КАРЛЫГАН БАКЧАСЫ (повестьтан өзек)
Тирә-якка пешеп килә торган карлыган һәм яшел яфрак исе тарала. Ул ис, бөтен тамырларга үтеп кереп, йомшак рәхәтлек бирә, каннарны уйната. Мин, җәйге табигатьнең кояш баткандагы аһәңенә зәвыкланып, яшел печән белән ябылган куыш буендагы бүтәкә үләннәре өстендә утырам. Бик тәмле итеп папирос тартам, төтен балдаклары җибәрәм һәм әледән-әле авыл башына карыйм. Бүген дә килерме ул, юкмы?
Мөсәгыйть Мостафин 1909 елның 25 сентябрендә хәзерге Татарстан
Республикасының Баулы районы Бәйрәкә авылында игенче гаиләсендә туа.
1941 елның август аенда үзе теләп фронтка китә һәм шул ук елның 6 де-
кабрендә сугыш кырында батырларча һәлак була.
Таулардан төшкән күләгәләр сизелерлек рәвештә озыная баралар.
Түгәрәкләнеп үскән карлыган куакларының төпләре эңгер-меңгерләнә. Куаклар
куе яшел төскә керәләр. Чикерткәләр дә инде җырлап купшыланмыйлар, кыяк
тешләп, кояш батканын көтәләр. Тик ялгыз песнәк кенә, әле бер куакка, әле
икенче куакка күчеп, кемнедер юксынгандай сузып-сузып сызгырынгалый.
Түбәндә, карлыган куаклары артында, тар гына, ләкин тирән буа бөгәрләнеп
ята. Гүя ул көн буе малайлар коендырып арыган да соңгы тапкыр кемнедер
каршы алырга әзерләнгән. Аннан да ары төтенләнеп торган басулар китә.
Тирә-якка пешеп килә торган карлыган һәм яшел яфрак исе тарала. Ул ис,
бөтен тамырларга үтеп кереп, йомшак рәхәтлек бирә, каннарны уйната. Мин,
җәйге табигатьнең кояш баткандагы аһәңенә зәвыкланып, яшел печән белән
ябылган куыш буендагы бүтәкә үләннәре өстендә утырам. Бик тәмле итеп
папирос тартам, төтен балдаклары җибәрәм һәм әледән-әле авыл башына
карыйм. Бүген дә килерме ул, юкмы?
МӨСӘГЫЙТЬ МОСТАФИН
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев