ҖЫР
Яшь йөрәккә сөйгән яр кирәк, Сөяр өчен ярлар күп була, Саф күңелле чын дус – пар кирәк.
Мифтах Вәдүт
(1915–1942)
Мифтах Вәдүт (Вәдүт Кашшаф улы Мифтахов) 1915 елның 20 ноябрендә
Татарстан АССРның Сарман районы Яхшы Каран авылында крестьян
гаиләсендә туа. 1942 елның 30 мартында батырларча һәлак була. Җәсәде
Тула өлкәсе Арсеньев районы Рыдань авылында җирләнә.
Тал-тирәктә сайрый сандугач,
Сызылып алтын таңнар атканда,
Тавышкае өзә үзәкне,
Моңаясың өзелеп сагынгач;
Гыйшык уты дөрләп капканга,
Басып кына булмый йөрәкне,
Басып кына булмый йөрәкне.
Сандугачкай, сайра, туктама,
Кояш алтын нурын сипкәнче,
Мин тыңлармын сине, йокламам,
Күрешер минутларым җиткәнче.
Тирбәләдер җилгә тал-тирәк,
Сандугачкай канат кагына:
Яшь йөрәккә сөйгән яр кирәк,
Яшь йөрәккәй ярын сагына.
Сандугачкай канат кагына,
Сайрый-сайрый яшел тирәктә,
Тавышкае өзә үзәкне.
Җанашымны өзелеп сагынам,
Гыйшык уты яна йөрәктә,
Басып кына булмый йөрәкне,
Басып кына булмый йөрәкне.
Тирбәләдер җилгә тал-тирәк,
Яшь йөрәккә сөйгән яр кирәк,
Сөяр өчен ярлар күп була,
Саф күңелле чын дус – пар кирәк.
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев