Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

Тыннары бетеп егылыр чиккә җитеп, лагерь урынына килеп җиткәндә, анда буп-буш иде. Тик кухня дип атап йөргән палатка булган урында бер өем буш консерва банкасы һәм пакет өеме, катыргы кисәкләре генә аунап ята. Бергәләшеп, буш лагерь биләмәсен җентекләп карап чыктылар. Сержант тешләрен кысып: – Вәт кабахәтләр! Ичмаса бер-ике коры паек калдырсалар, ни булыр иде. Тагы бер атналык запас бар иде бит, – дип куйды.

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

Яралы малайны көн дә уколга алып килә торган карт үзбәк кичә дә, бүген дә килмәде. Шуңа да командир өч солдатны ияртеп, санитар Васяны кышлакка җибәрде. Яралы малайны карап-дәвалаган булып, кышлакны җентекләп тикшереп, разведка үткәреп чыгарга иде исәбе.

– Ул-бу шикле кешеләр, кораллы сакалтайлар күренмиме? Урамнан, йортлар арасыннан игътибар белән тыңлап үтегез, ирләр шаулашмыймы, корал-мазар шалтырамыймы? Кыскасы, күргән-ишеткәннәрегезне хәтерегезгә сеңдерегез. Кайткач, барысы турында да миңа җиткерергә! – дип, катгый күрсәтмә бирде.

Бу кышлак күпчелеге үзбәкләр яшәгән кышлак булганлыктан, тылмач урынына Ринатка барырга боерылды. Карт солдатлардан, мондагы халыкның астыртынлыгы һәм явызлыгы турында күп ишетергә туры килгәнлектән, анда барырга ашкынып торучылар юк иде. Шуңа да алар кышлакка кәефсез генә кузгалдылар.

Төш вакытына әле иртә иде. Басуда эшләп йөргән әфганлылар кышлакка таба китеп баручы шуравиларны күргәч, тизрәк берәр калкулык артына ышыкланырга, һич булмаса басуда үскән арпа-бодай арасына чүгәләргә ашыкты. Берничәсе күрмәмешкә салышты. Әмма барысы да шикле кызыксыну белән астан гына аларны күзәтте. Юл кырындагы басуда эшләп йөргән ике әфганлы, кулларын күкрәгенә куеп, мондагы гадәт буенча бераз гына иелеп исәнләшеп алдылар. Солдатларга командир итеп билгеләнгән сержант та аларга охшатып исәнләште. Һәм үзенең кул астындагыларга да шулай итәргә кушкач, барчасы да ул кушканча эшләделәр. Бу хәлдән тузанлы юлдан кышлакка баручы солдатларның кәефләре бераз күтәрелә төште.

Кышлак урамында чыр-чу килеп уйнаган бала-чага тилгән күргән тавык чебешләре шикелле кайсысы кая качып, юк булды. Арык янында үскән тут агачы күләгәсендә эссе кояштан качып, бер карт кына үз уйларына бирелеп утыра иде. Әйтерсең лә аңа бу хәлләр күптән таныш. Һәм ул бернигә дә гаҗәпләнми иде. Егетләр сержант өйрәткәнчә, үзбәкчәләп, кулларын күкрәккә куеп, бил бөгә биреп, баш иеп исәнләштеләр. Шунда гына әфган карты аларга игътибар итеп, нәрсәдер укынып, әппәр әйтеп куйды. Ринат та бабай кебек битен сыпырып алды. Аңа башкаларның гаҗәпләнеп карауларына ул авылдагы бабайларның бер-берсе белән исәнләшкәч, әппәр әйтүләрен исенә төшереп:

– Шулай кирәк. Бу картларны хөрмәтләүгә керә, – диде.

Төркем командиры вазифасына билгеләнгән сержант та, теләр теләмәс битен сыпырып куйгач, аңа башкалар да иярде. Аларның язмышы бу кышлакта кыл өстендә торганлыгын һәм шушы кешеләргә бәйле икәнен сержант аңлый иде. Тик ул шуны белмәде. Әфганлылар үзләре яшәгән кышлакта һәм өйләренә кергән чит кешегә һич тимәсләр. Чөнки ул, кем булуына карамастан, кышлакның кунагы. Ә кунак – ул изге, хәтта кораллы булса да. Тик коралын гына эшкә җикмәсен. Корал кулланган булса инде, ул чакта башка мәсьәлә.

Бабайдан теге җәрәхәт алган малай кайда торганлыгын сорашырга тотындылар. Бабай әллә үзе шуравиларны аңламады, әллә башка сәбәп белән «белмим» дигән кебек башын гына селкеде. Ринат ничек кенә аңлатып караса да, бабай бернәрсә дә белми иде шикелле. Якындагы капкадан 10-12 яшьләр тирәсендәге бер малайның башы күренде. Карт аңа дәшкәч, малай курка-курка гына, карт янына килде. Бабай аңа нәрсәдер әйтте. Малай үзе артыннан барырга кушып, шуравиларга кулы белән ишарәләде дә, аларга шикләнебрәк карый-карый, алдан атлады. Малай бер тыкрыктан кереп китте. Шуннан зур гына капкалы бер йорт алдына туктап, башы белән ымлап, йортка күрсәтте дә, эшем бетте дигән кебегрәк ашыга-ашыга, кире китте. Бераз баргач туктап, ерактан гына шуравиларны кызыксынып күзәтә башлады. Бу йорт бүтәннәргә караганда, үзенең түбәсе белән аерылып тора. Түбәсе кыеклап калай белән ябылган. Һәм йортка керә торган бизәкле капкасы да ачык булып чыкты. Солдатлар йортка үтмәделәр. Командир капканың келәсен шакылдатып алды. Озак та үтми, ризасызлыгы йөзенә чыгып, «тагы монда кемнәр йөри инде» дигән кыяфәттә бер хатын күренде. Чит кешеләрне күрү белән, куркуыннан ниндидер бер аваз чыгарды да тизрәк битен каплап, йорт эченә кереп югалды. Шул ук минутта дияргә була йорттан бер матур гына сакаллы ир капка алдына чыкты. Ринат ничек кенә теге яралы малай турында сорашса да, ир аларны аңламады. Шуннан Ринат теге ишәк белән килгән бабайның исемен исенә төшереп, Ширали, Ширали, диде дә чатанлап, теге малайның аягы яралы икәнен аңлатырга тырышты. Васяның санитар сумкасыннан бинт һәм дарулар алып күрсәткәч кенә, теге адәм төшенде, ахры. Солдатларны өйгә чакырды. Тик курку дигән нәрсә егетләрдә көчле иде. Алар йортка үтмәделәр. Теге бәндә йортка кереп китте. Ачык капкадан аның йорттагыларга ниндидер күрсәтмәләр бирүе, йортта тагы кемнәрнеңдер шәп-шәп атлап, әрле-бирле үтеп китүләре күренде. Шуннан чутыр кара 6-7 яшьләрдәге ике әфган малае килеп чыктылар да кызыксынып, солдатларны күзәтә башлады. Эчтән аларга ниндидер хатын кычкырды. Малайларның елмаеп торган йөзенә шундук курку йөгерде. Һәм алар ничек пәйда булсалар, шулай ук бик тиз капка артына кереп качтылар. Озак та тормый теге ир ниндидер төенчек тотып, яңадан солдатлар янына килеп чыкты һәм үзе артыннан әйдәде.

Яралы малайны караучы карт кышлакның теге башындарак тора икән. Бераздан аның өе янына да килеп җиттеләр. Капка монда да бикле түгел иде. Капка дисәң хәтере калыр, ни ишек, ни капка дигәндәй, чак эленеп торган бер нәрсә инде. Ул авыр ыңгырашып шыгырдый-шыгырдый, эчкә ачылды. Егетләр тагы урамда көтәргә чамалаганнар иде дә, ир, санитар Васяны җитәкләп дигәндәй, эчкә үтәргә өндәде. Санитарның үзен генә йорт эченә кертеп җибәрергә шикләнделәр. Барысы бергә сак кына йорт алдына үттеләр. Йорт бик ярлы иде. Йортта ишексез бәләкәй генә ике каралты, алар алдында читтәрәк тандыр дигән мичләре күренә. Өй почмагына терәлеп дигәндәй, озын гына чинар агачы үсеп утыра. Каралты алдында унлап тавык белән ике әтәч һәм инде чебешләре күгәрчен зурлык булып үсеп килгән бер чебешле тавык, «корт-корт» килеп, тибенеп йөри.

Өйдән карт кына бер кортка килеп чыкты. Солдатларны күреп, бөтенләй курка калды. Ишек төбендәге урындыкка утырып, ниндидер дога укып, битен сыпыра башлады. Шуравиларны озата килгән ир карчыкка нәрсәдер сөйләргә тотынды. Алар шәп-шәп сөйләшкәнгә, төркемгә тылмач итеп җибәрелгән һәм әфганлыларның һәр сүзен тәрҗемә итәргә тиешле Ринат аларның шыр-быр килеп сөйләшүеннән берни дә аңламады. Озатучы ир карчыкка кулындагы төенчекне тоттырды да Васяны җиңеннән тотып, үзе артыннан өй эченә әйдәде. Башкалар да аның артыннан иярергә чамалаганнар иде дә, сержант туктатты. Ринатның аркасыннан этә биреп, санитар артыннан керергә кушты. Эчкә үттеләр. Йорт эче дә бик ярлы иде. Тыштагы эссе тынчу һавадан өй эченә үтү базга төшкән кебегрәк булды. Балчыктан өеп салынган яссы түбәле өйдә салкынча һәм җиләс икән.

Малай идәндә иске палас-юрганнар өстендә утырып тора. Яктыдан ярым караңгы өй эчендә авыруның җәрәхәтен карарлык түгел иде. Шуңа да Вася:

– Басурманнарыңа әйт, авыруны тышка, яктыга алып чыксыннар, – диде.

– Алар минеке түгел, – дип, Ринат та үз чиратында төртелеп куйды.

– Син, салага, әйткәнне үтә! Тәрҗемә ит!

Вася бер ел хезмәт иткән «черпак». Шуңа да яшь солдатлар алдында үзен картлар кебек һавалы тота. Ринат сүз көрәштереп тормады, чөнки вакыты ул түгел дә, бу «черпак» азактан барыбер үч алып, берәр аламалык эшләячәк. Ринат бар сәләтен җыеп, белгән үзбәк сүзләрен кушып, яралыны тышка, яктыга алып чыгарга кирәклеген аңлата башлады. Аңладылар. Санитар, яралыны карап, җәрәхәтенә дарулар сөртеп, арт ягына ике укол кадады. Малай бик түземле иде. Вася үз эшен башкарганда, тик иренен тешләп, йөзен генә сытып күзеннән бер-ике бөртек яшь кенә күрсәтте. Өй эченнән кортка чыгып, солдатлар белән килгән әфганлыга нәрсәдер аңлатырга тотынды. Әле Васяга карап, әле алачыкның берсенә күрсәтеп-күрсәтеп сөйләде. Әфганлы санитарны алачык эченә чакырды. Монысын инде Ринат тәрҗемә итмәсә дә, аңларга була иде. Алачыкка үттеләр. Сәке сыман нәрсә өстендә әбинең карты, малайны уколга йөрткән бабай ята иде. Аягы шешкән икән. Хәтта чәлтере эренләп чыккан. Санитар шеш урынын йода белән эшкәртеп, шешне ярды. Бабай кеше ул кадәр үк түземле булмыйча, шешне ярганда кычкырып ук җибәрде. Вася җәрәхәтне дарулар белән эшкәртеп, шеш тирәли аягына берничә урынга уколын да кадады. Җәрәхәтне бинт белән бәйләп куйды.

Эшне бетереп, бабай яныннан чыгуга, карчык аларны чәй табынына чакыра башлады. Ринат моны тиз аңлады һәм командирга үзе аңлаганча тәрҗемә дә итте. Аларны бу йортка алып килгән әфганлы да чәй эчеп китәргә тәкъдим ясады. Тик сержант катгый рәвештә баш тартты. Егетләрнең чәйләп алырга бик теләкләре булса да командир ризалашмады.

Теге бай йорттан килгән озатучы әфганлыга рәхмәтләр әйтә-әйтә кайтырга урамга чыктылар. Ә урамның ике башында да ыбыр-чыбыр бала-чага җыелган. Барысы да солдатларны күзәтә. Солдатлар килеп чыгуга, кайсысы кая качып та беттеләр. Егетләр килгән урам-тыкрыклар аша, командир кушканча тирә-якны җентекләп күзәтә-күзәтә, кайтыр юлга чыктылар. Кышлакта ул-бу шикле кешеләр, кораллы сакалтайлар күренмәде. Гомумән, кышлакта тыныч иде.    

 Төш вакыты җитте. Кояш рәхимсез кыздыра. Һавада һичбер болыт әсәре күренми. Үлән арасында туктаусыз чикерткәләр чыркылдавыннан башка бер җан иясен күрмәссең. Тик биектә-биектә берничә тилгән баласы гына үзләренең әниләрен чакырып чикылдашып очалар. Басуда эшләп йөргән кешеләр дә күренми. Алар да эсседән качып, өйләренә таралышкан. 

– Эх, су коенып алырга иде, – дип куйды Вася.

– Туйганчы чишмә суы эчсәң дә шәп булыр иде, – диде сержант.

– Һе, үзең теге карчык чәй эчәргә чакыргач рөхсәт итмәдең. Хәзер чишмә суы эчәсең килгән, – дип куйды Вася.

Сержант атлаган җиреннән туктап, бөтен төркемгә карап алды да битеннән аккан тирен баш киеме белән сөртә-сөртә:

– Син, санитар кисәге, белергә тиешсең. Монда сиңа тәмле чәй, мул ризык тәкъдим итеп агулап куюлары да бар. Әфганлылар кулыннан бернинди ризык та, эчемлек тә алырга ярамый. Агулану очраклары җитәрлек.

– Үзләренә ярдәм иткән кешене агулыйлар димени. Малаен дәвалыйбыз, бабасын даруладык. Берәр чынаяк чәй эчкәннән әллә нәрсә булмас иде, – дип, санитар һаман үзенекен сөйләде. Сержант сүзгә әвәс булмыйча, юкка тел чарлаганны бик өнәп бетерми иде. Шуңа да катгый гына:

– Сафта быкылдап бармаска! – дип куйды.

Шуннан бераз дәшми генә баргач, күрәсең, сүзсез бару аны да ялыктырды, ул:

– Иң яхшысы, син Валяң белән ничек төн кунганыңны сөйлә. Хет атлавы күңеллерәк булыр, – дип, ефрейторга дәште.

Ә инде тегесенә шул гына кирәк, ничәнче тапкыр яңадан сөйләргә тотынды. Ул сөйләгән саен ниндидер яңартулар кушарга ярата. Әле дә шулай булды. Ә Ринат хикәятне яттан белә. Шуңа күрә аның сөйләвенә игътибар итмичә, авылда калган Галимәсен уйлады. Галимә аның кызы түгел,  аның белән Вәсил йөри. Тик кыз гына гел Ринатка тартыла. Ул Ринатка да бик ошый. Тик Ринат Галимә белән дусларча мөнәсәбәттә калырга тырыша, чөнки алар Вәсил белән дус. Шуңа да дусты күз атып йөргән кызны тартып алырга күңеле тартмый. Ринатның тәмле уйларын сержантның:

– Уң яктагы тау битенә игътибар итегез! – дигән боерыгы бүлдерде.

Барсы да шул якка күз ташлады. Тик тау битендә шикле нәрсәләр күренмәде. Ниндидер бер җайдак кына атын җай гына атлатып, ерактагы тау битеннән каядыр китеп бара иде. Менә ул да каршыдагы биек булмаган тау артына кереп югалды. Башкача шикле нәрсәләр күренмәде. Шулай эсседән әлсерәп, лагерьга кайтып җиттеләр. Барча күргән-белгәннәрен лейтенантка җиткерделәр. Тирә-як тыныч иде. Беренче көндәге рухлар һөҗүмен искә алмаганда, әйтерсең лә сугыш бөтенләй юк. Шул ук чикерткәләр тавышы, шул ук югарыда-югарыда тилгән балаларының пипелдәп кычкыруы да, тау буенда йөргән сарык-кәҗә көтүе. Иртә-кичләрен теге кышлак өстеннән күтәрелгән сыек кына төтен баганалары да шул ук. Кайчакны җил авыл ягыннан искәндә, намаз вакыты җиткәнне искәртеп, тонык кына азан тавышы ишетелеп куя. Һичнәрсә сугыш барганын хәтерләтми. Тик хәрбиләр урнашкан лагерьда гына ниндидер киеренкелек. Теге көндәге бәрелешне көн саен диярлек искә төшереп гәпләшеп-бәхәсләшүләр бераз тына төште. Лагерьдагы хәрби тормыш көн саен бер җай белән үтә торды. Ринат кына тылмач роленә башы-аягы белән чумды. Лейтенант биргән «Рус-пуштун һәм пуштун-рус» сүзлеген кызыксынып өйрәнә башлады. Дөресрәге, әфганлылар пуштун телендә һәм үзбәкләр күпләп яшәгән җирдә үзбәк телендә сөйләшәләр. Үзбәк теле безнең телгә якын. Шуңа да аңлавы җиңелрәк. Ә менә пуштун теле башкача – авыр. Шулай булуына карамастан, күп сүзләр безнең сүзләргә охшаш.  Ринатлар көн дә дүртәүләшеп кышлакка теге малай белән картка уколлар кадап, җәрәхәтләрен бәйләргә йөрделәр.

Санитарның:

– Малай белән картның хәле көннән-көн яхшыра бара. Шуңа да алар янына көн саен бармасак та була, – диюенә, командир:

– Малай белән бабай безгә шайтаныма да кирәкми. Сугыш корбансыз булмый. Ә менә разведка – кирәк нәрсә. Ул сугышта иң мөһиме. Сез кышлакка аларның яраларын бәйләргә генә йөрмисез. Сез разведкага йөрисез. Моны барыгыз да колагыгызга киртләп куегыз! – дип кисәтте.

Сүз шуның белән бетте. Ринатлар төркеме инде ничәнче көн тагы разведкага, ягъни малай белән картның яраларын эшкәртергә кышлакка киттеләр.

Ә бу вакытта төп базага штабтан яңа күрсәтмә килде. «Кандагар шәһәре тирәсендә рухларның бик зур көчләре туплана башлаган. Шуңа әзер торырга кирәк. Мөгаен, алар безнең көчләргә каршы ниндидер операция әзерлиләр. Безнең позицияне ныгыту өчен һәм шул юнәлештәге көчләрне Кабул шәһәренә бара торган юл янына шул тарлавыкка күчерергә» дигән яшерен боерык килеп төште. Боерыкта: «Кичектергесез эшләргә!» – дигән катгый күрсәтмә дә бар.

Боерык үтәлергә тиеш. Радист яшерен шифрограмманы командирның кулына тоттыру белән боерык кичектергесез үтәлә башлады. Лагерь, әйтерсең лә, кырмыска оясына таяк тыккан шикелле мәш килеп, юлга җыена башлады. Ул арада һавада вертушка һәм ерактагы юлдан ике БТР килгәне күренде. БТРлар лагерьга якын ук килә алмадылар. Юл юк иде. Ә вертушка лагерь янына ук килеп кунаклады. Аннан бер капитан төште. Ул лейтенантка пакет тоттырып:

– Кичектергесез, боерык белән таныш! – диде.

Лейтенантның пакетны ачып укыганын көтеп торды да аңа дәшәргә дә ирек бирмичә:

– Рация һәм радистны, барча кәгазь документлар белән, вертолётка утыртырга! Үзең солдатлар белән БТРга, марш! БТРлар кая барырга кирәклеген беләләр. Маршрут карталары аларда бар. Барыгыз, үтәгез!

Радистны җиһазлары белән тиз-тиләмән алып, вертолёт һавага күтәрелде. Лейтенантның фаразлавы буенча, очкыч башка позицияләргә юл алды.

Ярты сәгатьләп вакыт та үтмәгәндер, бөтен лагерьны тартмага тутырылган шырпы бөртекләре шикелле шыплап, БТРларга төяделәр. Урын бик кысан иде. Шуңа да чак сыеп кузгалып киттеләр. Шунда рухлар белән беренче көнне үк бәрелешкәндә, Ринат белән бер чокырда яткан карт солдат кышлакка ярдәм күрсәтергә китүчеләрне исенә төшерде. Лейтенант БТР командирына кичекмәстән туктап, кышлакта калган солдатларны барып алырга кирәклеген әйтте. Тик БТР командиры сәгатенә карап:

– Без болай да графиктан соңга калдык. Ниндидер ике-өч солдат өчен бик мөһим булган хәрби операцияне туктатып булмый. Нәрсә генә булуына карамастан, безгә билгеләнгән квадратка шул-шул сәгатькә барып җитәргә кушылды. Бу приказ! Һәм бу кичектергесез үтәлергә тиеш!
– Егетләр кызганыч. Юкка гына харап булулары бар. Ярый да бит башлары эшләп, безнең эздән килсәләр.

– Кайтырлар, юк өчен хафаланма. Төп базага моннан бер утыз чакрымлап булыр. Йөгерә-атлый кайтканда, биш-алты сәгатьлек юл. Кулларында шул автоматлары гынадыр бит?

– Шулаен шулай да ул. Тик без позициядән киткәнне белсәләр, кышлактагы дошман яклылар аларны тотып алырга мөмкин.

– Аламалыкны алдан ук уйлап, карга кебек каркылдап чакырырга ярамый. Тегеләй-болай була калса, солдатларыңа әйтеп куй. Хәрби задание-разведкадан вакытында кайтмадылар дияргә онытмасыннар. Кышлак артындагы тауда атыш тавышлары ишетелде. Мөгаен, рухларга тап булганнардыр, дисеннәр. Исән булсалар кайтырлар. Син миңа бу турыда сөйләмәдең. Мин ишетмәдем. Яшьсең шул әле. Аңлап бетермисең. Боерык ничек кенә булмасын, боерык инде ул. Нинди булуына карамастан үтәлергә тиеш!..  

Ә бу вакытта өч шурави бабай өендә әзерләнгән гади генә чәй табынында тәмләп-тәмләп, тирләп-пешеп, әфган чәе эчеп утыралар иде. Башта чәйдән баш тартырга уйлаганнар иде дә «черпак» Вася:

– Юк өчен куркып торыр чак түгел әле. Лагерьга кайтып җиткәнче байтак вакыт үтәчәк. Тамак кипте. Пулядан үләргә насыйп булса, чәй эчкәннән генә харап булмабыз әле, – дигәч, сержант та ризалашты.

Табын артында Вася тагы телен чарлап:

– Күпме ярдәм иттек. Үзебез ашамыйча күпме коры паекны аларга китердек. Безгә каршы аламалык эшләсәләр, басурманнарның Алласы аларның башларыннан сыйпамас. Шулаймы, басурман калдыгы?

Бу «черпак» урысның Ринатка чираттагы төртелүе, аны кимсетергә тырышуы иде. Ринат дәшмәде. Әфган чәе бик тәмле иде. Ә сержант «черпак»ка ачуланып:

– Син нәрсә? Телең белән чүп бутыйсың. Аппетитны бозма. Югыйсә мин маңгаеңа биреп, мөгезеңне кәкрәйтергә дә булдыра алам.

Сүз шуның белән тукталды. Әфган чәе генә түгел, ә әби пешергән көлчә дә бик тәмле иде. Бүген алар монда өчәү генә килделәр. Менә туйганчы чәйләр дә эчелде. Һәм шуравилар кайтырга кузгалды. Һәрвакыттагыча, урамда аларны ерактан гына кызыксынып, бала-чага күзәтте. Егетләр сиземли иде: һәр йорттан аларны капка ярыкларыннан булса да карап озаталар. Шулай кышлак та артта калды. Егетләр чәй табынын исләренә төшерә-төшерә, лагерь ягына сузылган тузанлы юлдан иренеп кенә атлауларын белделәр. Кая ашыгырга? Һәркем үз уйларына чумды. Барысы да көндәгечә, кышлакта һәм басуда тыныч кына эшләп йөргән берничә үзбәктән башка алай-болай шикле адәмнәр күренмәде. Тирә-як тып-тыныч. Шул ук бытбылдыклар үлән арасыннан бер-берсенә сайрашып хәбәр бирешәләр. Шул ук йомраннар, бу өч солдатны күреп, сызгырышып куялар. Ринат кына, гадәтенчә, һәр чокыр, һәр таш артын, тау битләрен күзәтеп атлавын белде. Көтмәгәндә, күзе үзләре урнашкан биеклек түбәсенә төште. Позициядә палаткалар да, радиостанциянең антенна мачтасы да күренми иде. Дертләп китте. Хәтта йөрәге кысылып куйды. Һәм ул шып туктап калды. Үзеннән артта атлаган сержант аңа килеп бәрелде. Командир авызын ачып, нидер әйтергә әзерләнгән иде дә Ринатның лагерь ягына ымлап күрсәткәнен чамалап, карашын шунда текәде. Лагерь урыны буш. Чөнки лагерь, моннан ярты сәгатьләп булыр, боерык буенча башка урынга күчеп китеп бара иде. Сержантның хәтта йөзе агарып китте. Ул бик яман итеп, бер сүгенеп алды да лагерь булырга тиешле калкулыкка таба торып йөгерде. Ринат та, билгеле, артык сораулар бирмичә аңа иярде. Алардан алда авыз эченнән нидер көйләп барган «черпакны» да узып киттеләр. Ул инде:

– Сез нәрсә? Ни булды? – дип кенә дәште дә алар артыннан йөгерергә тотынды.

Эшнең нидә икәнен чамалап алды, ахры, ул инде кычкырып ук сүгенә-сүгенә, лейтенантны, лагерь белән бергә үзен ташлап киткән иптәшләрен сүгәргә тотынды.

Тыннары бетеп егылыр чиккә җитеп, лагерь урынына килеп җиткәндә, анда буп-буш иде. Тик кухня дип атап йөргән палатка булган урында бер өем буш консерва банкасы һәм пакет өеме, катыргы кисәкләре генә аунап ята. Бергәләшеп, буш лагерь биләмәсен җентекләп карап чыктылар. Сержант тешләрен кысып: – Вәт кабахәтләр! Ичмаса бер-ике коры паек калдырсалар, ни булыр иде. Тагы бер атналык запас бар иде бит, – дип куйды. «Черпак» бөтенләй елап җибәрде. Ул инде бертуктаусыз:

– Иптәш сержант, командир! Хәзер нәрсә эшлибез инде? Безгә нәрсә була? Бер сүз белән әйткәндә, капут. Аңлыйсыңмы? Капут.

Фельдшер шәһәр егете иде. Ул шушы яшь кенә гомерен гел күмәк кешеләр арасында үткәргәнгә, шулай читтә, бигрәк тә таныш булмаган таулар арасында өчәү генә калуны дөнья җимерелүгә, катастрофага тиңләде. Аңа ияреп, Ринат та үзен ничектер борчулы сизә башлады. Аның авылда печән әзерләгәндә, үз биләмәләрендә өчәр-дүртәр көн ялгызы гына урманда үткәргән чаклары күп булды. Әтисе ашарга алырга авылга кайтып киткәндә, андый ялгыз калулар еш була иде. Җитмәсә, якында гына аю биләмәсе. Аю туры килгәндә, үзенең монда хуҗа икәнен кешеләргә искәртеп, өеп куелган чүмәләләрен, йә булмаса чабылган печән пакусларын туздырып китәргә дә күп сорамый. Кайбер төннәрне ачуланып, ухылдап, пошкырып, яшь агач-куакларны сындырып йөри. Ул чакта учактагы утны төне буе туктаусыз ягып, утка чи үләннәр салып, төтен җибәрергә кирәк. Аю төтен исен яратмый, тизрәк читкә китәргә тырыша. Шуңа да Ринат бу хәлләргә әллә ни борчылмады. Тик «черпак»ның лышкылдавы гына күңеленә тия башлады. Ирексездән, теге көндәге рухлар белән бәрелешкән чакны исенә төшерде. Әйе, бүген дә шундый засадага юлыксалар, эшләре бик шәптән булмас. Һәм ул бу куркыныч уйларны башыннан тизрәк куып чыгарырга чамалады. Печән чапкандагы чакларны, аюның кешеләрне куркытырга теләп кылган усаллыклары турында уйларга тырышса да, барып чыкмады. Алдагы билгесезлек һәм үзләренең әлеге хәлләре күңелен борчып, йөрәген кимерде. Санитарның паникага бирелеп:

– Нишләргә, хәзер нишләргә кирәк? – дип еламсыравына Ринат тамагын кыргалап:

– Уйларга кирәк, – дип куйды.

 Сержант аның бу сүзен эләктереп һәм «черпакка» усал җикереп: – Шыңшыма! – дип куйды. Һәм дәвам итеп:

– Менә хәзер башыгызны эшләтегез! Уйларга кирәк! Молодой дөрес әйтә. Уйларга кирәк! Һәм ул яндагы казылып бетмәгән пулемёт позициясе төбенә төшеп чүгәләде дә:

– Паникасыз гына! Кемдә нинди фикер бар? Чокырга төшеп утырыгыз! Флаг кебек җилфердәп тормагыз! Бер-ике сәгатьтән монда рухлар киләчәк. Ярый әле ул кадәр вакыт үтсә, рәхмәт әйтерсең. Ярты сәгать тә үтмәскә мөмкин. Алар безнең бу позициянең ничек корылганын һәм безнең нәрсә ашап, нәрсә эчкәнне энәсеннән җебенә чаклы тикшереп чыгачаклар. Алар булмаса, кышлак халкы киләчәк. Чөнки без тирә-якка миналар урнаштырып өлгермәдек. Дөресрәге миналарны китереп җиткермәделәр. Кемдә нинди уй-план туды? Чыгарып салыгыз! Йә, салабон, син нәрсә уйлыйсың? – дип, ул иң элек Ринатка мөрәҗәгать итте.

– Мин нәрсә әйтә алам инде? Җәһәтрәк төп базага китәргә кирәк. Моннан тизрәк табан ялтырату ягын карыйк.

– «Черпак», синдә нинди өмет-ышаныч пыскый?

– Миндә бернинди дә фикер-өмет юк. Хәзер син – командир. Син уйла!

Сержант теш арасыннан читкә төкереп куйды да:

– Кайчакта бигрәк миңгерәү инде син. Ничек фельдшерга укыгансыңдыр? Анысы миңа билгесез. Ә син, молодой, дөрес фикерлисең. Сыпыртырга кирәк. Һәм никадәр моннан тизрәк табан ялтыратабыз, үзебезгә шулкадәр яхшырак булыр. Бер ун минут хәл алыйк та юлга кузгалабыз, – диде һәм чокыр төбендә һаман лышык-лышык килеп утырган «черпакка» карап:

– Лышкылдавыңнан туктамасаң, шушында бәйләп калдырабыз. Бигрәк куркак, паникёр булып чыктың. Җитәр! – дип җикерде.

Теге тынып калды. Күрәсең, кайчак куркакны тагы да ныграк куркыту таман гына була. Һәм сержант үзалдына сөйләнә-сөйләнә фикер йөртә башлады. «Бергәләп атларгамы, әллә бер-беребезне күрә-күрә интервал белән барыргамы? Алай итсәң дә, берәм-берәм чүпләп бетерергә мөмкиннәр. Төнлә атласак, адашачакбыз, карта юк. Иң яхшысы көндез һәм бергә бару. Ни булса да, бергә күңеллерәк. Ярар, әзрәк хуш алдык. Кузгалырга вакыт. Ягез, Аллага тапшырдык. Син, молодой, үзеңнең мөселманча догаларыңны укы. Без үзебезнең догаларны укыйбыз. Ярар, Аллаһ безнең белән! Язмышыбызны Аның кулына тапшырабыз. Мәңге Алланы исенә дә төшермәгән сержантның бертуктаусыз Алланы исенә төшерүе Ринатны бераз аптыратты аптыратуын. Күмәк булганда гына бик куркытмый икән. Ә шушылай өчәү генә калгач, әллә нәрсәләр уйландыра. Бигрәк тә үзеңнекеләр сатлыкҗаннарча ташлап киткәч. Хет авыл ягына карап, бер-ике тапкыр миномёттан атарга кирәк булган. Шартлау тавышын алар һичшиксез ишетерләр иде дә тизрәк кайтыр якка сыпыртырлар иде. Җитмәсә, чәйләп утырган булдылар. Тамак тәмугка кертә менә шул була инде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев