ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
– Нәрсә булды? Нәрсә булды? Түз, түз! Без хәзер, – дип, тиз генә аның билендәге патронташлы каешын ычкындырып, үзенең биленә буды. Девятка авыртудан үкереп җибәрде.
Ринат якшәмбе көн үк юлга кузгалырга булды. Уфага барып кайтырлык
кына акча да юнәтте. Авылдашлары әйтүенчә, шул-шул сәгатьтә, автобус
килергә тиеш. Тукталышта озак тормый. Шуңа да алдан чыгуың хәерле,
диделәр.
Иртән чамалап иртәрәк чыккан булды. Караса, автобус тукталышта тора
икән. Йа Хода! Ринат, үзен-үзе белештерми, торып йөгерде. Тукталышка
чыгарга бер тар гына сукмак. Җитмәсә, кем хатыны булгандыр, сукмакны
тутырып, судан кайтып килә. Егет хатынга килеп җитәрәк:
– Юл бир! Юлдан кит! Автобуска соңга калам, – дип кычкыра-кычкыра
йөгерде.
Тик теге бер тискәре хатын иде.
– Трамвай түгелсең, урап та үтәрсең әле! Иш син аны, берәү автобуска
ашыга икән. Ә мин судан кайтып киләм. Мин дә ашыгам.
Ринат, бу хатынны урап үтмәкче булып, сукмактан читкә сикерде. Теге
хатын егетнең ниятен аңлап, юри каршысына чыга бирде. Карашы автобуска
төбәлгән булса да, Ринат каршысына чыгып баскан хатынның ниятен
чамалады. Тагы читләтеп үтәргә тырышты. Тегесе аның саен үҗәтләнеп,
юлына аркылы басты. Егет каударланып, су тулы чиләккә килеп бәрелде.
Өстенә су түгелде. Кая монда автобуска ашыгу, бөтен өсте лычма су булды.
Моны күреп, хатын шаркылдап көлеп җибәрде. Зур итеп ачылган авызы һәм
мыскыллап, усал ялтыраган күзләре күренде. Шул мизгелдә шурави үзенең
алдында Әфгандагы черек тешле, судан кайтып килгән һәм тез астына
көянтәсе белән суккан рухны күрде. Тау барсы ирбис кебек сикереп, хатынга
килеп ябышты. Һәм суы түгелми, карга төшеп баткан икенче чиләккә аның
башын тыкты. Куркудан һәм кинәт тын алудан хатынның үпкәсенә су тулды.
Бер-ике минут үтмәгәндер, хатын инде тынсыз һәм җансыз гәүдәсе белән
башын чиләккә тирәнрәк батырды. Ринат үзен-үзе белештерми автобуска
торып чапты. Тик барып җитә алмады, автобус төтеннәрен болгап, егеттән
мәрхәмәтсез көлә-көлә, фырфылдап кузгалып китте.
Иртәнге суыкта сулы киемнәр боз булып катты. Ринат шул бозлы
киемнәрен шатор-шотыр кыштырдатып, кире өенә кайтырга борылды.
Сукмакта тынсыз-җансыз яткан хатынның гәүдәсен аягы белән читкәрәк
этәреп куйды. Әйтерсең лә, юл өстендә ятма, читкәрәк китеп ят, кешегә
сукмактан йөрергә башкача комачаулама...
Әллә ни тикшереп тә тормадылар. Суд булды. Һәм егетне унике елга
ябып та куйдылар. Тышта 1992 ел иде. Ни генә димәсеннәр, төрмә – төрмә
инде. Бигрәк тә мәрхәмәтсез рәвештә кеше гомерен кисүчеләргә.
Төрмәнең сыек шулпасын чөмереп, икенче елына аяк басканда, шулай
беркөнне аны күрешү бүлмәсенә чакырдылар. Барча тикшерүләрне һәм
төрмәнең бүтән йола-чараларын үтеп, тиешле бүлмәгә барып кергәндә,
анда аны көтеп, ике ир заты утыра иде. Урындык тәкъдим иттеләр. Ринат
ни уйларга да белмәде. Ул бу шоп-шома итеп кырынган һәм бик тә пөхтә
итеп киенгән кешеләрне белми иде. Тегеләр сүзне ерактан башлап, тегесен-
монысын һәм хәлен сорашкан булдылар. Төрмәдә утыру шартлары белән
кызыксындылар. Чөнки бу вакытта иректә яшәгәннәрнең дә хәлләре әллә ни
мактанырлык түгел иде. Төрмәдәгеләр өчен шартлар бигрәк тә читен. Ирләр
алмаш-тилмәш Әфганстанда ничек әсирлектә булуы турында сорашкан
булдылар. Ринат инде төрмә институты белән яхшы таныш булганга, әллә
ни тартынып һәм кыенсынып тормыйча:
– Егетләр! Әйдәгез, кара капчыктагы кара песинең койрыгыннан тартып
булашмагыз. Әйтсәгез, турыдан әйтегез дә куегыз! Сезгә ни кирәк?
Бу икәү башта бер-берсенә карашып алды. Күренеп тора, егетнең
соравыннан бераз гына югалып калдылар. Шуннан олырагы:
– Син, браток, бик ашыктырма. Һәр нәрсәнең үз җае, – диде.
Егет, нәрсәдер сизенеп, дорфа гына:
– Мин сезне белмим, – диде. – Шулай булгач, мин сезгә брат та, сват та
түгелмен. Туганлык турында әйтеп тә тормыйм. Сез кемнәр буласыз? Менә
мин, шул-шул статья белән төрмәдә утыручы фәлән-фәләнов булам, – диде
дә теге икәүгә карап тора башлады.
Болар тагын үзара карашып алдылар да олырагы, тамагын кырып,
Ринатка карамыйча гына, әйтеп куйды:
– Мин фәләнов фамилияле, военкомат кешесе булам. Ә бу егет фәлән-
фәләнов, хокук саклау органнарының шул-шул бүлек җитәкчесе. Кыскасы,
төрмә туйдырмадымы?
– Туйдырса соң? Нәрсә әйтергә телисез? Турысын әйтегез!
– Безнең сине кызыксындырырлык бик тә кирәкле һәм файдалы
тәкъдимебез бар.
– Ну!
– Олыларны бүлдерми генә тыңла! Син яшь бит әле. Барча тормышың
алда. Әллә ничаклы гомереңне шушы таш капчыкта үткәрергә
җыенмыйсыңдыр бит. Шулай булгач, безне игътибар белән генә тыңла!
Без контрактниклардан полк төзибез. Син – Әфганстанда сугышып кайткан
тәҗрибәле солдат. Һәм сиңа тау шартларында сугышу алымнары бик
таныш. Менә шул полкта инструктор булып, контрактникларны һәм яшь
солдатларны тау шартларында сугышырга өйрәтеп укытырга кеше кирәк.
– Мин төрмәдә утырам бит...
– Анысы өчен кайгырма. Без килешү кәгазьләре алып килдек. Безнең
тәкъдимгә риза булсаң, килешүгә имзаларыңны куясың да, эш бетте. Һәм
безнең белән китәсең.
Ринат бу тәкъдимнән бераз гына югалып калды. Башы зыңлап китте.
Бераз уйланып торганнан соң болай диде:
– Ярар, шулай да булсын, ди. Тик минем бер документым да юк.
Әфганнан кайтканнан бирле паспорт та ала алмадым. Аннан бит әле
шунысы да бар. Мин яшьләрне өйрәткәннән соң кире төрмәгә кайтырга
тиеш буламмы? Әллә минем хәрби хезмәтем төрмәдә утыру исәбенә
керәме?
– Менә шушы килешүгә имзаңны куйган минуттан башлап, син –
ирекле! Һәм безнең карамакка күчеп, хәрби хезмәтең башлана. Төрмә
турында онытырга туры киләчәк. Хезмәттә үзеңне ипле тотсаң, төрмәгә
кире кайтмыйсың. Аңлашыламы?
– Әйе!
– Алайса башладык. Михайлович, чыгар кәгазьләрне!
Шулай итеп, Ринатның тормышында тагын кискен борылыш булды.
Чечняда беренче сугыш башланды.
Аны разведка ротасына алдылар. Чөнки тау шартларында ул үзен иркен
хис итте. Шунысы гаҗәп: аларның разведротасы шурави булганда, һич
засадага эләкмәде. Ә чеченнар куйган миналарны, хет көндез, хет төнлә
булсын, әллә кайдан сизде. Әфганстанда миналы ялан-юлларны тазартканда
алган контузияләреннән һәм әллә ничә үлемнән калганнан соң, аның шундый
гаҗәеп сәләте ачылган иде. Һәм бу сәләте Чечен сугышында яңадан уянды.
Чеченнар әфган рухлары гына түгел, авыл-салаларын, тарлавыктагы
юл-кичүләрне нык саклыйлар. Ә Ринат кебек элеккеге шуравиларга вәгъдә
ителгән акчаны башта түләгән булдылар да соңыннан туктаттылар. Имеш,
икътисади хәл бик авыр. Әмма хезмәтегез беткәч, барысын берьюлы
түлибез дип, алдап тота башладылар. Ярый әле Ринатның гаиләсе
юк. Кайберәүләрнең өч-дүрт баласы бар. Шаулап йөреп, ризасызлык
белдерүчеләр бик тиз башка урынга күчерелде, йә булмаса, яшерен һәм
хәвефле хәрби «заданиедән» кайта алмады. Хәбәрсез югалдылар. Солдат
югалган икән, аңа акча түлисе юк. Ринатның үзен-үзе саклау инстинкты
сугыш хәлендә тагын көчәйде. Әсирлектә алган тәҗрибәсе дә шуны
искәртеп торды. Исән каласың килсә – уйларыңны яшер! Артыгын сөйләмә!
Рус әйтмешли: «Язык мой – враг мой». «Сүзең көмеш булса да, дәшми
калуың – алтын», – ди татар. Икенчерәк әйтсәк, «Сүзең алтын булса да,
дәшми торуың – ул синең гомерең». Менә шулай!
Сугыш бит ул – утлы мичтә коймак пешерү түгел, ә көн саен үлем
белән күзгә-күз очрашып, исән калу өчен көрәш. Чеченнар белән
сугышның кызган чагы. Солдатлар җитешми. Шунлыктан, разведротага
да блокпостларда атналар буе сакта кизү торырга туры килде. Менә инде
Ринатка да күрше рота солдатлары белән каравылда торырга әмер булды.
Әмерне исә үтәргә кирәк!
Ринат кебек төрмәдән китерелгәннәрдән тора аларның отряды. Берничә
егет бик тә хәвефле, хәвефле генә түгел, ә күрәләтә үлемгә алып бара торган
боерыкларны, үтәүдән баш тарткан иде, аларны шунда ук кире төрмәгә
озатабыз дип, аерып, сак астында алып киттеләр. Вәгъдә ителгән акча юк
та юк. Ләкин яртылаш гипноз сөременә бирелгән солдатлар үҗәтләнеп,
алларында кем торганына карамыйча, теләсә кемне үтерергә сәләтлеләр иде.
Блокпостта сакта торганда, Ринат шуны белде. Үткән атнада снайперлар,
монда сакта торганнарның барысының да ирлек әгъзаларына атып,
зарарлаган булып чыкты. Шуңа да каравылга басар алдыннан командир
аларны ныклап кисәтте:
– Зур һәм калын бетон блоклардан төзелгән блокпосттан бик чыгып
йөрмәскә. Чыккан хәлдә дә бер урында гына басып тормаска. Йөгерә-атлый
йөрергә! – диде.
Ринат уйга калды. Аларның каравыл сменасында андый хәлдән Аллаһ
саклады. Хәтта боевикларның һөҗүме дә булмады. Каравылдан соң, буш
вакытында кыр госпиталенә барып, таныш егет белән сөйләшкән булды.
Тегесен сорашты, монысын белеште, дигәндәй, сөйләшеп утырдылар.
Ринат бик әһәмият бирмәгәндәй генә сорап куйды:
– Ә нишләп боевиклар гел егетләрнең бот араларына гына аталар?
– Һе. Сез дә берәр чечен кызын көчләп карагыз! Бот арагызга гына атып
калмаслар. Бер снайпер кызны әсирлеккә алып, күмәкләп көчләгәннәр
дә, командирлардан куркып, кире җибәргәннәр. Менә шуннан башланды
инде. Аннан ниндидер бер гаепсез унбиш яшьлек кыз баланы көчләгәннәр.
Нәтиҗәсе шул, барсын да комиссовать иттеләр. Тәк што, сак бул. Ул
блокпост сихерле!
Бу хәбәрдән соң Ринат нигә бу блок постка гел аның кебек төрмә мәктәбен
үткәннәрне генә җибәргәннәрен аңлады. Постка каравылга бармый булдыра
алмыйсың. Шулай да туры китереп, бер чечен картыннан сорады:
– Бабай, әйт әле, егетләрегез нигә гел безнең блокпостка гына һөҗүм
ясыйлар?
Бабай бераз уйланып торгач:
– Балам, бердән сезнең постта һәм сезнең частьта күбесе акчага алданып,
кеше гомерен кыярга килгәннәр. Юньле кеше акчага алданып, кеше үтерми.
Алар бит карт-корыны да, балаларны да жәлләмиләр.
– Ә срочник, гади хезмәткә чакырылганнар ни белән яхшы? Алар бездән
яхшыракмыни?
– Әйе, алар яхшырак! Алар сезнең кебек ерткыч түгел, кешене жәлли
беләләр. Һәм алар ирексезләп китерелгәннәр. Подневольныйлар. Менә
шулай, улым. Син дә акча эшләргә килгәннәргә охшагансың. Булдыра алсаң,
кайтып кит, улым! Безнең егетләр иң элек синең кебекләрне юк итәләр. Хуш!
Бабай белән сөйләшү егетне уйга салды. Әйе, ике көннән аларны тагын
әлеге шул каргалган блокпостка каравылга куячаклар. Юк, болай башы өзек
кигәвен кебек яшәүне туктатырга. Икенче частька күчерсеннәр. Рапорт
язарга кирәк.
Аптырарсың шушы боевикларга, бу юлы кизү торганда, шылт иткән
тавышлары да чыкмады. Ә менә гипнозланганнар авыл ягыннан азан
тавышы ишетсәләр, чыгырларыннан чыгып исәрләнә башлыйлар. Азан
тавышы ишетелсә, кая кереп качарга урын тапмыйлар. Башларын мендәр
астына тыгып яталар. Булдыра алсалар, башларын тәвә кошы кебек комга
тыгарлар иде. Бу инде гипнозның турыдан-туры тәэсире. Менә шундыйлар
белән хезмәт итә Ринат. Ә аңа азан тавышы гел бала чагын исенә төшерә.
Әфганда әсирлектә чакта да азан тавышы аңа гел җирдәге рух-җаһилләрдән
башка күкләрдә Аллаһ дигән үлемсез зат та барлыгын искәртеп торды...
Сакта торуның вакыты үтте, алмаш килмәде. Аның урынына тагы бер
атна сакта торырга дигән боерык булды. Менә шушында башланды да инде.
Сакта торганда эчәргә катгый тыелса да, сержант кайдандыр самогон алып
китертте. Кичкә ару гына төшереп алган егетләрнең каны кызды. Ринат
күңел ачуга катнашмады. Кирәк тә түгел иде аңа. Ул эчүгә бик әвәс түгел.
Йокларга ятты. Күрәсең, ул йоклагач, чечен авылына чыгып киткәннәр.
Алар шау-гөр килеп кайтып кергәндә уянып китте. Тавышка эре калибрлы
пулемёт урнашкан амбразуралы якка чыкты. Чыкты да телсез калды. Чөнки
күзләре бәйләнгән ниндидер чечен кызын өстерәп алып керделәр. Бахыр
кыз өзгәләнә, тартыша һәм тешләшергә чамалый. Кайда ул тешләшү,
кычкыра да алмый. Авызына пычрак чүпрәк тыкканнар. Үзен бик «текә»
дип исәпләп йөргән һәм төрмәдә ундүрт елының сигез елын утырырга
өлгергән Бармалей кушаматлы ристан:
– Алар безнең егетләрнең ирлекләрен, ә без аларның кызлыкларын
алабыз, – дип кычкырды.
Бу якка килеп чыккан Ринатны күреп:
– Әйдә, татарин, башла! Без малайлар белән сөйләштек, бу кызны сиңа
бирәбез. Син безнең командада булганда боевиклар һөҗүме дә булганы
юк. Югалту гына түгел, яраланучы да булмый. Күптән синең турыда
«сихерләнгән» дигән гайбәт йөри. Менә хәзер тикшереп карарбыз. Иртәгә
сиңа да атарлармы, юкмы? Атсалар, вот прикол була. Нәселсез калган
татарин, диячәкләр.
Ринат ачу белән теш арасыннан төкереп:
– Минем бу пычрак эшкә катнашасым килми. Шайтаныма олагыгыз!
– диде.
Ринат кире урынына кереп ятарга чамалаган иде, тыштан тегеләрнең
икенче берсе кыздырылган шашлык тезелгән шампурларны өстәлгә кертеп
салды. Блокпост эченә кызган ит исе таралды. Бармалей бер ит тезелгән
шампурны алып, авызына тутыра-тутыра:
– Син генә чиста калырга телисеңме? Барып чыкмас. Әйдә башла! – диде.
Ринат үзенең күңел тоемы белән бу вәхшилекнең юньлелек белән
бетмәсен тиз чамалады. Һәм көтелмәгән һәр нәрсәгә әзер булырга дигән
эчке искәртүе белән җәя кереше кебек ныклы киеренке халәткә күчте.
Әфганнан калган гадәт. Һәм ул ясалма басынкылык белән:
– Бик тә көтелмәгән тәкъдим. Тукта, карыйм әле, кемне алып кайттыгыз?
Берәр убырлыны алып кайтсагыз, бушка да кирәкми, – диде.
Һәм ул идәндә утырган, чәчләре тузгып, битен каплаган кызны тартып
торгызды да чәчләрен сыпырып, битен ачты. Аннан кызның күзе бәйләнгән
чүпрәкне чиште. Һуш китмәле хәл. Чечен авылының бу башында ялгыз
яшәгән карчыкның оныгы иде бу. Карт әнисе белән икәү генә торалар. Кыз
әбисен карый. Сылу көн дә иртән бердәнбер кәҗәләрен бәрәннәре белән тау
битенә чыгарып бәйли. Аннан зур кувшин савытын күтәреп, тау астындагы
чишмәгә суга бара. Үткән дежурда, алдан чамалап, кыз чишмәгә төшеп
киткәч, егет тә суга барды. Кыз аны күргәч куркып калды. Солдатның аңа
зыян-зәурәт эшләмәсен аңлап, елмаеп җибәрде. Кырыннан үткәндә дә әле,
егетнең якты карашын күреп елмая-елмая, вак кына адымнар белән атлап,
тау башына менеп китте. Һәм сукмактан яр өстенә менеп җитәрәк артына
борылып, егетнең күзен чагылдырырлык итеп, елмаеп куйды. Бик матур
һәм ымсындыргыч күренеш иде. Менә шушы чечен кызы егеткә еракта-
еракта Әфганстан таулары артында калган Зөһрәгә бик тә охшаган иде.
Ринат исенә төшкән хисләрдән исереп, кызны күзе белән йотардай булып
озатып калды. Шулай шул, монда кызлар суга көянтә белән йөрмиләр.
Җиз калайдан эшләнгән тар һәм озын муенлы кувшин белән су ташыйлар.
Иртәгә ул тагын шул кызны гына күрер өчен чишмәгә суга барачак иде.
Менә бит бу вәхшиләр нәрсә эшләгәннәр. Ә кыз нәфрәт тулы яшьле күзләре
белән солдатларны өтә.
Ринатның бераз югалып калганын күреп өлгергән Бармалей иптәшләренә
карап, усал елмая-елмая:
– Юкка күзендәге чүпрәкне алдың. Хәзер барыбызны да танып калачак.
Бигрәк тә сине. Танымаган булса, исән калыр иде. Ә хәзер бу чибәрне
үтерергә туры киләчәк. Әгәр дә карышсаң, үзеңнән Машкамы, Дашкамы
ясыйбыз. Прәме шушы кыз алдында. Аннан соң гына десертка чибәркәйне
тәмләп караячакбыз. Шулаймы, егетләр?
Усал көлештеләр. Ринат бер нәрсәгә дә әһәмият бирмәгән кебек
Бармалей кулындагы шампурдан бер калҗа ит алып капты да чәйни-чәйни,
куркуыннан хәлсезләнеп, кабат идәнгә тезләнгән кызны карап чыккан
булды. Һәм:
– Прәме сезнең алдамы?
– Ә ничек теләр идең? Иш сине, үзең генә ләззәтләнергә тиешме?!
Әлбәттә, безнең алда! Без карап торачакбыз!
– Ну, егетләр, без андыйга өйрәнмәгәнбез. Әмма шулай да булдырып
карыйм.
Ринат өстендәге гимнастёркасын һәм майкасын салып ташлады. Аңа
карап, әзмәвер Бармалей да, гимнастёркасын салып ыргытты. Ә инде
Ринатның билгә кадәр чишенүенең сәбәбе: күрелмәгән каршылык килеп
чыга калса, аны тотуы кыен булачак. Чөнки шәрә тәнле кешене тотуы авыр.
Һәм шулвакыт Ринатның зиһененә бик тә даһи уй килеп төште. Ул Бармалей
кулындагы ит калҗалары тезелгән шампурдан бер майлы калҗа алып
тәненә майларын сөртә башлады. Кызык күреп, егетләр көлешә башлады.
– Син нәрсә? Ринат? Бу нинди ритуал? Мангулча берәр нәрсәме әллә?
– Юк. Ару көрәшчеләр хәлиткеч көрәш алдыннан көндәшен җиңәр өчен
шулай тәннәренә май сөрткәннәр, – диде дә итле май кисәген кулыннан
«ялгыш» төшереп җибәрде.
Борылды да Бармалей кулындагы шампурны алып, кулына тотты. Тагы
авызына бер кисәк ит капты. Аннан кулындагы шампурын әзер тотып,
әзмәвергә борылды да:
– Син – бугор, бу кырагайны күтәрешергә ярдәм ит инде. Мин
чишендереп карыйм. Эчтән дә шулай матур микән? Карышса, шушы штык-
нож белән чишендерәбез, – дип, кырындагы солдатның штык-пычагын
алып, үзенең чалбар каешына кыстырды.
Барысы да әзер. Бармалейның, үзен төрмә жаргонындагы «бугор»
дигәннән күңеле булып, кәефе күтәрелде. Син нәрсә, аны бит «авторитет-
бугор» дип атадылар. Бүгеннән башкаларга да үзен шулай атарга кушачак.
Бернинди дә Бармалей түгел, ә Бугор! Һәм шул сүзләр белән Ринат
әзмәвернең уяулыгына төтен җибәреп, көл сипте. Теге җаһил кызның
артында басып тора иде. Ул шатланып, кызны идәннән тартып торгызды
да артыннан кочаклап, муен-җилкәләреннән үбә-үбә, шакшы куллары
белән кызның күкрәкләрен изеп уа башлады. Кыз башын артка ташлап,
тегенең битенә бәрергә тырышты. Ә Ринат, кулларындагы шампурны
ычкындырмыйча, кызга якын ук килде. Бу чибәрнең итәген күтәреп
карарга чамалаган кебек кыланып иелә бирде дә кызны кочаклап торган
Бармалейның сул як кабыргасы астыннан очлы шампурны тегенең йөрәгенә
кадәр тыгып җибәрде. Киредән шампурны суырып алды да яңадан
йөрәгенә эләгерлек итеп, тагы бер-икене кадап алды. Бармалей ых та итәргә
өлгермәде, авыртудан кызны тагы да ныграк кочаклап, блок посттагы барча
җиһазлар кебек чечен авылыннан талап алынган иске диванга ауды. Ул
арада Ринат шампурны Бармалей тәненнән суырып алырга өлгергән иде.
Ул берни булмагандай:
– Кара син аны, бугор үзе бу кыр кәҗәсенәберенче өлгермәкче. Карагыз,
карагыз ничек тырыша, – дип көлде.
Тик аның көлүе усал ыржаю төсле яңгырады. Бармалей кочагыннан
ычкынырга чәбәләнгән кызга кызыгып карап торучылар Бармалей тәненнән
саркыган канны да, күкрәге астындагы тишекне дә шәйләмәделәр. Барысы
да берни дә аңламыйча, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үлем белән тартышкан
Бармалейны дәртләндерә башладылар.
Тавышка тышта сакта торган Бармалейның иң якын ярдәмчесе, терәге
һәм аның белән бер зонада утырган корешы «Девятка» килеп керде.
«Девятка» дигән «кликуха»ны юкка кушмадылар аңа. Урлашкан өчен сул
кулының чәнчә бармагын камерадашлары кисеп ташлаган иде. Станокта
ялгыш үзем кистем дип йөрде. Менә шул килеп керде дә, ишек яңагына
сөялеп, дустының өстендә яткан чечен кызын алып ташларга чамалавын
күреп, көлеп җибәрде. Ул да дустының үрсәләнүен аңламыйча:
– Әйдә, әйдә, – дип дәртләндерергә тотынды.
Ринат, үзенең бу планы ачылып, чечен кызы Бармалей кочагыннан шуып
төшсә, үзенең дә исән калмасын белә иде. Эчке тавыш-сиземләве шулай
дип аны искәртә. Һәм ул тыштан кергәннең кырына килеп:
– Әйдә, дустыңа булыш, – дип, чалбар каешына кыстырылган штыкны
кулына алды һәм тегенең бавырына тыгып, эчен актарды.
Теге авыртуга түзә алмый кәкрәеп төште. Ринат Бармалей корешын бер
кулы белән кочаклап, икенче кулы белән тегенең автоматын тартып алды.
Һәм тегеңә:
– Нәрсә булды? Нәрсә булды? Түз, түз! Без хәзер, – дип, тиз генә аның
билендәге патронташлы каешын ычкындырып, үзенең биленә буды.
Девятка авыртудан үкереп җибәрде. Бу шулай ук бик тиз башкарылды.
Бугорның чечен кызы белән «көрәшкәнен» карап, селәгәйләрен агызган
егетләр һични шәйләмәде. Берсе хәтта тибенгән кызның аякларыннан
тотарга чамалады. Ә кызның тузгып төшкән озын чәчләре Бармалейның
йөзенә кунарга өлгергән үлем шәүләсен башкаларга күрергә комачаулады.
Ринат теге куштанга:
– Түз, түз! – диде. – Хәзер синең чират! Әйдә икәүләп булашыгыз.
Дустың берүзе генә булдыра алмый. Слабак, бөтенләй җебеп төште. Кызлар
тотканы юк, ахры.
Ринат шулай сөйләнә-сөйләнә, Девятканы кочаклап алып килеп, Бармалей
кырына диванга салды. Ул арада Бармалей селкенеп, аяклары белән
тыпырчынды да тынып калды. Ә иптәше авыртудан кычкыра да алмыйча
ыңгыраша башлады. Чечен кызы, ниһаять, Бармалей кочагыннан ычкынып,
янындагы куштан өстенә тәгәрәп төште. Кыз бәйләнгән кулын ычкындыра
алды. Торып басты. Теге җаһилләр ятып калды. Берсе бөтенләй тынсыз
һәм җансыз. Икенчесе авыртудан корсагын тотып, йөзе белән капланып
яткан. Бугорның корсагында кан саркыган тишекне күреп, сержантның йөзе
агарынып китте. Ул бу эшне чечен кызы эшләде дип уйлады. Кызны, яман
сүгенеп, сугып екты. Ринат килеп туган хәлне кулыннан ычкындырмаска
теләп, кулындагы автоматтан идәнгә ут сиптерде.
– Тукта! Югыйсә сине дә тишкәлим, – дип, тегенең аяк очына атып
җибәрде.
Барысы да көтелмәгән хәлдән катып калды. Ринат яман ысылдап:
– Тик кенә утырабыз! Кем тычкан кебек чыелдый, монда утырганнарның
берсе дә исән калмаячак. Барыгыз да Бармалей янына диванга тезелеп
утырыгыз. Шым! Һәм җәһәтрәк!
Барысы да диванга өелеште. Ә Ринат ишек янындагы өемдә торган
автоматлар янына барып басты. Ату тавышына тыштагы ике часовой-сакчы,
тыннары бетеп, килеп керде. Ул башта кергәненә автомат приклады белән
сугып, һушын алды. Икенчесе әле дары исе иснәргә дә өлгермәгән яшь
солдат иде. Ул, бахыр, бу хәлне күреп, шыр җибәрде. Ринат аның кулыннан
автоматын тартып алды һәм яшь солдатка:
– Монда тартып китер! – дип, кызга күрсәтте.
Теге бахыр кызны җитәкләргә чамалаган иде, чибәркәй кыргый тау
барсы җитезлегендә өстәлдә яткан штыкны алып, почмакка сикерде һәм:
– Кем килә, үтерәм! – дип ысылдады.
Кыз хәлләрнең кая авышканын аңлап өлгермәгән иде. Ә Ринат, теге
явызларның берәрсе кызга ышыкланып, үзенә һөҗүм итүләреннән курыкты.
Чөнки кызга атарга кулы күтәрелмәс иде. Шушы мизгелдә һушы алынып,
аяк астында яткан солдат, аңына килеп, сүгенә-сүгенә тора башлады. Тик
лепкәсенә тагы ару гына эләккәч, яңадан идәнгә сузылды. Ринат кызның
беркемне дә якын китермәсен аңлады һәм ачуы кабарып:
– Тилермә! Кил минем янга! Әллә чынлап та үзеңне шушы сволота-
явызлар көчләгәнен көтәсеңме? – дип, тешләрен шыгырдата-шыгырдата,
яман акаеп, кызга ысылдады.
Ниһаять, теге аңлады шикелле, курка-курка, диванда утырганнардан
күзен алмыйча, егеткә якынайды. Ринат җиңел сулап куйды. Хәзер кызга
ышыкланып, үзенә һөҗүм булмасына инанды. Һәм барысына да карап,
инде бөтенләй тыныч кына:
– Менә шулай, егетләр. Бүгеннән башлап, кызлар көчләвегездән
туктасагыз гына, исән-имин өегезгә кайта аласыз. Моны миңа бер чечен
карты әйтте. Монысы – бер. Икенчесе, бу икәү эчкән килеш үзара сугышып
киттеләр. Һәм бер-берсен чәнчеп үтерделәр. Ә мине суга барган җирдән
чеченнар урлап алып киткәнен үзегез күрдегез. Һәм берничек тә ярдәм
итә алмадыгыз. Аңлашыламы? Аңлашылмаса, барыгызны да стенага
тегеп куярга туры киләчәк. Хет берәрегез мине сатса, барыгызга да, нимес
әйтмешли, капут. Чөнки миндә барыгызның да адреслары бар, менә монда,
– дип, ул башына төртеп күрсәтте дә дәвам итеп: – Син шул-шул өлкәдән,
шул-шул райондагы авылдан. Син дә әллә кайдан түгелсең. Шул-шул
җирдән, әтиең-әниең белән генә торасың. Ә син шул-шул зонадан килдең,
адресың шул. Хәтта почта индексың да шундый номерлы. Ышанмасаң,
конвертларыңны кара! Мин өйгә хат яздым. Барыгызның да адресы минем
абзыйда бар. Аңа әйтеп куйдым: «Миңа берәр хәл булса, шул бәндәләрдән
үзебезчә үч алырсың», – дидем. Тәк што, минем белән берәр хәл булса, йә
ялгыш кына сатсагыз да, сезне нәрсә көткәнен өегезгә исән-сау кайткач
белерсез!
Ринат шулай итеп, барысының да диярлек адресларын атап чыкты. Һәм
яшь солдатка амбразурада торган эре калибрлы пулемётларның детальләрен
алырга кушты. Алай иткәндә, пулемёт яраксызга әйләнә. Һәм барысының
да автоматларын алып, рация белән телефонны сөйләшә алмаслык хәлгә
китерде. Кырыйда бу хәлне карап торган кызга карап:
– Автоматтан ата беләсеңме? – дип сорады.
Тегесе, ниһаять, барысын аңлап алды:
– Әйе, – дип баш какты.
– Алайса, селкенә башласалар, һич шикләнмичә, барысын да атып
үтерергә мөмкинсең. Ә без бөтен коралны юк итәбез, – диде.
Иң элек лимонкалар салынган тартманы көч-хәл белән күтәреп алып
чыгып, якындагы яр астына очырдылар. Гранатомётларны һәм башка
коралларны да шулай иттеләр. Азактан Ринат үлем көтеп утырганнарга:
– Каравыл бетәргә тагы өч тәүлек вакыт бар. Шуңа кадәр энәсеннән
җебенә чаклы репетиция ясап, кем нәрсә сөйләргә тиешлеген кабатлап
өйрәнеп куегыз! Син, сержант, төрмә мәктәбен үткән кеше. Өйрәтерсең!
Тик кенә утырабыз. Гудбай! Әфганча мәгаләйкүм сәлам!
Ринат кыз белән яшь солдатны ияртеп, тышка чыкты. Тимер ишекнең
биген эләктереп, авылга, караңгылыкка таба киттеләр. Бераз баргач, Ринат
яшь солдатка:
– Ярар, туган, сиңа исән-имин хезмәтеңне тутырып, өеңә кайтырга
язсын. Тегеләр янына хәлең беткән кебек тының бетеп кайтып кер. Качтым,
диярсең. Ярдан аска сикердем, диярсең. Һәм телеңне тыярга өйрән. Бар,
сыпыр моннан! Чынлап та аска сикергән урыныңны чамалап куй. Кулың-
битең сыдырылган булсын!
(Дәвамы бар)
"КУ" 05, 2023
Фото: pexels
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев