Логотип Казан Утлары
Бәян

ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)

Авыл сәхнәсе Саниянеке. Сәхнә һөнәрләрен аңа мәктәп өйрәтте. Шигырьләрне, җырларны Габдулла Тукай китабыннан отып алды... Үзлегеннән укыган китаплардан алган белемнәре дә дәрәҗәсен күтәргәндер инде. Гомуми сокланудан килгән канәгатьлек кызга тәмам җан өргән иде инде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Мәхәббәт җиле

Авыл сәхнәсе Саниянеке. Сәхнә һөнәрләрен аңа мәктәп өйрәтте.
Шигырьләрне, җырларны Габдулла Тукай китабыннан отып алды...
Үзлегеннән укыган китаплардан алган белемнәре дә дәрәҗәсен
күтәргәндер инде. Гомуми сокланудан килгән канәгатьлек кызга
тәмам җан өргән иде инде. Ул хәзер балкып елмая белә торган кыю
кыз. Сәхнә чаяларны ярата. Ләкин мактаулардан башы әйләнми
Саниянең. Өйдәге вазифаларын онытмый. Кабат мәктәпкә чыгып
йөгергәнче коедан су китерә, утын кисеп кертә, идәннәрне юып
чыгара. Җиңги көне буе эштә. Кош-кортны әби карый. Аш-суны да
әби әзерли. Барысы да тәртиптә. Аның күбрәк вакытын үзенә якты
йөз күрсәтүчеләр янында уздырасы килә икән, бу гаҗәпмени? Бөтен
сабый чагын баз кебек салкын мохиттә узырды ла ул! Холык-фигыль
тәрбиясен ул укыган китапларыннан алырга тырыша. Китап начарга
өйрәтми бит инде. Бик яхшы булырга тырышып, артыгын да яхшы
булдым, ахрысы, дип үкенгән чаклары да булыр әле соңыннан. Шул
китаплар яратуы аркасында мәхәббәт җиле дә иртәрәк кагылган,
ахрысы, кызга.
12-13 яшьләрдә булгандыр... Санияне Азнакайга – ударниклар
слётына җибәрделәр. Тагын биш-алты бала бар иде. Якын ара түгел.
Атка утырып барылды. Барганда тын гына, тирә-юньне күзәтеп
барганнар иде. Кайтканда телләр язылды. Әкрен генә, «кар башына
кар җитә» дигәндәгедәй, кар ява. Сыерчык бураннары вакыты
җиткән. Көн җылы, тымызык. Бала-чаганың кәефе яхшы. Мондый
дөньяга чыгулар сирәк була торган хәл. Балалар ударниклар бит.
Алланың кашка тәкәләре диярлекләр. Җәй көне печәнгә йөргәндә,
болынга тәпән белән су китереп йөргән, килгән саен Саниягә алюмин
кружкадан су сибеп китә торган Шәмси атлы малай да кыюланган.
«Сары песнәк янына үзем утырам», – диде дә арка терәүле чанага
Сания янына сары саламга әрсезләнеп менеп утырды. Сыйныфташы
Такия: «Безнең Сания песнәк түгел, cандугач ул. Авызыңны үлчәп
ач!» – диде тегеңә. Сания елмаеп кына куйды: «Әйтсен сәнә.
Песнәк – матур кош ул. Мин аны яратам». Ә менә Шәмсинең
кыланышы Йосыфка ошамаган икән:

– Бар. Кошлар таный башлагач, утырырсың безнең янга! – дип,
Шәмсине чанадан төртте дә төшерде. – Җәяү йөгерә тор!
Саниянең моңа күңеле булды. Аны якларга әзер торучылар бар
икән бит! Әле яклаучының да ниндие – бер дигәне!
Бу таза беләкле отличник малай Саниядән дә, Шәмсидән дә,
Такиядән дә олырак. Ул инде җиденчене тәмамлый быел. Элегрәк
укырга соңарып кергән балалар еш була торган иде. Мортазин да
шундыйлардан. Уйнап сөйләшә торган гадәте дә юк. Шәмси үзенә
дип сайлаган урынга Йосыф күчеп утырды. Борылышта атны тыя
төшеп, кирәкмәгән әрсезлек күрсәткән Шәмсине бераз чана артыннан
йөгерткәч, яннарына алдылар. Ул шушы бер сабактан да Саниягә
бәйләнеп йөрисе юклыгын төшенеп калган иде. 45 чакрымга сузылган
юлның калган өлеше җырлашып узылды. Ул заманның җырларында
сыйнфый көрәш рухы күп иде бит ул. «Зең-зең шпор, алда көрәш
зур», – дип яшь тавышлар сөрән салганда, колхозның кара айгыры
да дәртләнеп алдырып китә. «Комсомолка Гөлсара»ны җырлаганда
Сания: «Абыйны да тыңламыйм. Гөлсара дигән исем алам үземә», –
дип адарынып кайтты. Шәп җыр бит. Гөлсара да шәп. Кулына кылыч
алып, дошманнарга каршы барган. Сания-Гөлсара да шундый булыр.
Дошманга бирелмәс, җиңелмәс! Ә сыйнфый көрәш тынмаган бит әле.
Әнә японнар Хәсән күле буенда һөҗүм иткәннәр. Испаниядән «Но
пасаран!» дигән лозунглар ишетелә. Ниткән сүздер инде ул? Сания
газеталарны укып бара. Юк, дөньяда сыйнфый көрәш кыза гына бара
әле. «Тыныч яшәргә теләсәң, сугышка әзерлән!» – дигән иде Фазыл
абыйсы, кызның сәяси кызыксынуларына җавап итеп.
Бер көнне озын тәнәфестә Такия Саниянең учына «кош теле»
салып китте. Аңа бу хатны Йосыфның ахире Тимеркәй сонган икән.
Йосыф кызыйга дус булырга тәкъдим итә. Ник дуслашмаска, ди, әле
шундый шәп егет белән. «Син риза булсаң, мин каршы түгел», – дип
җавап язды Каразирек Джульеттасы. Малай дигәнебез инде егет
диярлек – кыздан дүрт яшькә өлкәнрәк. Димәк, аңа 17 яшь тулып килә.
Яшь йөрәкләрнең җилкенгән дәвере бу. Почта даими һәм еш йөри.
Озын тәнәфестәге уеннарда җырлана торган җырлар да мәгънәле.
Җитмәсә, нәкъ Саниягә атап язылгандай бер җыр килеп керде авылга.
Килеп киткән артистлардан калгандыр инде:
«Сания апа, чиләгеңнән
Суларың түгелмәсен.
Кеше сүзләренә карап,
Күңелең сүрелмәсен!»
Кая, ди, ул сүрелү! Азнакайга барып кайтканнан бирле дөньяга
әллә ни булды. Дөнья киңәйде. Дөнья яктырды. Гел җырлап йөргән җырларның мәгънәләре үзгәрде. Шаран театры артистлары килеп,
«Асылъяр» спектаклен уйнап киткәннән соң Саниягә бүтән исем
эзләп йөрисе булмады. Ул Хәмдиягә әйләнде дә куйды. Йосыф –
Шәрәфкә!
Сания белән Йосыф мәхәббәте! Мич артында тыңланып яткан
кызый колагына кереп калган Йосыф тарихы әнә кайчан башланган
икән! Ике арада авыл эчендә генә йөргән канатлы хатларның яренгә
Казан – Каразирек, берничә елдан Төрекмәнстан – Татарстан арасын
иңләп очасы да булыр әле. Насыйп булса!
Әлегә егет – җиденче сыйныфның алдынгы укучысы. Димәк, кызга
да аның алдында түбән калмаслык итеп тырышып укырга кирәк.
Йосыфның мәктәптә соңгы елы. Әй бу елның һәрбер көне айга тиң
булсын иде дә озак-озак тәмамланмасын иде. Тик ул ел барыбер үтте.
Ике гашыйк җәйге кыска төндә бер-ике мәртәбә генә, читәннәргә
ышыкланып, урам әйләнә алды. Үбешә белмиләр иде әле. Кул
кысышуга кадәр дә барып җитә алмадылар бугай. «Кеше күрер»дән
курку бик көчле иде. Ә Йосыфның буй-сыны озын – үрмә читәннәр
генә яшереп бетерерлек түгел. Шул өнсез урам әйләнүләрнең дә
кыйммәте бәһасез иде. Шулай булмаса, Көрәш Бүләк дигән күрше
авылдан Каразиреккә Йосыф көн дә килеп йөрер идемени?
Ул арада көз җитте. Җиденчене тәмамлаган Йосыф, Казанга барып,
сәүдә техникумына укырга кереп кайтты. Инде хәзер кызга егетнең
каникулга кайтканын хыяллар дулкынында йөзә-йөзә көтәсе. Уку
армия түгел әле ул. Йосыф бер елдан каникулга кайтыр. Ниһаять,
икәүдән-икәү, яшеренмичә генә, җитәкләшеп урам әйләнү, Марҗа
бакчасы дигән гүзәл әрәмәдә чәчкәләр өзү мөмкин хәл булыр.
Мәңге узмастай ул ел да үтте. Сания дә җиденчене тәмамлады.
Егет тә каникулга кайтты. Тыкрык башында очраштылар да. Тик кыз
әле һаман балалыктан чыгып җитмәгән икән. Башын күтәреп, егеткә
карарга кыймый гына бит. И-и, үкенечкә каласылар! Егеткә әйтәсе
килгән сүзләре, ялкынга әйләнеп, кызның иреннәрен өтә, әмма өн
булып, якты дөньяга чыга алмый йөдәтә. Шулай берничә кат урам
әйләнгәч, татлы минутлар төнге хыялларга күчә. Тансыклап көткән
каникул бетеп тә киткән икән. Кабат арада хатлар-хатлар... Аларга
киртә юк. Кемнең кемгә хат язганын почтальон гына белә.
1937 ел иде бу. Сания дә җиденче сыйныфны тәмамлады... Казанга
юл ачык кебек. Тик җиңги кызны колхозда калдыру уеннан суынмаган
икән. Эшләп киенсен диюедер инде. Ярый әле, Фазыл абзасы белән
киңәш-табыш итәргә өлгереп калган иде.
Җиңгиен үртәп тормаска булды Сания. Каразиректән тагын ике
кыз Бөгелмәгә педучилищега җыена. Шуларга иярер. Өйдәгеләргә
Туймазыга барам, Нурсәет абый армиягә китә икән. Аны озатып
каласым килә дигән сылтау тапты. Кем тыйсын? Нурсәет абзасының инәкәе Мулла җиңги белән Саниянең Васфикамал әбекәе –
килендәшләр. Бу килендәшләрне күргән-белгәннәр берсен, мулланың
тол остабикәсе бик гыйлем карчык булганга күрә, Мулла җиңги дип,
Васфикамалны, яшьлегендә бик тә матур булганга күрә, Чибәр җиңги
дип йөртәләр икән.
Каршы сүз әйтүче булмады. Сания саквояжына метрика кәгазен,
дәреслекләрен, барлы-юклы киемнәрен тутырды да кызларга иярде.
Ютазыда поездга утырдылар. Каразирек мәктәбендә укытучы булып
эшләүче Мәрвәрә апасының адресын алган иде Сания. Ул хәзер
каникулда булырга тиеш. Өендәдер әле. Кызны кабул итәрдер бит
инде. Мәктәптә бик ярата иде бит Санияне. Сеңлесенең кечерәйгән
күлмәген дә биргән иде әле. Башлык белән ботинка да. Саниядән кием
артмый. Чөнки миңа шуны алыгыз, миңа бу кирәк дип, җиңгәсенә
ялынырга базмый.
Мәрвәрә апасы ачык чырай белән каршы алды.
– Без, укытучылар, сине артист булыр бу бала дип тора торган
идек. Ә син укытучы булырга ният иткәнсең икән. Сайлаган юлың
дөрес. Бөтен һөнәрләрнең башы – укытучыдан.
Сания имтиханнарны әйбәт тапшырды. Тулай торак әзер булганчы,
Мәрвәрә апасының әнисе белән яшәп торачаклар дип килештеләр
дә, Сания, көзлек-кышлык киемнәрен дә алып киләсе бар дип,
Каразиреккә кайтып китте. Кызганыч ки, аның белән килгән кызлар
керә алмадылар бу юлы. Алдагы елны киләчәкләр икән әле тагын.
Ул елларны Каразирек мәктәбеннән 60лап бала укытучы һөнәрен
сайлаган булып чыкты. Чөнки мәктәптә искиткеч талантлы укытучы
абый-апалар эшли иде. Шуларның матур үрнәге чып-чын укытучы
өлгесе булган инде...
Сания, Ютазыда поезддан төшкәннән соң, утыз чакрым юлны
ялгызы кайтты. Юл буе йөзен дә күрми калган әнисен уйлады. Менә
ул әнисе ничә кат узган юлдан кайтып килә. «Әни, синең кызыңны
сәнәкчеләр өркетә алмады. Сез сызган ак юл минем юлымны да
яктыртыр. Мин синең хыялыңны алга таба алып китәрмен. Алла
боерса, тайпылмам!» Теленә килгән «Алла боерса»дан кыз сискәнеп
китте. Тик аннары әбекәенең «бисмилла!»сыз ишек бавына да
тотынмаганын исенә төшереп, бу җөмләдә бер хилафлык та юк,
әле, мөгаен, бер-бер хикмәт бардыр дип уйлап куйды. Барыбер
Алла сүзенең, телдә ярамаса да, аның күңеленнән чыкканы юк бит.
Укытучылары ишетсә, «хорафат» диярләр иде инде. Хорафат булса ни.
Үзләре дә Алласыз гына яшәмиләр. Әбекәе дә кендек җебен кисәргә
йөреп кенә тора. Бер бәби дә аннан башка бу якты дөньяга тумый.
Бер мәетне дә догасыз гына зиратка илтеп куймыйлар. Ашларын
да уздырып торалар. Алла бабай да, Тукай бабай кебек үк, кешеләр
арасында яши. Менә әле дә бит Алла бабай кызны төн уртасында авылына кадәр озатып кайта. Чөнки шомлы нәрсә абайлаган саен кыз
күңеленнән генә «Әлхәм» догасын кабатлый. Дога сүзләре теленә
килүгә, тәненә дәрман иңгәндәй була, шомлы күләгәләр эреп югала.
Өйләре караңгыга чумган. Әбекәе дә, җиңгие дә әвен
базарындалардыр, ахрысы. «Кайттыңмы?» дип, ишек ачучы булмады.
Хәер, ишек бикле дә түгел иде. Авыл бит. Кемнән бикләнәсең? Кыз,
кичтән ягылган мунчага кереп, җылымса су белән юынып чыкты да
урынына кереп ятты.
Иртәгәсен аны кем дә уятып тормады. Өйдә тәмле исләр, җылы
дулкын хөкем сөрә.
– Тордыңмы, кызым! Мин өстәл башында сине көтеп утырам.
Җиңгәң, мичкә ипи салып, эшкә китте. Синең белән мине тәмле
шишара көтә. Миңа менә күрше авылда төнлә туган яңа малай бал
биреп җибәрде. Каймак та бар. Сыйланабыз, кызым. Синең укырга
кереп кайтуыңны бәйрәм итәрбез.
– Ә син, әбием, каян беләсең? Әйтми киткән идем бит.
– Әйтми киткән идең шул. Бик начар иткәнсең. Зур эшләрнең башы
киңәш-табыш белән башланырга тиеш, балам.
– Әйтсәм дә аптырадым. Әйтмәсәм дә... Җиңги риза түгелмен дип
алдан ук киртләп куйган иде. Син бит аңардан узмыйсың.
– Анысын хак чамалагансың. Әниеңнең ачы хәсрәте мәңге
онытыласы түгел. Аннары уку – чыгымлы гамәл. Җиңгәң – тол хатын.
Җиде сыйныф сиңа бик җиткән дип уйлагандыр. Сизеп йөрүеңчә,
мин үзем дә җиңгәң ихтыярындагы кеше.
– Фазыл абый бар бит әле.
– Хөкүмәт кешесе ул хәзер. Үзенә үзе дә хуҗа түгел абзаң. Әнә,
өйләнә дә алмый йөри. Бүгенге көндә кайдалыгын да белгән юк. Бер
югала, бер табыла...
– Ә син каян белдең соң?
– Сабый тудырырга бардым бит Аблайга. Якубҗан улы Йосыфҗан
Казанда укып йөри бит әле. Шул ат җигеп китереп куйды. Ә ул белгән
икән. Минем синең өчен ут йотып йөргәнемне дә белгән: «Борчылма,
Кендек әби, Сания дөрес юлда йөри. Шушы арада кайтып җитәр.
Әле бүген төнлә үк кайтмаса» – дигән иде. Аның сүзе раска чыкты.
Барыбер сорарсың, Йосыфҗан каникулга кайткан икән ул. Сезнең
арада хатлар йөри дип тә сөйлиләр...
Әбисенең хәбәреннән Сания, бердән, коелып төште; икенчедән, аңа
канатлар үсеп чыкты. Укырга кереп кайту шатлыгына Йосыфны күрү
ихтималыннан туган куаныч өстәлде. Менә бит Йосыфны ул нинди
хәбәр белән каршылый – Сания дә педучилище студенты. Сания дә
төшеп калмады! Шатланыр Йосыф!
– Әбием, әбием, син бит үзең дә гыйлем карчык. Кайда җыйдың ул
белем бирнәсен? Бабам да мулла булган бит инде анысы. Гыйлемле кызга өйләнгән. Ничек сезне Себергә сөрми калдылар ул? Әгәр
мондый сораулар бирергә яраса... Өстәл өстендә җырлап утырган
самавыр да, самавыр кунаклаган җиз ләңгәз дә Хәкимҗан бабам
байлыгыннандыр дип уйлыйм. Шулаймы, әбием?
– Комсомолда өйрәтәләрме шулай төпченергә? Күп белмә, кызым.
Күп белгән кешенең башы авырта. Абыстайда укыган белемем
җиткелекле. Безгә җәдитчә белем тимәде. Бабаң аз-маз өсти торды.
Сөрмәделәр... Анысы хак. Сөрә алырлар иде микән соң? Юктыр.
Халык мине Кендек әбисе булганым өчен олылый. Кендек җебе
бик изге нәрсә бит ул! Кендек җебе адәм баласын анага гына түгел,
нәселгә, туган туфракка да ялгап тота. Кендек каны тамган туфрак
белән ант итсәң, ул бик тә гайрәтле ант була. Кендек җебен төйнәгән
Кендек әбисенең дә, ягъни мәсәлән, минем дә, рәнҗешем төшсә, каты
төшә. Шуңа күрә мин артыгын сөйләшмәскә тырышам. Рәнҗеш белән
дә кешеләр йөрәген яраламыйм. Исән генә йөрсеннәр. Дөньялар гына
имин булсын. Сине дә бик күп өйрәтеп бимазаламыйм бит. Югыйсә
өйрәткәндә дә ярар иде. Киңәшне тыңларга, ә яхшы киңәшне тотарга
өйрән, балам. Кызның анасы кырык, кырык беренчесе – чыбык!
Син, кызым, җиз ләңгәзгә аптырама. Борын-борыннан безнең төрки
бабайлар затлы савыт-саба яраткан. Мин бит кадими китапларны да
укыштырам.
***
Йосыф белән бер тапкыр урам әйләнеп калсаң иде ул дигән хыял
бар бит әле. Әйләнделәр. Ояла-ояла йөрелгәндер инде ул. Бармак
очына бармак тиеп киткәләгәндер. Саниясенең дә студент булуына,
Бөгелмәгә күчеп, үзбаш яши башлавына егет куанды. Борчылды
да. Ни дисәң дә, ул бит кыздан дүрт яшькә өлкәнрәк. Тәҗрибәле.
Унбиш яшьлек кызны нинди сынаулар сагалау ихтималын чамалый.
Стипендиягә генә яши алырмы кыз бала? Йосыф, үзе диплом алып
эшли башлагач, әлбәттә, аңа ярдәм итү әмәлен табар. Бөгелмәдә
укытучылары Мәрвәрә апаның сеңлесе белән әнисе бар. Ташламаслар
анысы. Педучилищеда укып йөрүче авылдаш кызлар да байтак. Ил
өстендә яшәр инде аның Саниясе. Сары Сандугачы. Бигрәк бәләкәй
бит әле. Җитмәсә, ятим дә. Юк, Йосыф берәр җаен табарга тиеш.
Ул бит егет кеше. Җаваплылык – аның өстендә. Кызга җил-яңгыр
тигертмәү – аның бурычы.
Икәү янәшә төнге Каразирек урамыннан атлаганда, сөюдән
балкыган егетнең йөзеннән вакыт-вакыт әнә шундый гамьле күләгәләр
шуышып үткәләсә дә, аерылышканда – кызның кош баласыдай кайнар
учына ислемай шешәсе сонганда, ул барыбер бәхетле иде. Каразирек
мәктәбенең асаба егете белән иң сылу кызы алда үзләрен гел бәхет
кенә көтәчәгенә тамчы да шикләнмиләр иде. Аз гына сабыр итәсе.

Аннары белемле, якты ниятле бу икәү матур тормышта янәшә атлап
китәчәкләр. Иркен сулышлы Совет илендә!
«Жасмин» шешәсе саквояжның яшерен кесәсенә чумды. Йосыф
хатлары янына. Ислемай шешәсен бушагач та ташламады әле ул.
Гомере буе саклады. Ә хатлар...
Беренче курста балкып кала әле Сания Хәкимова. Җырлый да,
бии дә, спектакльләрдә дә уйный. Тик икенче курсның яртысыннан
укуны ташларга туры килә. Кышкы каникулда авылга кайтып килергә
дип юлга чыккан кыз, кышкы буранга юлыгып, озак кына авырып
ята. Аның белән барып та укырга керә алмаган кызларның «игелеге»
тигәнмедер – мулла оныгы, мулла кызы лабаса, озак чирләп яткач,
курсташларын куып тота алмас дип уйлапмыдыр, Бөгелмәдән авылга
Хәкимова Сания Зәкиулла кызына икенче курста туктап, ял алырга
киңәш иткән белешмә килеп төшә. Кызда ятимлек кимлеге исән бит
әле. Күнә – ял итәр! Ярар соң... Җәй көне пионерлагерьга урнашып
торыр, бераз акча эшләп алыр... Һөнәрле кыз – һәркайда кадерле кадр.
Пионерлар лагере Сания беренче курсны тәмамлап – каникулга,
Йосыф практика үтәргә дип кайткач, ниһаять, табигать кочагында
очрашып, икәүдән-икәү җырлашып, сөйләшеп йөргән урында –
Марҗа бакчасында иде. Әй, ул бакчаның сихри матурлыгы! Гомергә
дә онытылмаслык бер ямьле урын иде ул. Кыр-болында ул тиклем
дә төсләр байлыгы, чәчкәләр муллыгы? Куаклар төрлелеге тагын
кайларда гына бар икән? Саниянең күңелендә ул бакча оҗмах бакчасы
мисалында яшәде. Шул бакчада Йосыфтан отып калган җырны да
гомергә онытмады. «Аппаккай-алмакай» дигән җыр иде ул. Йосыф
аны Саниясенә – Алмакаена атап җырлый торган иде. Гомер дигән
татлы тәгам да шул бакчаның үзе кебек, тәме-яме җуелмас бер сәгадәт
кебек иде.
Сания икенче курска барып тормады. Аның җаны һаман саен
Казанга Йосыф янына ашкынды. Казанга барып укысаң иде ул!
Ул арада колхозда эшли торсын микән соң? Эшләсәң, акчасы да
булыр иде микән? Кыз шундый уйлар белән йөргәндә, күрше
Башкортстанның Шаран театры Ютазыга күчеп килде. Күрәчәктер
инде. Театрга артистлар кирәк. Сания Хәкимованы Ютазы районында
коеп куйган артист дип беләләр бит инде. Кыз балага уналты яшь
кенә икәнен уйламыйлар да. Шаран артистлары кызны артистлыкка
күндерә алмагач, абыйсына барып гозерләнәләр. Фазыл абыйсы, ярты
елга гына ризалаш инде, сеңлем, акча түләнә торган эш бит, укырга
китәреңә бераз мая туплый тор дигәч, ничек ризалашмыйсың? Театр
уйнау, чыннан да, уйнау бит инде ул. Бүген – Галиябану, иртәгә –
Хәмдия, берсекөнгә – Хафизә... Димәк, барыбер, кайда да булса
укымый калып булмас.
Начар киңәш булган шул…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев