Ачкыч (хикәя)
Чәчкәләр янындагы кәгазьгә болай дип язылган: «МИН СИҢА ЙӨРӘГЕМНЕ БИРӘМ! СИНЕҢ КУЛЫҢНЫ СОРЫЙМ». Кыз тәмам аптырап калды...
Бу кызны ул троллейбус тәрәзәсеннән күрде. Күрде дә, гашыйк булды! Төшеп калып, бик озак эзләде ул аны. Таба алмады. Кайтып подъезддан керсә…шул кыз…аларның ишеген… ачкыч белән ачып маташа иде! Халик аптыравыннан телсез калды. Кызның кырында ике зур сумка тора. Егет, гаҗәпләнүеннән бигрәк кызның матурлыгына сокланып, җай гына баскычтан менә башлады. Тегесе, менеп килүен шәйләп, егеткә озын камыш керфекләр белән бизәлгән, зәп-зәңгәр диңгездәй күзләрен бер сирпеп алды да һаман ачкыч белән ишек йозагын боргалавын белде.
— Нәрсә, ачылмыймы әллә? Кая, үзем ачып бирим әле. — Егеткә бераз шикләнебрәк караса да, кыз, аның ихтыярына буйсынып, ачкычны егетнең учына салды. Егет иелеп йозак тишеген караган булды. Кызга:
— Сумкаларыгызны читкәрәк алып торыгыз әле, мишәйт итәләр, — диде.
Кыз сумкаларны читкә шудырган арада үзенең ачкычы белән йозакны ачып:
— Сим-сим, ишек ач! – дигән булды. Әкияттәге кебек ишек җай гына ачылып китте.
Кызның нәрсәдер әйткәнен дә көтмичә, иелеп аның сумкаларын алды да эчкә үтте. Тегесе дә бертуктаусыз рәхмәтләр яудыра-яудыра аның артыннан иярде:
— Әл дә ярый сез туры килдегез. Югыйсә подъезд төбегездә кунарга туры килер иде. Рәхмәт инде сезгә. Зур рәхмәт. Чыгып китми торыгыз. Хәзер чәй куеп җибәрәм. Авыл күчтәнәчләре белән чәйләп алырбыз.
Егет, эшнең көтмәгәндә шушылай борылуына куанып, үзенең фатирында чит кеше, кунак ролен уйнарга тотынды. Ваннада кулын чайкап чыгуына кунак кызы кухняда чәй табыны әзерләп йөри иде. Сумкасындагы авыл күчтәнәчләрен өстәлгә тезгән. Халикның залга үткәнен күреп, болай диде:
— Мондагы тәртипсезлеккә бик аптырамагыз. Бу — Саимә апаның энесенең фатиры. Ул Себер якларында акча каера. Бүген генә авылдан килдем. Иртәгә миңа имтихан бирергә кирәк.
Кара-каршы утырып чәй дә эчтеләр әле. Кыз Фәһимә исемле икән. Егет тә үзе белән таныштырган булды. Тик күбесенчә кыздан сорашты. Кайсы институтка һәм кайсы факультетка укырга керәчәген белеште. Фәһимә авыл кызларына хас булганча бик ихлас. Чөкердәшеп озаклап чәй эчкәч, ул болай диде:
— Әнекәй генәм! Сәгать ничә булган! Сезгә дә чыгарга вакыт, миңа да иртәгә бәйрәм түгел.
Егет тә аптырап тормады:
— Сезнең теләк миңа — закон. Баш өсте, хәзер үк үтәләчәк, — диеп, урыныннан торды. Кыз табын җыештырган арада, зал ягына чыгып, сервант тартмасыннан өйнең икенче, каракөн ачкычын алып кесәсенә тыкты. Шулай да, кыздан аерыласы килмәүдән бигрәк нәрсә эшләргә инде дигән сорауга җавап таба алмыйча, болай диде:
— Хәзер бик соң инде. Сезнең колыгызга шушында баш төртергә җай табылмас микән?
— Чибәр кыз исә, төпсез күзләрен аңа текәп.
— Юк, юк, абзый кеше. Бәй, сез күршедә тормыйсызмыни? – диде.
— Әй, юк ла, мин дустыма килгән идем, — диде дә, егет саубуллашып чыгып китте.
Ул төнне Халик машинасында йоклады. Йоклады дип әйтеп тә булмый инде. Төне буе Фәһимә турында уйланып, хыялланып чыкты.
Икенче көнне кыз имтихан бирәсе бүлмәгә барып керсә, егылыплар китә язды. Имтихан алучылар арасында… Хәким дә утыра иде! Ул әллә бирде имтиханны, әллә бирмәде. Сорауларга җавап итеп ни дип әйткәнен дә хәтерләмәде.
Инде кичләтеп кенә фатирына кайтса, ишек ачык! Өстәлдә төрле-төрле сый. Уртада бик матур гөлләмә. Һәм чәчкәләр янындагы кәгазьгә болай дип язылган: «МИН СИҢА ЙӨРӘГЕМНЕ БИРӘМ! СИНЕҢ КУЛЫҢНЫ СОРЫЙМ». Кыз тәмам аптырап калды. Шул вакыт кухня ишегеннән кояштай балкып Хәким килеп чыкты...
"КУ" 1, 2014
Фото: pixabay
Теги: хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Хикәйә башында Хали ине егет Хәкимгә әйләнде...
0
0