АТЫШ ТЫНГАН МИНУТЛАРДА
Кичке атыш тынган минутларда, Казан, сиңа сагынып хат язам, Гади бер солдатның хаты итеп Каршы ал һәм яз, Казан!
Демьян Фәтхи
(1906 – 1943)
Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов) 1906 елның
10 октябрендә элекке Самара губернасы (хәзерге Ульян өлкәсе Чардаклы
районы) Татар Колмаеры авылында крестьян гаиләсендә туа. 1943 елны
Кантемирово (Воронеж өлкәсе) янындагы сугышларның берсендә батырларча
һәлак була.
Кичке атыш тынган минутларда,
Казан, сиңа сагынып хат язам,
Гади бер солдатның хаты итеп
Каршы ал һәм яз, Казан!
Кайсы гына адресына җибәрсәм дә,
Почта кемгә илтеп бирсә дә,
Кайсы гына гражданың укыса да,
Кемнән генә җавап килсә дә –
Барыбер. Иске дуслар сыман
Язышырбыз. Чөнки бу көннәр
Кош теледәй хат та халкыбызның
Зур бердәмлек байрагы булып җилфердәр.
Дары исе сеңгән конвертыма
Йөрәгемнең бер бөртеген саламын,
Һәм ул илтер
Волга яры – Сталинград сугышларын
Кичкән сугышчының сагыну сәламен.
Син алып бар Дон суларын үткән
Сугышчының иң кадерле уйларын,
Почмагына кунган тузан хәтерләтсен
Украинага илткән сугыш юлларын.
Син хәтерләт Төньяк Донец суын
Сугышып кичкән канлы таңнарны,
Сандугачлы урманнарны буйлап
Тынмый йөргән туплар яңравын.
Туган илнең өч елгасын кичтем,
Һәр елгада тамды минем кан.
Якты теләк, батыр уйлар белән,
Карт Днепр, карыйм сиңа Донец ярыннан.
Атыш кыза. Хатым тагын бүленә,
Куллар тагын миномётка ябыша.
Хат бүленми! Юллар дәвам итә
Шаулап киткән мина тавышында.
1943.
Демьян Фәтхи
«КУ» 10, 2025
Фото: Krea ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев