СЕКРЕТАРЬ
Ул өстен чишенде, өстәл тартмасындагы исемлекне яңадан үз урынына, стенага элеп куйды, галстугын бушатты да укырга утырды. Белмим Бибидән, белмим Камәрдән калган тойгылар аны дулкынландыра иде.
Кәшфи Басыйров
(1906–1943)
Хикәяләр авторы һәм тәрҗемәче Кәшфи Басыйров (Кашшаф Хәбир улы Басыйров)
1906 елның 17 апрелендә хәзерге Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы
Мәтәүбаш авылында туа. 1942 елның гыйнварында К.Басыйров армиягә алына һәм
1943 елның 16 гыйнварында фашистларга каршы сугышта һәлак була.
(Әсәрдән өзек)
Вакыт менә шулай үтте дә китте. Биби үз сүзләрен Галигә бары урамга чыккач
кына, кайтканда гына сөйли алды. Ләкин бу вакытта да ул Гали белән ялгыз гына
түгел иде. Галине уртага алып, Камәр белән өчәүләп атлыйлар иде.
– Гали, – диде Биби, – мин синнән шуны сорамакчы идем: мин быел тәмамлыйм
бит. Миңа Карамалы авылын тәкъдим итәләр, шуңа син ничек карыйсың?
Гали үзенең хор түгәрәге белән Карамалыга концерт бирергә баруын, аның колхоз
председателен сөйләп көлдерде. Халыкка һәм бигрәк тә председательгә Галиләрнең
чыгышы бик ошаган, күрәсең. Ул артистларны өйләренә озатканда килгән чаналары
белән түгел, ә яхшы чана, яхшы атлар җигеп озаттырган. Карамалының Совет
председателе күргән саен Галине үзләренә чакыра икән. «Безгә бик шәп клуб мөдире
кирәк, акчасын кызганмыйм, тиешле органнар белән үзем сөйләшермен, ризалык
кына бир», – дип үгетли икән.
Биби Галине үзенәрәк кысты:
– Чынлап та, Гали, менә шәп булыр иде... Мин вәгъдә бирәм, алайса... Ләкин синең
баруыңа ышанып... – дип сөйләнде ул.
Капка төпләренә җитеп саубуллашканда да, шул ук сүзләрне кабатлады.
Ә Камәр моңа ышанып җитмәде. Ул Галине шаярып сөйли дип уйлады. Курста чакта
Камәр янына МТС директоры үзе килгән иде. Ул МТСка киләсе яңа механизаторлар
турында, шул исәптән Галине дә МТСка алу турында сөйләгән иде. Гали белән икәү
генә калгач, Камәр сүзне шул турыда алып барды. Капкага җитеп аерылышканда,
Галинең кулын җибәрми торды.
– Әйеме, акыллым, барасың бит? Бергәләп эшләрбез, вәгъдә, яме, аппагым? – дип
сөйләнде.
Камәр ишектән кереп киткәнчегә хәтле Гали китми торды. Аз гына шаку белән,
ишектә Галимулла хатыны Бәдәрнең: «Синме, җаным?» – дип сораган тавышын Гали
тагын ишетте. Ә юлда кайтканда ул бер генә турыда, Камәрнең «Яме, акыллым...»
дигән йомшак тавышы турында гына уйлады. Рәхәт иде.
Кайту белән Гали яңа хат ачты. Яхъядан иде.
«Гали, шушы айларда гына мин ике тапкыр сине тыңладым. Безнең авыл концерты
бу, ә җитәкчесе – минем иптәшем дип әйткәч, иптәшләрем бигрәк күңел куйдылар.
Алар бигрәк синең сөйләвеңне яраталар. Барысы да сиңа шушы хатны язып җибәрергә
үтенделәр. Сезнең җырлар безне дәртләндерделәр. Мин авыл советында сезнең ничек
эшләвегез турында да укып барам. Зур булмаса да, үземнең дә уңышларны язып
җибәрергә булдым. Иң күңеллесе шул: төрле урында, төрле эштә эшләсәк тә, бер эш өчен янабыз. Эшлә, яхшы эшлә, дустым. Совет кешеләренең тыныч хезмәтен өзәргә
теләүчеләрнең берсенә дә ирек бирмәбез! Кече командир Яхъя».
Галигә тагын рәхәт булып китте. Шушы минутта аның канцеляриядә утырасы килде.
Күңеле белән ул берара шунда китте. Бер-бер артлы килеп торучы колхозчыларның,
хатын-кызларның, укытучыларның, врачларның, ясле хезмәткәрләренең сорауларына
шулай ук бер-бер артлы җавап биреп тору, йомышларын үтәп, канәгатьләндереп
җибәрү аның үз күңелендә дә канәгатьләнү, үзенә, үзенең көченә ышаныч тудырды.
Мондый тойгы бер үк вакытта аны тынычсызландырып та җибәрде. Ул өстен чишенде,
өстәл тартмасындагы исемлекне яңадан үз урынына, стенага элеп куйды, галстугын
бушатты да укырга утырды. Белмим Бибидән, белмим Камәрдән калган тойгылар аны
дулкынландыра иде.
1939.
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: татарча проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев