ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (роман)
Аның күз алдында томан куерганнан-куерды. Алга барыргамы? Әллә кире кайтыргамы? Нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап, кыя башында басып торганнан соң, ул кырдагы зур гына бер таш өстенә барып утырды.
Авыр язмыш.
Уфада яшәүче Гафури егете В.Р.
сөйләгәннәргә таянып язылды.
Аның күз алдында томан куерганнан-куерды. Алга барыргамы? Әллә кире кайтыргамы? Нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап, кыя башында басып торганнан соң, ул кырдагы зур гына бер таш өстенә барып утырды. Таш салкын. Ул кешедән рәхимсез рәвештә аның тән җылысын, җан җылысын үзенә суыра. Ташның салкынлыгы да аны айнытып, уйлаган уеннан, башына килгән нияттән кире кайтара алмады. Кешенең әҗәл алды мизгелендә барча гомер юлын кино караган кебек күз алдыннан үткәрүе турында аның ишеткәне бар иде. Теге вакытта ничә тапкыр үлемне кичерде, ничә тапкыр рәхимсез әҗәлнең күзенә карап, шыксыз тешләрен шыкырдатканын ишетте. Тик ул чакта аның үткән тормышы күз алдына килмәде шикелле. Ә менә әлеге минутта аның алдында шундый ябышкак куе томан куерганнан-куера гына. Томан аны бөтенләй уратып алды. Аяк-кулларны да селкетерлек түгел. Хәтта томан куелыгыннан тын алулары кыенлашты. Артка борылып, хатыны янына кайтыргамы? Хатыны юк бит инде. Дус дип йөргән хезмәттәшләре дә артта калды. Дус түгел, ә хыянәтче булып чыктылар. Юк, кире кайтмас ул, чөнки аның тормышы ниндидер аңлашылмаган бер боҗрага эләкте. Әфгандагы хәл – Чечняда, Чечнядагы хәлләр монда тагы да аянычлырак булып кабатлана түгелме? Ә менә бүгенгесе? Бүгенгесе бигрәк тә коточкыч килеп чыкты. Элеккеге тормышына кире борылып кайтса, бүгенгедән дә гыйбрәтлерәк гомеренең яңа куласасы тагы кабатланачак. Ринат моның шулай булачагына бүген ныклап ышанды. Элек тә тормышындагы хәлләрнең бер-бер артлы шикле кабатлануына аптырый иде. Бүген барысына да нокта куярга кирәк! Һәм ул бик авырлык белән таш өстеннән торды да үзен уратып алган куе томанны кулы белән ертып актарырга тотынды. Әйтерсең лә ниндидер гаҗәеп бер чаршау-чыбылдыкны актарып ачкан кебек алдындагы томанны өзгәләп аера башлады. Томан шулкадәр куе, ката башлаган кесәлне хәтерләтә. Аякларга кадәр авырайды, аларга икешәр потлы гер таккан кебек. Ул бар көчен җыеп, алга, томан эченә – үзенең мәңгелегенә таба җай гына атлап китте.
Сезнең чын тауларны күргәнегез бармы? Шул-шул. Күргәнегез юк. Ә бу, безнең яктагы таулар – ул безнең өчен генә тау. Ә чын таулар – бик биек һәм куркыныч. Хәер, башта гына куркыныч. Өйрәнеп китсәң, алай түгел. Әйе, куркыныч түгел. Аннан хәтта синең дустыңа әйләнеп, сине төрле бәла-казалардан саклап кала. Ә бездәге таулар чын таулар янында бер өем туфрак кына кебек. Шулай булуларына карамастан, бездәге таулар да үзенә күрә матур. Әнә тау башларында кылганнар нинди матур итеп җилфердәшеп утыралар.
Мин үзем чын зур тауларны армиягә баргач, Әфганда гына күрдем. Ерактан таулар ниндидер мамык өеменә, кабарып торган болытларга охшап тора. Әйтерсең лә ап-ак болытлар бергә җыелганнар да каядыр барып кар булып яварга әзерләнәләр. Тауларны яратсаң гына, алар сине үзләренә сыендыра. Яклыйлар, дошманнардан саклыйлар. Яратмасаң, бетте – сиңа үлем, йә булмаса зур бәла-каза буласын көт тә тор. Таулар үзләрен көчләп яраттыралар. Телисеңме, теләмисеңме, барыбер яратырга, ихтирам итәргә туры киләчәк. Бу закон! Беләсегез килсә, таулар да тере. Тик урыннарыннан гына кузгалып йөри алмыйлар. Мөгаен, йөриләрдер дә әле. Без генә күрә алмыйбыз. Алар бик әкрен, миллион елларга сузылган адымнар белән йөридер. Тау тау инде ул. Алар да кешеләр кебек.
Әйе, беренче тапкыр күрүгә таулар куркыныч, коточкыч. Тау кыялары аҗдаһа тешләре кебек ыржаеп өскә карап тора. Ә син шул тешләр арасында йөрисең. Кыя ташлар арасында йөргәндә, бигрәк тә куркыныч. Аннан инде өйрәнәсең. Өстән башыңа таш тәгәрәп төшү куркынычы турында уйламый башлыйсың. Ә Әфган – тау-ташлар иле. Үзенчә матур ил. Бик матур ил. Тик мин анда яшәмәс идем. Безнең Башкортстан мең тапкыр матуррак. Мөлаем һәм ягымлырак. Мин әйтер идем, йомшак күңелле безнең ил. Миһербанлы ил. Юкка гына Урал тавын дөньяның кендеге, димиләр. Һәм монда ниндидер без белмәгән сер ята.
Тере дошманны күргәнем юк. Сугыш булган алгы сызыкта үлеп яткан кешеләрне күргәч кенә, боларның мәетләр рухы икәнлеген әйттеләр. Шунда күрдем үлгән рухларны. Алар арасында төрлесе бар. Сакал-чәчләренә чал төшкән бабайлары да, сакалсыз яшьләре дә. Без икенче позициягә күченеп китеп бара идек. Бу урында каты сугышлар булды, диделәр. Икенче көнне безнең ротага тагы яңа солдатларны китерделәр. Болар икенче елын хезмәт иткән солдатлар. Аларның сөйләве буенча мәетләрне күрше кышлактан килеп җыеп алып киткәннәр икән. Үзләренең зиратларына җирләгәннәр, диделәр. Мин үзем үлгән кешедән элек-электән шикләнә идем. Ә монда унлаган рух тәгәрәшеп ята. Без, яңа килгән яшь салагаларга, бу шул кадәр нык тәэсир итте. Җитмәсә сержант:
– Сез аларны үтермәсәгез, алар сезне менә шулай үтерәчәк, – дип, тагын әллә нәрсәләр сөйләп, куркытып, күңелгә шом салды.
Рухларны1 да үтерергә туры килдеме дип сорыйсызмы? Әлбәттә. Сугыш бит ул. Сугыш корбансыз булмый. Әфганлылар – бик астыртын һәм усал халык. Көндез дус булып, сине шурави да шурави дип кочаклашып йөриләр, ә төнлә шүрәле-шүрәле дигән кебек. Бармакларыңны таш ярыгына кыстыруын кыстырмаслар, әмма кабырга арасына пычак тыгып китәргә мөмкиннәр.
Яңа позициягә барып урнашкач, берәр атна үттеме, юкмы, рухлар безне бу урыннан бәреп чыгарырга уйладылар. Чөнки шушы елга буендагы юлдан аларга Пакистан ягыннан корал китерәләр икән. Юл дип әйтеп тә булмый инде, ишәк сукмагы. Бик каты сугыш булды. Тегеләр ягыннан да кырылдылар. Безнең яктан да күп кенә иптәшләр һәлак булды. Менә шунда беренче тапкыр рухларга аттым. Тере кешегә беренче булып атуы кыен. Ничектер кул бармый. Шуңа да зиһенгә иң башта шуны ныклап сеңдереп калырга кирәк, син үтермәсәң, ул сине үтерә. Шушы тәгълиматны миеңә сеңдереп, шушы ачы хакыйкатьне аңласаң, дошманга каршы ату әллә ни кыен булмый. Әмма тере кешене беренче тапкыр үтерү барыбер җиңел түгел. Җитмәсә, якыннан, зур ачылган күзләре белән карап, сиңа каршы килгәндә. Әллә ничек күңелгә авыр тәэсир итә. Әйтерсең лә алдыңда ниндидер күзгә күренмәгән бер киртә, стена тора. Шул киртәне атлап чыгып, шул стенаны җимерә алсаң – яшисең, ә шул каршылыкны җиңә алмасаң – беттең. Сиңа цинк калайдан ясалган табут әзер. Һәм әниеңә «кара тюльпан-лалә чәчәге» самолёты белән кайтарып җибәрәчәкләр. Бусы яхшы очракта. Ә иң аламасы – синең үле гәүдәң беркемгә дә кирәкми. Шунда ятып каласың. Йә берәр упкынга, йә чокырга очырачаклар. Козгыннарга азыкка. Аннан инде «хәбәрсез югалды» дигән кәгазь генә киләчәк. Шул күзгә күренмәс киртә-каршылыкны җимереп, рухны син беренче булып атып ексаң, яшисең. Менә шундый закон. Аннан инде өйрәнеп китәсең. Бигрәк тә бергә хезмәт иткән иптәшләреңне үтерсәләр, йә булмаса үзеңне яраласалар, үч алу хисе бар булмышыңны биләп ала. Анда инде карап та, уйлап та тормыйсың. Автомат магазинында патроннарың беткәнче, калашның көбәге ут булып кызганчы атасың. Тик бар патроныңны атып бетерсәң, үзеңә дә үлем яный. Таш артыннан калкып чыккан рухка атарга патроның һәрчак корылган булырга тиеш. Син аткан ядрә дошманга тиярлек булганда гына, атарга кирәк.
Армиягә барганчы, йодрык йомарлап, юньләп сугышканым да булмады. Үзегез беләсез инде, авылда кем белән генә сугышасың? Түбән очлар белән бер-ике рәт бәргәләшкән булды. Анда да әле теге Вахит сугыш чукмары аркасында. Мин үзем кешегә сугарга жәлли идем. Бигрәк тә авыз-борын тирәсенә, битенә. Үземне кыйнап кайтаргалыйлар, ә минем аларга сугарга кулым күтәрелми. Рәхмәт «кыек баш-придәтел» Заһит бабайга. Ул әзрәк өйрәтте кешенең кай җиренә сугып, һушын алырга.
Сөйләүче шулай авыл малайларына янап, куркытып алды да, сүз бетте дигәнне аңлатып, урыныннан ук торып китте. Ринат кайчакта ачылып китеп, шулай үзенең Әфган сугышында күргәннәре турында үсмерләргә, бала-чагага сөйли. Таулардагы сугыш алымнарын үсмер егетләргә өйрәтә.
1 Әфган сугышчысы.
Имеш, өйрәнегез, салагалар, алдагы тормышыгызда кирәк булуы бар. Сез бит егетләр, булачак сугышчылар, илне саклаучылар.
Аның авылга кайтып төшүе дә көтмәгәндә булды. 1991 ел иде, ахрысы. Сугышка китеп «хәбәрсез югалды» дигән кешенең ничәмә еллар үткәч, кинәт кенә пәйда булуы авылны тетрәндерде. Аны бит инде күптән Әфган җирендә үлде дип исәпләделәр. Хезмәткә китеп, бер ел да үтмәде, әтиләренә военкоматтан «улыгыз хәбәрсез югалды» дигән кәгазь тапшырдылар. Шушы кайгыны күтәрә алмый, әнисе дөнья куйды. Ел ярымнан улын һәм хатынын югалту хәсрәтеннән әтисе дә сызып мәрхүм булды. Бердәнбер уллары иде бит. Авылда, «минага эләгеп шартлаган икән, гәүдәсен дә җыеп ала алмаганнар, шуңа күрә хәбәрсез югалган дип кенә язганнар» дип сөйләделәр...
Яз көне иде, хезмәткә озатканда әтисе:
– Улым, берүк, яхшы хезмәт ит. Йөзгә кызыллык килерлек булмасын. Шунысын да онытма, син, улым, безнең бердәнберебез. Исән-имин йөреп кайтырга тырыш. Минем өчен, әниең өчен исән-сау кайт.
– Һич хафаланмагыз, моңа чаклы барысы да әйбәт булды бит. Армиядә да әйбәт булыр. Елама инде, әни. Синең күз яшьләреңне күрсәм, минем дә елыйсы килә. Иптәшләр алдында яшь күрсәтеп тору оят. Йә, йә, әни, тынычлан. Бер мине генә алмыйлар бит. Әнә теге очтан тагы өч егет, бергә китәбез. Күрше авылдан да егетләр бар, – дип, әнисен тынычландырырга тырышты.
Хезмәткә китүчеләр утырган җигүле ат өй кырына килеп туктагач, әти кешенең дә күз төпләре дымланып китте.
Әтисе дә әнисе кебек улының аркасыннан яратып алды. Ринат инде башкалар алдында әтисе кочаклап яратканнан кыенсынып та китте. Чөнки безнең халыкта, башка халыклардагы кебек озатышканда, чап-чоп үбеп елашу да, аһ-уһ килеп хисләрне тышка чыгарып түгү гадәте дә юк. Әниләр инде күңелләре белән йомшак булулары аркасында яшьләрен тыя алмыйча, күзләрен кулъяулык, алъяпкыч чите белән кипшендерәләр. Күрше-күләннәр дә хәтсез генә җыелган. Җитмәсә, теге оч Мәҗит гармунын сузып җибәрде. Ниндидер бер йөрәкләрне сыкрандыргыч моңлы көй иде. Үзе әзрәк салып та алган. Хатыны каршы килүгә карамастан, булачак әрмисләр утырган арбага менеп утырды. Алар белән район үзәгенә юл алды. Шулай итеп, хезмәткә китүче Таш Түккән авылы егетләре җырлаша-җырлаша, район үзәгенә бара торган юлдан урман эченә кереп киттеләр.
Таш Түккән урман-таулар арасыннан агып чыккан кечкенә елга буена урнашкан бер авыл иде. Егетләрне озата киткән Мәҗитнең гармун тавышы иртәнге һавада озак яңгырап ишетелде. Менә ул да тынып, авыл өстен ниндидер аңлатып бирә алмаслык моңсулык биләп алды. Ринатны озатып, өйгә кергәч, әнисе күз яшьләренә ирек биреп, бик озак елады. Ире дә тынычландырып карады, тик файдасы булмады. Хатынының:
– Улымның кайтканын күрәлмәм инде, күрәлмәм, – дип сулкылдавына ачуланып:
– Юньсез сүз сөйләп, аламага юрыйсың. Тукта шыңшуыңнан! Югыйсә үзем чәбәкләп ташлыйм, – дип караса да, әни кеше тыела алмады.
Ир инде хатынына ирек биреп, үзалдына мыгырданып, тышка ук чыгып китте. Ул да җанын кая куярга белми, әле генә хезмәткә озаткан улы турында уйлады. Ринатның ничек үскәнен, нинди шуклыклар кылып уйнаган чакларын исенә төшереп, нигез буена барып утырды. Бераз уйланып утыргач, болай кул кушырып утырып булмый бит инде дип, бакчага чыгып яңа гына баш төртә башлаган бәрәңге үсентеләрен караштырып, чыккан чүпләрне уташтырган булды. Бу эшен ташлап, кичә төзәтә башлаган абзар бурасының баганасын юнырга тотынды. Йөрәге сулкылдавын баса алмый, балтасын бер читтә торган бүкәнгә чабып, бераз тирә-ягына карап торды. Бер эшкә дә кулы ятмый, күңеле тартмый. Шуннан, ниндидер бер карарга килеп, шап-шап атлап, өйгә керде. Хатыны иртәнге чәй әзерләгән, үзе тәрәзгә карап моңаеп утыра. Ир, керешли үк:
– Әйдә, әзерлән. Район үзәгенә барып, шуннан да озатып җибәрик, – дип чыгып китте.
Абзар эчендә торган колынлы биясен алып чыгып, юл йөри торган арбага җикте. Утырырга йомшак булыр һәм баргач атны ашатып алырга да кирәк дип, арбага хәтсез генә печән дә салды. Ат та, ерак юлга чыгасыларын сизеп, кешнәштереп, колынына ерак китмәскә кушты, ахры. Колын да әнисенең корсак астын ирене белән төрткәләп, имергә тотынды. Ир өйгә кергәндә, хатыны юлга әзерләнеп беткән иде. Шикәр капчыгыннан бәләкәйләтеп тегелгән капчыкка бер түгәрәк ипи, берничә баш корт һәм ике казылык салды. Казылыкны кичә үк әзерләп куйган иде. Ашыгып-кабаланып, улларына биреп җибәрергә онытканнар. Хатын шатлана-шатлана, шуларны капчыкка тутырды.
Ат та юл йөрүне сагынган, күңелле генә юртаклый. Хуҗасы берничә ай җикми торды шул. Колынлагач та әле, бер айдан артык җикмәде. Баласының аяклары ныгысын дип уйлады. Колынның да беренче тапкыр якты дөнья белән ныклап танышуы иде. Шуңа да әнисе тирәли чабулап бара. Койрыгын күтәреп, әле бер якка чыгып чабулый, әле икенче якка чыга. Ераккарак китсә, әнисе колынын кешнәп, үзе кырына чакыра. Һәр җан иясенә бала кадерле шул.
Май азагы гына булганга урман юлы кибеп бетмәгән. Тау башларыннан агып төшкән сулар кайбер урында юлны бөтенләй җебетеп, ашап-бозып бетергән. Ярый әле теге елны, юлларны төзәтеп, әзрәк вакташ-кырчын салдылар. Әти кеше егетләрне алып киткән атларның эзләрен карый-карый барды. Алар бик иртә юлга кузгалган булсалар да, җай барырга тиешләр, дип уйлады. Шулай булуына карамастан, атын җәһәтрәк куалады. Арба җиңел, ике генә кеше утырганга ат та алай куганны көтмәде. Үзе юыртты.
Район үзәгендәге военкомат урамына барып кергәндә, ерактан ук кара яу кебек халык төркеме күзләренә чалынды. Ир белән хатынның йөрәкләре җилкенеп, ир атын тагы да шәбрәк куалады. Военкоматка җитәрәк ат белән алга үтәрлек түгел, урам озатучылар белән шыгрым тулы. Әле тегендә, әле монда җигүле атлар тора. Шуңа да ир, якындагы бер капка ягына борылып, атын кырдагы ихатага бәйләп куйды. Ашый торсын дип, бия алдына печән салды, аркалыгын төшерде. Колын да ачыккан, шунда ук әнисенең корсак астына борынын төртте. Военкомат алдында торган ике автобус тирәсендә халык кайнаша. Сыерчыклар да, бу җыелган халыктан шикләнеп, оялары тирәли куркышып чыркылдашып очалар. Ә инде ару-талуны белмәс чыпчыкларга дөнья түгәрәк, өй кыекларына тезелешеп утырганнар да астагы халыкны күзәтәләр. Аннан тагы нәрсәдәндер шүрләп пырхылдашып, халык өстеннән очып үтәләр дә күрше йорт түбәсенә яңадан тезелешәләр.
Тизрәк-тизрәк, ир белән хатын арбадагы ризыклар салынган капчыкны икәүләп тотып, халык мәш килешеп кайнашкан капка алдына таба юл алды. Аһ малай, автобуслар кузгала түгелме соң? Шулай шул. Менә автобусларның алда торганы халык төркемен ерып бара. Шофёр, машина алдына каршы чыккан, бераз салып алган ир-егетләрнең тәгәрмәч астына килеп эләгүләреннән куркып, пипибен кычкырта-кычкырта, урамнан ары китте. Автобус кырында берничә милиция хезмәткәре кызмача булганнарны читкә этәрә. Шунда кайдандыр каршыларына гармунын култык астына кыстырган Мәҗит килеп чыкты. Ул инде авылдашларын күреп, ерактан ук:
– Безнекеләр алдагы автобуста, кузгалып киттеләр инде, – дип кычкырды.
Их! Өлгермәделәр! Тагы бер биш минутка иртәрәк килеп җитә алмадылар. Ничаклы ашыксалар да, булмады. Нинди үкенечле, нинди үкенечле. Хатынның аяк буыннары йомшарып китте. Ул чак атлап, халыкны ера-ера, урам читенә чыгып, ихатага сөялде. Ире, нәрсәгәдер өметләнеп икенче автобуска таба ашкынып бара башлады. Кырда торган ике милиция хезмәткәре, халыкны куып, бу икенче автобуска да юл әрчи. Әти кеше шулай да икенче автобус тәрәзәсе янына якыная алды. Һәм кулындагы күчтәнәчләрне автобус тәрәзәсеннән ниндидер бер такыр башлы әрмис егеткә сузып:
– Вәлитов Ринатка тапшыр, улым. Вәлитов Ринатка. Ул алдагы машинада, – дип кычкырды.
Күрәсең, аның әтисе булды, янында гына торган ир:
– Ал, улым, ал! Баргач тапшырырсың. Безнең районнан барганнар бер тирәдәрәк буласыз бит. Фамилиясен онытма! – диде.
– Әйе, әйе, Вәлитов Ринат дигән егет. Таш Түккәннән без, Таш Түккән авылыннан.
Автобус бер-ике пошкырып алды да, авырсынып, чак урыныннан кузгалды. Халык аның саен «гү» килеп кычкырышты. Кычкырып елашкан марҗалар да, лышык-лышык килеп, яшьләрен сөртүче апа-җиңгиләр дә бергә кайнашты. Халык шулай улларын, якын туганнарын армиягә озатырга килгән. Мәҗит үзенең мәңге аерылмас гармунын тартып җибәрде. Теге баштарак тагы бер гармун аңа кушылды. Кемдер, йөрәкләрне әрнетеп, Герман көен суза башлаган иде, тегене тиз тыйдылар. Берәү аңа:
– Алйот, туктат бу җырыңны! Югыйсә башыңны ярам! Безнең егетләр сугышка китмиләр. Армиягә генә баралар. Ике ел нәрсә инде, баралар да хезмәт итеп кайталар.
– Син үзең ахмак, абзый кеше! Әфган сугышын онытма! – дип, бераз кызмача булган ир, бу абзый белән сүз көрәштереп тормыйча, үз юлы белән китеп барды.
Әхмәт үрелеп-үрелеп, халык төркеме аша хатынын эзләде. Ихатага сөялгән хатынын күреп, җиңел сулап куйды. Инде тарала башлаган халык арасыннан һаман гармун уйнаган авылдашы янына китте.
Мәҗит инде ныклап исерергә дә өлгергән. Ул авылдашын күреп, гармуннан көйләр суза-суза, алар янына килеп басты. Уйнавыннан туктап:
– Егетләрне бик яхшы итеп озаттым. Берсе дә, менә бу җебегәннәр кебек яшь түгеп, җиңнәрен суламадылар, – дип сөйләнде.
Автобуслар китте. Күктәге кояш та күңелсезләнеп калган кебек булды. Ничектер барча дөньяны моңсулык биләп алды. Җыелган халык кайсы-кая таралып бетте. Ат җигеп килгәннәр дә атларына утырып, кайтыр якларына кузгалды. Мәҗит тә авылдашларына иярмәкче иде, булмады. Аны, ниндидер танышы очрап, үзләренә алып китте.
Ир атын атлатып кына, район үзәгеннән кайтыр якка кузгалды. Авыл читендәге бер кибеткә туктап, бер ярты алып чыкты. Хатынының ничектер гаепле кеше сыманрак итеп:
– Эчәргә уйладың мәллә? – диюенә:
– Юк. Аллаһы бирсә улым кайткач бәйрәм итәрбез. Шуңа дип алдым, – диде.
Шуның белән бетте. Хатын да ләм-мим сүз дәшмәде. Ир дә башкача сүз кузгатмады. Ат та ял итеп ашап алырга өлгергән. Кайтыр якка елдам гына юырта. Яз – яз инде, тирә-як кояш нурына коенып шатлана. Кошлар бер-берсен уздырырга тырышып сайраша. Әхмәт белән хатыны гына үзләренең авыр уйларына уралып, ат йөгерткән уңайга арбада тирбәләләр. Икесе дә аңлыйлар иде: бүгеннән башлап, ниндидер билгесез тормышка аяк бастылар. Бердәнбер уллары хезмәткә китте. Ичмаса күңелләрен юатырлык башка балалары да юк бит. Тагы берәр балалары калса, йөрәккә җиңелрәк булыр иде. Юк шул, Ходай насыйп итмәде.
***
Автобустан төшүгә егетләргә «Тезелергә» дигән команда булды. Шунда кемдер: – Валитов Ринат. Вали..то..в! – дип кычкырды.
Ринат «мин» дип дәшәргә дә өлгермәде, соңыннан килгән автобустагы бер егет аның кулына әниләре җибәргән күчтәнәчләрне китереп тоттырды. Менә шулай башланды инде Ринатның туган илгә булган бурычын үти башлавы. Җыелу пунктында эшне тиз тоттылар. Элекке вакытлардагы кебек «кая озатачакларын көтеп» атна буе яткырмадылар. Шул ук кичне аэропорттан самолётларда Ташкент каласына озаттылар. Үзбәкстандагы ниндидер бер хәрби частьта булачак сугышчыларны айга якын өйрәтеп «Хәрби ант» та кабул иттерделәр. Бусы «карантин» дигән нәрсә икән. Аннан соң Термиз шәһәрендә ике айга якын тау шартларында ничек дошман белән алышу серләрен төшендерделәр.
Анда инде уйларга да вакыт калдырмыйча, төрле сугыш алымнарына өйрәттеләр. Таң белән «подъём» командасын ишетүгә, яткан урыныңнан корт чаккандай торып йөгерәсең дә кич «отбой» командасына һушың алынып, урыныңа килеп авасың. Барысын да тиз, бик тиз башкарырга кирәк. Әллә йоклап ял итәргә өлгердең, әллә юк. Анда һичкемнең эше юк. Икенче, өченче һәм башка көннәрне дә шул ук хәл. Тәмам чын солдат рәвешен алып, эт каешына әйләнгәч, сугышның эчендә кайнап чыныккан частьларга тараттылар. Анда инде бөтенләй икенче тәртип, башкача законнар.
Беренче көннән үк Ринатның взвод командиры белән ничектер эшләре пешмәде. Взвод командиры «старик» иде, ягъни тагы ярты елдан өенә кайтып китәсе солдат. Командир үзен әллә кемгә санап, яңа килгән яшь солдатларны кол урынына күрә башлады. Кирәксә-кирәкмәсә дә әле теге эшне куша, әле монысын. Һичьюгында үзләренең позицияләрен ныгыттыра. Суга мохтаҗлык булмаса да, якындагы тау елгасыннан салкын су китерергә куша. Күрәсең, командирның яшь солдатларны юкка интектерүен күреп, икенче бер карт солдат аның белән әйткәләшеп тә алды. Юк, аның үз туксаны туксан. Имеш, яшьләрне чыныктыра. Тормышка өйрәтә. Аптырагач, теге карт солдат яшьләр янына килеп:
– Ярар, бик бирешеп бармагыз. Тагы ике ай түзсәгез, ул кайтып китә. Аның урынына әнә теге «черпак» Ваня сержант калырга мөмкин. Ул болай ару гына егет. Аннан инде сезнең урынга икенче молодойларны китерәчәкләр. Тәк што, юкка башыгызны иеп, кайгырып йөрмәгез. Сезнең урамда да бәйрәм булыр көннәр алда әле. Менә шуңа күрә үзегез исән-имин калып старик булгач, яшь салагаларны кыерсытмассыз.
Яшь солдатлар бу карт солдатны дәшми генә тыңладылар. Ничектер күңелләре күтәрелеп китте. Аларны аңлаучылар һәм жәлләүчеләр дә бар икән. Тик бу солдат әйткән бәйрәм көннәр урынына кара кайгылы көннәр килде.
Үзәктән кышлакка рухларның зур гына төркеме килеп урнашачагын хәбәр иттеләр. Кышлакка БТР һәм танклар белән бару турында уйларга да түгел, юл юк. Тик җигүле ишәк чак-чак үтәрлек тар гына сукмак инде. Сукмак дисәң киңрәк, юл дисәң хәтере калыр шундый бер нәрсә инде. Ике ягы да биек таулар белән уратып алынган тарлавыкта урнашкан шушы кышлакны рухлардан тазартырга дигән приказ булды. Күз бәйләнгәч, юлга кузгалдылар. Юлга кузгалыр алдыннан командир тешләрен кысып, һәрберсенә:
– Карагыз аны, тәмәке тартканыгызны күрсәм, үзара сөйләшкәнегезне һәм итекләрегез белән шап-шоп атлаганыгызны ишетсәм, үзем муеныгызны борып очырам. Аңлашыламы? Солдатлар сүзсез генә баш кагалар.
Бу тагы:
– Ишетмим! Әллә мин әйткәннәр аңлашылмыймы? – дип ысылдады. Солдатлар да аның уңаена:
– Аңлашыла, – дип пышылдауга күчте.
Ике взвод белән шушы хәрби операциягә җитәкчелек итүче яшь кенә лейтенант дәшми. Аны бу частька яңа гына җибәргәннәр. Картлар әйтүенчә, әле дары исен иснәргә өлгермәгән яшь офицер. Шуңа да лейтенант сугышчан рейдоперацияләрдә чыныгу алып, эт каешына әйләнеп шомарган сержантларга һәм карт сугышчыларга таяна. Барча эшне аларга ышанып тапшырды.
Шурави дип, безнекеләрне урындагы халык – әфганлылар атый. Төне буе атладылар, инде яктыра да башлады. Ул Әфган илендә таң бездәге кебек озаклап тормый. Әз генә офык алсуландымы, көн туа да куя. Кичләрен дә шулай ук, ә дигәнче караңгы төшеп, төн була. Тау арасында төн бигрәк тә тыгыз. Караңгылык шул кадәр куе, кем әйтмешли, күзгә сылана. Ярый әле күктә, яраланудан яртыга гына калгандай, ай, күз яше аралаш сулкылдап, саран гына җирне яктырта.
Кышлакка иртәгәсе көнгә генә килергә тиешле рухлар тау битендәге ташлар арасыннан көтмәгәндә ут ачты. Шуравилар юньләп аңларга да өлгерә алмый калды. Мәхшәр купты. Кайда кем кычкырганын да, кайдан рухлар атканын да белерлек түгел. Ике яклап, аларны утка тоталар. Ниһаять, безнең миномётчылар да коралларын көйләп, тау битендәге ташлар артында яткан дошманга каршы ут ачты. Ул да булмый авыл ягыннан да солдатлар өстенә миналар ява башлады. Күрәсең миномётларын алдан ук көйләп куйганнар. Миналар нәкъ алар яткан урынны актарып, җир сөрә башлады. Хәл нык кискенләште. Сержант рация аша үзәккә хәлне аңлатып, ярдәм сорап кычкыра. Аннан юньле җавап бирмәделәр. Рация лейтенантны бәйләнешкә чакырырга кушты шикелле. Сержант офицерның яралануын хәбәр итте һәм аты-юлы белән сүгенергә тотынды. Менә шушындый кискен вакытта урыс сүгенүенең нинди олы әһәмияткә һәм сихри көчкә ия икәнен аңлый башлыйсың.
Шуравиларның хәле бик тә мөшкел иде. Тагы бер-ике сәгать шушылай ташлар арасында ятсалар, рухлар аларны берәмләп чүпләп бетерәчәк. Егетләр тирә-якка сибелеп, кайсы кая яшеренде. Солдатлар үзләре яшеренгән урынны, ничек итсә итте, кулларыннан килгәнчә ныгытырга тотынды. Өстеңә ут яуганда, әллә нәрсә эшли алмыйсың. Тирә-якта аунап яткан ташларны үзеңнең кырыңа өя алсаң, бик хуп. Окоп казу турында уйларга да түгел. Өлгерә дә алмыйсың. Җире дә таш та мәте. Берничә солдат, яраларына түзә алмыйча, авыртудан кычкырып еларга ук тотынды. Берәү бөтенләй үлеп ята.
Дошман ничек көтмәгәндә ут ачкан булса, шулай кинәт кенә тынып калды. Сержантның гына рация аша ярдәм сорап кычкырганы ишетелә. Ул да мина шартлавы һәм ату тавышлары тынганын чамалап, тавышын әкренәйтә төште. Вакыт агышы үзенең элеккеге хәленә кайтты. Кинәт кенә барлыкка килгән тынлыкны бозып, тау итәгендәге ташлар артыннан рус сүзләрен вата-җимерә, коралларны ташлап бирелергә тәкъдим итәләр. Имеш, тормышыгызны саклап калабыз, сез бит әле яшь. Үзегезне, әниләрегезне уйлагыз, диләр. Бирелмәсәләр, бөтенләй кырып бетерергә вәгъдә итәләр. Шунда сержант янында яткан лейтенант:
– Син кем? Курыкмасаң, күрен. Кем икәнеңне карап карыйк, – дип кычкырды.
Тау битендә кыядан тәгәрәп төшкән галәмәт олы таш артыннан бер сакалтай чыгып басты да үзенең бирелергә кушкан тәкъдимен кабатларга өлгермәде, солдатлар ягыннан берничә ату тавышы яңгырады. Сакаллы рухка әллә тиде, әллә тимәде, ул таш артына яңадан посты. Шуны гына көткән кебек, тегеләр ягыннан шуравилар яткан позицияне яңадан утка тота башладылар. Солдатлар аларга җавап уты ачмады. Ут ачып та ни эшли аласың? Рухлар бик уңайлы урынны сайлаган. Шуннан инде патроннарны да саграк тотарга кирәк. Монда күпме ятасын белеп булмый. Әллә берничә сәгать, әллә тәүлек. Тегеләр ягында снайперлары да бар шикелле. Ялгыш таш артыннан күренгән совет солдатларын берәмләп чүпләргә тотынды. Кай төштә урнашканын да белерлек түгел. Тауларда барча тавыш мең кабат яңгырап ишетелә. Шуңа карамастан, солдатлар яткан урыннарын бәләкәй сапёр көрәге белән әзрәк яшеренерлек итеп тирәнәйтә алды. Кемнәрдер тирә-яктагы ташларны алдына өйде. Кемнәрдер, яшеренеп яткан таш артларындагы җирне казып, шунда яшеренде. Җир дисәң, бу сүзеңнән шайтан көләр. Җир юк. Мәтесе кырчын ташлы. Юньләп казырлык та түгел. Теш арасына эләккән ком кебек шыгырдап тора.
(Дәвамы бар)
"КУ" 04,2023
Фото: unsplash
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев