Нәзифә (повестьның дәвамы)
Теге вакытта фашист оккупантларыннан яшеренсәләр, хәзер үзебезнең солдатлардан, тимер юлны саклаучы хәрбиләрдән яшеренә- яшеренә, бер товар вагонына менеп урнаша алдылар. Нәзифәнең уйлавы буенча, бу состав менә-менә кузгалырга тора. Составны таккан паровоз, парларын тирә-якка бөркеп, үзенә су тутыра шикелле. Озак та үтмәде, паровоз бер әче итеп сызгыртып алды да, пошкырып, составны дер селкетеп, урынында тәгәрмәчләрен зыр әйләндереп алгач, көчәнеп, урыныннан кузгалып китте.
Икенче көнне, әллә теге тикшерергә килгән түрәнең тәкъдиме булды,
әллә башка сәбәп, Нәзифәне кирпеч заводына эшкә озаттылар. Көннәр
суытып җибәрде. Шунлыктан кыз әнисенең бишмәтен киеп, эшкә йөри
башлады. Эш монда да бик авыр. Аерма шунда гына: сал чыгарган урында
бик юеш, һәм ачык һавада, җилдә эшләсәләр, монда кипкән кирпечләрне
вагонеткага төяп, мич эченә ташыйсың. Тышта, кирпеч өелгән япма
астында, үтәли җил булса, мич эчендә бик эссе. Ун минутлап эшләргә
өлгермисең, эсселектән шыбыр тиргә батасың. Кирпечләрне мич эчендә
яндырырга урнаштырып, тагын япма астына, үтәли җилгә чыгып эшлисең.
Мондый шартларда эшләр өчен корычтай нык сәламәт ирләр кирәк, һәм
ашау ягы да бик мул булырга тиеш. Алай да чыдавы авыр булыр иде,
мөгаен. Элек япма астындагы кирпечне мич янына вагонетка белән бер бригада ташыса, икенче бригада кергән кирпечләрне мич эченә өеп бара
иде. Эшләргә кеше җитешмәгәнлектән, хәзер ике эшне дә куылып килгән
хатыннар, карт-корыларга йөкләделәр. Ярты сәгать үтәли җилдә һәм түзеп
тора алмаслык эссе мич эчендә кирпеч өю, ай-һай, бик зарарлы һәм авыр эш.
Кичә мич эченә салкын кирпеч ташып өйсәләр, бүген икенче бүлектәге,
әле юньләп суынып та бетмәгән эссе мич эченнән, шулай ук кайнар
кирпечләрне тышка чыгарып өяргә кирәк. Нәзифә башта мич эченә бишмәте
белән кереп киткән иде дә бераздан кире чыкты. Янында эшләгән бер карт:
– Бишмәтеңне яндыруың мөмкин. Әнә тегендәге такта сарайда юеш
фуфайка бар, шуны ки, – диде.
Кыз бишмәтен салды да карт әйткән фуфайканы эзләп китте. Юеш
фуфайканы киеп, кире килгәндә, әнисенең бишмәте яртылаш янып беткән
иде. Башкача, кияргә җылы киемнәре юк. Икесенә бер бишмәт. Моннан
да зур югалту буламы соң? Хәзер кыз эшкә ничек йөрер? Менә-менә көзге
яңгырлар башланырга тора. Аннан инде, салкын, карлы кыш та киләчәк
бит. Өскә киярләренә әйбер калмады. Эштән бушрак чакларында ир-атның
сакал-мыегын, чәчен алып, хатын-кызларга чәчләрен кисеп, бөдрәләтеп
җыйган әзме-күпме акчасы бар да. Тик бишмәт алырга җитәрлек түгел.
Аннан да бигрәк бу акчаны алар икенче максатка файдаланырга уйлаганнар
иде. Күрәсең, Ходай насыйп итмәгәндер инде. Икенче көнне, тышта бик
суык булып, кырау төшеп, сулар да туңган иде. Нәзифә, суык булгач, эшкә
бара алмады.
Ә бүген көн җылы. Кыз эшкә барырга җыенып йөри. Эшкә чыгып
китәргә өлгермәде, аның артыннан бер хәрби килеп җитте. Ул аңа үзе
артыннан милиция бүлегенә барырга кушты. Болай да коты очып торган
ана кеше елап җибәрде. Солдатка яшь аралаш:
– Бердәнбер кызымны сезгә ияртеп җибәрә алмыйм. Үзем дә барам, – дип
киенә үк башлады. Шулай итеп, алар шәһәр уртасында урнашкан милиция
бүлегенә өчәүләп киттеләр. Тик анда әнисен:
– Монда син чакырылмаган. Син кирәк түгелсең, – дип кертмәделәр.
Эчкә кергәч, коридорның уртасындагы бер ишек янына килгәч:
– Чакыргач, керерсез. Әлегә утырып торыгыз, – диделәр. Каршыдагы
өстәл артында утырган хәрби, әле бер, әле икенче телефоннан сөйләшә.
Туктаган арада язу машинкасында бертуктаусыз шыкылдарга тотына.
Нәзифәне алып килгән хәрби аннан күз дә алмый саклап торды. Менә
телефон шалтырады. Тегесе телефонны колагына китерде дә сакчыга карап:
– Керегез! – дип, янындагы ишеккә күрсәтте.
Хәрби алдан үтеп, кызны артыннан ияртеп килеп керде дә бүлмәне
яңгыратып:
– Депортацияләнгән Исмаилова Нәзифә, шул-шул баракта яшәүче,
сезнең боерык буенча алып киленде, – дип, түрәсенә доклад ясарга тотынды.
Тегесе, докладны азагына чаклы тыңлап та бетермичә һәм керүчеләргә
карап та тормыйча, кулын селкеп, солдатны туктатты да бармагы белән
ишеккә төртеп күрсәтеп:
– Ишек артында көтеп тор! – диде.
Клубны хәтерләткән бүлмә хуҗасы, күрәсең, бик зур түрә иде. Чөнки
бүлмәнең идәнендә ишектән түргә чаклы озын, калын келәм җәелгән. Үзе бүлмә буйлап сузылган озын өстәлнең аргы башындагы аркылы өстәл
янында утыра. Түшәмдә ике зур люстра эленгән. Зур биек тәрәзәләрдә
кыйммәтле пәрдәләр. Кыз бу бүлмә җиһазларын күзеннән үткәрергә дә
өлгермәде, өстәл артындагы хәрби, укыган кәгазен өстәлгә куеп, кызга
сынап карап тора башлады. Шуннан, кулы белән ишарәләп, якын килергә
кушты. Нәзифә кыяр-кыймас аңа таба килә башлады. Ниндидер күзгә
күренмәс бер чиккә килеп җиткәч, түрә, учын күтәреп, туктарга кушты.
Кыз туктап калды. Хәзер хәрби кызны ачыктан-ачык үтәли тишеп карарга
тотынды. Бу караштан оялып, кыз бөтенләй кып-кызыл булып кызарды.
Җитмәсә, тегесе:
– Борыл әле! – дип әйләнергә кушты.
Нишләсен, кыз курка-курка һәм тагы да ныграк кызарып, бер әйләнеп
алды да, бу тагы нәрсә эшләргә куша инде дип, хәрбигә төбәлде.
Хәрби, чынлап та, кызның матурлыгына сокланып, күзен дә алмый бераз
карап торды да, тамагын кыра биреп, кырыс кына:
– Кхм… Нинди матур кыз. Ә үзе фашистларга хезмәт иткән. Утыр! –
дип, янындарак торган бер урындыкка күрсәтте.
Нәзифә, тегенең комсыз күзләреннән уңайсызланып, күрсәткән
урындыктан урын алды. Аякларына төбәлгән карашны сизеп, итәген
сыпыргалады, аякларын утыргыч астына яшерергә тырышты. Хәрби,
тавышына бернинди дә төс бирмичә, ничек сүз башлаган булса, әле дә
шулай дәвам итеп:
– Йә, сөйлә! – диде.
Нәзифә, бераз аптырый биреп, кулбашларын селкетеп алды да:
– Нәрсә сөйләргә соң? – диде.
– Бәй, син кем? Фамилияң? Исемең? Кайдан килдең? Нәрсә өчен монда
кудылар? Барысын да сөйлә, – дип, бернинди интонациясез, берьюлы әллә
ничә сорау биреп ташлады.
Нәзифә, тирән итеп тын алды да сөйләп китте. Кыскача гына тормыш
юлын сөйләп бирде дә тынып калды. Шуннан хәрби немец солдатлары
турында сорашырга тотынды. Алар ничек ашый, үзләрен ничегрәк тота?
Халык белән нинди мөгамәләдә булдылар? Һәммәсен сорашты. Күрәсең, үз
гомерендә бер генә немец тә күргәне булмагандыр. Шуннан җайлап кына:
– Татар хатыннарына йөрделәрме? Сезгә дә килделәрме? – дип соравына,
кыз үзе утырган урындыкта бөтенләй бөрешеп:
– Белмим. Без төнлә чыгып йөрмәдек. Алардан курка идек. Безгә
килмәделәр, без бәләкәй генә йортта сигез кеше тордык. Шуңа да бездә
торырга бер солдат та кермәде. Бик кысан иде, – диде.
Хәрби бөтенләй пышылдап серләшкәндәге кебек тавыш белән һәм
кинәт кенә:
– Син ничә фашист белән йокларга өлгердең? – дип сорап куйды.
Бу юлысы Нәзифә, түрәнең күзләрләренә тутырып карап һәм нәфрәт белән:
– Берсе белән дә йокламадым. Әле миңа унсигез генә тулды, – диде.
– Тсс... Чү! Монда тавыш күтәрергә ярамый. Без бит синең белән
дусларча сөйләшәбез. Тик менә синең эшеңдә дошманга ярдәм итеп
булышканлыгың турында язганнар, – дип, өстәлдә яткан папканы уң
кулына алып, өскәрәк күтәрде дә, сул кулының имән бармагы белән папкага тукылдатып, кызның күзләренә текәлде. Кыз да үҗәт, чем-кара төпсез
күзләре белән хәрбинең маңгаена бакты. Шулай бер мизгел күзләрне
сугыштырып алдылар. Тик хәрби бу яшь кенә татар кызының аның маңгаен
карашы белән бораулаганын күземә туры карый дип уйлады. Ә чынлыкта
кыз аның карашына түзмәс иде. Шуңа да кыз аның маңгаена гына текәлде.
Хәрби, кызның карашын җиңә алмаячагын сизеп, сүзен икенчегә борды
да, кулындагы папканы ачып, укырга кереште.
– Фашистларда чәч алучы булып эшләгәнсең икән?
– Дөрес түгел. Мин аларга эшләмәдем. Авылдагы барча ир-атның да
чәчен алып, сакалларын кырдым. Ачтан үлмәс өчен. Немецларның чәчен
алмаган булсам, безнең бакча артындагы иске кар базында яшеренеп яткан
ике Совет солдаты да ачтан һәм сугышта алган җәрәхәтләреннән үлгән
булыр иде. Аларны ашатып яткырганны белгән булса, немецлар безне шул
сәгатьтә үк атарлар иде, – дип, кыз тагын кызыбрак сөйли башлаган иде,
теге, тагын ирененә бармакларын тидереп:
– Без бит сөйләштек тавыш күтәрмәскә дип. Ышанам мин сиңа, ышанам.
Тик теге сугышчылар кайдан иде? Исем-шәрифләре кемнәр? – диде дә
кызның җавабының дөреслеген тикшерер өчен делоның битләрен актарып
нәрсәдер укыгач: – Монысы да дөрес. Алдашмагач, молодец! – дип куйды.
Нәзифәгә, кулы белән күрсәтеп, тагы да якынгарак, үзенең каршысындагы
утыргычка күчеп утырырга кушты. Кыз урынында гына калырга уйлаган
иде дә, түрә:
– Минем бүлмәдә минем теләк – закон. Ул үтәлергә тиеш, – дигәч, кыз
ул күрсәткән урынга күчеп утырды.
Түрә бу чибәр татар кызы белән шулай әкрен генә, тычканлы-мәчеле
уенын дәвам итеп, төрле сораулар биргән булып, аны сөйләндерергә
маташты. Тавышын үзгәртмәде. Шулай итеп, аны алдашуда тотарга
чамалады. Тагын кызга үрелә биреп һәм баягыча тавышын әкренәйтеп:
– Эдәмне күптән беләсеңме? – дип сорап куйды.
Кыз да, бу уенны аңлап алып, һич тоткарлыксыз, бер мизгел дә уйлап
тормыйча:
– Бернинди дә Эдәмне белмим, – дип җавап бирде.
Хәрби түрә, кызның җавабын ишеткәч, үзенең отылганын чамалап алды.
Кыз аның уй-ниятләрен алдан ук сизеп тора. Бу аны чыгырыннан чыгарды.
Хәзер инде кыз алдында кулга ияләшкән мәче түгел, ә барчасын ерткалап
ташларга әзер булган ерткыч арыслан утыра иде. Һәм арыслан кулындагы
папкасы белән өстәлгә шапылдатып сукты да, жикеренеп:
– Сезнең оешмада Эдәм нинди вазифа били? Әйт! Судан сал агачлары
ташыганда нәрсәләр сөйләштегез? Менә кәгазь-каләм. Яз барысын да!
Язмасаң, синең башың Себер китәчәк! Кәнтәй! – дип кычкырды.
Кыз күптән аңлаган иде инде бу бәндәне. Кайчан ачылып кычкыра
башлар дип кенә көтте. Шуңа да бу сораулардан аптырап калмады. Үзенең
дөрес җавап биргәненә тагын да ныграк ышанды. Моннан тиз генә котылып
булмасын аңлап, ул әнисен исенә төшерде. Аны кызганып елап җибәрде.
Яшь аралаш:
– Белмим мин бернинди дә Эдәмне. Күргәнем дә, ишеткәнем дә юк
андый исемле кешене, – дип такмакларга кереште.
– Ах син, эт! Нәрсә алдашып утырасың. Немец подстилкасы. Иртәгә
барыгызны да ачыкларбыз. Аларга кыен, имеш. Эш авыр. Кара син аларны,
фашист койрыклары. Минем алда боргаланып утырасың. Фронтта сугыш
бара, безнең солдатлар кырыла. Ә син, сатлыкҗан, монда тыныч кына
хөкүмәт ипиен ашап ятасың!
Күрәсең, хәрби ниндидер төймәгә басып, теге бүлмәдәгеләргә берәр
төрле хәбәр салды. Бүлмәгә теге хәрби килеп керде. Түрәсе:
– Подвалга, тугызынчыга! – диде дә, кызга карап: – Бер атна, бер ай,
бер ел, гомерең буе утырырсың. Гаебеңне таныганга чаклы. Эдәмнең кем
икәнлеге безгә билгеле, – диде дә, сакчыга ишарәләп, алып чыгарга кушты.
Аны суык озын подвалның ике ягына тезелеп киткән ишекләрнең
тугызлы саны язылганына кертеп яптылар. Бераз шулай елап, үткәннәрне
барлап утыргач, зиһене ачылып киткәндәй булды.
...Янындагы ирдәүкә хатын бу чебек кенә кызны бүген сөйләндереп
булмаячагын аңлап, әле пешеп җитмәгән, тора-бара барысын да үзе сөйләп
бирер дип уйлап алды да, кире үзенең җылы шәленә төренеп, сәндерәсенә
менеп ятты. Бу хатын, махсус өйрәтелеп, шушында ябылган хатын-
кызларны сөйләндереп, серләрен алып, өскә җиткерү белән шөгыльләнә
иде. Мәскәүдән китерделәр үзен. Аны шулай төрле шәһәрләргә йөртеп-
йөртеп эшләтәләр. Бу шәһәрдә яшәгән берничә хатын шулай башка
шәһәрләргә йөри. Ялгыш тегенди-мондый танышлары килеп чыгып, фаш
итмәсеннәр өчен, һәм моннан гаепләре исбатланмыйча котылып чыкканнар
иректә күреп калып танымасыннар өчен шулай эшләнә иде бу.
Алдагы сорау алуларда үзен ничек тотарга дип уйланып утырганда, такта
белән бүленгән күрше камерага ниндидер кешеләрне китереп тутырдылар.
Нәзифә, ихтыярсыздан, шундагыларның сөйләшүләренә колак салып
тыңларга кереште. Чөнки аның тимер сәндерәсе нәкь менә шушы стенага
беркетелгән иде. Бәй, такта артындагы бүлмәдәгеләр татарча сөйләшәләр
түгелме соң? Шулай шул. Бу хәлне ачыклагач, ул аларны тагын да ныграк
дикъкать белән тыңларга кереште. Ни булса, шул булыр. Ятып калганчы
атып кал дигәндәй, такта стенаны сак кына шакырга тотынды. Теге якта
бераз тынып калдылар һәм такта артындагылардан кемдер шулай ук
җиңелчә генә тактага шакып алды. Шуннан Нәзифә, бар батырлыгын җыеп,
әкрен генә татарча:
– Эдәмне чакырыгыз әле, – диде.
Ишеттеләр, күрәсең, күп тә үтмәде, теге яктан берсе:
– Мин Эдәм. Нәрсә әйтергә телисез? – диде.
– Иртәгә безне очраштырачаклар. Син мине белмисең. Мин сине белмим.
Без танышлар түгел. Югыйсә безгә тагы да яманрак гаеп тагачаклар…
Нәзифә сүзен әйтеп бетерә алмады, теге ирдәүкә хатын пыр тузып
сикереп торды да кызның чәченә килеп ябышты.
– Аһ, син, кәнтәй! Эт токымыннан туган нәрсә! Кем белән анда яшерен
сөйләшәсез? – дип, стенага ук китереп кысты. Провокатор хатын, әле яңа
гына йоклап китүе аркасында, кызның тәүге сүзләрен ишетеп тә, аңлап та
бетермәде. Башта ул үзен төш күреп саташам, ахры, дип уйлады. Ә инде
йокысы ачылып, кызның теге як стена аша утыручы тоткыннар белән
нәрсәдер хәбәрләшүен сизеп алганда, эш узган иде инде. Нәзифә, тегенең авызыннан килгән аракы һәм сарымсаклы ит тутырмасы
исеннән битен читкә борып, көчкә:
– Иреккә берәрсе чыга калса, әнигә хәбәр итүләрен генә үтендем, – диде.
Теге һаман аның чәчен җибәрмичә:
– Адим кем? Нигә аны чакырдың? – дип, кызны тагы да ныграк чәченнән
тартып, битен такта стенага кысып, тешләрен шыгырдатты.
– Адим түгел, анам. Мин анама – әнигә ризык җибәрсен дип әйтергә
куштым, – диде, чак тын алып.
Теге як стена артындагылар мондагы хәлне сизеп алдылар, стена юка
булу аркасында барысын да ишетеп торганнар, күрәсең. Такта стенаны
йодрыклары белән төяргә керештеләр һәм теге яктагы ирләр:
– Хәшәрәт, безнең сеңелкәшкә бармагың белән дә кагыласы булма.
Югыйсә сине барыбер табып, муеныңа элмәк кидерәчәкбез. Сөйрәлчек,
сатлыкҗан. Провокатор! – дип, бик каты яный башлагач, теге хатын
Нәзифәне җибәрде дә урынына барып ятты. Яткан җиреннән ысылдап:
– Ещё раз на своём языке хоть слово скажешь, убью! – диде.
Нәзифә бу хатынның кем икәнен тәмам аңлады. Әле ярый, шушы юньсез
алдында бөтенләй җебеп ачылып китеп, эчендәге кайгы-хәсрәтләрен сөйләп
бирмәде. Аллаһ саклагандыр инде. Стенага һаман шакулар дәвам иткәнгә,
ул теге хатынга карамыйча:
– Барысы да әйбәт, егетләр. Рәхмәт сезгә! – дип дәште. Шуннан соң
гына стена шакулар туктап, теге яктагы халык тынычланды. Әле генә
нинди куркыныч хәлдән котылуына карамастан, кызның кәефе күтәрелеп
китте. Чөнки стенаның теге ягында булсалар да, андагы татарлар аның
белән иде. Һәм алар Нәзифәне кыен хәлдә калдырмаячаклар. Бүгенге бер
көн эчендә ул бик зур сабак алды. Ныклы тәҗрибә туплады. Кыз бүген
шуны аңлады: беркайчан да беткәнче ачылырга ярамый. Һәм теләсә кайда
авыз күтәреп, үзеңнең уй-фикерләреңне кычкырып йөрергә кирәкми. Менә
шуның аркасында да инде шушы подвалда утыра. Әле дә ярый, акылы
җитеп, көндез бу ирдәүкәгә үз хәлен сөйләмәде. Югыйсә моннан бөтенләй
чыга да алмаска мөмкин.
Икенче көнне Нәзифәне Эдәм белән очраштырдылар. Төрлечә хәйләләр
корып та карадылар. Кемдер егеткә Нәзифәнең өеннән җибәрделәр,
Нәзифәгә тапшыр дип, төенчек тә тоттырып карады. Тик бу мәкерле
ниятләр барып чыкмады. Эдәм төенчекне алмады, кызны танымады, кыз
да, үз чиратында, Эдәмнең кем икәнен белмәде. Кызны тагы бер тәүлек
подвалда кундырганнан соң, сөйләнеп йөрмәскә кушып, имза куйдырдылар
да иреккә чыгардылар.
Нәзифә кайткан көе әнисенә:
– Әнекәем, бу җәһәннәмнән никадәр тизрәк качып котылсак, шул кадәр
үзебезгә яхшы булыр. Югыйсә безне тереләй кабергә тыгачаклар, – дип,
әнисен качып китәргә үгетли башлады. Әнисе баштарак икеләнеп торды.
Чөнки баракта яшәгән сөрелгән халыкны атна саен барлап, тикшереп торалар.
Кайчакны атнасына икешәр дә тикшерәләр. Күрәсең, соңгы көннәрдәге
хәлләрне чамалап, әни кеше дә ризалашты. Һәм алар шул ук төнне үзләренең
юк кына мал-мөлкәтен ике төенчеккә төйнәп, әзерләп куйдылар. Барактагы
халык йоклап беткәч, кара төн пәрдәсенә яшеренеп, үзләренең ике метр киңлектәге һәм өч метр озынлыктагы такта бүлмәләренең ишеген ныклап
ябып, бу җәһәннәм оясыннан чыгып качтылар. Нәзифә әллә кайчан ук тимер
юл вокзалына ничек барырга кирәген чамалап куйган иде. Төн караңгылыгын
ерта-ерта, паровозлар үкереп пошкырган якка таба юл тоттылар. Юк, алар
туры вокзалга бармадылар, ә товар станцасына килделәр. Нәзифә, Кырымда
чакта йөк вагоннарына утырып, Украинага икмәккә барган тәҗрибәсеннән
чыгып эш итте. Теге вакытта фашист оккупантларыннан яшеренсәләр,
хәзер үзебезнең солдатлардан, тимер юлны саклаучы хәрбиләрдән яшеренә-
яшеренә, бер товар вагонына менеп урнаша алдылар. Нәзифәнең уйлавы
буенча, бу состав менә-менә кузгалырга тора. Составны таккан паровоз,
парларын тирә-якка бөркеп, үзенә су тутыра шикелле. Озак та үтмәде,
паровоз бер әче итеп сызгыртып алды да, пошкырып, составны дер селкетеп,
урынында тәгәрмәчләрен зыр әйләндереп алгач, көчәнеп, урыныннан
кузгалып китте. Туктый-туктый, ике тәүлек бардылар, тәмам ачыгып, өшеп,
бер зур гына станцага килеп җиттеләр. Алга таба юлны дәвам итәргә хәлләре
калмаган иде. Икесе дә сөякләренә чаклы өшеп каттылар. Нәрсә булса, шул
булыр дип, вагоннан төшеп, кача-поса, тимер юлдан читкәрәк чыктылар.
Нәзифәнең уйлавы буенча, аларга сугыштан качып баручы качаклар
рәвешенә керергә кирәк. Шуңа да алар, кайдадыр Казакъстан якларына
эвакуацияләнгән туганнарын эзләп, ачлыктан качып китеп баручы качаклар
булып кыландылар. Урап кына, тимер юл вокзалына килеп җиттеләр һәм
аптырап калдылар, чөнки колакка ятышлы сүзләр, таныш авазлар ишетелә
башлады. Нәзифә, ниндидер белдерүләр укып, шуны белде: алар Казан
тимер юлы вокзалында икән. Тагын шунысы күңелне тынычландырды:
алар кебек биштәр-төенчекләр күтәргән халык вокзал тулы. Кемнең кая
барганын да белерлек түгел. Сорашып-белешеп йөри торгач, ниндидер бер
поездның Ташкент каласына барачагын белде. Билет алырлык акча юк.
Шулай да бер вагон озатучы татар хатыны белән сөйләшеп, аңа бер мамык
шәл вәгъдә итеп, ниндидер бер станцага чаклы барырга килештеләр. Ул
станцага барып җиттеләр җитүен, тик юлда Нәзифәнең чәч ала торган эш
коралларын урладылар. Монысы инде тагы да зуррак хәсрәт иде. Чөнки кыз,
туры килгәндә, кешеләрне тәртипкә китереп, чәч, сакал-мыекларын төзәтеп,
әзме-күпме булса да акча юнәтә ала иде. Юк-юкта ипигә, суга чамаларга була.
Вагон озатучы татар хатыны мин алмадым дип антлар итте. Качаклар, бу эшне
кемгә сылтап, нәрсә уйларга да белмәделәр. Әллә боларны жәлләп, әллә бүтән
сәбәп белән, озатучы хатын тагы икенче бер озатучы белән сөйләшеп, аларны
икенче поездга утыртып җибәрде. Кыскасы, бер ай дигәндә, Нәзифә әнисе
белән Казакъстан чиген үтеп, Үзбәкстан җиренә аяк басты. Бу станцага килеп
төшүләренең дә үз хикмәте бар. Чөнки Кырымда чакта аларның базында
качып яткан һәм Нәзифә ашатып дәвалаган солдатлар нәкь шушы тирәләрдән
булырга тиеш иде. Килгәндә, күп кешеләрдән сорашып белде, теге кызыл
солдатларның адресы буенча өйләре моннан бик ерак булмаска тиеш.
(Дәвамы бар)
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев