ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Кайда да Саниягә бер киңәш: «Торма аның белән. Кач аңардан!» Аннары, киңәшкә өстәп, Нәбинең әле Сания белеп өлгермәгән хилаф гамәлләрен санап китәләр. Бер өйдә яшәмәгән кешегә киңәш бирү җиңел ул. Алар өчен ул – җинаятьче, Сания – корбан!
Дию пәрие өнендә
Ике туган яшәгән оя – Сания өчен зиндан. Саниядән үзенең «кайнар
мәхәббәтенә» бәрабәр хисләр даулап ала алмагач, теге кеше хатынын
канга батырганчы кыйнап ташлый. Көн саен бит ул! Сәбәпләр күп.
Һәрбер җан иясеннән чибәр хатынын көнли. Һәр адымын күзәтә,
ялгызын калдырмый. Йоклап китсә, баш очында сакта тора: «Төшеңдә
ни күрдең? – дип, сорау ала. Юк гаебен танырга мәҗбүр итә.– Әһә,
төшләнеп, Йосыфыңны чакырдың!» – дип акланырга мәжбүр итә.
Гел исенә төшереп торгач, Сания дә уйлый шул Йосыфын. Үзен
аның алдында гаепле итеп хис итә. Вәгъдәсен бозган хыянәтче итеп
тоя. Үзен үзе саклый алмавына гарьләнә. Әйе шул: егеткә булган
мәхәббәте сүнми дә, сүрелми дә. Көчәя генә бара. Йосыфның исеме
генә исенә төшсә дә, бәхетсез йөзе нурланып китә аның. Җандай
газиз затның кайдадыр барлыгына, кайдадыр яшәвенә куанып яши.
Бу мәхәббәт Саниянең йөрәгенә мәңгегә урнашкан мәхәббәт иде шул.
Кайда ул Йосыф? Исәнме икән аның бәгырь кисәге? Саниясенең
хәленнән хәбәре бар микән аның? Билгесезлектә үтәсе елларның
төгәл исәбен анык кына белә алса да, ярар иде әле. Юк шул, белми.
Зинданда үтәсе еллар исәбе дә мәгълүм түгел. Әллә бөтенләй дә
күрешә алмаслар. Саниянең көне ел тоелган бихисап кара елларны
кичәсе бар.
Теге абыйның залимлыгы чамасыз. Залим гына, ерткыч кына
түгел, ул әле үзен-үзе белештерми торган юләр дә икән. Әүвәле кыйнап ташлый, аннары шашып-шашып сөя башлый. Бүлмәсендә
генә бикләп тота хатынын. Алай-болай ычкынып, чыгып йөгерә
күрмәсен дип, үзе эшкә киткәндә сеңлесе Бәдәрне Саниянең өстенә
утыртып китә. Кузгаласы булмагыз!
Эшкә керү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Үзе дә театрдан
китеп (аны кем тотсын), төрле урыннарда, әлбәттә инде, бернинди
хуҗага буйсынмый торган оешмаларда гына эшләп йөри. Икейөзле
бу хаин кешеләргә ярый белә, теләсә кемне үз кубызына биетә,
ышандыра ала. Менә бу җәһәттән «чын артист» иде ул чын артистлар
Нәби абзый дип белгән кеше.
Әкренләп чын йөзен үзе дә ача. Чөнки сүзләренең тәэсирен күреп
тору аңа ләззәт бирә.
– Ха-ха-ха, бичәкәй. Син әле нинди тозакка капканыңны белмисең.
Без синең белән син туганчы ук Чәкән базарында очрашкан идек.
Синең анаңа минем атайның күзе төшкән иде. Таифә исемле иде бит
әле синең анаң, әйеме? Шул Таифәгә әтәй өйләнмәкче иде бит минем.
Мин дә кызыккан идем аңа. Мин яннарында идем. Бөтенесен ишетеп
тордым. Анаң көлде минем әтәйдән: «Абзый, мин инде кияүдә. Тиздән
бәби табарга торам. Соңладың», – диде. «Карарбыз, – диде әтәй. –
Мин соңласам, улым өлгерер. Кыз табарга тырыш!» – диде. Син – ул
кыз. Минем әтәй синең анаң алдында да бурычлы булып калмаган.
Кичерә белмибез без үзебездән көлгәнне. Анаң сәнәкчеләр кулыннан
үттеме? Ха-ха-ха! Әтәй кулы уйнагандыр анда. Аннан башка булмас.
Таифә йөргән сукмакны карап куйган иде инде ул!
– Хәшәрәтләр! Атаң да, син дә – хәшәрәт!
– Мин бу сүзне күп ишеттем. Бер төгем дә коелмады. Син –
минем алтынчы хатыным. Килә тордылар, китә тордылар. Берсен дә
эзләп йөрмәдем. Ә сине җибәрмим мин. Чөнки озак көттем. Ә теге
хатыннарны чанага җигеп, күңел ача торган идем. Сине җиккән юк
бит әле. Ачуны чыгарсаң, Гыйбадулла чагымны искә төшерермен.
Аң бул! Гыйбадулланы Әлкәйдә беләләр! Казаннар белми әле. Бәлки,
беләләрдер дә...
Яшь гаиләдә мондый хәлләр хөкем сөргәнен дә белми бит туган-
тумача. Килеп торалар. Азнакайдан ирнең туганы килгәч, өчәүләшеп
театрга барганнар иде дә теге кеше, хатынын туганы белән калдырып,
каядыр юк булды. Аны театр янында көтеп-көтеп тә, ул күренмәгәч,
кайтып киттеләр инде. Өйгә урамның икесе ике ягыннан кайтсалар,
яхшырак буласын аңлата алды инде Сания. Туган тиешле кеше дә
агаеның ниндирәк кеше икәнен белә.
– Ярар соң... – дигән булды.
Теге кеше өйгә дә кайтмаган икән. Тагын көтеп карадылар. Бәдәр
дә каядыр киткән. Аптырашып утырып булмый бит инде. Туганның
да йокысы килә. Иртүк торып, Азнакайга кайтып китәсе бар. Икесе ике урынга барып яттылар. Төн үтте. Хуҗа кайтмады. Иртән кунак
киткәч кенә «кайткан» бу. Сания торганда, өйдә йөри. Тыныч кына
сыман эшенә китте. Әмма кич Саниянең «сабагын укыту» белән
төгәлләнде.
– Энекәш белән йоклагансың. Күршеләр ишетеп торган. Күршеләр
белән ике арада «колак» бар безнең. Ул сиңа шулай диде. Син аңа
болай дип җавап бирдең.
Әллә ни сөйләшмәгәннәр дә иде инде. Кунак абый: «Бик начар
торасыз икән. Ничекләр торып бетерерсең, сеңлем җиңги, моның
белән» кебегрәк сүзләр генә әйткән иде. Чөнки теге кеше хатынын
энесе алдында да кыерсытырга өлгергән иде.
Бөтен сүзләре дөреслеккә туры килеп тора. Саниянең тәмам кәефе
китте инде. Күршеләре дә шундый булгач, бигрәкләр дә өмет юк
икән инде котылуга. Кыйналганыннан бигрәк, ышанычы калмаганга
өзгәләнде Сания. Күршеләр дә аңа каршы микәнни соң? Инде хәзер
күршеләргә дә шикләнеп карыйсы микәнни?
Ә бит күршеләре аңа ошый иде. Әйбәт кешеләр кебек тоела иде.
Алар яшәгән дүрт катлы бу йортта Академия театры артистлары
байтак. Теге абый: «Алар барысы да – начар кешеләр, алар белән
аралашасы булма», – дисә дә, Сания аралашу җаен таба. Дөресрәге,
күршеләр үзләре аны араларына алырга, залим заттан араларга
тырыша. Мәрьям Сульва, Каюм Бариев, аның хатыны Разия апа,
Мәрьям Чанышева, Гөлсем Камская, Рәшидә Җиһаншина, кухняда
яки коридорда очрашканда, Санияне сөйләштерергә тырышалар.
«Без С. ның кем икәнен беләбез. Аның хакында безгә сөйләвең
кирәк тә түгел. Үзең безнең белән бераз сөйләш. Сиңа җиңелрәк
булыр», – диләр. Тора-бара Сания дә алар белән исәнләшеп, сөйләшеп
йөри башлады. Үзара искиткеч җылы мөнәсәбәттәге артистлар
Саниягә бик ошый. Хатын-кызлар пешеренергә ярата. Чынаякларын,
чәй әйберләрен күтәреп, бер-берләренә кунакка йөриләр. Күрше
Разия апасы бигрәкләр дә игътибарлы Саниягә. Яклаучысыз ятим
кыз икәнен белеп алгач, гел хәленә кереп тора. Тора-бара «колак»
мәсьәләсе дә ачыкланды.
Теге абый ул көнне театрдан иртәрәк кайтып, сеңлесеннән ишекне
бикләтеп, үзе эчтә калган да карават астына кереп яткан икән. Мондый
хәл икенче бер кунак абый килгәч тә кабатланды. Бу юлы инде Сания
йокламады. Иртәнге дүртләр тирәсендә теге абый карават астыннан
үзе килеп чыкмасынмы!
Мондый кыргый яшәештән яшь хатынның тиз арада карчык
кыяфәтенә керүенә аптырыйсы юк. Йөзеннән елмаю киткән сулган
гөл ул хәзер. Инде бала да бар. Җәберләүләр җимеше булганга күрә,
төгәл санлы булмас инде дип, яшь ана бик борчылса да, фәрештәләр
саклаган икән нарасыйны. Бала юләр дә, гарип тә түгел иде. Балага хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм Бәдәр хуҗа булды. Елаганда яки
имезәсе булганда гына әнисе кулына керә торган иде бәби. Их,
балаңны туйганчы сөйсәң иде ул! Саниянең юанычы, шатлыгы шул
бала – Хәмите ләбаса!
Бала туу да залимны үзгәртми. Ул һаман үзен сәер тота. Көннәр буе,
каршыдагы йорт түбәсендә утырып, өй эчен күзәтә. Аннан йөгереп
кайтып керә дә хатынын чабакларга керешә. Авыр эш күрмәгән
әзмәвер иргә юка гына, бәләкәй генә хатынны өстерәп йөртү эткә
сөяк белән уйнаган ише генә.
– Әле генә чыгып киттеләр. Үзем күрдем!
Бар, исбатлап кара!
Ул залим гына түгел иде бугай. Санияне Сукырлар җәмгыятенә
эшкә урнаштырды – яшәрлек акча да кирәк бит. Чын сәбәбе –
күзсезләр хатынының матурлыгын күрмәс! Әмма көнче ир теләсә
кайсы вакытта килеп кереп: «Йә, кая яшердегез. Кайсыгызның
куенында?» – дигән булып, буран кубаргалап китә.
Кайда да Саниягә бер киңәш: «Торма аның белән. Кач аңардан!»
Аннары, киңәшкә өстәп, Нәбинең әле Сания белеп өлгермәгән хилаф
гамәлләрен санап китәләр. Бер өйдә яшәмәгән кешегә киңәш бирү
җиңел ул. Алар өчен ул – җинаятьче, Сания – корбан! Чынында да,
шулай инде ул. Теге кешегә бәхет хатынын җәберләүдән гыйбарәт.
Аның өчен бу тормышта бүтән ләззәт юк. Санияне елаткач, аңа
искиткеч рәхәт булып китә.
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев