Логотип Казан Утлары
Бәян

ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)

- Әле бүген иртән бер солдатны да чыгардым. Ул авылга кайтты. Сез менә китәсез. Бу хәбәрдән Саниянең йөрәге сулкылдап куйды. Сугыш беткәнгә ике ай, бәхетлеләр кайта.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Беренче качу

Беркөнне, Сания яшәгән урынның кайдалыгын белешеп, аларга
мәрхүм абыйсының дусты кагыла. Ишеккә килгән кешенең кемлеген
кат-кат сорашкач, хатын аны кертә. Якташы авылда булган икән.
Саниянең адресын алган. Әбекәе бик борчылам Сания өчен дигән.
Шуннан соң якташ абыйның да башына уй төшә. Дустының сеңлесе
ни хәлдә икән – белеп кайтасы иде бит. Казанга йомышы да төшеп
тора. Дусты Фазылның әманәте бит ул. «Хәл кадәри ярдәм итәргә
тырыш, белешеп тор» дип язган була ул фронттан килгән соңгы
хатында. Каразирек кешесе белән күрешкәч, Сания аның тизрәк
китүен үтенә: «Бик көнче минем ирем, Исмәгыйль абый. Гаеп итмә
инде».
– Авылның иң чибәр кызы идең. Ни булды сиңа? – дип, авылдаш
абый елап җибәрә. Сания дә елый. Исмәгыйль абыйсына хәлен
аңлата.
– Дию пәрие өнендәге тоткын хәлендә мин. Башым кыйналудан
чыкмый. Бер кеше белән дә аралаша, хәлемне белдерә алмыйм. Бик
явыз сеңлесе дә бар. Ирем өйдә югында мине ул сагалый.

Саниянең кеше ышанмаслык хикәятен күз яшьләренә буылып
тыңлаган абый бер генә җөмлә әйтә:
– Коткарам мин сине, сеңлем!
Икенче көнне ул Санияләргә балдызын җибәрә. Теге кешенең
Исмәгыйль абый белән йөзгә-йөз очрашмый калуы яраган икән әле.
Чөнки балдызның да сүзе «Каразиректән килдем кичә генә, – дип
башлана. – Җиңгәң бик каты авырый. Үлем түшәгендә. Сания белән
бәхилләшәсем килә дип әйтә. Кайтсын, үзеңнән калдырма дип,
гозерләнеп калды», – ди Һәдия исемле ул хатын.
Теге кеше, икәүләшеп ялвара торгач, риза була. Каразирекләр
алдында яхшы атлы булып каласы килә икән әле. Чөнки Саниянең
калган әйберләрен алып килү сылтавы белән икәүләшеп авылга
кайткач, бик тә хөрмәт күрсәтеп, өйдән-өйгә йөртеп, кунак иткәннәр
иде «яшь» кияү белән Санияне.
– Нибары биш көнгә җибәрәм. Үзең белән алып китәсең, үзең
белән алып киләсең!
Бу шартка бик риза инде хатыннар. Вокзалга теге кеше үзе озата
төшә. Вагон эченә кереп, карап, тикшереп чыга инде анысы. Һәдия
дә кереп утыра вагонга. Берничә станцияне узгач кына төшеп кала.
Поездлар ул заманда бик озаклап йөри. Чынында, биш көннең дүртесе
бару-кайту вакытына керә. Сания белән яшь балага Каразиректә булу
өчен бер көн калдырыла. Ярый әле, бала имә. Югыйсә, Хәмитне
аждаһа Бәдәр Саниягә бирмәс тә иде.
Юлда ничек барылгандыр. Каразиректәге күрешү Сания
хыялындагыча булып чыкмый. Җиңги кеше сау-сәламәт. Әбисе дә,
шөкер, аягында.
– Йөрмә идең артист булып. Шул кирәк сиңа! – ди җиңги.
– Ник монда тиле баласын алып кайттың? – ди әбисе. – Мин синең
иреңне күргәч үк әйттем бит: «Син ахмак кешегә баргансың», – дип.
Хәмитне кулларына алып сөймәделәр дә инде болар.
Сания бик ябыккан, хәлсезләнгән иде. Ачык чырай, җылы караш
күрмәсә дә, берничә көн әрсезләнеп авылда яшәгәч, күршеләрдән
кемдер биргән кабык арба-бишеккә Хәмитен утыртып, авылдан
чыгып китми чарасы калмады. Юлы әтисе гаиләсе яшәгән авылга
таба. Әтисен дә сагынган иде инде ул. Бәлки әле ул да олы кызын
сагынгандыр.
Ык аша салынган күперне язгы ташу алып киткән. Уйлый белгән
кешегә күперсез калу кадәресе дә бер фал. Яңа күпер әмәлләп куярга
ирләр кулы юк шул. Сыңар киртә сузганнар. Сыңар киртәдән сыңар
кеше генә, кулына ныклы таяк тотып, ничек кирәк алай, чыгып йөри
ала икән. Саниянең бишек арбасы, арбасында Хәмите бар. Суны
ерып кына чыгарлык түгел – тирән! Теге турыдарак каплап куелган
көймә ята ятуын. Көймәгә арбаны сыйдырып та булыр иде. Арба суга мәтәлеп төшмәс дим кем ышандыра ала? Әле бит, арбадан
кулны ычкындырып, ишәсе дә бар. Әгәр Сания болай итсә: баланы
тал төбенә бәйләп куеп, башта бишекне теге ярга чыгарып куйса,
аннары баланы алырга кире кайтса? Яки әүвәле баланы теге ярга
чыгарып, аннары бишекне алырга чыкса?.. Алай булмас. Теге ярда
баланы утыртып куярдай таллыклар юк.
– Апа, аръякка чыгасымы әллә сиңа? – Кармак салып утырган
малайны абайламаган булган икән.
– Әйе шул, энем. Аръякка чыгасы иде шул.
– Бишекне дә алып чыгасымы?
– Бишекне дә, бишектәге улымны да...
– Утыра торыгыз. – Малай, көймәне сөйрәп, су читенә төшерде
дә үзе ишкәк юнәтергә китте. Көймә хуҗасы ишкәкләрен калдырып
йөрми инде ул. Малай да хәстәрле. Берәүнең бәрәңге бакчасы
киртәләре арасына яшергән ишкәккә ярарлык койма сыныкларын
тотып килде. – Курыкма, апа, беренче тапкыр гына чыгаруым түгел
кешеләрне. Әле бүген иртән бер солдатны да чыгардым. Ул авылга
кайтты. Сез менә китәсез.
Бу хәбәрдән Саниянең йөрәге сулкылдап куйды. Сугыш беткәнгә
ике ай, бәхетлеләр кайта.
Көймәгә урнаштырылган бишектәге яшь тә ике айлык бала хәлне
аңлап тора диярсең. «Тик кенә ят, улым, алайса, суга егылырбыз
да агып китәрбез», – дигәч, анасына карап елмайды гына: «Янәсе,
борчылма, әнием, егылмабыз». Бик акыллы бала иде шул ул...
Ыкны көймәдә кичкәннән соң ана белән бала, җәй башының
матур көненә, туган якның ямьле табигатенә сокланып, ком-ташлы
юлдан ипләп кенә бик озак атладылар. Ык буйлатыбрак атлаганда,
аяк табанын йомшак үги ана яфраклары сыйпап-сыйпап кала.
Чыпчык сабынының алсу чәчәкләре бишек тәгәрмәчләрен сыйпап
кала. Вак бака кабырчыклары шыртлап ватыла. Ташлыкта сиртмә
койрыклы кошлар сикерешә. Хәмиткә дә бу өр-яңа манзара кызык
тоела. Мондый хозурлыкны, иркенлекне күргәнмени ул таш диварлар
арасында үсәргә азапланып яткан бала? Елмайган була сабый. Елап,
әнисен бимазаламый. Көн эсселәнә төшкәч, әнисе Хәмитнең башына
әрекмән яфрагы ябып куйган иде. Балага бу тагын бер кызык кебек
тоелды. Шуннан соң Сания үзенең башына да әрекмән яфрагы элеп
куйды. Эссе сукмасын өчен ярый бит ул.
Менә берзаман ат юлына төштеләр. Ике яклап җиләклекләр кала.
Яшь ана учына җиләк җыеп сабыена да ашата. Үзе дә ашый. Өйдән
алып чыккан берникадәр ипи кисәкләре бар иде. Чишмәләр очрап
тора. Ипине чишмә суына манып, тамак туйдырып алган булалар.
Шулай итеп, аларны табигать-ана үзе сыйлау җаен таба. Туктап ял
иткәндә, нәкъ сабый чагындагы кебек, чуар коңгыз кул сыртына килеп кунды: «Киявең килә, тизрәк кач!» – дип, бу юлы Санияне чуар коңгыз
Фатыйма үзе кисәтә иде сыман. Сания ачы итеп көлемсерәп куйды.
Сабый гына булса да, Гөлбикә апасыннан ишеткән бу такмазаны
хәтерләп калган икән. «Киявең килә. Тизрәк кач!»
Кияү юлда иде инде.
Көне буе атлый торгач, Райман авылы күренде. Зәкиулла мулла
төп нигезгә кайткан иде. Әтиләре ишегалдына кайтарып аударган
печәнлеккә хатын-кызлар урын җәеп йөриләр иде. Ишегалдына
түшәлгән такта сәкегә җәелгән ашъяулык өстендә корылган кичке аш
табыны да җыелмаган. Умачлы ашка катык туглап Сания алдына да
тустаган куйдылар. Бу ашны бала да яратып ашады. Аннары җиләкле
печән өстенә алар өчен дә урын җәелде. Ничә көнлек сәфәрнең иң
рәхәт киче шушы булды. Инде хәзер үзенең дә алты баласы булган
үги ана бу юлы миһербанлы иде. Йончыган, төс ташлаган Санияне
жәлләгән кебек тә булды әле ул. Әмма үги ана икенче көнне иртән
үк: «Хәзер кая барасың инде?» дигән соравы белән вакытлыча
кунакчыллыкка нокта куйды. Үги кызының үзләре янында яшәп калу
ихтималын ул уйлап та карамый иде.
– Закирә түткиләргә!
Атасы да сөйләшүне ишетеп торган:
– Кызым, Иске Туймазыга 30 чакрым инде моннан. Бу кабык арбаң
чыдамас. Минем китап сәүдәсе белән йөргәндәге арбам исән әле.
Шуны алырсың. Аның тәгәрмәчләре тимер коршаулы, тугымнары
да таза. Бүтәнчә ярдәм итә алмыйм, кызым. Үзең күреп торасың
безнең тормышны. – Шулай дисә дә, Зәкиулла мулла кызының учына
хатыныннан яшереп кенә беркадәр акча сонды. – Садакадан кергән
акча бу. Сиңа да садакадан барсын. Балаң хакына. Берәр кирәгеңә ярап
куяр. Үги анаңа белдермә. Исәнлектә күрешербез, балам. Арбаны
Закирә түткәңнәрдә калдырырсың. Алга таба кирәкмәсә диюем. Үги
ана, чыннан да, бу юлы миһербанлы иде. Тавык астыннан гына алып
кереп, юлга ике күкәй пешереп бирде. Балага дип бер шешәгә сөт
салды. 1945 ел өчен зур күчтәнәч иде бу.
Көн кичәгедән кызурак икән. Янә дә көне буе бардылар. Бала,
әлсерәсә дә, еламый. Әнисенә, күзләрен тутырып карап, елмайгандай
итә. Имеш: «Әнием, мин түзәм. Борчылма!» Сания юл буе хыялланып
бара. Каразиректән кунакка килеп йөргәндә, чибәр сеңлесен Закирә
түткие бик ярата, ачык каршылый торган иде. Хәзер дә шулай булыр.
Түтиендә яшәп торыр да городокта эш эзләр. Яңа төзелеп килә
торган бу шәһәрне анда катык-сөт сатарга баручылар «городок» дип
кенә йөртә. Тиздән Октябрьск буласы шәһәр түткиләре авылына ун
чакрымнар гына булыр.
Закирә түтки сеңлесен кабул итте. Ун чакрымны көн туган
саен чабулый торгач кына, Саниягә эш табылды. Әле бина әзер түгел, әле җитәкче урынында юк дигән җаваплардан тәмам йөдәп
беткәч, шәһәрнең комсомол комитетына барган иде. Ходайның
рәхмәте, авылдашларына юлыкты. Санияне эшкә алырга булдылар.
Инструктор итеп. Балага яследә урын табылды. Сания үзе икенче
бер Каразирек кешеләренә фатирга керде.
Тик бу ирек гомерле булмаган икән.
Теге абый Санияне эзләп килеп төшкән Каразиреккә. Әби белән
җиңгиенә кай тарафка китүен әйтмәскә кушып гозерләнгән дә иде
Сания. Тегеләр: «Сания әтисе янында булырга тиеш», – дип, теге
кешене Райманга җибәргәннәр. Әткәй кызының хәлен белми. Ул,
мөгаен, Сания Закирә түткисенә киткәндер дип, киявен шул тарафка
юнәлткән. Закирә түткигә: «Ул монда килмәде», – дип әйтергә катгыен
кушылган булса да, теге кешенең ялганына, тасма теленә алданып,
Саниянең кайдалыгын әйтеп кенә калмаган, үзе аны озата ук килгән.
Димәк, ул якын күргән кешеләрнең берсе дә аның сөйләгәннәренә
ышанмаганнар.
Теге абый хатынын баскычтан сөйрәп алып төшеп китте. Хатын
ачыргаланып кычкыра, ялвара, ычкынмакчы булып карый. Кая ул!
Теге кеше куенына яшергән пычагын бер генә күрсәтеп ала. Янәсе,
тыныңны чыгарма!
– Бала янына алып бар!
– Өчебезне дә үтерәм, минем белән китмәсәң....
– Каразиреккә алып бар. Анда бала әйберләре калды, – дип ялвара
торгач, теге кеше ризалаша тагын. Сания әле һаман авылда яклау
табарына ышана иде.
Җиңгиенең эштән кайтыр вакыты җиткәч, аның каршына йөгереп
барды:
– Ярдәм ит, җиңги! Хәлем бик авыр минем, – дип, тагын бер кат
ялварып карады. Ләкин авыр эштән, ялгызлыктан җаны катыланган
тол хатын эремәде:
– Үзең чыдый алмагансыңдыр әле!
Төнлә качарга иде исәбе Саниянең. Тик теге кеше йокламады.
Чарасыз калган яшь хатын янә язмышына буйсынды.
Аларны озатканда, авыл халкы Каразирек киявеннән вәгъдә алып
калды:
– Санияне бүтән җәбер-золымда тотмассыңмы? Сүз бир!
– Бирәм-бирәм!
– Гаебе нидә аның? Әгәр гаебе бар икән, без аңа җәзаны үзебез
бирербез. Йә, әйт: гаебе нидә?!
– Юк-юк. Бер гаебе дә юк. Эшкә уңган. Акыллы, сабыр. Мин аны
һич тә җәберләр өчен алып китмим. Мин аны өзелеп сөям. Аннан
башка яши алмыйм!
Кайткач, бер-ике атна әйбәт булып йөрде әле ир. Саниянең дә күңеле беркадәр тынычланып, киләчәк тормышына өмет кабынгандай
тоелды. Әгәр җәберләүдән туктаса, бала хакына яшәрмен дип уйлады
ул. Түзәрлек, яшәрлек булса, китмәс ул. Яратмаса да, китмәс. Барыбер
Йосыфны югалтты бит инде ул. Теге кеше егерме яшькә олы булуга,
ачык формадагы туберкулёз чирле булуына да карамас. Авыру бөтен
кешегә дә килергә мөмкин. Авырганы өчен ул гаепле түгел бит
инде. Тормышлары да бик хәерче. Булса ни. Хәзер кем бай соң? Күп
югалтулар китергән сугыш узды гына бит әле. Карточка системасы да
бетмәгән әле. Тешкә сыланып тора торган кара ипигә озын чиратларда
көннәр буе басып торышлы.
Ач булса да, Сания бирешми. Утынын да кисә, суга да бара. Җыя,
юа, пешерә. Суны колонкадан алып кайтып, дүртенче катка күтәреп
менәсе. Бүлмәләренә кереп җиткәнче дүрт ишек аша үтәсе. Әй ул
ишекләр! Үзәгенә үтә дә соң инде Саниянең. Теге кеше беренче ишеккә
кагылуга Сания йөгереп килеп җитәргә – ишекне ачып торырга тиеш.
Ә ул төнге өчләрдә генә кайта. Көндез йоклый. Бәдәр дә, бала да тын
алырга да куркып йөри инде. Шулай буйсынып яшәгән килештән дә
бу тынгы чоры озакка бармады. Тормыш элекке эзенә төште. «Әһә,
Йосыфны уйлыйсыңмы?», «Бала минеке түгел!» – дип, йоклап
яткан җирдән дә төртеп уята. Мыскыллый, хурлый, җәберли. «Бу
озын толымың дилбегә өчен әйбәт икән!» – дигән булып, чәченнән
өстерәп йөртә. Кайчагында олы гәүдәле әзмәвердәй ирнең кулыннан
ычкынып, чыгып качарга да өлгерә хатын. Разия апасы һаман саен
кисәтә тора: «Кыйнатма! Гарипләнсәң, син кемгә кирәк. Карар
кешең юк. Качарга тырыш». Сания бик тырыша кыйнатмаска.
Баскыч асларына качып, туңып калтырап, теге кешенең: «Саниям,
син кайда?» – дип кычкырып, хатынын эзләүләрен тыңлап, төн уза.
Кайтып кергәч: «Минеке генә бул!» – дип газаплый. Ычкынып китсә:
«Сөяркәләреңә барасыңмы?» – дип тотып ала. «Мин сине җибәргәнче,
үтереп, этләргә ташлыйм», – дип яный. Курка хатын. Бер дә ул залим
пычагыннан үтәсе килми. Үтерсә, баласы ятим кала бит. «Болактан
таба алмаслар!» Теге кешенең янаулары менә-менә чынга ашар кебек.
Балам ятим кала бит дигән уй Саниянең башында туктаусыз бөтерелә.
Нидер эшләргә кирәк! Нишләргә соң, нишләргә?
Бервакыт, шулай ире үзен кыйнап чыгып киткәч, йөрәкләнде
Сания: качарга! Татарстаннан, Башкортстаннан ул аны барыбер таба.
Димәк, еракка китәргә. Бергә үскән иптәш кызының абыйсы Ташкент
ягында яши инде... Аның адресы да бар. Сәетҗан абыйның әнисе
Саниягә әйтеп торып хат яздыра торган иде улына... Шул заманнан
адресы хәтердә. Бүтән җиргә күчеп китмәгән булса, табар ул аны.
Җегетәктә яшәгәндә, нәни чагында аны бик тә ярата, иркәли торган
Гөлбикә апасы да Урта Азия ягына чыгып киткән иде. Аның адресын
да Җегетәккә соңгы кайтуында хәстәрләп куйган иде. Үзбәкстан якларына китеп урнашкан ул. Укытучы бугай. Менә ул – Гөлбикә
апасы аңлар Саниянең хәлен. Ул да укытучы булам дип хыялланып
йөргән кыз иде бит. Әнисенең сердәше булган апа.
Адреслары тагын да бар. Күп бит ул безнекеләр үзбәк-кыргыз
ягында. Йосыф кайдадыр шул төбәктә... Еракка качу уе бер бүген
генә кереп ояламаган икән Саниянең күңеленә. Үзе дә аңышмыйча
хәстәрен күрә башлаган икән инде акыл.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев