Хисаметдин Исмәгыйлев автор яңалыклары
-
18 апреля 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Ул дөбер-шатыр килеп, ишек ачылган тавышка уянып китте. Үзенең кайда һәм ни эшләп ятканын аңлый алмый торды. Селкенергә тырышып карады. Юк, булмый икән, тәне таш булып каткан. Борылып ятарга чамалады. Борылырлык та түгел. Ике кул ике якка каерып, чылбыр белән стенага тарттырып куелган. -
17 апреля 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Тау түбәсеннән алга карады. Каравы булды, барча тәненнән ток булып, курку хисе йөгереп үтте. Чынлап та еракта астан юл үтә, һәм иң куркынычы – юлда ике БТР янып бетеп бара. Ара ерак кына булса да, ул БТР тирәсендә үлеп яткан солдатларны ап-ачык шәйләде. Болар безнекеләр иде. -
14 апреля 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Тыннары бетеп егылыр чиккә җитеп, лагерь урынына килеп җиткәндә, анда буп-буш иде. Тик кухня дип атап йөргән палатка булган урында бер өем буш консерва банкасы һәм пакет өеме, катыргы кисәкләре генә аунап ята. Бергәләшеп, буш лагерь биләмәсен җентекләп карап чыктылар. Сержант тешләрен кысып: – Вәт кабахәтләр! Ичмаса бер-ике коры паек калдырсалар, ни булыр иде. Тагы бер атналык запас бар иде бит, – дип куйды. -
12 апреля 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА
Ринат та үзалдына: – Бәхетле, – дип сөйләнеп куйды. Кай арада кырына килеп баскандыр, үзе белән теге көнне чокырда яткан карт солдат: – Кеше үтерү – бәхет түгел, – дип төрттереп алды. – Нинди кеше булсын, рух бит ул. Син аны үтермәсәң, ул сине үтерәчәк. Дошман ул. -
11 апреля 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (роман)
Аның күз алдында томан куерганнан-куерды. Алга барыргамы? Әллә кире кайтыргамы? Нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап, кыя башында басып торганнан соң, ул кырдагы зур гына бер таш өстенә барып утырды. -
24 августа 2021 - 09:00
Фәйзулла (ахыры)
Тышта төн... Яңгыр сибәли. Өй түбәләрендә шыбырдашкан тамчылар төнге тынлыкны боза. Дөньяда шундый хәлләрнең дә булуын белгән җил, теш шыгырдатып ыңгыраша. Ә болытлар бертуктаусыз елыйлар да елыйлар. -
23 августа 2021 - 13:00
Фәйзулла (дәвамы)
«Исән чакта моннан чыгып качарга һәм бу фатирга мәңге әйләнеп кайтмаска» дигән уй башына сеңеп калган иде, шуңа хәле аяныч булуга карамастан, бу фатирдан ничек тә тизрәк чыгып китәргә теләде. Чыгып китешли нәрсәдер эләктерде. Үзенә бала табарга ярдәм иткән хатынның: – Тукта, миңгерәү, балаңны ал, имез, – дип кычкырып калуы да аны исенә китермәде. Наркоман хатын: – Әзрәк айнысын, саф һавада йөреп керсен, аннан имезер әле, – дип, баланы шунда яткан иске-москы свитер-күлмәкләргә төреп, караватка кире салды... -
22 августа 2021 - 11:00
Фәйзулла (дәвамы)
Зилә, чынлап та, бер бомж эчкече хатынга охшап калган. Берничә төн эчендә битендә яңа сырлар барлыкка килгән, чигә чәченә яңа бәсләр яткан. Куртка, күлмәге урыны-урыны белән ертылган һәм пычранган. Чәчләре тузып, урыны-урыны белән канга укмашкан. Шофер егет тәүдә күргәч: «Үзем машина белән бәрдереп җәрәхәтләдем, минем аркада шушындый хәлгә төштеләр», – дип уйлаган иде бит. Алай түгел икән шул. -
21 августа 2021 - 09:00
Фәйзулла (дәвамы)
– Улым, рәшәткәгә тотынып, судан читкәрәк кит тә, утырып безне көтеп тор, – диде. – Ярар, – диде дә Илдар рәшәткәгә тотынмый гына алпан-тилпән атлап, чирәмгә барып утырды. Бу хәлне күргән Зилә белән Фәйзулла өнсез калдылар хәтта. – Күрдеңме, күрдеңме, әтисе, улыбыз үзе атлап китте! – дип, Зилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Алар канатланып, куптарып кәкрәйткән арматураны бөтен көчләре белән үзләренә таба тарта башладылар. -
20 августа 2021 - 13:00
Фәйзулла (дәвамы)
– Теге кәкре танау нәрсә сөйли? – дип сорады. – Ул тагын Дүшәнбегә барырга куша. Белеп торам, әгәр дә без аның тәкъдимен кире каксак, бу йорттан исән-сау чыга алмаячакбыз. «Тагын да ике чемодан калды, шуны алып кайтыгыз», – ди. Сизеп торам, чемоданнарда юньле нәрсә түгел... -
19 августа 2021 - 09:00
Фәйзулла (дәвамы)
Улларының исеме бу гарип бала исеменә охшаганлыктан, Зилә аны улының исеме белән, Илдар дип йөртергә булды. Баштарак бала, «мин – Илнур», дип карышса да, хәзер күнекте. Болай Зиләгә күпкә җиңел, күңеленә рәхәт иде. -
18 августа 2021 - 09:00
Фәйзулла (дәвамы)
Менә эш нәрсәдә икән... Шуны аңлады Фәйзулла. Бу Зәкиянең үче иде. Әйе, бик каты, бик каты үч алдылар. Уйларга уелып, Фәйзулла ике көн өеннән дә чыкмый ятты. Төннәрен йоклый алмады. Зәкия усал елмаеп, күз алдына килеп җәфалады. Кышны ничек чыгар? -
17 августа 2021 - 13:00
Фәйзулла
Фәйзуллага тормыш ничектер гел арты белән торды. Яшьтән үк әтисе вафат булып, дөньяның әчесен-төчесен иртә татып үсте. Ир бала булганга, михнәт дигән арбаның төбенә җигелеп тартты. Аңламассың бу дөньяны... Берәүләргә барысы да җиңел һәм мул бирелә. Әти-әниләре дә исән, җегәрле. Ага-туганнары да ярдәм итеп торалар. Гомумән, дөньялары тигез һәм матур бара. Чынлап та, никтер гел тискәре, гел кире булды бу тормыш. -
14 марта 2021 - 13:00
Мин – Абрек (дәвамы)
– Улым, әлегә бу турыда беркем дә белергә тиеш түгел. Вакыты җитмәгән. Әмма сиңа сөйлим. Дөнья хәлен белеп булмый.Сугышта алган яралар көннәнкөн күкрәкне кыса.Күпме яшисе калганны бер Аллаһ кына белә.Шуңа сөйлим дә инде сиңа, – ди. -
13 марта 2021 - 13:00
Мин – Абрек
Үлгәннәрнең барысын да бандитлар исемлегенә язганнар. Хәтта сиксән ике яшьлек Муса бабай да бандит икән. Ә алар – барысы да гап-гади авыл кешеләре. Гомер бакый үзләре эшләп тапкан белән көн күрделәр...