АНАГА
Зур көрәштән бит үзең дә Читтә калмыйсың, ана. Улларың белән фронтка Үз йөрәгең дә бара.
ИСХАК ЗАКИРОВ
(1911–1944)
Шагыйрь Исхак Кадыйр улы Закиров 1911 елның 14 сентябрендә Казан
шәһәрендә туа. 1944 елның 14 июлендә Витебск өлкәсенең Гордилово
авылы янында барган бәрелешләрнең берсендә, ротаны һөҗүмгә
күтәреп,дошман ныгытмаларын атакалаганда, каһарманнарча һәлак
була.
Син сөйдең ике балаңны,
Зур өметләргә төреп.
Иркәләдең, төн йокыңнан
Тәмлерәк итеп үбеп.
Үстеләр алар чәчәктәй,
Гөл кебек тормышыңа.
Һәр эшеңдә зур таяныч –
Пар канат булып сиңа.
Инде фашист этләренә
Ут сибә бөркетләрең.
Син дә батырлан, чыгарма
Күз яшең бөртекләрен.
Зур көрәштән бит үзең дә
Читтә калмыйсың, ана.
Улларың белән фронтка
Үз йөрәгең дә бара.
1941
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев