Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

Ул дөбер-шатыр килеп, ишек ачылган тавышка уянып китте. Үзенең кайда һәм ни эшләп ятканын аңлый алмый торды. Селкенергә тырышып карады. Юк, булмый икән, тәне таш булып каткан. Борылып ятарга чамалады. Борылырлык та түгел. Ике кул ике якка каерып, чылбыр белән стенага тарттырып куелган.

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

Яңадан һушына килгәндә, дыңгыр-дыңгыр килгән арбада бәйләүле килеш ята. Арба әле ташларга бәрелеп сикерә-дыңгырдый, җай гына тау юлы белән өскә үрмәли, йә булмаса бөтенләй даңгырдап, түбән таба тәгәри. Башы бертуктаусыз арба төбенә бәрелгәнлектән, Ринат тагы караңгылыкка чумды. Күрәсең, өстенә су сиптеләр.

Күзен ачканда, ул ниндидер йорт уртасында  сулы туфракта аунап ята. Ә каршыда гына кулына чиләк күтәргән бик тә ямьсез, зур авызын ерып, бер сакалтай басып тора. Хәтта көрәктәй олы сакалы да аның авызының зурлыгын яшерә алмый иде. Ринат тирә-ягына каранып алды. Зур гына әфган йорты. Йорт тирәли кулдан сугылган яндырылмаган кирпечтән өеп эшләнгән каралты-кура. Гомумән, монда барча каралты-кура һәм өйләр шундый кирпечтән төзелгән. Читтәге алачык алдында шул ук җиргә казып эшләнгән тандыр миче. Аның кырында такталардан ничек җитте шулай әмәлләп куелган өстәл сымак нәрсә. Арырак бер япма астында тавык абзары иде бугай. Аның алдында дистәләгән тавык җим чүпли. Әтәч кенә читән өстенә басып, үзенең тавыкларын барлый да әледән-әле муенын кыйшайтып, тилгән тавышы килгән якны караштырып, һаваны күзәтә. Һәм мин монда хуҗа дигән кебек канатларын кагып, сирәк-саяк кычкырып куя да тагы сыңар күзе белән генә һаваны сөзә. Өй нигезе буенда әсирләргә карап, ике карт сөйләшеп утыралар. Картларның берсе сакалтайга нәрсәдер әйтте. Тегесе Ринатның күзен ачып селкенгәнен чамалап алды да аны якасыннан тартып утыртты. Егетнең кулы янында яткан икенче солдатның кулына кушып бәйләнгән. Теге Ринатка карап, урысчаны вата-җимерә исемен сорады. Ринат ваемсыз гына үзенең исемен атады. Картлар аны ишетмәделәр. Шуңа да сакалтай аларга әсирнең җавабын кычкырып әйтте. Аннан алар җирдә ятучыларның диннәрен сораша башладылар. Ринат үзенең мөселман икәнен әйтте. Нигез буенда утыручылар тел шартлата-шартлата, менә сиңа мә дигән кебек, башларын кагып, үзара тагы да җанланып гәпләшергә тотындылар. Ринат аларның һичбер сүзен аңлый алмады. Картлар пуштун телендә бәхәсләшәләр иде. Аның башы авыртырга тотынды. Җитмәсә, башы әйләнеп, күңеле уйнап укшыта башлады. Әйтерсең лә, аны җир дигән зур коштабакка утыртып, әле тегеләй, әле болай тирбәтеп, әйләндерергә тотындылар. Җир-коштабак кайчакны бөтенләй авып капланыр чиккә җитеп кыйшая. Ринат шушы коштабактан егылып төшмәс өчен нәрсәгә булса да тотынырга чамалый. Янында яткан иптәшеннән башка һичнәрсәгә тотынырлык түгел. Тик теге солдат та аның белән бергә әйләнә. Ринат тагы һушын җуеп, җиргә ауды. Ринат өчен әсирлек менә шулай башланды.

Ул дөбер-шатыр килеп, ишек ачылган тавышка уянып китте. Үзенең кайда һәм ни эшләп ятканын аңлый алмый торды. Селкенергә тырышып карады. Юк, булмый икән, тәне таш булып каткан. Борылып ятарга чамалады. Борылырлык та түгел. Ике кул ике якка каерып, чылбыр белән стенага тарттырып куелган. Җитмәсә, яткан урыны караңгы иде. Аякларын боргаларга тырышты. Чылбыр зыңлавыннан аяклары да бәйле икәнен аңлады. Күп тә үтми, бүлмә ишеге ачылып китте. Бүлмә яктырып, саф һава кергәне сизелде. Ишектән чапан кигән озын гына кеше килеп керде. Ул бер сүз дә дәшмичә бераз карап торды да иелеп, стенадагы кулчага йозакланган чылбырны ычкындырды. Һәм карлыккан тавыш белән:

– Фставай, кяфер! Приехал, килеп җиттек, – диде.

Ринат үзенең нинди хәлдә икәнен, монда ничек килеп эләккәнен исенә төшерергә теләде. Башын көчкә эшләтеп, уйларын тәртипкә китерергә тырышты. Тик бернәрсә дә хәтерли алмады. Уйлары бер урында гына чуаланып буталды. БТРның ут өстендә һавага сикергәнен генә хәтерли. Аннан нәрсәгәдер салып дыңгырдатканнарын гына бераз уйлый алды. Тәне кыйнап ташлаганнан да болайрак авырта. Әлеге вакытта ул тик шуны гына сизде дә үтереп су эчәсе килгәнен белде. Йөрәге, әйтерсең лә, баш эченә күчкән һәм ул «су, су...су» дип кенә тибә иде.

Керүче аның аягындагы чылбырын ычкындырды. Аягына басарга булышты. Кулын богаулаган чылбырның озын башын тотып, аны чыгарга өндәде. Әйтерсең лә, абзардан бозау алып чыга. Йортка чыккач, Ринат якты кояш нурыннан чагылган күзләрен йомды. Шул килеш тегенең артыннан иярде. Күзләрен ачканда, ул инде урындыкта утырган ике бәндә каршында иде. Берсе бик чиста итеп кырынган. Куллары да ап-ак. Күрәсең, тупас авыл кешесе түгел иде. Ә икенчесе калын кашлары астыннан карчыга күзләре белән аны бораулаган бер сакалтай. Нәфис куллысы кесәсеннән ниндидер затлы сигара чыгарып, чакмасы белән аңа ут элде дә, тәмләп-тәмләп суырырга кереште. Авызыннан төтен бөрки-бөрки, каршындагы тоткынны баштан-аяк өйрәнергә тотынды. Аннан Ринатны алдына китереп бастырган сакалтайга кулы белән аны борып күрсәтергә кушты. Тегесе солдатны тупас кына итеп, артына борды. Һәм яңадан йөзе белән тегеләргә каратты. Урындыкта утыручылар үзара нәрсәдер гәпләшеп алдылар. Шәһәрчә киенгәне, әзрәк русча акцент белән елмаеп, аңа сигарасын сузып:

– Мә, тартып җибәр. Тартасың киләдер бит?

Ринат тәмәке тартмавын белдереп, башын гына чайкады.

Тегенең аптыравы йөзенә чыгып, ниндидер «хе» дигән аваз чыгарып, ияген селкетеп алды да тагы да ныграк игътибар белән Ринатны энә күзеннән үткәреп:

– Кайсы частьтан? – дип сорады. Ринат әйтергәме, әйтмәскәме дип икеләнеп торганда, артындагы сакалтай кулындагы очлы хәнҗәре белән авырттырып калак сөягенә китереп төртте дә русчалап:

– Яшисең килсә, сөйләшергә туры киләчәк. Яшисең киләдер бит? Югыйсә без кяферләргә бик ялынырга яратмыйбыз.

Ринат эшнең болай ук ышанычсыз булуын көтмәгән иде. Ишетеп белә, рухлар әсирләр белән бик назланып тормыйлар. Бигрәк тә яралылар белән. Аларны бәрелеш булган урында ук атып китәләр. Шулай да мөселманнарга кайчакта миһербанлы булуларын да белә. Ул кинәт кенә миен ярып үткән уйдан айнып киткәндәй булды. Һәм «әсир төшү шушылай була микәнни», дип уйлап алды. Үзе дә сизмәстән үз телендә:

– Мин кайда? – дип сорап куйды.

Каршыда утырганнар тагы бер-берсенә карашып, нәрсәдер сөйләштеләр. Русча ару гына сөйләшкән шома битле бәндә:

– Сарт мәллә? Кайсы өлкәдә тудың? – диде.

– Мин сарт түгел. Мин Башкортстаннан, – дип җавап бирде.

– Русча белмисеңмени? Русча сөйлә, – дигәч кенә, Ринат җавабын русча кабатларга мәҗбүр булды.

– Русча чамалы беләм. Авыл малае мин. Башкортстаннан.

– Башкортстан дигәнне белмибез, ул кайсы тирәдә? Нинди шәһәрләрегез бар?

– Уралдан мин. Уфа шәһәреннән.

Бу икәү тагы үзара сөйләшергә тотындылар. Яңадан аның кайсы частьтан икәнен, ничәнче ел хезмәт иткәнен сораштылар. Командирларын, тагы әллә кемнәрне сорап, барчасының төбенә тоз койдылар. Нәфис куллысы портфеленнән әллә нинди билгеләр куелган һәм төрле сызыклар белән бизәлгән СССР картасын чыгарып Уралның кайсы тирәдә икәнен күрсәтергә кушты. Картадагы язулар латин хәрефләре белән язылган булса да, Ринат чамалады. Бу картада Башкирия чикләре күрсәтелмәсә дә, Уфа шәһәре бик ачык күренеп тора. Ул калтырануын басарга тырышып, дерелдәп торган бармагы белән Уфага төртеп күрсәтте. Бераздан сорау алуны тәмамладылар. Карлыккан тавышлы рух аны кире абзарга кертеп, богавыннан стенага беркетеп куйды. Аякларыннан эләктерергә дә онытмады.

 Ринатның зиһенен бетмәс-төкәнмәс сораулар бораулый иде. Шушы буладыр инде әсирлеккә эләгү дигән нәрсә. Барысы да көтмәгәндә булды бит. Теге янган БТРларны һәм тирә-якта аунап яткан иптәшләренең мәетләрен күреп, бер тетрәнгән иде. Аннан шушы мәетләр арасында үзенең дә булуы мөмкин иде бит. Менә шуны уйлап шатланды. Тик исән калу шатлыгыннан исереп, озак йөрергә туры килмәде. Әсирлеккә эләктеләр. Башкалар кайда? Алар исәнме икән? Әллә ул берүзе генә рухлар кулына эләктеме? 

***

Икенче көнне иртән Ринатны, сорау алырга диптер инде, тагы йортка алып чыктылар. Борынына бик тәмле пылау исе килеп керде. Ул шунда гына үтереп ашыйсы килгәнен чамалады. Бакчадагы алма һәм йөзем куагы астында бик шәпләп табын әзерләнгән. Шул табын күренеп торган урынга утырттылар. Кичәге шома йөзле ир бүген икенче, кыска җиңле күлмәктән иде. Ул Ринатны күрү белән үк:

– О...о, шурави, хәерле көн! – дигән булды.

Ринат аңа карап, баш кына кагып куйды һәм астан гына тирә-якны ялт-йолт карап алырга да өлгерде. Монда шулай инде, һәр йорт үзе бер бәләкәй крепость-ныгытма. Ихаталары балчыкка таш катырып өелгән һәм биек. Тиз генә сикереп чыгып качармын, димә. Ул ирексездән авылларындагы киртә һәм тактадан гына корып эшләгән коймаларны хәтерләп алды. Кайбер кешеләрнең андый коймалары да юк.

Егетнең астан гына тирә-якны караштырганын теге адәм дә сизеп алды. Ул инде үз чиратында:

– Файдасыз. Моннан качып китә алмыйсың. Качкан очракта да тарлавыктан чыкканда, әфганлылар постына, йә булмаса засадага барып төртеләчәксең. Ә анда минем кебек кешечә сөйләшеп тормыйлар. Үзегездә җитештерелгән, сезнеңчә әйтсәк «калашка»дан бер генә очередь җибәрәчәкләр. Шулай булгач, якынрак килеп утыр, – дип, егетне үзе янына чакырды.

Ринатның кулындагы чылбыр-богавын алмаганнар иде. Ул чылбырларны чылтыратып, аның яныннан бер-ике метр читтә торган ташка барып утырды. Таш әле кояш нурыннан җылынып кына килә, салкынча иде. Ул башының бертуктаусыз гүләвен басарга тырышып, ирексездән бакча эчендәге сый-нигъмәтләр тулы өстәлгә күз төшереп алды. Күрәсең, аның бу хәрәкәте дә ирнең игътибарыннан читтә калмады. Ул мыек астыннан елмайгандай итеп, дусларча сүзен башлады. 

– Кичә ныклап танышырга форсат булмады. Минем исемем Джон Смит. Һәм мин Халыкара Кызыл хач оешмасының Әфганстандагы күзәтчесе булам. Безнең оешма турында ишеткәнең бардыр. Без Халыкара Кызыл хач оешмасы, илләр арасындагы конфликт һәм сугышлар аркасында бәла-казага юлыкканнарга, шулай ук әсирләрнең тормышын җиңеләйтергә күп көч салабыз. Әсирлектән котылырга ярдәм итәбез. Шулай булгач, син минем белән очрашып танышуга шатланырга гына тиешсең. Без бар җирдә дә була алмыйбыз. Сине очратуыбыз да очраклы гына булды. Сине бу әсирлектән коткарырга тырышачакбыз.

Ринат һаман бакчадагы мул сыйлы өстәлне уйлап, тегенең сөйләп бетергәнен дә көтмичә:

– Кайчан ашаганны да оныттым. Ашыйсы килә, – дип куйды. Болай әйтә алганына үзе дә аптырап китте. Һәм ашау турында сүз кузгаткач, аның чынлап та бик ашыйсы килә башлады.

Шома бит үзе дә өстәл ягына карап алды да:

– Әле безнең сүзләр бетмәде. Берәр гомуми фикергә килгәч, иркенләп ашап, чәйләп алырбыз. Сезнең халык чәй ярата бит. Баллап һәм каймаклап, шулаймы? – дип тә өстәп куйды.

Ринат эчтән генә: «Тик ятмаган, безнең Уралда яшәгән башкорт һәм татар турысында сорашкан, ахры», дип уйлап алды.

Егет тагы взводтагы сержантны исенә төшерде. Төшке аш вакыты җитә башласа, «Ач корсакка эшлисе дә, уйлыйсы да килми. Ә сугыш турында сүз дә юк. Сугыш, сугыш инде ул, ә төшке аш вакытында булырга тиеш», – ди торган иде. Шуңа да ул тагы да үҗәтләнеп:

– Ач корсакка башка юньле фикер килми. Ашарга иде, – дип куйды да янә бакчага күз төшерде.

Кызыл хач әгъзасы:

– Ашау качмас. Тәүдә сөйләшеп килешик. Аннан иркенләп, мәҗлес оештырырбыз.

– Юк, тәүдә ашау, аннан сөйләшү. Табын артында да сөйләшеп була бит.

Кызыл хач әгъзасының бу тискәре шуравидан беренче җиңелүе иде. Ә әсирлеккә эләккән үҗәт егетнең бәләкәй генә булса да җиңүе булды. Бу совет солдатын эт итеп кыйнап ташлап, йә булмаса берәр атна суда гына тотып та сындырып булыр иде. Юк, ул үзенчә – яхшылык белән егетне үз ягына аударырга уйлады. Шулай да, җиңелүен яшерергә тырышып, солдатны табынга чакырды. Кырдагы алмагачка эленгән юынгычта, чиста бит кулларын чайкап алды. Ә шурави җае чыкканда түзмәде, битләрен дә юып алды. Алар табынга килеп утыруга, лампа эченнән чыккан дию малае шикелле кыланып, алар янына чиста гына киенгән яшь кенә әфган егете килеп басты. Һәм табындагыларга хезмәт күрсәтергә тотынды. Шуравинең табын читендә зур гына самавыр өстендә парларын чыгарып утырган чәйнеккә карап алганын күреп, тиз арада аның алдына яшел чәй ясап куйды. Чәйдән хуш исләр таралуына карамастан, совет солдаты касәдән бер-ике генә йотым ясады. Аның яшел чәйне тәүге тапкыр тәмләп каравы иде. Бик ошатып бетермәде. Табын бик мулдан иде. Ринат җайлап, иркенләп ашарга уйлаган иде дә, хатын-кыз куллы адәм тагы сүзен дәвам итеп:

– Йә, нәрсә уйлыйсың, яшь кеше? Әле сиңа, мөгаен, унтугыз яшьләр чамасы. Барча гомерең шушында пленда үтүен теләмисеңдер бит? Аннан да бигрәк, бу кыргый халыкны беләсең, күп сорап тормыйлар. Патроннары җитәрлек, аларга кешене аттылар ни, мал суйдылар ни – аерма юк. Фанатик, кара халык. Хәтта күмеп тә җәфаланмыйлар. Әнә тау өстендә очып йөргән тилгән һәм үләксә козгыннарына азык буласың да куясың. Менә шулай, каберең дә булмый.

Ринат авызын тутырып чәйни-чәйни:

– Мине коткарырга исәбең булгач, коткар! Мин риза.

– Сез, урыслар, бик кызык халык. Һәм олы кеше белән бик дорфа сөйләшәсез.

– Мин рус түгел.

– Менә тагы үзеңнең тупаслыгыңны күрсәтәсең. Тыңлап бетер. Рус булмавың бигрәк тә әйбәт. Сәяси хәлләрне аңлап бетермисез. Имеш интернациональ ярдәм күрсәтәсез. Ә бит сез – агрессорлар. Чит мәмләкәткә басып кердегез. Менә шуңа да син әле минем алда әсир хәлендә утырасың. Әйе, бу коллыктан сине азат итәргә, сине коткарырга, әйе-әйе, азат итәргә мин генә булдыра алам. Синең кебек пленга төшкәннәр СССР дигән дәүләткә кирәк түгел. Котылып кайтсагыз да, барыбер сезне Себер көтә. Салкын себер, хурлык һәм кимсетелүләр көтә. Менә шулай, туганым, уйла. Барысын да уйла! Миңа иртәгәдән дә калмый Исламабадта булырга кирәк. Кичектергесез эшләрем бар. Иртәгәгә чаклы уйла, – диде.

Гафу үтенә-үтенә, инде сый-нигъмәтләрдән канәгать булып туя башлаган Ринатны әле бер яктан, әле икенче яклап та, чарт-чорт иттереп, фотога төшереп алды:

– Сине коткара торган документларны тутырганда кирәк булачак, – дип куйды һәм хушлашып: – Аңла, туганым, иртәгәгә чаклы вакытың бар. Хуш, – диде дә, бер кабым ризык та капмыйча, өстәл артыннан торып, өйгә кереп китте.

Шуны гына көткән диярсең, теге сакалтай аның кулын богаулаган чылбырдан килеп тотты, һәм башы белән ымлап, үзе артыннан иярергә кушты. Нишләсен, әсир әсир инде. Язмышы да колларныкы кебек. Аны тагы теге ярым караңгы сарайга кертеп, чылбырыннан стенадагы боҗраларга беркетеп куйдылар. Тик бу юлы астына бераз салам җәйгәннәр иде.

Ринат ярым караңгы келәттә үз уйлары белән ялгыз калды. Ярый әле туйганчы ашаттылар. Теге Кызыл хач хезмәткәре сөйләгән сүзләрне тагы бер тапкыр исенә төшереп, кабатлап уйлады. Болар нинди ният белән аны коткарырга уйлыйлар?

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев