Логотип Казан Утлары
Повесть

Нәзифә (повесть)

Тәүдә: «Кырымнан монда куганнан соң, тагы кая озатырга мөмкиннәр?» дип уйлый иде. Себер шушы дип белде. Тик мондагы кешеләр сөйләгәннән Себер дигән җәһәннәмнең тагы да арырак, анда мең тапкыр авыррак, ун тапкыр суыграк икәнен белде. Ул суыкны яратмый иде. Моннан да суыграк, моннан да начаррак тагы нинди урын икән? Ул Себер дигәне нинди җир?

Суык. Кабер суыклыгы шушындый буладыр инде. Бу зиндан базының
барча җиреннән салкын бәреп тора. Баз эре-эре ташлардан эшләнгән.
Өстәге бер каты гына кирпечтән өелгән. Ташларның кайберсе бик зур, һәм
барысы да юеш. Аскы өлештә буй-буй су эзләре төшә. Бу – баздагы ташлар
елый түгелме соң? Алар – гүя юкка җәберләнгән бала. Тик нигә елый
алар? Әллә миллион еллар тыныч кына яткан урыннарыннан кузгатылып,
башка таш-туганнарыннан аерылып, шушында зиндан булып ятуларына
гарьләнеп елыймы? Әллә шушы караңгы зиндандагы тоткыннарның
михнәт-газапларын күреп, аларны кызганып-жәлләп, яшьләрен шулай
саран гына сытып чыгаралармы? Ничек кенә булмасын, ташлар елый иде.
Әйе, һәр нәрсәнең үзенә күрә җаны булганын Нәзифәнең ишеткәне бар.
Картәнисе җирнең дә җаны бар дип әйтә торган иде. Җирнең җаны булгач,
нишләп әле ташларның җаны булмаска тиеш? Әйе, ташларның да җаны бар.
Мөгаен, Җир Ананың бәгыре таш булып каткандыр. Шунлыктан ташлардан
йөрәккә үтеп керерлек салкын бәреп торадыр. Бу зинданның такта белән
бүленгән бер як стенасы гына әзрәк җылы кебек.
Нәзифә ярый әле өстенә иске генә булса да, йоннан бәйләгән джемперен
кигән. Көн җылы булганга, җиңелчә генә киенергә уйлаган иде. Әнисе
белән икесенә бер пәлтә, хәзер анысы да юк. Ә бу джемперны әнисе
көчләп кидерде. Ул күптән кечерәйгән инде. Җитмәсә, терсәк урыннары
сүсәргән, тишелергә тора һәм төсе күптән уңып, нинди төстә икәнен тәгаен
генә әйтерлек тә түгел. Кияргә бүтән киеме дә юк. Ни кешелеккә, ни эшкә
йөрергә дигәндәй. Әниләр шулай инде, алдан күрә беләләр. Ул кызы Нәзифә
өчен җанын бирергә риза. Нәзифә чакырталар икән, барыйм дип уйлады.
Бармый чарасы юк. Карышып тора алмыйсың. Сораштырырлар, кирәк
һәм үзләрен кызыксындырган мәгълүматны белешерләр дә, төш вакытына кайтып та җитәрмен дип уйлады. Аны алырга бер хәрбине җибәргәннәр.
Алар солдатлардан нык курка иде. Хәрбине күргәч, әнисе коелып төште. Ә
инде бу солдатның аның кызын алырга килгәнен белгәч, елап ук җибәрде:
– Кызымны ялгызын гына җибәрмим. Үзем дә барам, – дип ияреп килде.
Тик аны ишек төбендә торучы сакчы эчкә үткәрмәде.
Нәзифәне менә шушы суык подвалга ябып куйдылар. Тәүдә: «Кырымнан
монда куганнан соң, тагы кая озатырга мөмкиннәр?» дип уйлый иде.
Себер шушы дип белде. Тик мондагы кешеләр сөйләгәннән Себер дигән
җәһәннәмнең тагы да арырак, анда мең тапкыр авыррак, ун тапкыр суыграк
икәнен белде. Ул суыкны яратмый иде. Моннан да суыграк, моннан да
начаррак тагы нинди урын икән? Ул Себер дигәне нинди җир? Нәзифә тагы
да бөрешебрәк утырды. Күзләре караңгыга өйрәнгәч кенә, базны ныклап
өйрәнде, елаган ташларны күрде. Һәр ташның үз йөзе, алар бер-берсенә
охшамаган. Кыз хәтта ташларда кешеләрнең йөзләрен дә күргән кебек
булды. Каршы як стенада тимер сәкедә ниндидер бер хатын ята. Тәүдә ул
хатынны ир кеше дип уйлап, Нәзифә тагы да ныграк курыккан иде. Аның
астында салам тутырылган матрас. Җитмәсә, өстенә ике бармак калынлыгы
булыр дөя йоныннан сугылган калын шәл дә ябынган. Кыска гына булса
да, пәлтәсе бар.
Бая гына зәңгәр фуражка кигән һәм шундый ук төстәге погонлы хәрби
Нәзифәне, эткәләп-төрткәләп дигәндәй, түр бүлмәдән чыгарып, коридор
буйлап алып барды. Аннары, тимер ишеген шыгырдата-шыгырдата ачып,
подвалга алып төште һәм юха тавыш белән:
– Чибәркәем, миңа бул. Мин сине ничек тә коткарачакмын, – дип үгетләп,
салкынлыгы биткә бәрелеп торган ярымкараңгы подвалда җаен туры
китереп кочаклап, түшләренә үрелеп, тоткалап карарга чамалаган иде дә,
барып чыкмады. Шакшы кулларын суза башлауга, бу артык чибәр татар
кызы кыргый камыш мәчесе кебек тырнашып тешләшә үк башлады. Ул
гына җитмәгән, подвалны яңгыратып кычкырып еларга тотынды. Кызның
кычкырганын ишетеп булса кирәк, подвал коридоры буйлап тезелеп киткән
ишекләрдән кемнәрдер шаулашып, ишекләрне шакылдатырга, кагарга
тотындылар.
Хәрби кызга:
– Дурочка. Мин синең өчен тырышам. Миңа карышсаң да, сине барыбер
бүтәннәр сындырачак. Ничек кенә итеп сындырырлар әле үзеңне. Исеңә
төшәр. Тик мин булмам, – диде дә, ишекләрнең берсен ачып, кызны
аркасыннан бик каты төртеп, эчкә кертеп җибәрде. Нәзифә чактан гына
бетон идәнгә барып төшмәде. Камера эче ярымкараңгы иде. Коридордагы
лампочка яктысыннан соң күзе тәүдә берни күрми торды. Тирә-ягына
каранырга да өлгермәде, берәү:
– Чибәрем, сине нәрсә өчен монда китереп тыктылар? – дип сорады.
Караңгы почмактан яңгыраган карлыккан ир тавышына Нәзифә дертләп
китте. Шулай да үз-үзен кулга алып:
– Үзем дә белмим. Контрреволюцион коткы таратуда гаеплиләр. Минем
бер гаебем дә юк, – диде.
Бер мизгел каранып торгач, такта стенага беркетелгән буш агач сәкегә
барып утырды һәм, үзенең нинди хәлгә калуын аңлап, аннан да бигрәк әнисен жәлләп, учлары белән битен каплап елап җибәрде. Чөнки бу
җәһәннәм тишеге булган чит-ят җирдә ул – әнисенең иң якын кешесе.
Бердәнбер баласы. Әнисен аңардан да аерсалар, бу хәлгә чыдап-түзеп
тора алмаячак. Әзрәк тынычлангач, баз эчен өйрәнергә тотынды. Теге ир
дигәне, тимер сәкесен шыгырдата-шыгырдата төшеп, аның алдына килеп
чүгәләде дә сабый баланы жәлләгәндәй итеп, Нәзифәне тынычландырырга
тырышты. Нәзифә ир кеше дип уйлаган иде, ялгышкан икән. Бу бәндә
шундый карлыккан, тупас тавышлы бер хатын булып чыкты. Хатын кеше:
– Тынычлан, тынычлан, җанкисәгем. Елап, һичнәрсәгә ярдәм итә
алмыйсың. Ә иң дөресе: барысын да сөйләп бирүгә җитми. Менә минем
дә кайбер гөнаһларым бар иде. Ачтым да салдым. Дөресен сөйләгәнемә
башта ышанмадылар. Ә менә хәзер, барысын да ачыклагач, минем гаебем
юк икәнне белделәр. Шуңа да бүген-иртәгә мине азат итәчәкләр. Син дә
ачыл. Җаныңа тынычлык табарсың. Син бит үзең гаепле түгел. Сине кемдер
котырткан. Курыкма, барысының да фамилия-исемнәрен әйт тә куй. Япь-
яшь кенә көеңә шушы караңгы базда тереләй черергә тиешме син? Төкер
барысына да. Менә мине дә, алдап, әллә нинди юлларга этәрделәр. Аллаһы
боерса, иртәгәләргә котылып чыгачакмын. И-и туганым, башларыңа бик
зур кайгылар төшкән икән…
Бу таныш булмаган хатын Нәзифәне үгетләп, юмалап, эч-бәгырьләренә
үтәргә тырышты. Аркасыннан, башыннан сыйпаган булды. Үзеннән
тәмәке исе килә. Тәүдә үзенең эч серләрен сөйләгән булды. Лышык-
лышык елап та алды. Аннан уратып-уратып кына, кызның нинди гаепләре
барлыгын белергә чамалады. Тик барып чыкмады. Нәзифә бу хатынны
тыңламады да. Аңа әнисе кызганыч иде. Җитмәсә, әнисенең сәламәтлеге
дә чамалы. Чамалы булмыйни, көтеп алган икенче баласы – улы Айдар
сугыш башланыр алдыннан гына унбер яшендә һәлак булды. Шуңа өстәп,
Нәзифәнең сеңлесе – Әйшә кызы хәбәрсез югалды.
Әтисенең ял көне иде шикелле. Кайдандыр кайтып килешли кибеткә
керосин китергәннәрен ишетеп калган. Кайтуга Нәзифә белән Айдар улын
чират алырга йөгертте. Алар килеп җиткәндә, халык байтак кына җыелган
иде инде. Барысына да керосин кирәк. Ут сүнеп торганда, лампа кабызырга
да, аннан да бигрәк керогазда ашарга пешерер өчен. Әтиләре керосин
савыты алып килергә тиеш иде. Юк та юк. Нәзифәнең бар кайгысы – зур
тимер мичкәдәге керосин бетмәсә генә ярар иде. Чиратта торучыларның
һәммәсе шуның өчен хафалана. Берничә ир, үрелеп-үрелеп, мичкә авызын
караштырып алды. Чаярак хатыннар да, арба өстенә менеп, керосин
мичкәсен тикшереп төште. Хатыннар инде, гадәттәгечә, шаулашып:
– Һәр кешегә бу кадәр бирә башласалар, керосин җитмәскә дә мөмкин.
Шуңа күрә бер кулга өч литрдан да артык сатмагыз! – дип кычкырыштылар.
Керосин сатучы тагы кемгәдер дөрес акча кайтарып бирмәгән икән.
Теге хатын тавыш күтәрде. Гомумән, һәрчактагыча халык ризасызлык
белдереп кычкырышты. Ә Нәзифәнең әтисе һаман күренмәде. Инде кыз
да дулкынлана башлады. Әтисе килеп җиткәнче, керосин гына җитсә ярар
иде. Ул энесе Айдарга:
– Үрелеп кара әле. Мичкәдә күпмерәк бар икән? – дип дәште.
Айдар, аны-моны уйлап тормастан, арба өстенә менеп, мичкә эченә күз салды. Шул вакыт сатып алучыларның ризасызлыгыннан ачуы болай да
кабарган сатучы, мичкә эченә карарга батырчылык иткән балага җан ачуын
чыгарып, камчысы белән сыдырды. Айдар, авыртуга түзә алмыйча кычкырып,
арбадан егылып ук төште. Малайның күлмәге ертылып, аркасыннан бер буй
кабарып, канап чыкты. Бу бәндә кансыз казак иде. Гражданнар сугышында
күпме кешене кылыч белән суйса, тыныч вакытта үзенә ошамаган бәндәләрнең
сыртына нагайкасы белән сыдырырга да чирканмады. Китте тавыш. Ирләр
балага юкка суккан өчен сатучы казакны өзгәләп тә ташларлар иде, шунда
әллә каян гына килеп чыккан постовой милиционер сыбызгысын сызгыртты.
Халыкның игътибары шул якка юнәлгәннән файдаланып, сатучы:
– Тәнәфес, төшке тәнәфес, – диде дә, тизрәк атын куалап, бу тирәдән
сыпырту ягын карады. Югыйсә эшләр ничек булып бетәр иде икән?
Айдар энесе шул казакның камчысыннан мантый алмады. Аркасы
кабарып шешеп чыкты. Җәрәхәте төзәлмәде. Көннән-көн хәле авыраеп,
бер ай дигәндә, дөнья куйды. Табиблар каны зарарланган диделәр. Әтиләре
дөреслек эзләп, теге казакны судка биргән иде дә, барып чыкмады. Кинәт
кенә бөтен ил өстенә сугыш афәте ябырылды. Хәзер инде синең кайгымы
да, әллә бөтен ил өстенә төшкән кайгымы? Дөнья буталды.
Ә бит киләчәк Нәзифәнең үзе кебек нинди матур булырга тиеш иде! Бар
кешенең тормышы кинәт үзгәрде дә куйды. Һәммәсе элек, сугышка чаклы
дип сөйләшә хәзер. Мәктәптә укытучы дәрес аңлатканда, Нәзифәнең, үз
уй-хыялларына бирелеп китсә, беркемне дә ишетми торган гадәте бар иде.
Уйга бирелгәндә, башын «әйе» дигән кебек кагып та куйгалый. Читтән
карасаң, әйтерсең лә кыз, сөйләүчене бик дикъкать белән тыңлап, җөпләп
утыра дип уйларсың. Менә әле дә караңгы баз эчендә янына килеп, ачылып,
барысын да сөйләп бирергә үгетләгән марҗа хатын шулай уйлады. Бу хатын
әле өстәге түрәләрне сүкте, әле үзенең әче язмышыннан зарланып, яшьләрен
койды. Һәм кабаттан пышылдауга күчеп, Нәзифәне үгетләргә тотынды.
Ә кыз, һаман лышык-лышык елап, үзенең үткән тормышын уйлады. Бер
карасаң, унсигез ел күз ачып йомган мизгел кебек кенә үткән дә киткән.
Икенче яклап уйласаң, нинди озын гомер. Бәхетле балачагы тәмле төш
кебек кенә. Әллә кайда еракта торып калган булса да, һич күз алдыннан
китми. Эссе таба кебек кызган, сусыз чүлдә салкын саф сулы күле булган
оазис миражы шикелле эленеп тора.
…Мәктәптә укыганда, бик чая, шаян кыз иде Нәзифә. Чибәр.
Өлкәнрәкләрдән дә, үзенең сыйныфташлары арасында да аның өчен янып
йөрүче егетләр байтак булды. Ә ул берсенә дә карамады. Аның үзенең
сөйгәне, күрше йортта яшәп, әлеге вакытта Кызыл Эшче-Крестьян Армиясе
сафларында хезмәттә. Киләсе елга, Аллаһы боерса, кайтып җитәргә тиеш.
Кыз, мәктәпне тәмамлагач, башкача укырга теләмәде. Укырга яратмады.
Туйган иде ул укудан. Берәр ел ял итәм, аннан карарбыз дип кенә куйды.
Укуны бетергән җәйдә үк берничә айлык курсларда чәчтараш һөнәренә
укып чыкты да эшли башлады. Эше дә тиз табылды. Өйләреннән дә ерак
түгел. Мәктәптә укып йөргән энесе белән сеңлесенә дә күз-колак булырга
уңай. Әниләре бер конторада җыештыручы булып эшли. Әтиләре шәһәрдәге
яшерен хәрби заводта, вазифалы эштә. Завод хезмәт хакын мул гына
түләгәнгә, аларның гаиләсе акча ягыннан кыенлык кичермәде. Җитмәсә,әтиләренең авылда яшәгән туганнарына, әниләренең сеңелләренә дә ярдәм
иткәлиләр. Кызга эше ошый иде. Чәч-сакалларын тәртипкә китерергә
кергән күп кенә ир-егетләр аның урындыгына утырырга тырыштылар.
Тиз арада кулын шомартып, хатын-кызлар чәчен дә төрле модалы итеп
алырга, кыскартырга һәм бөдрәләтергә өйрәнде. Тора-бара аннан чәчләрен
тәртипкә китертергә теләүчеләр артты. Ачык күңелле иде ул. Клиентлары
белән ачылып китеп, чын күңелдән сөйләште. Шуның өчен дә яратты
халык. Бу җитез куллы яшь останың эшеннән көнләшүчеләр дә булмады
түгел. Тик кыз аларга һичбер ачуланмады, игътибар да итмәде. Залда
бригадир булып исәпләнгән яһүд карты да бу ачык күңелле уңган татар
кызын үз итте. Чөнки кушкан эшне миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип
кенә эшләмәде, җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкарды. Һәм һичкайчан:
«Минем чират түгел, әнә башкалар тик утыра», – дип киреләнеп тормады.
Энесе Айдарны җирләп, аңгы-миңге килеп йөргән чаклары иде. Ул төнне
таң алдыннан самолётлар үкергән, җир тетрәткән шартлаулар тавышына
уянып киттеләр. Ут кабызырга уйлаганнар иде, әтиләре катгый тыйды.
Гаиләсен тынычландырып:
– Безнең заводта да өч көн хәрби уен-өйрәнүләр булды. Монысы, мөгаен,
Акъярда урнашкан хәрби гарнизоннарның һәм Кара диңгез флотының
хәрби уен-өйрәнүләредер. Чөнки шартлаулары бик көчле ишетелә. Кая,
миңа төшке ашка капкаларга берәр нәрсә әзерләп бирегез дә, заводка барып
килим, – дип, чәй дә эчеп тормыйча, таң белән эшенә китте. Нәзифә дә
әнисе белән бергә эшкә юнәлде. Сеңлесе әле тормаган. Күрәсең, кичә көн
буе чабып арыган.
Урамга чыксалар, аптырап киттеләр. Теге урам чатында берничә өй
җимерелеп төшкән. Порт ягыннан төтен күтәрелә. Халык аптырашта.
Беркем бернәрсә белми. Кайберсе диңгезчеләрне сүгә. Күрәсең, өйрәнү
вакытында, ялгыш шәһәр ягына атканнар дип фаразлаучылар да булды.
Нәзифә эш урынына килгәндә иртә иде әле. Калган осталар килеп
җитмәгән. Тик бригадир булып йөргән яһүд карты гына берничә өлгесе
чатнаган тәрәз пыяласына кәгазь ябыштырып йөри. Нәзифәнең:
– Әллә төнлә хәрби заводта авария булганмы, көчле шартлау булды?
Әллә хәрбиләр ялгыш шәһәргә карап аттылар инде? – дип әйтүенә, ул:
– Юк, кызым, бу тагы да куркынычрак нәрсә, – диде.
– Нәрсә булырга мөмкин?
– Бу, кызым, сугыш.
– Шушындый сугыш буламыни? Нигә атышмыйлар?
– Сугышның иң алама вакытлары алда әле. Бар, өеңә кайт. Бүген, мөгаен,
эшләмәбездер. Тик сугыш турында башкаларга сөйләнеп йөрмә. Үзең генә
бел. Йә, чынлап та, хәрби өйрәнүләр генәдер. Шулай гына була күрсен
инде, – диде карт яһүд.
Нәзифә, берни аңламыйча, кайтырга юнәлде. Карт, артык сөйләп
ташлаганын аңлапмы, әллә бүтән нәрсә турында уйлап, кызны тагы
туктатып, моңсу гына:
– Кызым, берүк бу турыда беркемгә дә әйтми тор. Яһүд картлачы гел
ялгыша инде ул. Карт ишәк ни сөйләмәс, – дип куйды.
Нәзифә, сүзсез генә башын кагып, ишектән чыгып китте. Ул сугышның ничек булганын аңламый иде әле. Карт яһүднең сүзләрен исенә төшереп,
теге җимерелгән йортларны карый-карый, өенә кайтып китте. Урамда халык
гадәттәгедән күбрәк. Беркем берни аңламый, төрлечә фаразлый. Күбесе
сугыш уеннары вакытында шәһәр ягына ялгышып берничә снаряд аткан
Кара диңгез флотчыларын әрли. Сугыш Нәзифә өчен менә шулай башланды.
Икенче көнне халык сугыш турында гына сөйләде. Күбесе бу сугышның
бик кыска булачагы, бер-ике атна, күп дигәндә, бер айга гына сузылачагы
турында фаразлады. Германиянең умрау сөяген сындырып, күп башлы
«мировой капитализм» аждаһасының фашизм дигән башын бөтенләй кыркып
ташлап, үзен кабергә тыгачаклары турында ялкынлы телмәрләр тоттылар.
Кибетләр кинәт бушап калды. Азык-төлеккә, сабын-шырпыга хаклар кискен
күтәрелде. Фашист очкычларының төнге бомбага тотулары ешаеп, көн саен
кабатлана башлады. Алар, гомумән, портны һәм шәһәр тирәли урнашкан хәрби
гарнизоннарны бомбага тоттылар. Тормыш капылт авырайды. Нәзифәнең
әтисе, менә ничә көн өйләренә кайтмыйча, эшендә булды. Бер көнне ярты
сәгатькә генә гаиләсе янына кереп чыкты. Хатынына шәһәрдә бик кыен
була башласа, туганнары яшәгән авылга кайтып торырга киңәш итте. Әтисе,
әйтерсең лә иртәнге томан, күренде дә юкка чыкты. Әнисе әйтүе буенча алар
үзләре эшләгән хәрби заводны сугышка ныклап әзерләргә тотынганнар.
Бер көнне яһүд карты да, үз урынына бер марҗаны калдырып, каядыр
китеп югалды. Чәчтарашханәгә кереп, үзләрен тәртипкә китереп, чәч-
сакалларын төзәттереп, матураеп йөрүчеләр сирәгәйде. Ашау ягы
бөтенләй такы-токыга калгач, Нәзифәнең әнисе, иренең киңәшен тотып,
авылга, иренең туганнары янына кайтырга карар итте. Тик Нәзифәне карт
яһүд урынына калган бригадир хатын һич кенә дә эшеннән җибәрергә
ризалашмады. Эшләргә кеше дә калмаган иде. Чәчтарашханәдә эшләүче
ирләрнең күбесен хәрбиләрне сугышка әзерләүче лагерьларга алып
киттеләр. Нәзифә – чая кыз, күптән эшеннән киткән булыр иде, тик бер
нәрсә комачаулый: туган көненә әтисе бүләк иткән чәч алу һәм сакал кыру
коралларын калдырып китәргә туры киләчәк. Ә ул коралларны әтисе бик
кыйммәт хакка, бер немец сәүдә судносында эшләүче матростан сатып
алган иде. Алар бик сыйфатлы иде. Бригадир хатынның бу җәһәттән үз
нияте бар. Элекке гадәт буенча чәчтарашханәдә эшләгән оста үзенең
эш коралларын бригадирдан алып тора да ахырдан кире тапшыра. Ә
анысы, үз чиратында, аларны тимер шкафка бикли. Эш коралларыңны
тапшырмыйча, китә алмыйсың. Бригадир хатынның Нәзифәне эшеннән
җибәрергә теләмәвенең сәбәбе шунда: кыз эштән җибәрүләрен сорап
йөрер-йөрер дә китәр дә барыр. Ә аның бик яхшы сыйфатлы эш кораллары
үзенә калыр дип өметләнде ул. Чөнки Германиядә ясалган югары сыйфатлы
инструментлар бөтен Севастопольда берәү-икәү генәдер. Һәрхәлдә якын-
тирәдәге чәчтарашханәләрдә мондыйлары юк.
Үзе яшендәгеләр белән чагыштырганда, Нәзифә бөтенләй бала гына булып
күренә. Тирә-яктагыларга ул шат күңелле, шаян һәм җитдилекне белмәгән
җилбәзәк бер үсмер кебек кенә. Чынлыкта ул – бик төпле уйлый белгән җитди
кыз. Үзенең вак-төяк уй-фикерләрен чит кешеләр белән уртаклашса да, эч
серләрен беркемгә дә ачып салмый. Эшендә һаман шундый шат күңелле
булып йөрергә тырышты һәм бригадирның аңа карата уяулыгын җуярга иреште. Бер көнне бригадирны каядыр чакырып алдылар. Күрәсең, бик
мөһим эш иде. Ул, хатын-кызларның буш эш коралларын тимер шкафына
бикләргә дә онытып, ашыга-ашыга чыгып китте. Шуны гына көткән Нәзифә
үзенең эш коралларын җыеп алды да хезмәттәшләренә:
– Мин хәзер киләм. Бер кызыл командир хатыны, өйгә килеп, чәчен
бөдрәләтергә сораган иде, – диде дә, сумкасын кулына алып, ашыкмый
гына чыгып китте. Бергә эшләгән хезмәттәшләре бу яшь кенә балага
шундый тәкъдим ясауларына көнләшеп тә куйды. Тәкъдиме дә бит әле
кемнән – кызыл командир бичәсеннән. Командир бичәләре шәһәр хатын-
кызларыннан бер башка югары. Алар бәһаләрен белеп, үзләрен бик һавалы
тота. Чөнки аларда гына матур-матур кыйммәтле күлмәкләр. Аларда гына
төрле-төрле фасонлы заманча причёскалар. Акча күп. Бала акылы да чыгып
бетмәгән үсмергә әнә нинди бәхет елмайды! Хезмәттәшләре шулай уйлады.
Ә кыз туп-туры өйләренә йөгерде.
Төнлә шәһәрне тагын бомбага тоттылар. Иртән Нәзифәләр яшәгән
фатирга эш урыныннан бригадир килеп җиткән иде, кызга тиз арада
эшкә барып җитәргә боерык бирә башлады. Кыз үзенең чак кына соңлап
барачагын белдерде. Тик теге җаһил:
– Коралларыңны эш урынында калдырырга тиеш идең. Нигә өеңә алып
кайттың? Кайда, китер, эшкә алып китәм, – дип орышты.
Нәзифә:
– Алар минем үземнеке. Әтиемнең туган көнемә бүләге. Үзем алып
барачакмын. Гомумән, аны хәзер үзем белән генә йөртәчәкмен, – дигәч, тегесе:
– Бернәрсә дә белмим. Син аны рөхсәтсез алып кайткансың. Мин хәзер
милиция хезмәткәрен алып киләм, – дип яный ук башлады.
Кыз, хәйләкәрлеккә барып:
– Эш коралларын теге кызыл командир бичәсендә калдырып тордым.
Ире кинәт кайтып төшүе аркасында, эшне бүген бетерергә вәгъдәләштек.
Эш коралларым әле шунда, – дип алдашты.
Бригадир, ачуын басарга тырышып:
– Сиңа бер сәгатъ вакыт. Коралларыңны алып, тиз арада эшеңә килеп җит.
Югыйсә мин милиция белән киләм, – дип чыгып китте. Хатын бик ачулы
иде. – Шушы иренендә ана сөте дә кибеп бетмәгән кызый шулай алдасын
инде. Кемне бит әле? Мине! – дип, эчтән котырынып, таныш милиционерны
эзләп китте. Тик шәһәр милиционерларын да эшкә җиккәннәр. Алар
шәһәрдәге мөһим бина һәм башка корылмаларны сакларга җәлеп ителгән
иде. Бригадир таныш милиционеры белән кич янә Нәзифәләрнең ишеген
какты. Тик ишек бикле булып чыкты. Төрле сылтаулар табып, кызны
угрылыкта гаепләп, йорт себереп, ишегалдына күз-колак булып торучы
кеше белән ишекне каерып ачтылар. Бригадир, ачуыннан нәрсә эшләргә
белмичә, милиционерга зарланган булды. Милиционер йорт себерүчегә
пүнәтәйләр табарга кушты. Дворник чыгып киткәч, күзгә күренгән бар
нәрсәне икәүләп актарып чыктылар. Хатын үзенә ошаган вак-төякне
сумкасына тутырды. Милиционер да буш калмады.
Пүнәтәйләр килде. Алар алдында милиция хезмәткәре беркетмә язып,
акт төзегән булды. Һәм барчасыннан кул куйдырып, ишеккә мөһерле
кәгазь ябыштырып кайтып киттеләр. Исәпләре берничә көннән килеп, бу фатирны тагы талап чыгу иде. Бу вакытта Нәзифә авылда әнисе һәм
сеңлесе Әйшә белән әтисенең бертуган апаларында чәйләп, дөнья хәлләрен
һәм алдагы көннәрне ничек яшәү хакында сөйләшеп утыра иде. Һәркем
үз хафа-хәсрәтләре белән бүлешеп, елашып та алдылар. Ни хәл итәсең,
бөтен илгә килгән кайгы. Шулай булуга карамастан, ничек тә яшәргә кирәк.
Алда – кыш. Кышны исән-имин үткәрер өчен азык ягын да кайгыртырга
кирәк. Тапкан ризыкны әзерләр өчен көн саен казан астына ягарга утынын
хәстәрләү дә алар өстендә. Бу сугыш дигәннәре кайчанга чаклы сузылыр?
Берничә аймы, әллә берәр ел ук булырмы? Билгесез. Халык арасында
берсеннән-берсе коточкыч хәбәрләр йөри.
Акъяр янында каты сугышлар булып, алар яшәгән Түли авылына да
немец солдатлары килеп тулды. Чөнки авыл тимер юл буендагы бәләкәй
генә станца иде. Нәзифәләр кысан гына өйдә җиде җан яшәп яталар.
Җитмәсә, бу апа тиешле туганнарының олы кызлары яңа туган баласы
белән кайтып төште. Бер көнне фашист солдаты кереп, өйне карап чыкты.
Хатыннарның аңлавы буенча, ул үзенең солдатларына яшәргә урын карап,
фатир эзли икән. Бу бик кысан гына өйдә шушы чаклы халык яшәгәнен
күреп, үзенең шинелен ишек төбендәге чөйгә элде дә көч-хәл белән аңлатып
бирде. Немецның сөйләвеннән хатыннар шуны аңладылар:
– Әгәр дә башка хәрбиләр килеп керсә, минем шинельгә күрсәтерсез.
Монда фетфебель тора диярсез. Гут, гут, – дип чыгып китте.
Немец сөйләгәннәрнең күп сүзләрен Нәзифә тәрҗемә итте. Чөнки аларга
мәктәптә немец телен укытканнар иде. Аннан немец теле укытучысы
заводка тылмач булып күчте. Анда эшләгән немец инженерларын тәрҗемә
итте. Шуңа күрә мәктәптә башкача немец телен укытырга кеше табылмады.
Немец солдаты дөрес искәрткән икән, аларга берничә тапкыр фатир
эзләп йөрүче фашист солдатлары кереп чыкты. Һәр кергән чакларында,
хатыннар сүзсез генә, ишек төбендә эленеп торган фашист шинеленә
күрсәттеләр. Килүчеләр тагы:
– Гут, гут, – дип чыгып киттеләр.
Ә шинель хуҗасы бик сирәк кенә кереп чыккалады. Анда да өй хуҗасының
балалы кызына ярма, консервалар, кофе һәм башка вак-төяк калдырып
киткәли иде. Немецның аңлатуы буенча, аның да яшь балалы кызы Австриядә
яши икән. Ул белә: балалы хатыннарга сөте булсын өчен яхшы ашарга кирәк.
Бер көнне бу фашист Нәзифәнең чәчтараш эш коралларын күреп калды
да үзен тәртипкә китереп, чәчен алып, җиткән сакалларын кыркуын үтенде.
Нәзифә теләр-теләмәс кенә үзләренә миһербанлы булган немецны тәртипкә
кертте. Ни дисәң дә, оккупант-фашист солдаты бит. Илне ярату рухындагы
мәктәптә алган тәрбия тәэсире бик көчле иде кызда. Теге солдат рәхмәт
йөзеннән аларга сабын калдырды. Сабын – бик кирәкле нәрсә. Мондый
әйберне талчукта да таба алмыйсың. Тапсаң да, бик кыйммәт. Бигрәк тә
хуҗа хатынның кызы шатланды. Чөнки баланы юындырганда да, бала
киемнәрен юганда да сабын бик тә мөһим. Аннан соң тагы берничә дошман
солдаты килеп, үзләренең чәчләрен алдырып киттеләр. Шулай итеп,
җайлап-җайлап, Нәзифә үз эшенә, чәч алуга тотынып китте. Әлбәттә, бушка
түгел. Килгән һәр солдат йә кофе, йә биш-алты бәрәңге булса да калдырып
китәләр. Шулай итеп, өйдә ризык күренә башлады.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев