Елмаюлы бөдрә дулкыннар...
Елмаюлы бөдрә дулкыннар Уйнакласа синең йөзеңдә, Йөгерек нурлар бердән электрдай Дөрләп кабыналар күзеңдә.
Хәбра Рахман (Хәбибрахман Габдрахман улы Габдрахманов) 1914
елда Балтач районы Яңгул авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәскәү
янындагы канлы бәрелешләрнең берсендә авыр яраланып, шул ярадан
савыга алмыйча, 1942 елның ноябрендә вафат була.
Елмаюлы бөдрә дулкыннар
Уйнакласа синең йөзеңдә,
Йөгерек нурлар бердән электрдай
Дөрләп кабыналар күзеңдә.
Уйлар балкый,
Хисләр актарыла,
Шатлык арта минем тагын да,
Йөрәк сикерә, күңел кытыклана,
Каным кайнап котыра тамырда.
Әгәр алсу йөзең томанланып,
Куе кара болыт йөгерсә,
Күз карашың шомлы ачу катнаш
Көчле әрнү белән төренсә,
Чырай сытыла,
Кашлар салына.
Йөрәк чәрдәкләнеп теленә,
Күңел сүрелә,
Йөз кайгыга төренә,
Күңелем моң белән күмелә.
1932
Хәбра Рахман
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев