Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

Теге тагы ниндидер төймәләренә басты. Шунда Ринатка космостан төшерелгән видео күрсәтергә тотынды. Анда хәтта аларның БТРлары ничек шартлаганына чаклы күренә иде. Иптәшләренең ничек һәлак булганын күрү Ринатның бу иргә тора-бара ачуын кабарта башлады, һәм ул, үзе дә сизмәстән, кулындагы матур ручканы урталай сындырып ташлады. Ручка сынды һәм ул ничектер җиңел сулап куйды да.

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

***

Ринат шуларны уйлап, яңадан оеп киткәнен сизми дә калды. Икенче көнне тагы ишекне ачтылар. Гел караңгыда ятканга, битенә көлтәдәй яктылык бәрелүдән күзләре чагылып китте. Уянган иде инде. Тик тыштагы тавышларны тыңлап, ярым йокымсырап ятты. Тышка алып чыктылар. Бүген башының гүләве һәм авыртуы бераз басыла төшкән иде. Тагы теге кичәге бәндә янына алып килделәр. Кичәге өстәл артына утырттылар, тик бүген сый-мазар юк. Кызыл хач кешесе исәнләшкән булды. Тегесен, монысын сораштырып алды. Кейсыннан бер төргәк кәгазь чыгарып, Ринатка шушыларны укып чыгарга һәм имза куярга кушты. Һәм: «Без кыскача гына синнән интервью алырга тиешбез. Ни өчен частеңне ташлап киттең? Һәм ни өчен Әфганстанда сугышырга теләмисең? Барысы-барысы турында да сөйлә», – диде.

Ринат бу бәндәнең сүзне кайсы якка борганын чамаламыйрак торды, аннары шуны аңлады: аңардан чынлап торып сатлыкҗан ясарга уйлыйлар бит! Имеш, ул үз теләге белән дошман ягына чыккан да, ә хәзер бөтенләй Америкага качарга җыена имеш. Бу шома бит, хәтта шул Америка президентыннан сәяси яклау сораган үтенечкә имза куйдырырга чамалый түгелме соң?! Менә сиңа мә!

Нык уйлаудан аның баш гүләве һәм авыртуы көчәя башлады. Шул вакыт әти-әнисен исенә төшерде. Алар бу турыда ишетсәләр, нәрсә диярләр дә, авылдашлар ни уйлар. Туганнарына, барча нәсел ыруларына нинди кара тап ятачак. Юк! Тагы бер тапкыр юк! Ул бит үз теләге белән әсирлеккә төшмәде. Көчле шартлаудан контузия алу сәбәпле һушын югалтты. Һушын югалтмаган булса, болай гына бирелмәс иде. Аның дәшми генә башын иеп, үз уйларына бирелеп утыруын күреп, американ (Ринатның моның шулай икәненә шиге калмады) егеткә текәлеп карап:

– Йә егет, нәрсә уйга калдың?

– Уйлыйм.

– Күп уйлаган – сазга баткан. Уйланган күркә – ашка эләккән, диләрме әле руслар?

– Мин рус түгел!

– Беләм. Бик яхшы беләм. Әйдә алайса бер кино күрсәтәм. Минем арттан ияр.

Американ урыныннан торып, капкага таба юнәлде. Читтә генә торган автоматлы сакалтайга башы белән генә ымлады. Коралын әзер тотып, сакалтай да алар артыннан иярде. Урамга чыктылар. Урамда чыр-чу килеп уйнаган бала-чага аларны күрү белән шым булды. Барчасы бу сәер киемле кешеләрне күзәтте. Арыкның теге ягында безнең «ашыгыч ярдәм» машинасына охшаган бер машина тора, шуның янына килделәр. Алар килеп җитүгә машина шофёры, урыныннан төшеп, арткы ишекне ачты. Кереп утыргач, американ:

– Менә күр, бездә җитештергән һәм соңгы электрон казанышлар белән җиһазландырылган машинаны. Без хәзер синең белән Әфган әсирлегеннән котылып, элекке совет солдатының Америкада ничек яшәп ятканын карарбыз.

Һәм ул өстәл өстендә торган бер зур гына тартманы, аннан стенага беркетелгән бер шкаф ишеген ачты. Өстәге шкафта телевизор урнаштырылган булып чыкты. Аны аскы тартмадагы зур гына магнитофонга тоташтырды да кабызып җибәрде. Ринат белми иде әле бу нәрсәнең видеомагнитофон икәнен. Ул инде гаҗәпләнеп, мондагы таулар арасындагы шайтан куенына урнашкан кышлакта да телевизор күрсәтә микәнни, дип уйлады. Менә экраннан ниндидер музыкага кушылып, бик тә матур һәм моңлы тавыш белән хатын-кыз җырлаганы ишетелде дә шушы ук бәндәнең йөзе күренеп китте. Америкалы үзенең элеккеге совет солдатыннан интервью алачагын тәүдә инглизчә, аннан русчага күчеп әйтте. Менә Ринатлар яшендәге егетне күрсәтә башладылар. Ул ниндидер бер цехта машиналар юа икән, русча сөйләп алып китте. Озак кына сөйләде. Үзенең ничек качып китүен, аннан Америка хөкүмәтеннән сәяси сыену сораганын һәм менә хәзер Америкада ирекле гражданин булып яшәве турында тел чарлады. Шушында эшли икән. Ярты елдан менә дигән машина алып җибәргән. Ул шулай итеп, Америкада яшәүнең нинди рәхәт икәнен үтереп мактады. Һәм азактан элеккеге ватандашларына, бергә хезмәт иткән иптәшләренә мөрәҗәгать итеп: «Нигә сезгә кан коеп, коммунистларның әллә нинди тормышка ашмастай, утопик идеяләре өчен сугышып йөрергә? Коралларыгызны ташлап качыгыз! Исән калырсыз! Мәскәүдә утырган бер генә түрәнең, бер генә коммунистның баласы да мылтык күтәреп, Әфганда сугышып йөрми. Әти-әниләрегезне, ага-туганнарыгызны уйлагыз. Сугышта хәтта райкомда, райсоветта эшләгән түрәләрнең балаларын да күрмәссең. Без бит Әфганстан иленә басып кергән агрессорлар...»

Шундыйрак интервью белән тагы дүрт-биш егет чыгыш ясады. Барысы да Американы мактады. Барысы да корал ташлап, капиталистлар ягына чыгарга өндәде. Ринат аларны караса да карады, карамаса да карады, дигәндәй. Бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Һәм ул көтмәгәндә, Кызыл хач уполномоченныен гаҗәпләндереп:

– Бүген ашамыйбызмыни? – диде.

Теге бераз аптыраган төссез күзләрен аңа төбәп, бер мизгел карап торды да Ринат алдына баягы кәгазьләрне этәреп:

– Күрдеңме элеккеге әсирләрнең ничек иркен яшәгәннәрен? Менә, мин күрсәткән урынга имзаңны куй. Һәм сине видеофильмга төшереп, интервью алачакмын. Мин бирәсе сорауларга җаваплар менә монда язылган, – дип, артына әйләнеп, тагы язулар белән тулы биш-алты бит кәгазьне егет алдына куйды. – Ә аннан инде син ирекле һәм без синең белән туйганчы сыйланачакбыз. Ашарга да, эчәргә дә булыр. Теләсәң, иң матур Азия кызларын да алдыңа тезеп куярбыз. Теләгәнен сайлап алырсың.

Ринат үрелеп, кулына ручка алды. Мондый ручканы беренче кат күрә иде, шуңа да әйләндереп-тулгандырып, бераз аны өйрәнеп утырды.

Американ, егетне дәртләндереп:

– Әйдә, кыюрак бул! Монда һич куркасы юк. Син үзеңнең гомереңне коткарасың. Моннан әллә исән котылырмын дип уйлыйсыңмы? Болар – кыргый халык. Боларга кеше гомере ни дә чебен гомере ни – аерма юк. Бер сәгатьтән ни буласын белә алмыйсың. Һәм безгә моннан тизрәк таю ягын чамаларга кирәк. Әйдә, әйдә, туганым. Әти-әниеңнәргә дә яшерен каналлар аша исән икәнлегеңне хәбәр итәрбез. Югыйсә синең исем-фамилияң белән берәр детдомда үскән солдатның йөз-битләрен танымаслык хәлгә китереп «кара лалә» белән авылыгызга кайтарырга мөмкиннәр. Монысы яхшы чакта. Әниеңнәргә азмы-күпме пенсиясе булыр. Ә бит, ул дошман ягында безгә каршы сугышып һәлак булды диюләре дә бар бит. Ә кем ачыклый? Кем сине эзли? Сезне күптән оныттылар инде. Сезнең позициядәгеләр хәзер беркемгә дә кирәкми. Сез – һәлак булганнар, хәбәрсез югалган-мәетләр. Иң аламасы: рухларга сатылганнар исемлегендә булу. Без барысын да күреп торабыз. Ышанмасаң, менә кара!

Теге тагы ниндидер төймәләренә басты. Шунда Ринатка космостан төшерелгән видео күрсәтергә тотынды. Анда хәтта аларның БТРлары ничек шартлаганына чаклы күренә иде. Иптәшләренең ничек һәлак булганын күрү Ринатның бу иргә тора-бара ачуын кабарта башлады, һәм ул, үзе дә сизмәстән, кулындагы матур ручканы урталай сындырып ташлады. Ручка сынды һәм ул ничектер җиңел сулап куйды да:

– Юк инде! Коткарасыгыз килсә, болай коткарыгыз. Юк икән, юк! Мин бернинди дә кәгазь-документка имза куймыйм!

Америкалы авыр сулап алды һәм бу тискәре совет солдатын сындырып булмаслыгын аңлап:

– Юк тек, юк. Мин сине чынлап торып коткарырга теләдем. Һәркем үз язмышына үзе хуҗа. Ярар, Аллаһ сиңа түземлек бирсен. Мине исеңә төшерәсе көннәрең алда әле, туганым. Сезнең кебекләрне монда сукага җигеп, миналар куелган җирне сөрәләр. Шулай да мә, менә минем адрес, түзәр әмәлең калмаса, шушы адрес белән хат җибәр. Булдыра алсаң инде. Шәһәрләрдә почталары эшли. Тик мондагы шайтан да керергә курыккан тау арасында почта йөрми.

Менә шулай тәмамланды аларның сөйләшүләре. Машина китте. Сакалтай аның аркасына «калашка» көбәге белән ару гына китереп төртте дә нәрсәдер әйтте. Шурави аңламады, шулай да алга атлап китте. Аны тагын теге караңгы сарайга кертеп яптылар. Ашау һәм су дигән нәрсә бүген булмас, ахры.

Озак ятарга ирек бирмәделәр, бераздан икенче бер рух кереп, тышка алып чыкты. Йортта аның кебек тагы бер әсир басып тора иде. Әсирләрнең богауларын бергә эләктереп, җитмәсә, күзләрен дә кысып бәйләп куйдылар. Яннарына арбага җигелгән ат килеп туктады. Күзе бәйләүле булса да, Ринат моның шулай икәнен сизде. Өтеп-төртеп дигәндәй, арбага утырттылар. Арба кузгалып китте. Сакалтай әллә нинди карлыккан тавыш белән нәрсәдер әйтте. Тик әсирләр аңламады. Ринат үз янында утырганның колагына туры китерергә тырышып:

– Син кем? – дип пышылдады.

Теге дәшмәде. Ринат тагы соравын кабатлаган иде, тик аларны алып барган сакалтай икесенең дә башларына йодрыгы белән ару гына китереп сукты да үзенең килбәтсез тавышы белән баягы сүзен кабатлады. Ринатка ару гына эләкте. Башы тагы үтереп шауларга кереште. Хәтта укшытырга итә башлады. Озак бардылар. Бер уңайга гына һәм җайсыз утырып барганлыктан, аяклары оеп, сизмәс хәлгә килде. Баш түбәсендә Әфган кояшы рәхимсез кыздыра, эссе. Шабыр тиргә баттылар. Тау арасыннан баралар, ахры, шарлап аккан су тавышы да ишетелеп китә. Су янында җиләс һава. Үтереп эчәсе килә. Шулай озак, бик озак бардылар. Менә алда эт өргән, тавыклар кыткылдаган тавышлар ишетелеп китте. Колакка балачага тавышы килеп эленде. Күрәсең, ниндидер авылга килеп җиттеләр. Арбаны чыр-чу килгән балалар тавышы уратып алды. Арба артыннан иярделәр. Бераздан ниндидер агач күләгәсенә килеп туктадылар. Аларны, арба үрәчәсенә ныклап бәйләп куелган аяк-кулларын чишеп, өтеп-төртеп, утырган урыннарыннан тартып төшерделәр. Ринат, аягы сизмәс хәлгә җитеп оеганлыктан, басып тора алмыйча, гөрселдәп җиргә ауды.

Бала-чага булды шикелле, бер-икесе:

– Кяфер, кяфер, – дип, аның аркасына тибеп китте. Кайсыдыр, балаларга елан кебек ысылдап алды. Тегеләре шым булды. Кемдер егетне җилкәсеннән тартып торгызды һәм тагы төрткәләп, ары алып китте. Ниндидер йортка алып керделәр кебек. Ул шулай сиземләде. Менә күзләренә бәйләнгән чүпрәкне чиштеләр. Тик ул бернәрсә дә күрмәде. Кысып бәйләүдән ул ниндидер вакытка күрү сәләтен югалткан иде. Күзне уарлык та түгел. Кулы кыска итеп икенче тоткынның кулына бәйләнгән. Ринат ничек итсә итте, иелеп, күзләрен угалап алды. Шуннан соң гына әзрәк яктылыкны шәйләп, күзен каплаган караңгылык ачыла төште.

Алар ниндидер балчык белән таштан өелгән биек ихаталы йорт эчендә басып торалар булып чыкты. Йорт бусагасында ару гына киемле, озын гына буйлы берәү күренде. Күрәсең, йорт хуҗасы иде. Аның кырына тагы берәү килеп басты. Алар, бу икәүгә карап, нидер сөйләшеп алдылар. Һәм йорт хуҗасы, ниндидер Әхмәтне чакырып, әсирләрне йортның аргы башында урнашкан сарайга ябарга кушты. Сарай эчендә аларга охшаган тагы да дүрт шурави утыра икән. Аларның да куллары бәйле булып чыкты. Керүчеләр сарай эчендәгеләр белән исәнләштеләр. Шунда берсе яңа керүчеләрне искәртеп:

– Әкрен! Пышылдашып кына сөйләшегез. Ишетеп калсалар, кереп кыйнарга тотыналар. Сез кайдан, кемнәр? – диде.

Шулай әкренләп танышып алдылар. Төрле өлкәләрдән икән. Башкортстаннан Ринат берүзе булып чыкты. Әсирләрнең күбесе бер ай элек әсирлеккә эләгүчеләр. Араларында яралылар да бар.

Бераздан тоткыннарга берәр түгәрәк үзбәк әпәе – нан таратып чыктылар. Су почмактагы зур гына калай савытта иде. Мондагы беренче көннәре шулай үтте.

Икенче көнне аларны караңгылы-яктылы чакта ук ныклы сак астында кышлак кырындагы басуга алып килделәр. Авыл текә тауларга сыенып утырган иде. Кышлакның каршы ягында сөзәк кенә таулар тезмәсе күренә. Һәм шушы сөзәк тау битендә күптән чәчелмичә ташландык хәлгә килгән басу җәелеп ята. Шунда сакчыларның берсе русчаны вата-җимерә басуга күрсәтте:

– Менә алдыгызда сезнекеләр миналаган басу. Үзегез миналадыгыз, үзегез тазартыгыз! Әйдәгез алга!

Шуравилар, аптырашып, тынып калды. Шунда берсе:

– Кулларны бәйләгән килеш ничек миналарны зарарсызландырасың? Ичмаса кулларны чишегез, – диде. Боларны алып килгән сакчыларның өлкәне идеме, әллә командирлары булдымы:

– Кача башласагыз? – диде.

– Соң, сез бит безне саклыйсыз. Шулай булгач, без качмасын өчен ныграк саклагыз! Нык сакласагыз – без дә качмабыз.

Бу җавап рухка ошады, ул шаркылдап көлеп җибәрде. Һәм нигә көлгәнен кырында торган иптәшләренә дә тәрҗемә итте. Барысы да көлешеп алдылар. Ниндидер чит ил машинасына төялеп, баштан-аяк кораллы тагы биш-алты рух килде. Командирлары аларга күрсәтмәләр биреп, төрлесенә төрле якка басарга боерды. Берничәсе, машинага утырып, басуның аргы башына китте. Шаркылдап көлгән сакалтай берәм-берәм шуравиларны чылбырларыннан ычкындырды. Бер рәткә тезеп куйды да башы белән ымлап:

– Алга, бөркетләр! – диде.

Шуравилар барысы да диярлек христиан динендәгеләр иде. Берничәсе чукынып алды. Моны күреп калган сакчы төкеренеп куйды. Ринат аларның чукынганына карап, үзенчә бисмилласын әйтеп, картинәсе өйрәткән доганы укып, битен сыпырып куйды. Һәм күңеленнән генә Ходай язмаган эш булмас, бүтән төрле үләргә язган икән, шартлап үлмәбез әле, и Аллам, үз ярдәмеңнән ташлама, миңа әти-әни янына да кайтасы бар бит әле, дип пышылдады да, беренче булып басуга кереп китте. Әмма кайдандыр, Кавказдан иде шикелле, озак кырынмаудан шул ук рухларга охшап калган шурави:

– Мин христиан! Сезнең шакшы җирегезне безнең миналардан чистартмыйм. Тиздән сез, басурманнар, үзегезнең Аллагыз белән бергә тончыгачаксыз! Качыгыз, егетләр! – дип кычкырды да елгага таба торып йөгерде.

Ничек кенә боргаланып, «зигзак» ясап йөгермәсен, кырдагы сакчы ашыкмый гына шул якка борылды да «калашка»дан бер генә сиптерде. Теге бахыр, йөгергән уңайга гөрселдәп барып төште.

Бу хәл калганнарга бик тә авыр тәэсир итте. Качу турында уйлап та булмый. Һәр солдатка – ике-өч сакчы. Алар инде үз коралларының затворын күптән тартып, саклык келәсен ычкындырып куйган. Чак кына шикле хәрәкәт ясасаң да, атып үтерәчәкләр.

Ринат бөтен игътибар-дикъкатен үзе аяк басасы җиргә күчерде. Полкның уку мәктәбендә һәм карантинда ятканда алган бөтен белгәнен исенә төшерергә тырышты. Нинди миналар кулланылганын һәм аларны ничек зарарсызландырырга кирәклеге турындагы белгәнен барларга тотынды. Тик бар белгәне башыннан чыгып очкан булып чыкты. Гадәттә, миналарны шахмат тәртибендә урнаштыралар икәне исенә төште. Игътибар белән һәр үлән төбен, һәр очраган таш-балчык кисәген өйрәнә-өйрәнә аягын алга шудырды. Иң курыкканы – зарарсызландырып булмый торган миналар. Шулар гына булмаса ярар иде дип уйлады. Чөнки аларны ала башласаң – шартлыйлар. Тагы кеше адымына шартлый торганнары да бар. Андыйларны урынында гына шартлатып юкка чыгарып була. Әле генә күз алларында булган шундый коточкыч вәхшилек аның барча уй-зиһенен биләп алды. Теге егетнең гөрселдәп егылуы башын томалады. Аңа да шушындый, бернинди дә калыпка сыймаган юньсез үлем белән үләргә туры килер микәнни?  Картинәсе әйтә торган иде: «Ахырзаман алдыннан нәрсә уйлыйсың, шул алга килә», – дип. Шуны исенә төшереп, үлем турында уйламаска тырышты. Ничек кенә әлеге фаҗигане исеннән чыгарып очырырга теләсә дә теге егет белән булган хәл күз алдыннан китмәде.  

Ринат шуларны уйлап, чираттагы адымын ясарга гына уйлаган иде, нәкъ ул аягы белән басасы урында үлән әзрәк саргаебрак тора. Тирә-яктагылары ямь-яшел. Башын яшен уты кебек ярып, «монда мина булырга тиеш» дигән уй үтте. Ул ирексездән туктап калды. Ятып ук бу урынны өйрәнде. Һәм читләтеп кенә, теге урынның кырын кулы белән чокый башлады. Җир каты иде. Шулай да тырнакларын авырттырып булса да, чирәмне актарып ташлады. Бармаклары белән сиземләп алды, бу мина иде. Чынлап та пехотага каршы кулланыла торган совет минасы. Бик тә явыз һәм каһәрле, астыртын мина. Моны берничек тә зарарсызландырып булмый. Җитмәсә, шартлаганда, тәүдә метр-метр ярым җир өстенә сикерә, аннан соң гына шартлый. Җиргә ятып та качып котылырмын, димә.

Ринат тирә-ягына каранып алды. Аңа беркетелгән сакчы – теге русча сукалаган рух. Ул иптәше белән аның ягына караштырып, нидер сөйли-сөйли, тәмләп, тәмәке көйрәтә. Менә Ринат торып басты. Рухлар, автоматларын аңа төзәп, игътибар белән күзәтә башладылар. Ул, кулларын күтәреп, рухларга якынрак килде дә үзе тапкан минага күрсәтеп, шуңа атарга кушты. Тик сакалтай тешләрен ыржайтып, усал гына көлеп алды да:

– Ииди, идии, кяфер! Иди делай свое дело! Кяфер, үз эшеңне эшлә! – дип, автомат көбәге белән аңа янап, минага таба күрсәтте.

Егетнең бер дә юкка гына үләсе килми иде. Шуңа да халыкның, «чукын улым, чукын, кяфернең күңеле булсын!» дигән әйтемен исенә төшерде. Шуларны уйлап алды да кояшка карап, кыйбланы чамалады. Кыйбла Әфган җирендә көньяк-көнбатышка таба иде. Тагы да мондагы картларның намазны шул якка карап укыганнарын күргәне бар. Шуңа күрә кыйбла якка карап басты да кышлакта көненә әллә ничә яңгыраган азанны ярты тавыш белән генә кабатларга тотынды. Ул инде аны ятлап ук алды. Бәләкәй чагында ук мулла бабайдан азанны ишеткәне бар иде. Шуңа да азан тавышын ишетсә, гел балачагы исенә төшеп, туган авылын, туган-тумачаларын һәм әти-әнисен хәтерләүдән күзеннән яшьләр чыгар дәрәҗәдә хисләргә бирелеп китә иде. Әле дә шул азанны кабатлап, берничә тапкыр «Әгузе бисмиллаһи рахман ир-рахим»ны кабатлады. Башканы белми иде.

Шуравиның болай азан әйткәнен аптырап карап торган рухлар бер-бер артлы минага төзәп атып җибәрделәр. Бу атуны ишетеп Ринат: «Беттем, миңа аттылар! Хәзер авыртуны сизеп, җиргә авам инде», – дип уйлап та өлгермәде, пуля тиюдән детонация булып, мина шартлап ярылды. Ара ерак кына булуга карамастан, хәлсезләнгән ярчыклар шыбырдап, алдына коелды. Бераздан җил кебек шартлау дулкыны шуравины иркәләп үтте. Әйе, ул шулай уйлады. Шартлау дулкыны да гел генә җан иясе кешене үтермичә, кайчакны җылы таң җиле кебек иркәләп тә китә икән. Егет шулай уйлап та бетмәде, рухлар аның янына килеп басты. Русча сукалаган рух тамакларын кыргалап алды да:

– Син кем?

– Ринат. Вәлитов Ринат, – дип тә өстәде.

Бу тагы кабатлап:

– Син кем? Мөслимме?

Ринат аны аңлап бетермәде. Чөнки «мөслим» сүзен беренче ишетүе иде: Юк, дип башын селкеде. Тегенең ачуы кабара биреп:

– Христианин-кяфермени?

Ринат чамалап алды, болар милләтен, динен сорыйлар, ахры. Тагы юк дип башын чайкап алды да:
– Юк, мин мөселман, – дип, азактан өстәп куйды.

Тегеләр үзара гәпләшергә тотындылар. Учка-уч сугышып, кызу-кызу гына бәхәсләшеп тә алдылар. Шуннан теге, шуравига:

– Төшер чалбарыңны! Егет бу ике рухның нәрсә әйтергә, нәрсә эшләргә чамалаганнарын аңламады. Чалбар каешын тоткан килеш тора бирде. Рух ярым ачуланып:

– Сал ыштаныңны! Сөннәтлеме?

Ниһаять, шурави аңлап алды. Болар аның сөннәтле булу-булмавын тикшерәләр. Читләр алдында болай кыланганы булмаса да, нишләсен инде. Чалбар-трусигын төшереп, бу икәү каршында басты. Ринат сөннәтле иде. Әйе, бәләкәй чагында, әле дә хәтерли, ниндидер бер карт аңа матур чалбар тегәбез дип, сәкегә яткырып сөннәтләп киткән иде. Менә хәзер шуның нәтиҗәсен тегеләргә күрсәтеп тора.

Рухлар, күрәсең, аның сөннәтле-сөннәтсезме икәне турында бәхәсләштеләр. Отылганы, йөзләрен бозып, откан иптәшенә кабы белән тәмәке һәм чакма-зажигалкасын сузды. Отканы, русча сукалаган рух булып, шурави кырына якын ук килеп, канәгатьлек белән аның кулбашыннан какты да, башы белән ымлап, эшен дәвам итәргә кушты. Тик Ринат ике адым да атларга өлгермәде алга киткән иптәшләренең икесе, аяк асларында мина шартлап, авып төштеләр. Күрәсең, берсе яраланган гына иде, авыртудан кычкырып, әнисен исенә төшереп, ярдәмгә чакыра башлады. Озак акыра алмады, аңа автоматтан ут сиптерделәр. Бахырың тагы бер-ике кычкырырга теләгән кебек гырылдады да, бөтен гәүдәсе белән тартышып, тынып калды. Бу икәү кемнәрнең генә баласы булды икән дә, кемнәрнең генә газизләрдән-газизе икән? Төннәр йокламый карап үстереп, зур өметләр баглаган кемнәрнең генә җан кисәккәе икән? 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев