ШӘМСЕКАМӘР (драмадан өзек)
С ә л ә х и. Уйла, Камәр, мин бит сиңа яхшылыкка әйтәм... (Разия килгәнне күреп, тиз генә чыгып китә.) К а м ә р. Минем арттан эт шикелле ияреп йөрмә.
МӨХӘММӘТ ӘБЛИЕВ
(1900 – 1941)
Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев 1900 елның 15 июлендә Татарстан
Республикасының Кама Тамагы районы Даныш авылында крестьян гаиләсендә
туган. М.Әблиев Ватан сугышының беренче көннәреннән үк укчы дивизиянең
сәяси бүлек комиссары сыйфатында фронтның алгы сызыгында сугыша һәм,
күп тә үтми, дошман пулясыннан һәлак була.
С ә л ә х и. Нихәл, Камәр, исәнме? (Камәр куышка кереп китә, Сәләхи
артыннан бара.) Ник дәшмисең, авырыйсыңмы әллә?
К а м ә р (куыштан атылып чыгып, бала янына бара). Сәләхи абый,
йомышың булса, зинһар, әткәй үзе кайткач килерсең.
С ә л ә х и. Камәр, мин сине кызганам. Хафизың инде ташлады да китте
үзеңне, ул зимагур кайтмаска уйлый диләр.
К а м ә р. Кирәкми, Сәләхи абый, бар, кит.
С ә л ә х и. Белмим, миңа карата мондый салкынлык сиңа каян килә
торгандыр. Гел генә караңгы чырай күрсәтәсең. Заманында мин синең баең
идем бит.
К а м ә р. Алла хакы өчен бар, кит, Сәләхи абый. Бәйләнмә миңа.
С ә л ә х и. Камәр, минем синең бәхетле булуыңны күрәсем килә. Өйләренә
җил керсә, бәрелерлек әйберләре булмаган Юныс картларда яшьлегеңне әрәм
уздырасың. Син – яхшы аргамакларда утырып, асыл күлмәкләр киясе хатын.
К а м ә р. Үзең киеп утырып йөр. Мине асыл күлмәкләрең белән кызыктыра
алмассың.
С ә л ә х и. Ташла, Камәр, шул зимагурыңны, ә баладан ничек котыласын
без беләбез.
К а м ә р. Синдә байлык эчендә изелгәнче, Хафиз белән ярлылыкта булса
да рәхәтләнеп тору мең өлеш артык.
С ә л ә х и. Әгәр дә мине аңласаң, мин сине хур итмәм, Камәр... (Камәрне
эләктереп ала.)
К а м ә р. Син нишлисең, оятсыз! (Тартылып ычкынып китә.) Асрау чагымда
интектерүләрең җитмәгән, хәзер балам бар өстенә мыскылларга телисеңмени?!
С ә л ә х и. Юк, җаным, юк. Мыскыллау турында уйламыйм да, мин сиңа
асыл ефәк белән...
К а м ә р. Оятсыз син, пычрак кеше...
С ә л ә х и. Камәр! Минем кем икәнне беләсеңме?
К а м ә р. Бик беләм. Гөлбануның матурлыгын алдың да, матурлыгы беткәч,
биләнке ясап аерып җибәрдең. Миңсылуны, йөкле чагында тибеп, вакытсыз
гүргә керттең. Сәлимә, синең белән яманаты чыгып, хур булды. Хәзер мине
дә алар эзеннән җибәрмәкче буласыңмы? Юк, һичбер вакытта да.
С ә л ә х и. Камәр, син телеңне алай бик озынайтма. Әгәр минем ачуыма
туры килсәгез, тончыгасыгызны бел дә тор. Усаллыкка киткәндә, мин сезгә
барыбер рәхәт күрсәтмәм.
К а м ә р. Ике күземнән аерылырга риза булырмын, әмма Хафизны ташлап,
андый кабахәтлеккә барырга гомеремдә дә риза булмам.
С ә л ә х и. Уйла, Камәр, мин бит сиңа яхшылыкка әйтәм... (Разия килгәнне
күреп, тиз генә чыгып китә.)
К а м ә р. Минем арттан эт шикелле ияреп йөрмә.
1940
МӨХӘММӘТ ӘБЛИЕВ
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: ДРАМА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев