Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

– Монда куркырга кирәкми. Һәм бу куркыныч нәрсә түгел. Күреп тор, азактан рәхмәт кенә әйтәчәксең. Мин сиңа начарлык эшләргә теләмим. Бу каһәр суккан Әфган илендә бер-беребезгә ярдәм итмәсәк, безне берәм-берәм кырып бетерәчәкләр. Мин дә сөннәтле, үлмәдем бит менә. Әзрәк авыртыр инде. Укол кадаганнан да нык булмас. Курыкма, мин дә кеше бит. Син ахмакны коткарырга телим. Югыйсә аталар бит үзеңне.

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

Ринат бүген сигез мина тапты. Аның бәхете бар иде. Ул исән калды. Басуны минадан тазартканда, шулай итеп, өч иптәше үлде. Алдарак бер сыермы, ишәк үләксәсеме күренде. Аны яртылаш козгыннар ашап бетереп бара. Аларга да шушындый үлем яный микән? Аларны да шулай козгыннар чокырмы? Мәетләрне күмәргә рөхсәт итмәделәр. Һәлак булганнарны басу читенә чыгарырга куштылар. Аларны күтәреп җәфаланмадылар. Күтәрерлек тә түгел, үлгән кеше ике тапкыр авырая диләр, дөрес икән. Аякларыннан тотып, өстерәргә туры килде. Шулай иптәшләренең берсен чыгарганда, аның астында тагы мина шартлады. Бахыр үлгәч тә, иптәшләренең гомерен саклап кала алды. Минаның зарары егетләргә тимәде. Тик тегенең гәүдәсе генә теткәләнде. Ахры, сакчылар да бу ялыктыргыч эштән арганнар иде. Тизрәк кайтырга ашыктылар. Басуда беренче көннәре шулай үтте.

Кайткач, аларга тагы берәр түгәрәк үзбәк икмәге бирделәр дә теге сарайга кертеп яптылар. Яптылар гына түгел, кулларын баш очындагы шүрлеккә ныгытылып куелган лимонка чекасына бәйләделәр. Аякларыннан да шулай ук тарттырып, аяк очларындагы мина чекасына эләктерделәр. Качу түгел, саксызрак селкенсәң дә, шартлап, көлең күккә очачак. Лимонкалар янында танкка каршы куела торган зур миналар да ята. Алар да детонация белән шартлаячак. Монда кешеләр генә түгел, бөтен абзарың юкка чыгачак. Әйтәм аларны бөтенләй читтә ялгыз гына торган абзарга кертеп яткырдылар. Ярый, хет аста әзрәк салам. Элек монда йә сарык, йә кәҗә абзары булган. Әйе, бу әфган җирендә көндез түзеп торгысыз эссе. Ә төннәрендә суык. Таулардан суыкның рәхимсез тәгәрмәч кебек тәгәрәп төшкәне сизелеп тора. Җылы киемең булмаса, кәкрәясең, рус әйтмешли – калатун.

 Ринат бүген күргәннәреннән шулкадәр тетрәнгән иде. Бер көн эчендә үзен ун елга, юк, егерме елга картайган кебек хис итте. Кичергән психик киеренкелектән арыды. Контузия алганнан соң тынгылык бирмәгән башы, салам өстенә тынычлап яткач, тагы гүләп авыртырга тотынды. Әйтерсең лә, башы вагон тәгәрмәчләре астында калып, йөрәге типкән саен чатнап ярыла башлый. Хәтта юньләп уйлый алмас дәрәҗәгә җитә. Бөтен уйлаганы: качарга, качарга һәм качарга! Йөрәк, бер ерткыч карчыга булып, баш эченә кереп утырган да, авырттырып, үз ритмына миен чукый да чукый.

Тоткыннарның барысы да бер кагыйдәне аңнарына сеңдереп куйды: нәрсә генә булуга карамастан, селкенергә ярамый! Иртәнгә чаклы яшисең килсә – селкенмә! Ә инде иртәгәсе Аллаһ кулында. Ялгыш селкенүдән баулар тартылып, мина чекасы ычкынса, бетте. Әппәр итеп, амин тотарга гына кала. Өлгерсәң инде. Монда алар өчен әппәр итүче дә, амин тотучы да булмас. Менә шулай маңгаеңа нәрсә язылган. Йа Ходай, әгәр дә бу Галәмдә барсың икән, коллыкта җәфаланган колларыңа ярдәм ит. Язмышларын әзрәк кенә булса да җиңеләйт!

Иртәгәсен аларны теге басуга алып бармадылар. Үзләре кунган сарай алдына чыгарып утырттылар. Ринатның чамалавы буенча рухлар кемнедер көтә. Тегеләй-болай кереп-чыгып йөргән тылмач рух күренеп калды. Ринат аңа кул болгап үз янына чакырды да, басуны миналардан тизрәк тазарту өчен ыргак-тырма ясарга кирәклеген аңлата алды. Һәм туфракка ниндирәк ыргак булырга тиешлеген сызып та күрсәтте. Сакалтай әллә аңлады, әллә юк. Бер сүз дә әйтми китеп барды. Төшкә таба капкадан бармак юанлык троска чылбырлар белән кулларыннан бәйләнгән җиде әсирне алып керделәр. Ринат ниндидер бер иске китапта Америкадагы негр колларны тезеп, базарга сатарга алып килү турындагы рәсемне күргән иде. Монда да тегеләрне нәкъ шулай тезеп куйдылар. Беренче көнне бу өй бусагасына чыгып карап торган ир бүген дә шулай ук яңа килгәннәрне барлап чыкты. Үзенең ярдәмчеләренә ниндидер күрсәтмәләр бирде дә тагы кереп югалды. Яңа килгәннәрне Ринатлар алдына утыртып, алар бәйләнгән чылбырга эләктереп куйдылар.

Ринат алдына туры килгән солдат бик таза һәм башкалардан бер башка биегрәк иде. Ул каш астыннан күзләрен уйнатып алды да үзенең алдында утырганнарга карап:

– Кайсыгыз монда бугор, ягъни старший?

Егетләрнең берсе дә дәшмәде. Бу өчәү кичәге хәлләрдән күбесе шок хәлендә, үзләренең авыр уйларына бирелеп утыралар. Дәшүдән дә ни фәтва. Алар монда барысы да бертигез хәлдә – барысы да әсирләр.

Теге кырыс кына:

– Нәрсә, телегезне йоттыгыз мәллә?

Ринат яңа килгәнгә күтәрелеп карады да янындагылар дәшмәгәч: – Ну, мин старший, – дигән булды.

– Не нукай! Салабоннар, мине тыңлагыз! Мин дед! Шулай булганга күрә бүгеннән башлап, монда мин старший. Дөресрәге, шушы минуттан мин монда бугор. Ишеттегезме? Ә син, нукающий, минем ярдәмчем булачаксың! Шылдымы?

Әсирләрнең берсе дә әйе, дип тә, юк, дип тә дәшмәде. Ринат та җавапсыз калды. Бу үзен дед дигән әсир яңарак кына рухлар кулына эләккән шурави иде. Анда да әле үз гаебе белән: әфьюн эзләп, казармадан качып, базарга чыкканда эләктереп алдылар. Шуңа да монда булган хәлләрне һәм булачак вакыйгаларны күз алдына да китермәде. Һаман әтәчләнеп һәм үзен күрсәтергә теләп, Ринатка күзен алартты:

– Нигә дәшмисең? Әллә мине аңламыйсыңмы? Дәшмисең, значит, мине аңламыйсың. Карага буялган – черномазый, син дә шул рухлар нәселеннәнме әллә? Шуларга охшап торасың!

Ул Ринатның башкаларга караганда карарак булуына һәм йөзе белән руска охшамавына басым ясап, аны кимсетергә чамалады. Бу әзмәвернең тавыш күтәреп, башкаларга кычкыра-кычкыра, нәрсәдер сөйләгәнен сакта торган рух ишетеп алды. Күп уйлап тормый, килеп торып, тегенең сыртына приклад белән ару гына тондырды да, үзенчә нәрсәдер искәртеп, тагы бер-ике нык кына тибеп, кире урынына барып басты. Әзмәвер авыртудан йөзен чытып һәм тешен кысып:

– Синең аркада эләкте. Мин моны исеңә төшерермен әле. Инәңне һәм авызыңны шулай итәрмен... – дип кабахәт сүгенеп ысылдады.

Ринат дәшмәде. Нигә дип талашып, каршы әйткәләшеп торырга? Монда барысы да дошман кулында. Барысы да алар ихтыярында. Телиләр икән, яши бирәсең, теләмәсәләр, шушы минутта ук атып үтерергә мөмкиннәр. Ә бу, яңа килгән юньсез аңлап бетерми иде әле мондагы тәртип һәм тормышны. Тормыш дип әйтеп булса. Тормыш түгел – ормыш, ә дөресрәге, әҗәл белән качышлы уйнау. Кем кемнән хәйләкәррәк тә, кем кемне тизрәк алдый.

Бераздан тоткыннарны тезеп, арык тазартырга алып киттеләр. Ринат рухларның үзара сөйләшкәннәренә игътибар белән колак салып барды. Күп сүзләр безнекенә охшашлыкка охшаш та, тик сүзнең нәрсә турында барганын гына аңларлык түгел. Болар үзбәкләр түгел шул. Аларны аңлавы җиңел иде.

Ринат юл уңаена тирә-якны карап-өйрәнеп барды. Әйе, таулар биек һәм текә. Башларында ялтырап, кар ята. Ә бу яктагы таулар ул кадәр текә булмыйча, сөзәгрәк. Кояш белән чамаласаң, көньяк шул якта булырга тиеш. Ә безнең СССР иле Әфганстанның төньягында, бу биек кыя таулар артында. Ул шулай география фәненнән алган белемен исенә төшереп барды.

Көннең калган өлешендә авылга агып килә торган арыкны тирәнәйтеп тазарттылар. Эш беткәч, кайтыр алдыннан Ринат теге сакалтай сакчыдан кулы белән ишарәләп һәм русчалап юынып алырга рөхсәт сорады. Рөхсәт иттеләр итүен. Тик рус милләтеннән булганнарны арыктан ераккарак кудылар. Егетләрнең аңлавы буенча кяфер юынган су кышлакка барырга тиеш түгел. Нишләсеннәр, арыктан читкә канау ерып, шунда чайкандылар. Су, таулардан килгәнгә, бик салкын иде. Шулай булуына карамастан, су – су инде, билгә чаклы чишенеп, рәхәтләнеп юынып алдылар.

  Кайткач, тагы теге сарай алдына тезеп утырттылар да көндәгечә берәр түгәрәк нан таратып чыктылар. Бүген аларга кружкаларга тутырып, кайнар яшел чәй дә бирделәр. Теге әзмәвер ничек итсә итте, Ринат янына утыра алды. Ашарга гына тотынганнар иде, җаһил Ринат кулыннан икмәген тартып алды да:

– Бүгенге көннән кич бирелгән ашың минеке булачак. Югыйсә төнлә буып үтерәм, – дип ысылдады.

Белми иде әле ул сарай эчендә ничек кунасыларын. Хәтта кече хаҗәтеңне дә чалбарыңа бушатасыңны. Олысы булса да шулай. Хет үлеп кит, синең янга беркем дә кермәс һәм беркемне чыгармаслар. Чөнки урыныңда боргаланып яту түгел, ә селкенә дә алмыйсың. Ринат та төшеп калганнардан түгел, тегенең олы гәүдәсеннән куркып тормады – үз өлешен кире тартып алды. Моны көтмәгән әзмәвер егетне бугазыннан эләктереп буарга чамалады. Ринат бу юньсезне көч белән алып булмасын аңлап, бармагын тегенең күзенә батырды. Бу ыгы-зыгы, тарткалашуны күреп калган сакчы, кычкыра-кычкыра килеп, икесенең дә сыртына приклад белән тондырды. Кычкыруга аргы алачыктан тылмач килеп чыкты. Сакчы кулларын бутый-бутый, аңа нәрсәдер аңлатырга тотынды. Тылмач тарткалашучылар янына килде. Әзмәвер, авырткан күзен угалап, яшенә манчылып утыра иде. Ул әзмәвердән:

– Нәрсә булды? – дип сорады.

– Юктан гына күзгә китереп төртте, – дип, әзмәвер алдашырга тотынды.

Шуннан ул Ринатка карап, башын гына кагып, сораулы карашын төбәде. Ринат дөресен сөйләп бирде. Ничек мыскыллавын һәм тагы әллә нәрсәләр дигәнен дә, әпәен тартып алганын да әйтте. Тылмач Мәскәүдә укыган чагында бер профессор малаеның аңардан шулай черножоп-чабан дип көлгәне өчен биргәләп ташлаган иде. Һәм шуның аркасында ничек итсә итте, теге профессор кисәге аны ел ярым дигәндә укуыннан кудыртты. Тылмач шуларны исенә төшереп алды. Аңардан да кяферләр шулайрак көлгән иде бит. Тавышка башка рухлар да җыелды. Тылмач сугышучыларның икесен дә торгызып, кара-каршы бастырды да Ринатка төртеп күрсәтеп, әзмәвердән:

– Бу басурман буламы? – дип сорады.

Теге күзен дә йоммый:

– Әйе, ул кара чутыр. Әйе, ул басурман. Юкка гына күзгә китереп төртте. Мин аны барыбер инәсен тегеләй-болай итеп, акылга утыртам, салаганың, – дип, күзен һаман угалап янарга ук тотынды.

Тылмач үзенең күкрәгенә төртеп:

– Миңа кара әле, мин дә бит сезнеңчә – кяферчә, кара чутыр. Һәм, әлбәттә, кырагай басурман. Шулай булгач, син миннән дә көләсең булып чыга. Ә без үзебездән көлгәнне бик яратып бетермибез. Бигрәк тә кяферләрнең көлгәнен. Шуңа күрә сиңа сайларга туры киләчәк. Йә үзең теләп, басурман-мөселман буласың, ягъни үз-үзеңне сөннәтлисең. Йә басурман булырга теләмичә, кяфер калып стенага басасың һәм без сине атабыз. Сайла! Йә басурман булып яшисең, йә кяфер булып үләсең.

Рух кулындагы сәгатенә карап алды да дәвам итеп:

– Менә шулай, сиңа иртәнгә кадәр уйларга вакыт бирәбез. Иртә – кичтән яхшырак, диләрме сездә? Ә хәзер марш ял итәргә!

Барча әсирләрне теге абзарга кертеп, көндәгечә кул-аякларын мина чекасына бәйләп йокларга салдылар. Кеше йоклаганда, кырык тапкыр урынында әйләнеп, боргалана, диләр. Мөгаен, шулайдыр, санаган юк. Ә менә монда бер тапкыр да борылып ята алмыйсың. Арка-артларың бер уңайга гына чалкан ятудан, такта кебек катып китсә дә боргалана алмыйсың. Яңа килгәннәр минага бәйләнеп ятуның нәрсә икәнен белмиләр иде, шуңа да бөтенләй телсез калдылар. Тик теге башта яткан әзмәвер генә үз алдына сүгенеп, барчасын каһәрләп ятты. Бераздан юньле-рәтле уйлый алырлык хәлгә килеп тынычлангач:

– Кара әле, теге ни... чукча. Откуда ты?

Ринат үзенең авыр уйлары белән уяулы-йокылы ята иде. Ни дисәң дә, йоклаган килеш ялгыш селкенеп китүдән, йә булмаса үзен белештерми борылып ятудан курка. Шулай да тәннең һәм аңның кешенең үзенә дә билгеле булмаган, яшәргә кирәклеген искәртеп тора торган һәрчак уяу булган үз сакчы-каравылчысы бар икән. Менә шул эчке сакчы функция үз эшенә ныклап тотынган иде. Шуңа да эчке сак функция селкенүдән саклап, егетне уяткалап торды. Ул уяулы-йокылы ята иде, тик Ринат үзенә дәшүчегә җавап бирмәде. Теге бераз уфтанып ятты да:

– Татармы әллә? Сездә ничек эшлиләр аны? Күпме кисеп ташлыйлар? Сөйлә әле.

Ринатның нык арыганлыктан, бу юньсез белән әңгәмә корасы да, аның сорауларына җавап бирәсе дә килмәде. Шуңа да дәшмәде. Авылда калган туган-тумачаларын, әти-әнисен уйлап ятты. Өйне, авылдашларны уйлау ничектер күңелгә җиңеллек, җанга рәхәт тынычлык бирә иде. Ә почмактан бертуктаусыз төрлечә уфтанып мыгырдау, хәтта лышык-лышык елау да ишетелеп торды. Шунда кемдер түзмәде:

– Туктыйсыңмы син, юкмы? Үзең гаепле бит. Монда сиңа казарма түгел. Монда старик-дедлар да, салабон-черпаклар да юк. Барыбыз да монда тип-тигез. Барыбыз да кол-әсирләр. Яп авызыңны, ипи шүрлегеңә менеп төшкәнче! Аллаңа һәм өеңдәге почмакта эленеп калган изгеләреңә табын! Мөгаен, ярдәм итми калмаслар, – дип ысылдады.

Тегенең лышык-лышык елавы ишетелсә дә, лыбырдап ялваруы тукталды. Иртән барысын да көндәгечә абзар нигезе буена тезеп утырттылар. Күренеп тора: яңа килгәннәр бөтенләй йокламаганнар. Беркемнең дә тиккә генә үләсе килми. Күзләре кызарып, үзләре әңге-миңге килеп утыралар. Көндәгечә берәр үзбәк икмәге көтсәләр дә, бүген шул әпәй зурлыктагы юка кабартма-көлчә генә бирделәр.

Менә сакчы кырына тылмач килеп басты. Шуны әйтергә кирәк: тылмач – бу сакчыларның түрәсе шикелле. Үзен гел шулай калганнардан өстен тота. Бүген нәрсә булырын башка рухлар да беләләр шикелле. Барысы да, тамаша карарга җыенган кебек йорт алдына җыелдылар. Күрше йорттагылар да керде. Тылмач әзмәверне, башкалар бәйләнгән тростан ычкындырып, аерып алып, читкә бастырды. Һәм тегенең аякларын аерым богаулап куйды. Билендә асылынып торган зиннәтле пычагын әзмәвергә сузган иде дә, кире уйлады. Нәрсәдер җыелган халыкка әйтте. Шундагы халык шау-гөр килеп көлешеп алдылар. Тел шартлатып, тегенең дөрес эшләвен хупладылар. Тылмач: «Үземнең зиннәтле пычагымны шакшы кяферне сөннәтләп пычратмыйм», – диде. Һәрхәлдә, Ринат шулай аңлады. Тылмач артына борылып, сакчыны чакырып алды да аның «калашка»сына эләктерелгән штык-пычакны алып, бөтенләй кеше төсе калмаган әзмәвергә сузып:

– Йә, карап карыйк әле, ничек итеп син үз теләгең белән басурман-мөселманга әйләнерсең икән? Сөннәтлә үзеңне! Сезнеңчә әйтсәк, – дип, рус телендә булган бөтен әшәке сүзләрне әйтеп бетерде, бик каты итеп катлы-катлы сүгенеп, әсирләр алдында үзенең русча яхшы сүгенгәнен күрсәтеп мактанып алды.

Шулай шул, СССРда чит илдән килүчеләр, гомумән, чит ил кешеләре, студентлар иң тәүдә сүгенергә өйрәнергә тиеш. Чөнки бу илдә яшәүче төп халык, иң тәүдә яхшы сүгенсәң генә, сине аңлап, хөрмәт итә башлый. Сине үз итә.

   Әзмәвер бөтенләй бөгелеп төште. Кичәге зәһәрлегенең тамчысы да калмаган иде. Кулындагы штык-пычак җилдә җилфердәгән яфрак шикелле калтырый башлады. Чалбарын салдырдылар. Тик теге нәрсә эшләргә дә белми елап җибәрде. Яшь аралаш:

– Булмый! Егетләр, булдыра алмыйм! – дип, акырып ук еларга тотынды. Һәм Ринатка яшьле күзләре белән карап:

– Ярдәм ит, татар, син... син бит беләсең. Үзем булдыра алмыйм. Кайсыгыз белә? Берәрегез ярдәм итегез, рәхим итеп! Ну, пожалуйста, егетләр, – дип, башкаларга карап ялынса да, аңа ярдәм итәргә теләүче табылмады. Чөнки бу рухларның уенда нәрсә икәнен белеп булмый. Үзеңне дә әзмәвер кырына бастырып куярга мөмкиннәр.

Бахырның кулыннан штык-пычак төшеп китте. Тылмач күрсәтмәсе буенча ике рух аны өстерәп дигәндәй, абзар стенасына илтеп сөяделәр. Чөнки әзмәвернең атларга аяклары карышты. Рәте бөтенләй калмаган иде. Сакчы коралын аңа төзи башлады. Шул чакта Ринатка бу мескен шулкадәр кызганыч булып китте. Үзенең әти-әнисен уйлап алды. Бу мәлгуньнең дә әти-әнисе бардыр инде. Үзен «дед» диде бит. Мөгаен, бер айдан өенә кайтырга тиеш булгандыр инде бу. Ә әниләре белми дә улларының кая эләккәнен. Һәм, үзе дә сизмәстән, капыл:

– Туктагыз! Мин үзем аны сөннәтләп, үчне алам, – дигәнен сизми дә калды.

Рухлар арасында үзбәкләр дә бар иде шикелле. Алар, шаулашып, атарга әзерләнгән сакчыга туктап торырга куштылар. Шунда бер рух Ринат янына килеп, аны богавыннан ычкындыра башлады. Һәм үзбәкчә:

– Ну егет, булдыра алсаң, коткар кяферне, – диде дә, җирдә яткан штык-пычакны кулына алып, үткерлеген бармагы белән сыпырып карап, Ринатка тоттырды.

Йорттагы барча халык алда ни булырын кызыксынып көтә башлады. Ә инде абзар стенасына сөялгән теге бахыр бөтенләй бетеренде. Ул бу басурман миннән хәзер барча үчен ала инде дип куырылып төште. Аңардагы кичәге мин-минлегенең, үзен һавалы тотуының эзе дә калмаган иде. Хәтта әзмәвернең буй-сынына чаклы кечерәеп, бөрешеп калды. Ринат сакалтайдан йод белән бинт сорады. Бүтән чак булса сораган әйберләрен бирмәсләр дә иде. Алда ниндидер кызык буласын көткән рухлар анысын да тиз табып китереп тоттырдылар. Ринат үзенең бу өлкәдә белгәннәрен исенә төшерсә дә, дулкынланудан аның да куллары калтыранды. Унынчы сыйныфны бетергәч булды шикелле. Бер җае чыкканда, авыл мулласыннан: «Сөннәтләү нигә кирәк?» дип сораган иде. Мулла абзый әллә ни төпкә төшми генә:

– Беренчедән, чисталык, һәм ирлек көчләре ныклы булсын өчен, – диде. – Яһүдләр – акыллы халык. Алар барысы да безнең кебек сөннәтле. Һәм бу юкка гына түгел, улым. Сөннәтләү нәрсә инде, гаурәтнең башын каплап торган яры-тирене генә кисеп ташлыйлар. Һәм шуңа да ислам динендәге халыкларда ул әгъза шешеп һәм башкача авырулар белән җәфалану юк дәрәҗәсендә. Бу турыда медицина китапларыннан укып белергә мөмкинсең. Сөннәтләнмәгәннәр юк-бар чир белән һәм ир көчсезлегеннән җәфаланалар. Ә без – мөселман һәм яһүдиләрдә ул юк. Шуңа да мөселман булган ирләргә хатыннар ябышып ята, ничек булса да кияүгә чыгарга тырыша. Ә син, улым, берүк алар халкына якын барма!

Бабай шулай дип аңлаткан иде. Менә хәзер шул барлы-юклы белемен һәм тәҗрибәсен барлап, теге мәхлукның гомерен саклау өчен кулланырга чамалый. Ә әзмәвер куркып, аның күзләренә карап тора. Әйтерсең лә, буар елан күзеннән карашын ала алмаган куян баласы. Ринат тегенең куркынган күзләренә карап, янына килеп басты да:

– Монда куркырга кирәкми. Һәм бу куркыныч нәрсә түгел. Күреп тор, азактан рәхмәт кенә әйтәчәксең. Мин сиңа начарлык эшләргә теләмим. Бу каһәр суккан Әфган илендә бер-беребезгә ярдәм итмәсәк, безне берәм-берәм кырып бетерәчәкләр. Мин дә сөннәтле, үлмәдем бит менә. Әзрәк авыртыр инде. Укол кадаганнан да нык булмас. Курыкма, мин дә кеше бит. Син ахмакны коткарырга телим. Югыйсә аталар бит үзеңне. Әти-әниең синсез нәрсә эшләр? 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев