ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҖЫР
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын; Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер Ватанын.
АБДУЛЛА АЛИШ
(1908–1944)
Совет чоры татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле һәм 1941–
1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы каһарманы Абдулла Алиш (Габдуллаҗан
Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә элеккеге Казан
губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Спас районы)
Көек авылында урта тормышлы игенче гаиләсендә алтынчы бала булып
дөньяга килә.
1943 елның августында яшерен оешманың эше ачылып, А.Алиш һәм башка
җәлилчеләр кулга алына һәм төрмәләргә ябыла. Яшерен оешманың үзәген
тәшкил иткән унбер җәлилчене әүвәл Берлиндагы Моабит төрмәсендә
тоталар, аннары Дрезден шәһәрендәге Плетцензее төрмәсенә күчерәләр.
1944 елның февралендә шунда А.Алишка һәм аның көрәштәшләренә суд була.
Фашистик хәрби суды аларны «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда
гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында хөкем карары
гамәлгә ашырылып, әсирлектә фашизмга каршы тиңсез көрәш алып барган
унбер татар каһарманының (Абдулла Алиш, Әхәт Атнашев, Абдулла Баттал,
Галләнур Бохараев, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Фоат
Сәйфелмөлекев, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнов, Гариф Шабаев) гомерләре
өзелә.
Әйтсәләр дә: барып тор син дип
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел дип,
Кайтам мин дип туган илемә.
Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын дип.
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын дип.
Ничек тели җаның, шулай яшә,
Кара кашлы кызлар үзеңә
Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел,
Кайтам мин дип зәңгәр күземә.
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер Ватанын.
«КУ» 09, 2025
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев