ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА
Ринат та үзалдына: – Бәхетле, – дип сөйләнеп куйды. Кай арада кырына килеп баскандыр, үзе белән теге көнне чокырда яткан карт солдат: – Кеше үтерү – бәхет түгел, – дип төрттереп алды. – Нинди кеше булсын, рух бит ул. Син аны үтермәсәң, ул сине үтерәчәк. Дошман ул.
Рухлар кинәт ут ачудан Ринат каушап калмады. Ул айның зәгыйфь яктылыгында һәм караңгылык сыегая башлау белән тирә-юньне карап өйрәнә-өйрәнә, стройда атлавын белде. Алдан атлаган солдат зәгыйфь утлы фонарь белән сукмакны гына яктыртып алгалый. Анда да учы белән каплап кына. Шулай итмичә дә булмый. Ут яктысы төнлә әллә кайлардан күренә. Фонарь тик аяк астына таба гына төбәлгән. Аны да гел яктыртып бармыйлар. Бик кирәк чакта сукмакны чамалар өчен генә. Мондый хәвефле мәлдә кешенең күзе бүре күзе кебек төнлә дә күрергә сәләтле. Әйе, ерактагы тау башлары күзгә шәйләнә башлау белән Ринатның башында шундый фикер чагылып үтте. Әгәр дә рухлар көтмәгәндә һөҗүм итсәләр, ул кайсы таш артына качар иде икән? Шушы уй белән ул янында яткан зур-зур ташларны барлый-барлый атлады. Ата башласалар шушы таш артына сикерсәм булыр микән? Ә тегесе ничек булыр иде? Алдан засададан ата башласалар яшеренергә бу таш кулайрак булмасмы? Ә монда үсеп утырган әрем, йә бу дөя чәнечкесе, ә бу чокыр ничегрәк булыр иде икән? Рухлар кайсы кыя, кайсы таш артында яшеренеп торып, ут ачарга мөмкин дип уйлап, тирә-якны җентекләп күзәтергә дә онытмады. Ә безне алгарак җибәреп, арттан һөҗүм итүләре дә бар бит дип, артына да әйләнеп карады. Менә тәмам яктырды. Шул вакыт әле генә үзләре үтеп киткән борылыштан өстә, битләүдәге таш артында ул нәрсәнеңдер селкенеп куюын шәйләде. Әллә инде күзенә күрендеме? Юк шикелле? Ринат үзенең шиген яныннан атлаган солдатка әйтергә дип, авызын да ачарга өлгермәде, тирә-якны автомат тырылдавы, миналар сызгырып шартлавы чолгап алды. Ринат алдан ук күзәтеп, чамалап куйган чокырга сикерде. Чокыр ару гына тирән булып, җитмәсә, чокыр яны биек кенә үскән әрем белән капланган иде. Тәүдә үзенең бу чокырга килеп эләгә алуына шатланудан бигрәк янында атлаган солдатның да үз янында ятуына аптырады. Солдат:
– Селкенмә! – дип ысылдады.
Командир һәм сержантларның:
– Ут позициясен биләп урнашырга!
– Ятыгыз!
– Дошман атакасын кире кайтарырга әзерләнергә!
– Тирә-якка таралып яшеренергә! – дигән сүгенү һәм төрле күрсәтмә-боерыклары яңгырады.
Күрәсең, яраланучылар да бар иде.
– Ярдәм итегез! Ярдәм!
– Вася, Вася! – дип кычкырулар ишетелде.
Вася ротада санитар булып исәпләнә. Ул – ниндидер медицина училищесын тәмамлап, армиягә үз теләге белән килгән Саратов егете. Безнекеләр ягыннан атулар сирәк ишетелә. Күрәсең, һәркем үзенә яшеренергә урын әзерләү белән мәшгуль. Кайда, кайсы якка атасың? Тәүдә рухларның кайда яшеренүен ачыкларга кирәк. Берничә минуттан солдатлар да үзләренең утларын көчәйтә төште.
Ринат янында яткан солдат:
– Җайлап кына кара әле, рухлар кайсы тирәдәрәк икән? – дип дәште.
Үзе аркасында күтәреп килгән йөктән араланып, чокырны бәләкәй сапёр көрәге белән тирәнәйтеп җайлаштыра башлады. Ринат мүкәләп, чокыр кырыена менә башлаган иде, теге:
– Кая мүкәлисең? – дип җикерде.
Ринат чокыр янына шуышып кына күтәрелеп, башын сак кына чыгарып, тирә-якка карап алды. Тау битләвеннән безнекеләр ягына таба берничә урыннан трассирлы пуля белән аталар. Күрәсең, рухлар шулай итеп үзләренең миномётчыларына шуравиларның кайда ятканлыкларын төгәлрәк күрсәтәләр иде. Солдат һәм Ринат әзрәк тын алгач чамаладылар: рухлар тау итәгендәге ташлар артыннан аталар. Каршы яктагы рухларны күрерлек түгел. Кырдагы зур таш комачаулый. Аның шулай ятуы чокырдагылар өчен кулай гына. Дошман да аларны күрә алмый. Карт солдат бераз тирә-юньне өйрәнгәч:
– Әнә теге таш артындагы пулемётны күрәсеңме?
– Әйе.
– Мин ботына чамалыйм. Миңа аягы гына күренә. Ядрә тигән көе ул йә әйләнеп ята, йә булмаса артка каерылачак. Шул вакытта син гәүдәсенә атарга тырыш. Минем автомат төз җибәрә. Һәм калашкаңның прицелын өч йөзгә куй. Болай төз атасыңмы? Прицелың көйләнгәнме?
– Әйе.
– Алдыңда яткан таш өстенә автоматыңны куй. Селкенерлек булмасын. Дошманның кырында яткан ташка тияр-тимәслек итеп төзә! Рух шул якка авачак. Шуны чамалап атарсың. Төзәдеңме?
– Әйе.
Бу Пенза ягыннан булган Руслан исемле карт солдат, ничектер авыз эченнән, «бисмиллах иррахман» дип мыгырданып алды да атып җибәрде. Шул секундта таш артында яткан рухның аягына эләкте, ахры. Теге кинәт боргаланып алды да мүкәләп, читкәрәк китә башлады. Солдат тагы сүгенеп, нәрсәдер кычкырырга өлгермәде, Ринат шул мизгелдә тәтегә басты. Һәм рух кинәт кенә бөтенләй тураеп утырды. Ринат тагы тәтегә басты. Икенче мизгелдә инде теге пулемёты янына авып төште. Руслан шаркылдап көлеп җибәрде һәм яман сүгенеп:
– Шул кирәк сиңа. Анаңны сатыйм! Без дә ата беләбез! – дип куйды.
Усал көлүеннән туктамыйча:
– Хәзер башкаларын да чүпли башлыйбыз. Исемең кем әле? Онытып торам.
– Ринат булам.
Карт солдат шулай сөйләнә-сөйләнә, тау битендәге ташлар арасыннан үзенә яңа корбан эзли башлады.
– Тәк, әнә тегендә яткан таш артын күрәсеңме? Әнә анда әле тегеләй, әле болай чабышалар. Мөгаен, миномётлары шундадыр. Югыйсә бик кызып киттеләр. Иң тәүдә син атасың. Рух таш артына кереп югалгач, өчкә чаклы сана да ат. Һәм тагы атарга автоматыңны ныклап төзәп куй. Мин атканнан соң «егерме бер» дип әйт тә шул ук урынга тагы ат. Башкача тидереп булмый. Берәмләп атарга кирәк. Һәм коралыңны яңадан шул урынга ныклап төзәп өлгер. Мин генә атсам, икенче атуга төзәп өлгерә алмыйм. Тидерүе кыен булачак. Икәүләп, алмаш-тилмәш атабыз. Ферштейн?! Башладык!
Карт солдат өйрәткәнчә, рух күзгә күренеп калган җиргә Ринат атып җибәрде. Аннан карт, аннан ул атты. Шулай алмашлап ата торгач, ниһаять, таш артыннан чыккан рух авып төште. Аңа ярдәмгә сузылган иптәше дә тәгәрәде.
– Менә шулай!
Руслан тагы шаркылдап көлеп җибәрде. Ә тирә-якта мәхшәр дәвам итә иде. Тик хәзер рухларның бу як тау буендагы пулемётлары белән миномётлары дәшмәде. Әмма кышлак ягындагы һәм арттагы пулемёт белән миномётлары котырынып, солдатлар позициясен үтүкли.
Күктә безнекеләргә ярдәмгә җибәрелгән ике вертушка күренде. Алар инде хәлне чамалап алганнар. Килә-килешли үк рухларның тетмәсен тетәргә тотындылар. Шуравилар дәртләнеп китеп, атакага күтәрелде. Һавадан ярдәм булгач, бәрелеш озакка сузылмады. Рухлар мәетләрен дә алмыйча, тараканнар кебек кайсысы-кая качып бетте. Берсе генә кулларын күтәрергә мәҗбүр булды. Ул да аягы яраланган әфганлы иде. Шуравилар бик кызган һәм күп уйлап тормыйча аны «расходка» җибәрделәр. Безнекеләр ягыннан да унга якын югалту бар иде. Яралылар да хәтсез генә. Ринатлар взводы командиры да яраланган булып чыкты.
Тәүге дары исен менә шулай иснәде Ринат. Ә аның белән бер чокырда яткан карт солдат лейтенант янына килеп, пулемётчы һәм ике миномётчыны Ринат юк итүе турында доклад ясады. Теге ышанмаска чамалаган иде дә, Руслан аны үзләре яткан чокыр төбенә алып төшеп, рухларны ничек атып юк иткәннәрен аңлатты. Аннан тагы теге дошман яткан таш артын барып карадылар. Рухларның яралары старик әйткәнчә булып чыкты. Ышандылар. Ринатка рота командиры строй алдында аерым рәхмәт белдереп, медальгә тәкъдим итәчәген әйтте.
Ринатка бу карт солдат ничектер бөтенләй якын булып китте. Әйтерсең лә, алар гомер буе бергә яшәп, бер авылда үскәннәр. Һәм ул туры китереп:
– Теге рухларны юк итүдә синең өлеш күбрәк булды. Мин тик синең әйткәннәрне генә үтәдем. Медаль сиңа тиеш. Миңа, үзең әйтмешли, бакыр котелок кебек хезмәт итәргә дә хезмәт итәргә. Медальгә өлгерер идем. Ә сиңа, бүген-иртәгә дигәндәй, дембельгә. Өеңә медаль тагып кайтсаң ярар иде. Карт аны ишетмәгәндәй, күзләрен кысып, һавада кызып-кызып сайраган тургайны күрергә тырышып, өскә каравын дәвам итте. Аннан карашын тирә-яктагы тау башларына күчереп, аларны барларга тотынды. Шуннан сәгатен яңа гына күргән кебек аны өйрәнеп, боргалый-боргалый:
– Вот парадокс, бу вакытны һич аңламассың. Йә ыштан резинкасы кебек сузыла да сузыла. Һич үткәреп булмый. Йә кырыңнан очып үткән пуля кебек үткәнен дә сизми каласың. Иртән генә нинди озак сузыла иде, ә инде кич тә җитеп бара, – дип куйды.
Чынлап та яралылар белән һәлак булганнарны вертушкага төяп, тылга озатканчы һәм коралларны тәртипкә китереп, яңа уңайлы позициягә урнашканчы, вакыт кичке якка да авышкан иде. Менә ашап алырга дигән команда булды. Солдатлар үзләре белән алып килгән коры паёкларындагы консерваларын җылытып, төшке һәм кичке ашны бергә ашый башладылар. Ринат белән карт та ашарга икесе бергә утырды. Карт алдындагы тушёнкадан каерып-каерып, ит кисәкләрен авызына озата-озата:
– Гражданкага медаль тагып кайтсаң, шәп булыр иде, дисең инде, ә? – дип, инде Ринат күптән онытып бетергән темага кире кайтты. Егет тәүдә бу нәрсә сөйли инде дип аңламыйчарак торды. Карт сүзен дәвам итеп: – Яшьсең шул әле. Аңлап бетермисең. Беренчедән, минем орден белән медалем бар инде. Икенчедән, вакыты җиткәч, үзең дә шулай яшь солдатларга ярдәм итәрсең. Монда, брат, бер-береңә шулай ярдәмләшмәсәң – хана! Исән калуың икеле. Сугыш бит, сугыш. Ә теге сержант командирыңа үпкәләп йөрмә. Хәзер ул синең өчен юк. Ярасы ул кадәр авыр булмаса да, аның өчен сугыш тәмам. Бүген үк тылга госпитальгә озатачаклар. Ә медальгә килгәндә, күкрәгеңә тагылгач кына медаль алганыңа ышанырга мөмкин. Вәгъдә иткәнне бездә өч ел көтәләр. Ә без бит ике генә ел хезмәт итәбез. Менә шулай, брат, вәгъдә ул – һавадагы торна, ә торнага ышанма. Әле синең кулыңда чыпчык түгел, ә сынган канатлы чебен дә юк.
Шулай бик мәслихәт кенә якыннан таныша-таныша сөйләшеп ашап алдылар. Ринат үзен иртән үк аптыраткан сорауга җавап табар өчен бик игътибар бирмәгән кебек:
– Бер сорау бирсәм буламы? – дип куйды.
Карт солдат та юморга әвәс кеше икән. Көлемсерәп алды да:
– Тамак туйды. Хет ун сорау бир. Җавабы әлегә бушка була. Тик әллә нинди катмарлы сорау булмасын. Катмарлы һәм этажлы сорауларны яратмыйм. Йә, нинди сорау?
– Иртән теге рухка атар алдыннан әллә безнеңчә бисмилла иттең инде?
Карт башын селкеп көлеп җибәрде. Ринатка мут елмаеп карап алды да:
– Ну син хәйләкәр булырга охшагансың. Барысын да күрәсең, барысын да ишетәсең һәм барысын да чамалыйсың. Әйе, мин сезнең кебек бисмилла иттем. Минем әни яклап – картәниләр татарлар. Алар өйрәтте. Монда сугышта, сынок, бисмилла да әйтерсең, сүгенә-сүгенә чукынырсың да. Яшисе килә бит. Ну син молодец! Тик шуны әйт әле, минем кырга теге чокырга ничек килеп төштең?
Бу сораудан Ринат кычытмаса да, такыр башын кашып алды. Дөресен әйтергәме, әллә белмим дигән җавап кына бирергәме дип уйлап алды да дөресен сөйләп бирде.
– Мин – әти белән әнинең бердәнбер уллары. Башка балалары юк. Икесенең дә сәламәтлекләре чамалы. Алар укытучы булып эшлиләр. Әгәр дә минем белән бер-бер хәл булса, алар да кайгыларына түзә алмыйча икесе дә вафат булачак. Шуңа күрә миңа икеләтә сак булырга һәм бу мәхшәрдән исән-имин йөреп кайту кирәк. Дошман һөҗүм иткәндә дә, атакага күтәрелгәндә дә, гел уйлыйм. Ничегрәк итсәм, миңа рухлар атып тидерә алмас. Иртән синең арттан атлаганда да карап бардым. Һөҗүм итә калсалар, кайсы таш артына яшеренеп, аларның үзләрен ничек юк итү турында уйладым. Кайсы очракта дошман пулясы куып тота алмас? Теге чокырны алдан ук чамалап куйган идем. Шунда сикердем. Тәк што, миндә өч кешенең гомере. Әти белән әнинең гомере минем өстә.
– Да, брат. Бу яклап син дөрес чамалыйсың. Безгә исән калырга кирәк. Минем дә синең чамадарак. Минем өч апам бар. Но, син исән калачаксың. Менә әйтте диярсең. Афәрин! Парень, монда һәр адымыңны үлчәп, кырык кат уйлап атларга кирәк. Алдан уйлап йөрүең – дөрес һәм яхшы сыйфат. Исән-имин өеңә кайтып, ишек тоткаңа тотынуга мине исеңә төшерәчәксең әле. Мин әйтте, диярсең менә. Минем исемемне беләсең инде, нейтральный исем. Руслан булам мин. Әни шулай теләгән.
– Ә мин Ринат булам. Икебез дә Р хәрефендә.
Көлешеп алдылар. Һәм шулай танышып киттеләр. Бу солдат хезмәтенең нәкъ йөз егерменче көнендә булды. Төгәл әйтүе шуңардан, һәр солдатның түш кесәсендә бәләкәй генә календаре бар. Менә шунда һәр хезмәт итүче үзенең хезмәттә үткән көнен билгеләп бара. Кемдер календарена энә белән тишек тишә, йә түгәрәккә ала. Кайберләре Ринат кебек, үткән көнне аркылы-торкылы сызып куя. Ринат бу көнне кемнәндер кызыл төсле ручка табып, түгәрәк эченә алды. Кызыл түгәрәк дошман белән бәрелешкән көнне күрсәтергә тиеш иде. Яшь салагалар бүгенге көнне кабат-кабат күз алларыннан үткәреп, яраланган һәм һәлак булучыларны уйлап, аннан да бигрәк бик тә киеренке психик кичерешләрдән, йокыга китә алмый озак боргаланып яттылар. Тик нык талчыгу һәм эт кебек ару үзенекен итте. Алар саташу-бастырылулы йокыга чумдылар.
Кышлак зур гына булып, бүген үк тикшереп чыгу мөмкин түгел иде. Шуңа да авыл кырындагы бер калкулыкка урнашып, шунда төнне үткәрергә булдылар. Лейтенант, картлар белән киңәшләшеп алгач, шул калкулыкны ныгытырга боерык бирде. Дошман көтмәгәндә килеп чыгып һөҗүм итәрдәй якка дозорлар һәм каравыл куелды. Рация аша иртәнгә тагы өстәмә көчләр җибәрербез дип, мондагыларның кәефен күтәрделәр. Югыйсә яңа килгән яшь солдатларның беренче мәетләрне күрүдән шөлдерләре бөтенләй коелып, үзләрен кая куярга белми, әниләреннән аерылган бәрән хәлендә иделәр. Әле дә карт солдатлар бар. (Карт солдат дип, кайтырга алты ай калган солдатларны атыйлар.) Аларга мондый гына бәрелешләр һәм корбаннар гадәти күренеш. Шуңа да алар бүгенге бәрелешне бар дип тә белмәделәр. Үзара шау-гөр килеп, чәй кайнатырга тотындылар.
Лейтенантның кулбашын пуля сыдырып үткән. Ярасы куркыныч түгел. Вертушка белән килгән врач аны тылга алып китмәде. Шуңа да аның кәефе юк иде. Күренеп тора: бу бәрелеш аның беренче алышы булып, бик нык курыккан иде. Ярый картлар тәҗрибәле, аның хәлен аңлап, тынычландырган булдылар.
Позицияне ничек булдыра алалар, шулай ныгыттылар. Тирә-яктан ташлар җыеп, бруствер сыман нәрсә дә әмәлләп алдылар. Дүрт якны да утка тотарлык итеп, өч пулемётны урнаштырдылар. Берсен, алай-болай килеп чыга калсалар дип, кышлак ягына каратып куйдылар. Бүгенге мәхшәрдән халык нык арып талчыккан иде. Шуңа да төнге сакка барасы солдатларга ял итәргә кушылды. Кая инде ял итү дигән нәрсә?! Ятасың шулай оеп, ни уяу, ни йокылы дигәндәй. Әйтерсең лә, исерек кеше. Башыңда әллә нинди саташулы куркыныч уйлар бөтерелеп йокларга ирек бирми. Ә старикларга кушмасаң да, башларын ташка терәп булса да, йокларга әзерләр. Алар, эт каешына әйләнеп, мондый гына хәлләргә өйрәнеп беткән.
Төн болай тыныч үтте. Совет солдатларын бимазалаучы булмады. Күрәсең, кичәге алышта рухларның да тетмәсе тетелгән. Һавадан вертушкалар белән ярдәм булмаса, бу алыш безнекеләр өчен бик фаҗигале тәмамланачак иде. Ходай саклады.
Кышлакны тикшереп чыгарга дигән боерык булды. Тик аның нәрсәсен тикшерәсең инде? Картлар фаразлавы буенча рухлар тау-таш арасына кереп поскан. Алар берничә көн үзләренең өннәрендә утырачак. Ә авылдагы рухларның чынлап та рух икәнен ничек исбат итә аласың? Бу мөмкин түгел. Шуңа да коралларын шалтыратып, кышлак урамыннан әле тегеләй, әле болай үткән булдылар. Урамда очраган һәр кеше тизрәк капка артына, йә булмаса берәр тыкрыкка борылып, каядыр кереп качарга тырыша. Шуравилар күзеннән югалырга өлгерә алмыйча, каршы очраган балачага һәм ирләрнең күзендә йә курку, йә нәфрәт чаткылары гына ялтырый. Башын-күзен каплап, күбәләк курчагына охшап, карага төренгән хатын-кызны бөтенләй күрермен димә. Командир, бу эшнең файдасыз икәнен төшенеп булса кирәк, тиздән моны туктатты. Кышлак тирәсен җентекләбрәк тикшереп чыгарга боерды. Позициядә калганнарга урнашкан урынны ныгытып, окопларны тирәнәйтергә кушылды. Тирә-якны тикшергән булдылар. Тик ерактагы сөзәк тау буенда көтү көтеп йөргән ике үсмерне генә күрделәр. Алар янына бара башлагач, үсмерләрнең зуррагы елгага таба торып йөгерде. Солдатларның берсе, командир тарафыннан боерык булмаса да, малайны атып екты. Якынрак килеп карасалар, бу бөтенләй 1213 яшьләрдәге генә малай иде. Солдатлар килә башлагач, башын куллары белән каплап, куркуыннан кычкырып еларга ук тотынды. Пуля малайның ботын үтәли тишеп чыккан, һәм ярадан кан ага иде. Картларның берсе, яралы килеш этләшеп ятмасын бу дип, калашкасын малайның маңгаена китереп терәде. Малай Ринатлар авылындагы теге оч Хәйбулла абзасы улына бик тә охшаган иде. Шуңа да Ринат малайны кызганып:
– Син нәрсә, «дед» башың белән шушы баланы атып үтерер идең мәллә? – дип, картны этеп җибәрде.
Яшь солдаттан моны көтмәгән карт, малайны онытып, аның изүенә ябышты. Тарткалашып алдылар. Карт усал иде һәм Ринатның битенә башы белән китереп бирде. Ул бераз артка янтаерга өлгерде. Һәм тегенең башы алай нык ук тимәде. Шулай да борыны канады. Тавышка лейтенант килеп җитте.
– Нәрсә булды?
– Менә малайны бастырганда абынып егылдым. Борын бәрелде. Лейтенант солдатларның барысын да үзенең сынаулы карашы белән бораулап чыкты. Беркем дә ләм-мим дәшмәде. Чөнки әләкләшү дигән нәрсә монда юк. Командирның кушуы буенча малайның җәрәхәтен бәйләп, күтәреп алып кайтып, кышлак урамында очраган берәүгә тапшырдылар.
Малай юкка гына елгага таба йөгермәгәндер, рухларны искәртергә уйлагандыр дип, елга буен да тикшереп чыктылар. Тик анда шикле берни дә таба алмадылар.
Кичкә таба кышлактан солдатлар урнашкан калкулыкка таба ишәк җигелгән ике генә тәгәрмәчле арба килгәне күренде. Солдатлар ул-бу була калса дип, арбага таба бер пулемётны төзәп, бер миномётны әзерләп куйдылар. Тик ишәкне бер карт кына бабай җитәкләгән, ул позициягә килеп җитәр-җитмәс туктап калды да кычкырырга тотынды. Карт солдатларны чакыра иде. Ике солдат аның янына барды. Командирның кушуы буенча картны әйдәкләп, җигүле ишәге белән позициягә ук алып килделәр. Карт ямаулы буй-буй сырган чапаннан иде. Башында бу якларда киеп йөри торган, түбәтәй дисәң хәтере калыр, шундый бер нәрсә элгән. Әфганча хали дигән нәрсәме инде. Ул, арбасына төртеп күрсәтә-күрсәтә, нәрсәдер сөйләргә тотынды. Арбада яралы көтүче малай ята иде. Ринат бу картны аңлады да, аңламады да, күп кенә сүзләре безнеңчә. Бабай үзбәк милләтеннән булып чыкты. Солдатлар арасында тылмач булмаганга, бабай сөйләгәнне аңламадылар. Ә Ринат бабайның бар сүзен дә аңлап бетермәгәнгә дәшмәде. Аннан да бигрәк таякның авыр башы алдан йөргән күп белүченең башына төшкәнен дә чамалый. Шуны уйлап дәшми калуны кулайрак күрде. Чөнки ул әле салага гына. Ә салагаларга юк-бар шикле һәм авыр-хәвефле эшләрне тагарга гына торалар. Шуңа да дәшми калуың хәерле генә түгел, ә алтынның алтыны. Бабай кырына җыелган солдатларның кемедер, ашаганнан соң ялгыш амин тоткан өчен «Мулла» кушаматы алган бер татар егетен чакырып карарга кирәк, диде. Мөгаен, ул аңлар диделәр. «Мулла» позициянең аргы ягындагы ташлар арасында сакта тора булып чыкты. Аны алып килделәр. «Мулла» бабайның арбада яткан яралы малайга карап сөйләвен тыңлап торды-торды да командирга карап:
– Картның сөйләвеннән шуны аңларга була. Малай ятим икән. Әти-әнисе үлгән. Башка кышлактан килеп, монда көтү көтә, ди. Үзебезгә дәваларга куша, – диде.
Санитар Васяны чакырып китерделәр. Ул яңадан яралы малайны карап тикшерде. Ике укол ясады. Әле командирга, әле «Муллага» карап:
– Мин нәрсә эшли алам инде? Кулдан килгәнен эшләдем. Ярасы бик алай куркыныч түгел. Сөяккә тимәгән. Пуля, үтәли тишеп, чыккан ягында бераз итен умырып алган. Тегәргә кирәк иде дә, миндә андый әйберләр юк. Шуннан инде мин хирург та түгелмен. Ике сәгать саен антибиотик укол кадап торырга кирәк. Югыйсә гангрена башланырга мөмкин, – диде.
Лейтенант уйга калды. Карт солдатларның әле берсенә, әле икенчеләренә карап, аларның сүзен көтә башлады. Картлар дәшмәде. Шуннан ул палаткага кереп китте. Аның рация аша база белән сөйләшкәне ишетелде. Күрәсең, анда урындагы халык белән низагка кермәскә, килеп чыккан четерекле хәлне ничек булса да тыныч юл белән көйләргә куштылар. Палаткадан ул үзалдына сүгенә-сүгенә килеп чыкты. Кичә һәлак булган мәрхүмнәрдән калган коры паекның икесен малайны алып килгән картка бирергә кушты һәм «Муллага» карап:
– Монда алып кала алмыйбыз. Иртәгә иртән яралыны тагы алып килсен. Шулай дип аңлат.
Федя, ә чынлыкта исә Фәрит исемле булган, тик күп вакыт «Мулла» кушаматы белән генә йөргән тылмачыгызның моңа бер дә исе китми иде. «Мулла» тек мулла. Федясына да, Фәрит, йә булмаса «Мулла» дип дәшүләренә дә һич кыенсынмады. Ул үзбәк картына татарчалап, иртәгә иртәнгә тагы уколлар кадап, җәрәхәтне дарулап, яңадан бәйләргә кирәклеген аңлата башлады. Федя, ягъни Фәрит шәһәрдә үскәнгә күрә, татарчасы такы-токы гына булып, бабайга бик аңлатып бетерә алмады шикелле. Бу хәлне читтән генә күзәтеп торган Ринат аңа:
– Иртәгә җомга көн бит. Җомга көнне иртән килергә куш. Мөгаен, аңлар. Җомга көн диген, – дип, үзе дә сизмәстән әйтеп салды. Башка эшләре булмыйча, бу хәлне күзәтеп торган унлап солдат, җәһәт кенә борылып, Ринат ягына карадылар. Картлардан кемдер:
– Вот ещё один басурман, – дип мыгырданып алды.
Аның ягына караучы да булмады. Карт та җомга сүзен ишетеп, Ринат ягына карап елмаеп җибәрде. Аннан әллә канәгатьсезлек билгесе күрсәтеп, әллә бүтән нәрсә әйтергә теләп, үзалдына мыгырдана-мыгырдана, кулларын бутап алды да, ишәген авыл ягына борып кайтырга кузгалды. Лейтенант җыелган солдатларга ризасызлык белдереп:
– Нәрсә авызыгызны ачтыгыз? Эшегез беткәнмени? Марш позицияне ныгытырга! Коралларыгызны чистартыгыз! Сержант Фёдоров, кайда, нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәт! Әнә теге яктагы окопларны тирәнәйтергә кирәк. Көньяк белән көнчыгыш яктагы окопларны бергә тоташтырыгыз. Менә бу якка ташларны җыеп өегез! – дип, күрсәтмәләр бирде. Һәм үзенең палаткасына китеп барышлый, сержантның Ринатка теге окопны тирәнәйтергә кирәклеге турында сөйләгәнен күреп:
– Ә аны минем янга чакыр! – дип, әмер бирде.
– Әнә, командир сине чакыра. Марш шунда!
Ринат кителенең өске төймәсен каптырганлыгын барлап, каешын әйбәтләп алды да командир палаткасына килеп керде һәм үрә катып, честь биреп:
– Иптәш лейтенант, рядовой Валитов сезнең боерык буенча... – дип әйтеп бетерә алмады, командир:
– Вольно! – Откуда призывался?
– Башкортстан.
– Үзбәк телен кайдан беләсең?
– Мин үзбәкчә белмим. Тик безнең телләр охшаш икән. Шуңардан чамаладым.
– Яхшы. Тегеләй-болай кирәк була калса, тәрҗемәче Исламов Фәриткә ярдәмләшерсең. Аңлашылдымы?
– Яхшы, иптәш лейтенант! Аңлашылды!
Командир палаткасыннан чыкканда, Ринатның башына шундый уй килеп китте: кара син аны, мәктәптә укыганда укытучылар рус телен камил өйрәнегез, тормышта гел кирәк булачак, башка милләтләр белән аралашу теле ул, рус теле – иң мөһим тел, диләр иде. Ә менә үз телен белүе дә бик ярап куйды. Аның теле дә – башка милләтләр белән аралашу өчен иң мөһим тел икән. Чынлап та үз ана телен камил белүе аңа алдагы тормышында нык ярдәм итте. Ярдәм итте генә түгел, күп бәла-казалардан саклап, ничәмә үлемнәрдән алып калды. Ә әлегә Ринат бу турыда белми һәм күз алдына да китерми иде. Әлеге минутта үзенең үзбәк телен дә яхшы аңлавын белде.
Төнлә шау-шу булып алды. Сакта торган каравылчы олы яшьтәге сәләмә генә киенгән әфганлыны атып үтергән булып чыкты. Ул:
– Тукта! Кем килә? – дип тә, атам дип тә кычкырган. Һавага да атып караган. Әфганлы туктамаган. Җитмәсә позиция кырыннан гына үтә торган юлдан кышлакка таба торып йөгергән. – Бик тә шикле шәүлә күренде. Шуңа да атып ектым. Мин аны куркытырга теләп кенә аткан идем, – дип сөйләде.
Әмма әфганлының ярасы тирән иде. Ядрә күкрәгенә тигән булып чыкты. Мәетне тентеп тикшергәннән соң шул ачыкланды: билендәге матурлап сырлап эшләнгән кыныга салынган гади генә әфган пычагы һәм аркасындагы биштәрендә учакта пешергән көлчә-икмәктән башка нәрсәсе юк иде. Икенче ел хезмәт иткәннәрдән Ринат һәм аның кебек яшь солдатлар шуны белделәр. Монда яшәгән һәр адәм ун-унике яшеннән үк билендә пычак йөртә икән.
Иртәнчәк яралы малайны уколга алып килгән карттан сорашып, шул билгеле булды: бу үлгән бәндә алар кышлагыннан булмыйча, ниндидер ерактагы кышлактан икәнен чак аңлата алды. Мәетне үзе белән алып китәргә тәкъдим ясалгач, бу тәкъдимнән кискен баш тартты. Көн кызу булганлыктан, аны юлдан читтәге бер калкулык битенә әштер-өштер күмеп, баш очына таш та бастырып куйдылар. Икенче көнне иртән үк ниндидер өч карт килеп, кабер кырында бик озак кына утырып, кире кайтып киттеләр. Күрәсең, кабер иясенә догалар укып, мөселманча соңгы йола үтәп, кадер-хөрмәт күрсәттеләр.
Командир әфганлыны аткан солдатка сакта уяу торганы өчен командование исеменнән рәхмәтен белдерде. Һәм тагы да тырышыбрак хезмәт итсә, мөгаен, ун көнлек ялга да кайтарырбыз әле дип вәгъдә итте. Кайбер солдатларның бу сүзләрдән күзләрендә көнләшү чаткылары ялтырады.
Ринат та үзалдына:
– Бәхетле, – дип сөйләнеп куйды.
Кай арада кырына килеп баскандыр, үзе белән теге көнне чокырда яткан карт солдат:
– Кеше үтерү – бәхет түгел, – дип төрттереп алды.
– Нинди кеше булсын, рух бит ул. Син аны үтермәсәң, ул сине үтерәчәк. Дошман ул.
– Юк, син яшь әле, дөрес уйламыйсың. Ничек кенә булмасын, кеше ул. Ә менә без аларга дошман. Аның иленә басып кергән дошманбыз.
– Әфган хөкүмәте үзе безне чакырып китерде. Без интернациональ бурычны үтибез. Әфган халкына ярдәмгә килдек, – дип, Ринат карантин үткәндә, командирлар сөйләгән нотыкларны кабатларга тотынды. Ә Руслан аңа астан гына көлемсерәп карап алды да:
– Ярар, бу турыда туктатып торыйк. Әлегә барыбер аңламыйсың. Вакыты җиткәч аңларсың әле. Монда хөкүмәт башында феодаллар утыра. Һәм алар халык түгел. Әйдә киттек. Политинформация дәресен әлегә ябык дип игълан итәм. Әнә безне көрәк-ломнар көтә, – дип, Ринатны үзләренә тәгаенләнгән сектордан окопны тирәнәйтергә алып китте.
Хәрбиләр әфган халкы – гади декханнар алдында ышаныч һәм ихтирам яулар өчен аларга төрле вак-төяк эшләрдә ярдәмләшергә тиеш иде. Шуңа да тәүге елны солдатларга ничек кенә булмасын, корал кулланырга катгый тыелды. Әмма халык тарафыннан шуравиларга карата каршылык көчәеп, корбаннар күбәя башлагач, корал кулланып җавап бирергә рөхсәт ителде. Шулай булуына карамастан, гади халыкка ярдәмләшергә дигән күрсәтмә үз көчендә калды.
(Дәвамы бар)
"КУ" 04,2023
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев