Логотип Казан Утлары
Повесть

Нәзифә (повестьның дәвамы)

Совхоз түрәсе башта кызны бала-чага акылы чыгып бетмәгән үсмер дип уйлаган иде. Алай ук түгел икән. Кызый бик төпле, тирәннән уйлап эш итә торган һәм үзенең эчендәгесен тавыкларга ярма сипкән хатыннар кебек тышка чыгарып сибә торганнардан түгел икәнен чамалады.

(Әсәрнең башыннан укыгыз)

Совхоз түрәсе башта кызны бала-чага акылы чыгып бетмәгән үсмер
дип уйлаган иде. Алай ук түгел икән. Кызый бик төпле, тирәннән уйлап
эш итә торган һәм үзенең эчендәгесен тавыкларга ярма сипкән хатыннар
кебек тышка чыгарып сибә торганнардан түгел икәнен чамалады. Шулай
да бик эреп китмичә:
– Башта барып, эш кораллары алып кайтыгыз әле. Аннан карарбыз, –
дию белән генә чикләнде.
Юлга совхоз исәбеннән әзрәк акча да язып бирде. Контор бусагасына
кызны озата чыккач, бик әһәмият бирмәгән кебек кенә:
– Менә сиңа иптәшкә безнең хисапчы да бара. Аның өлкә үзәгендә
кайбер эшләре бар. Икегезгә йөрергә күңеллерәк тә булыр, – дигәч, кыз түрә
күрсәткән баш хисапчы ягына борылып карады. Бер мизгел үзен озатып
йөрәячәк ирне баштанаяк энә күзеннән үткәргәч, директорга карап:
– Юк, мин бу адәм белән беркая да бармыйм. Миңа икенче кеше бирегез, –
дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
Түрә бераз аптырап калды. Чөнки совхозда аның сүзенә аркылы төшкән
кешеләр бик сирәк була торган иде. Ә бу кыз, үзенең шартын куеп, аның
таләбенә каршы килә. Хужаның үзенә дә кызык булып китте. Бу төз гәүдәле,
дулкынланып торган чәчле, теләсә нинди хатын-кызны әсир итәрлек мут
карашлы ир турында кайсы гына кызлар хыялланмый! Ул кыздан:
– Кем белән барырга телисең? Минем белән барырга теләмисеңдер
инде? – дип сорап куйды һәм, эчтән генә кыз аның үзе белән өлкә үзәгенә
барырга теләк белдерер дип, яшерен ышаныч белән көтте. Юк икән.
Кыз алан-йолан каранды, капка төбендә кайсы җиргә эшкә барырга
кирәклеге турында күрсәтмә көтеп торган ирләр ягына да күз салып алды.
Анда да кызның күңеленә ятышлы бер ир-ат та күренмәде. Шул чакны
бераз чатанлабрак килгән почта ташучы урта яшьләрдәге үзбәк ире күзенә
чалынды. Үзбәкне кыз күптән белә. Ул кылый һәм йөзгә дә бик матур дип
әйтеп булмас иде. Күрәсең, матурлык өләшүче фәрештәләр бу ир турында
бөтенләй оныткан булганнардыр. Нәзифә, аны күрүгә:
– Әнә почтальон Сәйфет әкә белән барам. Ул бик тугры кеше. Миңа ул
иптәш һәм озатучы булып барсын, – диде.
Бу таләптән баш хисапчының да, кыз кырында өметләнеп басып торган
түрәнең дә бераз кәефләре кырылды кырылуын. Аның каравы, түрәнең
күңеленә «менә ичмасам, улыма хатынлыкка алып бирсәм, тугры тормыш
иптәше булыр» дигән уй ныклап кереп утырды.
Өлкә үзәгенә барасын ишеткәч, хат ташучы ике дә уйламый ризалашты.
Ризалашмый да булмый. Түрәнең сүзе – закон. Аларны ат белән станцага
чыгарып куйдылар. Калган юлларын поездда дәвам иттеләр. Кыз,
вагонда үзенең хыялларына бирелеп, тәрәзәдән генә карап бармады.
Пассажирларны күзәтеп, кем нәрсә сөйли, колакларын торгызып, башына
сеңдереп утырды. Халык төрле телдә сөйләшә. Үзбәкчәне аңлый, русчасы
да әйбәт. Шәһәр кызы булганга, Нәзифә русчаны әйбәт белә. Мәктәптә дә русча укыды. Шуңа да аның сөйләшүеннән кайсы милләттән икәнен
белерлек түгел. Берәрсе татарча сөйләшмәс микән дип, колак салып барды.
Юк, алай-болай ишетелмәде. Шулай да Ленинградтан эвакуацияләнгән
берничә хатын белән бер олы яшьтәге ир авызыннан кырым татарларын
кайсы тирәгәрәк күпләп китергәннәрен чамалап алды. Тегеләрдән куылган
татарлар турында сораштыра башлаган иде, алар кырым татарлары
турында әллә нинди коточкыч уйдырмалар, имеш-мимешләр сөйләп
ташладылар. Нәзифәнең бөтенесе ишетерлек итеп «дөрес түгел!» дип
кычкырасы килде. Тик, бөтен ихтыярын йөрәгенә җыеп, телен генә
тешләде. Дәшмәде. Нишләмәк кирәк, каршы килеп, сүз кыстырса, аны
икенче тукталышта ук тотып алып, балчык ташырга Ташкент ГЭСы
төзелешенә җибәрәчәкләр. Бу яхшы дигәндә әле. Ә начарын уйларга да
куркыныч. Түзде. Шулай да әзрәк ачыклый алды: Бохара өлкәсендә дә,
башка өлкәләрдә дә татарлар йә канал, йә булмаса, ГЭС төзиләр. Бала-
чага белән хатын-кызлар мамык басуында көнлек азык хакына бил бөгә
икән. Шуларны уйлап, йөрәге әрнеде. Үзенең һәм әнисенең, аларныкы
белән чагыштырганда, яшәү шартлары күпкә җиңелрәк икән.
Өлкә үзәгенә икенче көнне таң белән генә барып җиттеләр. Юлдашы
Сәйфет әкә бик итагатьле һәм кешелекле ир булып чыкты. Бу шәһәргә күп
тапкырлар килгәне булган икән. Шуңа да алар һич ялгышмыйча, туп-туры
базарга барып җиттеләр. Юл буенда төрле кибетләрне дә айкап чыгарга
онытмадылар. Кибетләрдә кыз эзләгән эш кораллары юк иде. Булганнары
да йә бик иске, йә сыйфаты ташка үлчим иде. Базарны йөреп чыктылар. Ике
урында кызга ошаган эш коралларын таптылар-табуын, бик югары бәя куеп,
бер үзбәк бабае сатып тора иде. Нәкъ Нәзифәнең Казан поездында урлаткан
эш кораллары кебек үк сугышка чаклы Германиядә эшләнгән кырынгыч
һәм машинка белән кайчылар иде. Нәзифә бабайдан сорап-сораштырып
карады, тик тегесе бер тиен дә төшәргә теләми булып чыкты.
Сатучы карт та бик хәйләкәр. Русчасына караганда, эвакуация белән
килгән бу кыз бала дип уйлады. Шулай булгач, акчасы бар дип фаразлады.
Читтә генә карап торган хат ташучы кылый боларның сатулашуына
кысылмады. Ул әйтерсең лә бөтенләй ят кеше, башка кирәк-ярак әйбер
һәм товарлар сатыла торган урыннарны карау белән мәшгуль. Тик шулай
да кыздан бер минут күз яздырмады. Чөнки түрә шулай кушты. «Сакла», –
диде. Югыйсә кайчакларны читтән килгән һәм мондагы гореф-гадәтләрне
белмәгән матур-матур хатын-кызларны таулар арасына урлаштырып та
алып киткәлиләр. Ә таулар арасында кешене эзләү ул печән кибәненнән
энә эзләгән кебек. Табармын димә.
Кыз, бабай белән сатулашуны файдасыз эш дип, читкә китеп барды.
Булмаса, базарның теге очында күргән иске эш коралларын алырмын инде
дип уйлады. Бераз читкәрәк киткәч, артыннан килгән сакчысы кызның
беләгеннән тотып туктатты да:
– Сиңа ошадымы ул эш кораллары? – дип сорап куйды.
Нәзифә, ирнең кулын үз беләгеннән җай гына ычкындырып:
– Ошады. Тик бик кыйммәт сорый. Мөгаен, теге баштагы искерәк пәке,
кайчыларны алырга туры килер. Югыйсә көзге алырга акча бөтенләй
калмаячак, – дип, үкенечле тавыш белән әйтеп куйды.

Ә инде хат ташучы, бу чибәр кызның беләгеннән тота алганына чиксез
куанып:
– Беркая да китмә. Тор шушында гына. Бир акчаңны. Мин хәзер киләм, – диде
дә теге бабай янына кире китте. Нәзифәгә сатучы бабай ераграк булса да, бик
яхшы күренеп тора. Менә кылый бабай янына килде дә бик исе китмәгән кебек
теге эш коралларын караштырып алды. Аннан сөйләшергә тотынды. Тагы теге
пәкеләрне тоткалап карады, тагы куйды. Кыскасы бабай белән бик озак кына
сатулашкач, бабай сатарга теләгән эш коралларын уртача гына хакка сатып алуга
иреште. Һәм кызга китереп тоттырды. Кыз чамалавы буенча бөтенләй юк кына
хак иде бу. Сәйфет әкә, кызның шатланганыннан кәефе булып:
– Сатулаша белергә кирәк. Безнең якта, базарда сатулаша белмәсәң,
бөтенләй акчасыз калуың да бар, – дип куйды.
Икенче урыннан зур гына көзге дә таптылар. Хәзер Сәйфет әкә генә
сатулаша иде. Кыз, шушындый җор һәм бик җитез сәфәрдәшенә бөтенләй
канәгать булып, базардан чыгышлый, ни булса да була дип, серен чиште.
– Карале, Сәйфетдин әкә, кайдан белергә икән, Кырымнан китерелгән
(куылган дип әйтәсе килмәде) татарлар кайсы өлкәләрдә яшиләр икән?
Алар турындагы мәгълүматны кайдан белергә була?
Сәйфетдин, тылсымлы әкиятләрдә сөйләнә торган дию егетен хәтерләтеп,
бер мизгел уйланып торды да тирә-ягына карангалап алды. Читтәрәк, арык
буендагы чинар агачлары күләгәсендәге чәйханәдә хатын-кызлар чәй
эчкәнен күреп, кызны җитәкләп, шунда алып килде. Чәйханә хуҗасына:
– Минем хатыныма чәй китерә тор. Мин хәзер киләм, – диде дә ары
китеп барды.
Нәзифә ирексездән кызарынып китте. Аңа әле үз гомерендә беркем дә
минем хатыным дип әйткәне булмады. Ярар, әйткән сүз – аткан ук диләрме
әле, ул уңайсызланып кына, аякларын бөкләп, сәке читеннән генә урын
алды. Ярый әле, бу чәйханә хатыннар өчен билгеләнгән. Тик эвакуация
белән килгән хатын-кызлар бу кагыйдәне бик саклап бармыйлар. Шуңа
да әлеге чәйханәдә урындагы хатыннар, базарга килүчеләр утыра. Ә ирләр
чинар куакларының теге ягындагы сәкедә. Арада калын гына бизәкле
чаршау-келәм корылган. Күп тә үтмәде, кылый да килеп җитте. Бер
катыргы кисәгенә язып алып килгән икән, татарларның кайсы өлкәләрдә,
кайсы хуҗалыкларда күпләп эшләгәннәрен. Язылганнарны укып чыккач,
Нәзифә шуны белде, татарлар Үзбәкстанга һәм өлешчә Казакъстанның
кайбер җирләренә күчерелгәннәр икән. Бу кадәр җирдән Әйшә туганын
ничек табарга? Кызның бөтенләй кәефе кырылды. Хәтта уңышлы сатып
алынган эш кораллары да кәефен күтәрә алмады. Күрәсең, кызның хәлен
Сәйфетдин дә чамалап алды һәм сорамый булдыра алмады:
– Нәрсә булды? Нигә бу кадәр кайгыларга баттың? Бик каты сер булмаса,
сөйләр идең миңа. Кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен, – диде.
Ул, Әйшә сеңлесен исенә төшереп, тавышсыз гына елап, битен учлары
белән каплады. Дөресен әйтмичә, бөтенләй ялганлап сөйләп бирде.
– Бер станцада без утырып килгән поезд су алырга туктаган иде. Юл
ачылганны көткәндә, немец самолётлары станцаны һәм эшелоннарны
бомбага тота башлады. Китте буталыш, башланды мәхшәр. Халык,
утырган вагоннарыннан төшеп, төрлесе төрле якка качарга тотынды. Без дә, халыкка ияреп, читкә йөгердек. Шул чакны бер бәндә әнигә ярдәм
итеп, Әйшәне кулына күтәреп, безнең арттан йөгерә башлады. Без, каршы
яктагы агачлар ышыгына килеп терәлдек. Аста бер елга ага икән. Ярыннан
аска сикердек. Бомбёжка бетеп, ушыбызга килсәк, Әйшә сеңлебез юк. Ни
теге ир күренми. Күреп калган кешеләр дә юк. Һәркемдә үз кайгысы. Үз
хәсрәте. Күп кенә корбаннар булды. Төрле җирдә фашист бомбасыннан
һәлак булган мәетләр аунап ята. Станцада вагоннар һәм цистерналар яна.
Күп кенә биналар җимерек. Яралылар ярдәм сорап тилмерешеп кычкыра. Ә
без Әйшәне эзләргә тотындык. Әйшәне үлеләр арасында да, яраланучылар
арасында да таба алмадык. Шулай итеп, теге ир белән Әйшә туганым юкка
чыкты. Азактан гына белдек: сеңлебезне кырым татарлары утырган вагонга
утыртканнар. Ә ул состав монда – Үзбәкстанга килгән. Безнең, әниебез
белән сезнең якларга килеп чыгуыбызның сәбәбе дә шул. Әйшә сеңлебезне
эзлибез, – дип, лышык-лышык яшь аралаш Нәзифә сүзен тәмамлады.
Сәйфетдин тагы бераз нәрсәдер уйлап торды да базарга кире кереп
китте. Исәбе – базар аксакаллары белән сөйләшү иде. Базардагы хәбәр-
гайбәтләрне вакытында белеп торучы, алай гына да түгел, якын-тирә
районнардагы хәлләрдән дә хәбәрдар булган бу аксакаллар җиде кат җир
астында, җиде сандык эчендә елан ятканны да белә торган картлар иде.
Аларга хәер-садака биреп, үзенең гозерен әйтте. Картлар аңа берәр атнадан
яңадан кереп чыгарга куштылар. «Сорашырбыз, белербез. Яхшы кешегә
изге эшендә ярдәм итәрбез», – диделәр. Бераздан ул, базардан чыгып, кызга
шушы хәбәрләрне җиткерде. Нәзифәне тынычландырып:
– Һәр базарда шундый аксакаллар бар. Аларның белмәгән-ишетмәгәннәре
юк. Тагын берәр атнадан кереп чыгарга куштылар, – диде.
Әйшә турындагы хәбәр һәм аны эзләүче туганнары, әнисе турындагы
белешмә чыбыксыз телефон аша бөтен Үзбәкстанга таралырга тиеш иде.
Һәм бу, чынлап та, шулай булды. Элек-электән, борынгыдан килгән гадәт
дисәң, гадәт түгел, дөресрәге – язылмаган канун. Монда да үз тәртибе, үз
кагыйдәләре бар. Әйтик, хөкүмәт даирәләреннән, йә булмаса, милициядән
качып йөрүчеме – ни өчен качып йөри? Җәмгыять өчен зарарлы кешеме,
әллә бер гаепсез кешеме? Гаепсез кеше булса, аны эзләү файдасыз. Картлар,
андый кешене белсәләр дә, әйтмәячәкләр. Угры-каракмы? Кемгә зыян
салган? Барысы да мыскалга салына. Ә бу очракта бер гөнаһасыз кыз
бала югалган. Җитмәсә, сугыш афәтеннән качып барганда гаип булган.
Әлбәттә, аны эзләүчеләргә ярдәм итәргә кирәк. Һәм махсус бу эшләр белән
шөгыльләнгән базар аксакаллары шундый карарга килделәр: кыз баланы
эзләп табып, әнисенә тапшыру – изге гамәл. Исеме дә үзебезнең мөселман
исеме. Шушы минут, шушы сәгатьтән өлкәнең иң зур базарыннан тирә-як
район базарларына, кышлакларына шундый хәбәр таралды: «Әйшә дигән
ятим кызны әнисе белән апасы эзли. Кем дә кем бу турыда әз генә булса да
хәбәрдар, ул кеше кичекмәстән базар картларына хәбәр җибәрергә тиеш».
– Табылыр, табылыр. Кеше энә түгел, – дип, Сәйфетдин үзенең юлдашын
тынычландырырга тырышты.
Шуннан Сәйфетдин, өлкәнең иң төп почта бүлекчәсенә кереп, үзенең
кайда эшләгәнен белдереп, андагы хезмәткәрләрдән дә сорашты. Кырым
татарлары күпләп кайсы өлкәләргә җибәрелгәнлеген белде. Шулай итеп, Сәйфетдин чын-чынлап кызга ярдәм итәргә булды. Рәхмәтле иде ул бу яшь
кенә кызга. Чөнки аның кылыйлыгы турында үзенә бәреп әйтмәсәләр дә,
артында күп чәйнәделәр. Күп кенә чакларында шушы зәгыйфьлеге аркасында
башкалар арасында ким-хур итеп сизә иде үзен. Ә менә бу рәсемнәрдәге кебек
чибәр яшь кенә татар кызы аны сайлады. Мәһабәт гәүдәле киң күкрәкле,
үзен әллә кемгә куеп йөргән баш бухгалтерны да түгел, директорны да
түгел, ә аны – Сәйфетдинне сайлады. Ул инде белә: үзбәкләр арасында татар
кызларына өйләнү бик мәртәбәле санала. Чөнки татар кызлары бик уңган.
Нинди генә эшкә тотынсалар да, булдыралар. Үзләре бик үткен. Аннан да
бигрәк чиста һәм пөхтәлек ягыннан аларга җиткән хатыннар юк. Калым түләү
дә бик кыйммәт түгел. Исем өчен генә. Шуңа да татар кызлары – мондагы
һәр егетнең яшертен хыялы. Әйшәне үстереп, үзләренең улларына килен
итеп алыр өчен урлап китүләре дә бик мөмкин. Тик Сәйфетдин бу турыда
кызга әйтергә кыймады. Аннан инде, икенче яклап уйлап карасаң, сугыш
вакыты бит. Егетләр-ирләр кышлакларда бармак белән генә санарлык калды.
Кыз-кыркын буа буарлык. Мондый чакта кем үзенә артык тамак урлап
мәшәкатьләнсен? Сәйфет әкә бик канәгать иде. Вагонда Сәйфетдин белән
теләсә кем түгел, ә бик чибәр татар кызы Нәзифә кайтып бара бит. Кышлакка
кайткач та, әле күп кенә ир-егетләр көнләшүләреннән кара янып йөриячәк.
Шул кирәк аларга. «Рәхмәт сиңа, Нәзифә!» – дип кайтып җиткәнче уйлады
Сәйфетдин. Ике тәүлек үткәч кенә, алар өйләренә кайтып керделәр.
Бу сәфәрдән Нәзифә Әйшәне ныклап эзли башларга дигән карар
белән кайтты. Сәйфетдин биргән катыргы кисәгендә язылган төзелеш
барган шәһәрләргә, Ташкент ГЭСы төзелешенә, мамык үстерүче колхоз-
совхозларга хатлар язып салды. Бу хатларның барысында да бер үк үтенеч
иде. Әйшә дигән ятимә аларның хуҗалыгындагы татарлар арасында юкмы
икән? Булса, хәбәр итүләрен үтенде. Күп кенә хуҗалыклардан «юк» дигән
хәбәр алды. Кайберләре бөтенләй җавап бирмәде. Боларның барысын да ул
төп эше – чәч алу, сакал кыру, әнисенә башка эшләрдә ярдәм итү арасында
башкарды. Ә аңа чаклы теге кәнсәләр янындагы тавык кетәгенә охшап
торган алачыкны адәм рәтлерәк итеп яңартырга кереште. Башта икенче
як стенада олы гына итеп тәрәзә уйдыртты. Стенасын биегәйтеп, түбәсен
яңадан камыш белән яптырды. Чәч алдыручыларның ай буе диярлек бушка
чәчләрен, сакал-мыекларын кырды. Тик шундый шарт белән: ир-атлар бу
алачыкны яңартырга булышырга тиеш. Һәм ирләр бик теләп булыштылар.
Бер айдан инде контора йортында чын-чынлап чәчтараш остаханәсе
эшли башлады. Хәтта хуҗалык түрәсе башка түрәләр алдында мактанып
та йөрде: янәсе, әнә карагыз, минем хуҗалыкта чәчтараш остаханәсе дә
эшли. Кышлак халкына нинди күп файда китерә. Хуҗалыкка да ай саен
әзме-күпме керем керә. Кыскасы, остаханәдән файда бар.
Бу, чынлап та, шулай иде. Сугыш вакыты. Күп дәваханәләр ябылып,
андагы табиблар барысы да йә фронтта, йә булмаса тыл госпитальләренә
эшкә алынганнар. Нәзифә кайбер ирләрнең чәчләрендә бет-мазар шәйләсә,
шунда ук гаиләсенә барып, йә булмаса хатыннарын чакыртып, беткә каршы
ничек көрәшергә, аны ничек бетерергә киңәшләр бирде. Үзе дә ярдәм
итте. Кайберләре белән күзгә-күз карап сөйләшеп оялтты. Кызның абруе
көннән-көн күтәрелә барды.

Сәйфетдин дә өлкә базарына бер-ике тапкыр барып кайтты. Күрше
хуҗалыкларда эшләгән, күренгән, ишетелгән татарларның барчасына да
хәбәр салынды. Тик бер дә күңелгә ятышлы хәбәрләр килмәде. Күп кенә
татар кешеләре сөйләвенчә, бу якларга куылган чакта, бик күп халык
юлда, ачлыктан, төрле чирләрдән кырылган. Үлүчеләрнең күпчелеге
бала-чага белән карт-коры, олы яшьтәгеләр булган. Анысын Нәзифә үзе
дә белә. Мари иленә сөрелгәннәр арасында да үлүчеләр байтак булды.
Юлда бәләкәй-бәләкәй станца-разъездларда һәр вагоннан әллә ничәшәр
кеше мәетен калдырып китәләр иде. Йоласына туры китереп җирләргә дә
ирек бирмәделәр. Шуларны исенә төшерүдән кызның йөрәге кысылып,
сулкылдап-сулкылдап куя. Әйшә дә шулай һәлак булса, кайсы тирәләрдә
калдырып киткәннәр? Юк-юк, алай булуы мөмкин түгел. Ул бит шундый
теремек кыз иде. Русча да яхшы белә. Шулай булгач, аның бер хәбәрсез,
эзсез югалуы мөмкин түгел. Әйшәнең башка күп кенә балалар кебек юлда
үлүе турында Нәзифәнең һич уйлыйсы килмәде. Юк, ул – тере. Туганын,
һичшиксез, табачаклар. Һичшиксез.
Совхоз түрәсе дә өлкә үзәгенә барганда, башка яклардан, чит өлкәләрдән
килүчеләрдән Нәзифәнең сеңелесе Әйшә турында сораштыргалады. Берәр
төрле хәбәр-хәтер, белүчеләр булса, үзенә хәбәр итүләрен үтенде.
Бер көнне Нәзифә, өлкә газетасында язылган бер хәбәрне укып, үзләре
йорт итеп ясап кергән алачыкка әсәренеп кайтты. Анда сугыш үткән
өлкәләрдән әти-әнисез калган ятим балаларны фәлән өлкәнең мәктәбенә
китерүләре язылган иде. Икенче көнне үк ул совхоз түрәсенә керде. Түрә
дә, мәкаләне укып чыккач:
– Булмаса, барып кайт. Мин юлга кәгазь-документ язып бирермен, – диде.
Икенче көнне «Шул-шул өлкәдән эвакуация белән килгән әниле-
кызлы фәлән-фәләновалар үзләренең кече кызлары Исмаилова Әйшәне
эзлиләр. Яшәү урыннары шундагы адрес белән, эшләгән җирләре шул-шул
хуҗалыкта» дигән мөһерле кәгазь Нәзифәнең кулында иде. Бу бик тә мөһим
документ иде. Җитмәсә, шушы совхоз түрәсе биргән документны раслап,
селсәвит рәисе дә үзенең имзасын куеп, мөһерен суккан. Ике мөһерле
документ-белешмә – бик тә җитди кәгазь. Юлдагы һәр тикшерүчене, һәр
милиция әгъзасын ышандырырлык. Чөнки Кырымнан куылып китерелгән
халыкларга төрле өлкәләр буенча ирекле йөрү тыела. Кая анда, өлкә, район
эчендә дә йөри алмыйсың. Яшәгән урыныңнан күрше кышлакка барыр өчен
әле күпме түрәдән рөхсәт алырга кирәк. Аңа да ризалык юк. Югарыдан –
Мәскәүнең үзеннән үк шундый күрсәтмә бирелгән. Куылган һәр гаилә,
һәр татар кешесе, һәр татар баласы исәптә торырга тиеш. Алардан күз
яздыру җинаять санала. Ә монда Харьковтан эвакуацияләнгән гражданнар.
Сугыштан зыян күрүчеләр. Эвакуация белән килүчеләргә бөтенләй икенче
караш. Кырымнан сөрелеп китерелгәннәр коллар хәлендә. Аларга иң авыр
һәм иң пычрак эш. Авыл җиренә эләккәннәргә эш хакы – ачтан үлмәслек
бер уч ярма. Канал, ГЭС төзүчеләргә дә шулай ук иң әз эш хакы. Эвакуация
белән сугыштан качып килгәннәр ирекле. Андый халык бу эше ошамаса,
икенче эшкә дә күчә ала. Фатирын да, яшәгән урынын да алыштырырга
мөмкин. Кыскасы, кайда тели, шунда яшәп, үзенә кулайрак эштә эшли.
Билгелерәк шәхес булса, хөкүмәттән азыклата күпмедер паёк та ала.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев