КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП рубрикасы буенча яңалыклар
-
13 гыйнвар 2026 - 11:00
БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ
Җәй иртәсе, Торып, бакча якка Тәрәзәмне ачсам киереп: Син үтәсең көлеп күз алдымнан, Дулкынланып, ташып, сөенеп. -
14 декабрь 2025 - 15:00
Тирә-якта үлән чәчәк аткан...
Тирә-якта үлән чәчәк аткан, Каен яфрак ярган урында Кара күзем алга төбәп ятам Тирән окоп һәм киң болында. -
10 декабрь 2025 - 12:00
ЧАҢГЫДА
Кышны ямьсез диләр, Ялганлыйлар, Булдыксызлар гына шулай ул, Ударникка салкын кыш та дус: – Чаңгың белән кил, ди, Суза кул. -
1 декабрь 2025 - 16:00
БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ
Көрәшләрдә җиңеп яшәр өчен, Бәхет өчен туган кеше без! -
19 ноябрь 2025 - 12:00
ҖЫР
Яшь йөрәккә сөйгән яр кирәк, Сөяр өчен ярлар күп була, Саф күңелле чын дус – пар кирәк. -
11 ноябрь 2025 - 15:00
МИГУЭЛЬ (Әсәрдән өзек)
Мин йөгерәм. Урамдагы коточкыч вакыйгаларны искә төшерә торган урыннар артта калды. Менә мин анда-монда үсеп утырган агачлыклар буена җиттем. Бу урында әле күптән түгел генә куе яшеллеккә уралган ял паркы иде. -
28 октябрь 2025 - 16:00
АТЫШ ТЫНГАН МИНУТЛАРДА
Кичке атыш тынган минутларда, Казан, сиңа сагынып хат язам, Гади бер солдатның хаты итеп Каршы ал һәм яз, Казан! -
10 октябрь 2025 - 12:00
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҖЫР
Әйтсәләр дә: барып тор син дип Дөньяның иң рәхәт җиренә. Әйтер идем: кирәк түгел дип, Кайтам мин дип туган илемә. -
3 октябрь 2025 - 14:00
ЧИКТӘ
Салкынча һәм җилсез көзге иртә. Биек таулар... Нарат урманы... Тирән тынлык күңелләрне борчый, Хисләр тынгысызлый уйларны. -
26 сентябрь 2025 - 11:00
КАРЛЫГАН БАКЧАСЫ (повестьтан өзек)
Тирә-якка пешеп килә торган карлыган һәм яшел яфрак исе тарала. Ул ис, бөтен тамырларга үтеп кереп, йомшак рәхәтлек бирә, каннарны уйната. Мин, җәйге табигатьнең кояш баткандагы аһәңенә зәвыкланып, яшел печән белән ябылган куыш буендагы бүтәкә үләннәре өстендә утырам. Бик тәмле итеп папирос тартам, төтен балдаклары җибәрәм һәм әледән-әле авыл башына карыйм. Бүген дә килерме ул, юкмы? -
22 сентябрь 2025 - 12:00
АНАГА
Зур көрәштән бит үзең дә Читтә калмыйсың, ана. Улларың белән фронтка Үз йөрәгең дә бара. -
16 сентябрь 2025 - 12:00
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҖЫР
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын; Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер Ватанын. -
23 июль 2025 - 10:00
Елмаюлы бөдрә дулкыннар...
Елмаюлы бөдрә дулкыннар Уйнакласа синең йөзеңдә, Йөгерек нурлар бердән электрдай Дөрләп кабыналар күзеңдә. -
18 июль 2025 - 17:00
ШӘМСЕКАМӘР (драмадан өзек)
С ә л ә х и. Уйла, Камәр, мин бит сиңа яхшылыкка әйтәм... (Разия килгәнне күреп, тиз генә чыгып китә.) К а м ә р. Минем арттан эт шикелле ияреп йөрмә. -
7 июнь 2025 - 15:00
ТУГАННАРЫМА
Сез еракта. Ә без сугышка да Сезнең хакта уйлап барабыз. Сезнең алда соңгы сулышкача Тугрылыклы булып калабыз.