулары
уңышлы буламы, әллә каршылыкларга очрарлармы дип сорашты. Тагы да
кабатлап инде менә ничәнче тапкыр:
– Теге көнне сугыш туктый, дидең. Моны кайдан белдең? – дип сорап куйды.
– Күңелем шулай сизә. Озакламый сугыш бетәргә тиеш. Тик үзара
ызгыш-талаш булачак әле. Ә безнең сәфәр – бик куркыныч сәфәр. Уяу
булырга кирәк, – дип куйды.
Башта аңа корал бирмәделәр, ул үзе дә сорамады. Чөнки белә иде:
ул-бу була калып, эш бәрелешкә китсә, кемнең кулында корал, шуны
беренче үтерәчәкләр. Ринат үзенең гадилеге һәм Әфган илендәге сәяси
хәлне, бигрәк тә сугыш хәлләрен белмәве аркасында Совет гаскәрләре,
үзебезнекеләр, әлбәттә, кәрванга һөҗүм итәрләр дип көтте. Тик безнең
гаскәрләр Пакъстан чигенә чаклы килеп җитә алмаганнар иде. Чик буе
районнарында рухларның төрле хәрби төркемнәре хәрәкәт итә. Кайчакны
бер төркем икенче төркем сугышчылары белән дә бәрелешеп алалар.
Менә чик вазифасын үтәгән бик зур булмаган елга янында теге яктан
корал төяп килгән машиналарны бушатып, рухлар бу яктан килгән
машиналарга төяделәр. Пакъстанлылар үзләренең йөге өчен акча алып
кайтып китте. Хайрулло шушы урында ук куна калырга булды. Учак ягып
тормый гына, коры паёклар белән кичке ашны ашадылар. Командир тирә-
якка сак куеп чыкты. Елга ягыннан камау һәм тегенди-мондый дошман
килере көтелмәгәнлектән, ул якка сак куймады. Качарга иң уңай вакыт
җитте түгелме?! Ринат таң алдыннан елга буйлап качарга ниятләде.
Төн караңгы. Күктә йолдызлар гына чекерәешеп, бер-беренә күз
кысышалар. Командир дөрес уйлаган икән, төн уртасында кемнәрдер аларга
һөҗүм оештырды, бәрелеш булып алды. Шушы алыштан файдаланып,
Ринат елгага таба тәгәрәп китте. Торып йөгерергә курыкты. Чөнки йә
боларның, йә һөҗүм итүчеләрнең пулялары тияргә мөмкин иде.
Кайда шуышып, кайда тәгәрәп дигәндәй, елгага барып төште. Тавыш
чыгармаска тырышып, су аккан уңайга йөзеп китте. Су җылы иде. Менә
бераздан атышу тавышлары да тынды. Ә ул елгадан агып бара. Иң
курыкканы – бу көньяк елгаларында крокодил булмаса ярар иде, дип уйлады.
Кесәсендәге Лотфулла бабай калдырган бәләкәй генә үткер хәнҗәрен
капшап куйды. Ярый әле, Хайруллоның солдатлары аны тентемәде. Югыйсә
бабай калдырган пычактан да, әз-мәз кара көнгә дип тоткан акчадан да колак
кага иде. Агым уңаена озак йөзде. Ярга чыгып, эз калдырудан курыкты.
Аннан елганың аргы ягына йөзеп чыкты. Елганың урта җирендә агымы
бик тә көчле икән. Ярдан менүләре дә бик читен булды. Менеп җиттем
дигәндә, әллә ничә тапкыр кире егылып төште. Бик озак этләнгәннән соң
гына, чак ярдан күтәрелеп, тигез җиргә ауды. Озаклап ятарлык түгел. Төнге
салкыннан калтырата башлады. Инде котылдым дигәндә, суык тидерүдән
куркып, ашыга-ашыга, тагын алга атлады. Атлагач, алай ук салкынлык
сизелми. Хәтта бераз җылынып китте. Киемнәр дә кипшенде. Кызулык
белән юеш киемнәрен дә сыгып тормаган иде.
Менә таң да атты. Ул һаман елга буйлап салынган сукмактан алга атлады
да атлады. Юньләп белми дә, әллә ул Әфган, әллә Пакъстан җиреннән
атлап китеп бара. Алда билгесезлек. Ә шулай да азатлыкка ни җитә, нинди
татлы кичерешләр. Хет торып йөгер, хет җиргә ятып тәгәрә. Сине беркем
дә тыймый. Сине беркем дә күзәтеп тормый. Һавадагы һәм елга буендагы
төрлечә сайрашкан иртәнге кошларның тавышы да икенче, ирекле булып
ишетелә. Кичә Хайруллодан:
– Нигә елганың теге ягына чыгып туктамыйбыз? Су да кереп алыр идек.
Ул якта әнә тал-агачлар да күбрәк. Учак ягып, чәй кайнатырга да булыр
иде – диюенә, теге:
– Ярамый! Ул як Пакъстан җире, – дип аңлатты.
Әфганлыларга бик ышанырлык түгел. Ул бит – аларның колы. Ә колга
барысын да сөйләмиләр. Ярар, Әфган җиреме, Пакъстан җиреме, кайсы
булса да, ул – азат. Тик яңадан рухлар кулына гына эләкмәскә кирәк. Ә
Пакъстан җире булып, чик сакчылары очраса, аларга ни дип аңлатыр?
Аларның телен аңлармы да, алар аның сөйләгәненә ышанырлармы? Чик
сакчыларын искә төшерү аны айнытып җибәрде. Сакланырга кирәк.
Сакланганны Аллаһ саклармын, дигән. Чик сакчыларына нәрсә сөйләр дә
нәрсә дип аңлатыр? Тотып алып, кире Әфганстанга озатсалар?
Ул шундый шөбһәле уйлар белән таллар арасыннан салынган бормалы-
бормалы сукмактан атлый бирде. Яр буйлап читтәрәк юл да бар икән.
Ул да бу якка борылып, аңа таныш булмаган агачлар белән ышыкланган
сукмакка килеп кушылды. Моңа качкын шатланды гына, чөнки юлдан
бару җиңелрәк. Агач арасыннан баргач, аны бик күреп тә бетермәячәкләр.
Арттан, йә булмаса, алдан килгән машина-мазарларның тавышын ишетеп
алачак. Бу аңа тиз арада агачлар арасына кереп качарга мөмкинлек бирәчәк.
Ул инде гадәтенчә, юлда килеп туачак хәлләргә алдан ук әзерләнеп, һаман
атлый бирде. Менә юл, кинәт кенә борылыш ясап, елгадан бөтенләй читкә
борылды. Борылмада ал да, арт та юньләп күренми. Тик тавыш-мазар
ишетелмиме дип, ул колакларын ныграк торгызды. Тирә-якны тыңлап,
артына тагы бер кат күз салып тикшерә-тикшерә атлавын белде.
Алга борылып караганда, соң иде инде. Ул килеп чыккан борылышта
бер йөк төялгән арба кыйшаеп туктап калган. Җитмәсә, кырында аны
бик тә игътибар белән күзәткән адәмне дә күреп алды. Ни эшләргә?
Кире борылып, артка торып йөгерергәме? Алай итәр идең, кешедә,
ирексездән, шик тудырачаксың. Юл читендәге таллар арасына кереп
югалырга мөмкин. Тик алай да ярамый. Әфган кышлагындагы кебек,
авыл кешеләре җыелып, шиклене эзли чыксалар? Якында гына кышлак та
булырга мөмкин. Ул бит бу якларны белми. Ничә көн машинада килделәр.
Чынлап та, теге рух әйткәнчә, бу Пакъстан җире булып чыкса? Һәм ул
үзенең сизгерлегенә таянып, юлын дәвам иттерде.
Бабай үзенең кыйшайган арбасының әле бу, әле теге ягына чыгып карый.
Ә үзе юлдан килүчене күзеннән ычкындырмый. Кораллы кеше дә түгел.
Типсә тимер өзәрдәй ир дә түгел. Ап-ак сакаллы карт кына бер бабай. Ринат,
нишләптер, олы кешеләргә, бигрәк тә карт бабайларга ышанып карый.
Бәләкәйдән үк шулай булды. Бабайның арбасына нәрсәдер булган. Җайлап
кына бабай янына килде. Өйрәнелгән гадәт буенча кулын күкрәгенә куеп,
бераз иелә биреп, тавышсыз гына исәнләште. Бабай аңа күз кырые белән
генә карап алды да чип-чиста пуштун телендә:
– Тәгәрмәч төште, куешырга ярдәм ит, улым. Рәхим итеп! – диде.
Ринат дәшми генә арбаны карап чыкты. Тәгәрмәчне ныгытып куйган олы
шөреп-болты төшкән икән. Бабай шул болтны тотып аптырап басып тора.
Егет җәһәт кенә арбаның тәгәрмәче төшкән ягындагы үрәчә астына керде
дә арбаны иңе белән күтәрде. Шактый авыр иде. Бабай тәгәрмәчне кидереп,
болтын борып ныгытты һәм егеткә зур рәхмәтләр әйтеп, үзе янына утырырга
тәкъдим ясады. Егет арбадан урын алгач, кузгалып киттеләр. Карт тегесен-
монысын сорашкан була. Ринат башы белән арткы, үзе килгән якка күрсәтеп:
– Елга башындагы кышлактан киләм. Эш эзләп китеп барам. Яшәргә
мөмкинлек калмады, – дигән булып, гомуми сүзләр белән генә җаваплады.
Алты ел әсирлектә булу аны күп нәрсәләргә өйрәтте. Бигрәк тә чит-ятка
ачылып китеп, барысын да сөйләмәскә кирәклеген күптән аңлаган иде.
Бабай бик сүзчән кеше булмыйча, үзенең сораулары белән шуравиның
җанын кимермәде. Икесе дә үз уйларына бирелеп, арба тибрәткән уңайга
селкенеп бардылар. Менә алда тигезлектә урнашкан әфган кышлакларыннан
берние белән дә аерылмаган авыл күренде.
Әйе, еракта-еракта шул ук башлары бозга каткан таулар тезмәсе күренә.
Елга ягындагы тигезлек өстендә басулар җәелеп ята. Әле күктә, әле елга
ягындагы тал-куаклар арасыннан чыркылдашкан кошлар тавышы ишетелә.
Кышлакка керер алдыннан бабай егеткә карамый гына:
– Хәзер кайсы якларга юл тотарга уйлыйсың? – дип сорап куйды.
– Әллә инде. Кайда әзрәк акча эшләргә була, шунда барырга исәп.
Бабай тагы сүзсез калды. Дилбегәсен тарткалап, атны ашыктырды. Бераз
баргач, ничектер бөтенләй чит кешегә сөйләгән кебек.
– Хәзер эш табулары, ай-һай, авыр булачак. Булмаса, әзрәк миндә эшләп
ал. Кием-салымың да таушалган. Яңартырбыз. Яхшырак кием кисәң, эшнең
дә арурагын табарсың. Улларым белән таныштырырмын. Алар икесе дә
Карачи каласында портта эшлиләр.
Арба хуҗасы шулай диде дә тагын тынып калды. Күрәсең, бу яшь кешегә
уйларга мөмкинлек биреп, җавапны ашыктырмады. Ат һаман лырт-лырт
йөгерүен белде. Ат йөгергән уңайга арба да ниндидер ритмга ияреп селкенде.
Кызык иде. Ике тәгәрмәчле арбада Ринат элек кол хәлендә барган булса, хәзер
беренче тапкыр ирекле кеше булып тирбәлеп бара. Ә алар ягында арбалар
озын һәм дүрт тәгәрмәчле. Атлар да эре гәүдәле. Монда атлар вак.
Менә кышлакка килеп керделәр. Әфгандагы кышлактан берни белән
аерылмаса да, монда урамнар киң һәм туры, чөнки тигезлектә урнашкан.
Әнә урамның теге кырындагы пуштун үзенең лавкасын ачып маташа. Тагы
да ниндидер йорт эченнән тимер чүкегән тавыш ишетелеп, борынына
ташкүмер төтене исе килеп бәрелде. Тыкрыктан бер төркем халыкны
тәбәнәк кенә арбасына төяп, безнең «Беларус»ларга охшаган трактор үтеп
китте. Шурави кораллы кешеләрне күрмәде. Шунысына игътибар итте:
урамда электр баганалары тезелеп утыра. Кышлак электр белән тәэмин
ителгән икән, дип уйлап алды. Күңеле бераз тынычлана төште. Әмма аны бу
бабайның пуштун телендә сөйләшкәне генә бераз шикләндерде. Пакъстанда
да пуштун кабиләләре яшәгәнен шурави белми иде әле.

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pexels

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев