БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ
Көрәшләрдә җиңеп яшәр өчен, Бәхет өчен туган кеше без!
Макс Гатау
(1913–1941)
Шагыйрь Макс Гатау (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) 1913 елда
хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы Тозау авылында игенче гаиләсендә туа.
1941 елның июлендә фронтка китә һәм шул ук елның 20 ноябрендә Калинин
(хәзерге Тверь) өлкәсендәге Гаврилово авылы янында барган сугышларның
берсендә һәлак була.
Көрәшләрдә җиңеп яшәр өчен,
Бәхет өчен туган кеше без.
Йөз еллардан соңгы буыннарны
Таң калдырыр безнең эшебез.
Бездә кеше йөз ел гомер итеп,
Агарса да кара чәчләре;
Йөрәгендә саклап алып бара
Яшьлегенең алсу чәчәген.
Безнең нәсел өчен каберләр юк,
Мәңге үлмәс данлы эшебез.
Көрәшләрдә җиңеп яшәр өчен,
Бәхет өчен туган кеше без!
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев