Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

Ринатның язмыш йомгагы тыныч тормыш юлыннан үз җаена сүтелеп, әкрен генә тәгәри башлады. Өйләнеп җибәрде. Гадәттәгечә, акча җитмәү авыр йөк булып, яшь гаиләнең тормыш арбасына менеп утырды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Әмма вакыйгалар катлауланып китте. Аларның отрядын күрше районга
җибәрделәр. Анда федералларның зур көчләре тупланырга тиеш икән.
Шуларны алга үткәрмәскә дигән боерык алынды. Тау сукмаклары аша
барырга туры килгәнгә, танклар, һаман үз сәгатьләрен көтеп, яшерелгән
урында кала бирделәр. Ә инде әсир төшкән солдатларны таулар арасына
озаттылар. Берничә солдатны шул көнне үк аттылар. Аларга: «Кеше каны
коеп, акча эшләп йөрмәгез!» – диделәр. Шулай итеп, Ринатның Хәдичә
белән буласы никахы билгесез вакытка чаклы кичектерелде.
Мондагы сугышның нинди буласын да белмәссең. Фронт юк. Кайда
федераллар, кайда чечен боевиклары – аңларлык түгел. Бүген бу авыл, бу
биләмә Самара десантниклары кулында булса, иртәгә киресенчә – монда
чечен сугышчылары хуҗа булып йөри.
Беркөнне Ринатлар яшеренеп яткан авылга өч федерал солдатны
алып килделәр. Барысы да яңа гына әсирлеккә эләккән яшь кенә егетләр.
Ринатка сакларга кушып, тегеләрне таш келәткә ябып куйдылар. Бу отрядта
күпчелеге гарәпләр булып, чеченнар бик аз иде. Гарәпләр усаллыкта
беркемнән дә калышмыйлар. Иртәгә бу яшь кенә егетләрне атарга да күп
сорап тормаслар. Йә булмаса, коллыкка сатачаклар. Боевиклар киткәч,
Ринат әсирләр белән сөйләшеп тә алды. Төрлесе төрле яктан икән.
Икесен милиционер булып эшләгән җирләреннән монда командировкага
җибәргәннәр. Юньләп, дары да иснәргә өлгермәгәннәр.
Ринат төннәр буе уйланып ятып, бу сугышның ниндидер югары
постларда утырганнар кесәсенә байлык тутырып, гади халыкка кан һәм күз
яше генә китергәнен аңлады. Тик бу сихерле боҗрадан ычкынып чыгып
кына китә алмый. Шуңа да ныклы бер карарга килеп, кич җиткәч, келәт
ишеген ачты да әсирләргә качарга кушты. Кайсылайрак барып, нинди юлдан
федераль гаскәрләр кулындагы күрше авылга чыгарга була икәнен өйрәтте.
Тегеләр рәхмәт әйтә-әйтә, ул өйрәткән якка ашыгып торып йөгерделәр.
Ринат үзе дә алар белән китәр иде, әлеге шул Хәдичәдән кош телендәй
генә хат алды. Анда: «Мин исән. Аягым яраланды. Шул-шул авылдагы бер
апаларда ятам», диелгән иде.
Тоткыннар китте. Ринат та ниндидер җиңеллек кичереп, иркен сулап
куйды. Иртәнгә боевиклар авылга кайтты. Ә тоткыннар юк. Ринатны «Син
федералларга сатылдың. Нигә әсирләрне ныклап сакламадың? Без алар өчен
ару гына акча эшли ала идек. Хәзер үзеңне сатуга куябыз», – дип, бик каты
кыйнап, үзен шул ук келәткә кул-аякларын бәйләп ябып куйдылар. Икенче
көнне күзләрен бәйләп, таулар арасындагы башка авылга күчерделәр. Ринат,
Хайрулло-Хаттаб очрар әле дип көтсә дә, барып чыкмады. Аны шушы
авыл кешесенең зиндан ролен үтәгән сусыз кое төбенә китереп салдылар.
Ул боевикларга:
– Мин Хаттаб кешесе булам. Чыгарыгыз мине, – дип ялынса да, барып
чыкмады.
Болары икенче төркемдәгеләр иде. Алар:
– Хаттаб килгәч, үзенә әйтерсең. Шуңарчы ят шушында! – диделәр.
Бу зинданга тагы ике әсирне китереп яптылар. Ашау ягы бик чамалы.
Тагы берәр атна шушы ризыкта гына тотсалар, качу турында уйларлык
та булмый. Ачлыктан хәлсезләнеп, атларлык рәте дә калмаска мөмкин. Ә
Хаттаб кайчан килә әле? Сугыш бит. Ике як та нык котырына. Килмәскә дә
бик мөмкин. Ринат яңа килгән әсирләр ярдәмендә, зиндан эчендәге барча
ташны капшап чыкты. Бәләкәй генә таш кисәге белән шакып тыңлап та
карады. Өстәге ташлар арасында бер буш урын барлыгын шәйләп, шул
ташларны билгеләп куйды. Шул ташны кубарып, казып, качарга план
кордылар. Әмма котылу көтмәгәндә килеп чыкты. Аларга көн дә кич су
белән кабартманы бер үсмер бау белән бәйләп кенә төшерә иде. Малай,
баз авызын ачып, су төшерә башлады. Ашарга төшергән бау кулыннан
шуып, базга төшеп китмәсен өчен бауның икенче очын кулына нык
кына ураган. Моны Ринат шәйләп алды. Күп уйлап тормый, үрелеп, шул
бауны нык кына аска тартты. Һәм малай базга килеп төшкәнен үзе дә
сизми калды. Башы белән кадала иде, Ринат кочагын җәеп тотып алды.
Кычкырмасын өчен авызын каплады. Мондый вакытта бик тиз уйлап
эшләргә кирәк. Башка әсирләр дә эшне чамалап алды. Малайның авызына
чүпрәк тыктылар. Әсирләр, берсе өстенә берсе басып, Ринатны өскә чыгара
алдылар. Бау белән тартып, икенче әсирне дә өскә чыгардылар. Әсирләрнең
күзләрен бәйләп алып килгәнгә аларга бу йорт таныш түгел. Йорт алдында
ишекләре ачык бер «УАЗ» машинасы тора. Хуҗалары күренми. Ринат,
кыргый җитезлек белән машина янына килеп, эченә күз салды. Арткы
утыргычында магазиннары белән әзер калашка күренде. Машинаның
ачкычы да урынында. Иң мөһиме – тавыш-гауга куптармаска. Чөнки
тавышка башкалар ярдәмгә килеп җитәргә мөмкин. «УАЗ»ның арттагы
буш урынында әрҗәдә әзер лимонкалар да ята. Берничәсен алып, кесәсенә
тыкты, иптәшенә дә сузды.
Өй эченнән әкрен генә сөйләшкән тавышлар да ишетелә. Ринат икенче
әсиргә үзенә иярергә кушты. Һәм, беркемне дә чыгармаска кушып, аны
ишектә сакта калдырды. Ишекне ачык калдырып, үзе сак кына эчкә үтте.
Эчтәге кунак бүлмәсендә өч ир, дөньяларын онытып сөйләшә-сөйләшә,
идәнгә урнаштырылган тәбәнәк кенә өстәл янында тәмләп ашап утыралар.
Ринат керә-керешли үк тыныч кына тавыш белән:
– Рәхим итеп, тавышланмаска тырышыгыз! Куллар өстәл өстендә!
Югыйсә, барыгызга да каюк! – дип, калашкага һәм кулындагы лимонкага
ымлады. Ялт-йолт бүлмә эчен күзе белән ялмап алды. Ишек төбендәге чөйдә
тагы ике автомат эленеп тора. Ринат әкрен генә сызгырып куйды. Ишектән
икенче әсир килеп керде. Аңа күзе белән генә автоматларга күрсәтте. Теге
тиз үк аңлап, ике автоматны да алып, затворларын тартып, ике кулына
тотты. Ринат эчтән генә тегене мактап куйды.
Табындагыларның берсе кузгала биреп:
– Сезгә нәрсә кирәк? Бу спектакльдән башка да сөйләшеп булыр иде,
– диюгә, Ринат:
– Мин әйттем бит, шым гына утырабыз. Һәм русча сөйләшәбез. Исән
каласыгыз килсә, мин әйткәннәрне генә тыңлыйсыз! Кем йорт хуҗасы?
Кем командир?
Олы яшьтәге ир:
– Мин – йорт хуҗасы, – диде дә янында утырган сакалтайга ялт итеп
карап алды. – Мин – шулай ук командир, – дигән булды. Шуравинымы соң
алдап була. Ул барысын да аңлады һәм сүзен дәвам итте:
– Менә шулай, егетләр, без үлемнән куркасы кешеләр түгел. Тагын бер
кат кабатлыйм, исән каласыгыз килсә, каршылык күрсәтмибез һәм шым
гына утырабыз.
Ачудан кан тамырларын биетеп, уртларын чәйнәгән ирләрнең иң таза
һәм көчле күренгәненә тешләрен кысып, ысылдый-ысылдый:
– Урыныңнан тормый гына мүкәләп, болайрак кил! – диде.
Теге әллә аңлап бетермәде, әллә бүтән исәбе бар иде. Торып басарга
чамалады. Җитмәсә, кулын биленә таба шудырып куйды. Шурави, песи
ничек тычкан өстенә сикерсә, шундый җитезлек белән тегенең өстенә
сикереп, башына автомат түтәсе белән тондырды. Сакалтай авып төште.
Ринат тагы да усалрак итеп:
– Мин әйттем бит, кискен хәрәкәт ясамаска!
Идәнгә җәелеп төшкән чеченның уң кул сыртына автомат түтәсе
эләкте. Хәтта шытырдап сөякләре сынганы да ишетелде. Монысы әзер.
Бу башкача кулына корал тота алмаслык хәлгә килде. Тентеп, тегенең
билендәге пистолетын алып, үзенең биленә кыстырды. Шулай ук хәнҗәре
дә бар икән, анысын да алды. Аның чалбар каешын чишеп, кулларын артка
каерып бәйләп куйды. Әле генә үзе бәйләп ташлаганы урынына, өстәл
янына чүгәләде дә тыныч кына:
– Тагын кайсыгызда корал бар? – дип сорады.
Икенче яшь сакалтай сизелер-сизелмәс селкенеп куйды. Ринат аның да
муен тамырына автомат түтәсе белән тондырды. Теге авып төште. Аны да
чалбарының каешы белән бәйләп ташладылар. Җитмәсә, Ринат тегеләрнең
чалбардагы барча төймә-сәдәфләрен кисеп ташлады. Йорт хуҗасына
уйларга ирек бирмичә психологик басым ясар өчен шулай эшләде.
– Йә, абзый кеше, йорт-җирең исән-имин торсын, улың исән калсын дисәң,
безне федераллар торган җиргә чаклы озатып куярга туры киләчәк. Ризамы?
Хуҗа, киеренкелектән тамагына килеп утырган төерне йотарга
тырышып, көчкә:
– Р...Р... Риза, – диде.
Шурави ишекне саклаган иптәшенә: «Баздагыларга чыгарга ярдәм ит.
Кара аны, малайны саклагыз! Кача күрмәсен. Тавышы чыкмасын!» – диде.
Малайны саклагыз дигәндә, хуҗаның дертләп куюын чамалап:
– Улыгызмы?
– Әйе, – дип, башын кагып куйды.
– Ә пистолетыңны өстәлгә куярга кирәк!
– Әйе, әйе, – дип, ашыга-ашыга билендәге пистолетын өстәлгә куярга
әзерлеген күрсәтте.
Картлач ялгыш чак кына шикле хәрәкәт ясаса да, тегеләр кебек идәнгә
авасын сизә иде. Шуңа да чалбар каешына кыстырылган коралын күрсәтеп,
свитерын гына күтәрде. Ринат үрелеп, аның да коралын алды. Ул арада
зиндан эчендәге тоткын да килеп керде.
– Йортта тагын кемнәр бар?
– Киленем белән кызым һәм хатыным белән әнием.
– Алар кайда?
– Әнине юындыралар, ашарга пешерәләр.
Ринат башкача сүз боткасы пешереп тормады, вакыты ул түгел. Тиз
генә идәндә яткан сакалтайларны «УАЗ» машинасына чыгарып салдылар.
Ышанычлырак булсын өчен тагын икесен бергә бәйләп куйдылар. Малай
белән картлачны да машинага утыртып, юлга кузгалдылар. Картлач алгы
утыргычта юл өйрәтеп барырга тиеш иде. Ринат кушуы буенча юлда очраган
чечен постларына кулын күтәреп, бабай сәлам биргәләде. Картлач барысын да
ул кушканча үтәде. Югыйсә бу үзен-үзе аямаган бәндә ике дә уйлап тормый,
үзе белән барысын да шартлатырга мөмкин. Берәр сәгатьтән тигезлеккә килеп
чыктылар. Шуны гына көткән кебек кояш та таулар артына кереп яшеренде.
Ринат нәрсәдер исенә төшереп:
– Бу бандитлар нигә килгәннәр иде? – дип сорап куйды.
Картлач нидер уйланып бара иде. Берара дәшми утырды. Шуннан
уянып киткән кебек:
– Синең артыңнан килгәннәр иде. Хаттаб җибәргән, – дип куйды.
Әйе, кайчакны вакыйгалар үз җаена гына акмый шул. Шул вакыйгалар
эчендә кайнаган кеше үзе дә хәлләрне кинәттән генә икенче якка борып
җибәрергә сәләтле. Кем белә, әллә безнең язмышларны фәрештәләр шулай
үзгәртәме? Әллә, шайтан-иблисләр туп уйнагандагы кебек безнең тәкъдир
йомгагы белән шулай усал тибешеп уйныйлармы? Һич аңламассың!.. Ринат
шундый уйларга бирелеп барды. Алда ниндидер зур гына елга. Елганың теге
як ярында бик зур авылныңмы, әллә район үзәгенеңме, кичке утлары күренде.
Юл борылышында ныгытылган блокпост та тора икән. Ринат шлагбаум
кырына чыгып баскан кешеләрнең үзебезнең солдатлар икәнен шәйләп алды.
Ниһаять, азатлык! Ринатның иптәшләре шулкадәр шатланды. Тик
ул гына шатланырга да, кайгырырга да белмәде. Үзләрен уратып алган
солдатларга:
– Менә сезгә күчтәнәч, – дип, машинада ятканнарга күрсәтте.
Һәм чечен йортындагы табыннан алган бер коштабак ит белән бәрәңгене
тегеләрнең берсенә тоттырды. Машинадагы сакалтайларны бушаткач,
чечен картына:
– Машина йөртә белсәң, машинаңны алып сыпырт моннан! Йөртә
белмәсәң, җәяүләп кайтырга туры килә. Ычкын тизрәк! Телеңне тый! Сүз
сагызы чәйнәп йөрмә! – диде.
Карт – элеккеге шофёр, машина йөртә белә иде. Машинага утырып,
тизрәк шылу ягын карады. Бераз киткәч, туктап, Ринатны чакырды:
– Әй, яхшы кеше! Бер минутка мөмкинме?
Егет аның кырына гадәте буенча автоматын әзер тотып барды. Белеп
булмый картның башында нинди уй икәнен. Карт кабина ишеген ачып:
– Монысы малаемның сиңа бүләге. Улым, бир хәнҗәреңне! Ашыгып,
коралсызландырырга оныткансың. Ал, ал, яхшы кеше. Ал!
Чечен карты Ринатка улының бик тә зәвык белән бизәлгән хәнҗәрен
бүләк итеп калдырды. Шулай котылып, үзебезнекеләр ягына кайттылар.
Ринат мондый эшләрдә шомарып беткәнлектән, юлда үзе белән зинданда
утырганнарга кем, нәрсә һәм ничек сөйләргә өйрәтеп куйган иде. Әсирләр
тик шуны гына кабатлады. Ринат үзе, дүртенче постта сакта торганда, суга
барган җирдә минага шартлап, контузия алдым, башкасын хәтерләмим,
дигән легенданы кабатлады. Аның сүзләрен тикшереп, төбенә тоз коярлык
түгел иде. Чөнки дүртенче блокпосттагылардан берәү дә исән калмаган
булып чыкты. Госпитальгә озаттылар, анда бер унбиш көнләп тоткач,
кулына төрле белешмә-кәгазьләр тоттырып, комиссовать иттеләр. Чечен
сугышында булган вакыты менә шулай тәмамланды.
Әфганстаннан сугышка килгән Хаттабның якын ярдәмчесе Исмаилне
тере килеш федераль гаскәрләргә алып кайтканы өчен мактаган булдылар.
Икенче боевик та инструктор булып чыкты. Егетләрнең өчесен дә медальгә
лаеклылар исемлегенә язган булдылар. Әзрәк акча да эләкте...
Госпитальдә алган белешмәләр һәм военкомат ярдәмендә паспорт һәм
башка документлар ала алды. Ринатның язмыш йомгагы тыныч тормыш
юлыннан үз җаена сүтелеп, әкрен генә тәгәри башлады. Өйләнеп җибәрде.
Гадәттәгечә, акча җитмәү авыр йөк булып, яшь гаиләнең тормыш арбасына
менеп утырды. Себергә чыгып китте. Кайткан чакларында Уфадагы элеккеге
Әфганда сугышкан һәм Чечен сугышында катнашканнар оешмасында кайбер
яугирләр белән дә дуслашып алды. Берничәсе белән ел саен кемдә дә булса
җыелышып, үзләренең сугышта исән калуларын бәйрәм итеп, үлгәннәрне
искә алып, табын корырга вәгъдәләштеләр. Ринат үзе дә ике-өч тапкыр, җәй
көне иптәшләренең өйләренә барып, шул искә алу мәҗлесләрендә катнашты.
Чират буенча быел аларда, Таш Түккәндә утырырга тиешләр иде...
Өйдә яшь хатын әзерләнеп, кунакларны көтә. Ә Ринат юлда тоткарланды.
Эшеннән аларны алырга киләсе вертушка вакытында килмәде. Әле менә
Уфага чак килеп төште. Юлда чакта да әллә ничә тапкыр хатыны да,
дуслары да шалтыратып, хәлен белделәр. Җитмәсә, бер шугы явыз шаярып:
– Ярар, кайтып тормасаң да була инде, безгә монда синең яшь хатының
белән болай да күңелле, – дип шалтыратып алды.
Юлда арып, алҗып кайтып килгән Ринатның кәефе юк иде. Инде болары
тупас шаяртып, нәрсә дип шалтыраткан булалар бит? Әйе, соңлап булса
да, кайтып җитте ул бу мәҗлескә. Табын мул гына әзерләнгән. Күрәсең,
кунаклар да күчтәнәчләр белән килгән. Менә шашлык кыздырырга йортка
чыктылар. Кызып алган кунакларның берсе Ринатның күңелен күтәрергә
теләпме, әллә башка ният беләнме:
– Кайтып җитмәсәң, без, күмәкләшеп, яшь кәләш белән мунчага барырга
ук әзерләнгән идек, – дип, хатынның биленә кулын салды.
Хатыны кунакның кулын биленнән алып ташламакчы булып, тегенең
кулына сукты. Менә кунак, хатынның кулыннан тотып алды да, икенче кулы
белән биленнән кочаклап, артына басты һәм биегәндәге кебек хәрәкәтләр
ясый башлады. Хатын ычкынып китмәкче булып тартылды. Тик кунак
аны нык тоткан иде. Шул вакыт Ринатка әллә нәрсә булды. Дүртенче
блокпосттагы Бармалей күз алдына килеп басты. Ул да бит аның Хәдичәсен
шулай артыннан килеп тотып, Ринатка мәсхәрәләргә кушкан иде. Әле дә шул
ук хәл кабатлана түгелме соң?! Ринат пантера тизлеге белән учактан итләр
тезелгән шампурны алып, тегенең корсагына батырды. Бу тамашаны авыз
ерып карап торган икенче кунак Ринатны кочаклап алып тынычландырырга
уйлаган иде, аның бугазына ямады. Болай сугуны көтмәгән кунак, чалгы
белән чабып ташлаган үлән шикелле, баскан урынында гөрселдәп, җиргә
ауды. Кунак кочагыннан ычкынырга өлгергән хатын нәрсә булганын да
аңлый алмады. Әле генә хатынын кочаклаган кунак чайкала-чайкала,
Ринатның каршына килеп басты:
– Син нәрсә, братан? Шаярганны да аңламыйсың?!
Ринат ул сүзләрне ишетмәде дә. Тегеңә тагын бер кадарга әзерләнде.
Моны күреп, яшь хатын, ике арага кереп, ирен туктатмакчы булды. Тик
соң иде инде, шампур хатынга килеп кадалды. Хатын:
– Исәр! Нигә алай эшлисең? Алар шаяртмакчы гына бит, – дип, ирен
кочаклап, авыртуга түзә алмыйча, аның алдына тезләнде.
Тагы берничә кунак, бу күренештән һушлары алынып, тизрәк өйгә
кереп шылдылар. Югыйсә аларга да эләгә иде. Түзеп торгысыз авыртудан
бөгәрләнеп яткан хатынын күреп, шурави айнып киткән кебек булды. Бераз
гына хатынына һәм җирдә хәрәкәтсез яткан дусларына карап торды. Һәм,
барысын да аңлады!.. Кулындагы шампурны читкә атып бәрде. Зиһене ачылып:
«Бар да тагын яңадан кабатлана», дигән уй сызылып үтте. Шуны аңлап, бакча
артыннан гына башланган урманга таба җай гына басып, көчкә атлап китте.
Башында тик бер уй: «Бу гел кабатланган явыз һәм аяусыз сихерле боҗрадан
ничек котылырга? Кара язмышының туктаусыз бер сукмактан әйләнүен ничек
туктатырга?» Адашкан кеше дә бит әйләнә дә шул бер урынга килеп чыга. Бар
аларның урманында андый урын. Печән чабарга барганда, шул тау яныннан
үткән юлда ничек кенә ялгышмаска тырышсаң да, шушы шайтан тавын бер
өч тапкыр урамыйча җибәрми. Җенле, сихерле урын.
Юк, язмышның бер боҗра кебек әйләнүен ничек тә туктатырга кирәк!
Икенче юл, икенче сукмакка ничек басарга? Бу серле шайтан тавы янындагы
юлда буталган кебек, бертуктаусыз урап йөрү булырга тиеш түгел бит инде!
Югыйсә кешеләргә тагы да әллә нинди коточкыч бәла-кайгылар алып
килүең бар. Беркемгә дә үзеңнең гаепсез икәнеңне исбатлый алмыйсың.
Барысына да шушы каһәр суккан сугыш-контузия гаепле. Кемнәр, нинди
комсызлар уйлап чыгара соң аны?!
Их, шул Әфган сугышы булмаса! Ничә тапкыр үлемнән калып, ничә тапкыр
контузия алды бит. Шурави шуларны уйлый-уйлый, алдында куера барган
томанга урала башлады. Үзе атлый, үзе куе томанга урала...
Нәкъ шушы минутта мәңге тотылмас дип исәпләнгән Хайрулло-Хаттаб
та каты яраланып, әҗәл белән якалаша иде. Әле аңын югалта, әле исенә
килеп, бертуктаусыз саташа башлады. Шул мизгелдә аның күз алдына теге
үзен Ринатулло дип атаган әсир бар булмышы белән килеп басты.
«Мин үлсәм, син дә үләсең», – дигән сүзләре, әле генә әйтелгән
кебек колагында туктаусыз яңгырап кабатлана башлады. Һәм ул, үзенең
көтү көткән чагында яраланып егылгач, солдатларның берсе маңгаена
калашкасын төбәп атарга җыенганда, аны коткарып калган шурави –
Ринатулланы исенә төшереп, аны таныды. Әйе, ул Ринатулла иде. Алар
белән Пакъстан чигенә корал сатып алырга барганда, бергә бардылар.
Менә кем булган икән ул! Шурави барысын да белгән. Әллә булмаса, ул да
җәрәхәтләнеп, үлем белән тарткалашамы? Мөгаен, шулайдыр...
Хайрулло-Хаттаб үзен-үзе белештерми:
– Шурави, үлмә! – дип акырып җибәрде. Авыр тын ала-ала: – Син үлсәң,
миңа да якты дөнья белән саубуллашырга туры киләчәк бит. Үлмә! Әйдә
бергә яшик! Бергә булыйк! – дип, үзенең пуштун телендә кычкырырга
тотынды. – Ринатулло, үлмә! Мин дә өйгә кайтырга булдым. Үлмә!..
Янындагылары Хаттабның нәрсә кычкырганын аңламадылар. Алар сораулы
карашларын тылмачка төбәде. Ул инде җилкәсен генә сикертеп куйды да:
– Сезнең белән саубуллаша, – диде.
Хаттаб тагы саташуга күчеп:
– Мин башка сугышмаска ант итәм! Шурави, үлмә! Үл..м..мә! Бүтән
сугышмыйк. Шурави! Шура...ав..ии!..
Ә Ринат бу вакытта алдында куера барган ябышкак томан эченә
бөтенләй кереп киткән иде инде...

(Тәмам)

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев