Логотип Казан Утлары
Бәян

ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)

Уку елы тәмамланып килә. Имтиханнар якынлашканда гына Сылу авырып китә. Балада менингит! Укучылар сынауларны Сания Зәкиевнага гына тапшырабыз дип чират торалар. Кызы белән хастаханәдә яткан укытучыга, мәктәпкә кайтып, имтиханнар кабул итәргә туры килә әле.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Дүртенче качу

Кыйнала-җәберләнә торгач, тагын бер ел үтте. Мәктәптә өченче
уку елы башланды. Китәргә кирәк! Бу ниятен ныгыткан шундый бер
очрак булды. Аның сыйныфында игезәк малайлар бар иде: Рәдиф
белән Шәриф. Шуларны дәрестән соң була торган бер генә чарага да
калдырып булмый. Соңгы дәрес тәмамлануын белдереп, кыңгырау
шылтырауга бу малайлар бәйдән ычкынган сыман атылып-бәрелеп
чыгып йөгерәләр. Бер көнне укытучы болардан сораштырып карый:
– Кая болай ашкынасыз, малайлар?
– Апа, безгә әтидән алда өйгә кайтып җитәргә кирәк. Алайса, әти
әнине кыйный башлый!
Бу фаҗига иде. Укучыларының әнисе дә аның тормышы белән яши
икән ләбаса. Бу малайлар нык холыклы. Әниләрен яклап калырга
сәләтле болар. Ә Саниянекеләр? Тыштан гына битараф күренсә дә,
Хәмит тә ут йота булыр. Нечкә күңелле малай бит ул. Сания малайның
үзәге ныктыр дип әйтә алмый. Золым шаһите булып үсәргә тиеш
түгел ул. Ә кыз баласы – Сылуы? Аны ни көтә?
Сания, директорга кереп, китәргә дигән карары катгый икәнен
әйтте.
Директор аны аңлады. Мәгариф министрлыгына үзе шалтыратып,
аның турында матур фикерләрен җиткерде. Имеш, аның оештыру
сәләте бар. Белеме дә җитәрлек. Берәр мәктәпкә директор итеп
җибәргәндә дә эшли алыр ул.
Министрлыкта Сания Хәкимовага Күлле-Киме мәктәбенә юллама
бирәләр. Тик анда барырга насыйп булмаган икән. Теге абый
хатынының сумкасында актарынырга ярата. Юлламаны табып ала
да ертып ташлый. «Китеп кенә кара. Барып, мәктәбеңне яндырам!»
Кабат министрлыкка барып, хәлне аңлатырга туры килә. Андагы
төрлесен күргән мәгариф хезмәткәрләре Хәкимованы инде Саба
районына юллыйлар. Хәмитеннән еракка китәргә теләми иде ул.
Шуны истә тотыптыр инде, районнарның да Казанга якынраклары
сайлана.

Яшь баласын күтәреп, Сабага барып төшкәндә, кич булып өлгергән.
РОНОда төн кунып, иртәгесен Икшермә авылына китәр. Яшь балалы
хатынга фатир табулары да җиңел түгел. Ярый әле, мәктәп әйбәт.
Урта мәктәптә эшләп йөри Сания Зәкиевна. Укытучылар коллективы
мәгариф эшенә чын күңелдән бирелгән укытучылардан тупланган.
Акыллы, зыялы мәктәп директоры. Рәхәтләнеп эшлә генә. Теге абый
гына эзләп тапмасын! Тапмыймы соң. Тиздән килеп тә җитә. Кудың
ни, кумадың ни – файдасыз. Бер килүендә Санияне тагын йөкле итеп
китә бу явыз.
Уку елы тәмамланып килә. Имтиханнар якынлашканда гына
Сылу авырып китә. Балада менингит! Укучылар сынауларны Сания
Зәкиевнага гына тапшырабыз дип чират торалар. Кызы белән
хастаханәдә яткан укытучыга, мәктәпкә кайтып, имтиханнар кабул
итәргә туры килә әле.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев