ЧАҢГЫДА
Кышны ямьсез диләр, Ялганлыйлар, Булдыксызлар гына шулай ул, Ударникка салкын кыш та дус: – Чаңгың белән кил, ди, Суза кул.
Аитзәк Аитов
(1908–1941)
Шагыйрь Аитзәк Аитов 1908 елның декабрендә хәзерге Саратов өлкәсенең
Дергач районы Алтата авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елның
23 октябрендә Смоленск өлкәсендәге Демидов шәһәре өчен барган сугышларның
берсендә ул дошман пулясыннан һәлак була.
Кышны ямьсез диләр,
Ялганлыйлар,
Булдыксызлар гына шулай ул,
Ударникка салкын кыш та дус:
– Чаңгың белән кил, ди,
Суза кул.
Ябалактай ак кар төшкәч тә,
Бизәк ясап аңар,
Чаңгычылар үтә болыннан,
Ерак юллар тиз-тиз якынлаша,
Җил дә керми безнең куенга.
Выж... киләсең,
Чаңгың алга йөгерә,
Тән кызыша, күкрәк киңәя,
Даулап китсә чаңгың,
Ауналасың,
Йөрәк батырлана, сөенә...
Вәлине әйтәм,
Рабфак егетен,
Откатчица Мәрьям белән бергәләп
Киң яланда
Ап-ак кар өстендә
Чаңгы шуалар аунап-тәгәрәп.
Мәрьям – тырыш кыз ул,
Откаткада вагон куган күк,
Чаңгыда да шуа-өйрәнә,
Кара чәчен җил тарата,
Кабаланып шуып килгәндә.
Вәли белән кулга-кул тотынып,
Карны үбә алар чаңгысы,
Әй, күңелле,
Парлап йөгерәсең,
Бер-береңнән артта калышмый.
Эшчән кызлар,
Эшчән егетләр
Кышның ямен шулай табалар,
Кыр казлары кебек
Сафка тезелеп,
Чаңгычылар кырга китәләр.
1938
Аитзәк Аитов
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев