Асия Юнысова автор яңалыклары
-
29 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең ахыры)
Бер сынаганны биш сынасаң, шайтан көләр. Сания шайтанны бүтән көлдермәскә карар итте. Хәмитне күреп йөрермен дигән өмет белән Казан тирәләрендә эшләп йөрүләр – саннары алтыга тулган качулар үзләрен акламады -
28 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Әлегә кыйнала. Бу юлы ана белән бала ишегалдындагы түләүле поликлиника урнашкан бинаның чардагына менделәр. Иң өстәге каттагы баскычка утырып, шунда төн үткәрәсе булыр. Бала, баштарак куркудан калтыранса да, аннары изрәп йоклап китте. -
27 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Чистай халкы безгә карата гаҗәп миһербанлы булды. Доктор хастаханәдә яткан хатыннарга әйткән икән: «Тиздән бу анага зур кайгы киләчәк. Ул баласын югалтачак». -
24 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Уку елы тәмамланып килә. Имтиханнар якынлашканда гына Сылу авырып китә. Балада менингит! Укучылар сынауларны Сания Зәкиевнага гына тапшырабыз дип чират торалар. Кызы белән хастаханәдә яткан укытучыга, мәктәпкә кайтып, имтиханнар кабул итәргә туры килә әле. -
23 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Бу сөйләшү җәберләнгән татар хатынының хәле турында сөйләшүгә әйләнеп китте. Барысын да аның хәле борчый икән. Төрле вариантлар турында фикерләштеләр. Иң ахырдан: «Сания Зәкиевна коллективта калсын. Тик аңа яшәп торырга урын табу мәслихәт» дигән фикердә тукталдылар. -
22 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Институтның дүртенче курсында укыганда, Сания Хәкимова баш-аягы белән сәхнә дөньясына чумды. Шушы таныш шаукым аны йөрәк яраларыннан да араларга тиеш. Ә яралар тагын да бар. Алар өстәлә генә тора. Ул аларны үзе эзләп таба. -
20 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Шулай итеп, Казан уртасындагы дистәләгән фатирлы зур йортта бер залимга каршы тору планы уйланыла. Ахыры хәерле булсын! Менә ниятләгән көн килеп җитте. -
15 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
- Әле бүген иртән бер солдатны да чыгардым. Ул авылга кайтты. Сез менә китәсез. Бу хәбәрдән Саниянең йөрәге сулкылдап куйды. Сугыш беткәнгә ике ай, бәхетлеләр кайта. -
13 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Кайда да Саниягә бер киңәш: «Торма аның белән. Кач аңардан!» Аннары, киңәшкә өстәп, Нәбинең әле Сания белеп өлгермәгән хилаф гамәлләрен санап китәләр. Бер өйдә яшәмәгән кешегә киңәш бирү җиңел ул. Алар өчен ул – җинаятьче, Сания – корбан! -
10 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
«Кем белән хур булсаң, шуның белән зур бул!» – диләр иде ул вакытта. Мин дә кара язмышыма каршы тора алмадым. Теге кешегә минем ризалыгым кирәк тә түгел. Кешене үтерү өчен ризалык сорап торалармы соң? Мин үземне, Йосыфны кызганып еладым да еладым. Яшьлек гөлем шулай сынып төште минем. -
8 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Авыл сәхнәсе Саниянеке. Сәхнә һөнәрләрен аңа мәктәп өйрәтте. Шигырьләрне, җырларны Габдулла Тукай китабыннан отып алды... Үзлегеннән укыган китаплардан алган белемнәре дә дәрәҗәсен күтәргәндер инде. Гомуми сокланудан килгән канәгатьлек кызга тәмам җан өргән иде инде. -
6 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Ай, ничек кирәк булачак иде бит Фазыл абзасының акыллы киңәшләре Саниянең алдагы тормышында! Кинәт кенә югалды шул. Алай да кызның язмышында борылыш ясардай бер ялгыш киңәш биреп ташлады. Их… -
2 октября 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәян)
Тыкрыкта зур саквояж күтәргән апа күренде. Карангалап бара. Безнең авылга беренче мәртәбә килүедер. Мин таныган кеше түгел. Менә койма такталарының аралыкларында апаның күлмәк итәге күренә-югала барды-барды да безнең ишегалдында җилфердәде. Безнең авылда андый юан апалар юк. Менә ул инде ишектән үк кереп килә. Кунакны ничек кабул итәсемне белмим әле. Кереп кенә чыгамы ул, озаккарак киләме, куна каламы? Өйдә өлкәннәр юк. Бу апага әнием кирәктер инде. -
2 февраля 2025 - 11:00
Түбәм карлы минем
Күкрәгенә вулкан сыйган таулар Горурлыкның белә бәясен. -
22 января 2025 - 16:00
Мирас
Сиңа тагын бабаңнардан әле Татар дигән мәгърур ат калган.