Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

– Тагы нинди телләрдә сөйләшеп, аңлаша аласың? – диде. – Татарча һәм русча. – Русчаны кайдан беләсең? – Безгә мәктәптә рус телен дә өйрәттеләр.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Бераздан телефон шалтырады, өстәл янында утырган полиция хезмәткәре
Ринатка карый-карый, нәрсәдер сөйләшеп алды. Күп тә үтмәде, аңың
артыннан икенче бер яшь кенә полиция хезмәткәре килеп җитте. Менә
аны машина белән каядыр алып киттеләр. Юлда машина тәрәзәсеннән
карап һәм полиция бүлегендәге диварда эленеп торган картадан укып,
үзенең Норвегиянең башкаласы Ослога килеп эләккәнен аңлады. Сәүдә
судносының кая барасын Рахмангол дөрес әйткән икән. Менә шулай элекке
Совет солдатын, Әфганстандагы шурави, аннан рухлар тоткыны һәм җиргә
күмелгән үлем миналарын үтә күрүче гаҗәеп әсир һәм элекке кол-качкынны
Норвегиянең полиция машинасында билгесезлеккә алып китеп баралар. Их,
белсә икән ул үзенең газиз башкайлары ниләр күрәсен? Тик кеше дигән Аллаһ
колы үзенең маңгаена язылган тәкъдир-күрәчәген әлегә чаклы укырга өйрәнә
алмаган шул. Мөгаен, шулай яхшырактыр да әле. Анысын инде шул Аллаһ
дигән Илаһи-барча Галәмне юктан бар кылган Зат кына белә торгандыр.
Ринатны фотосурәтләргә төшереп, махсус кәгазьгә бармак эзләрен
бастырып алдылар. Ниндидер корреспондентлар да килеп сораштырган
булды. Нәрсәләрдер яздылар. Тәрҗемәчеләре бик шәптән түгел иде.
Мигрантлар хокукын яклап, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешмадан
килгән берәү аны мунчага алып, барып эчке киемнәрен алыштырды. Аннан
баштанаяк киендерделәр. Чөнки Пакъстаннан киеп килгән киемнәре җәйге
эсседә генә кия торган иде. Ә монда шактый салкынча һәм дымлы.
Полициядә аның кем икәнлеген тәмам ныклап ачыклагач, мигрантлар һәм
качаклар белән шөгыльләнә торган бер оешма карамагына тапшырдылар.
Кунып һәм бер ашханәгә кереп ашап йөрер өчен бу ябык егетнең кулына
талон да тоттырдылар. Ринатны иң нык гаҗәпләндергәне: бу илдә тәртип
һәм чисталык иде. Кешеләр дә Карачидагы кебек каядыр ашыкмыйлар.
Үзләренең бәһаләрен белеп кенә йөриләр. Ә инде теләнче һәм хәерчеләргә
килгәндә, алар монда бөтенләй күренми.
Беркөнне Ринатны иртән үк психологка чакырдылар. Бер яшь кенә хатын
икән. Пуштун телендә сөйләшә. Хатын аңардан төрле-төрле тест-сорауларга
җавап бирдерде. Шулай җайлап кына сөйләшә торгач, хатын аның нинди
милләттән булуын сораша башлады. Әлбәттә, егет үзенең милләтен әйтте.
Тик хатын андый милләт турында белми иде шикелле. Шкафтан бер китап
алып, шуннан караштырып утырды. Тагы нинди телләрдә иркен сөйләшә
алганын ачыкларга тырышып:
– Тагы нинди телләрдә сөйләшеп, аңлаша аласың? – диде.
– Татарча һәм русча.
– Русчаны кайдан беләсең?
– Безгә мәктәптә рус телен дә өйрәттеләр.
Шуннан бу хатын каядыр шалтыратып, берәү белән сөйләшеп алды.
Күп тә үтми, бүлмәгә олырак яшьтәге икенче бер хатын килеп керде һәм
бүлмәдәгеләр белән норвег телендә исәнләште.
Бүлмәдәгеләр дә, урыннарыннан торып, һәркем үзенчә җавап бирде.
Шуннан бу яңа кергән хатын Ринатны үзе белән алып, икенче катка менде.
Иң элек егеткә утырырга кушып, йомшак диваннан урын күрсәтте. Үзе тиз
генә кофе әзерләп, егеткә тәкъдим итте. Һәм моңарчы Ринат белән русча
гына сөйләшкән хатын, аны сискәндереп, юк, сискәндереп кенә түгел,
бөтенләй гаҗәпләндереп, татарча:
– Йә, сөйлә, туганым, нинди язмышлар бу якка китереп ташлады? – диде.
Ринат, ни әйтергә дә белми аптырап, тотлыгып калды. Чөнки армиягә
алынганнан бирле, ничәмә еллардан соң, туган телен беренче ишетүе иде.
Тамагына төер килеп утырды, керфегенә аның ихтыярыннан башка яшь
эленде. Ул тешләрен кысты һәм туктаусыз юк төкереген йота башлады.
Аптырагач, тамагын кыргалап алды. Нәкъ шул мизгелдә егетнең бәхетеннән
телефон шалтырады. Хатын телефоннан кем беләндер тиз-тиз сөйләшеп
алды. Шушы вакыт Ринатка үзен кулга алып тынычланырга җитә калды.
Алдындагы чынаяктан берничә йотым кофе эчте. Хатынга сиздермәскә
тырышып, яшен сыпырып төшерде. Тик хатын бик сизгер иде шул, егетнең
хәлен сизмәмешкә салышып утырса да, барысын да күреп, сизеп торды.
Телефоннан сөйләшү бетте, хатын диван кырындагы кәнәфигә килеп
утырды да баягыдан да тынычрак һәм ягымлы тавыш белән:
– Сөйлә туганым, сөйлә. Мин Фәридә исемле булам. Монда икебездән
башка беркем дә юк. Кыенсынма, – диде.
Әйе, менә ничәмә еллар үзенең кем, нинди кеше икәнлеген ул кемнәрдән
генә яшермәде. Үзе турында бик сөйлисе килеп, эч серләрен үзенә
ярдәм иткән Рахмангол белән дә уртаклашырга курыкты. Әйе, Ринатка
үз башыннан үткәргән коточкыч вакыйгаларны кемгәдер сөйләп, эчен
бушатырга кирәк иде. Һәм ул йөрәге белән сизде: шушы урта яшьтәге,
бераз гына татарча белгән апага сөйләргә кирәген аңлады. Тагы алдындагы
кофены бер эчеп, тамагын кыргалап алды да җай гына сөйләп китте.
– Әйе, мин Урал тавы итәгендә урнашкан Таш Түккән авылында тудым.
Армиягә да шуннан алдылар...
Ринат никадәр кыска һәм йомшартып сөйләргә тырышса да, сөйләгәне
ару озын һәм кызганыч иде. Мондый хәлләрне үз башыннан үткәрмәгән
кеше берничек тә һавадан алып сөйли алмас.
– Шушылай чәй сала торган тартмада яшеренеп, Норвегия иленә килеп
җитә алдым. Менә барча башымнан үткәннәр, – дип егет үзенең тормыш
юлын сөйләп бирде. Әйтерсең лә бик авыр йөктән котылган кебек тирән
итеп тын алганнан соң, җиңел сулап куйды.
Вакыт та ару гына үткән икән. Егет башын күтәреп караганда, теге
апа тәрәздән тышны күзәтә иде. Менә ул Ринатка борылып карады, аның
күзләреннән дә яшь ага иде. Хатын дәшми генә килеп, егетнең башыннан
сыпырып, аркасыннан яратып алды да:
– Туганым, Аллаһ ярдәм итеп, алдагы көннәреңдә бәхет бирсен үзеңә!
Әти-әниеңне исән-сау кайтып күрергә язсын. Монда чагыңда үзем ярдәм
итәрмен. Тынычлан, берүк тынычлана күр, – дип, егетне юатты.
Бу армиягә озатканда, аркасыннан сыпырып, үз әнисе тынычландыргандай
тоелды. Тешләрен кысып, ничек кенә еламаска тырышса да, барып чыкмады.
Егет түзмәде, тавышсыз гына елап җибәрде. Әйе, аның әсирлектә үткән
коллык тормышы артта калды. Шул тормышның артта, еракта калганына
менә әле генә ышанып, күңеле йомшарып китте. Ул бит әлеге мизгелгә
чаклы үзенең тоткынлыктан котылуына күңеле белән ышанмый иде. Хәзер
ул әсирлектән качкан качак түгел, ә Норвегия илендә мигрант иде.
Бераздан егет тынычланды. Яшьләрен учы белән сөртеп төшерде. Моны
күргән ханым аңа кесәсеннән кулъяулык чыгарып биреп:
– Үзеңә үк ал, туганым. Бер истәлек булыр. Вакыт соң инде. Әйдә,
шушында урам чатында гына бер бәләкәй ресторан-кафе бар. Шунда кереп
капкалап алыйк.
Ринат, ризалыгын белдереп, башын гына какты. Һәм менә алар өстәл
артында кичке аш ашап утыралар. Ринат тәмам тынычланды. Ул инде бу
татарча сөйләшергә тырышкан апага үзе дә сораулар бирергә батырчылык итте.
– Ә сез татарча кайдан беләсез?
– Минем әтием – Уфа татары. Аны фин сугышына алалар. Ул шунда
кар өстендә ятып, аяк-кулларын туңдыра. Аны фин солдатлары табып
алып, тылга – госпитальгә озаталар. Әнием – Финляндиядә туып үскән
татар кызы. Госпитальдә шәфкать туташы булып эшли. Әни әтине коткара.
Икесе дә – татарлар. Әти терелеп чыга һәм әнигә өйләнә. Менә шуннан
беләм татарчаны. Мин Хельсинки университетында көнчыгыш телләр
факультетында укыдым.
Апа бераз тынып торды да сәгатенә карап алды.
– Ярар, туганым, бүген бик соң инде. Калганын иртәгә сөйләшеп
бетерербез. Хәзер мигрантлар үзәгендәге ятакка кайтып ял ит.
Хатын кафедагы телефоннан такси чакырды. Юл уңаенда Ринатны
озатып куйды.
Икенче көнне егетне яңадан теге апа чакыртып алды. Тагы озак кына
дөнья хәлләре, Ринатның гаиләсе, туган авылы турында сорашып, сөйләшеп
утырдылар.
Шуннан Фәридә ханым:
– Туганым, онытып торам, безгә сәгать уникеләргә шул-шул урамда
урнашкан Совет илчелегенә барырга кирәк. Синең исемнән кабул ителүгә
язылдым. Шунсыз туган илеңә – Башкортстанга кайтулары бик кыен
булачак. Илчелектә үз гражданнарына ярдәм итәргә тиешләр. Бу – Халыкара
конвенциядә, кеше хокукларын яклау параграфында язылган кагыйдә.
Алар илчелеккә барып җиткәндә, кабул итү башланмаган иде әле.
Фәридә Ринатка ничегрәк сөйләшергә, үзен ничегрәк тотарга кирәклеген
бераз гына өйрәткән булды. Чөнки егет үзен бик ышанычлы тоймый иде.
Кыюрак булырга кушып:
– Үзеңнең әсирлектә булуыңны, качып, Пакъстан иле аша Норвегиягә
килүеңне кыскача гына сөйлә. Озакка сузма. Анда эш белән бик мәшгуль
кешеләр утыра. Шуңа да үзеңә кирәген генә сөйлә, кыюрак бул, – диде.
Менә Ринатның чираты җитте. Аны илчелекнең эмигрантлар һәм Ринат
кебек туган илләренә кайтучылар белән эшләүче яшь кенә ир кабул итте.
Нинди мөрәҗәгать белән килгәнен сорады. Ринат кыскача үзенең хәлен
сөйләп, туган иленә кайтырга теләвен әйтте. Бик чиста итеп кырынган,
кояш күрмәгәндәй гаҗәеп ап-ак битле бу бәндә төксе генә:
– Нинди документ-кәгазьләрең бар? – дип сорап, кызларныкы кебек
шома һәм озын бармаклы кулын сузды.
Ринат Пакъстан паспортын һәм Норвегиядә бирелгән мигрантлар
бүлегендә вакытлыча яшәргә рөхсәт кәгазен күрсәтте. Ринат русча бик үк
чиста сөйләшми иде, шуңа да бу бәндә аның кәгазьләрен бераз караштыргач:
– Кайда тудың, кайсы шәһәрдә яшәдең?
– Башкириядә тудым. Шунда яшәдем. Мин – авыл егете.
– Андый өлкәне белмим. Нәрсә мине алдап басып торасың?!
Хезмәткәр җайлап кына кыза башлады. Сүзләре берәм-берәм мылтыктан
аткан кебек һәр әйткәне өстәлгә йодрык белән суккандай яңгырый. Бу
бәндә Мәскәүдәге бер зур гына түрәнең килделе-киттеле укыган һәм бик
иркәләп кенә үстергән бердәнбер улы иде. Наданлыгы чиктән ашкан бер
бәндә. Төрле дус һәм акча ярдәмендә әтисе шушы урынга урнаштырган.
Шуңа да ул Башкортстанның кайда икәнен дә белми иде. Идел елгасының
аръягында яшәгәннәр аның өчен барысы да – кыргый халык.
4*
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА
100
Эшнең болайга борылганына бераз югалып калган Ринат:
– Мин – Уфадан, татармын, – дип әйтергә мәҗбүр булды.
Кулына алган кәгазь-документларны Ринат алдына тупас кына ташлап:
– Сатлыкҗаннарга бездә урын юк! Әнә анда сине Пакъстан гражданины
дип күрсәткәннәр. Шунда кайтып кит. Пошёл отсюда, предатель! Ишь
син аны, туган иленә кайтасы килгән, сатлыкҗан татар. Сиңа төрмә белән
Колыма чак таман!
Ринат барыбер түзмәде, чыгып киткәндә, хезмәттә чакта рус
егетләреннән ишеткән иң начар сүгенү сүзе дип исәпләнгәнләрен әйтеп,
ишекне каты гына ябып чыгып китте.
Күпме якты өмет-хыяллар белән илчелекнең капкасын ачып кергән
иде бит. Менә хәзер барысы да тузан булып, җилгә очты. Аңа шулкадәр
үкенечле иде. Ирексездән, күзеннән яшьләре атылып чыкты. Туган илгә,
туган авылга, әти-әниләр янына кайтып булмас микәнни, дип уйлап алды.
Ринат кара янып, илчелек капкасыннан килеп чыккач, Фәридә ханым
барысын да аңлады. Әниләрчә:
– Һич паникага бирелмә! Бүген булмаса, иртәгә, монда булмаса, икенче
урында булыр. Иң мөһиме – син исән-сау Норвегия иленә килеп җиттең. Ә
бит күпләрегез, әсирлектән котылу түгел, һаман шунда кол хәлендә яшәп
яталар. Аннан да бигрәк күпме совет солдаты Әфганстанда ятып калды. Ә
син исән. Таза, сау-сәламәтсең. Һәм яшьсең. Тормышың алда әле, – диде.
Эмигрантлар һәм күченүчеләр эше белән шөгыльләнүче оешмага кайтып
җиткәч, Фәридә ханым Ринатны тагын үзе эшләгән бүлмәгә чакырды. Тиз
генә кофе өлгертеп, печенье, тәм-томнәр белән егет алдына куйды. Үзе дә
егет каршысына утырып, ерактан гына сүз башлады.
– Ярар, туганым, барысын да төзәтеп була торган хәл. Син Европаның
иң бай, алдынгы һәм ирекле илендә икәнеңне белергә тиешсең. Алдыңда
шундый юллар, шундый юнәлеш-тармаклар тора. Монда Әфганстан да,
Пакъстан да түгел. Бу, туганым, Европа, Норвегия! Телисең портта эшлә,
теләсәң, нефть промыселендә акча каер. Диңгездә балыкчылык тармагында
эшләсәң дә, буш калмассың. Менә мин ирем белән Финляндиядән килеп
эшләп йөрим. Ярар, хәзергә сине СССР кабул итмәде. Соңрак кабул итәр.
Шунысы да бар бит әле, илеңә кайткач хөкем итеп, Себергә дә сөрергә
мөмкиннәр. Шуны да уйла. Илчелектә нәрсә әйттеләр? Күреп торам, сине
кочак җәеп каршы алмадылар.
Ринат бераз тынычланган иде. Ул инде бу киң күңелле апаны тыңламады
да диярлек. Ханым үзенең соравын тагын кабатлады:
– Илчелегегездә нәрсә дип әйттеләр?
Шунда гына Ринат апаның соравын ишетеп:
– Мине кабул иткән ниндидер бер ишәк, безгә сатлыкҗан татар кирәкми,
– дип әйтте.
– Ярар, аның өчен янып көймә. Киләсе атналарга посол үзе кабул
итәргә тиеш, диделәр. Ниндидер эш белән Мәскәүгә чакырганнар икән.
Әле кайтасы күперләр янып бетмәгән.
– Юк! Мин анда башкача бармыйм. Монда чаклы кайтып җиткәч, туган
илемә ничек тә кайтып җитәрмен әле. Җәяүләп булса да кайтачакмын.
– Болай үҗәт булуың мактауга лаек. Бу илдә әзрәк эшләп, акча җыеп
кайтсаң, тагы да яхшырак булыр иде. Кайда эшче куллар җитмәгәнен
бая сөйләдем. Тик моның өчен норвег һәм инглиз телен өйрәнергә кирәк
булачак. Телне өйрәнү өчен бушлай курслар бар. Тырышсаң, алты ай эчендә
ипи-тозлык өйрәнергә була. Эшкә урнашырга үзем ярдәм итәрмен. Бер-ике
ел эшләсәң, кайткач яшәп китәргә менә дигән мая булачак.
– Булмый, мин әти белән әнигә баеп кайтырмын дип түгел, ә исән-
имин кайтырмын дип вәгъдә бирдем. Шулай булгач, миңа ничек тә тизрәк
Башкортстанга, туган илемә кайтырга кирәк. Сез миңа нык ярдәм иттегез.
Монысы өчен бик зур рәхмәт! Тагы да бу илдән ничегрәк СССРга кайтып
була? Ярдәм итсәгез, бик яхшы булыр иде.
– Итәм, туганым, ярдәм итәм. Без – мөселманнар, бигрәк тә татарлар,
бер-беребезгә ярдәмләшергә тиешбез. Кыен чакта гына түгел, һәр көнне,
һәр сәгатьтә. Ә бүгенгә шәһәр белән таныш. Экскурсия автобусларына
утырырга мөмкин. Тик анда инглиз телендә сөйлиләр инде. Барыбер карап,
күреп чык. Бик матур ил. Астагы катта кассада паспорт һәм вакытлыча
яшәргә рөхсәт кәгазеңне күрсәтеп, акча һәм туристларга хезмәт күрсәтә
торган автобуска билет алырсың. Ул автобус сәгать саен урам аша гына
булган тукталышка туктап китә. Иртәгәгә кадәр сау булып тор!
Ринат Норвегиянең башкаласы Осло белән танышырга сәяхәт автобусына
утырып китте. Аңа бүгенге хәлләрне анализлап, киләчәккә ниндидер планнар
корырга кирәк иде. Портка, йә булмаса, порт тирәсенәрәк эшкә урнашырга
кирәк булыр. Монда чаклы килеп җитә алганны, диңгез аша торган туган
илгә кайту әллә ни кыен булмас. Мөгаен, Фәридә апасы әйткәнчә, юллык
булса да, акча эшләр. Тик ул дигәнчә генә бармый шул дөнья...
Осло шәһәре әллә ни зур түгел. Шуңа да мигрантлар үзәгенә җәяүләп
кайтырга булды. Кайтышлый әллә ничә урында гына сакаллы ирләрнең
бер-берсен кочаклап, үбешеп торганнарын күреп, хәйран калды. Хезмәттә
чакта ишеткәләп калган иде шундый ирләр турында. Ышанмады. Ә монда
көпә-көндез урам чатында шундыйлар басып тора. Кешеләре дә әллә
нинди караңгы чырай-кыяфәтлеләр. Хатын-кызлары да ул кадәр нәфис,
назлы күренмиләр. Әйтерсең лә, кулы эш белмәгән балта остасы әле генә
юнып ясаган да урамга чыгарып җибәргән. Юк, бу илдә бер минут та
калырга ярамый. Тизрәк ычкынырга кирәк моннан. Шундый җәмгыять
була, димени? Әфганстанда да, Пакъстанда да мондый ирләрне таш
белән бәргәләп үтерерләр иде дә, ишәк койрыгына бәйләп, чүлгә чыгарып
очырырлар иде.
Әйе, Норвегия – бай һәм җитеш тормышта яшәүче ил. Әмма Аллаһ
сакласын мондый җәмгыятьтә яшәүдән. Чираттагы очрашуда Фәридә
ханымнан туры китереп сорады да әле.
– Болар нинди ирләр? – диде.
– Аптырама, туганым. Бу бит – көнбатыш. Монда демократия бик көчле
үскән. Кем-кемгә ошый, кем-кемне ярата – беркемнең дә монда эше юк.
– Әйе, һуш китмәле хәлләр. Юк, Фәридә апа, мин мондый илдә кала
алмыйм. Мөмкин булса, тизрәк миңа моннан ычкынырга кирәк. Берәр
җаен табыйк инде.
– Туганым, ашыкма! Һәр нәрсәнең үз вакыты. Озакламый миңа ял
бирәләр. Финляндиягә кайтып киләсем бар. Шунда бергә кузгалырбыз.
Аннары Финляндиядән Россиягә чыгу өчен бернинди каршылык булмаячак.
Кайбер нәрсәләрне тиз генә эшләп тә, башкарып та булмый. Һәм барысын
да сиңа ачып та сала алмыйм. Үзең аңла. Әлегә шул вакытлы эшеңне
башкарып тор. Эш алай кыен түгелдер бит?
– Юк, мин эшнең авырлыгыннан куркып тора торган кеше түгел.
Вакытлыча булса да эшкә урнаштырдыгыз. Рәхмәт! Әти-әниемне шул кадәр
сагындым. Сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Башкача көтәргә тәкатем калмады.
Шушы сөйләшүдән соң менә берничә ай үтеп тә китте. Ә көннәр сузылды
да сузылды. Инде Ринат Фәридә ханымга да шикләнеп карый башлады.
Күңелендә: «Мине юри алдап, төрле вәгъдәләр белән юмалап йөрми микән?
Инде бу вакыт эчендә Финляндиягә җәяүләп тә барып җитеп булыр иде.
Мөгаен, апаның ялган вәгъдәләренә ышанып тормаска кирәктер. Киләсе
айга качам», дип, төрле планнар да кора башлады.
Атна азагында Фәридә ханым егетне чакыртып алды да:
– Дүшәмбе көннән минем ялым башлана. Якшәмбе кич белән юлга
кузгалабыз, – дип шатландырды.
Бу шатлыктан Ринат ике тәүлек йокламады дияргә була. Якшәмбе көнне
кибетләрдә юл кирәк-яраклары һәм егеткә матур гына копюшонлы куртка
да алдылар. Билгеле, барысына да Фәридә түләде.
Фәридә ханым Хельсинкига чаклы паромга ике билет алган булып
чыкты. Шушы паром белән әллә ни маҗараларсыз гына Финляндия
башкаласына килеп җиттеләр. Ә инде шул атнаның җомга көнендә Ринат
Финляндиядәге Совет илчелегенә кабул ителүгә керә алды. Монда Фәридә
ханымның бергә укыган курсташлары ярдәм итте. Шуларның булышлыгы
белән менә кабул итү бүлмәсендә үзен чакырганнарын көтеп утыра.
Илченең беренче ярдәмчесе үзе кабул итте. Олы гына яшьтәге бер
абзый. Ринат белән бик ипле генә сөйләште. Төрле-төрле сораулар бирде.
Кырында утырган ярдәмче кыз барысын да яза барды. Кабул итү әллә ни
озак булмаган кебек тоелса да, сәгать ярым вакыт үтеп тә киткән икән.
Ринатка исеме белән бик тә рәсми генә:
– Хөрмәтлем! Кайбер мәгълүматларны ачыклаганчы һәм Мәскәүдән
җавап килгәнче, бераз көтәргә туры килер. Монда кадәр кайтып җитә алгач,
ике көнгә генә түзәрсез инде. Дүшәмбе көнгә шул-шул вакытка килерсез.
Кайда туктадыгыз? Ашарга-эчәргә һәм кунакханәгә түләр өчен финанс
якларыгыз ничек? – диде.
– Норвегиядән монда чаклы паромга билетны бер апа алып бирде. Әле
алар йортында туктадым. Акча ягы юк инде, – дигәч, илче ярдәмчесе
кемгәдер шалтыратып, егеткә финанс ярдәме күрсәтергә кушты.
Шулай итеп, Совет илчелегеннән әзрәк ярдәм дә алып, урамга чыкты.
Фәридә ханым урамда такси белән көтеп тора иде. Аларга киттеләр.
Әгәр дә илчелектә, «бар, кайта тор, сине чик аша бер тоткарлыксыз
үткәрәчәкләр», дисәләр, ул кайтыр якка торып йөгергән дә булыр иде.
Дүшәмбе көнне илчелектә аның кулына төрле белешмә кәгазьләр
тоттырып, хәерле юл теләделәр. Ринатны нык аптыратканы эшнең болай
тиз башкарылып чыгуы иде. Саубуллашканда, Фәридә ханым Ринатны
кочаклап:
– Ринат, СССРда әлеге вакытта тәртип бетте. Көне-төне илегез таралыр
чиккә килеп җитте дип сөйлиләр. Бик авыр була башласа, кире кил. Үземә
шалтыратырсың. Менә адресым һәм телефон номерым язылган визиткам.
Тизрәк инглиз теле өйрәнергә тырыш!
Ринат шул көнне үк Хельсинки – Мәскәү поездына утырып кайтып китте.
Әйе, поезд тәгәрмәчләренең һәр әйләнеше аны туган иленә, Башкортстанга,
Уралга якынайта. Күршеләренең барысы да диярлек вагон тәрәзәсеннән
табигатьне күзәтеп баралар. Кайберләре чәй эчәргә әзерләнә башлады.
Өстәл өстенә төрле-төрле ризыкларны тезеп, ашарга утырдылар. Ирләрнең
берсе Ринатны табынга чакырды. Ул бик итагатьле генә итеп тәкъдимне
кире какты. Ашау кайгысымы соң анда?! Бар уе белән ул күптән балачагы
үткән Түгәрәк тау итәгендә, авылдашлары янында иде. Инде менә ничәнче
тапкыр, ничек итеп авылга кайтуын, ничек итеп капкадан керәчәген күз
алдына китерде.
Моннан сигез ел элек хезмәткә киткән көненнән башлап, әлегәчә
үткән тормышын күз алдына китереп ятты. Ничек түзде икән ул кимсетү,
хурлыкларга? Ничек итеп, ул миналар белән бергә шартлап, һаваларга
очмады да, кырында күпме иптәшләре аның күз алдында шул миналар
астында һәлак булганда, ул исән калды икән? Әле дә уйлап аптырый...
Шулай туры килде. Авылларына кичләтеп кенә кайтып керде. Юлда
күпме генә игътибар белән караштырып кайтса да, танышларын да,
авылдашларын да очратмады. Менә ул үз капкалары алдында басып тора.
Капка кыйшайган. Йорт алдына үлән үскән. Хәтта йортка кергән сукмак
та юкка чыккан. Ринатның йөрәге кысылып куйды. Нәрсә уйларга да
белмәде. Капканы ачып, бил тиңентен үскән әремнәрне таптый-таптый,
йортка үтте. Тирә-якка борынны кытыклап, әрем исе таралды. Әфганстанда
миналанган басуларны да әрем баскан иде. Анда, шушындый ис таралган
тау башында, туган якта үскән әремнәрне сагына торган иде. Туган авылын,
тауларны юксынып исенә төшерә иде. Хәзер шушы әрем исе аңа ирексездән
Әфганстандагы миналар яшерелгән үлем тулы басуларны исенә төшерде.
Ишектә йозак... Ул, хәлсезләнеп, бусагага килеп утырды. Нәрсә уйларга
да белмәде. Берәр яры күчеп киттеләр микән әллә дип уйлады. Яңадан
торып, абзар, мунча яннарын карап килде. Юк, берсе дә юк иде. Бәрәңге
бакчаларында да чүп үсеп утыра. Бусагага килеп утырды. Шуннан, бер
карарга килеп, келәт алдында лом табып, йозакны каерып ташлады. Өй
эче тәмам караңгы, күңелен шомландырып, ниндидер салкынлык һәм ят
күгәрек исе килеп бәрелде. Күзе бераз караңгыга ияләшкәч, өй эчен күздән
кичерде. Алгы яктагы караватта мендәр-юрганнар өелешеп тора. Сәке
өстендәге палас та, ул хезмәткә киткәндә җәелеп калган көе иде. Ринат,
өс киемнәрен дә салмыйча, баш очына бер бәләкәй генә мендәр кисәге
ташлап, сәкегә сузылып ятты да тавышсыз гына елап җибәрде. Әйе, туган
йорты аны шушылай шыксыз бушлык белән каршы алыр дип башына да
китермәгән иде ул. Үзенең кайтуын гел бәйрәм төсле күз алдына китерә
торган иде. Елагач, ничектер күңеленә бераз җиңелрәк булып китте.
Тынычлана төште. Шулай караңгы түшәмгә карап ята торгач, ничек йоклап
киткәнен дә сизми калды. Һәм ни гаҗәп, төшендә әнисен күрде. Әни кеше
улын күргәч, и, шатланды. Ул да елап җибәрде. Килеп, улын кочаклап алды
да аркасыннан сөеп:
– Улым, без кайта алмыйбыз инде. Күрше Заһит бабаң килүгә самавырны
яңартып, чәй әзерләп тор. Су алып кайтып, идәннәрне сөртеп ал. Базда
җиләк кайнатмасы бар. Син кайтуга дип әзерләп куйган идем. Берсендә
син яраткан каен җиләге. Анысы бәләкәй банкада. Хәзер үк суга бар.
Ялкауланып ятма! Заһит бабаңны тыңла!
Ринат әнисенең шул сүзләренә дерт итеп уянды. Һәм аптырашта калды.
Нинди төш күрде соң ул? Чынлап та әнисе уята икән дип белде бит. Тизрәк
торып, чишмәгә төшеп китте. Билдән чишенеп юынып алды. Су салкын
һәм шифалы иде. Сизелерлек хәл кереп, кәефе күтәрелде. Су алып кайтып,
самавыр куеп җибәрде. Өстәл өстенә, тәрәзә төпләренә кунган тузаннарны
сөртеп алды. Идәнне дә сөртеп чыгарган булды. Инде нәрсә эшләргә дип
туктап калды да, самавыр кайнаганчы дип, мичкә ягып җибәрде. Исәбе,
өй эчендәге салкынлыкны һәм күгәрек исен бетерү иде.
Егетне иң аптыратканы шул булды, базга төшеп, әнисе әйткән вареньены
алып чыкты. Тик кайнатма күптән күгәреп беткән, ашарга яраксыз хәлдә
иде. Шул кайнатманы караштырып торганда, ишектән Кыекбаш Заһит
бабасы килеп керде. Һәм керә-керешли үк банкадагы вареньега карап
торган, бөтенләй үзгәргән Ринатны күреп, шелтәле тавыш белән:
– Син, шилма малай, кайда югалып йөрдең? Теге кара кәгазең килгәч, сине
Әфганда һәлак булды дип сөйләделәр. Берәүләре рухлар ягына чыккан икән
дип тә гайбәт таратып йөрде. Вәт афәрин, исән-имин кайтып җиткәнсең!
Молодец! Тик, парень, түзәсең инде. Мин сиңа дөресен әйтергә тиешмен.
Барыбер кем дә булса моны әйтәчәк бит. Менә шул, синең «хәбәрсез югалды»
дигән кәгазең килгәч, әниең түзмәде, йөрәк чире белән бер ел җәфаланды
да мәрхүм булды. Синең кайгыдан һәм әниең кайгысыннан әтиең дә озак
тормады. Менә шулай, парень, эшләр. Түз, улым, түз!
Кыекбаш килеп, Ринатның кулбашына кулын салды. Ринат әтиләре
белән нәрсәдер булганын сизенгән иде инде. Кичә үк чамалады: өйләреннән
ниндидер җан өшеткеч суык бәреп тора. Аның күңелсез уйларын бүлдереп,
Заһит бабасы куеныннан бер ярты чыгарып, өстәлгә утыртты да:
– Ярар, улым, син бирешмә. Тормыш бу, тормыш. Теге кем әйтмешли,
инәңне ормыш. Үлгән артыннан үлеп булмый. Шуңа да син яшәргә тиеш.
Тырмашып булса да, яшәргә тырыш! Бу минем сиңа әмерем. Приказ!
Белдем мин синең кайтасыңны. Шуңа да тегеләрдән яшереп сакладым
моны. Ышанмасаң, менә чыккан елын һәм аен кара! Стәрлетамакта син
хезмәткә киткән айны һәм көнне, икенче сминәдә чыгарылган аракы бу.
Заһит шулай сөйләнеп, Ринатны авыр уйларыннан арындырырга
тырышты. Ә егет бүген бик тә чын итеп төшендә күргән әнисен уйлады.
Әнисе әйткәннәр ничек чынга ашты. Аптырарлык хәл. Әфганда чакта
да шулай әнисе төшенә кереп тә, төшенә кермичә, өнендә дә әллә ничә
тапкыр «анда басма, алай эшләмә», дип дәшеп, искәртеп торды түгелме
соң? Баштарак, кайдандыр якында гына әнисенең тавышын ишетеп,
контузия галәмәте дип шикләнеп тә йөрде. Шулай булуга карамастан,
тавыш кушканча эшләргә тырышты. Бигрәк тә әфган басуларын минадан
тазарта башлаган көннәрдә. Аннан инде үзе дә ул миналарны җир астыннан
ук үтәли күрергә өйрәнде.
Заһит карт, егетнең тыңламый утырганын чамалап:
– Син, туганым, мин сөйләгәннәрне тыңламый да утырасың түгелме
соң? – дип, егетнең кулбашыннан сыпырып алды. Шунда гына ул уянып
киткәндәй:
– Тыңлыйм, Заһит бабай, тыңлыйм.
– Тыңласаң, менә шул. Хәзер син үзеңнең дөя түгел икәнлегеңне бар
дөньяга исбатларга тиешсең. Монда, парень, үзең күреп торасың, барысы да
үзгәрде. Урамда перестройка! Шуңа күрә, бернигә карамыйча, яңа баштан
документ-кәгазьләреңне булдырырга кирәк. Кеше булыр өчен иң элек кәгазь
кирәк. Тегеләрчә әйтсәк, без бумажки – ты букашка. Документсыз сине бу
илдә санламыйлар, балам. Юк, санламыйлар. Кара әле, кулыңа тоткач, эчеп
куй! Җиңелрәк булыр. Югыйсә сөмсерең коелып утыра.
Заһит карт Ринатны кыстарга тотынды. Тик егетнең мондый нәрсәне
күптән, бик күптән эчкәне юк иде. Паромда кайтканда, Фәридә ханым
бик кыйммәтле шәраб белән сыйлады. Ә соңгы тапкыр Уфадагы чакыру
пунктында егетләр белән матур гына төшереп алганын хәтерли. Поездда
барганда да, егетләр җыелышып эчкәндә, аларга кушылмады. Шуннан
бирле аракының нәрсә икәнен оныткан иде. Тегендә чакта аракы дигән
нәрсәне бөтенләй күрмәде. Юк иде ул анда. Карт кыстагач, егет авыр
уйларыннан арынырга теләп, әзрәк тотып куйды. Заһит карт өстәлгә бер
кисәк ипи, суган һәм казылык кисәге чыгарып салды.
– Кабып куй.
Егет дәшми генә капкан булды. Мондый нәрсәне байтактан авызына
алмаганга һәм күптән юньләп ашамаганга, тиз исерде.
– Булды, картлач! Мин исердем, – диде дә сәкегә ауды.
Аның берүзе генә каласы килде. Моны аңлап, Заһит карт та, өстәлдәге
шешәне кесәсенә салып, өенә юнәлде.
Ринатның исән-имин йөреп, Әфган сугышыннан кайтуы, авылга яшен
тизлегендә таралды. Әле тегесе, әле монысы кереп, хәл белде. Туган
тиешлеләре дә, тиеш түгелләре дә. Бер-ике дус егет шешә күтәреп кергән
булды. Әле дә Заһит бабасы бар, кайберләрен выжлатып куып чыгарды. Ул чак
тоткынлыктан котылып кайткан егетнең шешәгә бирелеп китүен теләми иде.
Аның киңәше белән район үзәгенә дә барып кайтты. Барча документларны
яңадан булдырырга кирәк иде. Бер уңайдан хәрби комиссариатка да кереп
чыкты. Анда да әллә ни елмаеп каршы алмадылар. Икенче атнага килеп
китегез, ачыкларбыз, дигән булдылар. Паспорт өстәлендә:
– Военкоматтан кәгазь булмыйча, паспорт бирә алмыйбыз. Шул-
шул белешмәләр белән шундый-шундый кәгазьләрегез булсын, – дип
чыгардылар.
Егет үзенең беркемгә дә кирәк түгеллеген аңлады. Әле тегендә, әле монда
эшкә урнашырга чамалады. Юк. Документсыз беркайда да эшкә алырга
теләмәделәр. Эшкә алган җирдә акчасын түләмәделәр. Бер колхозга барып,
эшкә урнашкан булды, тик анда да түләмәделәр. Акча сорап, председательгә
кергәч, тегесе:
– Акча юк, туган. Әнә силосын алып кайт. Фуражын да аласыңдыр әле?
Җитмәсә, бер-ике центнер яздырып ал. Мин имзамны куярмын. Бозау алсаң
да була. Үстереп сатарсың. Үстерергә иренсәң, бозау килеш сат.
Юк инде, колхоздан эшләгән өчен силос-фураж урлап, сатып йөреп
булмас. Шулай, Заһит карт әйтмешли, эт сугарып йөреп, кыш та җитте.
Кайбер оешмаларда «Әфганстан сугышына сезне без җибәрмәдек»,
диючеләр дә булды. Документлар һаман да әзер түгел. Уфага, республика
хәрби комиссариатына да барган иде. «Шул-шул көнгә, сәгать тугызга килеп
җит. Соңга калма! Военком хәрби кеше, соңга калып йөргәннәрне яратмый.
Югыйсә ул озакламый ялга китә. Тагы ике айсыз эшендә булмый. Аннары
Мәскәүгә квалификациясен күтәрергә, укырга барачак. Тәк што, алты ай
анда булачак. Өлгерергә тырыш!» – дип кайтардылар.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pexels

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев