Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

– Утыннарны бушатып куйсак, әйбәтрәк булмасмы? – Малайларга эшләргә дә эш калсын. Ялкауга өйрәнеп үсмәсеннәр,

(Дәвамы)

Бабай ике урамны тоташтырган тыкрык кебек урамда яши икән.
Аның кайтканын көтеп торганнар, ахры, капкага якынаюга, ул ачылып
китте. Ике яшь кенә малай икән. Берсе, йөгәненнән тотып, атны алачык
кырына ук алып килде. Йорт алдына эреле-ваклы тагы берничә бала килеп
чыкты. Башта чым-чыкыр килеп йөгерешеп чыксалар да, арбада чит кеше
утырганын күреп, шым булдылар. Бабай:
– Менә кайтып җиттек. Әйдә, өебезгә рәхим ит, – диде.
Ринат ни дип әйтергә белмәсә дә авыз эченнән:
– Рәхмәт... рәхмәт, – дип мыгырдап алды. Һәм арбага карап:
– Утыннарны бушатып куйсак, әйбәтрәк булмасмы?
– Малайларга эшләргә дә эш калсын. Ялкауга өйрәнеп үсмәсеннәр,
– дип әйтеп тә бетермәде, теге ике малай арбадагы утыннарга килеп тә
ябыштылар.
Кулларын чайкап, эчкә үттеләр. Өй эче матур гына җыештырылган.
Икенче бүлмәдә, кыска гына аяклы өстәл өстенә мул гына ризыклар
тезгәннәр. Ашарга утырдылар. Пуштуннарның гадәтен бераз белгәнгә,
егет бабайның баягы тәкъдименә дәшмирәк торды. Тегесен-монысын
сөйләшкәләп ашап алдылар. Ринат ничек кенә ач булса да, алдындагы
ризыкларга егылып төшмәде. Тыелды. Аның күптән мондый тәмле итеп
ашаганы юк иде. Рухларның ризыклары үзләренә дә чамалы. Ризыклары
үзләре кулга төшергән Совет гаскәрләренең коры паёклары гына иде. Ни
дисәң дә, мондагы ризыкка хатын-кыз кулы тигәнлеге күренеп тора. Менә
чәй китерделәр. Шурави чәйне рәхәтләнеп эчә-эчә, шул ук вакытта йорт
хуҗасына үзенең сүзен әйтергә вакыт җиткәнен чамалап алды. Бу кунакчыл
бик гади генә йорттан йә чыгып китәргә кирәк булачак, йә хуҗа әйткән
тәкъдимне кабул итәргә. Ә кая барсын ул? Хәтта кайсы тарафка юл тотарга
икәнен дә белми. Кемнән һәм ничек сорыйсың? Мин шул-шул, әсирлектән
качып туган илгә кайтып барган совет солдаты, дип әйтсенме? Ә тотып алып
ябып куйсалар? Аннан да аламасы, рухлар кулына кире илтеп тапшырсалар?
Анда инде качак әсирне «Әйдә, хуш киләсең, исән-имин кайтып җиттеңме?»
– дип тормаслар. Шуларны уйлап алды да әллә ни әһәмият тә бирмәгән кебек:
– Бабай, мин сезнең бая әйткән тәкъдимегезгә риза. Тик түләү ягы
ничегрәк булыр? Чынлап та өс-башны ныгытырга да кирәк шул, – дип куйды.
Бабай да касәдәге чәен эчкәләп:
– Сөйләшербез. Ашау ягына килгәндә, мин ашаганны ашарсың. Үзең
күреп торасың, кышлакта эшнең иң кызган мәле. Эшче куллар җитешми.
Риза булып, миңа ярдәмләшсәң, эш хакыннан канәгать булырсың.
Ринат барысын да алдан уйлап, тагын өстәп куйды:
– Шунысы бар. Мин кайчан китәргә телим, шунда сездән китәм. Һәм
эшләгән өчен исәпләшү шул көндә үк булса гына калам. Акча иртәгә,
берәр атнадан, йә булмаса берәр айдан соң, дип вәгъдә итү булса, мин кала
алмыйм. Шуңа сез риза булсагыз, калганына мин риза, – дип, килештек
дигәнне аңлатып, бабайга кулын сузды.
Хуҗага болай ачыктан-ачык сөйләшү ошый иде. Һәм ул да бик канәгать
елмаеп, егетнең учына шапылдатып кулын салды да җылы гына кысып
куйды. Шулай килештеләр.
Ринатның монда яши башлаганына да өч айдан артык вакыт үтеп китте.
Ул үзенең Пакъстан илендә икәнлеге беренче көннәрдә үк ачыклануына
шат иде. Ничек кенә булмасын, ул – ирекле! Ул тәүге көннәрдән үк
бабайның оныклары белән дуслашып алды. Малайлар бик ачык күңелле
һәм эшчән иде. Ринат аларның кайда ничек укулары белән кызыксынган
булды. Тегесен-монысын сорашты. Уку әсбаплары арасыннан географик
карта табып, бик шатланды. Малайлардан сорашып, үзләренең кайда
яшәгәнлекләрен күрсәтергә кушты. Һәм үзенең Әфган чигеннән әллә
ни ерак булмаган бер зур гына кышлакка килеп эләккәнен белде. Шуны
аңлады: Әфганстан аша туган илгә кайту турында уйлый да алмый икән.
Иран иленә чыгып та кайтырга булыр иде. Тик аны билгесезлек һәм картада
төшерелгән ком чүлләре аша үтәргә кирәк булачагы куркытты. Барыннан
да бигрәк яңадан коллыкка эләгүдән шикләнде. Ә бу Пакъстан дигән илдә
аңа әлегә беркемнең бер сүз дә әйткәне булмады. Шулай яшәп ята. Әфганда
бөтен уй-кайгысы әсирлектән ничек котылырга булса, монда барча уй-
зиһенен ничек туган илгә, Уралга кайтырга дигән хыял биләп алды.
Бабай әйбәт кеше булып чыкты. Һәм бу эшчән егетне чын-чынлап яратты.
Авылда үскән егет бит, тегене эшлә, моны эшлә дип әйткәнне көтеп тормый.
Беренче көннәрендә үк мондагы тормышның нечкәлекләренә тиз төшенде.
Әсирлектә чакта башкарган эшләрнең дә ярдәме тиде. Менә беркөнне
бабайның олы улы кайтып төште. Кечкенә бәйрәм ясап алдылар. Ринат
аның белән якыннан танышты. Рахмангол исемле икән. Ул Карачи кала
портының ниндидер бер бүлегендә йөк төяүчеләр бригадасының түрәсе
иде. Яшьләр дуслашып китте. Мамык басуыннан мамык чыбыкларын
бергәләп ташыдылар. Ринат инде үзенең таулар арасындагы кышлакта
үткән «балачагы» белән кыскача гына таныштырып алды. Үзе җайлап-
җайлап, Рахманголның портта нинди эшләр белән шөгыльләнүе турында
белеште. Сәүдә корабларының кайсы илләргә сәяхәт кылуларын һәм нинди
товарлар алып барганын, кире кайтканда, нәрсәләр алып кайтуларына
чаклы ачыклады. Ул инде Рахманголдан уратып-уратып кына белеште.
Чөнки турыдан-туры күп нәрсәләр сораша башласа, аңарда шик-мазар
тудырудан курыкты. Эшнең авырмы, юкмы икәнен сорашты. Шунысы бик
кулай булды: Рахмангол сүзчән һәм бик ачык егет иде.
Озакламый Рахмангол үзенең киләсе дүшәмбе көнне Карачи каласына
китәсен әйтте. Шул вакытта Ринат та әллә ни әһәмият бирмәгән кебек үзенең
дә шушы арада шул якка юлга чыгарга җыенганын белдерде. Бу хәбәрдән
хуҗаның улы бераз аптырабрак калды. Һәм бик тә уфтанып:
– Әле басуда эшләр бетмәгән. Син дә, мин дә берьюлы кузгалсак, әтигә
кыен булачак. Әллә әзрәк эшләр кимегәнен көтәсеңме?
Ринат барсын да алдан уйлаган иде, шуңа да бераз икеләнеп торган
кебек дәшмирәк торды да:
– Бабайга бик зур рәхмәт! Тау арасында мин күреп үсмәгән эшләргә
өйрәтеп, күп нәрсәләргә төшендерде. Баштанаяк киендерде. Әгәр дә мине үзең
белән Карачи шәһәренә алып китсәң, мин әтиеңнән эшләгән өчен бер тиен
дә сорамыйм. Ә ул шушы акчага икенче бер кешене эшкә яллый ала, – диде.
Хәзер инде Рахмангол тотлыгып калды. Чөнки Ринатка дүрт ай чамасы
эшләгән өчен хәтсез генә акча тияргә тиеш иде. Ул бит бу бабайга бар көчен
жәлләми намус белән эшләде. Күп очракта бабай кулына эш калмый да иде.
Бу егет бик тә ымсындыргыч тәкъдим әйтте түгелме соң? Шулай булуына
карамастан, бабайның улы дәшми калуны кулай күрде.
Елга буеннан камыш кисеп ташыйлар иде. Өйгә кайтып җиткәнче,
Рахмангол да, Ринат та бу турыда яңадан сүз куертмадылар. Һәркем үз
уйларына бирелеп барды. Шурави Урал таулары, урманнар арасында
калган авылын, әти-әнисен уйлады. Әйе, котылып, Пакъстан иленә
чыккач, әниләренә үзенең исәнлеген белдереп, хат язып сала ала иде. Тик
әлеге шул курку дигән нәрсә һәркемнең баш очында авыр күсәк булып
асылынып тора. Әтиләрен, әлбәттә, милициягә чакыртачаклар. Анда инде
сорау алу башланачак. Улыгыз нишләп исән калган да, нишләп безгә
дошман капиталистик илгә чыккан? Шул кадәр вакыт эчендә нигә бер
хәбәр дә бирмәгән? Мөгаен, рухларга сатылып, СССРга каршы сугышып
йөргәндер әле? Йә булмаса, шпион-разведчиклар әзерли торган лагерьларда
укып, безнең илгә каршы берәр нәрсә эшләргә җыенадыр? Һәм тегесе,
һәм монысы. Ринат шул уйларга бирелеп, үзенең якыннары, киләчәге
хакында уйлады. Ә инде Рахмангол Ринат турында фикер йөртте. Чынлап
та бик эшчән, тырыш егет. Нинди генә эш башкарса да, көчен жәлләми
һәм ихласлык белән башкара. Әтисе дә бу тау арасындагы кышлактан
чыккан егетне мактап бетерә алмый. Рахмангол шунысына игътибар итте:
тау арасында үскән булса да, укыган. Кайсы гына темага сөйләшсәләр
дә, аң-белеме киң. Таулардагы кышлакларның күбесендә мәдрәсә дигән
нәрсә бөтенләй юк. Булса да, дин дәресләреннән башканы укытмыйлар.
Андый мәдрәсәләр мондагы тигезлектә урнашкан зур кышлакларда да юк
дәрәҗәсендә. Ә бу үзен Ринатулла дип йөрткән егет бик белемле. Тик үзенең
ичмаса бер документ-кәгазе булса икән. Өйгә кайтып җитәрәк, Рахмангол:
– Кара әле, Ринатулла, аңлавым буенча син миңа ияреп, Карачига китәргә
чамалыйсың. Шулаймы?
– Әйе, ияртсәң, синең белән юлга чыгарга иде. Ә инде үзең эшләгән Карачи
портында берәр эш тә табып бирсәң, мин сиңа бик тә рәхмәтле булыр идем.
Рахмангол тагы сүзсез калды. Әмма тиздән:
– Ринатулла, менә сиңа карап торам да уйлап куям. Синең бит кулыңда
бер генә документ-кәгазең дә юк. Тәүдә документ булдырырга кирәк.
Чөнки эшкә урнашканда, һичшиксез документ сорыйлар. Документсыз
тәүге полиция тикшерү пунктында ук сине тотып алып, кире борачаклар.
Монысы яхшы очракта. Зинданга ябып куюлары да бик мөмкин.
– Документлар кирәген үзем дә аңлыйм. Безнең өйдә янгын чыгып, барча
кәгазьләр дә янып юкка чыкты. Анысын юнәтү турында әллә ни башка да
килмәде. Башка килгәндә дә, ул документларны булдырганчы, әллә күпме
акча кирәк. Ә аны кайдан аласың? Менә шулай яшәп йөргән булам.
– Ярар, сиңа документлар ясауны үз өстемә алам. Тик син бездә тагы бер-
ике ай эшләп тор. Ай ярымнан энекәш, ягъни миннән кече булган туганым
кайта. Ул да Карачи портында эшли. Шуның белән килерсең. Аңа чаклы
мин сиңа берәр кулай гына эш тә табып куярмын. Риза булсаң, иртәгәдән
документ артыннан йөри башларбыз.
Шулай итеп төрле мәшәкать-маҗаралар белән Ринатуллага үзенең
кемлеге һәм кайда туганлыгы турында документ юнәтә алдылар.
Рахмангол китте. Һәм Ринатуллага кагылышлы барча булган кәгазьләрне
әтисенә калдырды. Хәзер инде Ринатка бабайның икенче улы Үмәрулла
кайтканын түземсезлек белән көтәргә генә калды.
Бабайның җир биләмәсе зур гына булып, бу кышлакта ул җитеш гаиләләр
исәбенә керә иде. Аты, вак-төяк эшләр өчен ишәге һәм берничә сыеры
булып, башка вак малларын тауларда яшәгән ниндидер туганнарына илткән
икән. Чөнки монда җәйләр бик эссе. Шуңа да күп кенә малларын таулар
арасындагы кышлакта яшәүче туганнарында тота. Менә хәзер шул малларга
кышка печән әзерләргә килделәр. Кыш дип, әллә ни суыклар да булмый.
Дөресрәге, кыш монда юк. Әмма тауларда җәй көне дә кар бүрекләре эреми.
Ә мондагы печән әзерләүнең «рәхәтлеген» Ринат үз җилкәсендә татыды.
Әйтәм, Рахмангол аны тагы ике айга калырга ныклап үгетләде. Юкка
түгел икән. Чөнки бу – чынлап торып коллар эше. Бабайның шушы таулар
арасында да җире бар икән. Шунда аның малларын көтәләр. Һәм шунда ук
печәнен дә әзерлиләр. Печән чаба торган җиргә бару үзе бер газап. Таудагы
кышлакка барып җитмәс борын, кыя ташлар арасыннан, печәнлек урнашкан
тарлавыкка төшәргә кирәк. Ә анда тик җәяү генә төшәргә була. Менә шул
тарлавык төбендә куна-төнә эшләп, хәтсез генә печән әзерләделәр. Печәнне
чабуын чаптылар, ә менә аны ничек моннан кышлакка алып кайтырлар
икән, бу турыда әлегә ул белми иде әле. Бала чактан ук чалгы, сәнәк тоткан
кешегә печән әзерләү бер уен эш кебек кенә иде...
Мондагы табигатьнең матурлыгын исә сөйләп тә, язып та аңлатырлык
түгел. Искиткеч хозурлык. Тагы да астарак һәм елгага якынрак урында зур
гына урманы да бар. Еракта тау итәгендә кыргый тау кәҗә-тәкәләрнең эреле-
ваклы көтүләре йөргәне дә күренеп киткәли. Һавада тау бөркетләренең,
канатларын кагарга да иренеп, ялкау гына очканнары күренә. Алар
кайчакны печәнчеләр өстеннән дә карап әйләнә-әйләнә очкалыйлар.
Печән кибеп, вак-вак чүмәләләргә өелде. Шуннан бабай ярдәмгә көтүен
көтешкән бер туганын алып килде. Юкка гына булмаган икән. Эшнең иң
кыены – әзерләнгән печәнне өч-дүрт чакрым ераклыктагы юлга чыгару
башланды. Бабай баудан махсус үреп эшләнгән җайланмага бер-ике сәнәк
печәнне салып, бәйләп куйды. Аннан егетләргә дә шундый ук йөкне
әзерләде. Менә шуннан чамалап күз алдыгызга китерегез инде. Әзер
йөкләрне һәркем үзенең җилкәсенә күтәреп, алга – тау башына, юлга таба
кузгалып киттеләр. Тау-таш арасыннан юлга җиткәнче берничә тапкыр
туктап, хәл дә алдылар. Ринат түзәр иде дә, бабайга авырга килә. Икенче
юлында ул бабайдан үзенә күбрәк салырга сорады. Миңа бу йөкне күтәреп
менү берни дә түгел, күтәрә алам, дисә дә, бабай аның йөген дә чама белән
генә бәйләде дә соңыннан аңлатты. Бу тау арасындагы тарлавыкта кайчакны
искәрмәстән генә бик көчле җил чыгып куя икән. Күтәргән печәнеңне
вакытында җиргә ташлап өлгермәсәң, печәнең-ниең белән тау астына
очырырга мөмкин, ди.
Беренче көнне шулай, җилкәгә печән күтәреп, алты тапкыр чыгара
алдылар. Аннан ул печәнне атка төяп, кышлакка алып кайттылар. Ринатның
чамалавы буенча ике «КамАЗ»га якын печәнне егерме көн ташыдылар.
Ул үзенең туган якларындагы печән әзерләүләрне исенә төшерде. Андагы
печән әзерләү бер бәйрәм генә булган икән. Әйе, монда адәмчә яшим дисәң,
аттан да арурак эшләргә, дөя кебек чыдам булырга кирәк.
Мондагы халык йә бик ярлы, йә ару гына бай. Ярлылар белән дөнья
тулы. Кышлакта бер ике-генә кеше ару хәлле яши. Уртача яшәгәннәр дә
байтак кына күренә. Алар инде иртә таңнан караңгы төнгә чаклы ат кебек
җигелеп эшли. Шунысы да бар: елның җәй дигән кызу вакытында басуда
кинәнеп эшли алмыйсың, артык кызу. Төштән соң сәгать дүртләр тирәсендә
генә халык басуга чыга. Көне буе басуда бил бөккәннәр дә бар. Тик алар
нинди халыктыр, Ринат андыйларны аңлый алмады.
Бабайның шушы ук таулар арасындагы җирендә бәрәңге бакчасы
да бар икән. Анысы тагы да астарак елга кырында ук. Кояш һәм җылы
җитәрлек булгач, елына ике-өч уңыш алалар. Февраль башларында ук
бәрәңге утырталар. Бәрәңге өлгергәч, кишер, чөгендер һәм нут яки башка
борчак кебек нәрсәләр чәчәләр икән. Әмма барысы да яңгырга бәйле. Дөрес
чәчмәсәң, корылыкка кала, анда инде уңыш көтмә.
Менә вәгъдәләшкән вакытка бабайның икенче улы да кайтты. Шулай
атна-ун көн кунак булып, байтак кына эшләрен эшләшкәч, Ринатны
ияртеп, Карачига алып китте. Рахмангол аларны әзерләнеп көтеп торган.
Шуңа да торырга урын, ашарга ризык эзләп җәфаланырга туры килмәде.
Эшкә урнашканда гына, бераз тоткарлык булып алды. Төрле түрә-
тикшерүчеләрнең кулларын майлап, кесәләрен калынайтып, Ринатны да
эшкә урнаштыра алдылар.
Ринат туган иле Уралга, Башкортстанга кайтырга тагы бер зур адым
ясадым дип уйлады. Шул уйлар белән канатланып, үзенә йөкләтелгән
эшләрне тагы да тырышыбрак башкарды. Аннан да бигрәк инглиз
телен өйрәнер өчен портның үзендә үк булган тел өйрәнү курсларына
язылды. Эштән бушаган вакытларында портка килгән төрле корабль һәм
лайнерларны күзәтергә тотынды. Исәбе буенча бу зур портка кайчан да
булса бер СССРдан килгән кораблар да керергә тиеш иде. Тик нигәдер
андый корабльләр бер дә күзенә чалынмады. Бер ял вакытында шәһәргә
чыгып, карта сатып алды. Шул картага, үзенә генә билгеле тамгалар белән,
корабларның портка нинди илләрдән килгәнен билгеләде.
Беркөнне аның географик картада нокта-сызыклар куйганын Рахмангол
күреп:
– Син нәрсә, әллә берәр чит ил разведкасына эшлисеңме? Нигә алай
билгеләп барасың? Әгәр дә бу хәлне порт сакчылары белеп калса, үзеңә
төрмә янаганын белеп тор. Ташла, берәрсе юри дә хәбәр итәргә мөмкин.
– Юк. Мин бернинди чит ил разведкасына да эшләмим. Англиягә укырга
барасым килә. Шуңа да ул якка юл тоткан корабларны билгеләгән идем.
– Шуны алдан ук искәртәм. Әгәр дә матрослар белән килешмичә, корабка
яшеренеп кереп утырып китсәң, сине кайда табып алсалар, шунда диңгезгә
ташларга мөмкиннәр. Бу бигрәк тә Азия илләреннән бара торган судноларга
кагыла. Европадан килгән корабларга утырырга тырыш.
– Син барысын да беләсең. Ярдәм ит миңа. Үземнең соңгы өч айда
эшләгән эш хакын сиңа калдырам. Миңа Польшага, Норвегиягә, йә булмаса,
Дания белән Бельгия илләренә бара торган суднолар кулай булыр иде. Бу
илләр бай һәм мин анда укырга керер өчен әзрәк акча да эшли алыр идем.
Гадәтенчә, Рахмангол берни дә дәшмәде. Тик серле елмаеп:
– Синең ниятләр зурдан. Башкарып чыга алырсыңмы икән? – диде.
– Ният – эшнең яртысы. Синең ярдәмеңә ышанам.
Башкача бу турыда сөйләшмәделәр. Чөнки бүлмәгә Ринат белән бергә
эшләп, бер бүлмәдә яшәгән ир кайтып керде.
Ринат әле соңыннан куркып та йөрде. Юкка бу Рахманголга барча сер-
планнарны ачып салды. Ярый да бит порт куркынычсызлыгы сагында
торган хезмәткәрләргә җиткермәсә. Рахмангол андый кеше түгел иде. Һәм
ул беркөнне:
– Нәрсә, Ринатулла, ниятләрең үзгәрмәдеме? – дип сорады.
Тәүдә Ринатның башына сүзнең нәрсә турында барганы барып җитми
торды. Һәм Рахмангол кабатлап:
– Укырга барасы планнарың турында әйтәм, – диде.
– Ә син ул турыда икән. Юк, минем ниятләр шул көенчә. Тик менә
барысын да ничек башкарырга?
– Яхшы. Алайса бик яхшы.
Ринатулла портта йөк төяү терминалында эшли. Нинди генә эшләр
башкарырга туры килмәде аңа. Ул вагоннар бушату, дисеңме, шул ук вагоннарга
башка чит илләрдән килгән чимал-товарларны төяү, дисеңме? Барысы да
булды. Алар эшләгән терминалдан күпчелек очракта чәй, дөге һәм авыл
хуҗалыгы үстергән башка нәрсәләрне озаталар. Сменасы туры килгәндә,
инглизчә өйрәнү курсларына йөргән булды, тик алай йөреп уку бик авыр. Аны
ташлады. Рахмангол да куркытып куйды: «Карачи шәһәрендә иркенләп йөри
алмыйсың. Чак кына шикләнделәрме, бетте. Тотып алып китәргә мөмкиннәр.
Йә полиция, йә булмаса хәрбиләр. Аннан бит әле порт тирәсендә махсус
куркынычсызлыкны тәэмин итүче хезмәткәрләр дә бар. Алар кулына эләксәң,
бөтенләй исән калырмын, димә. Яшәгән ятагыңда тыныч кына яшәп, эшләп
йөр. Берәр җае чыкканын көтәрбез. Минем башка бер уй килде дә ул, ничек
башкарып чыгарбыз? Менә шунысы бар».
Алар шулай сөйләшеп, Ринатулланы Европага озату турында төрле
планнар кордылар. Һәм беркөнне Рахмангол дусты кырына килеп:
– Шушы көннәрдә Норвегиядән килгән корабны төйи башларга тиешбез.
Йөк – чәй һәм дөге. Тагын да төрле җимеш һәм йөзем. Судно әллә ни
зур түгел. Мондагы егетләр белән сөйләштем. Корабка чәй тутырылган
тартмалар төйи башлагач, сине шул тартмаларның берәрсенә урнаштырып
булса гына инде. Уйлап кара.
– Миңа уйлап торасы юк. Мин риза.
– Анысы шулайдыр да ул. Тик шунысы бар: судно Норвегия дигән илгә
чама белән айга якын барачак. Ким дигәндә, егерме көн үтәчәк. Шушы
вакыт эчендә ашарга-эчәргә дә хәстәрләргә кирәк булачак.
– Мин ул егерме көнне ач кайтырга да риза...
Шулай диде дә Ринат тотлыгып калды. Чөнки артыгын ычкындырды.
Аңа кайтырга дип түгел, барырга дип сөйләргә кирәк иде. Һәм ул хатасын
төзәтергә була: – Норвегия иленә барырга була, ач та торырга ризамын.
Сусыз кыен булачак. Су хәстәрләргә кирәк, – дип куйды.
– Суга, егермешәр литрлы ике канистр хәстәрләдем хәстәрләвен.
Үзеңне һәм ул ике канистрны ничек суднога кертү турында уйларга кирәк.
Әгәр сизеп калсалар, үзеңә төрмә, ә бригадагызда эшләгән барыгызны да
эштән куачаклар. Аларны да әле зинданга илтеп тыкмасалар... Контейнер
эченә кереп утырсаң һичкем сизмәс иде. Тик ул контейнердан чыгу ягын
да карарга кирәк булачак бит. Шунысы да бар: Норвегия портында ул
контейнерны әллә судноны бушаткан көнендә үк алалар, әллә ун көннән
соң. Ә кайчан ачалар? Менә шунысын да уйларга кирәк.
Алар шулай озак баш ватты. Мамык төргәк-тюгына кереп утырыргамы?
Әллә чәй тутырылган кап-әрҗәгә яшеренергәме? Озаклап, планнар корырга
вакыт бик аз иде. Ринатулланы сәүдә судносының трюмына төяләсе зур
гына чәй тартмасына яшерделәр. Шул ук тартма кырындагы икенче
тартмага су һәм азрак азык-төлек тә урнаштырдылар. Кирәк була калса дип,
үткер генә хәнҗәр дә алды. Портта эшләүче халык бик бердәм булса да, бу
эшләрне яшерен эшләделәр. Ринатның булачак сәяхәте турында барлыгы
ике кеше генә белде. Рахмангол төрле киңәшләр бирде.
Диңгезгә чыгып, биш-алты сәгать үтмичә торып тартмадан чыкмаска
кушты. Һәм хәнҗәрне кулына тоттырып:
– Тартмадан чыкканда, кыенлык туса, тартманы тишеп чыгарсың, – диде.
Шулай килештеләр. Шунысы да бар бит әле: Ринат утырган тартма кая
эләгә? Аста калса, үлемең шунда икәнен көт тә тор. Һәм, алдан сөйләшенгәнчә,
трюмга төялгән башка чәй тартмалары өеменең иң өстенә урнаштырдылар.
Мең бәла-маҗаралар белән Норвегиянең тәгаенләнгән портына килеп
җиткәндә, егерме биш көн вакыт үтте. Юлда Ринат әллә ни ашарга
тырышмады. Кипкән йөзем һәм хөрмә җимешеннән генә авыз иткәләде.
Ач торуга килгәндә, ул инде Әфган коллыгында ач торырга өйрәнеп беткән
иде. Анда бит кай вакытларны атна-ун көн ашарга бирмичә интектергән
чаклары булды. Шуңа да ач торуның нәрсә икәнен белә. Ашамагач, эчәсе
дә килми. Башка хаҗәтләр белән дә интегәсе аз.
Ринатның бәхетеннән, Норвегия портында йөкләрне бушатканда, кран
белән өстә яткан, яртылаш ачылып, чәе коелган тартманы читкә алып
куйдылар. Чөнки ватылган тартма аста калса, бөтенләй изелеп, өстәге
тартмалар ишелеп төшәргә мөмкин. Иртәгә комиссия белән карап, тиешле
документ тутырырга тиешләр.
Караңгы төшкәнен чамалап, Ринат яшеренгән тартмасыннан чыкты.
Уңайсыз, кәкрәеп ятудан һушы алынып, чак аягына басты. Портта
салкынча, җиләс. Җитмәсә, яңгыр сибәләргә чамалый. Ринат портта
төнлә дә эш кайнап торганлыгын белә. Тирә-юньне прожектор-фонарьлар
яктыртып тора. Аларның яктысына эләкмәскә нихәтле генә тырышмасын,
бу мөмкин түгел. Бар җирдә дә эш кайный. Бушаткан йөкләрне әле
бер урынга өяләр, әле икенче урынга күчерәләр. Ринат аптырагач, йөк
машиналары киткән якка атлады. Порттан чыгу урыны шул якта булырга
тиеш дип чамалады. Ләкин бу ят киемгә киенгән һәм күп көннәр ашамаудан
бөтенләй хәлсезләнеп, чак атлап барган кешене бая ук күреп калганнар
иде. Өч кеше ике беләгеннән килеп тоткач, ул дертләп куйды. Ләкин качып
китәргә, йә булмаса каршылык күрсәтергә аның хәле дә, теләге дә юк иде.
Беләктән келәшчә кебек эләктергәннәрнең берсе таныш түгел телдә
нәрсәдер сорады. Тик ул бу телне бөтенләй аңламаганга мәктәптә нимесчә
укыганлыктан:
– Найн, – дигән булды.
Карачи базарында европача киенергә тырышып, ару гына чалбар белән
свитер дә алган иде дә бит. Чит-ят икәне әллә кайдан күренеп тора, барыбер
эләктерделәр. Тегеләрнең берсе нимес телендә берьюлы әллә нәрсәләр
сорап ташлады. Болар әйткәннәрнең берсен дә аңламаганга ул тагы:
– Но, но, – диде.
Хәзер инде инглизчә нәрсәдер сораша башладылар. Тик ул тагы
бернәрсә дә аңламады. Аптырагач ул, мин Россиягә кайтып барам дип,
урысча әйтергә мәҗбүр булды. Хәзер үзен эләктергән адәмнәр берни дә
аңламадылар. Шулай да Ринат үзен полиция бүлегенә алып барачакларын
аңлады. Ярый әле, ул полиция бүлеге бик ерак булмыйча, тиз барып
җиттеләр. Тагы да бераз атласалар, аның хәле бетеп егылырга мөмкин иде.
Менә йөк бушату һәм төяү терминалыннан читтәрәк торган ике катлы
бинага алып керделәр. Өстәл артында чиста итеп кырынган олы гына
яшьтәге зәңгәр күк төсендәге күлмәк кигән полиция хезмәткәре утыра. Ул
бу өчәүдән аягында чак басып торган Ринат турында сорашып, сөйләшеп
алды да аңардан паспортын сорады. Ринат паспорт сүзеннән үзеннән нәрсә
сораганнарын аңлады. Аның кесәсендә Пакъстан паспорты гына иде.
Аягында чак басып торганын күреп, аңа урындык тәкъдим иттеләр.
Сөйләшә торгач, аның русча белгәнен аңлап, тылмач алып килделәр. Ринат
үзенең Әфган әсирлегеннән качып кайтып барганын аңлата алды. Тагы каядыр
шалтыратып, әллә кемнәр белән сөйләшеп алдылар. Ниндидер кенәгәгә
исем-фамилиясен кабат-кабат сорап язып куйдылар. Шуннан бу хәлсез
әфган тоткынына кофе белән печенье һәм ысланган дуңгыз ите кыстырылган
бутерброд китерделәр. Диванда ял итеп алырга тәкъдим иттеләр.
Күп көннәр чәй әрҗәсендә бөкләнеп-бөгәрләнеп яткан кешегә йомшак
диванга сузылып-киерелеп яту бик рәхәт иде. Тик аны йокы алмады.
Тылмач сөйләгәннәрне тагы бер тапкыр хәтерендә барлап ятты. Ул
тәрҗемәчедән үзен ни эшләтәчәкләрен сораган иде, тегесе кулбашларын
сикертеп: «Иртәгә органнар барысын да ачыклар. Кире Пакъстанга
җибәрергә дә мөмкиннәр, йә булмаса, бүтән берәр нәрсә тәкъдим итәрләр.
Ә иң яхшысы: Ослодагы Совет илчелегенә тапшырырлар», – дигән булды.
Их, шулай гына була күрсен иде. Пакъстанга кире җибәрергә уйласалар,
һич анда бармаячак. Көчләп, корабка утыртсалар, төнлә суга сикерәчәк.
Юк, кире ул якка аңа юл ябык. Үлсә дә, туган ягы Башкортстанга – Уралга
кайтып үләчәк. Ул бит әти-әнисенә исән-сау кайтырга вәгъдә бирде. Менә
ничәмә еллар үткәч, инде шушы якты хыяллары тормышка аша дигәндә,
яңадан үлем боҗрасына эләгәсе килми. Ул шул үлем боҗрасына эләкмәс
өчен барысын да эшләячәк. Кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә. Шулай
уйланып ята торгач, ул йоклап китте.
Иртән полиция бүлегендә смена алышынганда уянды. Уянганын сизеп,
аңа бәдрәф бүлмәсен күрсәттеләр. Иркенләп һәм рәхәтләнеп юынып алды.
Их, мунча кереп чыгарга иде дә бит, каян табасың андый туган яктагы
кебек каен утыны ягылган мунчаларны. Идәнгә бераз су чәчрәгән иде,
кәгазь тастымал белән аны корытып маташканда, ишек ачылып китте.
Аның идәнне корытып йөргәнен күреп, кабинетта утырганнар бер-берсенә
карашып куйдылар да, үзара нәрсәдер әйтешеп, көлешеп алдылар. Тагы
кофе белән ризык тәкъдим иттеләр. Ринатның кәефе күтәрелеп китте. Ул
һаман үзенең Норвегия иленә килеп җиткәненә ышанмый иде. Әйтерсең
лә, болар барысы да төш кенә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pexels

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев