Логотип Казан Утлары
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП

ЧИКТӘ

Салкынча һәм җилсез көзге иртә. Биек таулар... Нарат урманы... Тирән тынлык күңелләрне борчый, Хисләр тынгысызлый уйларны.

Мансур Гаяз
(1917–1943)
Шагыйрь Мансур Гаяз (Мансур Гаяз улы Гаязов) 1917 елның 5 октябрендә
Мари Республикасының (хәзерге Мари Эл) Бәрәңге районы Бәрәңге авылында
дөньяга килә. 1943 елның 19 ноябрендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Усково
авылы өчен барган бәрелешләрнең берсендә егерме алты яшьлек шагыйрь
дошман пулясыннан һәлак була.

Чик.
Салкынча һәм җилсез көзге иртә.
Биек таулар... Нарат урманы...
Тирән тынлык күңелләрне борчый,
Хисләр тынгысызлый уйларны.
Өстә шаулап торган күксел урман.
Аста кара, тирән упкыннар.
Сөзәк кенә төшкән ташлы ярлар.
Үзәнлекләр. Уйсу урыннар.
Сузыла атлас кебек зур җәйләүләр,
Күгелҗем вак күлләр тезмәсе,
Һәм күренә күл өстендә уйнап
Җитез үрдәкләрнең йөзгәне.
Дымлы һава рәхәт кенә тибри,
Нинди ямьле, матур яшел көз!
Болытлардан вак энҗеләр коела,
Күк күкрәүсез, якты яшенсез.
Һичбер нәрсә бозмый чик тынлыгын
Һәм күренми күзгә беркем дә.
Пограничник ята посып кына
Шунда, яшел куак төбендә.
Күзәтә ул чикнең тынычлыгын,
Шуңа биреп уен, күңелен,
Озатып кала күздән югалганчы
Хәтта очкан кошлар төркемен...
1939.

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев