Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

Басуда эшләп йөргән чагында ул гүләү тавышын ишетте. Бу безнең БТР һәм КАМАЗлар тавышы иде. Аны каравыллап йөртүче сакчы әллә берәр якка киткән, әллә тагы әфьюн тартып миңгерәүләнеп ята, үзенең куышы янында күренмәде. Ринат, барча көчен җыеп, кышлакка таба торып йөгерде.

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

– Улым (әйе, хәзер ул аңа бөтенләй якын итеп, улым дип дәшә башлаган иде), намаз укый беләсең. Хәзер син – чын мөселмансың. Безнеңчәне дә, үзбәкчәне дә яхшы аңлап, матур сөйләшәсең. Бездә генә кал. Син – бик эшчән һәм уңган кешесең. Тормыш көтү сиңа монда авыр булмас. Укый-яза белгән кеше кышлакта икәү-өчәү генә. Санасаң, бер кул бармагы да җитә. Кышлакта яшәүчеләрнең балаларын укытырсың. Теләсәң, Зөһрәгә өйләнерсең, теләсәң башка кызны алып бирербез. Калымны үзем түләрмен. Аның өчен һич кайгырма. Балаларың булыр. Кал, улым, бездә генә. Күреп торасың, минем улларым сугыш башланган елны ук һәлак булдылар. Карт көнемдә беркемем дә калмады. Безне карарсың. Теләсәң, аерым өй салып, башка чыгарсың.

Бабай шулай озак үгетләде егетне. Ә шурави сүзсез генә үз уйларына бирелеп, туган илен – Башкортстанын, әти-әнисен уйлап дәшми генә утырды. Һәм бабайның күзләренә карап:

– Рәхмәт, бабай, рәхмәт! Тик минем үз илемдә әти-әнием ялгыз калды. Алар минем исәнме-юкмы икәнемне дә белмиләр. Менә ничә ел миннән хәбәр юк. Аларны шулкадәр сагындым. Сөйләп аңлатырлык та түгел. Авылыма кайтып, аларны күрмәсәм, үзем дә сагыштан үләрмен кебек. Юк, бабай, монда кала алмыйм. Тагы бер тапкыр рәхмәт сезгә! Мине үз улларыгыз кебек карадыгыз. Ашаттыгыз, киендердегез. Сездә үз өемдә яшәгән кебек яшәдем.

– Ярар, улым, алай үз әти-әниеңнәрне кайгырту – яхшы сыйфат. Уйла, улым, әле вакыт бар. Барысын да уйла. Үз илеңә кайткач, Себер җибәрмәсләрме? Шунысын да уйла, – дип, урыныннан торды.

Уфтанып һәм егетнең аркасыннан бер яратып алды да чыгып китте. Әйе, Лотфулла карт бик укымышлы иде. Шушы әллә нинди җәһәннәм авызындагы кышлакта яшәп, Себернең нинди урын икәнен белер булгач, күпне күргән булып чыга. Себер начар ягы белән бик данлыклы урын, әллә бабай үзе дә шул якларда булып кайткан кешеме?..

Арба һаман шул бер көйгә елап, үз моң-зарын арбадагыларга сөйли төсле иде. Тау арасыннан шул арбаның елавын тыңлап, ике көн төштеләр. Төн кунарга туктаган бер постта гына ары-бире капкалап алдылар. Бүтәнчә ашату булмады. Тагы шул богау, тагы шул качмасыннар өчен бәйләп яткырулар. Янә шул эт тормышы башланды.

Хәзер юл кырындагы миналарны тазартырга куштылар. Тагы бик куркыныч, һәлакәтле көннәр башланды. Бу төрле техникага каршы куелган зур миналарны да Ринат оста тапты. Аны мондагы тигезлеккә шулай теләсә нинди минаны тиз таба алу сәләте булганга күрә алып төштеләр дә инде. Тик әсирләр һаман туган ил чигеннән ераклаша барды. Шуңа эче пошты. Сөйләшүләрен тыңласаң, Пакистан чигенә дә ерак түгел. Ринат үзенең пуштун телен аңлавын яшерергә тырышты. Чөнки рухлар аның үз телләрен аңлаганын белсәләр, тоткыннар арасында бик сөйләшеп бармаслар. Уйниятләрен алар алдында бөтенләй ачып салмаслар. Ә болай, әсир барыбер аңламый дип, бер-берсе белән ачыктан-ачык сөйләшәләр.

Тирә-якта яз. Миналардан арчылган басуларда эш кайный. Бу дүрт әсирне шунда эшләргә йөртәләр. Кичә Ринат өчен бик тә куркыныч хәл булып алды. Бу кышлак гүелдәп аккан тау елгасының ике ягына урнашкан. Ике якны тростан эшләнгән асылмалы күпер генә тоташтыра. Эштән кайтканда, ерактан ук күрде: халык өелешкән һәм кычкырышалар. Якынрак килгәннәр иде, шул асылмалы күпернең нәкъ уртасында субай-баганага тотынып, бер бала акырып елый. Ә күпернең өстеннән ике яклап та бик куркыныч итеп кайнап, тау елгасы ага. Бала бу күпер уртасына ничек барып эләккән? Кем белсен. Күпернең ике як кырын су каплаган, җитмәсә, су агымына ул бик яман итеп чайкалып тирбәлә. Бахыр балага арканнар да ыргытып карыйлар. Тик бала бик курыккан, үзенең нәзек кенә беләкләре белән субайны кочаклаган да кычкырып, әнисен чакыра. Әнисен бала кырына җибәрмичә ике ир тоткан. Җибәрсәләр, ул да суга батып һәлак булырга мөмкин. Чөнки менә-менә таудан тагы да көчлерәк су ташкыны төшәргә тиеш, ди. Барысы да кычкырыша, барча хатын-кыз елаша. Ирләр, тешләрен кысып, нәрсә булырын көтәләр. Чөнки бала, баганадан кулын ычкындырып, бауга тотынырга курка. Су тавышы белән бала ярдагы олыларны ишетми дә.  

Шурави шунда үзенең яз көнендә ничек суга акканын һәм Заһит бабасы аны судан алып чыкканын хәтерләп, калтыранып куйды. Бу баланы коткармасалар, бала һәлак булачак бит. Ул бер балага карап алды, бер, баламны коткарыгыз, дип елаган хатын ягына күз салды. Сакчының аны туктатырга тырышып җикеренүенә дә карамый, ярдан аркан ыргытучы сакалтай янына килеп басты. Тегенең очырырга әзерләнгән бауның очын тотып, үзенең биленә ныклы гына бәйләп, суга да кереп китте. Ярдагы кычкырышулар тынды. Барысы да ни буласын көтә башлады. Берничә хатын аны дәртләндереп кычкырышып алды. Ринат, аягы белән капшап, такталарны барлап һәм троска ике куллап ябышып җайлап алга атлады. Су бик тә салкын, бозлы-карлы. Менә ул бала ябышкан уртадагы субайга барып тотынды. Су монда әле баланың аягына килеп җитмәгән. Шуңа да бала бик өшемәгән. Әмма теше-тешкә тими калтырый иде. Ринат аның кулыннан тотып, баганадан ычкындырырга тырышты. Тик бала шул кадәр куркып баганага чытырдап ябышкан ки, һич кенә дә ычкындырырлык түгел. Бер кулын ычкындырса, икенче кулы белән ябыша. Чөнки асылмалы күпер су агышына бик нык итеп чайкала. Шуның аркасында әсир дә кулыннан тросны ычкындыра алмый. Ычкындырса, чайкалып суга егылырга мөмкин. Аннан икесе дә һәлак булачак. Ничек итсә итте, Ринат баланы кочагына ала алды. Бала хәзер чытырдап, Ринатның муенына тотынды. Баланың кысып тотуыннан тын алулары кыенлашты. Егет ышанычлы булсын өчен баланың киеменнән дә тешләп алды. Чөнки суыктан балага шок булып һушын югалтса, егылырга мөмкин. Тау елгасының агымына карарга куркыныч. Алдан-арттан котырып аккан елгага караган көе бер мизгелгә аның башы әйләнеп, зиһене чуалып китте. Шуңа да ул чытырдатып, күзләрен йомып кирегә борылды. Шунда ул: «Бауның очын озынрак калдырырга кирәк булган. Алай иткәндә бауның буш очы белән баланы үз гәүдәмә бәйләгән булыр идем» дип уйлап куйды. Менә халыкны куркыткан икенче яктан килеп кушыласы ташкынның да гүләгәне ишетелде шикелле. Ярда халык тагын ныклап кычкыра башлады да кинәт кенә тынып калды. Ринат артына борылып карый алмады. Зур йөк машинасы биеклегендә ажгырып килгән икенче ташкын аны бәреп екты. Әсирнең башыннан: «Их тагы өч метр араны чыгып өлгерә алмадым. Бала әрәм була инде», дигән уй яшендәй сызылды. Аннары: «Баулары гына түзсә ярар иде» дип куйды.

Алар бәхетеннән, бау түзде. Чөнки аркан капроннан эшләнгән альпинистлар арканы иде. Һушларын югалтыр дәрәҗәгә җитеп, суга егылган Ринат белән баланы ирләр күмәкләшеп тартып, ярга чак чыгарып өлгерде. Яр башында тәгәрәтә, селкетә торгач, бала һушына килеп, әүвәл косып, аннан елап җибәрде. Әсир дә үпкәсенә эләккән карлы-бозлы сулардан йөткереп, чак тын ала башлагач, күзләрен ачты. Җыелган халык әсирнең бу батырлыгыннан таң калып, башларын чайкап, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, аны мактады. Кемнәр булгандыр, кулларын кысып, рәхмәтләр әйттеләр. Коткаручы белән баланы якындагы бер йортка алып, кереп, сәкегә салдылар. Ике сакчыны халык нәрсәгәдер әрләп ташлады. Шурави азактан гына белде. Каравылчылар бу әсирне алып кайтып зинданга ябарга теләгән икән.

Шуравинең хәле бик шәптән түгел иде. Карлы-бозлы су астында калудан, әлеге шул, тамагы шешеп чыкты. Икенче көнне аны зинданга алып кайтып яптылар. Ярый әле, юеш киемнәре иртәнгә чаклы кибеп өлгерде. Югыйсә бу салкын зинданда бөтенләй бетә иде. Шушы вакыйгадан соң әсирнең сәламәтлеге бермә-бер начарланды. Тын алулары авыраеп, тамагы нык шешүдән, ашый алмас булды. Ике көннән соң коткарылган малайның туганнары аның хәлен белергә килделәр. Әсирнең хәл эчендә базда ятканын күреп, аны бик нык кызгандылар. Малайның әтисе авылны үз кулында тоткан байга барып сөйләшеп, әсир солдатны үз өйләренә алып кайтырга рөхсәт алды. Рухлар арасында да, гади халык арасында да шуравиның абруе бермә-бер артса да, аның хәлләре бик алама иде. Суык нык тигән. Им-том белән шөгыльләнүче карчыкны чакырганнар. Ул да булдыра алмагач, ниндидер бер ирне күрше шәһәрдән алып килделәр. Менә шул ир шуравигә әллә ничә уколны берьюлы кадап, иртәгә дә кадарга дип, тагы дарулар калдырып китте. Шуннан соң гына бераз хәле җиңеләеп, терелү ягына бара башлады. Ул атна-ун көн урында ятты. Терелеп, урамга чыгып йөри башлагач, аны тагы басуларны минадан тазартырга алып киттеләр. Һәм халык бу шуравине курку белмәс, «тере мина эзләгеч» дип йөртә башлады. Хәтта бу гаҗәеп әсирне күрергә, башыннан аягына чаклы коралланган ике тән сакчысы белән шушы кышлак егетләренең командиры булган рух килеп китте. Шуравигә эчәргә дип тагы ниндидер дарулар да калдырдылар. Имеш, тизрәк ныклап савыксын. Аны икенче, мөһимрәк урынга күчерәчәкләр, дип тә өстәде. Авырып ятканда, аның әфган-пуштун һәм үзбәк телен яхшы аңлап, сөйләшә белгәне ачыкланды. Шуңа да хәзер рухлар аның белән тылмачсыз аралаша.

Чынлап та аларны тау елгасы буенда урнашкан олы юл үтә торган бер зур кышлакка китереп урнаштырдылар. Бу елгага эреле-ваклы инеш-чишмәләр килеп кушыла. Аларны һаман элекке кебек, тик авыр эшләргә генә йөртәләр.

Басуда эшләп йөргән чагында ул гүләү тавышын ишетте. Бу безнең БТР һәм КАМАЗлар тавышы иде. Аны каравыллап йөртүче сакчы әллә берәр якка киткән, әллә тагы әфьюн тартып миңгерәүләнеп ята, үзенең куышы янында күренмәде. Ринат, барча көчен җыеп, кышлакка таба торып йөгерде. Олы юл кышлак уртасыннан үтә иде. Шуңа да тизрәк кышлакка кайтып җитәргә кирәк дип ашыкты. Барча нияте безнең үтеп баручы гаскәрләр колоннасы каршына чыгып, берәр БТРны, йә булмаса берәр машинаны туктату иде. Колонна каршысына чыгып өлгерә алса, күптән хыялланып көткән азатлык киләчәк бит. Ниһаять, азатлык, азатлык!

Менә инешнең текә ярыннан йөгереп төшкән уңайга суга барып капланды. Тагы торып йөгерде. Каршыда текә генә инештән су ташый торган бормалы сукмак. Сукмакны да тиз менеп җитә алды. Колоннаның бу башы кышлакка кергән, ә теге очы күренми. Өлгерәм дип уйлап алды. Өлгерәм, өлгерәм. Менә бу тар урынны үтсә, иркенгә чыга. Нәкъ шушы тар урында бер әфганлы чиләкләрен күтәреп, судан кайтып бара. Ул юл биреп, бу тар урыннан үткәреп җибәрсә, котылачак. Югыйсә тар урынны урый - урый, ташлар артыннан хәтсез ара йөгерергә туры киләчәк. Өлгермәскә мөмкин. Ринат ерактан ук пуштунча:

– Юл бир! Үткәреп җибәр! – дип кычкырды.

Мондагы йола буенча тау сукмагы, тау юлында очрашкан чакта ашыгучыга һәрчак юл бирелергә тиеш. Бу язылмаган, әмма катгый үтәлергә тиешле канун. Теге бәндә чынлап та юл бирде. Сукмакка куйган чиләкләренә чаклы үзенәрәк тартты. Кырыннан туктамый йөгер дә үт. Ләкин, әлеге шул язмыш дигән нәрсәнең «ләкине» бар икән шул. Ләкин бу рух үзенең бик нык булмаган сәламәтлеге белән гел шул каравылда, сакта торып булашкан әфганлы булып чыкты. Башкалар кебек дошманга корал күтәреп йөри алырлык түгел һәм бик астыртын, ялкау бер бәндә иде. Кыскасы, рух аны таныды. Чөнки әсирләрне күп тапкыр саклап йөртте. Теге вакытта язгы ташкында, халык әрләп ташлаган сакчы иде бу бәндә. Әйе, ул таныды һәм, шурави аның кырыннан йөгереп узганда, кулындагы көянтәсе белән әсирнең тез астына бар көченә китереп сукты.

Мондый хәлне көтмәгән Ринат, авыртудан һәм көянтәгә абынудан җиргә егылды. Ярый әле, яңадан ташлары тырпаеп торган текә яр астына тәгәрәмәде дә, аяк сөяге сынмады. Барча өмет-хыяллар пыяладай ватылып, челпәрәмә киләме? Шурави үзен-үзе белештерми сикереп торды, аңа мыскыллы елмаеп, черек тешләрен ыржайтып карап торган рухның бугазына ябышты. Җиргә бөгеп салды. Әсирдән бу кадәр җитезлек һәм көч булырын күңеленә дә китермәгән әфганлы каршылык та күрсәтә алмады. Шуравинең күзенә черек тешнең башына тондырырга хет берәр яраклы зурлыктагы таш та күренми ичмаса. Шул мизгелдә сулы чиләк торганын чамалап алды һәм үзен-үзе белештермичә, тегене башы белән суы тулы чиләккә тыкты. Өч минут үтмәгәндер, черек теш инде, суга тончыгып, бөтенләй тынып калды. Әсирнең колагына тагы БТР һәм машиналар тавышы чалынды. Ул аяк сөякләре авыртуын да белештермичә, юл кырына килеп чыкты. Әһә, колонна үтеп бетмәгән икән әле. Тагы бер-ике «Урал» машинасы күренде. Шурави юлга ук чыгып басты да бар көчен җыеп кычкыра-кычкыра, кулларын бутап, машинаны туктатырга чамалады. Кабинадагылар ике әфганлының яр читендә сугышып ятканын бая ук күреп, тамаша кылып киләләр иде. «Бу нинди тиле әфганлы, сугышуыннан туктап, безгә каршы чыкты? Җитмәсә, туктарга куша. Бетмәс монда җыен кырагай дип, кырыннан чажлап үтеп киттеләр. Менә азаккы машина әкренәюен әкренәйде, бу сәер рухны таптап китүдән курыкты, ахры. Ул да үтеп китте. Машина әрҗәсендә безнең солдатлар утыра иде. Әсир, машинаны куып җитәргә теләп, артыннан кычкырып йөгерә башлады. Тик машинада утырып барганнар исерек идеме, әллә әфьюн чәе эчүдән миңгерәүләнгән иделәрме, берсе кулына автоматын алып, Ринатның баш очыннан пулялар сиптереп, очередь бирде. Ул колак кырыннан гына пулялар сызгырып үтүенә игътибар да итмичә, тагы да кызурак йөгереп, тамагын яра-яра, мин шурави, мин совет солдаты дип кычкыра башлады. Машинадагылар аны ишетмәде. Теге солдат яңадан аның аяк астына тагы ут сиптерде. Пуляларның юл тузанына кадалуларын күргән әсир, барча тырышлыгы бушка киткәнен аңлап, тешләрен кысты. Тамагына сулышын каплап төен тыгылды. Һәм ул хәлсезләнеп, юл читенә барып утырды да машиналар тавышы белән азатлыкның үзеннән ерагая барганын тоеп елап җибәрде. Нинди уңышсызлык, нинди үкенечле хәл. Менә-менә котылам дигәндә, бар ниятләр җимерелде.  

    Ике көннән шәригать суды була, диделәр. «Черек тешнең» кайдандыр абыйсымы, энесеме кайтып җитәргә тиеш, ди. Шуны көтәләр. Ринатны басуга миналардан тазартырга да алып чыкмадылар. Зинданда бер почмакта богаулы килеш утырып калды. Бетеренде егет. Бөтенләй өметсезлеккә бирелде. Ул хәзер инде, атсалар тизрәк атсыннар, этләп җәфаламасалар ярар иде, дигән уйларга бирелеп утырды. Теге «черек тешне» тончыктырып үтергән өчен, әлбәттә, атачаклар. Аны тончыктырганга һич үкенмәде. Бер җаһил үлде. Ичмаса башка тоткыннарга әзме-күпме җиңеллек булыр.

Суд һаман булмый торды. Көтмәгәндә аны таулардан төшкән Лотфулла бабай эзләп тапты. Ринатны баздан чыгардылар. Бабай аны кочаклап алды дигәндәй, бик җылы итеп, куш куллап исәнләште. Ул күчтәнәчләр дә төяп килгән икән. Әсиргә генә түгел, шундагы сакчыларга һәм башка рухларга да өлеш чыкты. Ни гаҗәп, шул ук көнне теге кышлактан суга бата язган баланың да әтиләре килде. Күрәсең, алар бу әсир-шуравине нәрсә көтәчәген беләләр иде. Әсир кыскача гына нәрсә булганын сөйләп бирде. Теге тешсезне ничек тончыктырганын гына ипләп сөйли алмады. Бары тик: «Юньләп хәтерләмим дә инде. Барысы да кызулык белән эшләнде», – диде.

Икенче көнне суд булды. Судлары да бик кызык икән. «Черек тешле»нең теге кайткан энесе казыйдан үлем җәзасы таләп итте. Ташуда коткарылган баланың әтисе һәм әнисе бу шуравигә мәрхәмәтле булуларын үтенде. Ә инде Лотфулла бабай бөтенләй икенче яклап сүз башлады. Мөселман мөселманга гына түгел, барча тоткын-колларга мәрхәмәтле булырга тиешле икәнен Коръәннең ниндидер сүрәсен укып ишеттерде. Аңа каршы казый шул ук Коръән китабының икенче урынын ачып «күзгә – күз, тешкә – теш, үтергәнгә – үлем», дигәнен укыды. Тагы да мәрхүмнең туганнары нәрсә әйтер, җәза шуңарга да бәйле дип өстәде. Шунда аның яклылар егетнең менә ничә ел инде басу-юлларны минадан тазартканын да әйтеп үттеләр. Шулай озак кына бәхәсләшеп, барысы турында да сөйләшенгәч, казый шуравины «черек тешнең» гаиләсенә мәңгелек коллыкка бирергә дигән карар чыгарды. Ярар, монысы өчен дә рәхмәт. Коллык кабергә кереп яту түгел. Ринатны бу авылдан ерак та булмаган бәләкәй генә күрше кышлакка алып киттеләр.

Аллаһы Тәгалә анда да үз мәрхәмәтеннән ташламас әле. Лотфулла бабай шулай дип тынычландырган булды. Теге «черек теш»нең гаиләсе яшәгән күрше кышлакка чаклы озата барды. Һәм Ринатның колагына:

– Зөһрә малай алып кайтты. Безнең улыбыз бар, – дип куйды да, егетнең күзләренә карап, серле генә елмаеп алды.

Ринат бу хәбәргә шатланырга да, кайгырырга да белмәде. Тик Лотфулла бабайга:

– Әбиләргә миннән сәлам әйтерсез. – Ә улыгызга кем дип исем куштыгыз диюенә, картлач яз кояшыдай җәелеп:

– Синең исемне куштык, улым, синең исемне, – диде.

Шурави бу хәбәргә елмаеп: «Әфганда мондый исем бармыни?» – диюенә:

– Хәзер булыр. Без аңа Ринатулла дип куштык. Зинатуллага якын исем. Бәләкәй улымның исеме Зинатулла иде. Аерма бер хәрефтә генә. Син кайгырма, улым. Әзрәк акча әтмәлләгәч, мин сине килеп сатып алам. Барыбер боларда калдырмам. Бик төшенкелеккә бирешмә, улым. Аллаһы Тәгалә сине юкка гына әллә ничә үлемнән алып калмады. Тәкъдирең әле укылып бетмәгән. Тәкъдир агачындагы яфрагың урынында нык эленеп тора. Төш күрдем, балам, өеңә кайтып җитәсең әле син. Шунда безне исеңә төшереп, безнең хөрмәткә берәр дога да укып куярсың.

Лотфулла бабайның тагы нәрсәләрдер сөйләргә исәбе бар иде дә, Ринат кол булып хезмәт итәсе өйгә килеп җиттеләр. Бабай белән капка төбендә бик җылы гына саубуллашып аерылыштылар. Аерылышыр алдыннан бабай, Ринатны бөтенләй аптыратып, колагына чеп-чи татарча:

– Мин үзем дә шул Урал ягында балалар укыттым бит. Утызынчы елларда качып китәргә туры килде. Йөри торгач, менә кая килеп эләктем. Мин бит – Уфа татары, – дия алды.

«Менә сиңа мә!» дигәндәй, шаккаткыч хәбәрне салды бабай. Тик капка ачылып, хуҗалар егетне эчкә төртеп керттеләр. Аларның бу шуравигә карата ачулары көчле иде. Озаклап Лотфулла бабай белән хушлашырга да ирек бирмәделәр. Капка ябылды. Бабай капка артында калды.

Шулай итеп, Ринат «черек теш» йортында хезмәтче-кол булып яши башлады. Кол – кол инде. Йорттагы бар эшне аңа өйделәр. Таң атар- атмастан эшне өйгә су ташудан башлый. Ринат яшәгән йортта карт белән карчык олы улының хатыны белән тора. Ә «черек тешнең» өй-йорты күршедә. Әсир шул йорттагы алачыкта көн күрергә тиеш булса да, киленнәре кискен каршы төшеп:

– Йортымда чит ирнең яшәвен теләмим. Ул минем иремне һәлак итте. Сездә генә яшәсен, – дип, каенатасына белдерде.

Йортта вак-төяк һәм ялыктыргыч эшләрне аның җилкәсенә өйделәр. Эш-эш инде. Басуны минадан тазарту түгел. Анда минут саен, секунд саен синең гомерең кыл өстендә генә асылынып тора. Үзең ялгышсаң да, иптәшең ялгышса да бетте, үлдең дигән сүз. Басу, сукмак-юлларны минадан арчыганда, күпме дус-танышлары һәлак булды. Юньләп танышырга да өлгерә алмый калган солдатлар әллә нихәтле иде.

 
(Ахыры киләсе санда) 

 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев