МИГУЭЛЬ (Әсәрдән өзек)
Мин йөгерәм. Урамдагы коточкыч вакыйгаларны искә төшерә торган урыннар артта калды. Менә мин анда-монда үсеп утырган агачлыклар буена җиттем. Бу урында әле күптән түгел генә куе яшеллеккә уралган ял паркы иде.
Әхмәт Гыймадов
(1915–1943)
Әхмәт Гыймадов 1915 елда Казан шәһәрендә басмаханә эшчесе (хәреф
җыючы) гаиләсендә туа. 1943 елның башында фронтка җибәрелә һәм шул ук
елның октябрь аенда сугыш кырында һәлак була.
МИГУЭЛЬ
(Әсәрдән өзек)
Менә эшчеләр бистәсенең кара урамнары: җимерек, кыегайган,
кыйшайган йортлар... Кайбер урыннарда снаряд төшеп шартлаудан
казылган зур воронкалар караңгыда төпсез упкын шикелле булып күзгә
чалыналар. Әнә әле моннан берничә генә көн элек фашистлар кулы белән
җимерелгән шахта. Күпме аталар, аналар калды бу шахта астында. Бу
шахта тирәсендә акылдан язып елаучыларның күз яшен җыйсаң, бер
күл булыр иде.
Мин йөгерәм. Урамдагы коточкыч вакыйгаларны искә төшерә торган
урыннар артта калды. Менә мин анда-монда үсеп утырган агачлыклар буена
җиттем. Бу урында әле күптән түгел генә куе яшеллеккә уралган ял паркы иде.
– Бу ерткычлар агачларны да корыталар, – дип куйдым мин үз-үземә.
Менә мин патрульдә торган үзебезнең кеше янына якынайдым. Мин
аңа өйдәгеләр биргән язуны калдырдым. Анда аңа телеграф, телефон
чыбыкларын кисү эшен башкарырга әйтелгән иде.
Аның яныннан киткәч, шактый вакыт түш белән шуышып барганнан
соң, мин аякларыма бастым һәм тагы бар хәлемә йөгерергә тотындым.
Тау аралыгына җитеп килә идем, кинәт:
– Тукта, кем килә?! – дигән тавыш яңгырады.
Мин калтыранып киттем. Ни дип тә әйтергә белмәдем. Хәрәкәтсез
калдым. Ә икенче секундта үз-үземне тыя алмый алга атладым.
Капкынга эләкмәгәем, партизаннар отрядына җитү өчен мин бу тау
аралыгын узарга тиеш дигән уй башымнан яшен тизлегендә узды.
– Тукта! – диде ул, кабатлап.
Мин туктамадым. Менә безнең арабыз да якын гына калды. Шул
вакыт дозорда торган теге кеше миңа өченче мәртәбә:
– Тукта! – дип кычкырды. Ул шунда ук мылтык көпшәсен миңа төбәде.
Мин ирекле-ирексез кулларымны югары күтәрдем дә туктадым. Теге
кеше мылтыгын төбәгән хәлдә минем каршыма килеп туктады да:
– Сиңа ни кирәк? – дип сорады.
– Мине начальнигыгызга җибәрегез, – дидем мин аңа туры гына.
Ул, мине икенче кеше кулына тапшырып, штабка озатты. Анысы мине
җиргә кертеп эшләнгән чатырларның берсенә урнашкан штабка китерде.
Бу вакыт мин партизаннар отрядына эләгүемә тәмам ышанган идем инде.
1938.
«КУ» 10, 2025
Фото: shedevrum.ai
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев