Логотип Казан Утлары
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Җәй иртәсе, Торып, бакча якка Тәрәзәмне ачсам киереп: Син үтәсең көлеп күз алдымнан, Дулкынланып, ташып, сөенеп.

Шамил Гәрәй (Шамил Мөхәммәтгали улы Гәрәев) 1916 елның 31 декабрендә
Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1946 елның 22 мартында
Польшаның Гливице шәһәрендә әсир тоткыннар лагеренда вафат була.

 

Җәй иртәсе,
Торып,
бакча якка
Тәрәзәмне ачсам киереп:
Син үтәсең көлеп
күз алдымнан,
Дулкынланып, ташып, сөенеп.
Бакчадагы шомырт
Көлеп торган
Күзләреңне искә төшерә...
Ахры,
Бу табигать
бөтен матурлыгын
Сиңа гына биреп бетерә!
Унсигезенче язым үтеп китте...
Болай булырмын дип сизмәдем,
Бүген менә килдең,
Синең белән
Бергә китә язды күзләрем.
Иделдә дә йөздем,
Курку белми,
Дулкыннарны кисеп атылдым.
Бүген синең төпсез күзләреңә
Батып калмаммы соң, акыллым?
Көрәшләрдә янып,
Корыч төсле
Ныгыган иде минем йөрәгем,
Ә син бүген шундый йөрәккә дә
Мәхәббәтнең тамырын җибәрдең...
Күрәм,
шундый җитезлек белән син
Резецыңда винтлар кырасың.
Кызыл байрак алган цехыгызның
Тиңсез күрке булып торасың.
Күрдем синең,
спорт мәйданында
Йөгереп өстен чыккан көчекне,
Күрдем
Батырлык һәм матурлыкның
Командиры булган кешене!
Киләчәкне күбрәк сөйгән саен,
Бүгенге көн эшне сөйдерә,
Һәм эшемне күбрәк сөйгән саен,
Өзелеп сөям менә сине дә.
Шуңа мәллә,
Көн дә киң тормышка
Тәрәзәмне ачсам киереп,
Син үтәсең көлеп
күз алдымнан,
Дулкынланып, ташып, сөенеп..

1934

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев